Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ХАЛЫКНЫҢ БЫЛБЫЛЫ (дәвамы)

Җитмешенче елларда Алматыда миңа аның белән ике мәртәбә очрашып, озаклап
сөйләшеп утырырга насыйп булды. Ә узган гасырның илленче елларында мин Актүбә
шәһәрендә дүрт ел укыдым. Шул дәвердә исә аның җырларын, симфоник әсәрләрен,
опералардан арияләрен радиодан еш тыңларга туры килгән иде. Ул шәһәрдә яшәүче күп
санлы милләттәшләребез аны, «үзебезнең кеше» дип, еш искә алырлар иде. Шуннан соң
композитор белән Казанда да күрешкән идек. Опера театрында узган ниндидер тантаналы
кичәдән соң якташым Җәүдәт ага Фәйзинең, җитез хәрәкәтле, юкарак гәүдәле юлдашына
күрсәтеп: «Латыйф Хәмиди агаң булыр», — дип, аның белән таныштыруы хәтеремдә. Шул
вакытларда әле ул туган-үскән якларына еш кайтып йөрде. Якын күргән, Мәскәүдәге опера
студиясендә бергә укыган дусларыннан Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Заһид
Хәбибуллин һ.б. әле ул вакытта сау-сәламәт, ныгытып иҗат итәләр. Музыкаль әсәрләре
сәхнәдән төшми уйнала. Халык күңеленә якын булган җырлары һәр кичәдә диярлек
башкарыла килде.
Л.Хәмидинең берничә әсәрен дә Казанда оештырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә бик еш
кабатладылар. Тамашачылар аеруча аның татар һәм казакъ моң, аһәңен бергә кушып иҗат
156
иткән «Былбыл» җырын яратып кабул итәр иде. Ул җырны бездә иң оста башкаручы Наҗия
Теркулова, соңгы дәвер казакъ илендә Бибигөл Теләгәнева була. Муса Җәлил сүзләренә
язылган «Уңыш җыры» («Беренче вальс») белән казакъ совет әдәбиятына нигез
салучыларның берсе булган Сабит Муканов шигыре нигезендә иҗат ителгән «Казакъ вальсы»
да заманында бик популяр иде.
Латыйф Хәмиди бик тә үзенчәлекле композитор. Балачак гомерен Урта Азиядә, татар,
казакъ һәм үзбәк арасында үткәргән. Аның татарча яңгырашлы көй-моңнарына тугандаш
казакъ һәм үзбәк кардәшләребез аһәңнәре дә кушылып, көйне баетып җибәрә. Шундый
күренешнең үзенчәлекле чагылыш үрнәге буларак әлеге шул мәшһүр «Былбыл» җырын,
«Казакъ вальсы«н һәм «Беренче вальс»ны атап үтәргә кирәктер. «Татар бию көйләре
сюитасы» да бик үзенчәлекле әсәр. Ләкин 90нчы еллардан соң ул бездә башкарылмый
шикелле.
***
Казакъстан ССРның халык артисты Латыйф Хәмиди белән Алматыда беренче
очрашуыбыз көтелмәгәнчә килеп чыкты. Татарстан Язучылар берлеге җитәкчелеге 1974
елның октябрь урталарында мине Казакъстан язучылар оешмасына эш белән җибәрде. Үзара
арадашлык җепләрен ныгытырга, татар язучыларының әсәрләрен Казакъстанда,
казакъларныкын Татарстанда бастырып чыгару мөмкинлекләрен ачыклый төшәргә дип.
Октябрь ае ул елларда матбугатка әбүнәчеләр туплау- барлау чоры да бит. «Казан утлары»,
«Азат хатын», «Чаян» журналларына андагы кардәшләребез ничек языла, ул республикада
әбүнәчеләребез саны күпме — шуларны да ачыклап кайтырга кушылган иде. Ул дәвердә
казакъ кардәшләребез илендә дүрт йөз мең чамасы татар кешесе яшәде. Матбугатка язуны
оештыручы идарәгә бардым. Анда: «Сезнең якташлар газета-журналларга бик теләп
язылалар. Безнең үзәк идарәдә дә, өлкәләрдәге идарәләрдә дә татар хатын-кызлары байтак
эшли, подписка чорында алар сезнең матбугатны таратуда бик актив катнашалар. Татар
журналлары бездә казакъ телле журналлардан ким таралмый», — дип, бик сөендереп
җибәрделәр. «Казакъ әдәбияты» газетасында «Казан утлары»ның киләсе ел эшчәнлегенә
багышлы кыскача язмам да урнаштырылды.
Ул заманда казакъ, үзбәк кардәшләр мәмләкәтләрендә гомер итүче милләттәшләребез әле туган-үскән илләре белән тыгыз элемтәдә яши, газета-журналларны да ярыйсы ук арзан
хакка алдыра ала иде. Әйтик, җитмешенче елларда «Казан утлары» на язылу хакы җир
читендәге Владивостокта да, Казандагы кебек үк, алты сум гына тора иде шул...
