Логотип Казан Утлары
Роман

ГАРАСАТ


«Халыкка алдан хәбәр биреп торучы бул.
Җәбраил фәрештә сиңа ярдәм итәр».
Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бер таныш шагыйренә бик еш шулай дия торган була.
Борын-борын заманнарда Адәмнең балалары бик озын буйлы, алыптай зур булганнар. Карурманнарны алар үлән ерган кебек кенә аркылы чыкканнар. Ерганак, күл, елгаларны атлап кына узганнар. Бервакыт шундый алып адәмнең баласы кечкенә кешегә юлыккан. Ул ат белән җир сөрә икән. Малай аны, кесәсенә салып, өенә алып кайтып киткән нәм әтисенә күрсәткән. Атасы: «Улым, син моны алган җиреңә кире илтеп куя күр. Бу бездән соң яшәячәк кешеләрнең берсе булыр!» — дигән. Малай аны урынына кире илтеп куйган.
Ошбу Җиребезнең фәлсәфәсе - Адәм пәйгамбәр шәҗәрәсе. Туфрактан булгач аслы җирдәге, — Ходай әмре илә Җир — бишектә, — Йөридер лә Кояш әйләнәсе...
Коръән серләре...
Печән өсте килеп җиткән бер матур көн иде. Яшүсмер чагыннан бирле кулына андый нәрсә тотып карамаган Байбулат ага сарайдан әтисеннән калган чалгыны эзләп тапты. Әлеге «җиделе» иске чалгыны сирәк булса да аннан башка тагын хатыны кулга алгалый һәм шуннан соң җәй буе лапастагы утын
1 Ошбу роман 2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән Татарстан Язучылар берлеге уздырган конкурста беренче урынны яулады.
2 Журнал варианты
Зиннур ХӨСНИЯР (1961) - прозаик, шагыйрь, драматург. «Таң ата да кич була», «Тәгәри китте язмышлар», «Эттән туган», «Терсәк сугышы» н.б. китаплар авторы. Казанда яши. әрдәнәсенә кыстырып тота иде. Көз җиткәч, Байбулат ага аны элеккеге урынына, печәнлектәге киштә арасына куя; хатыны тагын, печән өсте башланганчы ук, бакча
Зиннур
Хөснияр
ЗИННУР ХӨСНИЯР
4
буендагы кычытканнарны чабарга кирәк булгач, урыныннан эзләп таба. Шул рәвешле ничәмә-ничә еллар буе дәвам итте. Чалгының сабы инде кибеп, бушап беткән. Байбулат ага аны кичтән сулы тагаракка салып куйды, инде, таушалып, мунчалага әйләнгән юкә бау урынына капрон җеп бәйләп ныгытты.
Быел яз җиңел килде. Кара каргалар күренгәннән соң, нәкъ бер айдан кар китте. Тик шулай да яз озын булды. Элеккеге колхоз рәисенең сынамышларында хаклык бар: кара каргалар килүгә ояларына төштеләр. Ә җәй яхшы булырга охшап тора, чөнки торналар төркем-төркем булып түгел, аерым-аерым килделәр...
Бәрәңге бакчасының тимер челтәр коймасы буенда, печән өсте җиткәнче үк, чытырман булып кычыткан үсә, электән чүп үләнен өнәмәгән Байбулат ага кычытканны да шулар рәтенә кертә һәм аның котырып үсүен җене сөйми иде. Яшь кычыткан ашын бик яратып ашаса да, печән өсте килеп җитүгә, кычыткан инде картайган була һәм һәрвакыттагыча картның эчен пошыра.
Бик биектә, кояш чыгышына таба, бер-бер артлы ике самолёт очканы күренде. «Кемнәрдер Себергә китте...» — дип куйды карт үзалдына һәм очкычлар турында шундук онытты да. Авыл өстендә беркавым тонык гөрелте һәм ак төтен юллары эленеп торды әле.
Ул бүген дә чалгысын күтәреп бакчага узды. Үз артыннан лапас капкасын ябып бетермәгән иде, күрәсең, вакытсыз бер оя чеби чыгарган кызыл тавык сары йомгаклары белән ни ара артыннан иярде, алар шундук дәррәү бәрәңге буразнасы арасына таралдылар. Чебиләрне аннан «чүпләп» алганчы шактый вакыт узды, карт сары йомгакларны лапас эченә кире куып кертте. Чалгыны янап, кычытканны кабат чаба башлауга, бер чебинең шунда йөргәнен күргән шикелле булды, чалгы сабы белән кычытканнарны аралап карады, тик тегене таба алмады. Үзе килеп чыгар әле дигән уй белән чалгысын янә кулына алды. Беренче селтәнүендә үк аның тимере, чык итеп, ниндидер каты нәрсәгә эләктеме — шул урында очкын чәчрәде. Әлеге ут көлтәсе дә, күзенә кабат чалынган теге адашкан чебеш тә «ә» дигәнче куе кычыткан арасына кереп югалдылар. Күз аллары караңгыланып китте: шул ук мәлдә теге мәхлук чебеш, сары ут йомарламына әверелеп, яшен тизлеге белән күк катына ашкан кебек булды!.. Карт, башын күтәреп, өскә карады. Анда исә авыл турысыннан узган тавышсыз самолётларның ак эзләре генә шәйләнә иде... «Казаннан Себер ягына юнәлгән самолётларның юлы безнең авыл өстеннән уза», — дигән иде бервакыт аның очучы улы Байтимер.
...Нәкъ шул көнне тәмуг капкасы ачылып китте... Байтимер Баймурзинны галәм бушлыгында тоткан теге зат ялкын бөркелеп торган капканы шапылдатып ябып куйды. «Төш түгелдер бит инде бу?! Юк! Юк! Төш түгел!» — дигән уй Баймурзинны инде тынычландырмый, киресенчә, куркыта башлаган иде. Соң?! Төш булмагач!!! Бу бит!.. Төш булса, уянуга арыныр идең, тынычланыр идең! «Беттем!» — дип уйлады Баймурзин, чарасызлыктан. Ләкин әлеге Зат, күрәсең, аның ниләр кичергәнен яхшы сизеп тора, ул Байтимерне скафандр белән бергә учлап диярлек (Әйтерсең, гулливер учына нәни бөҗәкне алды!) тотты да шулчак тәненә кайнар дулкын бәрелеп, аны әйтеп-аңлатып биреп булмаслык сәер җиңеллек биләп алды. Хәзер манзара да башка! Тирә-юньнең матурлыгын, андагы якты төсләрне күреп исен-акылын. китәрлек! Моны сөйләп тә, язып та аңлатып бетерерлек түгел! Тәнендә ничә миллиард күзәнәк булса, әлеге мизгелдә Баймурзин аларның һәммәсен дә тойды кебек. Ул үзен ниндидер бер кайнар ноктага әверелеп калган шикелле хис итте... Баймурзинга кадәр галәмгә чыккан космонавт егетләр аның гаҗәеп булуы хакында сөйләгәннәр иде сөйләвен! Тик үз күзең белән күрмәсәң, ишетеп кенә адәм ышанырлык манзара-тамаша түгел икән шул! Берәүнең дә, җирдән торып, андый ал, шәмәхә, кызыл, зәңгәр төсләрне дә, җиргә аркасы белән торган чакта, иксез-чиксез төпсез куркыныч караңгылыкны да күргәне юктыр әле!!! Галәм караңгылыгы бу!.. Җирдә караңгылык чиксез түгел... Монда ул чиксез, төпсез! Җирдә бер чарасыз калган вакытларыңда барыбер нинди дә булса ышаныч хисе була. Монда ул хис тулысы белән Илаһи көч
ГАРАСАТ
5
карамагында бугай! Син аның барлыгына ышанасыңмы, юкмы — анысы әһәмиятсез! Тегендә, җирдә, аягыңа басып торганлыгыңны тәгаен белсәң, монда Җир синең өчен Илаһият үзе!..
Баймурзин бу хакта ничәдер секунд эчендә генә уйлый алды. «Беттем!» — дип кычкырды — тавышы чыкмады... «Бетүемдер бу!» дигән уй кабат аңын яндырып узды. Бетүе түгел икән, гаҗәп хәл булып алды шул мизгелдә: ниндидер серле, илаһи могҗиза-галәмәт көч (гәүдәсенә орынмады да!) кире караб эченә суырып алды!!! Иптәшләре дә аның коточкыч һәлакәттән котылганын аңлап алганнар һәм ул кире карабка кергәч, әүвәл исән калганлыгына ышанасылары килмәде, үзе исә сүз әйтерлек хәлдә түгел, чатырдап кипкән иреннәре белән бертуктаусыз: «Аллага шөкер! Аллага шөкер!» — дип пышылдаганын да соңыннан гына сөйләделәр. Егет, күзгә күренеп, шул кыска гына мизгел эчендә, бөтенләй үзгәреп, икенче кеше кабыгына кереп утырды! Әмма ни булганын һаман аңларлык хәлдә түгел... Бәйләгән элмәгенә кадәр ычкынган иде бит, кем тотып алды соң, кем аны җил мамыкка өргән кебек кенә караб эченә кире очыртып кертте? Хәер, бу минутларда инде монысы да әһәмиятле түгел. Әлеге могҗизаны җирдә дә күзәтеп тордылар, алар да бик аптырашта, күрәсең, һаман аңнарына килеп җитә алмыйлар, юкса шундук хәбәргә чыгарлар иде. Әйе, бу вакытта Баймурзинны Җирдән күзәтеп торучылар аның үзенә караганда да ныграк гаҗәпләнә иделәр! Алар егет күрмәгәнне дә күрделәр бит! Космонавтны чолгап алган сәер яктылык, — әле кеше сурәтләренә керә торган, әле коточкыч ялкынга, әле гаҗәеп матур күренешкә әйләнгән ошбу сәер яктылык, могҗизалы яктылык! — моңарчы галәмдә андый очракка тап булганнары юк иде! Бу сәер күренешне НАСА3 да күзәтеп торган. Алар шундук Рәсәйдәге «йолдызлы» кулдашлары белән хәбәргә керделәр. Аралары тагын суынып бара торган (Аурупадагы ракеталар аркасында!) ике ил, гомуми гаҗәеп вакыйга каршында аерым-аерым көчсез икәнлекләрен таныдылар һәм шуңа күрә, тиз генә берләшергә уйлап, уртак карарга киленде: карабны кичекмәстән Җиргә кайтарырга!
Баймурзин, Җиргә төшкәч тә, өч көн җүнләп аңына килә алмады. Шул өч көн эчендә кәгазь-каләм соратып алып, әллә чыннан да төшенеп, әллә ни язганын үзе дә белмичә яза башлады. Ни гаҗәп: моңарчы бер авыз сүз дә гарәпчә белмәгән Баймурзин шул телдә сырлады. Икенче вакыт аңына килгәндә, «японамать»тан башка сүзне ишетмәгән кеше японча текстлар язды, әллә нинди африка телендәге — соңыннан ачыкланганча, шумер телендәге — сүзләр дә бар иде ак кәгазь битендә! Тик никтер русча һәм инглизчә язмады. Югыйсә икесен дә яхшы белә иде!
