МӘСКӘҮДӘ ТУГАН ҖЫР
Муса Җәлилнең үз кулы белән язылган
«Сагыну» шигыре. 1936 ел, сентябрь.
Татарстан Фәннәр академиясе
Г.Ибранимов исемендәге Тел, әдәбият һәм
сәнгать институтының Язма һәм музыкаль
мирас үзәге. 10 ф., 1 тасв., 236 сак.берәм.
1934 елда татар опера театрына кадрлар
әзерләү максатында Мәскәү
консерваториясе каршында татар опера
студиясе ачыла. Татарстаннан җибәрелгән
композитор, музыкант, җырчылар янына ул
вакытта Мәскәүдә яшәгән Муса Җәлил һәм
Мәскәү дәүләт консерваториясе
каршындагы училищеда укыган Заһит
Хәбибуллин да кушыла (чыганакларга
караганда, студиягә кадәр алар
аралашмаган). Якыннан аралашу, уртак
дәресләр, зур максатлар — иҗат
кешеләрен берләштерә, табигый
бәйләнешләр туа. Мәгълүм булуынча,
нәкъ студиядә укыган чорда Муса
Җәлилнең байтак шигырьләренә Нәҗип
Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт
Фәйзи, Заһит Хәбибуллин җырлар яза.
Кайбер шигырьләрне композиторларга
Җәлил үзе тәкъдим иткән булса,
кайберләре, киресенчә, алар үтенече
белән языла. «Сагыну» җыры —
күпсанлы җырларның берсе, шуңа да
аның эзенә төшү бик үк җиңел булмады,
студиянең төп максаты опералар иҗат
итү булганга, Муса Җәлил архивында да,
музыка белгечләре язмаларында да бу чор күбрәк «Алтынчәч», «Ирек», «Качкын», «Галиябану» әсәрләре язылу тарихы аша күзаллана.
«Сагыну» җырының сүзләре 1936 елның сентябренә карый, шигырь Җәлилнең «Җырлар»
дәфтәренә кергән, аның төп нөсхәсе бүген Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтында саклана. Бер кулъязмада икенче строфадагы «иртән» сүзе урынына «тиздән»
дип язылган. Шигырь турында башка мәгълүматлар юк. Аның язылу тарихы да, кемгә
багышлануы да билгеле түгел. Әдипнең биштомлыгын басмага әзерләүче галим Зөфәр
Мөхәммәтшин безнең сорауга: «Сагыну» шигыренә бәйле фактлар юк дәрәҗәсендә.
Шигырьнең язылу датасына карап, Әминәгә багышланган булуы ихтимал, дип әйтергә
мөмкин. Ләкин аның бу елларда шактый хатын-кызлар белән аралашуы, аларга атап күп кенә
мәхәббәт шигырьләре язуы да мәгълүм», — дип ассызыклады. Шигырь илһамчысы төгәл
ачыкланмаса да, музыка язуга этәргеч биргән хатын-кыз билгеле. Ул — Уфа кызы Мәрьям
Карамышева. Заһит Хәбибуллинның беренче хатыны, замандашлары күзаллавынча, тәүге
мәхәббәте дә. Опера студиясендә укыган вакытта композитор гаиләсе янына еш кайтып йөри
алмый, чакрымнарны әнә шул җыр якынайта.
Ләкин эзләнә торгач, «Сагыну» җырына кагылышлы башка фаразларга да юлыктым.
«Муса Джалиль и татарская музыка» китабында Йолдыз Исәнбәт болай дип яза: «Октябрьнең
20 еллыгы уңаеннан, студиялеләргә иҗади заказлар бирелә. Җәлил композиторларга 9 яңа шигырь иҗат итә». Музыка белгече фикеренчә, «Сагыну» — әнә
шул тугыз әсәрнең берсе. Җырчы Халидә Зәбирова истәлекләрендә «Сагыну» җырының
дөньяга килгән мизгелләре сурәтләнә: «Студиядә укыган вакытта без Кызыл мәйдан
янындагы тулай торакта яшәдек. Табигый инде, ашарга үзебез, чиратлашып пешерә идек.
