Логотип Казан Утлары
Бәян

Нурулла

1

…Нибарысы төш кенә иде ул... Нибарысы төш кенә... Йөрәккә китереп

бәрергә шул җитә калды микәнни?

— Авылда нихәлләр соң, бичәсе? Газраил берәрегезне чүпләмәдеме? — диде

Нурулла, башын күтәрмичә генә. Бу уйлардан аның мие ташка әйләнгән сыман

иде.

Сүзгә саран хатыны артык җәелмәде:

— Тыныч үзе, — диде.

— Өеңә караклар керсә дә, сиңа тып-тыныч! — Ир мондый җаваптан һич канәгать

түгел иде. — Нишләп сөйләшергә иренәсең син, ә? Һәр сүзең алтын кыйпылчыгы

мәллә? Әй, синнән ни көтәсең! Минем исемемне дә яртылаш кыскарткач теге.

— Ник битәрлисең, Нурла? Син минем белән сирәк яшәдең. Кунарга да

кайтмый идең кайчак. Капкаңның кайда икәнен оныта идең.

— Менә, менә, телең ачылды, бичәсе! Анысы дөрес, колхоз рәисенең йорты

хуҗалык аның. Төнлә кибән төпләрендә әз йокламадык без, арыта да, чүт

кенә ятып аякларны языйм дисең дә кояш белән бергә уянасың. Җә, үзгәреш-

фәләннәр дә юкмы Чурайбатырда?

— Өч айда ни үзгәрсен икән, Нурла?

— Өч ай озын ара, дөньясы уптым илаһи җимерелә ала.

— Аумады-егылмады, үз аягында басып тора авыл. Бер әрбир бар барын...

Хатыны ирен чите белән генә көлемсерәде.

— Җә, сүзеңне кое төбеннән багур белән тартып алгыры! — диде Нурулла,

түземсезләнеп. — Нинди әйбер ул?!

— Сиңа әкәмәт кушамат тактылар, Нурла.

— Кушамат?! Мир кушканын кая куйдылар?

— Патша димиләр хәзер. Хастаханәгә кантур кызлары хәлеңне белергә баргач,

син үзең: «Мин барыгызны да үтәли күрәм», — дигәнсең лә.

— Күрәм шул! Егерме ел колхоз тәхетендә утыр да кешеләрне үтәли күрмә,

имеш! Кем ничек сулаганына кадәр тоям мин. Зерә генә патша димиләрдер.

Җә, нинди яңа кушамат ул?

— Чү, кычкырма, Нурла.

— Нинди кушамат дим, чукрак?

— Сине әүлия, диләр, Нурла.

— Әүлия?! — Ир шаркылдап көлде. Мөгаен, Мирхан мулла тел кашыйдыр.

Авыл башындагы ташландык кабергә Нурулланың күптән эче поша иде.

Анда әүлия бабай күмелгән диләр иде. Кабер тирәсен тотып алган такталар

череп, өстеннән терлек-туар таптап йөри башлагач, мәетнең сөякләре тузгып

ятмасын дип, ул үз акчасына нарат тактадан аңа чардуган ясаткан иде. Аның

бу эшен мулла бер дә килештермәде. Урамда очраган саен: «Син хаталандың,

энем, син Аллаһ сөймәгән гамәл кылдың, син ул түмгәк өемен җир белән

тигезләтәсе урынга, халык табынырдай кабер торгыздың», — дип нәгъләт

укый иде. Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп маңгаен

ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән?

Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң — табаныңа гөнаһ

тузаны сыланмыйдыр һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп

басырмын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә

тиңләшергә мөмкин.

— Ярар, таксыннар, — диде Нурулла. — Бытылдарлар, бытылдарлар да аннан

туярлар. Син, дим, арурак күлмәк-чалбарларны караштырып бир әле.

— Кая җыендың, Нурла? Кичә генә хастаханәдән кайттың ласа! Хәлсез бит

әле син!

— Эш сагындырды, Саҗидә, эш!

— Колхоз дия-дия йөрәгең челтәрләнде бит, Нурла. Үлгәч кабат терелдең

бит син!

— Кәчтүм-чалбарларны бир, дим!

...Нибарысы төш кенә иде шул. Һәм ул буталчык түгел, аңлаешлы иде.

Ә чынбарлыктагы «төшләр» киресенчә, төен-төен бәйләнеп, чуалган, очын

табарлык та түгел иде. Аның соңгысы куркынычрак булырга тиеш кебек иде.

Әмма Нурулла өчен беренчесе шомлырак иде...

...Беркөнне дисә, кичә генә кебек күренер, моннан ничәдер ел элек, район

хакимияте башлыгы киңәшмәдән соң аны кабинетына чакырды. Сүзне ерактан

уратып башлады ул.

— Безнең бәхеткә, Азизов, өстән инвестор төшермәделәр. Министр

Әхмәтовка рәхмәт, бу төбәктәге колхозларга тулаем тидертмәде. Үз җиребезгә

үзебез хуҗа без. Ә җир тиздән алтын бәясе белән тигезләшәчәк, Азизов.

Фермерлык, диләр, мактыйлар. Ә ул нәрсә? Ул — коллык, Азизов. Вәт син,

мисалга, колхозникны ел саен бушлай ял иттерәсең, хезмәт хакын аен айга

түлисең. Печәнен, бодаен, арышын өләшәсең, бакчасын сөрдертәсең. Аңа

хезмәт стажы языла, киләчәктә әзме-күпме пенсия алачак агай-эне. Улын

өйләндереп или кызын кияүгә биреп туй ясый икән колхозник, син аны

эшеннән азат итәсең берничә көнгә. Ә фермерның кул-аягы богавыланган:

ул үзе хуҗа булса да, кол дәрәҗәсендә. Син төшенәсеңме, Азизов, үзенә үзе

батрак хуҗаның хәлен? Ашы — аш, ялы ял түгел мескеннең. Ял димәктән,

син молодец, Азизов, сыер савучы апайларны Казанга концерт-театрларга

ташыйсың ди. Яхшы гамәл, ну артык очындырма. Искусство боза кешене.

Потом мечтательләргә әйләнерләр, тирескә карамаслар, һавадагы йолдызларга

кызыгырлар. Җир мечтательләрне яратмый, Азизов.

Нурулланың бер шундый начар гадәте бар иде: әңгәмәдәшенең сафсатасы

ошамаса, кырт кына кистереп әйтеп куя иде. Бу юлысы да, түрә абыныр димәде,

аркылы «бүрәнә тәгәрәтте»:

— Фермерларны алай ук хурламас идем мин, Гата Кәримович. Танышымның

энекәше Чүпрәле кызына өйләнгәч, анда калды. Шәхси хуҗалыгын оештырды,

кыскасы — фермер. Алар авылында эшсезлек, нужа борыныннан каптыргач

нишләсен адәм баласы, ничарадан бичара берәр кәсепкә керешә.

Башлык ул тәгәрәткән бүрәнәгә аягы белән типте.

— Синдә дә эшсезлекме, Азизов?

— Әлегә юк.

— Вәт-вәт, пока юк! Колхозым алдынгы дип кәпрәймә син, Азизов!

Һәркөнне берәр уч ком өстәмәсәң, тау да әкрен генә кечерәя, Азизов! Мужыт

чир эләгеп, синең бөтен терлек-туарың кырылыр, ә? Корылык булып, басуда

икмәгең көяр, ә? Яңадан ничек тергезәсең колхозны, ә, Азизов?

— Сәнгать тә халыкны бозмый, Гата Кәримович, бу мәсьәләдә сез ялгышасыз,

— дип икенче юнәлеш алып, сүз көрәштерергә базган Нурулланы хәким бармак

шартлатып бүлдерде.

— Мин сине дискуссиягә чакырмадым, Азизов! Хәзер минем әмеремне

тыңла һәм үтә! Сарык-кәҗәләреңне немедленно сатып, өч ферманы бушат. Ул

мәкелдекләр белән акча ясый алмыйсың. Синең колхозыңа өч йөз баш ана,

йөз баш ата дуңгыз тәгаенләдек. Самара өлкәсе губернаторы белән килештек,

дуслык хакына җүн генә бәягә җибәртә. Бу хайван тиз үрчи, артымы зур, ике-

өч елда акчаны көрәк белән көрисең, Азизов.

— Кертмим! — диде тыны кысылган Нурулла.

— Нәрсә кертмисең, Азизов?

— Шул нәҗесегезне! Гомердә күрмәгәнне теге... Татар авылы бит без.

— Синнән кем сорый, Азизов, бар, кушканны үтә. Смотри, егет, бер генә

дуңгыз югалсын, башың белән җавап бирәсең!

Хакимият бинасының баскычында өч тапкыр сөрлекте Нурулла. Тигез җир

гүя түмгәккә әверелгән иде. Кертмим, диде ул һәм кертмәс тә! Киләхмәт батыр

нәселе баласы, тез калтыратып, түрәләрдән өркер ди менә! Тиз генә халыкны

кузгатырга кирәк! Тарихтагы хәлләр кабатланмый, диләр, ничек кенә кабатлана

әле! «Гасыр арты гасыр үтсә дә, хәтердән җуелмас бер хикәят бар, оланнар,

— дип, һаман-һаман әйләндереп сөйли иде бабасы Мотыйгулла. — Патша

заманында Чурайбатырга бик каныгалар: мәчетен яндыралар, чукындырмак

булып, авылга ябырылалар, — дия иде, мәрхүм. Әйтерсең, бу вакыйгада

турыдан-туры үзе катнашкан, картның күзләре яшьләнә иде. — Безнең

бабайлар юлбасарларга каршы көрәшер өчен, әтрәт җыя. Сәнәк, көрәк, балта

белән кораллана болар. Каты гына бәрелештә кяферләр җиңә безнекеләрне.

Чукынырга теләмәгән кешеләрнең аркасына салам бәйләп яндыралар, таяк

белән суктыралар. Вәләкин үз ирке белән беркем дә чукынмый, авылга нәсара

дине керттерми бабайлар. Попларны куалар, тәреләрен сындыралар. Явыз Ибан

мәетне поп катнашында күмәргә дип фәрман бастырып калдыра. Бервакыт

Чурайбатырда мөселман агае үлә. Мулла да, поп та килә. Мулла дога укып

мәетне гүргә иңдерә. Шул чакта ерак Киләхмәт бабагыз: «Җәмәгать, патша

фәрманында мәетне попсыз күмәргә ярамый диелгән», — дип, карагруһны

чокырга мәтәлдерә. Ирләр тиз генә аны күмеп тә куя. Икенче көнне үрәтник

попны килеп эзли, оланнар. Арада шымчы сатлыкҗан була шул, оланнар.

Ерак Киләхмәт бабагызны сөргенгә сөрәләр, ә яшь угланын — Нәҗибулланы

базга яшереп кала халык, оланнар».

Бабасы риваять итеп ятлаган әлеге хикәятен вак кына хәрефләр белән

шакмаклы дәфтәргә дә күчереп язган иде. Онытмасыннар дип кисәткәндер,

мәрхүм. Оныттырмыйлар, бабай, гел искә төшереп торалар. Үткән белән

бүгенге арасында уртаклык та бар: ирексезләү, көчләү, янау-куркыту.

Шул ук чакта аермасы да бар: бүген милләт иманы белән үз агай-энең дә

«уйный». Тарих укытучысы иде Нурулла, ләкин мәктәптә озак тотмадылар,

колхоз арбасына җиктеләр. Җир, туфрак, икмәк дисә дә, юк-юк та, тарих

сагындырып куя иде. Алар укыган елларда әле нәсел-нәсәбеңдә казыну ят

шөгыль иде. Бәлки, егет тә «чәйнәп каптырган тарих»ка ышанып институт

тәмамлар иде, ничектер профессор Хәкимов түгәрәгенә эләкте. Укытучыга

бабасының риваятен сөйләгән иде, Хәкимов: «Чурайбатыр авылы миңа таныш,

сездә гыйбрәтләр җитәрлек, шуларны җый син, Азизов», — диде. Җыймады

Нурулла, ә менә Хәкимов сеңдергән милли рух ялкынын сүндермәскә

тырышты. Соңгы курста укыганда, урамда аңа ике башкисәр бәйләнде.

«Дай закурить, татарская морда», — диде берсе. Күрәсең, Нурулланың төс-

кыяфәте, килеш-килбәте: «Мин татар малае», — дип кычкырып тора иде.

Печән чабып, утын кисеп, аннан да бигрәк итле бәрәңге ашап ныгыган

йодрыгы белән сылап, берсен тәгәрәткән иде, икенчесе ялварып җиргә чүкте:

«Не трогай, друг, извини».

Гәрчә, әүлия каберенә чардуган корганнан соң, мулла абзый аңа кырын

караса да, олы кеше белән киңәшим дип, Нурулла туры аларга сугылды. Карт

ишегалдында мунча себеркесе бәйли иде. Ботаклары нәзек, димәк, түбән урман

каеннарын «чишендергән». Анда алар җирдән күтәрелеп кенә килә иде.

— Ни йомыш, Сафиулла углы? — диде мулла, кунакны өнәмичә генә.

— Үзәктән кайтыш, Мирхан абзый. Авылны дуңгыз тизәге белән

быкырдатмакчылар.

Ул көткән иде, менә хәзер мулла утырган җиреннән сикереп торыр да,

нәкъ аның кебек ярсып: «Кертмибез!» — дияр. Әмма абзый урыныннан

кымшанмады.

— Өстеңә бәла килә икән, Сафиулла углы. Әүлия каберләрен яңартып, ислам

диненә кизәнүең хәерлегә булмады менәтерәк. Аллаһ җәзасын бирә менәтерәк

үзеңә. Дуңгыз нәҗесенә буяласың икән.

— Мин генәмени, авылыбыз белән буялабыз! Халыкка хәбәр итәсе иде,

Мирхан абзый. Син бу хайванның безгә хәрәм икәнен аңлатсаң иде.

— Тавыш куптарырга дисәң — сезгә куш, каныгыз кайнар сезнең, Сафиулла

малайлары. Әнәтерәк, игезәк сыңарың күпер өчен буза куптарды. Аръякта

елганың иңе таррак, ди. Шунда төзик, ди.

«Анда тар шул», — дип олы кеше белән тартышу килешми дип, Нурулла

бәхәсне куертмады. Вакыты да ул түгел иде.

— Безнең Чурайбатыр матур, төзек, яшьләр дә кубарылып шәһәргә чыгып

китми, монда төпләнеп кала. Синдә йөрәк бардыр бит инде, йа, Мирхан абзый!

Әйдә, авылны нәҗескә батыртмыйк! Безне бетерер өчен тәреләр белән бер

кергәннәр бит инде, бабайлар кан коеп, иманын саклаган ул чакта.

— Каберне изгеләштермәскә иде сиңа, Сафиулла углы, — диде мулла.

— Моның белән син минем абруемны какшатмакчы идең, ахры.

Мирхан абзыйның үпкәсе бавырына ук төшеп, әчеттерә иде. Бу картка

җир өстендә кемнеңдер сөякләре тузгып ятуы хәерлерәк иде микәнни соң?!

Йа, дөньясы!

Каны кызса да, Нурулла түзде.

— Минем бакча артында кирәк ие ул күпер. Җомга намазына күрше Кызыл

Тау мәчетенә йөрим, туры гына чыгарыем күпердән, мәйтәм. Безнең мәчет

тузды, Сафиулла углы. Сезнең иман йортында гамегез юк, шайтан токымнары!

Халыкны өндәргә дигәндә миңа чабасыз!

Карт, каен ботакларын шап-шоп бәргәләп алды.

— Аның каравы синең йортың шәп! — диде ир. Монысында тыелып булмый

иде инде. — Минем игезәк сыңары мәчет салдырам дип нараттан бура бураган

иде. Синең кодрәтле чагың, әйеме, Мирхан абзый, син парторг, ул бураны

үзеңә ташытып, өй тергезәсең, әйеме?

— Йә, хәсрәт капчыгы, авылга кем керттерә безгә ят хайванны? — Мирхан

тиз генә сүз агымын борып җибәрде.

— Өстән, хакимияттән, мулла абзый.

— Бәрәкалла, минем дус Гата Кәримович үзе фәрман бирдемени? Алайса,

энем, карышма. Башлыкларга буйсынырга куша китап, ие, шулай.

Нурулла йодрыгы белән маңгаена төйде. Их, син ахмак! Кем белән

киңәшәсең син? Кемнән ярдәм сорыйсың?! Бу бит чапанга төренгән парторг

Нурихан Касыймов! Теге шомлы елларның кара шәүләсе бит бу! Бер җылы

оядан икенче җылы ояга оялаган карчыга бит бу!

Ул авылдашларын җыеп чаң сукмакчы иде, иртәгесен аны рәислектән алып

ыргытты хаким. «Карчыга» сәгате-минуты белән барып «дусты»на каркылдаган

иде.

Баш агроном Һавис: «Азизовка рәхәт, үзе баш, үзе түш», — дип мыжгылдап

йөри иде, хуҗалыкның барлык «рәхәте»н аңа тапшырдылар.

Һависның каны «салкын» иде, ул күндәм иде: атна-ун көн үтмәгәндер,

фермадагы сарыклар каядыр озатылды, алар урынына «яңа төр» хайваннар

тутырдылар.

Хәзер Чурайбатырда таң бүтәнрәк рәвештә ата: әтәчләрнең «кикрикүк»

дигән авазларына чинашкан-мыркылдашкан тавышлар кушыла да, гайрәтне

чигерерлек «симфоник әсәр» яңгырый иде!

Нурулла игезәк сыңары белән чуаш якларына шабашкага юл сапты. Озакка

дип. Онытылырга дип. Аңа өч көн күрмәсә тилерткән Туйбикәсе дә киртә кора

алмады хәтта.

Өч елдан соң хакимият башлыгы аны үзе эзләп тапты.

— Тиздән мине Чистайга завод директоры урынбасары итеп күчерәләр,

Азизов. Төгәлрәге, урынымнан аткаралар. Бер хатамны төзәтер идем, Азизов.

Әйдә, эшеңә кайт, туган. Авылыгыз таркалмагае. Ун гаилә башка районга

тайган. Яңа рәистән уңмадык без. Артта сөйрәлә колхозыгыз. Дуңгызларга эчең

поша иде синең, анысын үзең хәл ит, Азизов. Бу юлысы мин тыкшынмыйм.

Ат асрыйсыңмы, сарык үрчетәсеңме? — үз иркеңдә, — диде гаепле башын

кашыган түрә.

«Уйларбыз әле, карарбыз әле», — дип сырланмады Нурулла. Ике дистә елда

шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына

аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады... Йөрәге чәнчегәндә

күкрәген уып буразна кырыйларында әзме утырды рәис. Җәйләүләрдә, терлек

тоягы астында никадәр исәнлек тапталды. Урманнан өере белән бүреләр

ташланганда читәннән жирда суырып алып ерткычларга каршы атлаганда тез

буыннары ничек хәлсезләнгән иде. Ә барыбер җиңде. Күзләре күмерләнеп янган

өер башлыгының маңгаена күсәк белән тондыргач, ач иярченнәре койрыкларын

бот арасына кыстырып куак ешлыгына шылган иде...

Бар ачуы, бар ярсуы күсәккә күчте, ахрысы. Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым

ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп аның бер чите нарат өстенә кителде.

Урман калтыранып куйды. Төнге каравылда торган Хәмәтдин абзый күз яшьләре

белән елады шунда.

— Син ничек төнлә киләсе иттең икән, олан? Нәсел таналарын ботарлап

кына чыгалар иде, иблисләр. Бәла буласын сизенгәнсеңдер син, олан.

Нишләрбез алга табан, олан?

— Мин сиңа мылтык бирермен, Хәмәтдин абзый, — диде Нурулла каравылчыны

тынычландырып. — Гаеп миндә, яланкул чыгардым мин сине төнгелеккә.

Әйе, хуҗалыкны яңадан сыртына салды Нурулла. Халык та аны сагынган

иде. «Патша» кайтты дигән хәбәр Чурайбатырны бик тиз урап үтте. Инде хәзер

авылдашлар аның янына агылачак һәм һәркем бер генә үтенеч белгертәчәк:

«Зинһар, болардан котылыйк, Нурулла. Коткар, авыл нәҗескә батты,

Нурулла!»

Әмма, ни гаҗәп, ни яше, ни карты рәискә мондый гозер белән килмәде. Бер

көн көтте Нурулла, ике көн көтте, өч көн көтте... Аннары ул үзе дә икеләнә

башлады. Буяласы буялган инде... Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән,

җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап

торган нәрсә — шушы тукмак борыннар. Җитмәсә, ярты авыл халкы фермада

ябырылып дуңгыз карый, аның да бердәнбер эше-ашы шул мыркылдыклар

иде.

Тик, нинди генә акланулар тапса да, Нурулланың җаны тынычланмады. Авыл

өстендә ят ис бар, һәм ни җилле көннәрдә дә ул таралмый, сулыш юлларын

әрнетеп, тынны кыса иде.

Өч айда тәмам ябыкты Нурулла. Ә бер көнне... Хәер, таң сызылган иде инде.

Ул уяу иде, күзен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде,

гәүдәсе кинәт кенә, авырлыгын җуеп, караваттан күтәрелгән сыман тоелды.

Ир хатынына эндәшергә теләде, әмма теле көрмәкләнде. Төртеп уятмакчы иде,

кулы селкенмәде... Кинәт аны торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзен уып,

алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында — озын өстәл артына ап-ак киемле,

ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште:

— Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез,

без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмны себереп түкмәсәң — авылың бетә, углан!

Ул:

— Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң? — димәкче иде, гәүдәсе,

төртеп еккан төсле, ятагына ишелде.

— Нурла, нишлисең син?! Ник ыңгырашасың?! — диде хатыны.

— Төшемдә... төшемдә... кисәтәләр...

— Нурла! — Саҗидәнең чәрелдек тавышы колак пәрдәсен зеңгелдәтте.

— Аяклары бозланга-ан! Үлде, и Ходаем, үлде-е-е!!!

...Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы

иде, ир шуңа орынам дигәндә генә катгый боерык ишетте:

— Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән,

Нурулла-а-а!

Керфекләрен күтәргәч, ярымкараңгылыкта күрде: ак киемле берәү аның

өстенә иелгән иде. Өлгергән карабодай төсендәге ике күз — Туйбикә күзләре

иде... Нигә дәшми ул? Нигә аның иреннәре дерелди?

— Төш, төш кенә... — диде ир, сөйләшергә мәшәләнеп. Янәсе, үлмәгән

Нурулла, янәсе төш кенә күргән.

— Тс-с, авызыңны яп! Хәл җый, син әле генә теге дөньядан кайттың.

— Туйбикә бармаклары белән аның чәчен «тарады». — Ярый шоферың җәһәт

китерде. Хәзер син үзәк хастаханәдә — реанимациядә, Азизов.

