КАР КЕШЕЛӘРЕ — АРАБЫЗДА...
ӘМИР ӘМИНЕВНЫҢ «КАР КЕШЕСЕ» КИТАБЫНА БЕР КАРАШ
1990 еллар башында, яшәешебезнең
барлык өлкәләре кебек үк, әдәбият та
катлаулы хәлдә калды. Социаль заказ,
идеологик бертөрлелек юкка чыгу белән,
күнегелгән әдәби кануннар да җимерелде.
Көнбатыштан кергән тенденцияләр
йогынтысында, әсәрләрдә чынбарлыкны
реалистик күзлектән чагылдыру урынына,
дөньяны сәнгатьчә кабул итүнең мең төрле
«изм »лы ысуллары калкып чыкты. Хәер,
«дөнья» төшенчәсен әйләнә-тирә
чынбарлыкка гына кайтарып калдыру да
дөрес булмас хәзер. Чөнки бүгенге көн
әдәбиятында объектив чынбарлыктан
бигрәк, субъектив — авторның аңында,
фантазиясендә генә яшәгән иллюзор
чынбарлык ешрак чагылыш таба, «сәнгатьчә
дөреслек» төшенчәсе бөтенләй диярлек юга-
ла, чынбарлык белән миф, өн белән төш, фани
дөнья белән ахирәт, әдәби әсәр белән фән
кушылып, гади акыл белән аңлашылмаслык
ниндидер катлаулы синтез тудырыла.
Мондый әсәрләр фәндә «постмодернизм
әдәбияты» дигән төшенчә белән билгеләнә.
Алар укучының күңеленнән бигрәк акылына
мөрәҗәгать итә, идея-эстетик эчтәлекләре
ягыннан да, башваткыч кебек катлы-катлы
булулары белән дә аерылып тора. Автор
фикерен аңлау өчен, укучының да әзерлекле
булып, фәлсәфә, тарих, дин, әдәбият
гыйлемнәрен су кебек эчүе сорала.
Турысын әйтергә кирәк, язучының җан
җылысы бөркелеп торган, бер тында
укылган, геройларның язмышлары һәм
кичерешләре күзләргә яшь китергән яисә
рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иткән әсәрләрне
бүгенге әдәбияттан табу шактый
кыенлашты. Ул гына да түгел, әдәбият-
ларның милли йөзе дә югалып бара. Бу аеруча
рус әдәбиятына кагыла һәм, миңа калса, аның
тирән кризис кичерүенең бер күрсәткече
булып тора. Мәсәлән, Виктор Пелевин,
Владимир Сорокин, Людмила Улицкая кебек
бүгенге көн язучыларының әсәрләрендә рус
халкының традицион мәдәнияте, фольклоры,
менталитеты, яшәү үзенчәлекләре бернинди
чагылыш тапмый диярлек, алар үзләренең
космополитик характеры — миллияттән, рус
телендә сөйләшүче халыктан бөтенләй
читләшкән булулары белән аерылып тора.
Узган гасыр башында барлыкка килгән
«сәнгать — сәнгать өчен» шигаре бу
язучылар иҗатында җиренә җиткерелеп
тормышка ашырыла, чөнки әлеге әсәрләр
киң катлам укучылар өчен иҗат ителмәгән,
аларның адресаты да, максаты да билгесез.
Миңа калса, бу күренеш зыялыларның
халыктан тәмам аерылуын, тулаем
милләтнең дә рухи упкынга якынлашуын
кисәтеп тора кебек.
Шөкер, татар әдәбиятында хәлләр
куанычлырак. Язучыларыбыз нинди генә
сәнгатьчә метод белән иҗат итмәсеннәр,
дөньяны нинди генә күзлектән
гәүдәләндерергә омтылмасыннар, барыбер
мәшһүр Мәҗит Гафуриның инде йөз ел элек
әйтелгән «Бер адым алга атлыйм да
әйләнәмен артыма, / Кая басканнар икән дип,
күз саламын халкыма» дигән сүзләренә тугры
калалар. Каләм әһелләре халык алдында зур
җаваплылык
171
тоеп, үзләренең милләтнең йөзен, аның рухи
кыйбласын билгеләүче көч икәнлекләрен
аңлап эш итәләр. Чынбарлык белән тыгыз
бәйләнеш, халкыбыз тарихына,
мифологиясенә тирән игътибар, милли гамь
белән сугарылганлык — татар
постмодернистик әдәбиятының үзенчәлеген
билгеләүче төп сыйфатлар булып шулар тора.