Аның язмалары кыска җөмлә-сүзләрдән генә торып, бер караганда, әллә ни әһәмияткә дә ия түгел кебек: «Ләә иләһә илләллаһү...» (Шунда өзелә.), аннан соң: «Әлиф. Ләм. Мим. Ра» кебек белгечләр дә аңламаслык сүзләр генә. Әмма аны старт алдыннан башкалар белән беррәттән чукындырган игумен Иофов бик акыллы рухани иде. Өч көннән соң, Баймурзин айнуга, рөхсәт сорап, чит кеше югында, шаһитларсыз гына сөйләшергә булды. Рухани нидер сизенә иде, күрәсең. Аннан соң ул Баймурзин язмаларын ислам дине белгеченә дә күрсәтеп өлгерде, «Ләә иләһә илләллаһү»ны яхшы белсә дә, «Әлиф. Ләм. Мим.», кызганычка каршы, аңа таныш түгел иде. Тик имамга бу язманы ник күрсәткәненә бик үкенде, шуңа күрә, бәхетенә каршы, алдан ни өчен икәнлеген әйтмәгәненә сөенеп бетә алмады. Поп атакайның куркырлыгы да бар иде шул: 1994 елда галәмгә очкан казакъ космоновты Тәлгать Мусабаев, карабтан чыккач, ниндидер көтелмәгән хәл булып, чак кына ачык галәмгә очып китмәде, менә- менә һәлак була дигәндә генә ниндидер могҗиза космонавтны әлеге бәладән йолып калган һәм, соңыннан үзе үк раславынча, ошбу гамәл Ходай Тәгалә эше булырга тиеш 3 НАСА (ингл.) — Национальное управление по воздухоплаванию и исследованию космического пространства.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
6
иде. Мусабаев шуннан соң Коръән-Кәримне өйрәнергә керешеп: «Мин Аллаһка ышанам!» — дип бөтен дөньяга аваз салды. Уен эшмени! Өстәвенә бу Ичкерия халкы шәригать байрагы астына тупланып яткан һәлакәтле, татарлар исә мөстәкыйльлек таләп икән тынгысыз вакытлар иде!
Әлеге вакыйганы тиз генә йомдылар да тынычланган кебек булдылар. Монысының җеп башын чуалту тагын да җиңелрәк: карабның галәмгә очуы план буенча түгел, ул штаттан тыш каралган иде. Әүвәл нигәдер аны НАСАдан бик нык яшерергә теләделәр. Соңыннан хисап төзелде: әлеге очыш булмаган һәм планлаштырылмаган да... Шул рәвешле татар егетенең галәмгә чыкканлыгын татарлар үзләре генә түгел, хәтта дөнья җәмәгатьчелеге дә белми калды...
Рухани Иофов кына тынычлана алмады. Ул көннәрен генә түгел, хәтта төннәрен дә Баймурзин янында үткәрә башлады. Исәбе тәре үптереп, аннан христиан динен кабул иттерү иде. Иофов кулына чын алтыннан коелган алагаем зур тәре тотты. Әгәр «барып чыкмаган» космонавт: «Христиан динен кабул итәм!» — дип рәсми рәвештә белдерсә, аңа тау-тау алтыннар да вәгъдә ителде. Шуңа өстәп ул күктә Христос белән очрашканлыгы хакында сөйләргә тиеш иде. Тик максатына ирешә алмагач, бу эшен ул да ташлады. Баймурзин очу үзәгеннән китеп, берничә ай вакыт узгач кына, поп терсәген тешләргә соң икәнлеген аңлады: Баймурзинны бернигә карамыйча сындырырга, алтын таулар вәгъдә итәргә яисә җитәкчелек тарафыннан шүрләттерергә кирәк булган икән! Шулай да ул Баймурзиннан әлеге вакыйга хакында 7 ел буе беркемгә сөйләмәскә дигән документка кул куйдырттыруга иреште. Җиде елдан соң сөйләсә сөйләсен шунда! Аңа ул вакытта беркем дә ышанмаячак инде.
Әлбәттә, Байтимер Баймурзин бу хакта берәүгә дә сөйләмәде һәм сөйләргә исәбе дә, теләге дә юк иде. Тик дөнья бит бу. Әлеге хәлләр Байтимернең (аныкын гына түгел!) тормышын янә капылт кына үзгәртеп, айкап ташлар дип кем уйлаган да, кем фаразлаган диген?!
Йа, Аллаһым, бар да синең кодрәтеңдә!..
Бу юлы җир йотармы?
Бер дә бер көнне тиктомалдан гына Әллүки күленең суы юкка чыкты!.. Шуның артыннан ук авылның үзен дә якын көннәрдә җир йотарга мөмкин дигән шомлы хәбәр таралды...
Бу яклардагы җирнең инде икенче мәртәбә убылып, авыл кадәрле авылны үзенә йотасына ышанмаган кеше булдымы икән, юкмы икән?..
Җир элеккеге Әллүки күленнән шактый ары — авылны чыгып, ярты чакрым ара мари ягына таба киткән төштә убылып, Аллага тапшырдык, кара авызлы төпсез упкын үзенә йотачак ди, имеш!.. Бу хәбәрдән соң, дөресрәге, бер төн эчендә Әллүки күленең юкка чыкканлыгын үз күзе белән күргәч, ул көннәрдә олысы-кечесе җен-шайтанга каршы дога укыды, исенә төшкән саен, авыз эченнән белгәннәрен кабатлады, иреннәр кыймылдаудан туктап тормады... Ни әйтсәң дә, адәм ышанмаслык хәл: бер төн эчендә күл чаклы күл юкка чыксын әле! Аның астында шаулап агып утырган чишмәләр дә, бу хәлгә куркып калгандай, кибеп корыган. Әбелхәят чишмәсе — Әллүки күле ай саен бер мәртәбә кимеп торган чагында гына үзенең Оҗмах суын — Кәүсәр кебек сихәтле тереклек тамчыларын кешеләргә бүләк итүче изге чыганак та челтерәвеннән туктап калган иде...
...Нәкъ шул төнгә каршы Борис Айсинны үтереп, авыл кырыендагы зират коймасы янында үскән куе кычыткан арасына китереп ыргытканнар.
Бу хәл дә Байтамак авылы халкын чалт аяз көнне яшен суккандай итте: аңарчы мондый фаҗигане күргән-ишеткән авыл түгел иде ул... Түгел иде!..
Кем? Кемнәр?! Нигә?!!
Ошбу сорауларның йомгагы турыдан-туры Байтимер Баймурзин буразнасына таба тәгәрәде. Менә берничә ел инде туган ягында агрофирма оештырган Баймурзин
ГАРАСАТ
7
моннан берничә көн элек кенә Борисны эштән куып чыгарган иде. Борис шуннан соң өч көн, өч төн ләх булып исереп йөрде дә суга төшкәндәй юкка чыкты. Аңарчы ике сүзнең берсендә бар авылга ишетелерлек итеп ул кемнәрнедер иң соңгы сүзләр белән сүкте, янады: «Күрсәтәм әле мин сезгә!!! Адәм актыклары! Ваххабитлар! Бэн Ладен калдыклары! Сталин кирәк сезгә!» — дип җикеренде ул. Тәмам исерүе җиткәч, Сталинны чакырды. «Сталин! Кайда син?! Кил әле безнең авылга, ә! Пожалысты! Кил инде!! Өтермәнгә олактыр әле шуларны!!!»
Борисның үле гәүдәсен зират коймасы янындагы куе кычыткан арасыннан тол хатын Саниянең чылбырыннан ычкынган Маһмай кушаматлы усал эте табып алды.
Мари авылыннан Байтамакка көтү көтәргә ялланган Кирәмәт шул көнне авылны тагын бер кат шаккатырды:
— Борис абыйны кем үтергәнен мин беләм! — диде ул. Аны шундук, читлекле машинага утыртып, районга алып киттеләр.
Бер килсә килә бит ул! Борһан шул төнне каравылдан кайтып килгәндә, Хөллиевнең ике катлы таш пулаты янында бер таныш шәүлә күргән. Ул шәүлә генә булмыйча, Альберт Хөллиев үзе булып чыккан икән, ди! Теге чакта билгесез кешеләр үтереп ташлаган авылдашлары, «олигарх» Хөлли малае!.. Монысы да адәм ышанырлык хәл түгел иде! Үлгән кеше, капылт терелеп, кабереннән купсын инде! Борһанның бу хәбәренә каршы: «Элек эчеп йөргәннәрең чыга! Ычкынгансың син! Түбәң чалшайган!!!» — диделәр. Әмма... ләкин Борһан бер дә ычкынмаган, капка түбәсе дә, баш түбәсе дә үз урынында, кыскасы, ул үз акылында иде: теге кешенең гәүдә-кыяфәте генә түгел, тавышына тиклем тач Хөллиевнеке иде ләбаса!..
Йә, менә шушы хәлләрдән соң авылны җир йотачак дигән хәбәргә ышанмый кара инде?!.
«Үзең ярлыкый күр төрле бәлаләрдән, йа, Әл-Хааликъ!» — дип җиде көн буена йөзәр мәртәбә кабатлады мәчет картлары. Атна буена йөз тапкыр иман әйтү, дисбе тартканда... сүз шул хакта! ун-дистә мәртәбә Аллаһы Тәгаләнең ошбу гүзәл исемен телгә алсаң, Ходай куркыныч казалардан саклар, ди. Ярдәменә мохтаҗ бәндәләре катына үзенең саклаучы фәрештәләрен җибәрер, ди Җәмил хәзрәт.
— Иннәә лилләһи үә иннәә иләйһи рааҗигуун. Аллаһүммә ин кәәнә һәзәәл мәйиитү мухсинән фәзид фи ихсәәниһи үә ин кәәнә мусиэән фәтәәҗәүәз ганһ, — дип кабатлый һәр намазында Җәмил хәзрәт һәм мәгънәсен дә тәфсир кыла иде. — Әй, Раббым! Без — Аллаһы Тәгаләнекеләр. Сиңа әйләнеп кайтачакбыз. Шушы казаларның савабы әҗерен насыйп итче безгә! Шуларны кичерәсе хакына хәерле куанычлар насыйп ит!..
Бакча каравылчысы
Байбулат ага пенсиягә чыккач, вакыт-көнне ничек уздырырмын дип борчылган иде. Бирәм дигән колына — чыгарып куяр юлына дигәндәй, күңеле тарта торган эш килеп чыкты тагын: Кәрәкәле күл буенда хәзер «Байтамак» агрофирмасының элеккесенә караганда да зуррак алма бакчасы бар. Әйе, алма бакчасы электән — ул колхоз җитәкчесе булып эшләгәндә үк бар иде монда; соңгы елларда ташландык хәлгә килеп, аны инде ботарлап бетерергә өлгергәннәр иде. Кыскасы, Байбулат ага, үзе шаярып әйткәнчә, хәзер шунда «алма директоры». Бакчаны — алмагачларның күбесе электән утыртылган булса да, хуҗасыз торганлыктан, алар кыргыйлана башладылар — яңабаштан диярлек яңартып чыктылар. Карт көч-куәте ташып торган, тынгысыз бер кеше иде «Алма директоры» туган як музеен оештырырга да өлгерә, бакча үстерергә дә җитешә иде.
