Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДӘБИЯТ ГАМЕ — ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Хатыйп Миңнегуловка 75яшь

Көн саен аралашып йөри торгач, еш кына төрле гыйльми утырышларда, ачык
лекцияләрдә, әдәби мәҗлесләрдә һәм көндәлек тормышның тагын күп төрле хәл-
әхвәлләрендә янәшә атлый-атлый, кешене җентекләп өйрәнәсең, аның нәрсә турында ничек
итеп әйтәсен, нинди мохиттә үзен ни рәвешле тотасын алдан беләсең кебек. Ләкин бу беренче
карашка гына шулай тоела. Шәхесне, бигрәк тә олуг галим кешене, тулысынча белеп бетерү
һич мөмкин түгел. Ул һәр очракта нинди дә булса яңа ягы белән ачыла, җәмәгатьчелекне
моңача мәгълүм булмаган карашлар, фикерләр белән җәлеп итә, аның эш-адымнары, иҗат
итеп яшәве, шул рәвешле, җәмгыять ихтыяҗлары белән билгеләнә.
Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловны бик күпләр яшәешебезнең хәзерге чорында зарур
булган фикер чыганагы, аксакалларга хас төпле акыл иясе, абруйлы шәхес буларак бәялиләр
һәм кабул итәләр икән, моның сәбәпләрен аның шәхси сыйфатларыннан һәм ул башкарган
эшләрнең мөһим нәтиҗәләреннән күреп була. Беренче карашка, аның һәр сүзе, кешеләр белән
мөнәсәбәте, йөреше-торышындагы һәр деталь нәкъ аңа гына хас, ул гына булдыра алганча,
бик гади генә кебек. Кайчандыр аңарда укыган Рифә Рахман да остазын барыннан да элек гап-
гади кеше буларак хәтерендә тота. «И-и-и бу гомер дигәнең... Себер сулары кебек тын гына
аксачы. Ә бит Хатыйп абыебыз, әллә ни олыгаймады да. Безне, укучыларын, хезмәттәшләрен
аптырашта калдырып, сокландырып, һаман да яшь күңел белән яши бирә. Матур сүзне, җылы
сүзне кешеләрдән кызганмый. Аның мине үпкәләткән чаклары да юк түгел. Мәңге
эндәшмәслек хәлгә килгәнемдә күзләремне йомам да ул миңа җиләк җыеп ашаткан тау
буйларын күз алдыма китерәм. Аның, үзе кебек озын тап-тар каекка безне утыртып, мыш-
мыш килеп, чакрымнар буе каршы аккан тау елгасы буйлап каек эткәннәрен күз алдыма
китерәм. Ә бит без аны да шаярткан. Мөгаллим булса да, кичергән, безне шул шуклыкларыбыз
аркылы аңлаган, яраткан димен» (Хатыйп Миңнегулов турында. Казан, 2009). Рифәнең бу
уйлануларын матур бер хикәя укыган кебек кабул итәсең. Ул Казан университетының бу
мактаулы профессорын, аңа бик тә табигый фәнни мохиттә гәүдәләндерүдән бигрәк, гап- гади
кеше буларак ача, әдибәнең җор сүзләре, шаян һәм гамьле күзәтүләренә үзебез белгәннәрне
дә кушкач, коллегабызны тагын да тирәнрәк аңлый төшәбез.
Югары уку йорты мөгаллиме булу ул аудиторияләрдә лекцияләр уку, гамәли- лаборатор
дәресләр уздыру, көннәр буе китапханәләрдә утыру гына түгел. Студентларны илнең төрле
почмакларына археографик, фольклор, диалектологик практикаларга алып барулар да аның
вазифасына керә. Әле сиксәненче елларга кадәр шулар өстенә студентларны авылларга
бәрәңге казуларга алып барулар да еш була торган иде. Андый эшләргә гадәттә яшьрәк ир-
атларны җибәрәләр. Хатыйп кордаш ул елларда нәкъ шундый вазифал арны үтәү яшендә иде
әле. Дөрес, безнең буын кешеләрен мондый гына мәшәкатьләр куркыта алмый иде. Рифә
136
әйткән «каршы аккан тау елгасы буйлап каекларны чакрым ярымнар буе» безгә күп тартырга
туры килде. Миннән ике генә яшькә олы булган Хатыйп Йосыф улы — сугыш чоры
балаларының язмышын үз җилкәсендә татыган, битен күз яшьләре һәм маңгай тирләре белән
юган буын вәкиле. Аңа карыйсың да уйга каласың: каян килә бу кадәр эшлеклелек, ныклык,
фәнгә, халкына тугрылык? Бернәрсә дә юктан бар була алмый бит. Х.Миңнегуловта да бу асыл
сыйфатлар халкыбызның гасырлар түреннән күчкән затлы тамырларыннан, нәсел-нәсәбенең
күркәм нигезләреннән килә.