Күренекле башкорт язучысы Әмир
Әминевның күптән түгел Татарстан китап
нәшриятында татар телендә дөнья күргән
«Кар кешесе» исемле повестьлар һәм
хикәяләр җыентыгына карата да шушы ук
сүзләрне кабатларга мөмкин. Әлеге китап
«Каләмнәр туганлыгы» сериясендә дөнья
күреп, язучының Башкортстанда киң танылу
яулаган «Усман ташы», «Кы- тай-город»,
«Йолдызак», «Бер көймәдә», «Танкист»
повестьлары һәм «Кар кешесе», «Сукбай»,
«Алдану», «Бүре балалары» кебек хикәяләре
белән Татарстан укучысын да таныштыру
максатын куя.
Төп сыйфатлары белән постмодернизм
әдәбиятына караган әлеге әсәрләрендә язучы
заманча иҗат алымнарын башкорт халкының
гасырларга сузылган чал тарихы, милли
менталитеты, рухи кыйммәтләре, фольклоры
белән табигый рәвештә бәйләү осталыгына
ирешә. Бу хикәя-повестьларда хыялый,
иллюзор вакыйгаларга зур урын бүленсә дә,
аларның нигезендә бүгенге тормыш
чынбарлыгы, чорның актуаль проблемалары
ята. Мәсәлән, «Усман ташы», «Кытай-город»,
«Бүре балалары» әсәрләрендә автор,
гиперреалистик алымнар кулланып,
авылларның һәм шулар белән бергә
милләтнең дә юкка чыгу проблемасын
күтәрә; «Бер көймәдә», «Кар кешесе» хикәя-
повестьларында Табигать һәм Кеше
арасындагы бәйләнешләрнең өзелүе, җир-
суларыбызның үз гаебебез белән юкка
чыгуы, экологик һәлакәт алдында торуыбыз
хакында оран сала, адәм затының рухи
бөлгенлеккә төшүен, аның табигатькә
мөнәсәбәте үзгәрүе аша ача. Рухи экология —
матди байлык бәрабәренә күңелләрнең
хәерче хәлендә калуы — язучының «Танкист»
повестенда гаять калку итеп гәүдәләндерелә.
Шушы проблемаларның берсе дә чи-
шелеш тапмаса, безне «Йолдызак» повес-
тенда тасвирланган, бүгенге чынбарлыкка
аеруча якын һәм шуның белән тагын да
куркынычрак киләчәк көтә. Рухи кыйм-
мәтләрнең, җәмгыятьнең терәге булган гаилә
институтының юкка чыгуы, ил- халык белән
кешеләрдән бигрәк җансыз автоматларны
хәтерләткән иминлек структуралары
вәкилләренең идарә итә башлавы, шуның
нәтиҗәсендә, гади халыкның рухсыз сарык
көтүенә әверелүе, «ирек» төшенчәсенең
тормыштан тәмам сызып ташланып, кешенең
һәр адымы, әйткән һәр сүзе, хәтта уйлаган
фикерләренең дә берөзлексез күзәтү астында
булуы — бу куркыныч киләчәкнең төп
хасиятләре шулдыр. Автор укучыларын
гамьсезлек йокысыннан айнырга, бары тик
куллануга корылган җәмгыять
системасыннан баш тартып, халкыбызның
меңьеллыклар дәвамында тупланган күңел
хәзинәсенә таянырга чакыра. Мәшһүр инглиз
язучысы Джордж Оруэллның 1948 елда
тәмамланган «1984» романы белән әлеге
повесть арасында тәңгәллекләр шактый.
Икесендә дә үзәк геройлар үзләрендә тоташ
концлагерьга әверелгән илне үзгәртерлек
көч тапмый, аларның көрәшкә омтылышы
нәтиҗәсез тәмамлана.