Мәгьлүм ки, Байбулат агада музей оештыру теләге Себер якларын урап кайтканнан соң туды. Алма үстерүне исә ул, Байтимер белән Ходай эше дип, үзенчә шаяртып сөйләшергә ярата. Аның, дөресен генә әйткәндә, музее да улы Байтимер ихтыяры белән төзелә инде. Әүвәл исемен «Татар тарихы» музее дип атамакчы иде.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
8
Музей чаклы музейның бар мәгънә-асылын үз эченә сыйдырып бетерә алмый кебек. Башта ул моны күңеле белән сиземләде, әлеге фикер-хис тәмам әзер булгач кына, акыл шәрәфләренә килеп җитте: музейның исеме башкача булырга тиеш! Бәхеткә күрә, андый исем табылды тагын. Моңа исә Байбулат аганың алма бакчасы «директоры» булуы ярдәм итте бугай: әлеге башлангыч «Алма музее» дигән атама алды! Әлбәттә, ошбу исемгә каршы килүчеләр баштарак күп булды. Аны авылда Камай атлы якташы белән читтән килеп урнашып, күрше Ябалак авылында тарих дәресләре укыткан (Байтимер аны мәктәпкә җитәкче итеп куярга да уйлый) Хәким тарихчы гына яклап чыкты. «Бу «Алма музее» булачак! — диде Баймурзин, ахыргы сүз барыбер аныкы иде. — Алмага музей ачабыз! Адәм балаларының Җирдәге тормышы алмадан башлана. Бу Ходай китабында әйтелгән! Шунысын да искәртергә кирәктер: Байтимернең «Ходай китабы» дип сөйләнүе, әлбәттә, беренче нәүбәттә атасы Байбулат агага ошап бетмәде. Ул төчелекне өнәми, әти кеше буларак, атеистик тәрбия алып үскән малаеның күңеле белән күкнең ничәнче катында икәнлеген дә белә ләбаса... Мәктәп балаларны «Дин — әфьюн! Алла юк!» дип өйрәтте. Байтимер очучылар мәктәбендә укыганда да әлеге тәрбия һәм гыйлем сәясәте артларыннан тагылып йөрде. Байбулат ага үзе дә коммунист. Партиягә кермәсә, аны берәү дә колхоз рәисе итеп куймый иде. Дөрес, әбисенең оныгына яшьтән үк догалар өйрәткәнен ул хәтерли, Байтимернең хәтере үткен булып, әбисе белгән дога-әфтиякләрне малай шунда ук эләктереп ала. Хәтта кечкенә вакытта бермәл: «Мин, зур үскәч, мулла булам!» — дип тә йөрде. «Улым, нишләп мулла булырга уйладың әле?» — дип шаяртып сорагач, Байтимер чатнатып: «Чөнки мулла бабай көн саен авылдагы иң биек урынга менә!» — дип балаларча җавап бирә торган иде. Ул вакытта тирә-юньдәге авылларның берсендә дә мәчет калмаган, теге елларда аларның барысының да диярлек манараларын кисеп чыкканнар, ә менә күршедәге Айбаш авылында һәм Байтамакта мәчетләр әлеге афәттән исән-сау котылып калганнар. Айбашта ул заманда хәзерге кебек җомга намазларына йөрмәделәр бугай, ә менә Байтамакта мәчет беркайчан да «эштән» туктамады дисәң дә була торгандыр. Дөрес, ул элегрәк колхозның суган склады булып та хезмәт итте, соңрак аны, чүп-чардан аралап, юып, чистартып, колхозга төзелеш отряды белән килгән студент халкына торак урын да әмәлләделәр, тик соңыннан барыбер мәчет булып кала алды. Моның исә бик гыйбрәтле, үзен генә дә китап итеп язарлык могҗиза белән тулы кызыклы тарихы бар. Хрущёв хакимлек иткән чордагы «сәяси «яз» вакытында авылга Себер якларыннан элеккеге мулла малае Габдулла (халык телендәге исеме «Апуш») кайтып төшә. Шул Апуш үз белдеге һәм үз көче белән диярлек (төнлә аңа кайбер авылдашлар да булыша!) манарасы киселмичә исән-имин калган Байтамак мәчетен чистартып чыгара һәм бер җомгада бөтен авылга ишетелерлек итеп (аның үзе белән алып кайткан тавыш көчәйткеч торбасы да булган дип сөйләделәр!) азан әйтә! Тыштан караганда гына Ходай Тәгаләне тану юлыннан читләшкән авыл әүвәл шаккатып, аннары елый-елый тыңлый бу азанны! Апуш мөәзин азанны әйтеп бетергәч, ул вакытта бердәнбер ябылмыйча калган Казандагы Мәрҗани мәчетендәге кебек вәгазь сөйләр дип көтәләр. Тик Апуш мөәзин вәгазь сөйләми, бөтен авылга яңгыратып, матур тавышы белән көйли-көйли, авыл халкына саулык, бәхет тели, дөресрәге, Ходайдан сорый. Авыл өстенә якты бер нур белән иман иңгәндәй була, күңелләр шатлык белән тула, хәтта кинәт кенә исә башлаган җил дә авыл өстенә таба шуышкан кургашын кебек болытларны кире якка кугандай була. Иң ахырда Апуш мөәзин, үзалдына сөйләнгәндәй генә, ошбу сүзләрне әйтә: «Колхоз председателе Баймурзинның тиздән ир баласы туачак, Байтимер атлы бу ир бала дөньяга якты нур белән киләчәк, бу бала, илаһи Күк баласы, Ходай Тәгалә баскычының иң югары катына менәр! Партком секретаре Аблаевның хатыны, печән өсте тәмамлангач та, корсакка узачак һәм дөньяга сау-сәламәт бала китерәчәк!» (Шуннан соң озак кына пауза булып тора.) Пәм монысын әйтим микән, юк микән дигәндәй генә сүзен болай тәмамлый: «Минем мәчеттә азан әйткәнне Байтамакның өч кешесе, кача-поса барып,
ГАРАСАТ
9
райүзәккә җиткерерләр, райком секретаре Мостаев, җыелыш җыеп, тиз арада колхоз председателе белән партком секретарен партиядән чыгарттырачак! Пәм ошбу вакыйгадан соң нәкъ атна-ун көн булды дигәндә, райком секретаре Мостаев бу эшенә бик каты үкенәчәк! Мостаевның тәүбәгә килгәнен күкләрдә күреп торган Аллаһы Тәгалә аны гафу итәр! Киләчәктә мине мәчет манарасына менеп азан әйтүдән тыячак яки шул уй белән яшәгән Адәм пәйгамбәр балаларын үзең хөкем итәрсең, йа, Раббым! Калганы өчен мине җаваплы итмә, Ходаем! Сиңа каршы булган гамәлләре өчен Синең каршыңда бәгъзе адәмнәрең җавап бирсен! Аллаһы Әкбәр!»
Күп еллардан соң күккә ашачак, соңрак Җир йотачак авылны шул вакытта яшен суккан кебек була! Икенче көнне таң атканда, авылның хәтта әтәчләре дә кычкырмый, тавыклар капылт кына күкәй салудан туктый, сыерларның җиленнәре бушап кала. Ә халык нишли? Нишләсен — афәт йә могҗиза көтә!..
Бу вакыйга Байбулат Баймурзинның башына имән күсәк белән китереп суккандай итте. Апуш белән тиз арада берәр нәрсә хәл кылырга кирәк иде. Ул аны, гадәттәгечә, идарәгә чакыртып тормады, өенә үзе барды. Тегесе, ул килгәндә, намаз укып маташа иде, гайрәтләнеп, шартлар дәрәҗәгә җитешеп килгән председатель, аның намазда утырганын күргәч, кинәт туктап калды, туңкайган Апушны кирза итеге белән тибеп җибәрүдән аны ниндидер көч саклап калды шул чакта. Ул намаз беткәнен түземсезләнеп көтә башлады. Ни гаҗәп: шул кыска гына вакыт эчендә ярсулы председатель берчак тынычланырга да өлгергән, алай гына да түгел, чыраена нур да кунган кебек иде.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
— Беләм, Байбулат туган, беләм! Тик ашыкма, ярсыма әле син, җәме! Мине тыңла. Борчылма, сиңа чуртым да булмаячак! Мостаевның малае, авариягә эләгеп, исән-сау калган дип ишеттем?
Ул җикеренәсе урынга бу Апушы, мулла калдыгы, аннан сорау алып маташа түгелме соң? Тик барыбер тыныч иде әле Байбулат председатель.
— Шуннан?!
— Шуннан шул: ул бала хәтерен югалткан дип ишеттем. Ата-анасын да танымый икән.
Баймурзин бу чаклысын гына үзе дә белә. Җыелыштан соң «беренче» Байбулатка әлеге кайгысы хакында күз яшьләре белән сөйләде. Нәкъ аны алып калып, кайгы уртаклашканына Баймурзин ул чакта бер дә аптырамады, чөнки ул райондагы иң алдынгы колхозның гаярь җитәкчесе, «беренче» белән алар дус-тату яшиләр иде.
Апуш сандык артыннан су тутырылган бер шешә алып, Баймурзинга сузды: «Менә бу чишмә суын Мостаевка илтеп бир әле! Кашыклап малаена эчерсеннәр. Аш кашыгы белән түлке. Атна-ун көннән соң бала ата-анасын таный башлаячак, Алла рәхмәте белән...»
Баймурзин бу юлы тагын да гаҗәпләнебрәк калды, һәм әлеге халәте аның ачуын тагын да көчәйтте:
— Нишләп мин синең бу әкиятеңә ышанырга тиеш ди әле?!
Апуш дәшмәде. Өстәл өстендәге ашъяулыкны кырыйга куеп, аннан агач кашык алды, ул кашыкка баягы шешәдән чак кына су тамызды һәм: «Мә, эч! — дип Баймурзинга сузды. — Теш сызлавыңны момент басачак!» Чынлап та, Байбулатның төне буе теше сызлап чыккан иде! «Кайдан белә мәлгунь бу турыда», — дип уйлады председатель. Тик ул, иртән көзгегә дә карарга вакыты булмаганлыктан, сызлаган теш турысындагы сул як яңагының шешеп чыкканлыгын тоймаган, сизмәгән иде. «Курыкма. Эч! Курыксаң, башта үзем эчеп куям!» — дип, Апуш җәһәт кенә аның кулындагы кашыкны алды да суны үзе эчте. Аннары теге шешәдән кашыкка тагын су салып, Баймурзинга сузды. Эчте Байбулат суны һәм шул мизгел эчендә үк сыкрап торган тешенең сызлавы да басылды.