Зәй якларындагы туган авылы Апачның үткәндә кичергән фаҗигаләре дә монда аз роль
уйнамагандыр. Вәхшиләрчә алымнар кулланып чукындыру сәясәте бу авыл кешеләренең дә
холык-фигыль кодларына үзенең эзләрен салмый калдырмаган, әлбәттә. Халык моңа каршы
бөтен рухи һәм җисми көчен куеп көрәшкән, ислам
диненең пакь, саф һәм якты нигезләренә корылган яшәү рәвешен саклап калу юлында нинди
генә җәфалар кичерелмәгән? Ә бу кешеләргә тагын да ныклык сыйфатлары гына өстәгән.
Кеше организмы шундый үзлеккә ия бит. Әйтик, берәр йогышлы авыру кичерсә, аңарда алга
таба бу төр чиргә каршы торырга мөмкинлек бирүче көч-сәләт тупланып кала. Һәм ул инде
алга таба аның белән беркайчан да авырмаска мөмкин. Бу чыннан да шулай. Халыкта нык
холык, максатка ирешүдә ихтыярлылык сыйфатлары тәрбияләнеп калган. Әнә шулар ничә
буыннар аша бүгенгегә кадәр килеп җиткән. Әнисе ягыннан руханилар чылбырыннан килгән
нәсел өчен бу афәтләр аеруча шыксыз булып кабул ителгән дип уйларга кирәк.
Зирәклек, тормыш яңалыкларын табигый кабул итеп, яшәешкә үзләреннән дә өлеш кертә
бару кебек хасиятләр әнә шулай ерак ата-бабалардан килә. Хатыйпның әтисе Йосыф та колхоз
чыкканда егерме-егерме бер яшәр егет була. Моңа кадәр ат яныннан китмәгән егет, беренче
тракторлар кайту белән, яңа һөнәргә өйрәнә — авылдашларын хәйран калдырып, «атсыз
арба» йөртә башлый. Чыбыклы МТСының иң гайрәтле тракторчыларыннан була. Комбайнын
да иярли, машина-тракторлар докторы — механиклык эшен дә булдыра. Әмма аталы матур
тормышны сугыш харап итә, биш баласын калдырып, Йосыф абый 1944 елда һәлак була.
Гайнелхәят апа бөтен тырышлыгын балаларын аякка бастыруга туплый, нәтиҗәдә
аларның чын мәгънәсендә затлы кеше булып чыгулары ананың тормыш максатына ирешүдә
эзлеклелек саклавын раслый. Кайсы диңгез корабы капитаны, кайсы атказанган укытучы,
кайсы галим булган балалар Йосыф абый белән Гайнелхәят апаның өметләрен аклаулары
белән үзләрен бәхетле итеп тоялар икән, бу инде аз нәтиҗә түгел. Иреннән биш бала белән
калган (берсе яшьли үлә) Гайнелхәят апа аларда кешелек сыйфатларының иң затлыларын
булдырырга тырыша, улы Хатыйпның Татарстанда иң абруйлы галимнәрнең берсе булып
җитешүе дә ана күңелен ихлас сөендергән, әлбәттә.
Кайчакта шундый сүзләр дә ишеткәләргә туры килә: Хатыйп Йосыф улы артык кыю,
үзенең карашларын яклаганда, әллә ни тәкәллефлек саклап тормый, турысын ярып әйтә.
Димәк, бу шәхес — яхшы сыйфатлар җыелмасы. Мин аның ни өчен мондый холык-фигыльле
булып формалашуын да аңлыйм. Ул, әйтелгәнчә, сугыш чоры баласы. Ата назын, ата
кулларының җылысын ике яшькә кадәр генә татып калган. Хатыйп әтисен бөтенләй дә
хәтерләми. Аның өчен бердәнбер кайгыртучы кеше — әнисе.