Көннәрнең берендә, Заһит Хәбибуллин дежур көнне, янына Муса килде, композитор плитә
яныннан китмичә генә ниндидер җыр көйли, дустына туктаусыз нидер сөйли. Ләкин артык
мавыгып китеп, ашның ташуын сизми калалар, мин орышам. «Халидә, аш кайгысымыни
монда? Заһит нинди матур җыр язган, тыңлап кара әле! Миңа калса, ул меццо- сопрано өчен!»
— дип аклана Муса. Аннан безнең бүлмәгә кереп, Заһит пианино артына утырды, ә Муса тәрәз
янына басты. Мәскәү кичкә кергән мизгел. Җырны тыңлап бетергәч, Муса: «Миңа калса,
текстка бераз үзгәрешләр кертергә кирәк», — диде, һәм әкрен генә җырны үзе суза башлады.
Мин дә кабатлауларында аңа кушылам. Икенче көнне Муса текстның эшләнеп беткән
вариантын алып килде. Заһит Хәбибуллинның иң популяр әсәре нәкъ шулай туды».
Халидә Зәбирова әлеге җырны сәхнәләрдән башкаргандырмы, юкмы, истәлекләрдә бу
турыда язылмаган. Ләкин «Сагыну»ны бөтенсоюз киңлегендә беренче булып яңгыраткан,
тамашачы күңеленә сукмак салган җырчы — Мөнирә Булатова. «Счастье сцены» китабында
моң иясенең әлеге җырга кагылышлы мондый сүзләре бар: «Студиядә укыган вакытта
концерт, очрашулар еш үтә иде. Аларның күбесен Муса Җәлил оештыра иде. Ул вакытта
сәхнәгә чыгу минем өчен зур сынау, мин бик каушый, ояла, курка идем. Шундый кичәләрнең
берсендә «Сагыну» белән чыгыш ясыйм. Ничек җырлавымны хәтерләмим, ләкин пәрдә
артына җиткәч, тамашачы алкышлар белән кабат сәхнәгә чакыра башлады. «Беркем дә мине
кабат чыгарга мәҗбүр итә алмаячак», — дип калтыранып торганда, сәхнә артындагылар этә
башладылар, мин — карышам, нәтиҗәдә, сәхнәгә артым белән чыктым... Бу минем
иҗатымдагы беренче «бис»ым булгандыр...»
«Сагыну» җырчы биографиясендә башка «тәүге»ләр белән дә бәйле. Мөнирә Булатованың
Бөтенсоюз радиосында беренче тапкыр чыгыш ясавы да нәкъ менә «Сагыну» җыры белән
була. Җырчының 1938 елда чыккан тәүге пластинкасында да — «Сагыну». Әлеге
пластинканың үз тарихы. Пластмасса тәлинкә аша «Сагыну» Бөек Ватан сугышында һәрбер
өйнең, һәрбер парлының төп җырына әверелә, символ дәрәҗәсенә күтәрелә.
Еллар уза... «Сагыну» җырына кемнәр генә мөрәҗәгать итми, кайсы җырчылар
репертуарына гына керми... Нечкә моңы, лирикасы белән җәлеп итә ул, күпләр аны халык
җыры дип атый. Ирексездән немец композиторы Рихард Штраус сүзләре искә төшә:
«Композитор өчен иң зур бәхет — биш-ун елдан җырның халыкныкына әйләнүе,
авторларның онытылуы». «Сагыну» — «ике кешенең күңел тавышы»ннан туып, халыкныкы
булып яшәгән, бүгенге көндә татар музыкасының алтын фондын тәшкил иткән бәхетле
әсәрләрнең берсе.