Әлбәттә, Алматыга баргач та иң әүвәл Язучылар берлеге йортына юнәлдем. Берлек
идарәсе рәисе Әнүәр Әлимҗанов белән элегрәк Мәскәүдә бер очрашкан идек. Ул башлыча
тарихи эчтәлекле әсәрләр язды. Котлымөхәммәт Тәфкилевне баш каһарманнарның берсе
итеп сурәтләгән «Хәбәр китерүче» (русча «Гонец» исеме белән басылды) романын бүләк тә
иткән иде. Шул ук елларда мин аның Һиндстанны яулаган Бабур нәселе вакыйгаларын да
чагылдырган «Отрар хатирәсе» повестен тәрҗемә дә иттем. Димәк, ул миңа бераз таныш кеше
иде.
Әнүәрнең киң, иркен эш бүлмәсендә сөйләшеп утырабыз. Иң элек ул хатынының да
безнең милләт вәкиле булуын, шуңа күрә татар мәдәнияте, татар әдәбияты белән аеруча нык
кызыксынуын бәян итте. Татарстан белән Башкортстаннан килгән бер генә артистның да
чыгышын карамыйча калмыйбыз, Илһам Шакиров белән Ренат Ибраһимов җырлавын бигрәк
тә үз итеп тыңлыйбыз, Мәскәүгә барган саен берәр татар китабын алмыйча кайтмыйм, дигән
иде.
Соңрак, казакъ дуслар белән якыннанрак аралаша башлагач, Совет чоры зыялы
катламының байтагының теге яки бу рәвешле үз халкым вәкилләре белән кан-кардәшлек
дәрәҗәсендә икәнлеген дә ачыклаган идем. Бер-беребезне дус күреп йөрешкән күренекле
язучылардан Шерхан Мортазаев, Саин Моратбәков, Сатимҗан Санбаев, Морад Әүэзов, Әнәс
Сараев шундый шәхесләрдән иде. Аларның, үз җәмәгате булмаса, анасы яисә әбисе безнең
милләт вәкиле. Ә картрак буын зыялылары арасында андый кушма канлы гаиләләр тагын да
күбрәк. Социалистик Хезмәт Батыры исеменә лаек булган язучы Габит Мөсреповның
җәмәгатен дә Мәскәүдә үскән татар кызы дип әйтәләр иде. Галимнәр, композиторлар,
артистлар арасында да андый кушма канлы гаиләләр ишле иде ул елларда.
Әлбәттә инде, Әнүәр белән язучылар оешмалары эше, китап, журнал нәшриятлары
эшчәнлеге турында да сүз булды. Сөйләшә-сөйләшә озаграк та утырганбыз, ахрысы. Чәй
касәләре тотып бүлмәгә кабат кергән секретарь ханым:
— Сезне анда Композиторлар берлеге рәисе көтеп утыра. Керсенме? — дип сорады.
Әнүәр:
— Керсен. Безнең яшерен сүзебез юк, — диюгә бүлмәгә бик сөйкемле бер ханым килеп
керде. Зифа буйлы, мөлаем кыяфәтле, уртача яшьләрдәге бу ханымга Әнүәр минем кем
булуымны әйтте:
— Лирон Хәмидуллин. Казаннан...
— Газизә Жубанова, — диде ханым күрешкәндә.
Әхмәт Жубанов дигән композиторны ишетеп белә идем. Ул Актүбәдән ерак булмаган
Тимер станциясендә туган. Л.Хәмиди белән бергә берничә опера язган шәхес.
— Композитор Әхмәт Жубанов турында ишетеп тә, укып та белә идем. Ул бит Актүбә
өлкәсеннән... Сез дә шул нәселдәнме? — дидем. Ханым елмаеп торган арада Әнүәр болай диде:
— Әйе, мәрхүм Әхмәт ага Газизәнең атасы була. Хәзер ул атасы вазифаларын башкара —
композиторларның җитәкчесе һәм данлыклы консерваториябез ректоры.
Газизә дә сүзгә кушылды:
— Сез композитор Латыйф Хәмидине беләсезме? — диде.
— Беләм. Казанда бер күрешкән дә идек. Ул бит сезнең әтиегез белән бергә берничә
опера язган...
Газизә минем ничә көнгә килүемне, кайда тукталуымны белеште.
— Ерактан килгән кунак, үзәктә, Опера театры янәшәсендәге кунакханәгә урнаштырдык,
—дип, минем өчен Әнүәр җавап бирде.
— Бүлмә номерыгызны да әйтмәссезме?
