ХАЛКЫМА БАГЫШЛАНА
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Тарихлардан килгән сабак,
Йөрәк тибә сулык-сулык.
Меңенче кат кабатлыймын:
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Татар хакын барлыймын да
Күңел китә кайчак тулып...
Безнең язмыш бездән тора:
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Бергә булыйк. Ник таркау без?!
Кайта-кайта моны уйлыйк.
Дәүләт тоткан кавемнән без,
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Бергә булыйк, бердәмсезлек
Башка төшә гөрзи булып.
Акыл теше чыгар вакыт
Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Китеп кара
Туган җирнең матурлыгын
Тау башына менеп кара.
Аңлар өчен якынлыгын,
Ераккарак китеп кара.
Яз кайтмаса, көз кайтыр дип,
Сабыр гына көтеп кара.
Яратасын яратмыйча,
Сөюләрдән китеп кара...
Сандугачлы авылыңны
Нәни илең итеп кара.
Кендек каны тамган җирне
Йөрәгеңнән китеп кара...
Җан тартмаса, кан тартмаса,
Беркем тотмый — китеп кара.
Минем чабу туган җирдә,
Йолкып алып китеп кара...
Кырык берләр
Әтиләрен яшьли кырган үлем,
Бездән ерак диеп торганда,
Эзләп таба сезне палатада,
Якалардан ала урамда.
Балачагын сугыш йоткан буын
Кырыс язмыш сезне сөймәде,
Күпләрегез әтиләре биргән
Солдат пилоткасын кимәде...
Җиңү бәйрәмендә һәйкәлләргә
Кызыл кәнәферләр салалар,
Исән калганнардан сора менә —
Яртылашы ятим балалар!
Сезгә чират ерак иде бугай,
Бәсләр иртә сарган агайлар.
Әтиләрен эзләп китеп бара,
Җитмеш яше тулган малайлар..
Илһамга
Син мине бәхетсез итмә,
Бер мизгел дә ташлама.
Минем бит һәр язган җырым
Халкыма багышлана.
Көтмәгәндә кил син миңа,
Биләп ал мине, яндыр.
Мин бит бары син барында
Яши алучы җандыр.
Син килсәң, кайчак елыйм да,
Кояштай балкып көләм.
Сине көтеп мин кесәмдә
Йөртәмен кәгазь, каләм.
«Шигырь ничек туа?» — дигән
Сорау килә күпләрдән.
Ә мин исә иңә, димен,
Мәңгелектән — күкләрдән!
Әрсез диеп гаепләмә,
Сиңа гозерем бардыр.
Яшьлектән җибәрмә мине —
Сөю илендә калдыр.
Бәхет ачкычын алма син —
Бер мизгел дә ташлама.
Минем бит һәр язган җырым
Халкыма багышлана!
Татар чәе
Нихәл, туган, ниләр майтарасың,
Ике куллап, әйдә, күрешик.
Ишек ачып кергән икән кунак —
Рәхәтләнеп бергә чәй эчик.
Маңгайлардан тирләр бәреп чыксын,
Пар бөркесен кабат самовар.
Татардагы ихлас кунакчыллык
Башка җирдә, әйтче, кайда бар?!
Тарих үзе шаһит минем сүзгә,
Без беркайчан чәйсез тормадык.
Хәмер түгел, татар чәе эчеп,
Сабан туйларында җырладык!
Тик ул гына баса сусауларны
Эссе көндә тамак кипкәндә.
Бисмиллалы чәйләр эчеп чыктык,
Бусагага дошман килгәндә.
Башка кавем «чәй безнеке» дию,
Алдакчыга гына батадыр.
Мәй хуҗасын күптән ачыкладык,
Чәй хуҗасы — бары татардыр!
Ишекләр дә, күңелләр дә ачык,
Ничек итеп түргә үтмисең?!
Уз син, әйдә, шундый йола бездә
Чәй эчмичә чыгып китмисең...