— Үлмәкче идем, димәк. Кара син, ә! Син коткардыңмыни?

— Кизү идем. Үлсәң, белмим, нишләр идем...

— Сиңа ни... Яшәдем ни, яшәмәдем ни...

— Ни шул, ни!

— Кайчан аякка бастырасың, Туйбикә?

— Ай ярымнан, Азизов. Йә, йокла!

Йодрык хәтле генә йөрәк әвен кебек ирне үз кубызында шактый гына биетте:

Нуруллага өч ай буе дәваланырга туры килде.

...Төш бүтән кабатланмады.

...Таякка элгән сыман ябык гәүдәсендә җилфердәгән пиджагының соңгы

төймәсен каптыргач, Нурулла:

— Хуш, мин әзер, — диде. — Безнең бүген җыелыш, бичәсе.

— Савыгыр иең әүвәле, Нурла.

— Мин тере, мин исән, бичәсе!

— Йөрәгең зәгыйфь әле...

— Шым бул, бичәсе! Адым саен чир белән авыз чайкама! Минем

Чурайбатырларга тәҗел сүзем бар!

Клуб кәбестә басуы кебек яулыклы-бүрекле «башлар» белән чуарланган иде.

Әһә, һәркем могҗиза белән күрешмәкче! «Нуруллага тегеннән бик күп нәрсәләр

әйтеп җибәргәннәр ди. Үлеп терелгәч — әүлия өммәтеннән икән Нурулла... Баш

түбәсендә нур балкый икән...» — бу чыш-пышлар көлке иде, билләһи. Җилдән

яралган әлеге матур гайбәт өчен кайсысын тотып ярасың ди, йә?

Урман сыман шавылаган халык ул сәхнәгә менгәч басылды.

— Нишләп кул чапмыйсыз? — диде Нурулла, авылдашларының энә күк

чәнчегән карашыннан өшеп. Аңлашулары җиңел булмас ахрысы. Авыл өстендәге

сасы ис клубка да тулган иде. Кешеләрнең өс-башларына ук сеңгән бугай. Менә

хәзер һәркайсының киемен салдыр да утка як, чөнки ят ис юып кына бетмәячәк.

Ә нәҗес агызып көйдергән-яндырган үле туфракта илле ел бөртек чәчмә!

Арткы рәтләрдән берничә ир күңел өчен генә дигәндәй учын учка

шапылдатты.

— Ярый, алкышламагыз, мин артист түгел бит, — Нурулла терсәге белән

трибунага таянды. Ышан бу хыянәтче йөрәккә! — Җәмәгать, фәрман нигезендә

өч көннән дуңгыз фермаларын ябабыз!

Берәү таягы белән шак-шок идәнне кыйнады. Мирхан мулла!

— Кем фәрманы ул, кем, Сафиулла углы? Шәрехлә! Безне томана сарыкка

санама, теге, кем, иптәш прсидәтел!

— Күкләрнеке! — Нурулла бармагын түшәмгә кадады һәм соңгы арада булып

узган хәлләрдән соң суынып, тыныч кына тамырларында агарга тиеш кан,

кисәк кайнарланып, аның башына йөгерде. — Син, Мирхан абзый, халыкка

хәрәм белән хәләлне аерып күрсәтәсе дин әһеле, ни оятың белән кысылып

сорау бирәсең монда?!

— Тукта, энем, тукта! — Карт урындыгыннан күтәрелде. — Бүгеннән мин

муллалыкны ташладым. Ничу ягылмаган салкын мәчеттә аяк туңдырып, өч тиен

сәдака көтеп утырырга! Сорау да бирәм, кысылам да, авызымны ябалмассың,

нибуч! Фермаларны тузгытып син халыкны ризыктан өзәсең түлке, Сафиулла

углы. Ысталин заманында сине баганага терәп атарлар иде, син — халык

дошманы!

Зал төркемнәргә бүленеп бер-берсе белән ызгышырга тотынды. Ук төсле

һавада сүзләр «сызгырышты». Әйтерсең, клубта мәхшәр купты. Йа, болар аның

белән гомер юлыннан атлаган агай-энеләр, апа-абыйлармы соң? Ниһаять, бу

Чурайбатыр авылымы? Моннан өч ел элек урамда койрык болгаган һәр эт

Нуруллага таныш иде. Ул аларны өрүеннән үк аера иде. Авылдашларының

олысы-кечесе аның җандашы кебек иде. Ә бүген ир бөтенләй башка

мәмләкәткә эләкте шикелле. Егерме ел дәверендә ул аларны беләм диде,

хәтта ки масаеп әйтте: «Сезне үтәли күрәм», — диде. Белми. Һәм үтәли дә

күрми. Җитмеш җиде кабык белән чорналган болар... Белми... Ни кызганыч!

Ә менә аны белергә тиеш авыл! Рәисләре мескен, көчсез, йомшак Нурулла

түгел икәнлеген танырга тиеш, ахыр чиктә! «Сиңа кычкырырга ярамый, хәзер

син — әүлия», — дип хатыны күзгә төтен өрә. Юк, ул әүвәлгечә патша. Каты

куллы, кырыс, усал һәм берникадәр микъдарда явыз патша! Шулай булмаса,

авыл бәйдән ычкына.

Залда болытларны бер-берсе белән чәкәштереп, яшен чаткылары уйнатып,

күк күкрәде. Нурулла үзе дә шаккатты. Элек аның тавышы болай ук зәһәр

түгел иде.

Колаклары ярылдымыни, бермәлгә халык миңкегән төсле, авызын ачып,

тынып калды. Үзалдында мыгырданган Мирхан карт кына таягын идәнгә

кадый-кадый ишеккә табан юнәлде.

— Җәмәгать! — Инде хәзер тавышны әз генә йомшартырга кирәк иде.

— Сез акырышканда сүзләрегезне иләктән сөзеп тыңлап утырдым. Кемдер

бала укытам, ди, кемдер йорт төзим, ди. Кайсыгыздыр машинага акча җыя.

Операция ясатам диючеләр дә бар. Һәрберегез дә акча, ди. Мин ике сөйләшмим,

әйттем икән, тимернең калын башыннан бөгәм! Элек яшәдек бит, хәрәмгә кул

тыкмыйча да мал таптык. Киләчәктә дә яшәрбез! Миңа вакыт бирегез: ярты

елда хуҗалыкны тергезәм мин, Алла кушса! Вәгъдә — иман!

Шунда урамда җырлап йөргән иләс-миләсрәк Фатыйма карчык:

— Ышаныйк без рәискә, җаныйлар. Әүлия кеше алдашмас, бәлдыгый,

— диде.

2

Белми, хак. Алар аның өчен — авыл кешесе. Эш кешесе. Рәис аларның чиләк,

сәнәк, көрәк күтәргән кулларын, елмайган яки хәсрәтләнгән күзләрен генә күрә,

ә эчләрендә ни-нәрсә кайный? — анысы аңа караңгы. Анысын ул тоймый-

сизми. Әгәренки, Аллаһы Тәгалә бер кодрәт белән унҗиденче гасырга кайтарса,

һәм авылга тәреләр белән бәреп керсәләр, арада дошман белән якалашырлык

гаярь Киләхмәт бар микән? Кем ул? Кайсы урамда, кайсы йортта яши?

Белми Нурулла. Батыр янында куркак та йөри. Анысы кем тагы? Киләхмәтне

Себергә озаттырган ялагай адәм кайсысы? Кичер, Ходай, ул авылдашларына

бәнахакка гаеп ташламый, ул бары тик шахмат тактасындагы кебек «ак» һәм

«каралар»ны тормыш тактасына күчереп урнаштырып кына карый. Бәлки, иң

зур гаеп Нурулланың үзендәдер? «Халыкның тамагы тук булсын», — диде ул,

икмәген, печәнен жәлләмәде, капка төпләренә китереп аудартты. Кесәсендә

акчасы булсын, диде, тиененә кадәр айныкын айга хезмәт хакын түләттерде.

Йорт тергезсен, авылда төпләнсен дип транспортын кызганмады. Автобусларга

төяп (сирәк кенә билгеле) театрларга да йөртте. Баксаң, тамагы тук, өсте бөтен

авылның иман баганасы бармак белән төртсәң — ава икән.

Хастаханәдә телефоннан шалтыратып хәлен сорашканда хакимият башлыгы

(инде элеккеге башлык дияргәдер) атна ахырында Чистайга күчәм, дигән иде.

Соңгы тапкыр күрешәбездер, бәлки, хуҗалык рәисләре дә киләдер, мин дә озатырга

барыйм, дип Нурулла үзәккә китте. Ләкин бердәнбер озатучы кеше ул гына иде.

— Так-то, брат, — диде кичәге хакимият башлыгы, — тәхетеңнән артыңа

типсәләр, яныңдагы тугры вәзирләрең тараканнар кебек ярыкка шыла.

Сиңа рәхмәт, Азизов. Мине сүкмә, мин начарлык эшлим дип эшләмәдем,

хуҗалыгың баер дип ялгыштым. Ярдәм итә алмыйм, кулымда власть юк бүген.

Бу ситуациядән ничек чыгарга уйлыйсың? Все-таки син башлы җегет.

— Яңа ферма төзеп, терлек белән тутырыр өчен биш миллион тирәсе акча

юнәтәсе иде.

— Слушай, Азизов, выход бер генә: Минһаҗевтан сорап кара. Бүген

Татарстанда иң бай кешеләрнең берсе. Саран мужик түгел.

Минһаҗев, Минһаҗев... Әзрәк якташ та бит әле ул. Мәктәптә, туган як

тарихын өйрәнгәндә, шунысы ачыкланган иде: Минһаҗевлар нәселенең тамыры

— Чурайбатырда. Аларның борынгы бабасы Нуретдин хәзрәт авыл зиратының

иске өлешендә күмелгән диләр. Ә хәзрәтнең балалары яшьтән үк, төрлесе төрле

якка сибелгән, имеш.

«И Аллаһым, шушы бәндәң белән очраштырсаң иде», — дип, теләк теләргә

генә кала иде. Беркөнне сәркәтип кыз, сулышына кабып, аның бүлмәсенә

керде.

— Нур.. Нурул... Нурулла абый, кәнсәләр кырыендагы солдат сыны каршында

теге дәү абзый... Соң теге телевизорда күрсәтәләр бит инде, гел-гел Президент

янында чуалган дәрәҗәле абзыйны, шул тактадан фамилияләрне укып тора.

— Кем, кем? — диде Нурулла.

— Соң, табак битле, киң җилкәле теге абзый инде, Минһаҗев инде!

— Чакыр! Әй, тукта, хәзер үзем! Чакырып кертергә малай-шалай мәллә

ул сиңа? — дип, иңенә костюмын элеп, Нурулла тышка ашыкты. Ахырзаман

могҗизасы, валлаһи. Кемне күрәсең килсә — шуны каршыңа китереп бастыра

Ходай.

Ак күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган кунак Нурулланы җилкәсе

белән тойгандай:

— Нихәл, энекәш? — диде. — Күп кеше үлгән икән авылыгыздан. Япь-

яшьләр һәммәсе. Ай-яй, сугыш кырган ирләрне.

— Исәнмесез, Вәкил Минәхмәтович? — Нурулла аңа кулын сузды. — Мин

колхоз рәисе Азизов идем.

— Кем атлы?

— Нурулла.

— Тумышың белән Чурайбатырныкымы?

— Үзенеке, әйе.

— Рас син шушы авыл егете икән, үзең хуҗасы да икән, минем сиңа зур

үтенечем бар, энем Нурулла.

Үтенеч?! Мондый кодрәтле затның җан тәслим кылган хуҗалык җитәкчесенә

нинди йомышы төшәр икән, ә? Аның кулында тылсымлы таяк лабаса: бер

селкесә йөз үтенечен үтәргә әзер йөз гыйфрит (тән һәм җан сакчылары)

бәбәкләрен тәгәрәтеп: «Баш өсте, боер, хуҗам!» — диячәк.

— Олыгаябыз, Нурулла энем. Күңелләр нечкәрә. Нәсел-нәсәп турында

уйланабыз. Кем без? Кайдан без? Бер галим: «Әйдәгез, шәҗәрәгезне төзим!»

— ди. Без ваемсыз идек, ата-бабаларыбызны барламадык. Әткәй утызбиш

яшендә үлде. Хәтерлим, без чыгышыбыз белән Чурайбатырдан, без Минһаҗ

нәселенең бер тармагы, дия иде. Менә шул, Нурулла энем. Сәлимгәрәй бабай

мин туганда ук вафат иде инде. Мәйтәм, Чурайбатырны урыйм булмаса. Бәлки,

авылыгызның картлары Минһаҗ бабайдан хәбәрдардыр, мәйтәм. Балачакта

әби-бабайларыннан нидер ишеткәннәрдер, мәйтәм. Кайбер нәселләр халык

хәтерендә сакланып, буыннан-буынга күчә.

— Вәкил абый, ә нишләп сез Нуретдин хәзрәт турында сорашмыйсыз?

— Нинди Нуретдин хәзрәт ул?

— Берничә гасыр элек безнең Чурайбатырда Сергач якларыннан улын

ияртеп яшь кенә тол мулла атлар сатып алырга килә. Кире китми, бер кыз

белән никахланып, авылда төпләнә. Ул сезнең бабагызның атасы — Нуретдин

хәзрәт. Нәселегез очы аңардан башлана.

— Чынлапмы? — диде кунак әсәренеп. — Менә сиңа иске яңалык!

— Минһаҗев түш кесәсеннән куен дәфтәрен чыгарды. — Нуретдин дисеңме,

энем? Вәт рәхмәт яугыры!

Күр, балалар кебек сөенә! Югалткан уенчыгын таптымыни! Кемгә нәстә

— кәҗәгә кәбестә дигәндәй, Минһаҗевта — нәсел шәҗәрәсе, ә Нуруллада

акча хәсрәте. Сора, хәзер үк сора, җебегән! Кыюлыгың җитмиме, Азизов?

Уңайсыз, әйеме? Әрсезлек — ярты бәхет, диләр, ә сиңа ул тулысы белән кирәк.

Чурайбатырны яшәтер өчен!

— Вәкил абый, Хәтимә әбигә барып карыйк без. Авылда иң олысы ул, аңа йөз

яшь. Хәтере яхшы. Революция еллары турында әле дә сөйли ди оныкчаларына.

Башта Чурайбатыр белән таныштырам үзегезне.

Нурулланың исәбе — Минһаҗевны ничек тә озаграк тоткарлау иде.

Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул. Башта

син бабаңнар салган сукмаклардан атлап йөр, алар сулаган һаваны сула, алар

чәчкән-урган кыр-басуларны әйләнеп, кайчандыр шул туфракта үскән бодайның

тегермәндә тарттырылган оныннан пешерелгән ипекәйнең исен иснәп кара.

Еллар агышы белән бергә гасыр җилләре китерер бу татлы исне! Шуннан соң

шәҗәрәңә дә җан өретелер, түрә абзый!

— Мин ашыкмыйм, — диде кунак.

Авыл тарихын сөйли-сөйли Нурулла аны кан кардәшләр иманын яклап

көрәшкән тау сыртыннан уратты, салкын чишмәдән су эчерде, иске зиратны

күрсәтте һәм, Минһаҗев, ни гаҗәп, түрә гадәте белән әледән-әле беләгендәге

алтын сәгатен капшамады. Ул, чынлап та, вакыт белән исәпләшми иде. Төшке

ашка Нуруллаларга керделәр. Чәйләгәч, кунак:

— Энем, — диде. — Мин сезнең авылга шәҗәрә өчен генә тукталмадым,

— диде. — Анысы да кирәк, оныклар әнә: дәү әти, мәктәптә инша язабыз, җиде

буын нәселеңне ачыкларга, диләр. Син бабайларның исемнәрен сана әле, дип

аптыраталар. Оят, әти, Сәлимгәрәй бабай, аның әтисе Минһаҗдан гайре миндә

мәгълүмат юк. Инде менә Нуретдин хәзрәт дидең син.

Нурулла җайсыз гына сүз кыстырды:

— Нуретдиннан ике углан туа. Ата — бер, ана — икенче. — Беренчесе — үзе

белән Сергачтан иярткәне, икенчесе — Чурайбатырдагы яшь бикәдән. — Мин

мәктәптә укытканда Хәтимә карчыктан балалар сөйләтеп яздырган иде. Ул

угланнарның олысы — сезнең бабагыздыр, Вәкил абый. Кечесе — Гыйләҗетдин

атлысы — соңгы никахыннан.

— Шушы Гыйлаҗетдин сызыгы табышмак та инде миңа, энем, — диде

Минһаҗев. — Төп бер, тамыр бер, агач бер, ә яфраклары төрле-төрле,

шайтан алгыры! Сүгенсәм, гафу ит — Вәкил, йодрыгын маңгаена терәп озак

кына уйланып утыргач: — Да-а, энем, — диде. — Минһаҗныкылар барыбыз

да җигелеп тормыш арбасы тартабыз. Кыскасы, тырыш без. Ерак бабай

мәдрәсәдә укыган, Бохарада дин гыйлеме эстәгән, мәчетләр тергезешкән,

шәкертләр укыткан, кызыл мал белән сәүдә иткән, диләр. Әткәй мәрхүм япь-

яшь килеш завод директоры иде, ә аның атасының, ягъни минем бабайның

Казанда өч кибете булган. Минем, шөкер, кесәмдә ике диплом. Мәскәүлеләр

белән ярышырлык бизнес хуҗасы. Абзаң мактана димә, энем. Хәзер ни өчен

уфырганнарымны аңларсың... Менә сиңа ачыласы килә минем, энем Нурулла.

Гыйлаҗетдин баба сызыгына карасаң — адәм хуры.

Минһаҗетдин бабайның газиз энесе Гыйлаҗетдин ни белән шөгыльләнде

икән? — анысын теге галим архивта казынып чыгарса гына. Шәт, тапмас та.

Рәтле шөгыле булды микән аның? Ник дигәндә, энем Нурулла, ул карт бурлыкта

йөрмәде микән дип үземчә гөманлыйм. Чөнки аның улы мәчеттәге сәдакаларны

урлаган, имеш. Галинур, ягъни яшьтәш туганым Фәритнең атасы, базарда

теләнгән. Ә Фәрит... Мин аңа ничек кенә булышмадым, энем Нурулла! Туган,

дидем, хур итмим дидем. Үзенә аерым эш ачтым — эчәгесе-ние белән сатып

эчте. Машина бирдем — исереп бәрдертте. Бүген урамдагы сукбай сәрхушләр

белән дуслашкан, фатирында эт оясы. Ник алай ул, йә? Бер кан юкса! Аптыраш!

Мине газаплаган сорау шушы иде, Нурулла энем. Чурайбатырда моңа җавап

табылмас микән дигән идем. Ничек табылсын, кайдан табылсын ди. Әткәйнең

әллә шулардан җаны кыйналмаган дисезме!

— Ала биядән ак та туа, кара да туа, Вәкил абый.

— Шулай дип юат инде, энем Нурулла. Әйдә, ниндидер әби бар дигән

идең.

Хәтимә карчык төштән соң йоклый икән, ишегалдында бераз уянганын

көттеләр. «Кычкырып әйтегез, әбиебез колакка катырак», — диде киленнәре.

— Хәтимәттәй, син Чурайбатырның иң борынгы кешесе бит, — диде

Нурулла, сандык өстендә тере курчак кебек утырган карчыкның иңнәренә

кагылып. — Хәтерең тутыкмадымы әле?

— Җук, олан, аяк кына сәләмә, баш әйбәт эшли минем. Син Сафиулланың

игезәк сыңары, төп колхоз хуҗасы да үзең. Ә бу кешене танымыйм, олан.

— Казаннан ул, Хәтимәттәй.

— Рибалүтсия турында сүләргә диме? Аттылар, олан, аклар тау башыннан,

кызыллар елга ярыннан. Безне әбекәй базга яшерде, олан.

Нурулла карчыкка җәелергә ирек бирмәде:

— Син, Хәтимәттәй, шуны әйт безгә: балачагыңда олылар ни сөйли иде?

— Ир-атның телендә сугыш ие, кыз-катынның гайбәт ие инде.

— Нуретдин хәзрәтне телгә алалар идеме соң, Хәтимәттәй?

— Алалар ие, олан. Борынгы мулла ул Нуретдин атлы кеше. Без сабый чакта

аның хакында риваять бар ие.

— Нинди риваять, Хәтимәттәй?

— Жандарлардан җик күргән хәзрәтемез, имештер, дия ие әбекәй. Мәсҗеден

яндырганнар, мескенемнең. Үрәтмә дин сабагы диептер.

— Жандармнар эзәрлекләде микән? — диде Минһаҗев.

— Шуның белән тәмаммы риваятең, Хәтимәттәй? Азагы юкмы? — дип,

карчыктан җеп очы тарта торгач, әбиең әйтеп куйды:

— Ансы гайбәт, олан. Сүләтмәгез, җаны бимазаланыр. Әрвахларга

фанилыктагы һәрни мәгълүм, фәрештәләр начар язар Хәтимәттәгезнең

ләүхелмәхфүз тактасына.

— Әбекәй, менә бу зур кунак — Нуретдин хәзрәтнең оныкчаларының

оныкчасы.

— Җә, әлсә, гөнаһысы сезләргә — сорашкан бәндәгә. Әбекәй әйтер ие:

хәзрәт ат яраткандыр, җәйләүләр аның бия-колыннары берлә тулгандыр, дияр

ие. Гыйлеме диңгез күк тирәндер, дияр ие. Халыкның сөйкемле сөяге, дияр ие.

Беттән — бет, эттән эт туа, оланнар. Әбекәй әйтер ие: хәзрәт яшь нәмәстәдән

уңмаган, дияр ие. Гыйшык ни зиһенлене дә саташтыра, Нуретдин бабакаемыз,

бичарамыз, үзенә тиңне ярәшмәгән икән лә шу-ул, гүзәл сыннарыннан биһуш

булып, алак-шалакны куенына сыендырган икән лә. Нәсел-нәсәбен үрәнмәгән,

чит-яр җир баласы шу-ул. Яшь катыны батрак җегет белән шаярып кара тутлы

малай оланы бәбили. Хәзрәтемез, сабыр, изге, талак кычкырмаган катынына,

дияр ие әбекәй. Авылга ис-тын чыгармаган, имештер, төпчекне үз угланы итеп

мәсҗед кыйтабына теркәгән, имеш. Гайбәт, олан, хәшәрәт чебеннән яман, кай

ярыктан да очып чыга. Төпчек ир углан исәйгәч, малайларны ияртеп авылдан

чыгып киткән ди Нуретдин. Хурлыгыннандыр, олан. Катыны белән батрак

җегет, ике ялкау, хөрәсән, аның мал-мөлкәтен туздыргач, койма-капкаларына

тиклем сүтеп яккан дияр иде әбекәй. Янып үлгән алар соңра. Алла тоткан

үзләрен.