Ни өчен сораганын ачыклап тормастан, мин ул ханымга бүлмә номерын әйтеп бирдем.
Һәм, ике җитәкченең сөйләшер, киңәшер сүзләре бардыр дип, саубуллашып чыгып киттем. Ә
кичен, тамак ялгап, бүлмәмә кереп утыруга, кемдер шылтырата:
— Лирон Хәмидуллин буласызмы сез? Хәзер мин килсәм, сөйләшеп утыра алабызмы?
Латыйф Хәмиди агаң булам, — ди.
Димәк, Газизә Җубанова минем кунакханә номерын Латыйф агасының күңелен күрү өчен
сораган булган икән. Фамилиямне дә кат-кат белеште: Хәмидуллин белән Хәмидинең үзара
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
158
якынлыгын да истә тотуы булгандыр, күрәсең.
Латыйф ага кунакханәгә бик тиз килеп җитте. Кулында төргәк-төргәк йөзем, алма...
— Мин бит Опера театрына янәшәдәге Түләбаев урамында гына торам. Моннан ерак
түгел. СССРның халык артисты мәрхүм Мукан Түләбаев белән дә иҗатташлар, дуслар идек.
Казакъстан гимнын да бергә эшләдек. Өченче автордаш итеп соңрак Брусиловскийны
беркеттеләр...
***
Латыйф ага Татарстанның хәзерге Кайбыч районына кергән бер авылда 1906 елда туган.
Җиде яше тулмастан үзбәк кардәшләребез илендәге Кәттә Курган шәһәрендә яшәгән. Шунда
укыган елларында ул — мандолина, 1917 елдан соң ачылган музыка мәктәбенә йөргәндә,
фортепьяно уйнарга өйрәнә. Тиздән илдә зур үзгәрешләр башлана. 1918 елның апрелендә
Ташкентта Хәмидуллиннар яшәгән төбәктәге милләтләр мәнфәгатен кайгыртырга тиешле
Төркестан Совет Автономияле Республикасы оештырыла. Аңа хәзерге казакъ иленең көньяк-
көнбатыш өлеше, үзбәкләр яшәгән җирләрнең төньяк төбәкләре кергән. Дөрес, тиздән
барлыкка киләсе СССР җирлегендә иң беренче булып оешкан бу автономияле республиканы
совет хакимияте соңрак никтер сирәк искә алды. Чөнки ул «кирәгеннән артыграк» үзбаш
булды сыман. 1940 елда басылган «Страна социализма» исемле калын рәсми белешмәлектә
ул да, 1920 елда оешкан Казакъ автономияле республикасы да телгә алынмыйлар. Моның
сәбәбен, бәлки, Төркестан милли мохтариятен оештыручыларының, шул исәптән аның рәисе
«милләтче» Турар Ырыскуловның да 1937-38 елларда юк ителүләре белән бәйләргә кирәктер.
1919 елда Төркестан республикасының Мәгариф халык комиссариаты җитәкчесе итеп
татар язучысы Шәһит Әхмәдиев билгеләнә. (Башка бик күп җитәкче оешмаларга да безнең
милләттәшләр килә. Әйтик, «Хөсәения» мәдрәсәсендә укып җитлеккән Кәрим Хәкимев тиздән
Төркестан АССР коммунистлары башлыгы булып китәчәк.) 1920 елда автономиянең
башкаласы Ташкентта төрки милләтләрне берләштергән Белем йорты эшли башлый. Татар,
үзбәк, казакъ бүлекләре булган Халык мәгарифе институты ачыла. Латыйф Хәмиди дә әлеге
институтка укырга керә һәм аны 1926 елда тәмамлый. Институт укытучылары арасында
безгә мәгълүм шәхесләрдән Габдерахман Сәгъдине, Гыйбад Алпаров, Кәбир Бәкер, Зариф
Бәшириләрне очратып булган. Ьади Такташ та берара ул тирәдә күренеп ала.
Әлеге Мәгариф институты белемгә сусаган яшьләрне дә әллә кайлардан үзенә тарта.
Бервакыт бу Белем йортында Мохтар Әүэзов та күренгәли башлый. Оренбургта оешкан
казакъ мохтарияте җитәкчеләренең берсе бу. Кызыклы хикәяләр дә язучы «комиссар Мохтар»
белән шушы еллардагы танышлыгы яшь музыкант Латыйфның киләчәк язмышында зур эз
калдырачак.
Л.Хәмиди өчен әлеге Белем йортында узган еллар иҗади чыныгу, аякка басу еллары була.