Апуш:
—Дөресен әйтәм, мин шаяртмыйм! Илтеп бир бу суны Мостаевка! Әгәр дә мәгәр сүзем ялган була икән, Мостаевыгыз мине Себер җибәрсен! Әтине җибәргән кебек!
Бу сүзләргә каршы Баймурзин берни дә әйтә алмады, шешәне алып, урамга чыгып китте. Байбулат ага әле дә хәтерли: шундук, шешәне тотып, райүзәккә китте ул, «беренче»нең өйдә юклыгын чамалап, туп-туры шуларга барды. Баласы хакына дөньядагы мөмкин булган бар нәрсәне эшләргә әзер әни кеше, әлбәттә, суны шундук малаена кашыклап эчерергә кереште. Ике атна буена диярлек ире бу хакта бернәрсә белмәде. Көннәрдән бер көнне алар гаиләсенә могҗиза иңде: малай таң белән торып эшкә китәргә әзерләнгән әтисе янына килеп: «Әти, мин дә синең белән эшкә барыйм әле!» — дип аваз салды. Малаеның хәтере уянганын күргән Мостаев лып итеп идәнгә утырды, аннары, беркавым шулай тынсыз-өнсез торганнан соң: «Улым!» — дип кычкырып, аны кочагына алды. Ул таңда Мостаевлар яшәгән өй түбәсе кубып күккә ашты. Ачык түшәмле өй эченә иртәнге кояш нурлары кереп тулды, ата белән ана бу мизгелләрдә җирдә яшәмиләр дә кебек. Алар йөзәләр, алар кояш нурлары белән тулган күктә йөзәләр иде!
Ул тиз генә хатынына малайны киендерергә боерды. Барлык таләп-шартларга каршы килүгә карамастан, баланы үзе белән эшкә алып китте! Ул көнне алар 10
ГАРАСАТ
11
райком бюросында Казаннан килгән иптәшләр катнашында Баймурзинны партиядән чыгару хакында карар кабул итәргә тиешләр. Партиядән чыгару турыдан-туры эштән азат итүне дә аңлата иде.
Ул көнне бюроның «мунча ташы» каты кызды. Байбулат ага аны хәзер хәтерләми дә. Кем нәрсә әйткән, кем аны ни дип гаепләгән — исендә-хәтерендә булыр иде, ләкин ул җыелышта күңеле, уйлары белән катнашмады да диярлек, ниндидер сәер халәт биләп алган иде яшь председательнең эчен-тышын ул вакытта. Чөнки кабул итү бүлмәсендә ул «беренче» малаен танып, Апуш мөәзин әйткәннәрнең дөреслеккә чыгуын күргән иде һәм шул аптырау галәмәтләрдән һаман арына алмады. Җыелыш беткәч, атылып диярлек авылга кайтып китте, машинасын башка чакта ишегалдына — капка эченә кертеп куя иде, бу юлы урамда гына калдырып, бәрелә-сугыла өенә керде дә, шкафтан башланмаган «чикүшкә» алып, тустаган-мазарга салып тормыйча авызыннан гына эчеп тә бетерде. Аның моңарчы аракы дигән нәрсәгә телен дә тидереп караганы юк иде, хәзер ул исерү халәтенең килгәнен көтте. Тик шыр аек килеш калды. Берзаман үтереп йокы басты, һәм ул чоландагы такта сәкегә ауды. Бөтен гаиләне генә түгел, колхозны шаккаттырып, Баймурзин ул көнне кичкә чаклы уянмыйча йоклады. Авылга: «Безнең персине эштән алганнар, мулла малаен кире Себеренә озаталар икән!» — дигән хәбәр үзеннән алда кайтып җитсә дә, иртәгә ни буласын да, ничек тормыш итәчәге хакында да уйламады Баймурзин. Уянып киткәндә, үтереп башы авырта иде. Сәке янәшәсендәге артсыз урындыкка кемдер бер шешә су китереп куйган. Үрелеп кенә шул шешәне алды да бер сулышта эчеп тә бетерде. Гаҗәп һәм шаккатмалы хәл булды бу: баш авырту шундук юкка чыкты, әйтерсең, кемдер дымлы тастымал белән сөртеп алды баш авыртуны!!! Пәм, киләчәк язмышы хакында уйлана башлап, корт керергә тиешле күңеле тыныч, бик тыныч иде. Гүя бүген райком бюросы утырышы булмаган да, менә хәзер ул кичке нәрәт бирергә идарәгә барырга тиеш!..
Идарәгә барды ул кичне Баймурзин, ләкин үзе генә түгел, Мостаев шәхсән өенә килеп, үз машинасына утыртып алып барды. «Беренче» көне буе Казанда йөреп, күрәсе кешеләрен күреп, керәсе танышларына кереп, иртән бюро карары белән партиядән һәм эштән чыгарылып ташланган Баймурзинга булган «чин»нарын кире кайтаруны кайгырткан икән! Рәхмәт төшкере, үз максатына ирешкән иде Габдерәхим Мостаев дигән партия райкомының беренче секретаре!..
...Җиденче дистәне ваклаган Байбулат аганың фикер «алмасы» хатирәләр бакчасы буйлап әнә кайларга таба тәгәрәп китте! «Әллүки» күле кимегән чагында гына күренеп ала торган Әбелхәят чишмәсенең суы, чыннан да, зур сихәткә ия икән шул!!! Дөньяда су хәтереннән дә зуррак хәтер юк!.. Су хәтеренә дөнья яралганнан башлап бүгенге көнгә чаклы, хәтта киләчәктә ни буласы хакындагы мәгълүматлар да салынган. «Әллүки»дәге Әбелхәят чишмәсенең серен ил галимнәре генә түгел, дөнья галимнәре дә менә утыз елдан артык өйрәнәләр һәм әле һаман да очына чыгып җитә алганнары юк. Пәр фәнни-тикшеренү нәтиҗәләрен галимнәр соңыннан ак кәгазьгә төшерәләр. Алма бакчасы гөрләп үсеп утыра, «Алма музее» да инде ишекләрен ачып, кызыксынучыларны кабул итә башлады. «Миңа, мөгаен, мич башына менәргә дә вакыт җиткәндер», — дип уйлады Байбулат карт шаулап чәчәктә утырган алмагачлар янындагы бер сәер алмагачның шәрә кәүсәсенә карап. Майның унбишләрендә йөздән артык төрле алмагачның һәрберсе шаулап чәчәк ата, ә бу агач исә июнь башында, Сабантуй алдыннан гына чәчәккә бөреләнә һәм аның әле бер дә алма биреп караганы юк. Алмагач, гадәттә, бер елны җимеш бирсә, киләсе елда ял итә. Ә бу алмагач һаман ялда. Ә чәчәккә нигә бөреләнә дә Сабантуй вакытында гына ни сәбәпле чәчәк ата соң бу сәер алмагач кисәге?! Әллә бу да аның малае Байтимер кебек үз вакытында чәчәк атмаска «подписка» биргәнме!!! Улы бу хакта берничә елдан соң гына сөйләде. Юкса әтисенә теге чакта ук серне чишкән булса да яраган лабаса! Ата үз баласын сатсын димени инде?! Үзе теләп ФСБ капкынына илтеп тыксынмыни? Имеш, кул куйган, серне чишмәскә «подписка» биргән...
ЗИННУР ХӨСНИЯР
12
Йа, Әл-Варис, үзең сакла!..
Яшь алмагач ботагы кебек нечкә ай...
— Әгәр бабаңның алтыннарын тапмаган булсаң, авылда калмый идең инде син, улым. Нишлисең җирдә, кесәң такыр килеш?
— Белмим, әти, белмим. Может, калган да булыр идем.
Байтимер шулай диде дә беравык тынсыз торды. Ул эченнән генә әтигә сөйләргә микән теге хәлне, юкмы дип уйлана һәм әле һаман ныклы гына бер фикергә килеп бетә алмый иде. Сөйләсәң дә ышанмас! Бәлки, ышаныр? Ни дисәң дә әти бит. Ул аның юк-бар сүз сөйләмәячәгенә, әлбәттә, ышаначак. Яшь вакытта ук хәтерли: Апуш мулла белән якын дуслар иде бит алар. Әнә, Борис абый малае Варисны Гарәбстанга ук җибәреп укытырга акчасын тапкан. Ә үзе Казанга китеп барган Мәхмүт хәзрәт урынына Байтамак мәхәлләсенә имам итеп Варисны түгел, Апуш мулланың оныгы Җәмилне билгеләттергән. Аңламассың бу картны!
— Җәмил хәзрәт бик акыллы, җайлы, гыйлемле кешегә охшаган. Сиңа күктә очраган галәмәт ни булды икәнлеген аннан сорап карыйммы әллә?
— Әти, әйттем бит инде, ике ел вакыт бар әле минем. Сиңа алданрак сөйләдем. Ачуланма, әти, алма бакчасына син алган яңа каравылчыны күрмәсәм, бәлкем, әлегә сөйләми дә торган булыр идем. Ни исемле дисең әле син аны?
Кинәт бирелгән бу сорау Байбулат аганы каушатып җибәрде, чөнки яңа каравылчының исемен хәтерләми ул. Әллә белеп онытты, әллә чынлап та белми.
— Тел очында гына тора инде менә.
— Әти, аңладым. Исемен дә белмисең син аның! Бер белмәгән кешене каравылчы итеп алгансың!
— Беләм! Ник белмәскә?! Мин ул кешене әллә кайчаннан ук беләм шикелле инде менә!
— Шикелле булгач, әйбәт инде ул...
— Ярый, тынычлан әле, белмәсәм, онытканмындыр гына. Сорармын үзеннән, бүген үк.
Әтисенең борчыла башлаганын күреп, Байтимер аны тынычландырырга ашыкты:
— Ярар инде, әти, борчылма юк-барга. Менә бу Галин дигән кеше белән нишләргә диген син? Әллүки күле шуның аркасында гына юкка чыкты, диләр... Гаҗәп! Моңа ышанасы да килми, әлбәттә. Ышанып була торган хәл түгел! Элек акчалылар әйбәт җирләрне, күлләрне сатып кына ала торганнар иде. Бу акча да чыгарып тормаган! Безнең Тәбәнәк тау урманына да кызыга икән. Приватизациялим, дип әйтә икән ди.
Карт ризасыз рәвештә Байтимергә күтәрелеп карады.
— Нишләп «ди» дип утырасың әле син! Күл хәтле күл җир астына убылып төшеп китте. Хәзер урман дип йөри, дисең. Нишләп аны үзең барып белешмисең?! Син бит ул тирәдә...
— Әйе, әти, авыл кешеләренә бүлеп биреп, фермер хуҗалыклары оештырам дигән идем! Шуннан ни?! Әле аэродром төзергә дә исәп юк түгел иде. Бәхти әнә атлар фермасы ачарга да хыяллана. Тик Камышлыда эшләре бармый әле аның.