Минһаҗев ухылдап куйды. Аның дулкынланудан йөзе кызарган, маңгаенда

тир тамчылары җемелди иде.

Ул җилкәсен рәтләгәндәй хәрәкәт ясады. Күкрәк кыса бугай — матур хәбәр

түгел.

— Менә кайда икән хикмә-әт!

Нурулла яңадан карчыкның колагына иелде:

— Хәтимәттәй, хәзрәт шуннан соң Чурайбатырда бер дә күренмәде

микәнни?

Карчык чепи күзләрен челт-мелт йомып:

— Тавыкларның җиме бетте, олан, — диде. — Киленем әпәй турап сибә.

Расхутланабыз зерә дә, олан.

— Миннән ике капчык бодай бүләк сиңа, Хәтимәттәй. Сөәлемне яңадан

кабатлыйммы?

— Күренмәгән кая ди хәзрәтемез. Аның, олан, гыйлем китаплары тау-тау

дияр ие әбекәй. Ул аларны тимер сандыкка бикләп, янган мәсҗед нигезенә

күмгән дияр ие.

— Шуннан ни, Хәтимәттәй?

— Әбекәй тагы да әйтер ие, хәзрәтемез изге китапларын юллап Чурайбатырга

кайтыр да, урамда вафат булмыш, дияр ие.

— Эһе, кабере иске зиратта, димәк, — диде Нурулла. Ул инде хуҗалар белән

саубуллашмакчы иде, карчык сискәндереп:

— Җук, кабере анда тегел, — диде. — Авыл халкы аның җәсәден

жандармнардан качырып имән төбенә җирләгән, дияр ие әбекәй. Без бала

вакытта шуның янында чуерташ чөеп уйныйдыр иек, олан. Имәнен яшен

ташы атып чәрдәкләгән ие. Мин әйтмәдем, олан, минем авыз сүзе тегел, олан.

Блачлар белсә, мине өтермәндә черетер, хәзрәтемезнең каберен пыран-заран

итәр. Аллам сакласын, олан!

— Каберләр туздырырлык власть юк инде бүген, Хәтимәттәй. — Нурулла

беркатлы кортканың кулыннан сыйпады. — Борчылма, яме? Безнең әткәй

курыкмаган әнә, иң кара елларда да аның черегән чардуганын яңарткан. Картлар

әүлия җирләнгән диләр иде, ә безгә ни, бер кабер шунда. Безне бит мәктәптә

«үткәндәгеләр искелек калдыгы» дип өйрәттеләр.

Ике ир беркавым урам уртасында таптанып тордылар.

— Син миннән көләсеңдер, энем Нурулла. Казан бае вакланып нәселен

тикшерә дисеңдер. — Минһаҗевнең йөзе комач кызыл иде. — Нуретдин

бабайның рухы рәнҗемәс микән минем бу кыбырсуларыма?

— Вәкил абый, әнә теге тавылы урам ягына карагыз әле. Анда иске генә

таш бина күрәсезме?

— Күрәм, энем.

— Чистай сәүдәгәре Фәтхулла абзыйның кибете була ул. Революциягә

кадәр. Стенасы калын, кирпечен йомырка сарысы кушып сукканнар, ахры,

каты, кувалда белән бәр, уалмый. Бер елны Фәтхулла абзыйның варислары

җыйнавылашып кайтты. Кибет безнеке, диләр. Сәүдә оештырабыз, диләр.

Оештырыгыз, дибез, җирле үзидарә рәисе белән. Карый болар, бина ташландык,

түшәме мүкләнгән, идәннәре җир белән тигезләнгән. Тимер ишек кәкрәеп

янтайган. Әгәр дә төзекләндерсәң, тагын өч йөз ел җимерелми. «Әй, бу чыгымлы

икән, без аңардан ваз кичәбез, безгә компенсация генә түләгез», — диләр.

Уйнап кына:

— Аның нигезендә алтын-көмеш тулы чүлмәк бар, казысагыз, яртысы сезгә,

— дигән идем, күселәр төсле кибетнең нигезен актарып салганнар, сиңайтим!

Менә ваклык кайда ул, Вәкил абый. Ә сезнең очракта, нишләтәсең, дөреслек

төтен белән бер, күзне әчеттерә!

— Шикләнгән идем аны, энем Нурулла. Сизенү көчле икән миндә, их, тот

якасын! Сүгендермә, язмыш! Гыйләҗетдин бабай нәселе үзгә тармак икән.

Атасы да, Фәрит тә төс-кыяфәте белән безнең якка охшамаган: алар кыска

буйлы, кысык күзле, ә без — табак битле, киң җилкәле. Фәритне туганым

дисәм, беркем дә ышанмый.

— Үги туганыгыз инде ул, Вәкил абый.

— Шулай, хакыйкатьнең төбенә төштем дип аны туганнар исемлегеннән

сызып ыргытып булмас. Нуретдин хәзрәтнең рухы рәнҗер. Чит ояныкы димәгән,

батрак малаен үзе белән алып киткән бабай. Йа, энем Нурулла, безнең сәяхәт

тәмам. Синең хәлләрең ничек? Авылыгыз төзек, клубың, мәктәбең таштан,

юлларың асфальт.

Аһ-зарларыңны түгәрлек бик җайлы вакыт иде бу. Бай түрә алдында

гозереңне ярып сал!

— Хәлләр чыдарлык, — диде Нурулла. — Сезнең белән Казанда очрашырга

мөмкинме, Вәкил абый?

— Ә син шушы моменттан файдалан, энем. Бәлки, иртәгә минем вертолетым

шартлар. Сора!

— Сора дип... Уңайсыз да инде. Аръякта яңа фермалар төзеп, сыер-тана

кайтармакчы идем, эш акчага терәлә...

— Күпме?

— Биш. Биш миллион кирәк. Бурычка бир, зинһар! Алдыңа тезләнимме,

Вәкил абый?

— Тезләнмә! Мин хатын-кыз түгел. Болай итәбез: ун миллион күчерәм счетыңа:

Нуретдин бабайның чардуганын саф тимердән эшләттер, таш куйдыр. Хәзрәт

җирләнгәнен белсен халык, яшь буын белсен. Мәчет салдырып, аның исемен куш,

ярдәмгә мохтаҗ карт-корыга сәдака өләш — шулар өчен биш миллион миннән

бүләк, ә яртысын баегач түләрсең! Килештекме, энем Нурулла! Иске мәчет нигезен

казыттырма, бабай сандыгын берәрсе тапсын дип яшермәгәндер.

...Атау болыныннан күтәрелгән вертолетның җиле сап-сары чәчәкләрне

«аяктан екты». Нурулла тузгыган чәчен бармаклары белән аралап артка

сыпырды. «Тезләнмә, мин хатын-кыз түгел...» Зур кунак очты. Хәер, кунакның

зурысы яки кечесе була микән?

Кунак — кунак инде ул.

3

— Авылда минем турында ниләр сөйлиләр, бичәсе?

— Кәкре каен тузына язмаган нәрсәләр шунда.

Нурулла аш тәлинкәсен читкәрәк этәрде. Элек иртә китеп, төнлә кайтып,

сизелмәгән генә икән: хатынының холкы таш төсле авыр, тиз генә кузгатам

димә.

— Саҗидә, нигә син мондый юаш-мескен соң, ә? Син бит колхоз рәисе

хатыны, «мин кем!» дип күкрәк киереп йөр! Йә, нинди тузга язмаган нәрсәләр

ул? Эчтәлеге нидән гыйбарәт?

— Фермаларга шаккаталар. Терлекнең күплегенә тагы. Ике айда җитештерде,

диләр. Мәчете дә яңа, диләр. Ни диим аларга?

— Аңа күктән алтын тәңкәләр яудырганнар, диярсең, бичәсе.

— Һи, тәңкә димиләр шул! Әүлия иреңә рухлар булышамы, диешәләр.

Нурулланың йөрәге сыкрады. Хак, ырудашлары белми ул, белми! Әллә

нишләде Чурайбатыр. Хәрәм малга буялганнан соң авыл күгендә иман нуры

тоныкланды төсле. «Төсле» генәмени! Тоныкланды! Бүген таш мәчетнең

манарасыннан азан тавышы яңгырый, ә иман, куркып, бәндәнең күңел ярыгына

поскан. Их, сезне, авылдашлар!

— Саҗидә, иске абзарлардан тукмакборыннарны җыештырганда, мөгаен,

баш санын исәпләмәгәннәрдер. Имеш, безнекеләр чучка балаларын урлаганнар

ди. Кемнәр икән алар? Ишетмәдеңме?

— Ишетмәдем, Нурла. Ник соң?

— Тик, — диде ир коры гына. Кайчакта хатынының аңгыралыгы аны

пычаксыз суя иде. — Әзрәк эшем көйләнде, бүгеннән үк йорт саен йөрергә

тотынам. Авыл белән өр-яңадан танышам.

— Кемнән башлыйсың, Нурла?

— Синнән, Саҗидә! Егерме ел элек мин сине юлдан гына иярткән идем.

Атасыз үскән кыз идең. Ник син болай мыштым, ә? Җаныңда ниләр бар, әйдә,

сөйлә!

— Быел безнең сыер кысыр, Нурла, — диде табын җыештырган Саҗидә.

Ул иренең төртмәле сүзләренә үртәлми иде. Боз кебек салкын һәм болытлы

көн кебек төмсә хатын! Ә бит аңа алмаш бүтән иде. Туйбикә иде ул, Туйбикә...

Үзенең туеннан качкан исәрбаш!

— Сөт эчәм дип балаларыбыз еламый әле, җиде-сигез айга түзәрбез, — диде

Нурулла.

Ул беренче сәфәренең сукмагын уң кул күршесе Ибраһим карт йортыннан

салырга булды. Бабай, тавышын акыртып ачып куеп, радиодан яңалыклар

тыңлый иде.

— Бәракалла, синме соң бу, улым? — диде карт, радиосын тиз генә сүндереп.

— Күземне җен бумыйдыр, шай?

— Мин, бабай, мин. Күршедә генә яшәсәк тә, керергә һич вакыт табылмый.

Син ачуланма инде!

— Әй, улым, кем ачуланыр икән сиңа! Иртән дә калхузда син, кич тә

калхузда. Йөрәгең түзсен генә.

— Сиңа да җитмеш биш тула икән, Ибраһим бабай.

— Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин

дөнҗаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк, минем кордаш Мидхәт утыз ел

элгәресе үлде. Чөнки дә дөнҗаны колачламактай кыланды. Пәтистинни агач

йортын сүтеп, ташпулат тергезде. Турына фил тиклем машина бастырды.

Каенатасы вафатының җидесенә нигезен сатты. Катынының апасын зар җылатып.

Саймә җанвалид иде, аны психлар бүлнисенә яптырды. Кайтмаслык иттереп.

Өч сарай, ике келәт, амбар тулы ашлык иде аңарда. Нәпсесенә булашып җыйды

байлыкны Мидхәт. Кем өчен, улым? Бер гуҗ тамак өченме? Мидхәткә Аллаһ

бала-чагасын насыйп итмәде. Без аның белән бер юлдан бардык, ул дөнҗаны

күтәрә-күтәрә бөкрәйде, ә мин учтагысына шөкрана кылдым. Ризыгым әзрәк

кимесә — Аллаһы Тәгалә өстәде. Ә аннан, гүпчим, олавы белән аударды.

— Сиңа Финляндиядән доллар күчергәннәр ди, шул дөресме, Ибраһим

бабай?

— Дөрес, улым. Әтинең энесенең малаеннан бүләк.

— Чит илдә туганнарым яши дип бер дә сөйләми идең.

— Ярамый иде, улым. Телне авызда бикләсәң дә таман гына замана иде

кана. Мирсәлим абзый плингә төшкән безнең. Илгә сукмаклар ябык дип, ул

фин мәмләкәтендә кала.

— Акчаларны ятим балалар йортына илткәнсең икән. Капка-коймаларың

да иске иде.

— Мин тир түгеп тапкан малмыни, улым. Мужыт мине Аллаһы сынамак

келәгәндер? Ибраһим колым мондый байлыкны күтәреп билен сындырмас

микән дигәндер. Чү, улым, шайтан алдавычы акчаны куй әле син. Үзең соң,

ничек, улым? Тегеннән кайтармыйлар диләр иде дә, кайткансың әле, шөкер.

— Әллә инде авылыгыз белән ычкынгансыз, Ибраһим бабай. Хастаханәдән

гайре беркая да барганым юк минем.

— Сөйләмәскә кушсалар, сөйләмә, улым, — диде карт.

— Илгизләр өйдә микән? — Нурулла кырык ел тәрәзә белән тәрәзә күз

кысышып яшәгән йортның капкасына байтактан бирле орынмаган иде.

— Илгизләр печәндә, улым. Зариф кордаш бакчасында бал суырта. Авыз

иттерәм дигәние, Алла бирсә.

Зариф карт кордашы белән чагыштырганда үтә күренмәле пыяла: эче-тышы

бер чама иде. Алай да хәлләрен белешергә кирәк.

Ир койма буена килеп картка сәлам бирде.

— Исәнме, Зариф бабай? Кортларың усал, ике тапкыр Саҗидәне чаккан.

— Бал кортының угы файдалы, Нурулла. Сине үзем дә күрмәкче идем, ну

койрыгың кыска, чаптың да чаптың, малайгынам. Атаң уңган иде синең, син

— аның дәвамы. Теге игезәк сыңарың үшән берчәк. И-и, минем Мингалием

белән яшьтәш идең син, Нурулла. Иртә хушлашты безнеке, и-и. — Зариф карт

битлеген салып коймага сөялде. — Сорыймчы синнән, тегендә мәрхүм улымны

күрмәдеңме?

— Кайда, Зариф бабай?

— Хи, тегендә, дим, әрвахлар илендә.

Нурулла кашын җыерды.

— Саташма инде, Зариф бабай.

— Туры бәреп соравым күңелеңә ярамады, ахры, Нурулла.

— Шулай туры бәреп күп тапкыр маңгайны тиштең син, Зариф бабай!

Хәтереңдәме, мине рәис итеп сайлаганда кәнсәләр бинасы тузган иде. Колхоз

акчасын әрәм итмим дип мин аны рәтләмәдем. Түзик, дидем. Ә син кердең

дә, сәләмә бүлмәдә утырган прсидәтел үзе дә сәләмә күренә, дидең. Хуш,

гарьләндем дә, үз хисабымнан ясаттым кабинетны. Яңа җиһаз куйдырттым.

Син тагын турыдан бәрдең:

— Аһ сине, оятсыз, колхоз акчасына бүлмәңне бизәндергәнсең-

ясандыргансың, — дидең. Әйеме, Зариф бабай? Сиңа ничек тә ярап

булмады.

— Кызма, Нурулла. Мин синнән ни печән, ни бодай сорамадым: Мингалине

күрмәдеңме тегендә генә дидем. Начар кеше син, күрше малае. Әүлия исеме

әрәм сиңа!

— Кызма, Нурулла, сабыр бул. Күрше хакы — тәңре хакы диләр.

Умарта оялары тирәсендә пыр-пыр әйләнгәч, карт кире коймага төртелде.

Балым быел тәмле, син дә тәмләп карарсың әле, Нурулла. Мингалиемне

күрмәскә дә мөмкин шул син. Кайсысына эләкте икән, улым? Гөнаһлы да,

гөнаһсыз да төсле иде Мингали, эһе. Үзеңне соң, Нурулла, әүвәл тәмугка

яптылармы чистартырга? Туры җәннәткә озаттылармы?

— Тәмугка.

— Озак яндырдылармы?

— Юк, утыннары чи иде, — диде ир һәм җитди генә: — Мәчетебез яңа,

идәннәренә йомшак паласлар җәелгән, син, Аллаһ йортына якынай, бабай,

— диде. — Шәт, мондый җүләр соравылардан телең тыелыр, — диде.

Өч йорт аша Фәнисләр тора иде. Яшерми Нурулла, колхоз рәисе булып эшли

башлаганнан бирле бу гаилә белән аралашмады. Туйларында бәйрәм иткән

иде, нибарысы шул. Тормышларын белә кебек. Хәзер кереп хәл-әхвәлләрен

сорашып кына бернинди ачыш та ясамастыр, мөгаен.

Ир белән хатын печән өяләр иде. Юл кырыендагы клеверны чапканнар,

ахрысы, икесенең дә өс-башы тузанлы иде. Быел хуҗалык өләшкән печәннәре

әз дисәң, колхозныкыннан һич ким түгел, вулкан тавы кебек олы гына кибән

калыккан.

— Алла ярдәм бирсен, туганнар! Нихәлләрдә сез?

Хуҗа кибән башында иде, аның сәламен алган ишарә ясап, кул гына болгады.

Илсөяр, сәнәгенә эләктергән печәнне иренә табан томырды да:

— Безнең хәлләр шундый, рәис иптәш, көн-төн нужа куабыз, — диде.

— Һаман җитмимени?

— Олы улыбыз ипотекага чиратка басты. Ай саен егерме мең сум түлисе,

ди. Ә аның хезмәт хакы ун мең тәңкә. Без булышмасак, хөкүмәткә кирәкмени

безнекеләр!

— Сезнең Илдар мал табибы иде. Яшь белгечләргә йорт салырга ссуда

каралган иде. Тынчу шәһәрдә аңа чүмече белән аш сосканнармы соң?

— Әй, Нурулла, саруымны кайнатмачы, йә! Үзебез төсле авылда интегеп

яшәтәм ди балаларымны!

Нурулланың ирониясе Фәнискә әле генә барып җитте бугай.

— Җитми, яшьти. Биш үгез, дүрт сыер бер айда ярты кибәнеңне сыпырта.

— Эшләгез, соңрак тагын күрешербез, — диде Нурулла.

— Атасы, кибәннең уң ягы кабарган, ул төшен баскала, — диде хатын.

— Тамагым кипте, су эчәм.

Илсөяр Нурулланы капка төбенә кадәр озата барды һәм аяк очларына

караган килеш: — Ни, карале, син... — диде. — Оят та инде, Ходаем, сиңа бер

соравым бар иде, Нурулла. Ир-ат кына җавап бирердәй сорау. Элек мин аны

атып үтерәбез дисәләр дә синнән сорамас идем. Перси кешедән дигәндәй. Ә

бүген бит син әүлия!

— Илсөяр, сез үз акылыгыздамы? — «Әүлия» сүзе баш миен кайната иде.

Юри үртиләр мәллә соң аны, ә? — Мин бернинди...

— Чү әле, чү, Нурулла, чәпчемә! Син лутчы каршы якка бак әле. Бак, бак,

сиңа, әүлия затына, кая караса да гөнаһысы юк.

— Гарифлар сезнең кебек үк печән өя, — диде ир.

— Безнең кебек түгел шул, агаем. Аерма зур. Гариф ялгызы гына мәтәштерә.

Башта астан өскә ыргыта, аннан, кибәнгә терәтелгән баскычтан менеп тигезли.

Ә хатыны Әнисә бакчада нишли? — җырлый-җырлый кура җиләге чүпли.

Кышка витамин җыя, янәсе. Тик берне савытка, өчне авызына сала. Битенә

нәстә сылаган — җиләк! Әгәр мин шулай кылансам — Фәнис үтерә. Мин

гомер иргә кулдаш идем. Мунча салабыз, диде Фәнис. Салдык. Бүрәнәнең

бер башыннан ул, икенче башыннан мин тоттым. Гараж кирәк диде Фәнис

— төзедек, мин кирпеч ташып, билемне имгәттем. Кое чистарттык, мин суын-

балчыгын түктем. Ә каршы йортта гел икенче дөнья! Гариф Әнисәсеннән ярты

чиләк су да ташыттырмый. Сыерларын үзе сава. Сандугачым дип кенә эндәшә

ул хатынына, ә минеке «аңгыра», ди. Ник сез ирләр, шулай төрле-төрле итеп

яратылгансыз икән, Нурулла?! Моның сере нидә, Нурулла?

Йөзе тузаннан каралган хатын кызганыч иде. Ул тырнак аслары керләнгән

бармаклары белән юешләнеп чигәсенә сыланган чәч бөртекләрен яулык

эченә төртә-төртә аңардан җавап көтте. Каян белсен моны Нурулла? Ирләр

беркемнән бернәрсә дә яшерми, аларның күңеле — ачык дала. Ә менә хатын-кыз

— карурман. Үз туеннан качкан Туйбикәнең җүләрлеген, йә, кем аңлата ала?

— Мин бу мәсьәләдә белгеч түгел, Илсөяр.

— Белгеч булмасаң ни! Аның каравы син әүлия!

— Тагын берегез әкият сөйли! Тамагым кипте дигән идең, Илсөяр.

— Кипмәде, Фәнис алдында юри әйттем.

— Яшәгәнсез бит инде, балалар үстергәнсез.

— Әй, сиңа сүз әрәм иткән мин — тиле! Ир кыяфәтендәге әүлия, билгеле,

үз кавемен яклый, — диде хатын һәм шапылдатып капкасын япты.

Ул ике-өч адым атлаган гына иде, капка яңадан ачылды.

— Яшьти, ашыкмале! — диде Фәнис. — Хатын янында сүз алыштырырга

кыен. Малайның коллыкка төшүенә эчем поша, яшьти. Банк миллион да

алты йөз кредит биргән, ә малай аны ике ярым итеп кайтарырга тиеш. Монда

авылда бер миллионга хан сарае төзи идек без. Син бит яшьти шәһәргә гел

барасың, үгетлә Илдарны, кире кайт, диген. Китмәс тә иде, бәлкем, зараза

белән фермаларны пычраттылар, ә аның катыборыннар белән дуслыгы юк иде,

намазга керешкән иде. Әнә, хәзер яңа фермада исәпсез-хисапсыз сыер, тана,

сарык. Кинәнеп эшләргә мал духтырына.

— Илсөяр белән киңәш, Фәнис.

— Нәрсә дип? Син минем чәчбикәнең аждаһа токымыннан икәнен

оныттыңмыни?

— Хатыныңны авыр эшләрдә кулдаш итеп имгәтмәгәең, Фәнис.

— Шилә имгәнер! Тимер ул Илсөяр. Аңа кем куша минем эшкә тыгылырга?

Ярдәмгә туганнарымны да чакырттырмый, ашатасы, ди саран. Тыңлале, яшьти.

— Фәнис тавышын әкренәйтте. — Нишләп минем чәчбикә тупас икән? — диде.