Шул дәвердә ул кайбер сәхнә әсәрләрен музыкаль «бизәү»дә катнаша. Шунда аның беренче
көйләре туа. Мәдәният-сәнгать кичәләрендә аларны ул сәхнәдә үзе дә мандолина һәм
фортепьяно уйнап күрсәткәли. Монда таратылган җилем басма «Белем йорты» журналында
үзбәк Гафур Голәм, казакъ Мохтар Әүэзов, Ьади Такташ һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләре
белән янәшә Л.Хәмидинең язма иҗат үрнәкләре дә урын ала. Әдәбият укытучысы
Габдерахман Сәгъди аның киләчәктә шагыйрь буларак таныла алуына шикләнми.
Әйе, шушы институтта укыган һәм шушы үзенчәлекле мохиттә яшәгән чорда
Л.Хәмидинең тәүге җырлары җырлана башлый. Ул монда татарча «Беренче вальс» көен иҗат
итә. (Соңрак ул көй Муса Җәлил сүзләре белән Мәскәүдә, «Октябрь баласы» журналында
«Уңыш җыры» исеме белән басылып чыгачак.) Муса Җәлил белән алар беренче тапкыр
Казанда, 1924 елның җәй башында очрашачаклар. Латыйфның иҗади үсешен күзәтеп торган
милләттәшләре аңа Казанга барырга, яңа ачылган Шәрекъ музыка техникумына укырга
керергә киңәш итәләр. Институт җитәкчесе, унынчы еллардагы «Шура» журналында байтак
шигырьләре басылган иҗади фикерле Габдулла Мостакаев та ул тәкъдимне хуплый. «Бар,
тәвәккәллә», — дип киңәш итә. 1924 елның язында Латыйф ерак юлга җыенып чыгып китә.
Ләкин сәфәре уңышлы булмый, аны техникумга кабул итмиләр.
***
Институтны тәмамлау таныклыгы алганнан соң, ул Мәскәү музыка техникумына керергә
ИКЕ ХАЛЫКНЫҢ БЫЛБЫЛЫ
6* 159
ният кыла. Бу вакытта инде аның Кәттә Курган музыка мәктәбендәге укытучысы,
мандолиначы да булган остазы Гыймад Тимербулатов та Мәскәүгә кайтып төпләнгән була.
Латыйфны ул Мәскәүдә якын күреп кабул итә. Мәгълүм Әсәдуллаев йортындагы үз фатирына
урнаштыра. Беренче Мәскәү музыка техникумының композиторлар әзерләү бүлегенә кабул
ителеп, тулай торакка күчкәч тә, Латыйф Гыймад агаларына бик еш килеп йөри. Көз көнендә
бер килүендә ул шушы йорт тирәсендә Муса Җәлил белән кабат очраша. 1927 елда Муса да
Мәскәүгә укырга дип килгән, Әсәдуллаев йортында яшәүче элекке танышы Дәүләтшиннарга
фатирга төшкән икән. Ике күренекле шәхеснең иҗади дуслыгы шушы көздән башланып китә.
Һәм дистә еллап дәвам итә.
Алар шул чорда популяр булган берничә җырның көен һәм сүзен бергә язалар. Башлыча
яшьләргә һәм укучы балаларга багышланган «Комсомол җыры», «Көз җитте», «Күңелле
яшьләр», «Ленин турында җыр»ны. Аларны яшьләр урамда да, уку йортларында да бик
яратып җырлыйлар. «Кызыл очкыч җыры» да, марш буларак, күпләр күңеленә хуш килә, ә
«Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?» романсы татар көенә яңалык алып килүе белән
истә кала. Латыйф Мәскәүдә яшәүче Әхмәт Ерикәй шигырьләренә дә берничә көй иҗат итә.
Ул җырларның күбесе Муса Җәлил редакцияләгән журналларда басылып та чыга.
Л.Хәмиди 1931 елда техникумны тәмамлый. Әмма эшеннән һәм дусларыннан аерыласы
килмичә, Мәскәүдә яшәп кала. Бу вакытта инде ул «Октябрь баласы» журналының музыка
бүлеге мөдире була. (Журнал 1932 елның декабрендә ябылганчы.) Шул ук Әсәдуллаев
йортында урнашкан татар мәктәбендә җыр дәресләре дә алып бара, милли телләрдә китаплар
бастыра торган «Центриздат» белән дә хезмәттәшлек итә. Казакъстанга эшкә билгеләнгәч
кенә аның Мәскәүдәге дуслары белән арасы бераз сүрелә төшә.
Беренче мәртәбә Казакъстанга эшкә билгеләнүенең сәбәпләрен Латыйф ага миңа
болайрак аңлаткан иде. Бердән, ул элек Урта Азиядә яшәгән, андагы төрле милләт вәкилләре
белән аралашкан. Шундагы халыкларның гореф-гадәтен, телләрен белә. Латыйф ага, шул
сүзләрен раслагандай:
— Казакъ дуслар хәзер дә әле: «Ташкентка барып төшү белән үк, үзбәккә әвереләсең», —
дип шаярткалыйлар, — дип әйтеп куйган иде.