Әтисез малайның хәлен яхшы аңлыйм мин. Ник дигәндә, үзем әтидән тагын да иртәрәк —
өч ай тулгач аерылып калганмын. Әтием 1941 елның декабрендә Мәскәү янында салкын
карда ятып калган. Бәхетле малайларның әтиләре сугыштан кайта алды. Аларның бездән
ничек аерылып торуларын күреп үстек. Аталы балаларны кыерсытырга да базмадылар,
тамаклары да чагыштырмача тук булды. Ә безнең ишегә, колхоз эшенә чыккач, атның да иң
үшәнен, яки көчкә аягында басып торганын бирделәр, эшнең дә иң пычрагына, башкалар риза
булмастайларына куштылар. Карап-карап торасың да, ачу чыга һәм карыша башлыйсың,
бригадирга үзеңнең дә кеше баласы икәнлегеңне сиздерәсең. Ягъни тышкы яктан ясалган
басымга эчке каршылыгыңны куясың. Еллар буе шулай итә торгач, шартларга ярашлы
холкың да формалаша, үзеңне якларга күнегәсең. Аның каравы, үз көчең белән
ирешелгәннәрне кадерләргә, бәяләргә өйрәнәсең.
Хатыйп Йосыф улына исә барысына да үз көче белән ирешергә туры килә. Шулай да урта
белемне кеше рәтендә алу тормышта ачыграк күз белән атлап китәргә ныклы бер нигез була.
Әмма аны да кемдер җайлап торган әзер юллар көтми. 1957 елда Иске Кәшер урта мәктәбен
тәмамлау белән, аның алдында да иртәгәдән башлап нәрсә эшләргә дигән сорау туа. Ул
елларда колхозда эшләгән кешегә тәүлеккә бер хезмәт көне язып куюдан башка түләү юк иде.
Елына кимендә өч йөз хезмәт көне дигән минимумны үтәгән колхозчының йөзе җитәкчеләр
ӘДӘБИЯТ ГАМЕ — ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ
137
алдында ак булуын була, әмма аңа көз көне уңыш бүлгәндә, ничә килограмм яки грамм ашлык
тиячәге, кем әйтмешли, Ходай кулында. Шуңа күрә киләчәккә карап эш итәргә омтылучылар
язмышларын колхоз белән бәйләмәскә тырыштылар. Колхоз эшенә бер керештеңме, аннан
ычкынып китүе, ай-һай, бик авыр була торган иде. Кулыңа паспорт бирмиләр,
ә ансыз сине беркайда да кабул итмиләр. Хатыйп алдына да кая барырга дигән сорау килеп
баса. Миргалим абыйсы Таҗикстандагы заводта эшләгән чак иде. Шул туганы аны үз янына
дәшә. Әнисе белән уйлашканнан соң, яшүсмер ерак юлга чыга. Татар егетләре кайда да
сынатмыйлар бит, аның абыйсы да көньяктагы бу төбәктә яхшы эшләве белән күзгә
ташланырга өлгергән. Аның энесенә дә эш табалар. Хатыйп хәтта техник белгечлек буенча
укырга да урнаша. Абыйсы, күрәсең, биредә үзен бик кирәкле кеше итеп таныткан, яше җитүгә
карамастан, ике-өч ел рәттән аны армия хезмәтенә җибәрүдән котылдырып барганнар.
Хатыйпның монда килеп эшли башлавына ел да тулмый, абыйсын көтмәгәндә солдатка
алалар. Миргалим Йосыф улы, укый-укый, хәрби юл белән китә, хәтта океан киңлекләрендә
йөзгән корабльнең капитаны дәрәҗәсенә җитә. Бүген дә Севастопольдә хәрби диңгез
белгечләре әзерли торган югары уку йортында доцент булып эшләвен дәвам иттерә.
Ихтимал, Хатыйп биредә укуын ахырына җиткерер, тиешле әзерлекле техник- инженер да
булыр иде. Әмма әнисе аны үз янына чакырып кайтара. Яңа гына балалыктан чыгып барган
улының кайдадыр ялгыз каңгырап йөрүен теләми. Менә Хатыйп яңадан туган якларында.
Кулында паспорты булган урта белемле егет колхоз эшенә күңелен салмый. Аны авыл
клубына мөдир итеп куялар. Әмма күпмедер дөнья күреп кайткан егетнең күңеле тагын
каядыр талпына, тормыш киңлекләренә омтыла. Шушы рухлану Казан дәүләт
университетына алып килә. Белем иле аны гомерлеккә үз кочагына ала. Милләтебезнең сүз
сәнгатен, телен вә тарихын рус һәм дөнья халыклары рухи байлыгы чолганышында өйрәнү
аңа үткәнебезгә, бүгенгегә карата булган карашларын фәнни нигездә формалаштыру
мөмкинлеген бирә. Уй- фикерләренә, шәриктәшләре генә түгел, остазлары да игътибар итә
башлый. Бу егетнең киләчәге фән белән бәйләнәчәгенә өметләре зур була.