Шуны да әйтергә кирәк: Әмир Әми- нев
геройлары — кешеләр арасында, җәмгыятьтә
яшәсәләр дә, постмодер- низмга хас булганча,
күңел һәм акыл дәрәҗәсе ягыннан
кардәшләреннән бер баш өстен торучы, төп
халык массасыннан аерылган ялгыз
шәхесләр. Бу геройлар акчага, сорыкортларча
яшәүгә, гамьсезлеккә корылган бүгенге
җәмгыятьне кабул итә алмый, аны үзгәртү
өчен көрәшкә чыга, кешеләрне гамьсезлек
йокысыннан уятып, алар күңелендә
миһербанлылык, шәфкать, кешелекнең
киләчәге өчен җаваплылык хисе, матурлык
тойгысы тәрбияләргә өметләнә. Кызганыч
ки, бу якты хыяллар чынбарлыкта
якташларының таш бәгырьләренә бәрелеп
ватыла. Чөнки халыкның төп өлеше,
«массалар» өчен, мондый затлар «ала
карга»ларга, ул гына да түгел, куркыныч Кар
кешеләренә тиң.
«Бер көймәдә» повестеның үзәк герое
Габит — Табигать-Ана белән үзенең
бәйләнешен югалтмаган, ата-бабалар рухын
күңелендә саклаган «соңгы могикан»нарның
берсе. Сода заводына чимал кирәк дип, ата-
бабаларыбызның изге урыны — исеме
борынгы мифларда, легендаларда
мәңгеләштерелгән Торатауны җимерүче,
туган якның күрке булган коралай-
боланнарны атып юкка чыгаручы замана
байларына, җансыз чиновникларга берүзе
каршы чыга ул. Теләктәшләрне дә кешеләр
арасыннан түгел, ә табигать дөньясыннан —
ИЛДУС ФАЗЛЕТДИНОВ
172
кошлар, хайваннар арасыннан таба. Үзенең
һәм кайчандыр үзе һәлакәттән коткарган
бөркет баласы гомере хакына җаһил
бәндәләрнең чираттагы һөҗүмен кайтара.
Ләкин бу җиңүнең нәтиҗәсез булуы да
ихтимал, чөнки таш бәгырьле буш
җаннарның саны көннән-көн арта гына бара,
ә Габит кебек «ала каргалар»ның үзләрен
тиздән «Кызыл китап»ка кертергә кирәк
булачак...
Китапка исем биргән «Кар кешесе»
хикәясендә әлеге зат Урал тауларына үтеп
кереп, үзен табигый яшәү мохи- теннән
мәхрүм итүче, урман-кырларны, җанварлар
дөньясын аяусыз рәвештә кыручы кешелек
җәмгыятеннән үч алучы дәрәҗәсенә
күтәрелә. Аларның ишәеп, район үзәгенә
һөҗүм итүләре дә шуның белән бәйле. Баксаң,
без үзебез дә, әлеге Кар кешеләре кебек үк,
яшәү даирәбезне киңәйтү өчен җирдәге
башка тереклекне кысрыклап чыгарырга
тырышабыз бит! Табигатьтә һәркемнең, шул
исәптән адәм баласының да үз урыны, үзенә
җитәрлек ризыгы бар. Башкалар өлешенә кул
сузуның, дөнья гармониясен бозып, ахыр-
заман-апокалипсиска китереп җиткерүе
мөмкин дип кисәтә автор. Нәтиҗәдә кешелек
тә тәмам юкка чыгачак.
Кешелек җәмгыятенең үз тарихына, хәтта
ата-анасына игътибарсыз, акча
автоматларын хәтерләтүче рухсыз, бәгырьсез
көтүгә әверелүен Әмир Әми- нев
ышандырырлык итеп «Танкист» повестенда
сурәтли. Аның үзәк герое — дәүләтнең
ваемсызлыгы, балаларының хыянәте,
оныкларының таш бәгыре аркасында йорт-
җирсез сукбай хәлендә калган сугыш
ветераны — үзенең соңгы төяген, гамьсезлек
илендәге соңгы плацдармын шәһәр
уртасындагы мәйданда постаментка куелган
танк эчендә таба, хыялында булса да шуның
белән дөнья гаделсезлегенә, яшәү
мәгънәсезлегенә каршы көрәшкә күтәрелә.