Икенчедән, үзәк тарафыннан казакъ мәдәниятен торгызуга зур әһәмият бирелгән чор
була бу. Утызынчы еллар башында Казакъстанның Алма-Ата, Кызыл Урда, Семипалатинск
кебек эре шәһәрләрендә бер-бер артлы берничә милли театр оештырыла. Опера театрын
нигезләү турында карар кабул ителә. Һәм ул 1933 елда ачыла да.
— Казакъ иле өчен мондый тизләтелгән чаралар нилектән килә? Белмисез шул сез...
Мондагы утызынчы елгы ачлык афәтен дә, халык күтәрелешен дә Рәсәйдә белүчеләр юк.
Бездә дә ул хакта берни дә язмыйлар. Аларны язарга да, сөйләргә дә ярамый. Боларны мин
сиңа сер итеп кенә әйтәм...
Әйе, казакъ, кыргыз халкының 1916 елда патша Россиясенә каршы баш күтәрүе турында
әз-мәз хәбәрләр бар. Ләкин ул хәбәрләр дә узган гасырның егерменче еллары чигеннән
чыкмый диярлек. Соңгы дәверләрдә нәшер ителгән «Большая Советская энциклопедия»
томнарында миңа андый мәгълүмат очрамады. Бәлки, ул кузгалышка багышлы мәкалә
атамасын дөрес билгели алмаганмындыр. Ә инде 1930 елгы киң таралган баш күтәрүләр
турында әйтәсе дә түгел. Бу хакта фәкать ул вакыйгаларга катнашып, тиешле җәзасын күргән,
соңрак елларда акланган кайбер билгеле шәхесләрнең биографияләрен укыганда гына
беркадәр чамалый аласың. Дөрес, бер-ике әсәрендә мәрхүм Әнүәр Әлимҗанов та ул
вакыйгаларны белгән кешеләр аңларлык рәвештә генә кинаяләп әйтеп киткәләде бугай.
Шунысы хак халык күңелен, бигрәк тә әз-мәз кыерсытылган милләт вәкилләре күңелен
кузгатмас, учларын корал тотарга ымсындырып тормас өчен, җитәкче түрәләр безгә андый
фактларны мөмкин кадәр җиткермәскә тырышканнар. 1980 еллар ахырында Лев Толстойның
«Хаҗи Морад» романын кабат нәшер итәргә ниятләгәч тә, үзебезнең үк түрәләрнең «планга
кертмәскә», дип әйтүләре хәтердә. Хәзер дә тыныч булмаган Кавказ төбәгендәге «тау
халыклары»ның Советка каршы оештырылган, 1954 елга кадәр дәвам иткән кораллы
көрәшен кем белә? Яки соңгы елларда гына «чечен бандаларының Дагыстанны яуларга
омтылуы» нигезендә ни-нәрсә ятканын кем аңлатып бирә ала? Дагыстан вакыйгаларының
башлыча Яңа Лак районында барганын һәм шул хәлләрдән соң лак халкының чикле
мөстәкыйльлеге (кече мохтарияте) өчен көрәшүче кайберәүләрнең юкка чыгуын истә
тотканда — анда да ниндидер «сер» ята.
ЛИРОН ХӘМИДУЛЛИН
160
Әйе, казакъ халкының бер өлешенең 1930 елдагы баш күтәрүе хакында бездә бернинди
дә мәгълүмат басылмаган. Чит-ят җирләрдә бәян ителгәннәре дә онытылгандыр, мөгаен.
Әмма шул вакыйгалардан соң совет хакимиятенең казакъ халкы тормыш-көнкүрешенә
карашы төптән үзгәрә. Иксез-чиксез булып яткан казакъ илендә яңа сәнәгать корылмалары
төзелеше тизләтелә. Илнең төрле тарафыннан монда тәҗрибәле белгечләр җибәрелә. Ирекле
килүчеләр белән бергә «сөрген срогын» үтәргә тиешле бихисап сандагы галимнәр,
профессорларга да урын табыла. Миңа калса, шул ук дулкын безнең Латыйф агабызны да үзе
белән өереп алып китә...