Әмма, дүртенче курска җиткәч, иң әзерлекле студентларны сайлап, «халык арасына»,
ягъни мәктәпләргә эшкә юллау шау-шуы кузгала. Авыл мәктәпләрендә яшь буынга белем
бирүне шәһәрдәге дәрәҗәгә җиткерү юнәлешендәге бер кузгалыш ясау була бу. Әдхәт
Синугылга — Пермьгә, Рәдиф Гатауллинга — Буага, Хатыйп Миңнегуловка исә Пенза өлкәсенә
юллама бирәләр. Х.Миңнегулов әлеге өлкәнең Белинский районындагы Качкару авылы
мәктәбендә бер кыш укытып та кайта. Әлеге яшьләр бу эштә бик яратып, милләтебез өчен
файдалы, кирәкле гамәл үтибез дип, күтәренке күңел белән катнашалар. Шуннан әйләнеп
кайтып, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, кулларына университет дипломы алалар.
Кафедра мөдире, күренекле галим Х.Госман һәм профессор Н.Юзиев Хатыйпка Мәскәүдәге
Дөнья әдәбияты институтына аспирантурага китәргә мөмкинлек булуын әйтәләр. Әмма ул
мәктәпкә балалар укытуга баруга өстенлек бирә.
Хатыйп кулына Сарман районы Теләнче Тамак мәктәбенә эшкә юллама тоттыралар.
Бирегә кайтып төшүе аның күңелендә үзе бер гомерлек истәлек булып калган. Эш шунда:
Хатыйп Чаллыга кадәр пароходта кайта. Бу Мәскәү-Уфа арасындагы туристлык теплоходы
икән (ничек бу көяз кешеләр генә ял итеп йөри торган су көймәсенә гади кешеләр өчен билет
сатканнардыр, монысына хәзергә кадәр гаҗәпләнеп йөри). Биредә университеттагы
укытучысы Әнвәр Ахунҗановның да Мәскәүдән үк ял итеп килеше икән. Ул Хатыйпны шунда
ук күреп ала, үзе белән баручылар мохитенә ала. Бергә тукланып, табигать белән хозурланып,
музыка тыңлап баралар. Ә ул чагындагы музыка, хәзергечә әйтсәк, бары тик тере хәлдә генә
уйнала. Биредә унбиш-егерме кешелек оркестр юлның буеннан-буена туристларга затлы
әсәрләрне яңгыратып кына торалар. Ул чор кешеләре белә: Әнвәр Мәхмүт улы татар һәм рус
телләреннән тыш, чит телләрне дә су кебек эчә, мәдәниятлелеге, аралашырга осталыгы белән
аерылып тора. Ул оркестрантлар, бигрәк тә дирижёр белән уртак тел тапкан. Чаллыга килеп
җиткәч, оркестрда уйнаучылар, трапның ике ягына тезелеп басып, Хатыйп Миңнегуловны
җиргә дәртле музыка уйнап төшерәләр. Пароход, Чулман суы өстендә музыка дулкыннарын
тибрәтеп, китеп бара. Безнең югары белемле, әмма кесәсе буш яшь укытучы аны офыкта
күмелгәнче карап кала. Аның күңелендә алдагы тормышын шушы матур музыкага аваздаш
итеп кору хыяллары канатлана.
Чыннан да, Теләнче Тамакта укытучы, Чукмарлыда мәктәп директоры булып эшләгән
елларны галимнең үткәнендәге иң романтик вакыты дип карарга мөмкиндер. Бигрәк тә
А.Гыйләҗев туган авыл булган Чукмарлыда мәктәп салуны башлап йөрүләр, моның өчен
ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН
138
хәтта Казандагы югары даирәләр бусагаларын шактый таптарга туры килсә дә, аның
хәтерендә куелган максатка ирешү юлында канатланып эшләү еллары булып һаман да
саклана. Әлбәттә, әле яңа гына егерме бишен тутырган, ул вакыттагыча әйтсәк,
«перспективалы кадрны» тиешенчә бәялиләр. Район фирка комитетына эшкә алулары шуны
күрсәтә. Аңа мәгариф бүлеге мөдире итеп күрергә теләүләрен дә белдерәләр. Хәтта «Нөркәй»
совхозына директор итеп билгеләнү мөмкинлеге дә була. Әмма Хатыйп күңеленнән хөрмәтле
галимнәрнең аңа фән юлыннан китү мәгъкуль булганлыгын әйтүләре һич тә чыкмый. Аның
алдында хәтта райкомның идеология буенча секретаре булу юлы да ачылырга тора. Ләкин,
күрәсең, алга таба язмышы фән, мәгариф белән бәйләнгән, тумышыннан ук шушы юл
«ләүхелмәхфүз»дә язылып куелгандыр кебек. Юкса, хатыны һәм ике баласы була торып,
көйләнгән тормышын калдырып, ассистент хезмәт хакы бәрабәренә, гаиләсенең яшәү
