Логотип Казан Утлары
Бәян

БУЛГАНДА — КАДЕРЕН БЕЛ, ЮГАЛТКАЧ — ЕЛАМА (дәвамы)


Икенче бүлек
Бер ай үткәч
Илнар урамда мотоциклында иптәшен көтеп утыра иде. Шулвакыт каршына
Алсуның группадаш кызы килде.
— Сәлам, Илнар, — дип исәнләште кыз. — Кемне көтәсең?
— Син Алсуның кайда икәнен белмисеңме? Менә ничә көн аны эзлим инде,
— диде Илнар.
— Ә ул китте, — дип җавап бирде кыз.
— Китте? Кая?
— Америкага, — дип кыска гына җавап бирде кыз. Илнар аптыравын яшерә
алмады.
— Америкага?
— Юк инде, — дип көлде кыз. — Чаллыга гына. Практикага.
Илнар җиңел сулап куйды, рәхәтләнеп елмайды.
— Ну, син. Кайчан кайта соң?
— Өч атнадан.
— Өч атнадан?!
— Озак, әйеме?
— Әйе, — диде дә Илнар мотоциклын кабызды. — Рәхмәт, бик зур рәхмәт
сиңа яхшы хәбәрең өчен.
— Уңышлар!
Илнар туры өенә кайтып китте. Әтисе әле йоклый иде. Шуңа күрә Илнар
пышылдап кына әнисеннән акча сорады. Әнисе акчасын кызганмады, сораган биш
меңен чыгарды да:
— Шулкадәр акча нигә соң ул? — дип кызыксынды.
— Миңа китәргә кирәк, әни, — дип җавап бирде Илнар.
— Китәргә? Казаннанмы? — дип аптырады әнисе.
— Мин тиз әйләнеп кайтырмын, әни.
— Әтиең белсә?
Дәвамы. Башы 3нче санда.
— Берәр нәрсә уйлап табарсың инде.
— Син Алсу белән бергә барасыңмы? — дип кызыксынды әнисе. Илнар
кәефсез генә башын селкеде дә:
178
— Юк, аны эзләргә барам, — диде.
***
Дүрт-биш сәгать эчендә Илнар автобус белән Чаллыга да килеп җитте. Алсуны
кайдан эзләргә белмәде ул. Кемнән сорарга? Кая барырга?
Ләкин бер кешедән моны сорап, икенчесеннән тегене сорап, Алсуның
шәһәрнең үзәк больницасында эшләгәнен ачыклады.
Илнар такси белән шул больницага юнәлде. Аның эченә кергәч, каршыга ак
халатлы кешеләр очрый башлады. Берсе дә Алсуга охшамаган иде. Шулвакыт
палатадан чыгып килүче, йөзеннән нур балкыган кызны күреп алды. Бу—Алсу,
аның яраткан Алсуы иде.
Алсу да аны күреп алды. Барган җиреннән туктап калды да Илнарга төбәлде.
Илнар аның янына ашыкты, Алсу — Илнар янына. Якынлашкач, Илнар түзмәде,
Алсуны кочаклап алды.
Алсуның күзендә яшь иде:
— Нишләп шулай озак килмичә тордың? — диде ул.
— Мин синсез яши алмыйм. Бер генә көн дә синсез яши алмыйм, — дип
җавап бирде Илнар.
— Минем өчен син нәрсә эшләргә әзер соң? — дип сорады Алсу, һаман күз
яшьләрен тыя алмыйча.
— Әйдә, поезддан сикерәбезме? — диде Илнар. Аның да күзе яшьләнгән
иде.
— Әйдә, язылышыйк, — диде Алсу. — Ләкин әти-әниләр янында яшәп
калабыз. Беркемгә дә бернәрсә дә әйтмибез, — дип өстәде.
Илнар елмайды.
— Беркемгәдәме?
— Вакыт җиткәч кенә әйтербез, — дип җавап бирде Алсу.
***
Чаллыдан кайтканга өч көн булды инде. Алсу да үз өйләрендә, Илнар да үз
өйләрендә яши бирделәр. Алсу белән Алия бик матур гына киенгәннәр. Бүген
Илнар белән Алсу, әти-әниләренә әйтмичә генә, язылышмакчылар. Шуңа иң якын
дусларын гына дәштеләр.
— Нәрсә булды? — дип сорады Алия Алсудан.