***
1933 елда А.Затаевичның «Казакъстан татарларының илле җыры» җыентыгы
«Центриздат»та дөнья күрә. Аның мөхәррире Л.Хәмиди була. Китапны казакъ зыялылары да
хуплап кабул итә. Алар Л.Хәмидине Алма-Атада эшли башлаган Казакъ драма театрының
музыка бүлеген җитәкләргә чакыралар. Мохтар Әүэзов әлеге театрны оештыручыларның
берсе икән. Аның шул театрда сәхнәләштереләчәк берничә пьесасын музыкальләштерү
бурычы Латыйфка йөкләнә. Шулар арасында «Абай» драмасы да була. Шул рәвешле ул монда
беренче мәртәбә Абай тормышы һәм иҗаты белән якыннан таныша. М.Әүэзовның «Кобланды
батыр» дастанына нигезләнгән пьесасыннан соң ул «Абай» драмасын музыкальләштерә. Бер
үк вакытта Л.Хәмидигә Казакъстан ССР радиокомитеты карамагында хор коллективын
оештыру бурычы да йөкләнә. Шушы ике-өч еллык дәвердә аның казакъ халкы моң-
аһәңнәренә яраклаштырып иҗат иткән беренче казакъ җырлары да туа. Ильяс
Җаңсыгуровның Кызыл Армиягә багышлы шигыре «Кызыл кыран»га (Кызыл бөркет, Кызыл
лачын) нигезләнгән җыр бик тә уңышлы килеп чыга. Аны һәр җирдә мактыйлар,
җырлыйлар...
Бу елларда әле Латыйф Хәмиди Казан һәм Мәскәүдәге иҗатташларыннан бөтенләйгә
аерылып өлгерми. Казакъ илендә вакытлыча гына эшләп, тәҗрибә туплармын да туган ягыма
кайтырмын дип хыялланып яши. Мәскәүдә уку елларында аралашкан Муса Җәлил, Мансур
Мозаффаров һ.б. белән хәбәрләшеп тора. Мәскәү консерваториясе каршында татар опера
студиясе оешканлыгын да белә. Аңа да ул студиягә кабул ителеп, югары музыкаль белем алу
мөмкинлеге барлыгы турында хәбәр итәләр. Һәм 1936 елда ул янә Мәскәүгә килеп төшә.
Монда элекке һәм яңа дуслар, иҗатташлар белән бергә җитди музыкаль әсәрләр иҗат итү
серләрен үзләштерә башлый. Бу чорда аның «партадашлары» Салих Сәйдәшев, Мансур
Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһановлар була.
Нәкъ шушы елларда Латыйф ага татар халкының яраткан көйләреннән «Галиябану», «Каз
канаты», «Ком бураны», «Су буйлап», «Сарман», «Шомыртым» һ.б.ны, хор өчен эшкәртеп,
нотага сала башлый. Соңрак та ул эш белән шөгыльләнүдән бизми һәм, тулы бер китаплык
мая җыелгач, 1964 елда аларны Мәскәүдә бастырып та чыгара. Студияне тәмамлаганда,
диплом эше итеп «Татар бию көйләренә сюита»ны нотага сала. Җитәкче укытучысы
профессор Г.Литинский ул симфоник сюитаны бик уңышлы әсәр дип кабул итә. Иҗатташ
иптәшләреннән кемнәрдер балет, кемнәрдер опера яза.
1938 елның җәй башында укулар тәмамлана. Эшкә билгеләнү көннәре килеп җитә.
Кемнәрдер алдан ук Казанда тиздән ачылачак Опера театрына эшкә билгеләнгән була.
С.Сәйдәшев элекке эшенә — Дәүләт драма театрының музыкаль бүлеген җитәкләргә
ИКЕ ХАЛЫКНЫҢ БЫЛБЫЛЫ
161
дип кайтып китә. Л.Хәмидигә һәм тагын кемнәргәдер республиканың мәдәният идарәсеннән
киләсе чакыру кәгазе һаман күренми. Нәкъ шул вакыт Ленинградтан кайтып килүче казакъ
артистлары һәм М.Әүэзов Мәскәүдә пәйда булалар. Мохтар һәм әлеге таныш артистлар аны
Алматыга кайтырга димлиләр. «Бездә халык музыка уен кораллары оркестры эшли башлады,
аңа дирижёр кирәк. Син ул эшкә бар яктан да килешле зат», — ди М.Әүэзов. Шулай итеп,
язмыш талантлы татар композиторын тагын үз иленнән читкә алып китә. Дөрес, Аламатыда
аны бик зурлап каршылыйлар. Гаилә белән яшәрдәй фатир бирәләр. (Бу вакытта Казанга
кайткан студиячеләр гаиләләренең күпчелеге кунакханә бүлмәләренә урнаштырылган була.)
Шул көздә үк ул әлеге оркестрның баш дирижёры һәм сәнгать җитәкчесе итеп тәгаенләнә.