шартларына зур кимчелек китереп, Казанга күчмәс иде. Шулай итеп, Казан университетының
татар әдәбияты кафедрасында егерме сигез яшәр ассистент барлыкка килә. Дөресендә бу
яшьтә инде югары уку йортындагы яшь галимнәр кандидатлык диссертациясе яклаган була,
шуңа күрә өлкән укытучы яки доцент вазифасына дәгъва итеп йөриләр. Әмма үз тормышын
башыннан ук үзе корырга өйрәнгән, эшчәнлеген оештыруда төгәл һәм нәтиҗәле була белгән
Х.Миңнегулов бу юлы да чын егет булуын раслый — 1972 елда, ХХҮ гасыр шагыйребез Сәйф
Сараи иҗатын өйрәнеп, кандидатлык диссертациясе яклый. Берничә елдан соң университет
нәшриятында аның әлеге урта гасыр шагыйренең тормышы һәм иҗатына багышланган
монографиясе дә басылып чыкты. Әйтергә кирәк, бу хезмәт әдәбиятыбыз тарихын өйрәнүдә
ул еллар өчен зур бер табыш буларак кабул ителде. Коллегасы Әнвәр Шәрипов бу уңай белән
болай дип язды: «Халкыбыз күренекле шагыйрь турында бик аз белә. Бу, әлбәттә, аның
иҗатының әле җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән булуыннан һәм С.Сараи турында
бөтендөнья фәнни әдәбиятны тирәнтен өйрәнеп язылган махсус гыйльми хезмәтнең,
шагыйрь турында кулга алып укырлык китапның булмавыннан да килә иде. Шушы авыр һәм
җаваплы эшне Хатыйп Миңнегулов башкарды» (Шәрипов Ә. Сәйф Сараи иҗатын өйрәнү
юлында // Казан утлары. 1978. — №1. — Б.155).
ӘДӘБИЯТ ГАМЕ — ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ
139
Алтын Урда чорының иң олы
шагыйре иҗатын өйрәнүдән
башланган эзләнүләр аны татар
әдәбиятының Шәрык классик
әдәбияты белән тарихи багла-
нышларын тикшерүгә алып килә. Бу
эш тагын унтугыз ел вакытны ала.
Ниһаять, 1991 елда шушы хезмәте
докторлык диссертациясенең
нигезенә ятты. Әлеге темага
язылган монографиясе («Татар
әдәбияты һәм Көнчыгыш классика»
(рус телендә), 1993) фән-техника
өлкәсендә Татарстан дәүләт
премиясенә лаек булды (1995).
Мондый уңышка бик сирәк
галимнәр генә юлыга. Әлеге хезмәт
белән җентекләп танышкач, ерак
һәм якын үткәннәргә карашыбыз
ачыклана төшә, зыялы кеше үзен
бимазалаган байтак сорауларга
җавап таба. Монография әдәбият
тарихын өйрәнү җәһәтеннән генә
түгел,бу эшне алып баруга кагылышлы методологик фикерләре белән дә кыйммәтле.

Әйе, халык язмышы һәм аның әдәбияты бер-берләреннән аерылгысыз. Әдәбияты зур
булсын өчен, халыкның үз тормышы да бай булырга тиеш, дип әйтүче Х.Миңнегулов хаклы.
Шәрык халыкларының күпчелеге арасында ерак дәверләрдәге татар әдәбияты үзәк
урыннарның берсен алып тора икән, аның ул вакытлардагы чынбарлыгы да шуңа бәрабәр
булган. Менә ни өчен Х.Миңнегулов хезмәтенең беренче бүлеге «Татарлар һәм Шәрык» дип
атала. Татарларның Шәрык дөньясындагы урынын билгеләми торып, аның әдәбияты
турында да төпле фәнни сүз алып барып булмый. Бу мәсьәләләр хакында соңгы
унъеллыкларда байтак хезмәтләр пәйда булды. Х.Миңнегулов нәтиҗәләре алар янында
үзләренең эзлеклелеге, фәнни колачлылыгы һәм гаять күп чыганакларга нигезләнүләре
белән игътибарны җәлеп итә. Хезмәт алдына куелган төп бурыч — Урта гасырлар татар
әдәбиятын Шәрык сүз сәнгате белән үзара бәйләнештә карау. Тикшеренүләрдән килеп чыга
торган фикер сөземтәләренең иң мөһиме шул: үзара мөнәсәбәтләрдә милләтләр ирекле эш
итәргә тиеш. Фарсы, гарәп, төрки халыклар һәм аларның әдәбиятлары белән нык керешеп
яшәгәнбез икән, бу бернинди ирексезләүләрдән башка булган. Мәҗбүр ителү беркайчан да
ихлас аралашуларга китерми. 1917 елдан соң урнашкан идеология безгә Шәрык ягына
борылып карамаска кушып килде. Х.Миңнегулов хезмәте безнең сүз сәнгате тарихын чын
асылына кайтаруда бик мөһим бер этап буларак бәяләнде.