— Минемчә, Әллүки күле кире кайтыр, бәлкем. Камай да шулай дип сөйләп йөри икән. Бәлки, анда шифаханә кебек, үз кешеләребез өчен генә инде, берәр дәвалау пункты ачаргадыр?
— Әти, анда бүген бер нәрсә дә ачып булмый әле. Ул җиргә, әнә, хуҗа табылырга тора. Зур түрә. Ул кешенең теләсә кайда сүзе үтә. Аннан соң, әти, пожалысты, шул җүләр Камай сүзен сөйләп йөрмәгез инде, ә! Кеше көлдереп!
— Ышандырып сөйли бит ул, шайтан малай!
— Әйе! Ышанган ди берәү аңа! Әнә, киленең Нурбикә кебек хыялыйлар ышаналар! Хәзер икесе дә күлнең кире кайтканын көтеп йөриләр.
ГАРАСАТ
13
Байбулат ага дәшмәде.
— Син әйт әле миңа: Кабык күле буендагы урманны, мин әйтәм, әллә төпләп атасы инде? Урман димәсәң, хәтере калыр. Безнең бит Әбиләр сазлыгы буенда, әнә, нинди яшь яңа урман күтәрелеп килә. Тәбәнәк тау урманы да безнеке әле хәзергә.
— Әбиләр сазлыгының аргы ягында Камай күптән Сабантуй мәйданы ясап куйган икән инде. Шулай дип ишеттем.
Байтимер тагын бер тапкыр әтисе авызыннан Камай сүзен ишеткәч, бу юлы ачуланып тормады, бары көлемсерәп кенә куйды.
— Ул Камаегыз кичә минем янга да кереп утырды. Нәрсә ди, син дәүләт төзеп маташасың. Бар эшең дә уң бара. Тик дәүләтеңнең нигезе бар, стенасы бар, түбәсе генә тишек әлегә, ди. Нинди түбә турында сөйлисең, дим? Дәшми. Барыбер түбәгез, юк сезнең, ди. Һаман үзенекен тукуын белә. Рәсәегезнең дә түбәсе тишек, шуңа күрә ачык түбәдән кар-яңгыр кереп утыра, берзаман ул су фундаментыгызны чылатып, нигезегез дә ишеләчәк әле, ди. Нәрсә әйтәсең аңа, малайның үз түбәсе киткән вакыт булгандыр инде.
— Миңа да сөйләп китте ул боларны, алма бакчасына килеп. Теге яңа каравылчы белән бергә идек. Ул да тыңлады. Соңыннан, бу баланы ошаттым мин, диде. Кай җирен ошаткандыр? Матур итеп сөйли белүендерме?
Шулчак капкадан, атылып-бәрелеп, корсагы борынына җиткән Нурбикә килеп керде. Ул, капкасын да ябарга онытып, ишегалдына узды һәм бусага төбендә Байтимер белән каенатасын бергә күреп, әүвәл шатлангандай итте, аннары, сулышына каба-каба, аларга яман хәбәр җиткерде: «Борис абыйның үле гәүдәсен тапканнар! Зират буендагы кычытканлыкта!» Байтимер, хатынының болай атылып-бәрелеп йөрүен күргәч: «Нигә үзеңне сакламыйсың?» — дип ачуланырга теләде, ләкин ачкан авызы шул килеш калды.
Әлеге хәбәр икесен дә яшен суккандай итте. Байбулат ага, аптырап, малаена карады.
— Юк, әти, мин аны эшкә кире алган идем инде. Дөресрәге, айны да кил, гариза яз, кире элеккеге эшеңә урнашырсың, дидем. Хәтта элеккеге урынга да түгел... Тагын да зуррак эшкә. Теге олигархны кем дидең әле син, фамилиясе, дим? Әйе, Галин. Аның янына барырга тиеш иде ул! Әллә, әллә, шул бандитлар... — Байтимернең сүзе капылт өзелеп калды, буенда бала йөрткән хатыны янында бу хакта сөйләшәсе килмәде бугай.
Шул кичне Байтимер Баймурзинны, Казанга алып китеп, вакытлы изоляторга ябып куйдылар... «Әллә Борисның үлемендә мине гаеплиләр инде! Аңламассың», —дип уйлады Баймурзин. Баксаң, аны башка нәрсәдә гаеплиләр икән, һәм сорау алуны да полиция оештырмады... Ләкин эшләр ул уйлаганча ук гади генә түгел икән. Төн уртасында Баймурзинны Түбән Новгородка ук алып киттеләр. Аның соравына каршы бары бер генә сүз белән: «Коррупциягә каршы көрәш акциясе», — диде сары мыеклы капитан. «Кара боларны, эшләргә дә ирек бирмиләр бит!» — дип көрсенде Байтимер, аның җавабын ишеткәч.
Борис сүзен дәлил итеп, үзенә зур һәм нахак гаеп ягачакларын белми иде әле Баймурзин. Үз хәле хәл булса да, ул, бик борчылып Борис хакында уйлана һәм бу коточкыч хәлгә аның тамчы да ышанасы килми иде. Кемгә кирәк булды икән соң Айсинның үлеме? Бер гөнаһсыз кеше иде ләбаса ул! Әйе, Байтамак бистәсен оештырып йөргәндә, Байтимернең уң кулы буларак, күпләр белән ачуланышырга да туры килгәндер? Кайбер кешеләрне үпкәләткәндер дә? Тик... тик шул рәвешле, зират буенда сарык урынына суеп атарлык ни яманлык кылган соң ул?! Борисмы? Юк, Борис бернинди яманлык та кыла торган кеше түгел иде. Туры сүзле кеше, дөресен әйтә, каты әйтә торган иде. Ләкин аның туры сүзләре Байтимергә башкаларга караганда күбрәк эләгә иде. Алар пыр тузып бәхәсләшә, тик әлеге бәхәснең ахыры, кайсы якның җиңүе белән тәмамланса да, яхшы бетә, алар уртак фикергә киләләр, туганнар кебек кочаклашып, янә эшкә керешәләр иде.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
14
Байтимер ирексездән авыз эченнән генә белгән догаларын укырга кереште. Һәм аннары: «Әлиф. Ләм. Мим», — дип куйды. Әлиф. Ләм. Мим. Теге чакта кемдер бу сүзләрне колагына пышылдады түгелме? Хәер, пышылдап әйтмәде бит: ошбу сүзләрдән барча галәм яңгырап торды сыман... Әлеге сүзләрнең мәгънәсен Байтимергә Мәхмүт хәзрәт төшендереп бирде. Кара, безнең Җәмил мулла белә микән бу сүзләрнең ни аңлатканын? «Бәкара» сүрәсендәге беренче аять, әлеге сүзләрне моңарчы берәүнең дә төшендереп бирә алганы юк әле», — диде Мәхмүт хәзрәт. Шулчак кылт итеп Байтимернең фикеренә балачак хатирәсе килеп кунды: «Ләм-мим...» Мин дәшмәячәкмен... мин бер сүз дә әйтмәячәкмен... бу икебезнең арабызда сер булып калачак. Мин «ләм-мим». «Ләм-мим» мин, яме, борчылма!.. Бу бит алар авылындагы, әйе, әйе, авыл кешеләре сөйләшә торган гап-гади сүз, ләкин нинди дә булса зур серне саклый торган яки саклау сүзе: Ләм-мим. Бер сүз дә әйтмәячәкмен. Серне чишмәячәкмен... Баксаң, Ходай Тәгаләнең бердәнбер серле аяте икән ләбаса!»
Камерада пыскып янган ут бүлмәнең болай да шыксыз диварларын тагын да шөкәтсезләндергән. Байтимер күзен йомды. Әнә, иксез-чиксез галәм, биниһая күп һәм гаҗәп гүзәл утлар арасында Җир күренә. Нинди кечкенә ул, уенчык туп сыман гына! Ә шунда хәзерге минутларда нинди генә хәлләр булып ятмый торгандыр! Нәрсәгә, ни өчен, нәрсә хакына? Югыйсә галәм күзлегеннән караганда, кырмыска оясы кебек кенә бит! Хәзер анда, төрле почмакларында, хәтәр сугышлар бара торгандыр, кырмыскалар сугыша, кырмыскалар яши, яратышалар; Җир планетасының берәр ягын караңгылык пәрдәсе каплауга, йөз меңнәрчә гашыйклар күккә күтәрелеп карап, үз йолдызларын эзләрләр, ул йолдызларга багып, вәгъдәләр бирешерләр. Нинди вәгъдәләр? Нинди хәят бу Җир шары өстендә?! Әйтерсең, гаҗәеп гравитация көче кырмыскаларны үз тәненә сыланган балга ябыштырып куйган, кырмыска-адәмнәр шул бал сазлыгы эчендә. Бал сазлыгы аларның инде күптән эчләрен пошыра, аларның нәҗес сазлыгына чумасылары килә... Юк, юк, болай гына уйлый бу хакта Байтимер, болай гына. Җир галәмнән көлке булып күренә. Әгәр моңа алдан әзерләнмәгән булсаң, галәмгә чыккан һәр кеше җиргә карап кычкырып- кычкырып, шаркылдап-шаркылдап көләр иде!!! Үз-үзеннән көләр иде ул! Үзенең бик бәләкәй икәнлеген тоеп көләр иде. Һәм Җирдәге тормыш хакында шул мизгелдә үк аның карашы, фикере төбе-тамырыннан үзгәрер иде!.. Әнә, Кояш Җирне җылыта, караңгылык пәрдәсе каплаган урыннарын ай шул ук кояштан алган нурлары белән яктыртып тора. Җир әйләнә, Җир галәмнең футбол кырында оча, оча-оча яши, әйләнә-туглана, шул рәвешчә хәят итә!.. Җирдәге һәр адәм баласын да галәмгә алып чыгасы иде дә җиргә төртеп күрсәтәсе иде! Баштарак ышанмыйча торырлар! Мөселман өммәтеннән булса, шаклар катып, аптырап, гаҗәпләнеп һәм, әлбәттә, чарасызлыктан, үзенең көчсезлеген тойганнан соң: «Ләә иләһә илләллаһү!» — дияр иде, башка дин нурлары аша Аллаһына табынучы булса, бүтән сүзләрне кабатлар иде. Тик алар нинди генә сүзләр булса да, Ходайның бөеклегенә, аның илаһи көченә соклану булыр иде бу. Аннан соң Җирдә кылган яман гамәлләре исенә төшкән очракта, үзен кирәксез, мәгънәсез бөҗәк белән чагыштырып карап, тагын бер мәртәбә: «Йа, Аллам!» — дияр иде.
Байтимер хәзер дә үзен монда алып килгән бәндәләрне: «Эш калдырып йөрисез!» — дип эченнән генә сүксә дә (хактыр ки, Галәмдә булганнан соң да, бигрәк тә соңгы арада Байтимер Баймурзин үзенең әлеге халәтенә шулчаклы вак нәрсә дип карый иде ки, аны монда алып килгән погонлы халыкның тынычлыгын бозуларына гына аптырый). Байтимер аптырашта иде бу көннәрдә. Алма бакчасындагы яңа каравылчыны күргәннән бирле...