Хәзер дә уңышлы эшләп килгән, дөнья буйлап сәяхәт кылудан туктамаган, унтугызынчы йөз
көй чыгаручысы һәм оста кубызчы-скрипкачы Кормангазый исемен йөрткән ул Дәүләт
оркестры белән якташыбыз биш ел җитәкчелек итә. (Соңгы тапкыр бу оркестр Казанга 2003
елда килде. Якташыбызның берничә әсәрен дә башкарды.) Шул чорда аның гомерлек дан
китерердәй әсәрләреннән «Казакъ вальсы» (1940), чак кына соңрак «Былбыл» (1945,
Н.Баймөхәммәдев сүзләре) җырлары туа. Якташыбызның казакъ илендә иҗат иткән
җырларының саны өч йөзгә якынлаша. 60нчы еллар башында Казакъстанда татар әдәбияты
һәм мәдәнияте көннәре һәм тиздән шундый ук чара Казанда уздырылуы уңаеннан, Латыйф
ага татар шигыренә нигезләнеп тагын берничә көй яза. Шулардан иң танылганы, сәхнәдән еш
кабатланганы, мөгаен, «Иртәләрен, кичләрен» җырыдыр (Хәсән Туфан сүзләре).
***
Казакъстанда яшәгән дәвердә Латыйф Хәмидинең өч опера, бер оперетта, берничә сюита
һәм халык яратып кабул иткән дистәләгән казакъ җырын иҗат иткәнлеге мәгълүм. XIX йөз
казакъ көйчеләреннән Кормангазый, Дәүләтгәрәй, Бирҗан һ.б. әсәрләрен оркестр өчен
эшкәртә. «Балалар өчен фортепьяно әсәрләре», «Балалар өчен җырлар», «Думбрада уйнау
мәктәбе» һ.б. уку-өйрәнү әсбапларын төзи һәм бастырып чыгара.
Мохтар Әүэзов «Абай» драмасы җирлегендә тиздән опера либреттосын әзерли. Шуны чын
опера рәвешенә китерүне яңарак оешкан композиторлар берлеге рәисе Әхмәт Җубанов белән
опера студиясендә укып кайткан Латыйф Хәмидигә йөклиләр. Бу нәкъ авыр сугыш көннәренә
туры килә. Халык уен кораллары оркестрында да эшне дәвам итәсе, сугыш батырларына
багышлап җырлар да язасы, операга да җан өрәсе бит. 1942 елдан ул музыка училищесында,
1944 елдан яңа ачылган консерваториядә дә укыта. Шәрәфле доцент.
— Ул елларда көн-төн эшләдек. Кичләрен Опера театрында да эшләр чыгып тора... Өйгә
кайтуга ястык өстенә аварлык кына хәл кала иде. Авыр сугыш чоры кешеләренең күңелен
күтәрүгә өмет ителгән дистәләгән җыр язганмын. Совет иле каһарманы Маншук Маметовага,
Панфилов дивизиясе батырларына, партизаннарга багышлы җырларым әле хәзер дә
радиотапшыруларда кулланыла...
Бик күп тырышлык куелган, байтак сынаулар үткәннән соң, ниһаять, «Абай» операсы
язылып бетә. Мәскәү, Киев, Ленинградлардан эвакуацияләнгән музыка, сәхнә белгечләре
ярдәмендә сәхнәләштерә башлыйлар. 1944 елда тамашачы операны дәррәү алкышлап кабул
итә. «Абай» — җирле милли кадрлар тарафыннан иҗат ителгән беренче милли опера. Дөрес,
аңа кадәр, 1934 елда ук бер тәҗрибә булып ала. Опера сәхнәсендә «Кыз җибек» (Ефәк кыз)
дастаны нигезендә эшләнгән музыкаль әсәр уйнала. Ләкин аның музыка авторы башка
милләт вәкиле — Евгений Брусиловский була.
«Абай» операсы — казакъ опера сәхнәсенең иң уңышлы әсәре. Аның әлегәчә куелмый,
уйналмый калган елы юк. Мәскәүдә уздырылган казакъ мәдәниятенә багышлы чараларда да
«Абай» сәхнә түрендә йөри. Ул операда баш рольләрне башкаручы Көләч Байсәетова, Роза
Җаманова, Бибигөл Теләгәнева, Ирмәк Серкебаев, бертуган милләттәшләребез Ришат һәм
Мөслим Абдуллиннар дөнья күләмендә танылган артистлар дәрәҗәсенә ирештеләр.
1945 елда өч композитор тарафыннан Казакъстан ССРның үз гимны иҗат ителә.
Бер үк вакытта Л.Хәмиди акын Җамбулның йөз яшенә багышлап бер актлы «Җамбул белән
Айкуныс» операсын да эшли (1946). Соңрак, 1949 елда, опера, тулыландырылып, «Җамбул»
исеме белән кабат эшләнә һәм 1952 елда сәхнәләштерелә. Сугыш барган көннәрдә үк
башланган һәм төрле сәбәпләр белән бераз тоткарланган «Теләгән Туктаров» операсы да,
ниһаять, 1947 елда төгәлләнә һәм сәхнәләштерелә. Сугыш батырына багышланган бу опера
162
да Латыйф ага белән Әхмәт Җубановның уртак җимеше.