Аның мондый хезмәтләре, бәхетебезгә, болар белән генә чикләнми. Х.Миңнегуловның
галимнәр өчен бик тә кирәк булган бер сәләте бар: ул татар әдәбият белемендә әлегәчә кеше
күзе төшмәгән яки шушы эшкә алынырга куллары җитмәгән мәсьәләләрне күреп ала белә
һәм шуларны, зур хезмәт куеп, сыйфатлы итеп башкарып чыгуда эзлеклелек, ихтыярлылык
күрсәтә. Шулай фидакарьләрчә эшләп, фәнебезне чын объектив хезмәтләре белән баета.
Аның «Котб иҗаты», «Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар», «Чит илләрдәге
татар әдәбияты», «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» дигән монографияләре,
Ш.Садретдинов белән берлектә әзерләнгән «Х1Х йөз татар әдәбияты ядкярләре», «Х1Х йөз
татар хрестоматияләре» кебек хезмәтләре һәрберсе әдәбият фәне үсешебездәге җитди
баскычлар буларак кабул ителделәр. Шулар өстенә ул төзегән «С.Сараи. Гөлестан. Лирика.
Дастан», Г.Исхакый. «Ислам мәмләкәтләрендә», Котб. «Хөсрәү вә Ширин» кебек
хрестоматияләр үзләре генә дә никадәр зур эш булды. Аларны гарәп графикасыннан бүгенге
язуыбызга күчерү, комментарийларны, кереш мәкаләләрне язу кебек эшләрнең никадәр
катлаулы, бөртекләп башкаруны таләп итә торган хезмәт икәнлеген фән дөньясына якын

булган һәркем күз алдына китерә ала.
Менә ничә дистә еллар инде урта мәктәпнең IX сыйныф укучылары урта гасырлар һәм XIX
йөз татар әдәбиятын ул төзегән дәреслек һәм хрестоматияләр ярдәмендә өйрәнәләр. Шуны
ук рус мәктәпләренең X сыйныф укучылары турында да әйтергә мөмкин. Һәр дүрт ел саен
яңадан басылып килгән ул әсбапларның тулыланып, яңартылып торуын тәэмин итү өчен,
даими рәвештә шул гамь белән яшәргә, укыту-методика өлкәсендәге һәр яналыкны
үзләштереп бару таләп ителә. Бу үзе генә дә шактый көч сорый.
Галимнең фәнни казанышлары хакында әдәбият фәнендә үзләре дә, Г.Тукай әйтмешли, ат
уйнаткан Шакир Абилов, Хәләф Курбатов, Фатих Урманче, Рамил Исламов, Резеда Ганиева,
Әлфинә Сибгатуллина, Равил Әмирхан, Әлфәт Закирҗанов, Азат Ахунов һәм башкалар
матбугатта, фәнни конференцияләрдә әтрафлы чыгышлар ясадылар һәм бу хезмәтләрнең
чын бәясен күрсәттеләр.
Университетның Х.Й.Миңнегулов эшләгән фәнни-педагогик мохите һәрвакыт бик затлы
галимнәрдән торды. Ул X.Госман, И.Нуруллин, А.Әхмәдуллин, М.Госманов, Н.Юзиев,
Т.Галиуллин, Р.Ганиева, М.Бакиров, М.Мәһдиев кебек шәхесләр чолганышында булды. Даими
рәвештә аларга тиңләшергә омтылу үзе үк аның фән югарылыкларына күтәрелә баруына
уңай йогынты ясады.