— Гарифтан көнләшеп үләм, яшьти. Ну уңды хатыннан, йомыкый! Әнисәсе

әрәмә сандугачы төсле генә пыр-пыр оча да тирәсендә, иркә тавышы белән:

«Гарифым, ярты җаным», — дип сайрапмы сайрый! Андый хатынны кочакласаң

да саваптыр, яшьти. Вәт син шуны әйт миңа, нишләп хатын-кыз төрле-төрле

икән? Адәм атабыз кабыргасыннан кисеп ясалгач, алар әммәсе дә бер үк төсле

булырга тиеш түгелмени?

— Гаиләдәге тәрбиягә карый инде, Фәнис.

— Һы, тәрбия имеш. Әби белән бабай алтын минем, ә кызлары — аждаһа.

Үлгәнче шуның авызыннан бөркелгән утта янармын микән инде. Син

тагын шуны әйт, яшьти, тегендә һәммәбезгә дә хур кызлары беркетсәләр бу

хатыннарны кая куярбыз икән?

— Фәнис, гафу ит, яме, син элек мондый түгел идең, — диде Нурулла.

— Әйдә, ир башыбыз белән хатын-кыз чәйнәмик әле.

— Син дә элгәре бүтән идең, яшьти. Мактавылы перси генә идең, ә хәзер

сине әүлия, диләр.

Бакча артыннан зәһәр тавыш ишетелде:

— Фәнис, эт бете! Кая олактың син?!

Күрше өйдә мөгаллимә Зәкия апа амәнәт итеп аңа буыннан-буынга күчкән

Коръән бүләк итте.

Тагын берничә өйгә сугылды рәис. Алҗытты... Югыйсә кисми-турамый,

өйми-ишми, авылдашларының җаны ни-нәрсә белән сугарылганны белмәк

булып нибарысы капкадан керә-чыга гына иде. Тауга таш өстерәп менүең

җиңелрәк, ахрысы. Алҗытты, валлаһи. Җеп өзәр хәл юк.

— Коръәнне күкрәгеңә кысып кайт, балакаем, йөрәгең савыгыр, — диде

карчык. Мөгаллимә дә хәтәр ялгыша. Нурулла гөнаһсызмыни, йә? Бәлки аның

бу китапка чәнти бармагы белән дә кагылырга хакы юктыр? Астан болыт та

ак күренә, баксаң, аңарда да кара таплар бихисап: чөнки парга әйләндереп

җирдәге пычрак суны «йота».

Ир мәчеткә табан атлады. Аның ишегенә амбар йозагы «асканнар» иде.

Менә шулай, көннәрдән бер көнне адәмнең дә күңел капкасы бикләнәдер.

Иман читтә генә сыкранып йөридер. Ә әрсез шайтан, йозак тишегеннән кереп,

дөнья болгатадыр.

Җилкәдә, әйтерсең баш түгел, чуерташ тутырылган чуен чүлмәк иде.

Нуруллага аны бушатыр өчен нинди көч кирәк икән? Менә гомер икегә

бүленде. Туйбикә: «Синең йөрәгең типми иде!» — диде, димәк, гомернең бер

өлеше шуның белән төгәлләнгән. Үлеп терелгәннән соң аның икенче өлеше

башланган. Ә йөрәк шул ук... Нурулла да шул ук... Хата-ялгышларына кадәр

шул ук!

Кош оясы төсле түгәрәк чалма чәпәгән мулла килеп чыкты.

— Әссәламүгаләйкүм, рәис абый?

— Вәгаләйкүм-әссәлам, Руслан хәзрәт. Эшләр барамы?

— Бара, рәис абый. Йортны караштырдым, көзгә өлгертәләр, иншаллаһ.

Бураң өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Үзеңә дип хәстәрләткәнсең диме?

— Рәхәтен күр, Руслан хәзрәт. Берьюлы ике йортта яшәмибез.

Нурулла моңарчы хәзрәт белән йә урынбасарлары аркылы, йә ашыкканда юл

өсте генә сүз алыша иде. Хәзер менә ичмасам иркенләп сөйләшергә җай чыкты.

Мәчет боегып утырмасын, манарасыннан азан яңгырасын дип рәис мулланы

мөфтияттән чакырткан иде. Бүтән сәбәбе дә бар иде, билгеле. Чурайбатыр

әзрәк иман сукмагыннан авышкан, аларны аклыкка-пакьлеккә өндәр өчен

дин әһеле кирәк иде.

Тик халык Русланны тәкәббер ди икән. Менә хәзер шунысын да ачыкларга

мөмкин.

— Без хәзрәтләрне парлы итеп күрергә күнеккән, — диде Нурулла,

— Мин дә Аллаһ ризалыгы белән никахланырмын, рәис абый. Күркәм

холыклы, сабыр, итагатьле кәләш фарыз безгә.

— Чурайбатырда кызлар күп. Җаныңа якынын сайла, Руслан хәзрәт.

— Без — мөселман егетенә сезнең авыл кызлары хәрәм, рәис абый.

Нурулланың «чуерташ тулы чүлмәге»нә чүкеч белән суктылармыни, муены

кәкрәйде.

— Ни-и-чек, энем?

— Авылыгызда чучка тоягы эзләре...

— Шуннан, энем?

— Чурайбатырда адәм баласы дененнән язган, шәригать кануннары буенча

һәркайсына йөзәр камчы суктыру мәслихәт, рәис абый.

Нурулла әз генә хәзрәтнең баш түбәсендәге «кош оясы»н ишмәде. Ах,

хәерсез, ничек кан кыза!

— Суктырсаң — кулың корыр, малай актыгы! Кирәксә, кешесенә карап

мин үзем суктырырмын, моңа минем хакым бар. Шул «денсезләр» арасында

тәгәрәп үстем мин! Ә син, йомыркадан борын төрткән чебеш, башта канатыңны

җилпеп, кунакчага кунакла!

Ир йөрәгенең тибеше әкренәйгәнен тойды. Кызды, чамасыз кызды кан!

— Әйдә, Руслан хәзрәт, халыкка тимик, — диде ул. — Бөтен гаеп миндә.

Аларның гөнаһын чиләге белән миңа аудар. Егерме ел тамаклары тук булсын

дидем, иркен тормышта яшәсеннәр дидем.

— Аллаһ каршында синең гөнаһ миңа, минеке сиңа күчерелмәс, рәис абый.

Котылу авылың белән дә, күршеләрең белән дә килмәс, һәркем аерым-аерым

җавап тотар.

— Хуш, әлегә гөнаһларның эресен-вагын миңа өйик, Руслан хәзрәт.

Чурайбатырны бетереп имансызга чыгарма син, яме? Хәрәм белән барыбызның

да кулы пычранмады, ярты авыл дуңгыз фермасында эшләмәде.

— Бер риваять кылам, рәис абый. Фәлән шәһәрнең иң кырый йортында

тәкъванең тәкъвасе яши. Бу намаз укый, аять-сурәләр ятлый, кояш баеганда,

ай калыкканда сыктый-сыктый: «И Раббым, миңа җәннәтләреңне әйләсәнә»,

— дип ялвара икән. Аллаһу Субхәнәһу вә Тәгалә бервакыт искәртмәстән генә

таш-валчык яудырып каланы җир белән тигезләгәч, фәрештәләр: «Йа Раббыбыз,

шәһәрдә бер диндар колың торадыр иде, ул да һәлак ителде», — диләр икән.

«Ул да гөнаһлы иде, — дигән Кодрәт иясе. — Үзенә җәннәт ләззәте теләгәндә

карендәшләрен онытты. Миңа сәҗдәгә егылганда аларга да: «Әй ырудашларым,

тәмуг газабыннан сакланыгыз, бозыклыктан арынып, калебегезне агартыгыз»,

— димәде».

— Әгәр син атлап-данлап безнең авылга кайткансың икән... — Нурулла

шикләнгәндәй яшь хәзрәтнең күзенә карады: — Әллә сине Чурайбатырга

ирексезләп кенә җибәрделәрме?

— Мәдрәсә тәмамлаган шәкертләрне авылларга тараталар, рәис абый.

— Ә-ә, син әле яңа гына укудан өзелгән икән. Әле синең тагын икенчесендә

— тормыш мәдрәсәсендә укыйсың бар, энем. Анысы гомерлек инде аның,

гомерлек. Шуның яртысын узгач, син бүтәнчәрәк сөйләрсең: маңгайларыбызны

таш белән ярмассың, камчы белән селтәнмәссең, киресенчә, һәркайсыбызны

йомшак каз мамыгы белән сыпырырсың. «Дингә йомшаклык белән өндәгез»,

— дигәнме Мөхәммәд пәйгамбәр, ә, Руслан хәзрәт? Әгәренки мәчет ишегенә

йозак салмасаң, җомга намазларына яшен-картын үгетләсәң — үземә йөкләнгән

вазифамның тары бөртеге кадәрлесе үтәлде дип сөенерсең, шәт. Риваятеңдәге

тәкъва кеше кебек үзеңә генә иман ныклыгы сорама Ходайдан, Чурайбатырларга

да котылу бир, диген, энем.

Яшь хәзрәт башын аска иеп дәшми-тынмый гына утырды. Нуруллага вәгазем

үтемле булды дип сөенергә иртәрәк иде. Бәхәстә һәркем үзен хаклы саный,

һәркем көндәшен җиңәргә тели. Бу егеткә бит инде үзенең генә сукмагы туры,

ә башкаларныкы — кәкре дә бөкре. Ләкин, Нурулла, син дә сабыр бул. Бүген

мин оттырдым дип килеш тә, чиген. Кайчакта мондый адым аклана да: арттагы

кеше көтмәгәндә генә алга бәреп чыга...

— Руслан хәзрәт, мине тыңла әле. Безнең Чурайбатырда Зәкия исемле

мөгаллимәбез хаҗи нәселеннән икән. Инсафлы, тәртипле карчык. Мәккәгә

барасы иде, ди. Аны Хаҗның кагыйдәләре белән таныштырасы иде, — диде

ул, күңелсез әңгәмәне йомгаклап. — Ничек, энем?

— Акчасы җитәме? Аннан да битәр, хәләлме?

Бая гына сабыр төенен бәйләгән Нурулла тагын ычкынды:

— Бер елны аксакалларыбызны Мәккәгә җибәрергә җыендык. Моннан ун

еллар элек район үзәгендә ни мәчете, ни дин әһеле юк иде. Киңәш-табышка

Казанга киттек. Синең сыман яшь кенә хәзрәт пыр туздырды. Төкереген чәчә-

чәчә:

— Бетәшкән картларыгызны кая озатасыз?! Аларга нинди Кәгъбәтулла?!

Аллаһы һәркемнең йөрәгендә, аны шуннан эзләгез! Мәккәдәге таш

мәҗүсиләрдән калган! Пәйгамбәребез: «Бөтен җир Аллаһ тарафыннан намаз

урыны итеп яратылган», — дип, дулап, өстебезгә акырган иде, Инсаф бабабыз

мәчет бусагасында егылды да үлде. Син, энем, зинһар, мондый соравыларың

белән Зәкия апаны тинтерәтмә. Мин өйләр төзешкән идем, акчам хәләл,

мөгаллимәнең юл чыгымнарын үзем түлим.

Яшь хәзрәт чалмасын салып учында кыскалады.

— Син, рәис абый, мине дә дөрес аңла. Минем бу соравыларым табигый. Хаҗ

кылуның беренче шарты: урланмаган, таланмаган, хәрәм белән табылмаган акча.

Бүген дуңгыз сатып, иртәгә шуның тиярен учлап, хаҗга чапмыйлар. Ни белгәнемне

аңлатырмын, иншаллаһ. Син үзең дә, рәис абый, акыл өйрәтергә оста.

— Остамыни? — Нурулла шаяртып киеренкелекне йомшартырга тиеш

иде. Яшьләр белән телләшү җүнлегә илтмәс ул. — Әйдә, алайса, урыннарны

алмаштырабыз, энем. Рәис эше җип-җиңел ул. Кыр-басуларда сөрәсең-чәчәсең,

урасың-суктырасың. Ә фермаларда сыер-тана үрчетеп, сөтен саудырасың,

сарыкларның йонын кыркытасың, кыскасы, хөкүмәт планын үтисең һәм Аллаһ

әппәр дип битеңне сыпырасың. Ышана-ам, син минем урында эшләрсең, ә

мин синекендә — юк. Синеке мең кәррә авыр, син бит адәм баласы караңгыда

адашмасын, калебе иман нуры белән нурлансын өчен маяк ролен башкарасың,

энем.

Кибет тыкрыгында Нурулла Мирхан картны очратты. Арыдым бүген бу

очрашулардан, туктап торыйм дип өенә юнәлгән ир аның белән исәнләшеп

кенә узып китмәкче иде, карт таягын Нуруллага терәде.

— Миңа үчләшеп авылга мыек та үстермәгән япь-яшь сабый китерткәнсең

икән. Урыс оланы диме?

— Руслан атлы ул, Мирхан абзый, — дип төзәтте Нурулла. — Хәзрәтнең

исемен бозма инде син.

— Ай-яй, тәкәббер ди хәзрәтең. Андыйлар җәннәтнең исен дә сизмәс ди

китап.

— Ә мин-минлек тәкәбберлекнең уң канаты ди, Мирхан абый. Мондый

чирләрдән барыбыз да дәваланырбыз, иншаллаһ.

Кара, Нурулла хәзрәттән бер матур сүз дә отты түгелме соң? «Иншаллаһ!»

— Борын асты кипмәгән сабый безнең кебек тәҗрибәле олыларны ни-нәрсә

белән куандырыр икән? Әкият-мәкиятләр беләнме? — Мирхан карт бәйләнчек

чебенгә ошаган иде. — Гел кирегә сукалый ди урыс оланы.

— Кирегә дә сукалар, уңга да сукалар, Мирхан абзый. Яшь чакта без дә

шундый идек, — диде Нурулла. — Безгә хәтле беркем дә дөрес яшәмәгән,

безгә хәтле беркем дә дөрес сөйләшмәгән, әйеме, Мирхан абзый? Хәтерлим

әле, хуҗалыкның баш агрономы картайган иде. Миңа рәис дилбегәсен кулыма

тоттыргач, моңардан шикләнәм генә бит. Авзал абзый басуларны дөрес бүлеп

чәчтерми, ә менә мин аңардан акыллырак та, белемлерәк тә, җирләрне үземчә

«туракладым». Кукуруз — чөгендер кырына, чөгендер — бәрәңге басуына

«күчте». Нәтиҗәсе шул: көзен берсеннән дә уңыш җыялмадык. Хәзер инде мин

агач мылтыктан атабыз дисәләр дә алай эшләмәс идем.

— Син мине телең белән юмалама, рәис сыңары! Күрә торып урыс оланын

мәчеткә керттең, күрә торып! Мәхәлләдә тәртип сал дип миңа ялынасы көннәрең

алда синең. Ул талчыбыгы төсле килбәтсез ябык малайны җил манарадан

очырачак!

— Ничава, Мирхан абзый, Чурайбатыр апалары пешергән бәлешләрне

ашый-ашый тәненә ит кунар, иншаллаһ. (Әй, шушы җылы сүзне әйтәсе генә

килә бит!) Әнә син парторг чагыңда арык кына гәүдәле идең, мулла булгач,

мәҗлестән мәҗлескә йөреп сыйлана-сыйлана ничек симердең, ә!

Көлгән дә, елаган да бер авыз диләр.

Тик бүген авыз гына көлде, ә күңеле елады. Ир күңеле, югыйсә. Тупас

тукымадан тегелгән, югыйсә...

...Нурулла Коръән китабын кочаклаган килеш уйга батты. Йә, бүләкне

кайларга куйыйм дип аптырама, хуҗа. Син аны биек шкафның иң беренче

бүлемтегенә куярсың, ә бу кыбырсык җаныңа урын кайда? Менә шунысы

билгесез. Төшеңдә өстәл түрендәге ап-ак киемле бабайда син кемнедер

төсмерләдең дә шикелле. Әллә ул ерак бабаң Киләхмәт идеме? Әнә, көзгегә

кара, синдә аның чалымнары шәйләнә. Синдә Киләхмәт батыр каны ага! Ян-

як урындыкларга тезелешкән картлар да таныш төсле иде. Аларның берсе

Нуретдин хәзрәт түгел микән? Йөзе Вәкил Минһаҗевныкы кебек түгәрәк иде.

Зәкия карчыкның хаҗи бабасы да бәлки шулар арасында утыргандыр, ә? Кырый

урындыктагы картның күзләре, мөгаллимәнеке кебек нурлы иде...

— Нурла!

— Әү! — диде ир, сискәнеп.

— Ник үрә каттың, Нурла? — Хатыны аның касыгына төртте. — Даруыңны

каптыңмы?

— Кайсысын? Агынмы, сарысынмы?

— Мин каян белим, Нурла?! Нинди төймә икәнен белер идем, мине бүлнискә

якын җибәрмәделәр, Нурла!

— Кем җибәрмәде, Саҗидә? Мин сине тыймадым.

— Кем, имеш! Туйбикәң, Нурла!

— Шулай, шулай! Дула, тәртәләр ват, Саҗидә. Рәис хатыны нинди гайрәтле

икән дисеннәр. Алайса мыштымлыгың туйдырды, — дип көлде Нурулла.

4

Ул ишектә бармакларын биетеп алды. Кабинетта тынлык иде. Иртәнге

обходта, димәк. Ашыкмады Нурулла, дивар буендагы йомшак кәнәфигә чумды.

Туйбикә, Туйбикә... Үз туеннан качкан Туйбикә...

Авыруларның хәл-әхвәлен сорашып палаталарны йөреп чыккан бүлек мөдире

озак көттермәде.

— О-о, бүлмәмдә тансык кунак икән! — диде ул гөлдерәп. — Син

дөньядамыни, иптәш Азизов?!

— Дөньяда, әйе. Җәннәт сәкесендә аякны бөкләп җимеш ашарга җыенганда

гына үзең кире сөйрәп кайтардың бит, Туйбикә.

— Һаман шаярасың, Азизов. Даруларыңны даими эчәсеңме? Әле синең

йөрәк мускуллары зәгыйфь.

— Эчмим, бүтән рецептлар язма. Яшисе килә икән, үзе көрәшсен йөрәк.

— Авызында гел җүнсез сүз шуның! Ник килдең? Мине сагындыңмы әллә,

Азизов?

— Сагынмадым. Нигә син реанимациягә Саҗидәне кертмәдең?

Туйбикә эсселәнгәндәй халат сәдәфен чишеп, кулындагы кәгазь белән изүен

җилләтте.

— Уф, бөркү!. Сине күрсәм, ялкынга чорналам, Азизов. Хатыныңа ни калган

иде анда?

— Борчылган Саҗидә...

— Юк, Азизов, хатының тыныч иде. Мин үлдем ул синең белән бергә,

мин!!!

Нурулла бу ак канатлы фәрештәне кочагына кысып мең кат «рәхмәт» дип

тәкърарларга тиеш иде. Һәм әйтергә тиеш иде: «Үтеңне сытса да, дәвасы

килешерлек бердәнбер дару ул син, Туйбикә!»

Ләкин ир кәнәфиеннән селкенмәде. Даруын дару ансы. Ә бит әүвәлесе чагып

агулаган елан да шушы Туйбикә үзе иде!

Хатын тәрәзә кырыена басып борынын мышкылдатты. Газраил белән

якалашып, Нурулланы коткарган гайрәтле табибә димәссең, валлаһи. Каты

балчык та уалыр икән!

Нурулла, ниһаять, урыныннан купты.

— Район киңәшмәсендә идем, сиңа да сугылыйм дидем, Туйбикә

Зиннуровна.

— Сугылдың инде менә...

— Сиңа рәхмәтем чиксез, акыллым. Коры рәхмәт тамакны ерта ди, йә, боер,

мин синең теләсә нинди капризыңны үтәргә әзер!

Туйбикәнең йөзе яктырды. Ул керфек очларында җемелдәшкән яшь

тамчыларын озын тырнаклары белән каккалагач, елмаеп:

— Чынлапмы? — диде. — Син әкияттәге патша кебек ярты колхозымны

бирәм димә. Мин мал колы түгел.

— Соң, чиреген генә бирермен.

— Шаяртма, Азизов. Минем каприз байлык белән бәйләнмәгән.

Шалтыратырмын, көт.

Көт, әйе, көт, Нурулла. Җилбәзәк Туйбикә йөрәгеңнән кан тамызырлык

сюрпризлар ярата. Хәер, аңа акыл тупларга вакыт инде. Табибә буларак аның

кебек талантлы кеше юктыр, ә менә хатын-кыз буларак... Кайчакта иркә, назлы,

мөлаем Туйбикәне танырлык түгел иде.

...Авыл читендәге бодае урылган камыллы басу турысында ул машинасыннан

төште. Кыр җиле үзенә бер татлы, ул төрле тарафлардан җәйнең иң тәмле

исе — икмәк исе белән буталып исә иде. Иртәгә арышка кушар, иншаллаһ.

Әмма бөртек белән амбарлар тулмас. Нурулла өч ел ягада өйләр төзегәндә

Чурайбатыр кырлары юньле-башлы сөрелеп чәчелмәде. Быел көздән үк

җиңнәрне сызганырга кирәк. Орлык хәстәрен күреп чапмасаң — хәзерге кебек

табаныңа камыл да кадалмас.

Ә яшәү барыбер рәхәт! Нәрсә ди Туйбикә? Синең белән бергә үлдем,

диме, чибәр төлке! Бер китапта акыл иясе: «Гомер ике нәрсәдән: яратудан

һәм сызланудан гыйбарәт», — дигән. Бу җөмләне укыгач көлгән иде Нурулла.

Яшьлеге белән моның мәгънәсен аңламаган иде. Тән белән җан җыелмасы

икән адәм баласы, аның бөтен яшәеше шушы ике ноктага буйсындырыла икән.

Туйбикә әвендәй ир затын күпме сызландырды! Аңардан, билгеле, арынырга да

була: моның өчен нибарысы Туйбикә белән өзелгән араларны гына ялгыйсы...

Ләкин горурлык мең киртә кора! Әллә горурлык, әллә кичермәү... Соңгысы иргә

хас та түгел. Юк андый ваклыклар Нуруллада, юк! Ә горурлык хәттин ашкан!

Тау төсле ул, аны ни яңгыр, ни кар-буран йомшарта алмый.

...Нурулла өчен күрше авыл кызы чибәрләрнең чибәре иде. Дәрестән соң

егет аны урман аша гына Шәрбәненә озата бара иде. Ике кулда ике сумка, ә

янында алсу күбәләге — Туйбикә... Әй дөньясы түгәрәк тә соң! Урман авызында

сукмак икегә тармаклана: берсе аланга табан сузыла... «Күбәләк», әлбәттә, үз

«ишләре» белән күрешергә шунда «оча». Ни чагыштыр, ни чагыштырма, аллы-

гөлле «канатлылар» арасында да Туйбикә иң-иң гүзәле!