— Әхмәт белән без утызынчы еллар ахырында Кормангазый исемендәге оркестрда бергә
эшли башлаган идек. 1939 елда композиторлар оешмасын да бергә нигезләдек. Беренче
көннән башлап анда идарә әгъзасы булып торам. Музыка сәнгатенә багышлап йөзләгән
мәкалә, очерк язып бастырдым. Музыка фонды рәисе булуыма да дистә еллар инде. Төрле
музыкаль чараларда жюри рәисе яки әгъзасы булган очраклар да еш кабатлана. Үпкәләр җаем
юк. Читкә тибәрергә теләгәннәрен тоймыйм.
Хак әйтә Латыйф ага. Казакъ илендә аның абруе зур булды. 1942 елда аңа «Казакъстан
ССРның атказанган артисты», 1966 елда «Халык артисты» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
1978 елда ул Көләч Байсәетова исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. Берничә орден, медаль
белән бүләкләнә. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә хезмәт итүчеләр өчен Казакъстан ССРның
дәүләт бүләкләрен булдыру карары 1944 елда кабул ителә. Әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр
өчен ул хәзер — Абай, музыка, театр осталары өчен Көләч Байсәетова исемендә йөртелә.
Көләч — казакъның танылган беренче опера җырчысы. Аңа инде 1936 елда ук (егерме дүрт
яшендә) «СССРның халык артисты» исеме бирелә. Хәер, казакъ опера сәнгатендә һәм музыка
өлкәсендә Дәүләтнең андый иң югары исемен яшьли алучылар байтак. Роза Җаманова, Мукан
Түләбаев, Ирмәк Серкебаев «СССРның халык артисты» исеменә — 1959 елда, Бибигөл
Теләгәнева белән Ришат Абдуллин 1967 елда лаек дип табылалар. Шундый зур дәрәҗәле исем
бирелгәндә Розага — утыз бер, Ирмәккә утыз өч яшь була. Талантлы, сәләтле иҗат кешеләрен
шулай иртә бәяли белүдән үрнәк алырга кирәктер, мөгаен.
Өстәп шуны да әйтик: Көләч Байсәетова Латыйф аганың «Казакъ вальсы» белән
«Былбыл» җырын иң беренче һәм үзенчәлекле моң вә күтәренке рух белән башкаручыларның
берсе санала.
— Арабыздан иртә китмәсә, без бергә тагын күп нәрсәләр иҗат иткән булыр идек әле, —
ди композитор, аның белән иҗатташ булу елларын искә төшереп. — Ул 1957 елда вафат
булды. Әмма җырлары, арияләре хәзер дә радио, телевидение репертуарыннан төшмичә
башкарылалар.
Латыйф Хәмиди 1948 елда Н.Баймөхәммәдев либреттосына «Балбулак» опереттасын иҗат
итә. Бу әсәр — аның шушы юнәлештәге соңгы хезмәте. Мирасында тагын берничә күләмле
симфоник әсәре — сюиталары бар. Казакъстанда элегрәк даими башкарылган «Татар бию
көйләренә сюита»дан тыш, иҗатташлары һәм музыка сөючеләр тарафыннан югары
бәяләнгән «Кобланды» һәм «Алматы» сюиталарын атап үтәргә кирәктер.
Латыйф Габделхәй улы Хәмиди 1983 елда, җитмеш җиде яшендә Алматыда вафат булды.
Ике-өч ел элгәре генә бергә гомер иткән карчыгы Сания дә гүр иясе була. Аңа чаклы әле без
тагын бер мәртәбә шул ук кунакханәнең иркен бүлмәсендә иркенләп сөйләшеп утырган идек.
1980 елның июнь башларында, замандашы Сабит Мукановның сиксән еллык юбилее
билгеләп үтелгән көннәрдә. Латыйф ага миңа җитмеш яшенә атап чыгарылган буклетын
(иҗат биографиясе язмасын) бүләк итте. (Аның юбилей тантанасы 1976 елның 8 декабренда
Абай исемендәге Опера һәм балет театрында бик зурлап уздырыла.) Шул очрашуда Латыйф
ага Әхмәт Җубанов белән икесенә багышлап повесть иҗат ителүен, ләкин хәзергә ул әсәрнең
үзендә юклыгын белдергән иде. Блокнот битенә: «Повесть авторы Лия Җаһанова», дип язып
куйганмын. Музыка белгече А.Юсфин — 1964 елда Мәскәүдә, Б.Ерзакович 1978 елда Алматыда
«Латыйф Хәмиди» исемле хезмәтләрен нәшер иткәннәр. «Казакъстан ССР
энциклопедиясе»нең 4нче томында да якташыбызга багышлы төпле мәгълүмат бар. Ә «Татар
энциклопедия сүзлеге»нең 727 битендә кыскача таныштыру мәкаләсе урнаштырылган.