Xатыйп Йосыф улының студентларга укыган лекцияләре — аерым бәяләүне сорый торган
үзенә бер махсус эш юнәлеше. Аларның бер үк темага булганнары да берсе икенчесенә
охшамый. Аудиториясенә, тыңлаучыларның әзерлек дәрәҗәсенә һәм кызыксыну
үзенчәлекләренә карап, ул теге яки бу теманың төрле аспектларын сайлап ала, материалны
аңлаешлы итеп җиткерүнең иң үтемле алымнарын куллана һәм чыгышын шуларга карап
кора. Әмма ахыр нәтиҗә бер булырга тиеш — мәүзугның төп асылын тыңлаучыларга мөмкин
кадәр тулырак һәм ачыграк җиткерү. Ягъни лекция уку аның өчен үзе бер иҗади халәт. Болай
эшләү өчен тыңлаучыларга җиткерергә теләгәннәреңне аркылысын буйга гына түгел, бөтен
тирәнлегенә төшеп белү таләп ителә.
Укытучылар белемен күтәрү курсларында да ул даими лектор. Әлеге аудитория тагын да
таләпчән. Чөнки андагы тыңлаучыларда югары белем, уку-укыту өлкәсендә бай тәҗрибә бар.
Алар лектордан яңа сүз, фәннең соңгы казанышларын бәян итүне көтәләр. X.Й.Миннегулов бу
аудиториянең дә үз кешесе. Республикадагы укытучыларны ул ничә тапкыр гына үзенең
лекцияләре аркылы уздырмагандыр да аларның күпмесе өчен остаз булып әверелмәгәндер.
Укуның бу төренә Татарстаннан читтәге өлкәләрдән дә күпләп килүләрен искә алсак,
аудитория тагын да киңәя. Аны Төмәндә дә, Оренбургта да, Чувашстанда һәм бик күп якларда
яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Эшчәнлегенең бу тармагы гына да аны мөгаллимнәр
укытучысы итеп танытты.
Чын галимнең шәкертләре, ягъни эшен дәвам иттерүчеләре булырга тиеш, диләр.
X.Й.Миңнегуловның эшчәнлеге бу яктан да нәтиҗәле. Ул дистәләрчә галимнәр әзерләде, аның
җитәкчелегендә язып, докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре яклаган затлар да бүген
халкыбызның рухи байлыгын өйрәнү, иске мирасны яңа буыннарга кайтару өлкәсендә
тырышлык күрсәтәләр. Ул аларга хәзер дә остаз булып кала, аның белән киңәшәләр, ярдәм
сорыйлар, ул, киң күңеллелек күрсәтеп, алар алып барган эш юнәлешләре буенча
консультацияләр белән булыша.
Галимлекнең тагын бер билгесе — ул да булса аның башка төбәкләрдә һәм чит илләрдәге
коллегалары арасында да танылуы, хезмәтләренең билгеле булуы һәм шуларны
башкаларның да үз эзләнүләрендә ниндидер таяну ноктасы итеп алулары. X.Й.Миннегулов
ерак һәм якын чит илләрдә еш була. Төрле фәнни конференцияләрдә төпле докладлары
яңгырый, теге яки бу мәсьәлә тирәсендә барган бәхәсләрдә, мәслихәтләшү җыелышларында
чыгышлар ясый. Татар әдәбиятын дөнья халыкларына танытуда армый-талмый эшли.
Әнкарада «Төрки әдәбиятдар тарихы» дигән утыз томлык зур хезмәткә татар әдәбиятына
караган күп кенә сәхифәләрне әзерләде. Астанадагы «Төрки академия» дә дә ул үз кеше. Мин
моны 2013 елның октябрь аенда Казакъстан башкаласына Ч.Айтматовның 80 еллыгына
багышланган халыкара симпозиумга баргач, ачык аңладым. Ул бу форумның үзәгендә
кайнады дисәк, бер дә арттыру булмас. Әлеге халыкара фәнни үзәк, киң тикшеренүләр
нәтиҗәсе буларак, ел саен калын-калын томнар чыгара. Аның «Төрки тәрбия», «Төркиләр
дөньясы» дип аталган энциклопедия рәвешендәгеләре фәнни җәмәгатьчелек карамагына
җиткерелде инде. Аларда Х.Й.Миңнегуловның мәкаләләре дә урын алган. Шушы сериянең
өченче томына аңа төрки әдәбиятларның барлыкка килүен, формалашуын, үсешен күрсәтүгә
ӘДӘБИЯТ ГАМЕ — ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ
141
багышланган гомумиләштерү характерындагы зур күләмле хезмәт язуны тапшырганнар иде.