Чыгарылыш кичәсендә алар сыйныфташларыннан качып шушы аланга

йөгерделәр. Аяк асты сап-сары май чәчәкләре белән «бизәлгән» иде. Туйбикә

такыя үреп башына киде дә, чытыкланып:

— Мине яратасыңмы, Азизов? — диде.

Авызына җилем ябыштыргандай дәшмәде егет. Йөрәк нарат ботагына кунган

тукраннан да катырак итеп тукылдый иде. Яратмаган кая, җүләр күбәләк!

— Азизов, мәрткә киттең мәллә?! Яратмыйсың син!

Кыз аңа такыясын томырды. Чәчәк бәйләме, күкрәккә бәрелеп, сүтелде-

таралды...

...Туйбикә Чистай медицина училищесына имтиханнар тапшырганда зур

укулар турында хыялланмаган Нурулла тракторга утырып җир сөрде. Игезәге

исә агач эшенә оста иде, кечкенә генә пилорамда такта ярдырды.

...Өч елдан егет белән кыз кабат очрашты. Солдат шулпасы чөмергән Нурулла

шәбәйгән, җилкәләре киңәеп, буйга үскән, ә Туйбикә һаман да учка бастырып

биетерлек алсу күбәләк иде.

— Мин сине хәзер түш кесәмә салып өйгә апкайтам, — диде егет,

батыраеп.

— Такыя үримме?

— Үрмә дә, теге сорауларың белән дә җөдәтмә!

— Җөдәтәм әле менә, җөдәтәм! — Туйбикә чәчәкләрне өзгәләп-өзгәләп атты.

— Мине яратасыңмы, юкмы, Азизов дим?!

— Соң, йөрәкне тыңла. Ишетерсең...

— Телең белән әйт!

— Әйтмим! Вакытым тар, хәзер безгә кайтабыз.

— Сезгә?! — Туйбикәнең күзе шарланды. — Ник?!

— Мин бүген сиңа өйләнәм, күбәләк.

Тып-тын алан җиде улактан аккан чишмә челтерәвенә күмелде. Өянәге

кузгалгандай бөгелә-сыгыла Туйбикә көлә иде. Тик бу юньле көлү түгел иде

шул.

— Берәү өйләнә икә-ә-ән... Үләм!

— Мин моның бер мәзәген дә күрмим, Туйбикә, — диде егет, җитди генә.

— Элгәре кызны ияртеп кайтканнар да, никах укытканнар.

Кыз тураеп, кулын бөеренә кадаклады.

— Ә мин элгәреләр кебек җегетләргә иярмим! Эт мәллә мин?

— Сиңа ничек җайлы соң, күбәләк? Өч чакрым ни ул безгә, күтәрәм, әйдә.

— Күтәрмә!

— Алайса тракторымны кабызам.

— Тракторыңны да кабызма! — Туйбикә иреннәрен уймак ясап нәрсәдер

уйлады-исәпләде дә: — Өйдән килеп ал! — диде. — Ун машина белән!

Авылыгыздан ук кычкыртып чыгыгыз! Тукта, селкенмә! — Кыз аның

гимнастерка җиңен чеметкәләде. — Фу, тукымасы калын. Моны никахка кия

күрмә, яме? Ак күлмәк, кара костюм, ялтыравык түфли юнәт, бу әрмийский

кирза итегеңне сал. Үзәктә язылышабыз, мәҗлесне кафеда уздырабыз, дус-

ишләрне, туган-тумачаларны чакырабыз. Кимендә йөз кеше! Туй чыгымнары

синнән, Нурулла!

Кыз нәрсә генә әйтсә дә, егет «юк» димәде. Әлеге минутларда аны Туйбикә

отыры сихерләгән иде. Әгәр күбәләге: «Күктән аен-йолдызын чүпләп, каршыма

өй!» — дисә, ул мөгаен, хисләрен тыялмыйча «хуп» дияр иде.

Ахырдан айныды Нурулла. Чамасын чамалап карады. Хәлләр хәл иде. Бабай

мирасы — йорт сәләмә, абзар-кура сәләмә... Өч апасы кияүдә, сырхау анасы

— аяксыз. Игезәк сыңары белән икесенең өстендә солдат гимнастеркасы... һәм

менә кесәсендә сукыр тиен дә чылтырамаган Нурулла кыз ярәшә, имеш!

Әни белән апалар киңәшкә ярамас дип ул «сыңары»на сүз катты.

— Мин өйләнәм, Шәм.

Шәмсулла аның капма-каршысы: ташбака төсле үзе дә, сүзе дә әкрен иде.

Ул мунча кыегында каркылдаган каргага карап торды-торды да:

— Нинди симез! Тавык хәтле, — диде. — Безнең ишегалдында бодай соса,

гуҗ тәре!

— Аллаһ яраткан кош, соссын! Синнән-миннән сәдака.

— Һи-һа, бигрәк син, Нур, нәкъ мулла абзыйлар төсле пупылдыйсың.

— Онытма, Шәм, без Киләхмәт мулла оныклары!

— Һи-һа, — «Сыңар» ат төсле мөһелдәп куйды. — Хәтерлисеңме, тугызынчы

сыйныфта Мифтах кылый безгә Чурайбатыр тарихын язарга кушты? Карт-

корыдан сораштырыгыз, балалар, диде. Без өчәү Бикморза бабайларга кердек.

Габдел, син, мин, әйеме? Син бабайның әкиятен и язасың, и язасың, ә без бу

вакытта сиздермичә генә чыгып, бакчадан алма урладык.

— Хәтерлим, Шәм. Бабайның эте чалбар төбеңне умырган иде!

— Ә, син, нәстә дидең әле? Өйләнәм, дисеңме? Ни бетең белән, Нур?

Нурулла хыял атының ялына чытырдап ябышкан иде.

— Көн-төн җир сөрәм, фермада тирес ташыйм, сиңа пилорамда булышам,

вәт шулай туйлык акча җыям, — диде ул. — Шәт, җизниләр әзрәк бурычка

бирер. Йә, син ни диярсең, Шәм?

— Ни диярменме? Җир йөзендә кыз-катыннар кырылмыйдыр бит, Нур, ә?

— Сиңа дигәннәре кырыла ди. Ә минеке берәү генә ул.

Ир туганы — туң күчән, аның «йөрәк эшләре»нә төкерә иде.

— Өйлән, ну түлке соңрак, Нур. Акча бездә бер букча дигән көнне сразы

туй гөрләт!

— Без август азагына килештек, Шәм.

— Чистый ташыгыз кызган икән, туганкаем. Су сипсәң дә файдасыз, ахрысы.

Туй итү чыгымнарын кимет, акчасын аз тот.

— Әз тотмыйм, күп тотам! Саран дигән ат күтәрмим, — дип ярсыды

Нурулла.

— Мәйлең, Нур, — диде пошмас Шәмсулла. — Бу карга ярты чиләк бодай

ашыйдыр, валлаһ! Очалмый җәфалана әнәгенәк.

Җәй төсен күрмәде ул. Тәүлек буе керфек тә какмыйча басу-кырлар сөрә-

сөрә күзләре чепиләнде, тирес түгә-түгә ябыгып кабыргалары тырпайды. Бер

кичне Нурулла күрше авылга, Туйбикә янына чапты. Акча хәсрәте, мөгаен,

миен сыеклаткан иде, ни майка, ни күлмәк киелмәгән, шәрә тәнне байтактан

бирле юылмаган гимнастерка гына каплый иде. Кыз, кулы белән тыгылып,

егетнең күкрәген капшады:

— Абау, урманда караклар чишендерде мәллә?!

— Ашыктым, бүген сине күрмәсәм, үлә идем, — диде Нурулла, ул Туйбикәне

биленнән кочакламакчы иде, ләкин хыянәтче ис — тир исе борынны яра иде.

Егет үзеннән-үзе артка чигенде.

— Йә, әйт, мине шулай үләрлек итеп яратасыңмы, Нурулла? — Кыз һаман

аңа сарылды.

Нигәдер егетнең бу сораудан җеннәре котыра иде. Йә инде, ир-ат «мин сине

яратам» дип төчеләнәмени?! Аңа «синең өчен үләм» диюе җиңелрәк. Тел белән

яратмыйлар, күңел белән яраталар, аның шунысы кыйммәт. Яратуы хак булмаса,

өйләнәм дип шашар идеме Нурулла? Гаҗәп, аңардан җүнле җавап ишетмәгән

Туйбикә турсаймады, төклетура сабагын өзеп, егетнең беләгенә төрткәч:

— Авыртамы? — диде. — Мин укол ясаганда ирләр йөзен җыера.. Гомумән,

сезнең җенес бик кызык зат икән. Энәдән дә куркасыз...

— Ә син беләсеңме, фил өчен иң куркыныч дошман кем? — Нурулланың

беләгендә төклетураның эзе калды. Ярар, йөрәккә генә кадамасыннар!

— Кем?

— Тычкан.

— Кеше көлдермә, Нурулла! Фил тиклем филне тычкан җиңәр ди сиңа!

— Колагына керсә, кытыклап үтерә, — диде егет. — Без, ирләр дә фил

төсле, уколдан шүрлибез, ә башкасыннан... — ул җәлт кенә урман ешлыгына

карап алды. Менә шуннан мич хәтле аю чыксын иде дә, борын төбенә берне

ямыйсы иде! Күрсәтәсе иде бу «күбәләк»кә йодрык көчен! Аннан соң «ирләр»

куркак дип мыскылламас иде! — ... ә башкасыннан өркегән юк. Туй көнен

кайчан билгелибез, җаным?

— Ә син кыз сорарга килдеңме соң әле? — Туйбикәнең күзләреннән шаян

очкыннар сирпелде. — Башта әти-әнидән сора-а! Йоласына туры китереп бал

апкил, пар каз апкил, һәм дә мөһергә алтын йөзек. Балдак белән бутама тагы,

анысын үзәк кибетеннән икәү сайларбыз. Менә йөзекнең үлчәме! — Кыз үлән

белән бармагын уратты. — Артык калын булмасын, яме?

— Ярар, — диде Нурулла. Әйе, ул Туйбикәнең бөтен әмеренә «ярар» диде.

Ниһаясез яратуы белән егет аяк астындагы каты җирне, баш очындагы күкне

тоймады, ул әллә нинди сәер дөньяда яши, бу дөнья бары тик хисләрдән генә

тукылган төсле иде. Берни дә түгел, мәхәббәт дип, күзен-башын томалатып,

мөгаен аны күрәчәк сикерткәндер.

Туйбикә исемлек төзеп тоттырган күчтәнәчләрне төяп кыз сорарга баргач та

булачак әби белән бабай кияү дип әллә ни өзелмәде шикелле. «Үзегез карагыз,

яшьләр!» — белән генә чикләнде алар. Озак-озак карап торырга Нурулланың

түземлеге төкәнгән иде шул. Егет кистереп: «Август азагында туй, барлык

расхутлар минем өстән», — диде. Хәзер инде ничек тә сынатмаска иде исәп.

Җиде кат тиресе туналса туналды, әмма Нурулла вәгъдәсен үтәде: таныш-

белешләр ярдәме белән ун машина табылды, ЗАГС белән кафе сөйләшенде, үзе

дә, энәдән-җептән киенде һәм йөрәген учына кысып (бәхетен җил урламасын!)

Туйбикә артыннан китте. Әле моңарчы Чурайбатырда болай зурдан кубып

беркемнең дә килен төшергәне юк иде.

Мәхәббәт дигәндә хатын-кыз да, ир-ат та үз гомерендә бер авыруга сабыша,

ләкин бу чирдән ирләр озак, бик озак дәвалана, чөнки аларның хисе ясалмалык

һәм хәйлә белән сыекланмаган. Шөкер, Аллаһы Тәгалә адәм баласына ни-нәрсә

кыланганнарын шунда ук күрсәтеп тормый, югыйсә Нурулла үзен читтән күреп

шаккатыр иде.

Шулай дус-иш, туган-тумача машиналарны улатып зәңгәр түбәле йорт

каршысында туктады. Ә анда сәер тынлык иде. Бәйрәм көнне киереп ачып

куясы капка нигәдер ябык. Ни җыр, ни гармун, ни яшьләр тавышы ишетелми.

Кияү балакай атылып ишегалдына керде. Монда да бәйрәм җилләре исми иде.

Баскычка яртылаш бөкрәйгән Туйбикә әнкәсе чыгып басты. Аның чырае болыт

сарган сыман караңгы иде.

— И бәбкәм, ни әйтим инде сиңа? — диде ул ыңгырашып кына. — Күңелеңә

авыр алма, олан. Туйбикәбез кичәгенәк зур укуларга дип Казанга китте.

— Ничек китте?! Ничек?! — диде Нурулла, аның гәүдәсе тораташка әйләнгән,

ул телен дә көчкә генә кыймылдата иде. — Бүг...ен без...нең ЗАГСта языл...

язылышу көне! Таг... тагын бер сәгатьтән!

— Ачуланма, бәбкәм. Ул кызны без генә тышавыларлыкмыни! Кешене хур

итмә, белгертеп кит, дидек, тыңламады. Аңа җен шаукымы тигән, бәбкәм.

Мин аны абзыйның туенда тапкан идем, атасы исемен дә шуңа Туйбикә дип

куштырды. Катыны, ире бии-җырлый, мин мич аралыгында бәбилим, Ходай

җәзасы.

Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә

— чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да

якын, бик якын, тик алар хәзер таш кебек укмашып баш түбәсенә ышкылалар

иде.

Аның хәлен игезәк сыңары аңлады. Пар балалар бер-берсенең кичерешләрен

йөрәк белән тоя, имеш.

— Бетеренмә, туган, дөнья катынга корымаган, ул сине барыбер санламас

иде, — диде.

Ә туйны уздырдылар. Түрдә кәләш тә, кияү дә утырды. Әй дөньясы!

5

Быел терлек азыгына кытлык дип, рәис бодай саламын яндырмады, кибәнгә

өйдертте. Менә сиңә мә, кәтүк хәтле генә бала көчәнә-көчәнә салам йолкый

иде. Ул үз эше белән шулкадәр мавыккан иде ки, Нурулланың килгәнен

сизмәде дә.

— Эһем, эһем, — диде ир әкрен генә. Чыбыркы шартлатырлык малыңны

урламыйлар әле.

Малай аяк чалып еккандай арбасына ауды.

— Курыкма, сукмыйм, — диде рәис. — Син кемнең уңган җегете, ә?

— Тәбрис хатыныныкы, абый.

— Сәйдәнекеме? Җиденчедә укучы Рәсим инде син. Әтиең нишли?

— Аракы эчә. Үги атаңнан ни он суы, ни тоз суы, ди әни.

— Салам белән нишлисез, Рәсим? Сез бит терлек асрамыйсыз.

— Син, абый, чуртым да белмисең! Бездә биш терлек, түлке без аны синнән

качырабыз. Әни персигә күрсәтергә ярамый, ди. Бу салам кышка, асларына

җәябез.

— Кара син, ә! Яшереп кенә абзарда аю тотасыз бугай, — дигән итенде

Нурулла. Ә үзенең ияк яңаклары тартышты. Авыл халкын җыеп ялынды,

ялварды, үтенде, ә нәтиҗәсе юк! Алар әнә борын төбендә ут көйрәтәләр.

«Авылың бетә, углан!» Төшнең кайтавазы колак пәрдәсен чыңлата: «бетә-ә!»

Нурулла камылны изә-сыта машинасына табан атлады.

Сәйдә турларындагы коедан су ала иде. Ул аның сыйныфташы иде. Эшкә

батыр бу хатынны Нурулла биш ел элек киендереп-ясандырып Казанга — авыл

хуҗалыгы күргәзмәсенә җибәргән иде, аннан мактау кәгазьләре генә кыстырып

кайтмады сыер савучы, аңа бер ир бәндәсе дә тагылган иде.

— Танышыгыз, сабакташ, — диде бәхетеннән исергән Сәйдә. — Бу — Тәбрис.

Улыма — әти, миңа — ир. Йомшак хайванкаем ул минем, син аңа да колхозда

берәр эш бир инде, Нурулла.

Рәис «хайванкаем»ны төрле яктан сынап карады. Моның йолкысаң — йоны,

саусаң — сөте юк иде. Шәһәрдә тырай тибеп яшәгән Тәбрисне, аптырагач, үз

«тиңнәре» янына кушты рәис: көтүче чыбыркысын тоттырды. Әмма хөрәсән

көн уртасында болында йоклап, дистәләгән сыерны уҗымда күбендерде. Куды

аны Нурулла, һәм иң уңган сыер савучысыннан да колак какты.

...Көтелмәгән кунак Сәйдәне каушатты.

— Сине өй борынча иснәнә дигәннәр иде, менә безгә дә чират җитте,

— диде ул, ризасыз тавыш белән. — Монда гына әрлә инде, җәме? Өйдә

әтиебез исерек.

— Ник сәрхуш белән изаланасың, Сәйдә?

— Нишлим соң, синең кебек айныклары кыяклагач? Саҗидә очрады бит

сиңа юлда. Бәхетеңне керпе тишкәләгәч, ни уфыр, ни пуфыр, мин дә ул көнне

җәйләүдә идем. Саҗидә башым авырта дип миннән алдарак теркелдәгән иде.

Әнә, бүген балда-майда йөзә, мыштым. — Хатын сулы чиләген чайпалдырып

җиргә куйды. — Миңа да ир-ат назы кирәк иде. Казан урамында аунаган

бомжны кунакханәдә юындырып, кибеттә киендереп, закунный мужик ясадым,

вәйт! Син миңа вәгазь укыма, җәме? Хет ун тапкыр әүлия бул, миңа син указ

түгел, Нурулла!

Тиктомалдан җенләнгән Сәйдәне тынычландырмады рәис. Аның үзенең

дә шулпасы кайнап, казаныннан ташый иде. Уңганлыгы өстенә сабыр да,

акыллы да иде сабакташы. Елгыррак сыер савучылар шешәләргә тутырып сөт

урлаганда да ул, гөнаһ дип, колхоз әйберенә тими иде. Ә бүген, гаҗәп, аны

чүпрәсе искергән әче камырдан әвәләгәннәрмени, Сәйдә бштән, Сәйдә үзгәргән!

Авылдашларыңны үтәли күрәм дип мактанган җитәкче иптәш, йә, ни диярсең?

Кайнап ташыйсың, бары шул гына, әйеме?

— Сәйдә, ирең белән яшисеңме, аерыласыңмы, синең ихтыярда, ә абзарга

яшергән тукмакборыннар мәсьәләсендә болай: сиңа өч көн вакыт, әгәр дә өч

көндә шакшыдан арынмасаң, өеңне сүтеп Ивановкага күчерәм. Суд белән

янама миңа, файдасыз ул.

Сәйдә, чиләгенә абына язып, аңа ташланды:

— Мин ул дуңгызларны суеп ашамыйм, симертеп сатам! Улымны укытырга

бит ул акча! Син бит әүлия, хәлемне аңларга тиеш!

— Фермага кил, синең кебек алтын куллы хатынга егерме сыер да аз!

Ир кызу-кызу китеп барганда арттан Сәйдә кычкырды:

— Кабахәт син, Нурулла-а!

Ләкин баягы зәһәр тимер тавышы күз яшьләре белән җебеп изрәгән иде.

...Капка төбендә колхоз шоферы бүкәнгә куеп утын ваклый иде, Нурулла

аның белән исәнләште дә:

— Яллар ничек, Шамил абый? — диде. — Мин сине Кара диңгездә су коена

мәллә дип уйлаган идем.

— И рәхмәт яугыры, иптәш прсидәтел, теге заманда ике тапкыр ял иттердең

диңгездә, әле дә авызда тоз тәме, — дип кеткелдәде абзый. — Берсекөнгә эшкә

миңа. Эш лутчы, иптәш прсидәтел.

— Ташла әле шул «иптәш»еңне, Шамил абзый. Партия җыелышы диярсең.

Тәҗел йомышымны үтәсәң иде. Сәйдәләр йортына каяндыр дуңгызлар адашып

кергән икән, Ивановкадан, ахрысы. Шуларны кире үзләренә илт инде.

— Син Сәйдәгә ышандыңмы, иптәш... дим прсидәтел? Матри, көпә-көндез

алдыйлар, имансызлар! Кемне диген? Иптәш... дим прсидәтелне! — Абзый

балтасы белән чек-чек бүкән чокыды. — Иту ул мырык-мырыклар Арбалы

Кәбирләргә дә, Закун Мансурларга да ялгышып кергән инде.

«Кәбирләр? Мансурлар?»

Нурулла иелеп ике пүлән алды да шак та шок бер-берсенә бәрде. Аларга ни

җитми икән? Тагын кемнәр?

— Шамил абзый, синең өең дә, мунчаң да газ белән ягыла түгелмени?

— Арткы ызбадагы мичне сүтмәдем мин, иптәш... дим прсидәтел. Газ

чыгымлы. Мичне ягам да, күмерен көрәгәч, кызу ташында бәрәңге тәгәрәтәм.

Ялгызакның ашы-сые шул икән аның.

Абзыйның бөрешкән кара карлыганга охшаган күзләре моңсуланды.

Нурулланың аңа болай төбәп караганы юк иде. Картая, Шамил шофер, картая...

«Йөгеңне төя, йөгеңне илт, йөгеңне бушат» дигән әмерләрдән гайре Нурулла бу

бәндәгә берәр кәлимә әйтте микән? Машина төзек, хезмәт хакы түләнә, тагын

ни кирәк? Ә күңел? Анда ниләр бар? Юк, монысы сине кызыксындырмады,

рәис! Әнә, ялгызакның ашы-сые бәрәңге икән бит... Димәк, Шамил абзаңның

машинасы гына төзек, ә күңелендә — җимереклек...

— Өйләнмәдең, тәки, Шамил абзый.

— Өйләндем. Дүрт тапкыр, иптәш... дим персидәтел.

— Ничек дүрт тапкыр?!

— Һи, син яшь идең шул, минем тарихлар сиңа караңгы. — Абзый

кесәләрен актарды. — Чигарит... Кая соң бу чигарит? И, изелгән, хәерсез.

— Сынык сигаретка ут эленмәгәч, абзый аны учында уып, җиргә сипте.

— Сирәк кенә тартыштырам, исеннән җеннәр качсын өчен генә. Беренче

катыннан әни аерттырды. Күп йоклый дип. Икенчесен телләшә диде, өченчесе

сыерның сөтен сава да, чиләге белән күтәреп эчә, — диде. Дүртенче катын,

Вәсимә, яшь иде, каенанага бирешмәде. Кушаматы да эт каешы иде аның.

