КӨН ЕЛМАЕП АТЛЫЙ КАРШЫГА
Язның яшел күзе
Яз килде дә җылы нурга күмде.
Тау буенда җирдән пар чыга.
Һәр тере җан, һәрбер бөҗәк шунда
Яшәр өчен генә ашыга.
Көздән калган яфрак юрганын гел
Тишеп үткән яшел энәләр:
Яшь үләннәр тузган одеалны
Яшел җепләр белән тегәләр.
Киртә янда бәбәкләрен ачкан
Язның яшел күзе — кычыткан.
Шул күзләрне көтеп ала идек...
Хәзер әйбәт инде ул чуттан!
Балтырганның кече яфракларын
Ашка өзгән чаклар онытылды.
Тик барыбер язның яшел күзе
Сөендерә торган ут булды.
...Кояш нуры муллыгыннан исереп,
Тургайлар да күккә менәләр.
Шатлыклары эчләренә сыймый,
Чырык-чырык итеп көләләр...
Яз килде дә җылы нурга күмде,
Көн елмаеп атлый каршыга...
Ьәр тере җан тилпенеп һәм ярсып
Яшәргә, сөяргә ашыга!
***
Яшьлектә без юмарт: уңга, сулга
Өләшәбез күңел байлыгын.
Бетәр диеп уйламыйбыз, чөнки
Күрмәгәнбез әле кайгыны.
Өләшәбез, юк, бурычка түгел,
Яхшылыкка гына ышанып.
Яшерен исәп, шик-шөбһә юк бер дә,
Һәм юк бездә күңел кысанлык.
Ләкин бәла китереп кыса бер мәл, —
Тетри җаның, иңри күңелең.
Кешеләр сиңа ярдәм итә алмый,
Бәла белән ялгыз берүзең.
Әрни-әрни эчтән син тоясың
Бик беркатлы ахмак булганың,
Сарыф итеп бар җан байлыгыңны,
Яклаучысыз, көчсез калганың...
Парча
Сүзләр бетте.
Аңлаталмадым шул
Күкрәктәге чын хис — ут кына,
Үзем куркам,
Янымдагы матур
Хисләремне өерә упкынга.
Гүя барам упкын кырыеннан,
Упкын суыра — чак-чак атлыймын.
Аңлатырга ихлас күңелемне
Бер чара да һаман тапмыймын.
Һәм кулларын алам кулларыма,
Пульсын тоям аның күңелдә.
Ә йөрәкләр, дөп-дөп тибеп, гүя
Сөйләшәләр Морзе телендә...
* * *
Гомерем минем — каралама,
Күп хаталар анда — аңлыйм.
Ә яшәгән гомеремне шул
Акка күчереп яза алмыйм.
Яшим фәкать каралама,
Акка яши алмыйм һаман.
Тормышымның бер битен дә —
Шатлыклысын, Кайгылысын —
Төшермичә алга барам.
Кырлар көрсенүе
Буразналар... Кантар-кантар балчык
Елык-елык ярмаланып тора.
Вак-вак дулкын булып тезелгәннәр...
Моңсу зыңлый ызандагы кура.
Сөрелгән җир ерак җәелеп китә,
Ә офыкта ул шәмәхә төсле.
Буразнада пәрәвез җепләре,
Нечкә җилләр шуны иткән гөслә,
Һәм уйныйлар кырның моңсу көен.
Ни генә юк икән ул көйләрдә? —
Бәхет, уңыш, диеп җилкенүләр
Сагыш булып хәтергә төйнәлә.
Әрнүле бу кырның моң-зарлары
Күңел кылын бәйли үзләренә.
Аерылып китсәң дә син ерак,
Ачык килә алар күзләреңә,
Һәм тарта ул сине, җибәрми гел
Тылсым сыман сергә өртелүе.
Йөрәгеңне өзеп-өзеп ала,
Искә төшеп кырлар көрсенүе.
* * *
Нәзакәтле, итагатьле караш...
Һәм хәерхаһ сүзләр тезә ул.
Тик аларда бер хаклык юк, беләм.
Мин белгәнне әллә белә ул?
Тик әдәпкә төргән ялган белән
Изә мине, юкка чыгара.
Фаш итеп тә һәм каршы да килеп
Булмый моңа, ничек чыдарга?
Күренми һәм теркәп булмый торган
Шәхес «сугышы» мәллә үзара?
Аңны гына адаштырыр өчен
Нәзакәтле ялган юл яра.
Каршы килеп булмавы бик авыр...
Кырын эшең
Әллә кайчан кылган кырын эшең
Калкып чыгып, тагы гел яный.
Йолым сорый... Түләттең бит инде,
Диеп аңа, куркып мин карыйм.
Ул чак алган хакың җитмәгәнме?
Тагы кирәк туймас убырга!
Начар эшләр үзеңә кире кайтып,
Менә шулай җанны суыра...
* * *
Әй, сөйләгән сүзләребездәге
Гөнаһсызлык-сафлык тамчысы
Гына булса иде үзебездә! —
Бушка булмас иде пафосы.
Әй, сөйләгән сүзләребездәге
Акыллылык шулай һәр мәлдә
Булса иде кирәктә әз генә,
Тик сүз өчен түгел, гамәлдә.
Әй, сөйләгән сүзләребездәге
Батырлык һәм бер куркусызлык
Булса иде җанда бер төкәнмәс...
Алга барган чакта юл сызып.
Без югалып калмас идек, бәла
Китереп суккан хәлдә почмактан...
Әй, сөйләгән сүзләребездәге
Гайрәт булса иде шул чакта!
Кем сөйли, шул хаклы чыга кайчак,
Сүзләр бары — тик хак төсләрдә...
Әй, сөйләгән сүзләребездәге
Хаклык булса иде эшләрдә!
Ул яхшылык кына теләп сөйли,
Гел яхшылык аның эчендә...
Сүзендәге шул яхшылыклары,
Әй, булсачы кылган эшендә!
Тылсымлы кыр
Тук башаклар иелә бер-берсенә,
Пышылдашып нидер үзара.
Өмет белән елмаялар да күк,
Пәм гамь белән бераз моңсар да!
Авыраеп, тулып бик мөлаем,
Аксыл-сары башлар иелгән.
Пәрбер башта нечкә генә калфак,
Көмеш ука белән чигелгән.
Гүзәл бизәк, серле нәкышләргә
Таң каласың — бөек табигать!
Бернәрсә дә һич ясалма түгел,
Бар нәрсә чын, бары — асыл зат.
Бодай сабаклары — Сорнай кылы,
Җил аларда уйный нинди көй?
Күңелле дә үзе һәм моңсу да...
Чыгарганмы яңа «Әллүки»?
Моңын сибә күктән тургайлар да.
Барча кошлар сайрый, тилпенә.
Башак шавы кош җырына кушылып,
Моң көчәя кырлар иркендә.
Шул моң җанга майдай ята, рәхәт!
Сафланганын тоя барасың,
Һәм үзеңнең кайсыдыр бер кошка
Әйләнгәнең сизми каласың.