Ул соңгы айларда шушы бик тә җаваплы эшне җиренә җиткереп башкарып чыгу юнәлешендә
тикшеренүләр алып барды. Автор үзе әйткәнчә, бу бик катлаулы бурыч булып чыкты. Чөнки
төрки кавемнәрнең сүз сәнгате күп төрле булып, аларның кайберләренең тарихы мең еллар
белән исәпләнә. Галим кан кардәшләребезнең гаять катлаулы үткәне, язу культураларының
тарихы белән бәйле рәвештә, фольклор һәм мифология катламнарыннан алып язма
әдәбиятның үсеш юлын шактый эзлекле күзәтә алган. М.Кашгарыйның «Диване лөгат эт-
төрк» дигән хезмәтендә, «Коман мәҗмугасы» сүзлегендә теркәлгән халык авыз иҗаты
әсәрләре, «Угызнамә», «Идегәй», «Манас» кебек әсәрләр аша урта гасырларның төрки
әдәбиятларын бергә җыеп карауга килә. Й.Баласагунлының «Котадгу белек» әсәренең сүз
сәнгатьләребез үсешенә ясаган тәэсирен билгели. Бу юлда ислам диненең, изге китабыбыз
«Коръән»нең тәэсирен күрсәтүгә аерым игътибар итә. Хуҗа Әхмәт Ясәви, Сөләйман
Бакырганый, Низами Ганҗәви һәм Шәрыкның башка бөекләре иҗатларының
замандашларына, үзләреннән соңгы шагыйрьләргә булган йогынтысы күп кенә мисаллар
белән ачыклана.
Әлбәттә, татар әдәбияты галиме буларак, Х.Й.Миңнегулов үз шагыйрьләребез Кол Гали,
Харәзми, М.Болгари, Х.Кятиб, С.Сараи, Ә.Үргәнҗи һәм башкаларның иҗатын Шәрык сүз
сәнгате мохитендә карауга аеруча игътибар итә. Автор күләм мөмкинлек биргән дәрәҗәдә
төрек классик әдәбиятының бөек әдипләре иҗатын шәрехли. Аларның татар милли рухына
үтеп керүләренең әһәмиятен ассызыклый. Әдәби тәэсир-йогынтының Х1Х йөз — ХХ гасыр
башындагы торышына иркен игътибар ителү хезмәтнең отышлы ягы диясе килә. ХХ йөздә дә
төрки халыкларның мәдәни арадашлыгы хакында сүз алып бару өчен күпмедер җирлек
барлыгын күрсәтеп бирүен дә уңышлы дип карый алабыз. Әлбәттә, галим төрки халыклар
әдәбиятларының барлык чорлардагы үсеше гарәп, фарсы сүз сәнгатьләре белән нык
керешкән булуын искәртеп барырга онытмый. «Төрки сүз сәнгате» дигән әлеге хезмәтен март
урталарында аерым бер китап хәлендә ул коллегаларына да җиткерүгә иреште. Аның бу
өлгерлеге һәм кулына алган эшен ахырына кадәр җиткерүдәге үҗәтлеге барыбыз өчен дә
үрнәк булып тора.
Соңгы көннәрдә генә галимнең тагын бер яңа китабын кулга алып сөендек. Ул «Төрки-
татар, антик һәм рус әдәбиятларының үсеш адымнары» дип атала. «Ихлас» нәшриятында рус
телендә чыккан унҗиде табаклык бу китап күп мәгълүмат сыйдыруы белән игътибарны
җәлеп итә. Хәзер бездә дә, дөнья әдәбиятларында да әдәби үсешне чорларга бүлеп карау
мәсьәләсе тирәсендә бәхәсләр бара. Хәтта бу турыда махсус халыкара сөйләшүләр дә
уздырыла. Х.Й.Миңнегулов Казакъстанда шундый форумда махсус доклад белән дә чыгыш
ясаган иде. Аның бу мәсьәләләргә ачыклык кертергә омтылышында нинди җирлеккә
таянганлыгын да әлеге китаптан ачык күрәбез. Конференцияләрдә ясалган доклад ул гадәттә
галим күңеленнән узган фикер агымының бер өлеше генә була. Бу очракта без айсбергның
күренми торган өлешләре белән дә танышабыз. Икенче бүлекнең исеме үк авторның төрки
әдәбиятлар үсешен билгеле бер эзлеклелектә күрсәтергә теләвенә ишарәли. «Йосыф
Баласагунлыдан Чыңгыз Айтматовка кадәр» дип аталган бу бүлек «Төрки сүз сәнгате» дигән
хезмәтнең нык киңәйтелгән һәм үстерелгән варианты буларак кабул ителә.
Кыскасы, галим, мөгаллим, мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов 75
яшьлек юбилеен яраткан хезмәте белән мәшгуль булып каршылый, якыннарының,
хезмәттәшләренең, йөзләрчә шәкертләренең, фикердәшләренең җылы карашы, ягымлы
мөнәсәбәте аны бәхетле итә. Бусы — иң мөһиме.