Ике бичә көн-төн блач бүлеште, кем хезмәтче дә кем хуҗа! Мин шунда

бүрек белән киңәштем. «Шамил, — ди бүрек. — Бу катыныңны да кусаң

— нәселсез каласың, ди. Катының ягына бас, — ди. Вәсимә тәки әнине

җиңде. Мин эштә идем. Беркөнне ул сандыгы-ние белән каенананы урамга

тибеп чыгарган. Хурланган әни, ахирәтенә күчте. Улым килеп алыр дип

көткәндер, бичара. Мин бармадым, иптәш... дим прсидәтел. Катын корсаклы

иде. Әни ахирәтендә үлде. Вәсимә, малай мәктәпне тәмамлагач, аны укытырга

урнаштырам дип Казанга киткән җиреннән суга чумды. Авыл тормышын бер

дә өнәми иде, анда нәчәльник сымаграк ир тапкан ди. Аннан соң унбиш ел

узды. Мин дә яңадан өйләнергә уйладым. Фәнисә апаңны ошата идем, аңа сүз

каттым. Син дә парсыз, мин дә парсыз, арканы аркага куеп булса да ятарбыз,

дидем. Ризалаткан идем дә... Ул мулла белән киңәшкән, ә тегесе — чалмалы

хәсрәт: «Шамил бишенче тапкыр никахлана алмый, шәригатьтә мөселман

бәндәсенә дүрт кенә катын каралган, Аллаһ каршында гөнаһ кылмагыз»,

— дип, Фәнисәне орышкан. Киреләнде инде шуннан соң апаң, иптәш... дим

прсидәтел. Мин сиңа хәрәм дә хәрәм ди. Әни каргагандыр мине, ялгызлыкта

интек малай актыгы, дигәндер.

— Берәр бәрәңге тәгәрәткәч эндәш әле, Шамил абзый, гәпләшеп утырырбыз,

— диде Нурулла. — Иркенләп чәй эчәрбез.

— Рәис белән чәй эчкән бар анысы. — Абзыйның йөзенә кояш кунды. — Ә

мона әүлия белән юк. Шунысы кызык аның! Авылда ниләр генә сөйләмиләр,

шулар чынмы соң, иптәш...

— Утыныңны яр, Шамил абзый!

Кәефе кырылган Нурулла Кәбирләргә табан борылды. Монысының ипи

шүрлеген җимерергә микән әллә?! Ферма мөдире — уң кулы бит, билдән

бөртектә йөзә бит! Кичә генә хатын дүрт сыер сава, сөт файдалы кәсеп икән,

дәүләткә тапшырабыз, дип мактанды, хәйләкәр төлке! Аның көненә өч тапкыр

өен әйләнеп килүен дә, җәлт кенә арба төбенә йә печән, йә силос түшәгәнен дә

күрмәмешкә салышты рәис. Хуп, аннан-моннан чәлдермәсәләр колхоз колхоз

буламыни ул. Бу гадәт авыл халкының канына сеңгәндер, мөгаен. Бабасы

урлаган, атасы урлаган, оныгы гына әдәп сакламас, билгеле.

Кәбир ишегалдындагы зур ләгәндә бәрәңге боламыгы изә иде. Бәрәңге

парыннан аның күзе яшьләнеп, яңагына «тамчылар» тама иде. Хуҗа капкада

рәисне күргәч чак кына борыны белән табагына кадалмады.

— Бәрәч, Нурулла туган, нинди җилләр ташлады?!

— Төньяк җилләре, сезгә табан исә иде дә, мине дә үзенә ияртте. Алла куәт

бирсен!

— Миңамы? Эһе, рәхмәт. Менә хатынга булышам, — диде Кәбир.

— Булыш, булыш! — Нурулла карашын юри читкә борды. — Әзрәк су салып

болгат, бәрәңгең коры.

— Миңа бер-бер гозерең бар идеме, Нурулла туган?

— Юк. Ә соравым бар иде. Син кем?

— Ә?

— Син кем, диләр?

Тезләнгән Кәбир аякланды. Аның авызы ачылган, күзе шарайган иде.

— Минме?! — диде ул, күкрәгенә төртеп.

— Син, син!

— Үртәмә, Нурулла туган. Кәбир Ибәтов мин. Ферма мөдире. Үзең куйдың,

туган, эшлә, дидең.

— Ничек эшлә дидем?

— Инде... Эшлә дип, намус белән дидең, Нурулла туган. Инде, күпсенмә,

арба төбенә генә, арт шәрифләремә йомшак дип кенә салыштырам шунда.

Угры дип сүгәсеңмени инде, туган? Ярар, бүтән чеметем дә апкайтмам. Ике

күзем чәчрәп аксын!

— Юк, син апкайт, Кәбир, чеметем генә тагын апкайт! Колхозның аның шул

ягы күңелле дә. Мин сине урларга күрше авыл хуҗалыгына җибәрә алмыйм

бит, әйеме? Намусның мәгънәсе тирәнрәк, Кәбир. Оятсызда юк та әле ул. Дүрт

сыер дисеңме?

— Берәү, Нурулла туган, — диде Кәбир кызганыч тавыш белән. — Оят

миңа, оят. Хатын тиз үрчиләр, артымы шәп дип өч баласын абзарга җибәргән

иде, туган. Син мине, зинһар, мөдирлектән чыгарма, иртәгә үк бу зәхмәтләрне

чүплек базына ташлыйм!

— Их, мин сине тукмар идем, Кәбир, тик синең мескенлектән гәүдәң

кечерәйде, ә без кәрләләргә сукмыйбыз.

Нурулла йодрыгын йомарлап кара исемлектәге соңгы йортка табан китте.

Ләкин монысының капкасы бикле иде. Чурайбатырда халык ябылып яшәми

иде, ни кылана болар дип тыңланган иде, бер «ачыш» ясады: Закун Мансурлар

капкасының «үпкәсе» үскән, ахрысы, ул мыш-мыш сулый иде.

— Ач, качышлы уйнама! — диде Нурулла, тимер тотканы шылдыратып.

— Юкса койма өстеннән сикерәм.

Хуҗа мытыр-мытыр килеп келәне шудырды:

— Перси безнең турдан үткәндә җиле бәрелеп капканы аудармасын дип

кенә япкан идем, Алла бәндәсе.

Нурулла аны этәреп туп-туры абзарга юнәлде. Әмма сәнәк эләктергән

Мансур аның юлын каплады:

— Син кая, перси? Сарайгамы? Нәмә тикшерәсең? Башта рөхсәт язуыңны

күрсәт! Эчеңне тишәм, перси! Йортыгызга бәреп керсәләр, үтерегез, дигән

закун бастырды пыркарур!

— Атасы дим, атасы! — Баскычта куркынган хуҗабикә чыгып басты. — Ыргыт

сәнәгеңне! Нурулла бала сиңа перси генә мәллә, ул — әүлия хәзер, атасы!

— Исәнме, Гөлия апа?

— Исән, исән, бала. Син безнең атабызны ачуланма, бала. Күзе әйле-шәйле

генә күрә, колакка да каты. Әрмиянеке ул, бала. Мансур бит анда камандир

белән давылашкан. Иртән «Торыгыз!» дигән боерыкны үтәмәгән, Русия

гражданинына сигез сәгать йокы тиеш, дигән. Шуннан камандиры моның

шытырдатып колагын борган, закун чыгарма, Ишкуатов, дигән. Бу хәлләрдән

соң Мансур: «Әти сәлам, әни сәлам, килеп алмасагыз — вәссәлам», — дип

өйләренә хат язган. Закун кушаматы солдат бүләге аңа. Син бездән нәрсә

сорамак идең, Нурулла бала?

— Мансур абыйның законына төзәтмәләр кертәсе иде, Гөлия апа. Сәнәге

белән хәтәр кизәнә бит әле менә, — диде рәис, хуҗага ымлап. — Аның атасы

— Кираметдин бабай бигрәк иманлы карт иде.

— Мөәзин иде, бала. Ипи валчыгына да: «Әгүзе әйтеп капсаң — туярлык»,

— дияр иде. Каенатамның урынын Аллаһ җәннәттән әйләсен берүк!

— Ай-һай, әйләр микән?

— Без аның нигезендә яшибез, Нурулла бала. Елына икешәр Коръән

укытабыз, Аллаһ ризалыгы өчен. Абау, бала, шикләнәсеңме әллә?

— Кираметдин бабайга оҗмахлар насыйп микән, Гөлия апа? Йортыгызда

— хәрәм...

— Ай Аллам! Сиздеңмени, бала? Сизми ни, әүлия бул да, — дип, хуҗабикә

аягындагы галушын салып шап-шоп кагарга тотынды. — Мансур, чукрак, акчага

коенабыз дип асрый. Тот капчыгыңны, коенырсың! Өстебезгә бер-бер артлы

хәсрәте ишелә: башта малай мотоцикл белән бәрелде, аның артыннан кызның

малае хасталанды. Каенатам миңа рәнҗиме? Килен Мансурны аздырды диме?

Әйтче шуны, Нурулла бала?

— Озак сөйләшмәдек. Тиздән үзем кайтып колакларын борам, диде.

— Кем, бала?

Хәзер «теге дөнья хәлләре» Нурулланың үзенә дә мәзәк тоела иде.

— Каенатаң инде, Гөлия апа.

— И, шаян кеше син, Нурулла бала. Ничә ел кызыл туфракта череп ят та

аннан терел, янәсе.

— Мин терелдем бит менә.

— Әй, син свижи мәет лә, бала.

— Нишлибез, Гөлия апа? — Рәис шаяртудан туктады. Сәнәгенә таянган

Мансур абзый мин җиңдем дип кәефләнеп, кетер-кетер көлде.

— Минем хуҗалыкта — минем закун, баста!

— Ә Чурайбатырда — минеке, — диде Нурулла. — Мин сезне аксакаллар

хөкеменә тапшырам. Гаиләгезне авылдан куаргамы, кумаскамы, әйдә, хәл

итсеннәр.

— Чү, бала, ил-көннән кая сөрәсез?! — дип елап җибәрде хуҗабикә. — Чукрак

абзаңны үзем җайлыйм, аерылышабыз дисәм коты ботына төшә аның, хәзер

абзарны тегеләрдән чистарта-а!

— Бүген үк аерылам диген, Галия апа, Иртәгә кадәр сузма. Ачуым яман,

беләсез!

«Ачуым яман, беләсез...» Әйе, синең холкыңны беләләр, Нурулла. Чөнки

син урамнан үткәндә һәр капка ярыгыннан, һәр тәрәзәдән күзләр озаткан.

Күзләр булмаса, этләре өреп калган. Яратканы — яраткан, нәфрәтләнгәне

— нәфрәтләнгән. Син колхоз җитәкчесе, үзенә күрә хуҗа, мөгаен, барысына

да ярап та бетмәгәнсеңдер. Кайберәүләр үзенең бәхетсезлегендә сине

гаепләгәндер, ә икенче берәүләр рәхмәт кенә укыгандыр. Ә бүген син алар

өчен әүлия икән... Сизәсеңме-тоясыңмы, халык чынбарлыктан арыган,

ул могҗизага сусаган. Аның берара матур әкиятләргә ышанасы килә!

Чынлыкта, авыл синең гап-гади кеше икәнеңне таный, ләкин егерме ел

хуҗалык сөйрәгән рәис барысын да туйдырган, алар сине гайре табигый

сыйфатлар белән чуарлап-бизәп әүлия исемле яңа зат тудырган. Сәбәбе дә

булды: йөрәгең типмәде... Өсләрен бөтен, тамакларын тук итәм дия-дия

артыгы белән җиргә беректек, Нурулла. Элгәре морҗалардан бөркелгән

төтен адәм баласының күк белән бәйләнешен искәртә, «бисмилла»сын

кушып пешергән ипи исе галәм киңлекләренә таралып, дөньясын

хушландыра иде. Нурулла Азизов иң беренче Чурайбатырга газ торбалары

суздырып «төтенсезләр авылы» дигән кушамат тактырды. Баксаң, төтенсез

авыл — күңелсез һәм шыксыз авыл икән. Юк икән күкләр белән тоташу!

Быел тау итәге дә догасыз тилмерә. Шул якка караган саен кәеф кырыла.

Һаман тамак кайгысы!

Урамнан озын ботларын чалыш-молыш китереп Зәкия карчыкның оныгы

йөгерә иде. Галимнең аркасындагы йонлач биштәре дылк-дылк итә, әйтерсең,

егеткә ябышып бер сары эт тә чаба иде.

— Нурулла Сафиуллович, спасите! Өч сәгатьтән Казанда ученый Капланның

лекциясе икән. Интернеттан укыдым. Миңа аны тыңларга кирәк, срочно

автовокзалга илтегез! Очень прошу! — Егет машинага утыргач та бал корты

төсле безелдәде. — Боже, соңартма, боже!

— Ленинга аткан Каплан оныгы мәллә?

— Вы что, Нурулла Сафиуллович! Бусы башка Каплан! Бөек ученый. Сез

аның ачышлары турында ишетмәдегезме?

— Юк, Алмаз.

— Да, авыл агайлары надан шул. Гафу, Нурулла абый. Капланның исемен

история китапларына язачаклар.

— Күбрәк татарча сөйләш, малай актыгы! Профессор атаң белән без бер

урамда сугышып үстек. Яртылаш авыл егете син. Капланыгызның бөеклеге

нәрсәдә инде?

— О-о, абый Нурулла! Ул кешенең гомерен ничек озайтырга дип баш

вата.

— Юк белән маташмагыз, энекәш. Аллаһы Тәгалә аны без карында чакта

ук билгеләгән.

— Стоп, Нурулла Сафиуллович! Каплан — уникальный ученый. Ул сначала

телоны ясарга ди, ягъни роботны. Күзе-колагы, авызы, кул-аяклары белән, ди.

Соңынтын биологик баш миен шушы тәнгә пересадить, ди, вот! Клиент сайлый:

өләргәме яки ясалма гәүдәдә яшәвен дәвам итәргәме. Әгәр без ученыйлар

берләшеп шундый робот тудырсак, ул Айда да, Марста да яшәячәк, абый

Нурулла! Халык күп, тиздән планета шартлый. Без роботсыманнарны бүтән күк

җисемнәренә озатсак, Җирдә катастрофалар кими, точно! Планета кызганыч,

абый Нурулла. Һәр туган бала аңа үлем белән яный. Урманнар таптала, сулар

агулана, тереклек өүә. Җиде миллиард без бүген, коточкыч цифр, да? Капланның

ачышы хуплауга лаек.

— Тимер сыныгызга каш-керфек, авыз-борын чәпәрсез, бу катлавылы түгел,

Алмаз. Ә менә җан белән нишләрсез, ә? Галимнәр ихтыяры белән генә җан

беркая да күчми! Уйдырмалар белән вакыт уздырмагыз, энекәш.

— Ужас, сез полный отстой икән, Нурулла Сафиуллович. Сез наукада ни-

ни! Фән ул прогресс юлдашы, аңа вакыт та не жалко!

— Мондый фантазияләрдән бизәргә кирәк, энекәш. Син безне файдалы

ачышларың белән куандыр. Ничә ел агулы бәрәңге ашыйбыз, шул каһәр

суккыры коңгызга каршы робот-бөҗәк уйлап тап һич югы.

— Фу, мине кемгә саныйсыз, Нурулла Сафиуллович. Жук, таракан, кандала

кебек хәшәрәтләр белән кайнашырга башыма тай типмәгән! Мин — ученый.

Мин Каплан шәкерте! Без дә сезнең сымак авыл, җир, икмәк дип вак мәсьәләләр

белән шөгыльләнсәк, кем глобаль проблемаларны чишәр?

Тукталыштагы автобус менә кузгалам, менә кузгалам дип тора иде, Нурулла

биштәре-ние белән юлдашын ишектән кертеп җибәрде.

— Капланга сәлам! — диде ул, әмма бу тозсыз шаярту иде. Синең сәламең

кемгә хаҗәт ди! Әнә алар дөньякүләм проблемалар белән мәшгуль, гәрчә уй-

теләкләре фантазиягә корылып, акылга сыймаса да, бөек эшләр майтарабыз

дип шапырыналар. Ә Нурулланың эше чынлап та вак: яз сөрә-чәчә, көз — ура-

суктыра. Хәсрәте дә чыпчык борыны хәтле генә: Чурайбатыр үлмәсен дип көн-

төн чаба-йөгерә... Киләчәктә рәхмәт ишетерме? Ишетмәс. Капланнар кебек

алтын хәрефләр белән тарих битләренә теркәлерме? Теркәлмәс. Һай, шайтан

алгыры! Күңелдә нинди генә җөләр уйлар бөтерелми. Дан-шөһрәт казанып,

сурәтен тимер такталарга уйдырыр өчен туганмыни Сафиулла малае?! Җир өчен

дөньяга китергән аны Аллаһы Тәгалә. Кочагына йолдызы-ае, урман-кырлары,

чишмә-елгалары белән Чурайбатыр исемле җыйнак кына, бәләкәй генә дәүләт

салган. Йөрәгең белән янәшә кадерләп сакла, тузгытма-таратма, дигән. Әйдә,

роботлары белән ят планеталарга Капланнар күченсен. Ә Нуруллага Җирдәге

тормышның да үз җае, үз көе бар...

6

Менә шулай... Реанимациядән гомуми палатага чыгаргач, янәшә караваттагы

абзый аңа:

— Ике тумыйбыз, ике үлмибез, иртән гел: «Бүген бәйрәм!» — дип уян,

— диде.

Искерсә дә, асыл хакыйкать иде бу.

Менә шулай... Уяна Нурулла. Үз җае, үз көе булган тормыш иртәсе, гәрчә,

йөз төрле мәшәкатьләре, аһ-зары, үкенеч-көенечләре белән бусага төбендә

үк сагаласа да, ул разый иде. Яшәү — бәйрәм! Йөрәге бер туктап алган кеше

моны бөтен вөҗүде, бөтен күзәнәкләре белән тоя иде. Шуңа күрә ир һәр иртәдә

бәйрәмчә киенде: моңарчы шкафта сөрсегән өр-яңа костюм-чалбарлар, күлмәк-

галстуклар берәм-берәм кузгатыла башлагач хатыны шикләнеп:

— Ник алай көязләнәсең, Нурла? — диде. — Элек өстеңдә джинсы белән

свитер гына иде.

— Бәйрәм бит, бичәсе.

— Саташма, гап-гади көн, Нурла! Синең шулдыр инде... — Саҗидә мыш-мыш

борын тартты, — даруга дип, хәйләләп китеп, аның белән серләшәсеңдер.

Нурулла бу очракта: «Син нәрсә лыгырдыйсың, ахмак бичәсе!» — дип

ачуланырга тиеш иде, ләкин ул әлеге уен чалгы белән печән чапкан кебек

кисеп ташлады. Тимә, көнләшсен! Сары алъяпкыч белән билен буган хатында

җан юкмыни!

— Сөйлиләр инде... — Борын «ыш та ыш» һаман «такта ышкылады». — Хак

икән, аңа булса чиста әйберләр киясең. Сиңа — әүлиягә, ят хатын-кыз мәхәббәте

хәрәм, Нурла.

— Кем әйтте?

— Яшь хәзрәт никах тугрылыгы — җәннәтнең беренче баскычы, ди. Сиңа

төбәп әйтмәде дә, Нурла. Алай да.... Без кызлар белән мәчеткә аның вәгазьләрен

тыңларга кергән идек.

Мыштым хатынның көнләшүе дә кызык түгел, әйтерсең, коры чикләвек

яшене: черт итә дә сүнә, черт итә дә сүнә... Зилзиләләр куптарып, тузан өемнәре

уйнатып, күкләр күкрәтеп килсен иде дә, чартлатып яңакка суксын һәм күздән

ут чәчрәтсен иде! Юк шул, хатын-кызларның барысы да Туйбикә түгел. Син

соң үзең дә болай да күндәм, болай да басынкы кемсәне бастырасың:

— Халык арасында өтек-төтек йөрмәскә кирәк, бичәсе. Әллә миңа җүнлерәк

кием дә хәрәмме?

Аңа «бәйләнеп» арыган хатыны аш бүлмәсендә кыштырдый иде инде.

Нурулла озак кына көзге алдында галстук бәйләп азапланды. Муен элмәккә

керергә теләми, башны әле уңга, әле сулга кыйшайта иде. Ир-атны йөгәнләр

өчен уйлап чыгарылган чүпрәк кисәген шкаф тартмасына атып бәрде ул. Хуш,

шушы килеш тә танырлар...

Авыл буйлап сәяхәт бүген дә дәвам итте. Юл уңае Нурулла такта яру цехына

сугылды. Игезәк сыңары белән байтактан бирле күрешмәгән иде.

— Эшмәкәрнең хәлләре ничек? — диде ул, агач чүбенә буялган Шәмсулланың

җилкәсеннән каккалап. Туган бит, якын.

— Икебез дә тартмыйбыз, ну барыбер тәнәфес ясыйк. — Игезәк өемнән

киң генә такта суырып, баш-башларына бүкәннәр куйды. — Утыр, Нур! Син

нигәдер бүген бәйрәмчә. Авылда туй-мазар мәллә?

— Туй, Шәм.

— Кемнәрдә?

— Миндә, Шәм. — Нурулла күңелле генә итеп сызгырды.

— Ышандылар ди сиңа! Саҗидәңә кабат өйләнсәң генә. Тәки яшисез, ә?

— Мин нишләргә тиеш идем соң?

— Аерылмадың, рәхмәт яугыры. Исеңдәме...

— Кузгатма! — Нурулла дорфа гына игезәкнең авызын япты. — Үз бәхетеңне

бел дә, дәшмә!

— Без Энҗе белән яратышып кавыштык, Нур.

— Мин сезнең өчен бик шат, эшкуар туган. Ярар, тәнәфес тәмам!

«Исеңдәме?» Исемдә, исемдә, сыңар. Тик син ул көнгә кагылма, яме?

— Безнең турдан үтәсеңдер, Нур. Энҗе студент малайны уятсын, миңа

ярдәмче кирәк, — дип калган туганы Нурулланың ярты кисәге иде. Ул да

өрсәң шартлаган куык белән гомерен яндыра. «Без Энҗе белән яратышып

кавыштык...» Шушы алдануың белән бәхетле син, Шәмсулла. Күрше авыл

мәктәбе директоры Зөфәр үлгәч, аны Чурайбатыр зиратына җирләделәр. Энҗе

соңыннан, халык таралышкач, аның каберенә ятып үкседе... Бу хакта сиңа

бер ирештерерләр, Шәм. Ә син моны гайбәт дип сана. Сүз куган ир-аттан да

кабахәт адәм юк!

Шәмсулланың олы малае капкадан чыгып килә иде, ләкин әнисе аңа абыйсы

белән иркенләп сөйләшергә ирек бирмәде, куарга тотынды.

— Әй сине, йокы капчыгы! Тизрәк элдер! Әтиең ачулана, Хафиз! Ни хәл,

Нурулла?

— Яхшы. Хафиз буйга үскән!