***
Каравылчы гаять озын буйлы, киң җилкәле бер адәм. Ул күп сөйләшми, хәтта сорау биреп сүз катмасаң, бөтенләй эндәшми. Байтимерне кулга алганнан соң, үзенә урын тапмаган Байбулат ага алма бакчасына килде. Монда ничектер тыныч аңа.
ГАРАСАТ
15
Юлда килгәндә исенә төште: әлеге адәмнең исеме Сәхабәме, Сәхабиме иде. Сәхаби... кызык исем... сәер исем... Бәлки, аңа атасы «Сәхап» дип кушарга теләгәндер дә, авыл советындагы надан секретарь ялгыш «Сәхаби» дип язып куйгандыр? Борисның исеме кебек. Юкса аңа атасы «Варис», ягъни дәвамчыны аңлаткан мәгънәле ат кушарга теләгән, ләкин авыл советы секретаре, әлифне таяктан көчкә аерган Бибиәсма апа, «В» белән «Б»ны буташтырганнан соң, теге гомерлеккә «Борис» булып йөрде. Йөрде... Байбулат аганың йөрәге дерт итеп куйды. Җаны кайный, эчендә әллә нинди мәчеләр тырнаша, күңеле дөрес дулкында түгел Байбулат аганың. Әйе, тынычлык эзләп килде ул алма бакчасына.
Алма бакчасын яңарту Байтимер фикере иде. Әле дә хәтерли Байбулат ага: бакчаны утыртыр алдыннан Байтимер ничек ялкынланып сөйләгән иде. «Җир өстенең 5 миллион гектар җирен алма бакчалары алып тора, — диде ул җыелган халыкка карап. — Хәтерлим: элек бар иде безнең колхозның алма бакчасы. Җитмеш тугызынчы елгы салкыннар вакытында алар өшеп беттеләр. Без алманың нинди файдалы җимеш икәнлеген беләбез. Шуңа күрә кибеттән дә гел алма сатып алырга тырышабыз. Ләкин нинди алма сатып алганлыгыбызны гына белмибез. Һәм нигә аны хәләл акчага сатып алырга тиеш ди әле без! Үзебездә үсә торган җимеш ләбаса ул! Һәммәбезнең хәләл ризык ашыйсы килә. Хәләл ризык ул, беренче чиратта, бисмиллалы. Димәк, чиста ризык. Тик экологик яктан чисталыгын аның кем тикшергән?! Химия заманында яшибез. Беләбез бит: казылык-колбасаны гына түгел, хәзер ипине дә кәгазьдән әвәләргә өйрәнделәр! Ул җиләк-җимеш, карбыз-кавыннар тизрәк өлгерсен дип нинди генә химикатлар кушмый торганнардыр! Шулар исәбендә алма да бар. Без бит алманы гына түгел, хәзер карбызны, йөземне дә үзебез үстерә алабыз. Үзебез үстергән ризык чынлап та хәләл булачак! Хәләл булу, димәк, беренче чиратта, ризыкның экология ягыннан чиста булуы түгелме соң? Без аларны балаларыбызга бирәбез, ул җимешләрне имчәк балалары булган әниләр ашый. Газиз балаларыбызга хәләл ризык ашатырга теләүче кешеләр бармы арагызда? Бар! Беләм! Ә каршылар юкмы андый-мондый? Юк! Рәхмәт! Хәзер, авылдашлар, бисмиллаларыбызны әйтеп, эшкә тотыныйк. Хәерле сәгатьтә!»
Менә шулай елга буенда алма бакчасы, йөзем һәм карбыз үсә торган бакчалар булдырылды. Алма бакчасы аңлашылсын да, ди. Әмма йөзем һәм карбыз үсәсенә әүвәл көлеп кенә карадылар. Тик апрель аенда ук утыртылган карбызның уртача шалкан зурлыгында җитешкәнен күргәч, бар да тел шартлатты! Ә йөзем уңышын кибеттә сатуга ук куйдылар!..
Баксаң, зур эшкә тотыныйм дисәң, күп тә кирәкми икән! Байбулат ага, шул турыда уйлый-уйлый, бакча ишеген ачты. Ул бу мизгелдә теләсә нинди хыял диңгезенә чумарга әзер, тик күңелне шыксыз уйлар гына биләп алмасын; Байтимере кулга алынганнан соң, ата болай да ярты кеше иде. Байтимер кайткач, ата кеше «зур дөнья» белән элеккеге элемтәләрен инде югалта да башлаган иде югыйсә. Казанның үзендә генә дә аның күпме таныш-белеше, дуслары бар. Заманында ул да төшеп калган җитәкче түгел иде, түрәләр белән аралашты, хәтта Мәскәүләргә барып йөрде. Янында Байтимер булгач, хәзер күп вакытын Байтамакта гына уздыра һәм таныш-белеш белән алай еш аралашмый карт. Ләкин ата кешенең улына ярдәм итү теләге шулчаклы зур иде ки, ул янә теге чактагы халәтенә кайтып, дилбегәне үз кулына алырга тырышты. Бу гамәленең исә максаты бер генә: ул да булса Байтимерне бәладән йолып калу. Каравыл өенә керде дә телефонны күтәрде, шалтыратты, сөйләште һәм танышларыннан үзенә кирәкле кешенең телефонын таптырды. Табып бирделәр. Элеккеге райком секретаре Габдерәхим Мостаевның малае хәзер Казанда зур түрә булып эшли иде. Байтимергә, бәлки, ул ярдәм итәр дигән өметле уй-фикер белән аның телефонын җыйды. Фәрит Мостаев теге вакытта Әллүки ярындагы Әбелхәят суы белән яңадан дөньяга туган малай иде. Бар ышанычы шунда иде Байбулат картның! Рәхмәт төшкере, кайлардан исенә килде соң әле авыр вакытта Мостаев малае?! Байбулат аганың күңеле аз гына урынына утырган кебек булды.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
16
Ул, монда кергәндә, үз уй-мәшәкатьләре белән каравылчының юклыгын да абайламаган. «Кайда йөри бу, — дип уйлады Байбулат ага. — Бакчага чыгып киткәндер әле», — дип, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тышка чыкты. Кичке күк болытсыз. Алмагачлар ай нурында коена. Ул бакча буйлап ары китте. Ләкин каравылчы Сәхаби монда да күренми. Байбулат ага, адымнарын тизләтеп, кызу- кызу бар бакчаны диярлек әйләнеп чыкты. Каравылчы беркайда юк. «Менә сиңа мә! Бер белмәгән кешене каравылчы итеп эшкә алалар димени!» — дип битәрли- битәрли янә каравыл өе янына килде. Сәхаби югалды, өй янында да күренми, ишекләре шыр ачык. Теләсәң, бөтен бакчасы белән күтәр дә кит!.. Байбулат ага, медер-медер сөйләшкән тавышлар ишетеп, бакча ишеге янына килде.
Сәхаби урам якта, бакча ишеге төбендә үк бер хатын-кыз белән сөйләшеп тора икән. Байбулат ага ишекне ачты да, ут яктысында хатынның йөзен күрергә теләп, алга сузылды. Тавышын таныган иде тануын. Бу аларның авылыннан Сания исемле тол хатын, ут яктысында тәгаен шул икәнлеген күрде. Сания, Байбулат аганы күреп, беркавым каушап калды, тик аның бу халәте озакка сузылмады, ул үзенең яңгыравыклы тавышы белән:
— Байбулат абый, безнең туганны эшкә алганың өчен рәхмәт сиңа! — диде.
— Синең туган? Сәхаби сиңа туган тиямени?
Сәхаби Саниядән узып:
— Мин бар адәм баласына да туган, — дип шаяртты. Тегесенең исә үз җавабы иде:
— Әйе, менә бик озаклап сөйләшеп утырдык. Озата килдем. Байбулат абый, рәхмәт сиңа!
Байбулат ага җавап кайтармады, бары башын гына какты һәм ишекне кире япты. Озак тормастан бакча эченә Сәхаби дә керде. Байбулат ага әүвәл бакчаны калдырып йөргән өчен каравылчыны сүкмәкче иде, ләкин бу олпат гәүдәле, мөлаем йөзле кешенең бер гаепсез кыяфәт чыгарып, үзенең якты күзләре белән (караңгыда ул аның күзләрен ап-ачык күрде!) аңа төбәлеп карап торуын күргәч, ошбу уеннан кире кайтты. Мәҗбүр булды! Әллә кайдан гына килеп чыккан бу адәмне сүгәргә, аңа авыр сүз әйтергә теле әйләнмәде. Карале син: эңгер-меңгер төшүгә карамастан, аның йөзе һаман яктылык чәчә сыман, гөнаһсыз карашы шундук әсир итеп тынычландыра, мәхәббәтле нурлы йөзен күрүгә исә, тел очындагы яман сүзләр үзләреннән үзләре эреп югала. Сәхабинең йөзен ишек өстенә куелган ут яктысы шулай яктырта кебек. Байбулат ага авыз эченнән генә «тәк... тәк... » диде дә ишеккә таба борылды. Алар өй эченә керделәр.
— Байтамакта туганнарың барлыгын әйтмәгән идең? И вообще, мин теге көнне сорамаган ием, сораштырырга вакыт булмаган ие, кайлардан килеп чыктың суң син? Кайсы як кешесе син?
— Мин алмагачлар үстерергә яратам. Хәзер алмагач бакчалары юк бит инде. Ә сездә бар, — дип җавап бирде Сәхаби. Аның сүзләрендә Байбулат агага шундый гүзәл алма бакчасы үстергән өчен рәхмәт сүзләре белән бергә бу алма бакчасына карата соклану да сизелеп тора. Моны тоймый һич мөмкин түгел иде.
— Безнең Рокфеллер алма сатып баеп китте.
Рокфеллерның кем икәнлеген ишетеп тә укып белгән Байбулат ага аның «безнең» дигән сүзенә игътибар итмәде, чөнки ул Рокфеллер фамилияле Америка миллиардерының исеме булырга тиеш иде. Әйтә белмәсәң, янкиларның «Бжезинский» фамилиясе дә татарча «безелдәвек», «бөҗәк» кебек ишетелергә мөмкин.
— Җирдәге иң авыр алманың үлчәме бер кило ярымга тартканы бар.
Байбулат ага бу гадәти булмаган каравылчының сәер сүзләренә каршы бер кәлимә дә әйтмәде, бары аны игътибар белән тыңлаган булып кыланды.
— Кытайлар бер елны ярты килодан артыграк алманы ун мең ярым долларга сатып җибәрделәр. Долларга!
ГАРАСАТ
17
«Доллар» сүзен Сәхаби ничектер басым ясап әйтте. Әйтерсең, ул хәзер алма корты хакында сөйләүгә күчте. Байбулат ага яңа каравылчыны бүлдерергә ашыкмады. Тегесенә исә шул гына кирәк иде бугай, ул сүзен дәвам иттерде:
— Элек Яңа ел чыршысын төрле төстәге алмалар белән бизиләр иде. — Сәхаби Байбулат агага күтәрелеп карады. Тегесе дәшмәгәч, тагын сөйли башлады. — Алмагачтан алма төшеп, Ньютонның башын тишкәч кенә, ул гравитация законын ача. Җирнең тарту көчен... Гравитация генә түгел, Җирнең башка тарту көче гаять зур аның... Монысын аның... миннән башка берәү дә белми торгандыр...