— Мин бик куркам, Алия, — дип җавап бирде ул.
— Курык, ләкин кияүгә чык, — дип үзенекендә торды Алия.
— Мин шаяртмыйм, — диде Алсу пышылдап. — Мин чыннан да куркам.
Әти-әнисе күрмәгәндә генә, Алсу белән Алия өйләреннән чыгып киттеләр.
Илнар да, тиз генә өеннән чыгып качты.
Ярты сәгатьтән алар Казанның төп ЗАГСы каршында җыелыштылар. Алсу да,
Илнар да бик матур киенгәннәр иде. Илнарның кулында кызыл розалар. Ул аны
шундук Алсуга бирде. Алсу, җавап итеп, матур гына елмайды. ЗАГСка кереп
киттеләр дә беркадәр вакыттан соң чыктылар. Илнарның кулында «Язылышу
турында таныклык» та бар иде.
Тукталышка килеп җиткәч, алар бер-берсеннән аерылырга мәҗбүр булдылар,
чөнки Илнарларның өе Казанның бер башында, Алсуларныкы икенче башында
иде.
Саубуллашыр алдыннан Илнар Алсуны бик каты итеп кочаклап алды. Сүзләр
әйтү артык булып тоелды аларга. Бүген Илнар белән Алсуның иң бәхетле көннәре
иде.
АК ҖИЛКӘН
179
Илнар өенә кайтып җитү белән Алсуга шалтыратты. Илнарның иң беренче
җөмләсе мондый булды:
— Хатыным китте — кулыма таныклык калдырып, — дип көлде ул.
— Көт инде әзрәк, — дип җавап бирде Алсу. — Башта Алия кияүгә чыксын
әле.
— Әйт, чыксын, — дип аның фикерен куәтләде Илнар. — Әйдә киләсе атнада
ук аңа егет табып, туйларын ясап куябыз?
Җавап булмады, чөнки Илнарның фикере, әлбәттә, башка сыймаслык иде.
Алиянең әле йөргән егете юк. Кая инде ул туй турында уйлау.
***
Эшенә барырга ашыкканлыктан, Алсу тизрәк автобуска утырырга тырышты.
Үзенә буш урын алды да, иркенләп утырып, китап укый башлады. Шулвакыт
артыннан Илнар килеп утырды.
— Сәлам, хатын, — диде Илнар, аны кочаклап. Аны күргәч, Алсу шаккатты.
— Кулларыңны ал инде, безгә карап торалар, — диде Алсу пышылдап.
— Шуннан ни? — Син минем законлы хатыным! — Илнар сумкасыннан
таныклык алып, аны Алсуга күрсәтте.
— Нишләп син аны үзең белән йөртәсең? — дип сорады Алсу.
— Нишлим соң инде? — дип елмайды Илнар. — Хатынымны күргәнем юк,
шуңа күрә шушы таныклыкны булса да кулымда йөртәм инде.
— Син акылдан язгансың, Илнар, — дип көлде Алсу. — Ал инде кулыңны! —
диде ул, тавышын күтәребрәк.
Аларның артында утыручы олы яшьтәге бер апа, боларны күреп, Илнарга:
— Әй! Нишлисең?! Хатыныңмы әллә ул синең? — диде.
— Юк, — дип җавап бирде Илнар. — Ул — минем бөтен киләчәк гомерем.
Алсу елмайды.
— Син җәмәгать урынында. Әйбәт кенә утыр, — дип өстәде теге апа.
Илнар кулын Алсуның аркасыннан алырга мәҗбүр булды.
— Апа, — дип дәште Илнар. — Ә сез кияүдәме?
— Әйе! — дип җавап бирде ул апа. — 15 яшьтә кияүгә чыктым!
— Ай, жәллим инде ирегезне, — дип өстәде Илнар. Алсу шунда ук аңа
терсәге белән төртеп куйды.
— Нәрсә?! — бик үк аңлап бетермәгәнлектән, кайтарып сорады теге апа.
— Юк, берни дә түгел.
Илнар белән Алсу юл буе көлешеп бардылар.
***
Бер атнадан соң Алсуларга кунаклар килде. Ул гаилә дә, алар кебек, урта
хәллеләр иде. Егет, аның энесе һәм әти-әнисе Алиянең кулын сорарга килделәр.
Алия бик нык дулкынланды. Ә Алсу аны һәрьяктан да мактады. Алсу бәхетле иде,
гел елмаеп кына торды.