— Үсмәскә ни! Кыш буе биш капчык бәрәңге, ярты үгез ашый. Алай да

укуы уртача гына.

— Казанда тамыр җәяме?

— Юу-ук, ниткән Казан ди! Безнең бәхет — авыл. Әнә мәктәпләргә

хатын-кыз сырышты. Бер-ике ел укытса, бәлкем, директор итеп билгеләрләр.

Хафизның буй-сыны иллә шәп!

— Мәктәп директорларын яратасың бугай, Энҗе?

Нурулланың теленнән шайтан тартты, ахрысы, ул, чын мәгәр, хатын-кызның

күңелендә казынып мондый түбәнлеккә төшмәскә тиеш иде.

Энҗе, кинәт тотылган карак сыман, калтыранды.

— Кайсы... кайсы укытучы бу урын турында хыялланмас икән. Безнең

коллективта һәркем үзен директор итеп күрә.

— Китим әле, Энҗе, Габбас абзый чирләгән ди.

— Нурулла! — Хатын аның беләгеннән култыклады. — Әллә, җыр укытучысы

дигәч тә, мин аңгырамы? Кинаяләрең белән бәгырьне чеметмә инде син,

Нурулла. Син безнең тормыштан бихәбәр, чөнки колхоз туганыңны да,

дустыңны да алмаштырды. Синдә безнең кайгы түгел иде. Шәмсулла мине

төнлә урлап кайтты! Юлдан! Без Зөфәр Газизов белән Яр Елгада укыта идек.

Без бер-беребезгә балачактан ук гашыйк идек. Шәмсулла мине егетемнең

куеныннан каерып алды! Минем аңа тамчы да хисем юк иде. Мин балалар

хакына түзеп яшим. Тик мин хыянәтче түгел! Күңел җылысын чит-ят ирләр

кочагына ташымадым мин!

— Эрлисе эрләнгән, бәйлисе бәйләнгән, җиңги. — Ир әкрен генә Энҗенең

кулын җиңеннән ычкындырды һәм ачынып: — Шәмсетдиннең бәхет кошы

да канатсыз! — диде. Бу хатын да кызганыч иде. Яши. Язмышы белән

тарткалашмый.

— Сабыр син, Энҗе, шуның өчен рәхмәт үзеңә. Зөфәр Газизовны догаңнан

калдырма.

— Чү, ашыкмале. — Энҗенең ике бит алмасы кып-кызыл, гүя эчендәге

ялкын йөзенә бәргән иде. — Син игезәгең өчен көенмә. Шәмсулланың тамагы

тук, өсте бөтен. Өч бала атасы. Аларны өйләндерәсе менә. Туйларда парлашып

утырырбыз, уртак оныклар сөярбез. Нурулла, карале, син тегендәге хәлләрне

күреп-белеп кайткан диләр. Халык у-у итә. Миңа анык кына әйт: хет анда

җаным теләгән белән бер түшәккә баш куя аламмы? Сайлау мөмкинлеге бармы

тегендә?

Йә, Нурулла, күкрәгеңдә кушаяклап тибенгән ярсу атыңны тышавылыйсыңмы,

әллә иреккә җибәрәсеңме? Укытучы башы белән әкияткә ышана, тьфү!

Юк, атыңны тышавыла, Нурулла. Игезәк сыңарың никадәр генә газиз булса

да, бу хатынның өмет учагына нәзек кенә телеп чыра сал.

— Куярсың башыңны, җиңги, куярсың.

— Шулаймы, туганым. Ай, рәхмәт!

Бу матур ялганың өчен җилкәңдәге фәрештә «гөнаһ» дип язар, Нурулла.

Әнә, сул аягыңа аксадың, димәк, «дәфтәрең» авырайды.

Аның каравы учакта чыра кабынды!

Туксан яшьлек Габбас карт лупалы күзлеген борынына элеп Коръән укый, ә

инвалид арбасындагы улы — аяксыз Хәйретдин кечкенә табакка бәрәңге әрчи

иде. Хуҗалар кунакка шатланды.

— Уз, бирегә уз, улым, — диде карт, диваннан урын күрсәтеп.

— Мин үтешли генә, Габбас бабай. Ни хәлләрдә көн итәсез?

— Әлхәмделүлләһ, улым!

Карт артыннан улы да кабатлады:

— Әлхәмделүлләһ, энем. Безгә ни, пинсә — Хөкүмәттән, үлем — Ходайдан

дип шөкерана кылабыз, әйеме, әти?

— Син, Нурулла улым, безнең хакта бер дә пошынма. Өебез җылы, син

салдырдың кана. Тәмуг утын да син...

— Әй, әти, әти, — дип бүлдерде Хәйретдин абзый. — Ниткән тәмуг уты?

Җир астыннан суыртылган табигый газ диләр аны, әти!

— Суыртса — тәмугтан суырталар, чутыр-матыр! Кысылма олылар

гәпләшкәндә, — дип ачуланганнан соң, карт рәхмәтләрен тезде. — Суын

да калункадан ялгаттырдың, мунчабыз да янәшәдә генә, тәмуг уты белән

җылытыла, дәүләттән пинсәне дә күп бирдерттерәсең, Нурулла улым.

— Әти, син — сугыш ветераны, рәис яраларың турында белешмәләр юллатты,

шуннан акчаң артты, — диде Хәйретдин абзый.

Шуңа игътибар итте Нурулла: картның чәче чем-кара, ә улыныкы тузганак

төсле ап-ак, йөзендә дә буразна-буразна сызык иде.

— Сиңа алтмыш өч яшь бит, Хәйретдин абый?

— Алты да, өч тә, — дип җөпләде гарип. — Беркөнне чегән катыннары

чүпрәк-чапрак сатып өй борынча йөри. Миңа «папаша», әтигә «маладуй

чалавик» диләр. Аңа джинсы чалбар, миңа җылы эчле ыштан төртәләр. Әти

мут хайван, заманында өч катынга үләнгән. Мин гарипкә берсе дә тәтемәде,

шуңа иртә картайдым мин, энем. Наз-тәрбиядән мәхрүм ир бәндәсе тиз муртая

икән. Сиңа рәхмәт, энем, хет дөнҗа белән аралаштырасың. — Хәйретдин абзый

арбасын өстәлгә табан эттерде. — Кампитыр бүләк итеп ялгызлыктан йолдың

син. Сәйдә әбинең оныгы Алмаз «ә» дигәнче үрәтте, малайгынам. Башлы

икән прафисыр балалары. Абый, ди, аягыңа интпланты куйдырабыз әле, ди,

киләчәктә, ди. Җөртәбез әле сине, ди. Монда җөргәннән дә артык. Ентирнитка

тоташтыргач, Җир шарының любуй җире белән чүкердәшәбез. Әти, әтәчнең

кикриге канаган иде, үлмәгәнме-төгәнме, караштырып кер.

— Ә син, чурту-матыр, тагын тартмаңа кадаласыңмы? Әй, ахырзаман

калдыклары! — дип карт сукрана-сукрана чыгып киткәч, «тузганак» авызын

ерып:

— Энем, мин моннан апамны таптым! — диде. — Айт, туган, көлемсерәмә!

Үз акылымда мин. Сиңа безнең бүгенге тормыш тәрәзәсе ачык, ә үткәннәрнеке

— ябык, энем. Әти сугыштан марҗага өйләнеп кайта. Мария Сергей кызына.

Аларның Маргарита исемле оланы туа. Ә бу чакта күршедә минем булачак

әнкәм килен хезмәте үти икән. Ул үлгәндә син бишек баласы идең, Нурулла

энем. Әнкәм гүрендә әйләнеп капланса капланыр, вчүтеки дөресе шул:

мәрхүмә кәкре аяклы, кылый күзле иде, авызы чалыш иде. Чиләгенә таман

капкачы — ире Гарәфетдин калхузда көтүче икән, ул иртән чыбыркысын

асып киткәч, булачак әнкәм шомырт куагы төбенә посып җыру җырлый

икән. Әби хатирәсеннән болар, энем. Габбас солдат аның моңлануыннан

үксеп җылый икән.

«Әй, бакча карачкысы! Җыруы белән улымны сихерләде!» — дия иде әби.

Габбас солдат марҗасын кызы белән йорттан куа да, Гарәфетдин хатынын

апчыга. Тугыз айдан мин — гарип туам. Әби: «Марҗаның каргышы балага

төште», — дип гел әнине талый иде. Маргарита апамның Ригада икәнен

ачыклагач, хат яздым. Җавап бирде, ышанасыңмы, энем? Братишка, дигән,

җәренгә сабантуйга приеду, дигән, ышанасыңмы? Әтигә пока белгертмим,

сюрприз ясыйм, Аллаһы боерса. Тик, энем, мин аяксыз ничек Маргарита

апамны каршылармын икән?

— Аэропорттанмы, поездданмы, апаңны үзем барып алырмын, Хәйретдин

абый. Ике туган Сабантуй бәйрәмендә күңел ачарсыз.

— Өч туган без энем, өч! — Хәйретдиннең күзе сәер ялтырады. — Сеңел

дә исән минем. Әти аны белми һәм белмәве хәерлерәк. Безнең әни им-томчы

иде. Бервакыт яңа гына туган сабыен биләүгә төргән апа аңа өшкертергә

килде. Мин мич башында идем, әни, кеше-фәлән юкмы дип аралыкны карады,

тик мине итекләр каплаган иде. Вәйт бу хатын җылый, Галимәттәй, кызым

Габбас абыйдан, ди. Әни дә җылый. Үскәнем, нишләп син безнең тормышны

ватасың, без бит гарип бала үстерәбез, ди. Ватмыйм, Галимәттәй, ант мәгәр, бу

сер икебездә генә калыр, ди көндәш. Бездә ферма төзегән шабашниктан дип

әйтәм мин, ди. Хатынлы ир белән чуалган дип авылда күземне ачырмаслар,

ди. «Кызыңның дүрт саны да исәнме?» — ди әни. Шөкер, исән, ди тегесе.

«Марҗа каргышы синекенә тимәгән шул», — ди әни, көрсенеп. Азактан ул

минем тыңлап ятканымны күрде. Ботымнан умырып: «Син, шымчы, мәгәр

атаңа лыгырдасаң — Ходай ике кулыңны да өздертә», — диде. Әни үзе дә ир

аерткан, фәрештә түгел, шуңа күрә көндәшен кыйнап чыгармагандыр дим.

Аннан, сугыштан соң ирләр аз, безнең әти кебекләр пачутта. Синең безгә

яхшылыкларың күп тиде, энем. Ашка — аш белән ат дисәләр дә, мин сиңа

алай итмәдем шул, бер нәрсәне яшердем. Бүген буаны ерам, чөнки дә син

әүлия өммәтеннән, энем.

— Гыйбрәтле язмышлар, — диде Нурулла, урындыгыннан күтәрелеп. Әүлия

дисәләр аның шунда ук йөрәге кага иде. — Безнең күңел киң, сеңелеңне дә

чакыр. Кайчандыр бер ул да абыйсы белән танышырга тиеш бит.

— Монысы бик четерекле мәсьәлә, энем.

— Алайса, үзеңә кара инде, Хәйретдин абый.

— Башта син карап кара! Син әүлияме? Әүлия! Килешерме бу эш? Ул кыз

— кияүдәге хатын! Габбасны әтисе дип уйламый да.

— Йә инде, Хәйретдин абый, кырмавык төсле ябышма! — Нурулла аяк очы

белән идән тактасын ышкыды. — Чери, сулап юасыз, ахры. Алыштырырбыз,

иншаллаһ!

— Вәйт, ябышам әле! Синең хатының Саҗидә иде теге төргәктәге олан! Ул

миңа сеңел, ә син — кайнеш! Әһә, гарип туганыңнан ояласыңмыни?

Гөрс-гөрс... Җилкә чокырына гөрси белән кундырдылармыни, ирнең

колаклары шавылады.

...Ул хәтта Габбас белән дә саубуллашмады. Хәер, карт үзе дә илтифатсыз,

эт сыман телен салындырып, сарай кырыенда чаш-чыш чалгы кайрый иде.

7

— Авылда тагы ниләр сөйлиләр?

Нурулланың бу соравы һәр иртә кабатлана, һәм һәр иртә Саҗидәсе эчтәлеге

белән бер-берсенә охшаган «исәп-хисап» тота иде.

— Сине мактыйлар, Нурла.

— Гелән-гелән мактагач начар инде ул, бичәсе.

— Яманлаучылар да хәйран, Нурла!

— Менә монысы шәп! — диде ир, хатынны шаккатырып. — Нәрсә

быкылдыйсың, бичәсе? Кайчакта мактаучылар җиргә сылап кабыргаңны

сындыра, ә хурлаучылар, канат үстереп, күккә чөя. Кеше ул гел киресен

эшли!

— Нурла, яшь хәзрәт безне сабакка җыймакчы да, ирләрегездән, йә атагыздан

рөхсәт сорагыз, ди.

— Рөхсәт, Саҗидә, рөхсәт.

— Фельдшер Аниягә гашыйкмы соң Руслан хәзрәт, аңа караса — теле

көрмәкләнә...

— Һе, гашыйк дисеңме? Безнең Чурайбатыр кызлары чибәр алар, — дип,

Нурулла үзалдына елмайды. Читтән ярәшә, имеш, бу авыл кызлары хәрәм,

имеш. Йөрәгеңә мәхәббәт шырпысы сызып ташласалар, дөрләп янасың, мулла

энем!

Кинәт кенә ирнең күз кабаклары тартышты. Чаш-чош, чаш-чош... Габбас

карт чалгы кайрый... Тау итәгендә печән чапканда да картның теле авызыннан

бүселә иде...

— Ания акыллы нәселдән, безнең Рифатка да тиң иде дә... Ник син аны

чит илгә җибәрдең инде, Нурла?!

— Өч айда улыңның укасы коелмас. Сентябрь урталарында кайтыр,

иншаллаһ!

— Казан да Казан дияр микән? Хәзерге яшьләр авылда тирес түкмәс шул.

— Тиресен дә түгәр! Агроном бит ул. Син менә, бичәсе, аны бер начар

гадәтеннән биздермәдең, ә?

— Нинди гадәт ул, Нурла?

— Берәр эш эшли башласа, теле авызына сыймый.

— Олыгая-олыгая җыйнакланыр әле, Нурла.

— Чир китә, гадәт китми, бичәсе! Әллә әтиең шундый идеме?

Нурулланың җилкә чокыры тагын бер гөрси тансыклый иде. Абыйсы кебек

сеңлесе дә чатнатып: «Габбас карт минем әти!» — дисә? Тик Саҗидәнең керфеге

дә селкенмәде.

— Мин әтине хәтерләмим, Нурла, — диде.

— Эзликме соң?

— Әйем лә, кирәге юк. Син атамнан да якын, синең җилкәңә ышыкланып

яшәдем, шуңа бик канәгать инде мин. — Чәчәк сыман таҗларын йомган

хатын әкрен генә ачыла иде. — Тел дип... Мин генә гаеплемени, Нурла? Син

малаеңның йоклаган чагын гына күрә идең. Сиңа колхоз баладан да кадерлерәк

иде.

Хәйретдиннән ишеткән хәбәр атна буе бәгырьне тырнады. Шул хак микәнни?

Гарип ир алдашмас анысы. Саҗидәсе кызганыч, өч урам аша гына яшәгән

атасына «әти» дия алмаган. Өч туганны сабантуйда һичшиксез күрештерергә

кирәк. Әгәр Хәйретдин абый моннан егерме ел элек үк сер төенен чишсә,

мөгаен, Нурулла кызының кулын сорарга туп-туры Габбас картларга керер

иде.

— Алайса, мин мәчеткә барам, Нурла.

Баштан-аяк төренгән Саҗидә нәкъ япон курчагы иде.

— Килендәшең Энҗене дә үгетлә, — диде Нурулла. — Ул да догалар

өйрәнсен.

— Ә син кая җыендың, Нурла?

— Үзәккә, бичәсе. Йомыш белән.

Аның «йомышы» бик катлаулы иде. Туйбикә чакыра... Йөрәк өчен ни-нәрсә

белән бәхилләтер нечкәбил. Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле,

тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике

яктан ике көч йолыккалый: аның берсе — горурлык, икенчесе — ярату иде.

Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәгә

ул һаман суынмады.

...Ун машина тузан болытына күмелеп олы юлдан җилдерде. Беренче очраган

агачка асылыныр хәлдә иде егет. Туйбикә Казанга качкан! Туй көнендә! Йа,

нинди хурлык!

Җәйләү сукмагыннан бер кыз йөгерә иде. Күзен хәсрәт элпәсе каплаган

егет аны танымады.

— Кем ул? — диде.

— Мыштым Саҗидә бит инде, — диде сыңары. — Бездән өч сыйныф түбән

укыды. Сыер сава.

— Йәле, Шәм, тормозга бас.

— Нишлисең, Нур?

— Шул кызга өйләнәм!

— Акылыңдамы син?! Мыштым дөмә ятимә. Без хәерче, ул бездән...

Нурулла игезәгенә кизәнде:

— Бас!!!

Күрәсең, аның ачуы бүртеп, тиресен кабарткан иде, кизәнгәндә костюм җиңе

шытырдап ертылды. Ул кош кебек Саҗидәгә табан очты. Кыз исә ярсып өстенә

килгән Алыптан өркеп җиргә чүгәләгән иде, егет аны култыклап торгызды.

— Курыкма, сылукай, мин сиңа өйләнәм.

— Кайчан? — Саҗидә аска караган килеш халатындагы сөт табын бармагы

белән казыды.

— Хәзер үк!

— Ятимә дигәч тә, мыскыллама сана, Нурла!

Егет юлда туктаган машина күченә күрсәтеп:

— Әнә, дуслар безне көтә, — диде. — Әйдә, җәлт кенә кулыңны сорыйбыз

да...

— Кемнән, Нурла? Минем ни әти, ни әни юк.

— Кемнән, кемнән, янәсе. Капкагыз баганасыннан! Таяк белән шалт берне,

шалт икене, шалт өчне! Дәшмәсә, риза, димәк.

— Шулай ярый диме китап?

— Ярый ди, сылукай. Йә, ялындырма! Тиздән ЗАГС бүлеге ябыла, кафеда

ашлар суына.

Мәҗлестә Нурулла күңелсез иде. Гүя аны озак кына дөмбәсләгәннәр дә,

аннары аркасыннан терәү белән терәтеп өстәл янына утыртканнар: сулаган саен

тынга авырая, күз аллары караңгылана, ул әле тагы кунакларны сыйлаганда

көләргә маташа, әмма бу көлү яралы арысланның ыңгырашуына тиң иде.

Туй узды. Кияүнең күңелендә төер-төер сагыш та, ямаулы кесәсендә

түләнәсе бурычлар калды. Җитмәсә, Шәмсулла урман бете сыман кадалып,

канын агулый иде.

— Хатаң бә-әк зур, Нур. Язмышыңны җан сөймәгән белән бәйләдең. Элдертәсе

иде безгә Казанга, башына капчык кигезеп апкайтасы иде Туйбикәңне.

— Эчемне пошырма, Шәм!

— Ялгыштың, Нур, ялгыштың.

— Алай бик акыллы икәнсең, минем ялгышны кабатламассың, шәт, — диде

Нурулла.

— Кабатламам, — дип әтәчләнде сыңары. — Кыз киреләнсә, мин аны

урлыйм гына!

Нурулланың армиядә бергә хезмәт иткән дусты Идрис тә туйда иде. Ул

институтның тарих бүлегенә имтиханнар тапшырган икән. Анда аның олы

абыйсы декан икән.

— Син дә көндезге бүлектә укы, — диде хезмәттәше. — Абый барысын да

җайлар, — диде.

Кияү егете ул кичтә томан эчендә йөзә иде. Шуңа күрә Казан кунагына

«әйе» дә димәде, «юк» та димәде. Атна-ун көннән соң, зиһен күге аязгач, яшь

ир игезәге белән уй-ниятен бүлеште.

Ни гаҗәп, «сыңары» аның шул сүзен генә көткәндәй:

— Миннән хәер-фатиха, хет син укы, иту безнең нәселдә гел кара халык

— җир сөрәбез дә агачта чокынабыз, — диде.

Нурулла сызланып кына:

— Туй чыгымнарын нишләтим? — диде. — Җизни — туган, кәҗә — мал

түгел, дигәннәр. Дөрес икән, әнә ападан әйттергән, кышка тиклем как ыштик

акчаны китерсен энең, дигән.

— Ике бура бастырдым, шуларны сатып үзем түлим!

— Син аларны үзеңә атаган идең, Шәм. Үзбаш чыгам дисең.

— Һи, балта безнең кулда, бүтәнен салырмын. Ә син укы, бырат, син

башлы.

Игезәкнең ярдәменнән дәртләнгән Нурулла тиз сүрелде:

— Онытканмын, каһәр суккыры! Мин бит өйләнгән!

Ләкин Шәмсулла аның юлындагы киртәләрне берәм-берәм ишеп бара

иде.

— Өйләнсәң ни! Хатының койрык мәллә? Дүрт ел әни карчык белән яшәр.

Аңа бу бәхете дә җитеп ашкан.

— Күпсенмә, Шәмсулла.

— Миңа ни... Авыл кызлары тәтелдәшә. Шул буй-сыны, чибәрлеге белән

баз бакасын ярәште диләр.

— Саҗидә дә адәм баласы, аны кимсетмәгез! Колагыңа киртләдеңме?

— Киртләмәгән кая! Син дә бугаз ерма. Нервыларың тузган, тизрәк Казаныңа

сыптыр, эһе.

«Көндезге бүлеккә укырга чакыралар», — дигәч, Саҗидә «синсез мин

нишләрмен?» — дип елап муенына сарылмады. Ул бер генә күзәнәктән яралган

хиссез хатын иде, ахрысы. Ә бит Казан Нурулланы дәваламады, киресенчә,

йөрәк ярасын тагын да тирәнәйтте генә. Якында гына табиб студентларның

тулай торагы иде. Урам аша чык та тәрәзә пыялаларын селкетеп сөрән сал:

— Туйбикә-ә-ә!

Йөзәрләгән тәрәзәнең берсеннән карабодай кырының буявына манчылган

Туйбикә күзе багар...

— Нурулла-а-а! — дияр кыз, һәм, сөенеченнән аягына да кимичә, беренче

катка атылыр. Тик нигәдер үз исеменең кайтавазын ишетми Нурулла. Ишетер

иде дә, аңа Туйбикә кычкырмый шул...

Ял киче иде. Бүлмәдәш егетләрнең кайсы кая таралышты. Идрис аның

караватына чалбар белән күлмәк ыргытты.

— Әйдә, киен! Күсе төсле үзеңне үзең кимермә, мәхәббәт колы! Туйбикәңне

күреп кайтабыз!