Гомумән, постмодернизм әдәбиятына хас
булганча, Әмир Әминев әсәрләрендә дә реаль
тормыш һәм иллюзор вакыйгалар,
чынбарлык һәм миф, фани дөнья һәм ахирәт
бергә үрелеп килә. Хыялый вакыйгалар
чынбарлык фаҗигасен тулырак ачу өчен
ярдәм итә. Мәсәлән, автор туфан вакытында,
Аллаһы Тәгалә кушуы буенча, дөньядагы бар
тереклекнең парлы вәкилен үз көймәсенә
тутырып саклап калган Нух пәйгамбәр
турындагы дини мифны «Бер көймәдә»
исемле повестена кертеп җибәрә. Ләкин
шушы энә күзеннән үткәреп сайлап алынган
җанварлар арасында да бер хәсисе табыла:
тычкан кимереп, көймә төбен тишә. Шулай
булгач, кешелек дөньясындагы көнчеллек,
бер-берсен күрә алмау хисләре әлмисактан ук
килә, дигән фикерне үткәрә язучы. Тәмам
бозылып беткән адәм затын рухи һәлакәттән,
рухи туфаннан коткару өчен, яңа Нух
пәйгамбәрләр — Габитлар кирәк. Шул
рәвешле, миф белән чынбарлык табигый
берлеккә ирешә.
«Йолдызак» повестенда дәүләтнең
иминлек хезмәте вәкилләре тарафыннан
читкә алып китеп, бер ялгыз йортка бикләп
куелган Рәүфнең тимер рәшәткәле
тәрәзәләре алдыннан әле 1812 елгы башкорт
амурлары үтә, әле аның каршында патша
гаскәрләре Салават батыр белән аның әтисе
Юлайны җәзалый. Рәүф, йорт астыннан юл
казып, тоткынлыктан котылырга тырышса
да, бу нәтиҗәсез тәмамлана: кеше сөякләре
өстендә утырган йорт нигезе ишелә һәм
юлны баса. Гасырлар дәвамында халыкны
изгән, азатлык даулап көрәшкә күтәрелгән ил
батырларының сөякләре өстендә корылган
империяне символлаштыра түгелме соң бу
йорт?! Төрмә-өй эчендәге бердәнбер
мәгълүмат чыганагы булган аклы-каралы
телевизордан Петросянның юмор кичәләре,
эстрада җырчыларының шундый ук
концертлары, күңел, акыл үсеше өчен берни
дә бирмәгән Америка боевикларының
туктаусыз агылуы бүгенге чынбарлыгыбызга
туры килми дип кем әйтә ала?! Халыкның
уен-көлке, шау-шу, спорт тамашаларына
исереп, тарихын белмәүче, иртәгәсе көне
турында уйлап та бирмәүче, тамак хакына
көн күрүче сарык көтүенә әверелә баруы —
бүгенге чынбарлыгыбыз түгелме соң?! Ә бит
башкорт тарих дәвамында үз сөякләрендә
корылган шушы империяне яклап,
илбасарларга каршы көрәшкән, аның өчен
кан койган! Һәм аның сөякләре янә шушы үзе
яшәгән төрмә нигезенә кереп яткан. Өй
тәрәзәсе каршыннан башкорт атлыларының
французга каршы яуга китеп бару детале
шуңа ишарәли,
минемчә. Иң аянычы: тоткын өчен бу
төрмәдән котылу юлы да юк — көннәрдән
бер көнне, сакчылар могҗизалы рәвештә
юкка чыгып, ишекләр үзеннән-үзе ачылса да,
рәшәткәләр коелып төшсә дә, Рәүф белән
Рәүфә иректә үзләренә барыр юл
табалмыйлар, төрмә-йортка кире әйләнеп
КАР КЕШЕЛӘРЕ — АРАБЫЗДА...
173
кайтырга мәҗбүр булалар. Чөнки җанна-
рында инде көрәш рухы сынган, төрмә инде
аларның күңелләренә күчкән, рухи
тоткынлык — аларның тормыш асылы,
төрмәдән башка киләчәкләрен күз алдына да
китерә алмыйлар. 1990 еллар башында яулап
алынган азмы-күпме азатлык белән сынауны
күтәрә алмыйча, халкыбызның кабаттан
Сталин төрмәләрен сагынуына ишарәли
түгелме соң бу деталь?! Рәүф белән Рәүфәнең
улы Салават та ата-ана- сының язмышын
кабатлый, аны да дәүләт иминлеген
саклаучылар, гаиләсеннән аерып алып китеп,
шундый ук йорт- төрмәгә биклиләр. Шулай
итеп, чылбыр кабатлана...