— Син аны алырга ризамы? — дип сорады егетнең әтисе улыннан.
Егет, уйлап та тормыйча:
— Әлбәттә, риза, — дип җавап бирде.
Шунда егетнең әтисе болай дип өстәп куйды:
— Минем кече улым, кече кызыгыз Алсу кебек үк, медицина хезмәткәре
булырга укый.
Алсу аңлап алды: аның үзен дә кияүгә бирергә уйлыйлар бит болар! Бу
сүзләрне ишетү белән, аның йөзеннән елмаю качты. Алия дә каушап калды.
Алсу торды да, кунак бүлмәсеннән чыгып, әнисенең әйткән сүзенә:
— Нәрсә сөйлисең син, әни?! — диде.
— Бу бик үк мәжбүри түгел инде, әлбәттә, — дип аның хәленә кергән булды
180
арттан чыккан әнисе. — Ләкин нәрсәсе начар инде моның?
— Йә, ни инде бу?! Бер кызны ал, икенчесе бушка?! — Алсу нишләргә дә
белмәде.
— Ни сөйлисең син? Без сезне сатмыйбыз бит. Ул малайның югары белеме
дә бар, сиңа туры да килә бит.
Аннары шкафыннан матуррак күлмәк алды да, Алсуга бирде.
— Мә, киен. — Ләкин Алсу каршы килде.
— Нишләп? Бу киемемнең нәрсәсе начар? Минем кабат киенәсем килми!
Минем кияүгә чыгасы килми! — дип каршы килергә тырышты Алсу.
Менә шул сүзләрдән соң әнисе дә үзенең катылыгын күрсәтте.
— Син нәрсә, Алиянең дә туен бозмакчы буласыңмы?! — Алсуга киемнәрен
атып бәрде. — Киен!
Алсу киенергә мәҗбүр булды. Кунак бүлмәсенә кергәндә Алсу, әлбәттә,
кәефсез иде. Ә әнисе, киресенчә, үзен бик бәхетле итеп күрсәтте.
Башкаларга:
— Тагын бер туй буласын ишеткәч, кызым каушабрак калды, — дип әйтте.
— Бар да яхшы, — дип белдерде егетләрнең кечесе. — Мин дә каушап
калдым әле, — дип өстәде. — Аның: «Әйт әле, Алсу, әгәр дә син риза булсаң...»
— дип башлаган җөмләсен Алсу үзе бүлдерде.
— Үтенәм синнән, — дип, егеткә карап елап җибәрде ул. — Мин... — Мин
кияүдә инде.
— Н-нәрсә?
Көтелмәгән бу хәбәрдән Алсуның әти-әнисе аптырашып калдылар. — Мин,
әти-әниемнән яшереп кенә, бер егеткә кияүгә чыктым. Алар... берни дә белмиләр,
— дип, күз яшьләрен һаман тыя алмады Алсу.
***
Алсу үзе кирәкле әйберләрен чемоданына тутыра, үзе елый иде. Янында Алия
дә бар.
Бүлмәгә әнисе килеп керде дә:
— Син түгел, Алия еларга тиеш монда! — диде. — Синең аркада аның туе
бозылды!
— Минем кияүгә чыгасы килми иде, — дип, сеңлесен яклады Алия.
— Әлбәттә, нишләп син чыгарга тиеш әле? Аның чыгасы килде бит әнә,
түзмәде!
Алсу тагын да ныграк елый башлады. Ул таш кебек авыр чемоданын алды да,
чыгып китешли әнисе янында туктап калды. Ә әнисе, зәһәрләнеп:
— Ычкын моннан! — дип кенә әйтә алды. — Синең өчен урын юк монда
хәзер!
Алсу чыгып китте. Ишек янында әтисе очрады. Нәрсә дияргә дә белмәде Алсу.
Әтисе Алсуның чемоданын алды да, урамга ук болгап атты, һәм кызының
артыннан кычкырып та калды әле:
— Кит моннан! Бүтән күземә күренәсе булма!
Алсуга ни кала инде? Китәсе генә. Тышка чыгып чемоданын алганда
каршысына Илнар очрады. Аның кулы да буш түгел иде. Кечкенәрәк булса да,
сумкасы тум-тулы иде. Аны да өеннән куып чыгарганнар икән.


Дәвамы киләсе саннарда