Нурулла бу тәкъдимгә бишкуллап риза иде. Кыз белән кара-каршы утырып

сөйләшсә, бәлки, бу газаплар кимер, ул тынычлап укыр. Ләкин акыл хистән

көчлерәк иде. Ә горурлык баш имәс өчен тораташ катты. Гәрчә туеннан качкан

Туйбикәне кичерсә дә, аңа үпкә-кинә сакламаса да, эчтә нидер бар, һәм шушы

«нидер» кул-аягын тышаулаган иде.

Нурулла күлмәк-чалбарны бөгәрләп мендәр астына тыкты.

— Артык майлы ризык белән кыстама, Идрис, — диде ул, йөзтүбән

караватына капланды. Шунда тулай торакның типсәң генә ачылган, типсәң

генә ябылган катыргы ишеге шыгырдады.

— Өйдәләрме? — Тонык тавыш иясе — аның хатыны иде. Аркасына аллы-

артлы төенчекләр аскан Саҗидә бүлмә уртасында йөген «бушаткач», «уф»

диде.

— Уф, алтынчы ятажда икән син, бик биектә икән, Нурла.

Идрис ир белән хатынны калдырып шыпан гына тайган иде.

Саҗидә, шәлен чишә-чишә:

— Мин сиңа күчтәнәчкә бәрәңге белән ике каз түшкәсе апкилдем, Нурла,

— диде. — Ач ятадыр, ди әни. Быел тананы туңдыргач кына суярбыз, ди. Аңа

тиклем каз итеннән шулпа пешерсен, ди.

Башта Нурулла йоны сирәкләнгән иске шәл бәйләгән өтек кыяфәтле

хатынына: «Нишләп кеше көлдереп йөрисең, көя күбәләге?! Мин төрмәдә

мәллә?» — дип җикеренмәкче иде, тун төймәсен ычкындырган Саҗидәнең

нәни генә түгәрәк шар «йотканын» шәйләгәч, ачуы шиңде. Ул үзалдына

мыгырданып:

— Казларны иртәрәк суйгансың, декабрьнең яртысы гына бит, — диде.

— Ызбада без хәзер дүрт тамак. — Саҗидәсе капчыкларын бушатырга кереште.

— Сиңа яңалыгым шул ие тагы, Нурла. Шәмсулла да иптәш хутлады.

Хатын идәнгә туңкайган саен «шар» кысыла кебек иде. Ир аны кулы белән

караватка табан кысрыклады.

— Утыр! Кая, әйберләрне үзем урнаштырам. Шәмсулла нәрсә хутлады

дисең?

— Катын инде.

— Кайчан?

— Өченче көн никах укыттык.

— Кемгә өйләнде?

— Укытучы Энҗегә. Туйлары Яңа ел бәйрәмендә. Син кайт инде, зинһарлап

сорыйм, Нурла. Әни дә борчыла, дүртенче ай өнсез-тынсыз, ди сине.

— Кайтам, билгеле, — диде Нурулла. Ул үзен дә, Саҗидәне дә түгел, ә

кемнедер үртәгәндәй:

— Сафиулла малайларының туйлары, ни хикмәт... — Тел очындагы

«кызганыч» сүзен акыл тиз генә башкасы белән алмаштырды: — ... кызык

була.

Ир-атның хисе үрмәкүч кебек икән, пәрәвез җебе үреп тоткын итеп ала

да, ычкындырмыйча, киптереп үтерә. Ярты елда Нурулла ябыгып саргайды.

Туачак сабый да аны бу тоткынлыктан коткармады. Көндез — институт, кич

— бүлмә, алда исә сөремле күк йөзендә тонык кына җемелдәгән йолдызлары

белән ялыктырган шәһәр төне...

Идриснең туган көне иде. Егет табын әзерләде.

— Сез миннән башка гына күңел ачыгыз, — диде Нурулла. — Мин барыбер

капмыйм, ә табындагы аек ир-аттан шымчы дип шикләнәләр.

Солдат дусты аның мондый гадәтләренә күнеккән иде.

— Озак болганма, Казан җилендә суын да, безнең әртилгә кушыл, —

диде.

Хыянәтче йөрәк аны биш катлы тулай торак бинасына табан әйдәкли

иде. Ир, йодрыгы белән сул кулының учына төя-төя, үзен тыярга маташты.

Ахмак син, Нурулла! Туйбикә аргы ярда, син бирге ярда, ә уртада тирән

дәрья...

— Гражданин ир! — Супермаркет ишеге төбендә озын тунына уралган бер

хатын аңа кул изәде. — Өч бүтилкәгә шабашка эшлисеңме?

— Мин эчмим, — диде Нурулла, юлын дәвам итеп. Ләкин хатын да эре

иләктән иләнгән иде:

— Эчмәсәң, тагын да әйбәт! — диде. — Акча белән бәхилләтермен. Акайма,

гражданин, постельгә кыстамыйм, кибет директоры Анна Ивановна мин. Ике

йөкчем дә дупыл исерек, машинадан тауар бушатырга иде. Ризамы? Хәзер

шоферымны да чакырам.

— Чакырмагыз! — Ир фургоннан капчыгы белән шикәр комын алып, бала

кебек кенә җилкәсенә «атландырды»:

— О боже, әкиятләрдәге дию мәллә син, гражданин?

Директор капчыкларны чөеп «уйнаган» егеттән бихуш иде. Акыллы хуҗа

мондый баһадирны йөз алтынга сатып ала!

— Гражданин, әйдә, миңа эшкә кер. Өчләтә түлим!

— Беренчедән, мин гражданин түгел, ә Нурулла. Икенчедән, мин — студент,

ханым-апа.

— Нурулла икән, Нурулла! Кичкырын бушмы син?

— Буш!

— Давай, сәгать җидегә кил.

Йөкче һөнәре аңа бик килеште. Төннәрен студент Нурулла колагын аю

чәйнәсә дә уянмас булып, изрәп йоклый башлады.

Ә беркөнне ул тотылды. Супермаркеттан көлешә-көлешә кызлар чыгып

бара иде. Нигәдер ир каты гына тамак кырды. Бу инде кемгәдер «әй, син!»

дигән ишарә кебек ишетелде, һәм менә берәү борылды. Ул Туйбикә иде. Кыз

башта сәерсенде, аннан соң челтерәп «агып китте». Аның көлүе чишмә агышын

хәтерләтә иде.

— Абау ла, абау! Азизов, синме бу?!

— Мин, Туйбикә. — Яшь ирнең өстендә онга буялган иске халат иде. Иртә

уңмас — кич уңмас ди, нәкъ менә бүген кибеткә олавы белән он китергәннәр

иде.

— Казанда нишлисең, Азизов?

«Сафиулла малаеның институтта белем ташы кимергәнен ишетмәгән бугай»,

— дип уйлады Нурулла.

— Нишләмим, тарих бүлегендә укыйм.

— Ой, тамаша! Кайчаннан бирле супермаркетта тарих өйрәтәләр инде,

Азизов?!

— Биш былтыр! — диде ир, мәзәккә әйләндереп.

Ләкин аның шаяртуы Туйбикәне чыгырыннан чыгарды.

— Мине эзәрлеклисеңме, тинтәк! Мин кем дә син кем?! Мин — табибә, ә

син — тракторчы. Кайт та, җиреңне сукала!

Тамагына кадалса да, Нурулла бу каһкаһәне йотты. Хатын-кыз белән әрләшер

өчен бүрегеңне салып ташларга кирәк. Димәк, син ир затыннан түгел.

Өч көннән ул склад тирәсендә тагын Туйбикәне очратты.

— Сәлам, егеткәй! — диде кыз. — Сине сагынып килдем әле.

Нурулланың җилкәсендәге капчыгы аркасыннан шуып, карга ауды. Һай

сантый авыл малае! Хатын-кызның телендә дару да, агу да бер чама.

— Белештем мин, Азизов. Син чынлап та студент икән. Нигә соң хыялларың

белән алданрак уртаклашмадың?

— Кинәт булды ул, Туйбикә.

— Кинәт дисең инде... — Кызның йөзеннән соры болытлар шуышты. — Ә

бит син без ЗАГСта язылышасы вакытка соңармагансың, әйеме? Миңа үч итеп

өйләндең инде, әйеме? Яратуың ташка үлчим икән, егеткәй. Әйдәле, иртәгә

сәгать икедә Бауман урамында күрешәбез. Миндә идеальный фикерләр туды.

Нурулла: «Барыйм микән, бармыйм микән?» — дип, ике сорау арасында

чабулап йөрмәде: юынды, кырынды, киенде һәм очрашуга китте. Туйбикә

түгәрәк сәгать астында таптана иде.

— Юеш кар ява, чыланасың, — диде ир. — Кафега керик.

Кафеда гына түгел, дөньясында алар икәүдән-икәү генә кебек иде.

Туйбикәсе, яратып туялмаслык Туйбикәсе меню дәфтәреннән ризык сайлый...

Борыны, иреннәре, тар маңгае, каш-керфекләре Җиһанның хуҗасы тарафыннан

могҗизаи кылкаләм белән ясалган бугай, бигрәк матур, бигрәк камил! «Миңа

үч итеп өйләндең инде, әйеме?» Юк, Туйбикә, горурлык эше бу... Менә хәзер

әкияттәге тылсымчы карт таягы белән бер селтәнер дә, үткәндәге барлык хата-

ялгышларны төзәтер кебек...

— Төче коймак белән чәй эчәбез, — диде кыз. — Син, Азизов, башыңда

нинди фикер туды дип төпчен, әйдә. Ярар, төпченмә! Бик гади нәрсә ул: без

синең белән институтларны тәмамлагач, аспирантурада калабыз.

Тылсымчы карт таягы белән селтәнде, әмма могҗиза урынына башка таш

яуды.

— Кыскасы, Туйбикә?

— Кыскасы-озыны шул, Азизов, син бүгеннән үк киләчәгең турында

кайгыртырга тиеш!

— Минем киләчәгем — авыл, Туйбикә.

— Ә мин? — Кызның күзләре зурайды. — Мин борын-борын заманныкымы?

Син миңа тиңләшер өчен беренче адымны атладың инде. Икенче адым

— кандидатлык диссертациясе, өченчесе — докторлык. Шуннан соң син мине

профессор улыннан аертып аласың. Әйе, әйе, мин тиздән профессор килене

булам. Биш-алты ел эчендә үзеңне тамырдан үзгәрт, Азизов.

Кайнар чәй яшь ирнең телен пешерде. Төннәр буе сагыштан өтелгән

йөрәгеңә шифасы тиярдәй көчле дару бирәләр, егет. Кап! Юк, капма, ахырдан

ул барыбер агуга әйләнер...

— Мин үзгәрмәм шул, Туйбикә, чөнки эчемдә һаман тракторчы малай

утыра, — диде ир.

8

Тик трактор тимердән, ә җан — хистән гыйбарәт иде. Тормыш мәшәкатьләренә

никадәр генә күмелсә дә, Нурулла ярату савытының төбен корытмады. Хәер,

корытырлык көче дә юк иде.

Дөньясын сыртына күтәрерлек дәрт-дәрманга ия иргә мәхәббәт дигәнең генә

буйсынмады. Югыйсә йөрәккә сыеп беткәч, ул бәләкәйдер, бик бәләкәйдер

инде, ә үзе нинди кодрәтле иде! Әмма Туйбикә ягына авышмады Нурулла.

Кызның хыялы — офыктагы рәшә иде. Ахыр чиктә Туйбикә — Казанны, ә

Нурулла Чурайбатырны сайлады.

Менә икегә аерылган сукмак кабат тоташты... Тик ни үзгәрер икән? Әлегә

хәтле ничек яшәлгән, шулай яшисе дә яшисе... Туйбикә барыбер аныкы.

Аның ярасы, аның сызланулары, аның бәгырь кисәге. Бер генә адәм баласы

да арбасына шатлык-куанычлар гына төяп келтер-келтер гомер күпереннән

узмыйдыр.

Үзәккә барышлый ул аръяктагы Кәҗә Фатыймасына керде. Тирә-якта оста

шәл бәйләүче дигән даны таралган аксак хатын йон эрли иде.

— Шәлләрең бармы, Фатыйма апа?

— Миндәме? Дистәләгән алар, рәис балам, дистәләгән. Синең Саҗидәңә,

мөгаен, сорысы төстер.

Нурулла хәйләләп маташмады:

— Хатынга түгел, — диде.

— Бәрәч, кемгә?

— Бүләккә, Фатыйма апа.

— Һе, шулай ук мыни. — Шәлче диванга кадакланган үрнәкләргә

күрсәтте:

— Эрерәк бизәклесе кыз-кыркынга, ваграклары — кыз-катынга, тыгызрак

бәйләнгәне — әби-чәбигә. Бүләк итәсе кешең яшьме, картмы, рәис балам?

— Яшь, бик яшь, унҗидедә, — диде ир. — Син миңа кар кебек ап-агын бир.

— Кесәңә генә сыешлы итеп төримме, рәис балам?

— Төр, Фатыйма апа. Бүген бөтен авыл белер инде бу шәл турында.

— Авыл ук димә әле, син! Аксак аяк әллә ни кинәндермәс. Ярты Чурайбатыр

тучны белер, монысына гарантиә, рәис балам.

... Туйбикә аны үзәктәге беренче тукталышта каршы алды. Ул машинасының

гына тәрәзәсен шудырып:

— Әйдә, Азизов, — диде.

Анда ук сизенгән иде Нурулла, хатын урман юлына борылды. Димәк, аланга

ашыга.

Хыялларның туры килүен кара син! Ул да ничәмә ничә тапкыр шушы

табигать оҗмахына талпынды, әмма нигәдер күңел тартмый, мөгаен, алан

аларны парлап көтә иде.

Алан һаман шул алан иде...

Туйбикә кулындагы сумкасын чирәмгә ыргытты.

— Исәнмесе-е-ез!

— ... с-е-ез, — диде кайтаваз, гаҗәпләнеп. — Сез?! Ничә елдан соң

монда нәрсә югалттыгыз?! Әллә кешеләрдән качып-посып очрашасызмы

се-е-ез!!

— Азизов! Мәрткә китмә! Нинди шомлы тынлык бу? Нишләп кошлар

сайрамый, нишләп күбәләкләр очмый?

— Август бит, Туйбикә.

— Ә кайда соң ул май айлары?! Кайда, Азизов?! — дип еламсырады хатын.

— Мин сары чәчәкләрдән такыя үрер идем!

— Такыя ни ул, менә моны ябын әле син, Туйбикә. — Нурулла түш

кесәсендәге шәлне туздырды. — Сиңа килешәдер.

— Фатыйма апа әле дә бәйлимени? Шәленә кушып гайбәтен дә сата инде,

бахырым. Әй, иртәгә чәйнәрләр сине авылда, әй чәйнәрләр, Нурулла фәлән,

Нурулла төгән...

— Гайбәтсез авыл — җансыз авыл ул, Туйбикә. Рәхәтләнеп чәйнәсеннәр!

Мин катырак инде, тешләрен сындырмасалар ярый.

— Рәхмәт, искиткеч матур, — диде Туйбикә һәм шәлне йомарлап сумкасына

сонды. — Без бу аланга бүләкләр бирешергә килмәдек, яме, Азизов?

— Йә, — диде ир, ул Туйбикәнең менә шулай якында гына, бик якында гына

ярым үпкәләп, ярым үртәлеп торуына ышанмый, аның бу нәзберек күбәләккә

кулын тидерәсе, аның дөньяда барлыгына тагын бер кат инанасы килә иде.

Ирләр хисләнсә гаҗәп икән бит! Горурлыгыңны кис тә ат инде, Нурулла.

Туеннан качкан җилбәзәк кыз белән акыл утырткан хатынны бер җепкә бәйләп

уртаклык эзләмә! Үткәннәр тузанын туздырып ни файда? Алай дисәң? Менә

үзең дә буталасың инде, Нурулла. Шул үткәннәрдән бирле Туйбикә бер тотам

калмыйча синең янәшәңнән атлый түгелме соң? Иртән, кырына башласаң,

битеңнең тиресе киселә: чөнки көзгедән Туйбикә карый... Шунда йөрәкнең

дә читенә пәке эләгә...

— Алан картайган. — Хатын җиңелчә генә аны аркасыннан этте.. — Әйдә,

урманнан әйләнәбез, Азизов. Әнә тегендәге зу-ур гына кырмыска түмгәге

кайда икән?

— Кырмыскалар синең арттан ук каядыр күченгән, Туйбикә.

— Хәтерлисеңме, без бәхәсләшкән идек. Әгәр чыгарылыш имтиханнарында

син «бишле» алсаң — кырмыска оясына биш минутка мин битемне куям, әгәр

алмасаң — син.

— Хәтерлим, мин оттырган идем.

— Абау, ә ник теге имәннең яфраклары каралган, Азизов?

— Сине сагынуга түзмәгәндер, Туйбикә!

— Хәтерлисеңме, син минем букчамны иң югары ботакка чөйгән идең.

— Кайтам да кайтам дип ачуны чыгардың бит, Туйбикә.

— Әй, җыен бала-чага сүзе сөйлибез инде! — Хатын кисәк кенә туктады.

— Азизов, бу районда мин өч ел да биш ай яшим! Син нишләп моңарчы,

Туйбикә, хәлләрең ничек, дип ишегемне какмадың, ә?

— Йөрәгем белән кактым бит, Туйбикә.

— Йөрәгем белән, имеш! Син миңа мәет килеш кирәк түгел, Азизов!

Нурулла «күбәләк»нең кулыннан тотты.

— Хәлләрең ничек, Туйбикә?

— Миннән көлмә, яме, Азизов, — диде хатын. — Теге Туйбикә юк инде

ул. Дөнья мине уңлы-суллы яңаклады, Азизов. Син минем хакта ни беләсең

инде, йә? Казанда укыганда киреләнмәсәң — бергә каласы идек без, ә син

— боз сын, әз генә дә эремәдең. Профессор малаеннан мин ун елдан соң,

улыбыз исәйгәч аерылдым. Вак иде, эт бете иде. Ир затларыннан уңмадым

мин, Азизов. Җир синдәйләрне бүтән тудырмаган иде. Бүлектә без ике хирург-

кардиолог идек. Коллегам операция ясаса — авыру үлә, ә минекеләр өр-яңадан

яши! Коллегам шуңа кара коела иде. Көнләшү начар нәрсә икән, Азизов: ул

бәндә юк гаебемне табып минем өстемнән министрлыкка шикаятьләр язды,

клиниканы гайбәт белән сасытты. Мөдир, билгеле, аны яклады, чөнки кодасы

иде. Шуннан соң мин клиникасына да, Казанына да «әллүр» дидем дә үзебезгә

кайттым. Әләкче коллегамны хәзер операциягә кертмиләр, бармаклары

кәкрәйгән икән. Ә син, Азизов, үзең белән таныштырма, яме. Ничә тавык-

чебеш асравыңа хәтле хәбәрдар мин. Чурайбатырларга бәхет капкасын ачкан

кеше инде син.

Туйбикәнең кулы каз мамыгы сыман йомшак иде, ир аның җылысын

йөрәгенә сеңдереп өлгермәде, хатын кисәк кенә читкә тартылды һәм күзендә

пәриләр биетеп:

— Йә, мин һаман чибәрме, Азизов? — диде.

Нурулла каушамаска тиеш иде, Нурулла җир йөзендә нинди назлы сүзләр

уйлап табылган, шуларның һәммәсен дә җыеп бу күбәләкнең колагына

пышылдарга тиеш иде. Ләкин авыз эчендәге агач тел нәрсәдер әвәләде дә

әвәләде, әллә җөмләләр, әллә авазлар...

Туйбикә тагын һөҗүмгә күчте:

— Ә син мине әле дә яратасыңмы, Азизов? Нигә баш кына селкисең?

Кычкырып әйт, шау тимер! Мин синнән шушы сүзне күпме ишетергә

тилмердем!

— Болай да аңлашыла бит, Туйбикә.

— Нәрсә аңлашыла, Азизов?

— Гомер сине уйлап үтеп бара, Туйбикә. Иртә дә син, кич тә син... Инде

нәрсә диим?

Әйе, Нурулла тыштан шау тимер, ә күкрәгендә ялкын, өтә-көйдерә иде.

Ниһаять, тышауларыңны чиш, ир-ат! Алдыңда хыялыңда кабат терелгән

мәхәббәтең түгелмени!

— Каприз, дигән идең, Туйбикә. Ни-нәрсә ул? Аны балга манып ашыйлармы,

суда җебетепме?

— Уенга борма, Азизов! — Хатын усалланды. Бер кавым туфли очы белән

чирәмне изә-сыта җәфалангач:

— Өйлән, миңа, Азизов, минем капризым шул, — диде.

Алан бер киңәйде, бер тарайды. Агач-куаклар бер озынайды, бер кыскарды.

Чәчәген койган төклетураларны җил аска бөгеп каядыр очырта төсле иде.

Нурулла дәшмәде. Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни

генә уемы каралып яшь койды.

Бу — Туйбикә күзләре иде...

Моңарчы яшәлгән гомер корыган агач ботагы түгел, балта белән чабып

ыргытып булмый. Шулай да яраткан кешеңне сагынып узган елларны да

гамәлдән сызып булмый.

Булмый! Берни эшләп булмый!

...Туйбикә, машинасын кабызгач, күз яшьләре аша елмаеп:

— Хуш, — диде. — Үзеңне сакла, — диде. — Синдә чын ир солтанының

йөрәге, Нурулла, — диде.

Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең,

тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк, дия алмады.

Машина җиленнән төклетуралар сынын турайтты...

...Тау сыртында ап-ак киемнән ике кеше чалгы белән печән чаба иде. Кем

кушкан, йә? Көннәр көзгә авышкан, үләннәр, гәрчә яшел төсен җуймаса да,

хәлсезләнеп, саргаерга маташа иде.

Нурулла әлеге аймакка беркайчан да тимер ургыч керттермәде. Бабайлар

каны тамган уентыкны ул ел саен ике-өч карт белән чистартыр һәм азактан

шәһитләр рухына дога кылдыртыр иде. Ә быел вакыт тимәде. Их!

Юк, кешеләр аның күзенә генә күренә иде. Китеп барышы, ахрысы... Теге

чакта, йөрәк чыгымлаганда, ул бит кыр уртасындагы өстәл тирәсенә тезелешеп

утырган аксакаллар белән очрашкан иде. Китеп барышы, әйе... Хәзер аяклары

җирдән аерыла да... Ни үкенеч, фанилыкта күпме эшләре өелеп кала... Чү,

икәүнең берсе Габбас бабасы түгелме соң? Ә аның кырыенда теге яшь хәзрәт!

Тәгаен үзе!

Нурулла дык-дык җиргә басып карады. Хәтта үкчәсе чатнады. Шөкер, аяк

асты каты иде...

2013-2014 еллар.