Милләт инкыйразы, беренче чиратта,
аның гасырлар дәвамында күнегелгән
тормыш рәвешеннән, ата-бабалар төяге —
туган җирдән баш тартудан башлана.
Башкортның яңа заман таләпләренә авыр
яраклашуын, самимилеге, беркатлылыгы
аркасында, йөз еллар элек тә, әле дә, үз
түрәләре тарафыннан да, чит төбәкләрдән,
хәтта чит илләрдән килгән алыпсатарлардан
да җиңел алдануын язучы аеруча тәэсирле
итеп, гиперреалистик алымнар белән
«Кытай-город» повестенда ачып сала. Артта
калган «Алга» колхозы җирләрен, шунда
урнашкан Сыбай авылы белән бергә, Кытай
бизнесмены Чжан Си әфәнде сатып ала да
монда яшәүчеләрне үз исәбенә шәһәргә күче-
реп куя. Бушаган җирләрдә исә бер ел эчендә
яңа кала — Кытай-город калкып чыга.
Шәһәрнең «җиңел» тормышына кызыгып,
Фәйзулла кебек аек фикер йөртүче
аксакалларның кисәтүләрен ишетмичә, төп
байлыгы — җирдән колак каккан
авылдашлар азактан терсәкләрен тешлиләр
дә, тик соң була. «Инвестор» дип аталучы
килмешәкләрнең чынлыкта бары тик үз
кереме хакында гына кайгыртуын, гади
халкының мәнфәгатьләре алар өчен берни
булмавын — заман чынбарлыгын язучы
ачынып тасвирлый. Шунда ук үз халкының
үшәнлегенә, читләрнең өлгерлегенә таң
калып та куя: дистә еллар дәвамында артта
калганнар исемлегеннән чыга алмаган
колхоз җирләрендә кытайлылар ел эчендә
гөрләп торган шәһәр төзиләр...
Милләт инкыйразының икенче бер
сәбәбе — башка тел, башка мәдәният
вәкилләре белән катнаш никахларда
икәнлеген ачу өчен, Әмир Әминев «Бүре
балалары» исемле хикәясендә кешеләр һәм
хайваннар дөньясы арасында уңышлы
параллель китерә. Аналары — эт, аталары
бүре булган көчекләр, бераз үсә төшкәч,
көчлерәк кан чакыруы буенча, авыл йортын
ташлап, урманга качып китәләр. Ул гына да
түгел, бүреләрне чакырып китереп, үз
әниләрен — Ак- тырнакны да талаталар.
Тамбов өлкәсеннән Уралга «коман-
дировочный» булып килгән Иван да, Сәкинә
исемле башкорт кызын ансат кына авырга
калдыра да, «тиздән килеп алырмын» дип,
ташлап кача. Билгеле инде, башка милләт
вәкиле белән гаилә корырга ул үзе дә, ата-
анасы да теләми. Алай гына да түгел, урыс-
башкорт «никахыннан» туган Альберт исемле
малай, әнисе тәрбиясендә уналты яшен
тутыру белән, аны авыру хәлендә ташлап,
урыс әтисе янына китә. «Кеше — шул ук
җанвар» дигән Ницше тәгълиматы (ә бу
фәлсәфә постмодернизм мәдәниятенең
нигезендә ята) биредә җиренә җиткереп
тормышка ашырыла.
Әмир Әминевның әлеге повесть-
хикәяләре турында озак сөйләп булыр иде.
Аларның һәркайсы катлы-катлы сюжетлы,
һәр катламда тирән сер, фәлсәфә яшерелгән.
Бу әсәрләрне тулы хокук белән
интеллектуаль проза үрнәкләре исемлегенә
кертеп була. Алар укучыдан да тиешле
әзерлекле булуны таләп итәләр, кешене
уйландыру, аңа фикер орлыгы салу максатын
куялар. Миңа калса, Әмир Әминев иҗаты ми-
салында башкорт прозасы үз үсешенең яңа
этабына аяк басты. Бу мәртәбәле иҗатка
җентекле анализ бирү, аның үзгә хасиятләрен
ачыклау — тәнкыйтьче- галимнәребез
алдында торган көнүзәк мәсьәләләрнең
берсе.