Байбулат ага Сәхаби әйткән соңгы сүзләрнең мәгънәсен аңлап җиткермәде, шул хакта сорау бирмәкче иде, каравылчы аңа сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп әйтеп куйды:
— Балаларның тарту көче. Син малаең өчен борчылма. Бернинди гаебе юк Байтимернең. Үтерүче ул түгел. Башка гаеп такмасалар инде».
Байбулат ага аның бу сүзләреннән сискәнеп китте:
— Нинди гаеп тагын?!
— Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хәзер. Акча. Тәңкә. Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар. Тагын урлый башлыйлар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... үзләреннән азрак урлаганнарны тотып ябарга керешәләр...
— Кит булмаганны! Нинди акча ди ул! Акчага исе киткән булса әгәр дә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
мәгәр... — диде дә Байбулат ага телен тешләде, бу чаклысын әйтергә ярамый иде бит.
— Бер капчык алтын тәредән дә баш тартты ул, дисеңме?
Байбулат ага бу сәер каравылчының сәер сүзләренә баядан бирле аптырап, гаҗәпләнеп утыра иде, соңгы әйткәне исә аның башына чүкеч белән суккандай итте.
— Как так?! Байтимер үзе сөйләдеме?
— Мин Байтимерне күптән беләм...
Җаваптан Байбулат ага канәгать калды. Югыйсә болай да курку кереп оялаган җаны теләгән җавабын ишетмичә тынычланачак түгел иде. «Байтимерне белүен беләсеңдер... Аны белмәгән кеше юк. Тик шулай да син аны кайдан беләсең, аңлатыбрак сөйлә әле, иптәш каравылчы? «Әлеге уйлар Байбулат аганың үзендә генә калдылар. Башка чак булсамы? Юк! Дөресрәге, әңгәмәдәше бүтән кеше булса, әлбәттә, ул әлеге сораулары белән аның җанын алачак, барысын да энәсеннән җебенә чаклы сөйләтмичә туктамаячак иде. Әмма бу Сәхаби дигән адәм гади әңгәмәдәш түгел; әгәр дә мәгәр ул: «Синең уйларыңны укый алам мин», — дисә дә, Байбулат ага, аның сүзләренә исе китмичә: «Әйе шул, беләсең», дип башын гына кагар кебек иде. Моның шулай икәнлеген ул белмәде һәм белмәячәк тә! Сәхаби дигән бу зат исә белә...
— Паспортың бардыр бит синең? — диде кинәт Байбулат ага. Сәхаби куен кесәсенә тыгылып, аннан ниндидер катыргы чыгарды һәм Байбулат агага сузды. Тик тегесе әлеге катыргыны кулына да алып тормады, бары: «Бар икән». — дип кенә куйды.
Сәхаби, кесәсеннән алма алып, Байбулат агага бирде:
— Авыз ит әле моннан, — диде. Байбулат ага алманы кулына алды һәм ут яктысынарак китерде, бик озаклап әйләндерә-әйләндерә караганнан соң да аның нинди алма икәнлеген белә алмады, шуңа күрә күтәрелеп, янә Сәхабигә бакты:
— Нинди сорт соң бу?
— Анысын белмим. Син аны тешләп кара.
Байбулат ага Сәхабинең әйткәненә шундук буйсынды, алманың бер кырыеннан тешләп алды һәм беркавым тынсыз калды. Әче алма капсаң, үзеннән-үзе йөз сытыла, баллы алма эләксә, аны тешләүгә, авыздан сулар килә, ә бу алманың тәме әче дә, баллы да түгел, ошбу алманың тәмен тел белән әйтеп аңлатып булмый; кабылган кисәк шундук авызда эреп бетте дә аның тәэсире әүвәл авыз эчен рәхәт суытты, аннары җылытты, аннан соң шул алмадан тәненә, гәүдәсенә ниндидер рәхәт дулкын таралды. Күзләре ачылып китте, ул шул ачык күзләре белән үзенә елмаеп карап утырган Сәхабинең ике каш уртасында ниндидер гаҗәеп гүзәл яктылык күргәндәй булды. Аңнары ачылып китте, ирексездән алма тәме йогып калган тел очына «Ләиллаһы...» дигән сүзләр килде. Күңеле ачылды, ике як иңбашында кинәт кенә көчле пар канат үсеп чыккандай булды. «Ләиллаһ иллалааһ...» дип кабатлады ул. Акылы бик якты иде. Шул сәбәпле Байбулат ага Сәхабидән: «Мондый алма безнең бакчада үсми бит!» — дип сорарлык көч тапты. «Үсми...» — диде Сәхаби тыныч кына. — Әйдә, аның орлыгын җиргә күмеп карыйк».
Орлыкларны бер буш урынга күмделәр.
Сәхаби, каяндыр алып, каршыдагы диварга дога иңдерелгән, кысасына алтын йөгертелгән догалык элеп куйды. Пәм үзе үк анда язылган сүзләрне укып күрсәтте: «Без Адәм балаларына ата-анага игелекле булырга васыять иттек. Анасы аны йөрәк астында йөртә. Авырлык белән дөньяга китерә. Баланың ана карынында йөрүе һәм сөт имә торган вакыты утыз айдыр. 18
Менә ул егетлек чорына җитә. Кырык яше тулгач, әйтер: «Йа, Раббым, үземне һәм ата-анамны нигъмәтләндергәнеңә шөкремне кабул ит, Сине ризалатырлык хәерле гамәлләрдә булу өчен, миңа куәт бир. Үземне вә нәселемне рәхмәтеңнән ташлый күрмә. Хактыр ки, мин Сиңа якынаю юлында. Шөбһәсез ки, мин мөселман булдым». Бу Коръән Кәримнән бер аять!» — диде Сәхаби.
Теге чакта ...мәэзин ихтыяры белән Әллүки буендагы Әбелхәят чишмәсенең
ГАРАСАТ
19
сихри суы хикмәтеннән соң Ходай Тәгаләнең Коръәни Кәриме һәм Илаһка согыну хис-гамәле Байбулат аганың йөрәк түрендә яши. Улы Байтимер кайтып сөйләгән хәлләрдән соң гомер буе коммунист буларак динне читләтергә, туры килгәндә Ходай исеменә тибеп үтәргә дә мәҗбүр ителгән бер Адәм баласы картаймыш көнендә Аллаһны тану юлында, инде яше дә алты дистәдән узу сәбәпле, соңга калмыйм дигәндәй, зур адымнар белән ашыга-ашыга һәм кызу- кызу бара иде...
— Ришвәт бирү, аны алу, шуларны рисвай итү модада бит хәзер. Акча. Тәңкә, Тауар. Башта урлыйлар. Аннары фаш итәләр. Кемнәр кемнәрне фаш итә? Күп урлаган азрак урлаганны фаш итә. Аннан соң беркавым тынычланып торалар. Тагын урлый башлыйлар... Озак урлыйлар. Фаш итүче булмый. Аннары күп урлаучылар, үзләрен фаш итәрләр дип куркып, тагын теге... үзләреннән азрак урлаганнарны тотып ябарга керешәләр... — дип баягы сүзләрен кабатлады Сәхаби һәм сораулы карашы белән Байбулат агага төбәлде:
— Ни аңлата бу сүзләр? Берәү сөйләгәннән хәтеремдә уелып калды. Асыл мәгънәсенә төшенә алмыйча изаланам!
Байбулат ага көлемсерәп куйды.
— Күктән төштеңме әллә син, Сәхаби туган! Моның ни икәнлеген хәзер мәктәп баласы да белә. Бу сүзләрне син үзең әйттең бит! Мин түгел! Егерме елдан артык ил байлыгын таладылар-таладылар да хәзер Мәскәү: «Нишләп бу илне алга җибәреп булмый икән? Нишләп халыкның тамагын туйдырып булмый икән?» — дип уйлый. Юкса байлык та күпме бит инде! Җир асты байлыгы, урман-сулар, башка төрле байлыклар! Ә халыкның яртысыннан күбрәге һаман ач, суган суы суырып утыра. Урамга күтәрелеп чыкканнарны «террористлар» дип казаматларга кертеп ябалар, сулый да алмый халык. Адәм балалары тәмам азды. Инде изге динебез белән дә сату итәргә керештеләр. Һәркем тизрәк урлап, баеп калырга тырыша. Бар кеше урларга, чәлдерергә тырыша хәзер. Теге урлый бит әле, нишләп миңа да ярамасын дип урлыйлар. Кемдер миллиардлар урлый, кемдер әнә малына болгатырга бер уфалла салам урларга мөмкин. Күптән түгел шәһәргә барып кайттым, яңа салынган асфальт тагын чәрдәкләнеп беткән. Менә күрерсең әле: кара көз җитеп, көннәр пычракка киткәч, ул юлларны тагын ямый башлаячаклар. Корыда эшләргә ярамый, чөнки ул сыйфатлы була да озаграк тора. Ә болай берәр айдан тагын ремонтларга кирәк, аның өчен хөкүмәт тагын акча бүлеп бирәчәк. Күпләп урлаганнарга берзаман халык: «Нигә бу чаклы урлыйсыз!» — дип интернет, телевидение аша сораулар бирә башлагач, бар да, капылт кубып, каракны фаш итәргә тотыначак. Комиссияләр төзеләчәк каракларга каршы ул комиссияләрнең башында миллионнарны үзләштереп өлгергән агайларың утырачак.
Адәм баласы өчен егерме ел аз түгел бит ул! Бу вакыт эчендә нәкъ ике яңа буын туып, тәрбияләнеп үскән дигән сүз! Алар бит хезмәтнең ни икәнлеген күрми, белми үстеләр. Алар урлауны тормыштагы бердәнбер яшәү рәвеше икән дип уйлыйлар, бу бит бала вакыттан каннарына сеңгән! Ишеттеңме әле, әнә анда шәһәр башлыгы балалар бакчасыннан коррупция эзли башлаган. Беләм, ишеткән бар: анда да кыек куллы мөдирләр бардыр, тик аларның кесәләренә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
салган тиеннәрен шәһәр түрәләренең чит ил банкларына, афшорларга җибәргән миллионнары белән чагыштырып буламы соң! Көлке? Адәм көлкесе!
— Алар бер-берсенең өенә кереп урлыйлармы соң?
— Син чынлап та күктән төшкәнсең ахрысы, агайне. Дәүләтнекен урлыйлар!
— Ә дәүләт кем ул?
— Кем булсын? Хөкүмәт инде!
— Дәүләт баеракмы, хөкүмәтнең алтыннары күбрәкме?
Байбулат ага бәйләнчек чебенне кугандай, кулын селтәде:
— Анысын кайдан белим. Шул икесе бер инде алар!
— Ә түрәләр кемнәр?
— Түрәләрме? Алар шул дәүләт, хөкүмәт кешеләре инде...
— Үзләренекен үзләре урлыйлармыни?
— Күрәсең, шулай булып чыга инде!.. — дип авыр сулады да, әлеге күңелсез сөйләшүдән котылырга теләп, урыннан кузгалды Байбулат ага.
— Ярый, кайтыйм. Байтимердән берәр төрле хәбәр юкмы икән? Булмаса, монда ятып булмас, шәһәргә китәм.
Әмма Сәхабинең сораулары бетмәгән иде әле, Байбулат аганың торып басканын күреп, беркавым тын торды, аннары барыбер түзә алмады:
— Бу мәхшәрне туктатырлык берәр кешегез юкмыни соң? — диде.
— Мин узган ел путёвка белән Дубайга бардым. Шунда бер гарәп белән танышып киттек. Нәкъ синең кебек сорау бирәм тегеңә: «Нишләп сез бай, рәхәт яшисез? Сездә булган байлык, нефть, газ бездә дә бар, хәтта күбрәктер дә әле?» — дим. Ә безнең мантый алган юк, бездә йә ачлык, йә чуалыш», — дим». Беләсеңме, бу миңа нәрсә дип җавап бирде: «Бездә Ходай Тәгалә биргән... (җир астыннан чыккан нифте димәде!) Ходай Тәгалә биргән байлык, диде! Икенчесе: «Безгә Ходай Тәгалә һәрвакыт акыллы патшалар биреп тора», — ди!
Гарәпләр үзләре череп баеган халык. Ләкин ялкаулыкның ар ягына чыкканнар инде тәмам. Рухият турында уйламыйлар. Ә без алардагы мәктәпләрне иң гыйлемлегә санап, балаларны шунда укырга җибәреп ятабыз тагын! Әнә Борис малае Варисны, шәһәрдә азып-тузып йөри башлагач, тәмам бозык юлга кереп китмәсен дип, шунда укырга җибәргән идек, бу юлы башкача бозылып кайтты: мин — мондый, сез — тегенди, имеш! Дөрес эшләмисез, сез надан, намазны дөрес укымыйсыз, болай итмисез, тегеләй итмисез, имеш. Тора-тора халык аннан йөз чөерде. Хәзер әнә Байтимер йөзендә иман нуры булган Җәмил хәзрәткә тукталды.
— Йөзендә иман нуры бар, дидеңме?
— Бар.
— Ике каш арасында нур күрмәдеңме?
— Анысын белмим, — диде Байбулат ага.
— Алайса Гарасат микәнни инде?
— Гарасат? — дип, аңа күтәрелеп карады Байбулат ага. — Бездә бар ул Гарасат, Гарасат үзәне дигән җир. Җитмеш бишенче елны анда, зилзилә кубып, бөтен урманны төбе-тамыры белән йолкып атты, урман үскән җирдә хәзер чөгендер басуы. Ә шуннан ерак түгел генә, тау ышыгы янындагы елга үзәнендәге көтүче шалашы бернәрсәсез исән-имин урынында утырып калды. Зилзилә тау ышыгына тимәде. Хәзер менә ул урыннарны халык «Гарасат үзәне» дип атый.
Сәхаби: «Ике каш араларында нур чагылган адәмнәр бармы сездә?» — дип тә сорамакчы иде, ләкин Байбулат ага: «Баягы сүземне әйтеп бетермәдем, менә шул: без җитмеш ел буе Ходайны сүккәч, ул да безгә арты белән борылды, 20
ГАРАСАТ
21
ахры, аның фатихасы булмагач, нефть белән газның да кадере юк бездә, ил башына куярга акыллы патша да эзләшергә теләми торгандыр!» — диде дә ишектән чыгып китте.
Ишектән чыгып, урамга аяк басуга, Байтимер турындагы уйлар янә бөтереп алып, «җир»гә төшсә дә, Байбулат ага әле генә булган ошбу әңгәмәне «онытты», дөресрәге, бар сөйләшкән сүзләр ниндидер күзгә күренмәгән томан арасында эреп югалдылар кебек... Ярый, хуш... Әңгәмәнең кем белән булганлыгын онытсын да ди! Әмма һәр сөйләшкән сүз фотокәгазьгә сеңгән кебек башында сакланып калды бит! Ташкын буендагы халык телендә булган «Зилзилә яки «Гарасат үзәне дә... Ул чакта нинди давыл купканын үз күзләре белән күрде ләбаса! Аны ничек онытасың ди? Ләкин нинди вакыйга-хәлгә мөнәсәбәтле рәвештә сөйләштеләр — анысы менә чынлап та хәтереннән кул белән юып алынган кебек. Башка чак булса, ул Сәхабинең самими сораулар биреп утыруына гаҗәпләнеп шиккә калыр, аптырар һәм Сәхабине җүләрләр йортына озатыр иде. Бүген исә берни булмаган кебек. Күңелендә бары малае турындагы уйлар кайный. «Җитмәсә киленнең дә корсагы борынына тигән! Бүген-иртәгә табарга тора!..» — дип көрсенде Байбулат ага, бәби алып кайтырга җыенып йөргән Нурбикәне исенә төшереп.
Ул туп-туры Байтимер белән Нурбикә яшәгән өйгә китте.
Бу Сәхаби — алма бакчасы каравылчысы йә берәр сихер-мазар белә торгандыр, йә булмаса гипнозчыдыр...
Сәхаби үзе дә баягы сөйләшү хакында оныткан иде инде, ул Байбулат ага артыннан бакчага чыкты һәм рәт-рәт тезелгән алмагачлар арасыннан койманың аргы ягына таба китте. Теге алмасыз агач янында туктады. Каравыл өе янәшәсендәге багана башына куелган прожектордан монда чаклы көчле яктылык көлтәсе сибелә, шунлыктан бар дөнья ялт иткән. Сәхаби алмагачның нечкә ботакларын бармаклары белән капшап чыкты да, башын күтәреп, әле яңа гына туып килгән айга бакты. Туып килгән ай яшь алмагач ботагы кебек неп-нечкә иде. Аның каравы йолдызлар бик якты булып яна, күк каты гаҗәеп матур. Байбулат карт аңа беркөнне: «Шәһәрдә йолдызлар юк анда, шуңа күрә мин авылны яратам. Авылда күк йөзен болыт басмаган булса, ичмаса, йолдыз күреп була», — дигән иде. Аның бу адәме йолдызларга багып нәрсә эшли икән соң?
Йа, Әл-Бакый, ярлыкый күр барчасын да...
Хөрмә мунчаласыннан ишелгән бау кирәк...
— Айсинның үлемендә синең гаебең юк. Анысын снимаем! — диде тикшерүче Баймурзин каршындагы өстәл янына килеп утыргач.
— Кем?! — диде ул, тикшерүченең күзенә туры карап. Бу сүздән бик аптырап калган иде ул.
— Анысы пока не важно! Син коррупциядә гаепләнәсең! Бик зур суммада ришвәт бирүдә!
— Мин?! Коррупция?! Ришвәт?! Кемгә???
— Әйе, нигә аптырадың? Алдан ук шуны әйтеп куям: чистосердечное признание өчен скосим! Мин сүземдә тора торган кеше. Ризамы?
— Риза, — диде Байтимер, аның бу сүзләреннән көләсе килеп.
— Ашыкма, туган, көләргә дә, еларга да вакытың күп булачак әле синең! Әйдә, лучше алдан ук килешеп куйыйк: дөресен сөйләп бирәсең дә и вәссәлам. Мин әйткән вәгъдәмне үтәячәкмен! Сүз бирәм!
— Син түлке кемгә күпме биргәнемне әйт миңа. Алайса мин кайдан белим ди аны!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
22
— Галинга! Мәннәви Мансарович Галинга! Беләсеңме андый кешене? Ун миллион тәкъдим иткәнсең! Наличными! Кайдан килгәндер андый акча простой фермерга?! Беләсең бит Галинны?
— Галинны беләм белүен... Тик ул минем ришвәткә калган кеше түгел шул! Аннан соң моннан ярты еллап элек ул миңа үзе илле биш миллион тәкъдим иткән иде.
***
— Байтимер, әниеңнән сораганың юкмы? Башсыз тудыңмы әллә син бу дөньяга?! Тагын өтермәнгә килеп эләккәнсең!..
— Сорарага өлгермәдем шул, мине Себергә сөргән кайгыдан әни җан-тәслим кылган иде...
— Да. Да, да, да! Әйе, әйе, әйе.
— Соң син булып... син ышанасыңдыр бит инде миңа, Фәрит туган?!
— Мин ышанам ышануын да... Фактлар, фактлар бит. Шәп эләктергән сине Галин!
— Ул буржуйларга һаман җир җитми!
— Җир җитә, җир күп бездә. Түлке аларга теләсә нинди ташландык җир кирәк түгел шул! Күле, урманы, челтерәп аккан чишмәләре, шәһәргә якын булганы кирәк. Ә синең «Әллүки»ең нәкъ шундый урында.
— Мин анда туып үстем!
— Анысын беләм, беләм... Слушай, парин, карале, син космонавтлар отрядында булган кеше бит. Мәскәү белән, ФСБ белән бәйләнгән кеше бит син элеккеге хезмәтең буенча? Бабаң алтыннары өчен сине тиктомалдан Себергә сөрәләр?! Аның бит процентын түләп... Кыскасы, сине аннан соң уң кулың булып эшләгән Айсин дигән кешене үтерүдә гаеплиләр? Аннан соң инде монысы?! Имеш, олигарх Галинга Баймурзин дигән бер гади фермер ун миллион взятка тәкъдим иткән! Үзе тәкъдим итмәгән, уң кулы булып эшләгән Айсин аша эш йөрткән?! Ә шулчакта ни өчендер малае Айсин Варис дигән яшь мулла газиз атасын җәһәннәмгә олактыра?.. Үзе мулла... үзе үтерә? Әтисен, бертуган, кадерле әтисен?!! Логика күрмим мин монда, Байтимер... Карале, слушай, парин, син эшеңнән нормально киттеңме, талашып китмәдеңме? Чиста булдымы барысы да?
— Бигүк чиста түгел... Дөресрәге, хәзер нәрсә дип әйтим, белмим инде, белмим, Фәрит, минем подписканың срогы чыгарга тагын ике ел бар әле. Мин сөйли алмыйм.
— Вәт монысы тагын да кызыграк...
— ...Подписканың нәрсә икәнен беләсең, Фәрит, аптыратма.
— Беләм, беләм. Молчу, молчу! Ләм-мим!
— Нәрсә, нәрсә дидең?
— Безнең авылда дәшмим дип әйтәсе урынга ләм-мим, диләр...
— Не, кызык... ләм-мим, диләр икән алайса сезнең авылда... Безнең авылда да шулай дип әйтәләр шул...
Йа, Әл-Бәдигъ! Әлиф. Ләм. Мим...
Дәвамы киләсе саннарда