БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ (дәвамы)
4. Әсирләр арасында пропаганда чаралары
Берлин янында урнашкан ике «махсус» лагерьда тупланган мөселман хәрби әсирләре
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында алман җитәкчелеге өчен үзенә күрә тәҗрибә
материалы булып торган, һәм мөселманнар интенсив пропаганда объектына әверелгәннәр.
Пропаганда рухы һәм максаты белән лагерьларда уздырылган һәрбер чара сугарылган
булган.
Бу әһәмиятле мәсьәләгә алманнар баштан ук бик зур игътибар биргәннәр, аның теоретик
нигезләре һәм принциплары лагерьлар барлыкка килгәндә инде ачык була
— без аларны инде Макс фон Оппенһайм төзегән документларда күрә алабыз, бу очракта ул,
әлбәттә, читтә кала алмаган.
Мәсәлән, М. фон Оппенһайм пропаганданы түбәндәге юнәлешләрдә алып барырга
тәкъдим иткән һәм, нигездә, ул китерелгән сюжетларны истә тотып алып барылган да: изге
сугыш — «җиһад» зарурлыгын нигезләү; татар әсирләрендә русларга карата гомумән нәфрәт
хисләрен уяту; Алманиянең ислам диненә дустанә мөнәсәбәтен күрсәтү; бердәм җиңүнең
Алмания һәм мөселманнар өчен китерәчәк өстенлекләрен исбатлау; мөселман
халыкларының идеологик һәм сәяси бердәмлеген яклау; Алманиянең төрле яктан — сәяси,
икътисади һәм мәдәни
— бөеклеген күрсәтү һәм шул нигездә мөселман әсирләрендә Алманиягә ихтирам хисләрен
тәрбияләү.
Шулай да планлаштырылган яки алып барылган пропаганданың баштан ук бер зур
җитешсезлеге булганлыгын искә алырга кирәк — алманнар сугыш барышында мөселманнар
өчен ачык һәм төгәл перспектива куя алмаганнар. Ягъни җиһад, мөселманнар тарафыннан
изге гамәл булып саналса, алар Антанта илләренә каршы кан түксәләр дә, киләчәктә, сугыш
тәмамлангач, аларны нәрсә көткән? Алмания аларга бергәләшеп яулап алган җиңүдән соң
нәрсә тәкъдим итә алган? Бәйсез дәүләт төзүдә ярдәмме? Ниндидер сәяси яки икътисади
ташламалармы? Бу җитди һәм мөселманнар өчен, һичшиксез, бик әһәмиятле сорауларга
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында алман сәясәтчеләреннән яки хәрбиләреннән беркем
дә ачык җавап бирә алмаган һәм бирмәгән. Шуңа күрә пропаганда алып баруда шактый күп
көч куелса да, аның зарурлыгы турында алман түрәләре армый-талмый сөйләнсәләр дә — ул
нинди дә булса тәгаен нәтиҗәгә китермәгән.
Мисал өчен, 1915 елның октябрендә Вайнберг лагере коменданты биргән күрсәтмәдән
пропаганданың төп юнәлешләрен атарга мөмкин: «1. Сугыш беткәннән соң, Алман империясе
өчен сәүдә һәм сәясәт өлкәсендә өстенлекләр яулап алу өчен, әсирләрдә алман яклы карашлар
тәрбияләү; 2. Мөселманнарның «изге сугышта» Төркия ягында катнашуы; 3. Төркиягә барлык
мөселманнарның яклаучысы булу омтылышларында ярдәм күрсәтү». Әгәр дә без бу
юнәлешләрне иң әһәмиятлеләре дип санасак, алар арасында мин бары тик бер тәгаен фикерне
күрәм
— мөселман әсирләрен яңадан сугышта катнаштыру, ләкин бу юлы алман-төрек
Дәвамы. Башы 2, 3, 4 нче саннарда.
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
164
ягында. Алман җитәкчелеге мөселман әсирләре алдында шундый гына «перспектива»
куйган...
Баштан ук мөселман әсирләре арасында пропаганда алып бару өчен тагын бер мөһим
кыенлык яки каршылыкны да искә алыйм. Антанта илләренә каршы «җиһад»ны Госманлы
солтан игълан иткәч, пропагандистик чаралар алман мәнфәгатьләрен генә түгел, ә бәлки,
беренче чиратта, төрек мәнфәгатьләрен якларга тиеш булганнар, чөнки төрек солтаны рәсми
булмаса да, барлык дөнья мөселманнарының рухи башлыгы саналган. Алмания һәм Госманлы
империясе сугыш вакытында хәрби һәм сәяси союзник булсалар да, алман җирендә һәм алман
акчасына оештырылган лагерьларда төрекләр файдасына пропаганда алып бару кайбер
алман җитәкчеләре өчен, йомшак кына әйткәндә, сәер күренеш исәпләнгән. Бу каршылык та
әсирләр арасында оештырылган пропаганданың гомум уңышсызлыгына китергән.
Шулай да Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында пропаганда юнәлешендә Алмания
шулкадәр үзенчәлекле адымнар ясаган, мин аларның кайберләре турында сөйләргә телим —
лагерьлар очраклы рәвештә генә «пропагандистик» дип аталмаган бит.
Алман документларыннан күренгәнчә, пропаганда чаралары дип лагерьларда
түбәндәгеләр исәпләнгән: дини тәрбия, төрле тематик сөйләшүләр уздыру яки чыгышлар
ясау, дәрес бирү, әсирләрне төркемнәргә бүлеп, алар өчен алман авылларына яки
шәһәрләренә экскурсияләр оештыру. Ниһаять, пропаганда уңышлы барсын өчен, лагерьларда
уңайлы тормыш шартлары һәм тыныч, җайлы эчке атмосфера тудырылырга тиеш булган —
мин аны үземчә милли атмосфера, милли мохит дип тә атар идем.
Соңгы максатка ирешү өчен, мәсәлән, лагерьда тынлы кораллар оркестры оештырылган
— ул төрле бәйрәмнәр, тантаналы вакыйгалар вакытында милли көйләр яңгыратып торган.
Шулай ук биредә хор һәм бию түгәрәге булганлыгын да әйтеп узыйм — бию түгәрәге
җитәкчесенең «һәр атнада ике төрле танцы өйрәтәм», дип әсирләр арасында реклама ясавы
да билгеле. Беренчеләрдән булып Алманиядә татар әсирләре язмышына игътибар иткән
Мөхәммәт Мәһдиев заманында хәтта: «Вюнсдорфтагы татар әсирләренең барысы да бальный
танец өйрәнеп кайта», — дип язып чыккан иде. Ял йортыннан кайтканнар диярсең...
Лагерьда татар театр труппасы эшчәнлеген дә искә алырга мөмкин (Мөхәммәт Мәһдиев
бу турыда да язган иде) — бер-бер артлы әсирләр тарафыннан ике театр труппасы
оештырылган булган, 1916 елда «Ярдәм» дип аталган труппаның атна саен җомга к өнне
әсирләргә спектакльләр күрсәтүе билгеле. 1917 ел язында әсирләрнең күпчелеге төрле
эшләргә җибәрелү сәбәпле, әлеге труппаның эшчәнлеге туктатылган. Нәм шундук диярлек
Каюм Рахманкулов җитәкчелегендә «Аң» труппасы барлыкка килгән. Лагерь баракларының
берсендә тамаша өчен сәхнә корылган. Әсирләр беренче спектакль итеп Г.Камалның
«Бәхетсез егет»ен сәхнәләштергән. Премьераны күрергә алман тамашачылары Берлиннан ук
килгән, һәм алар спектакльдән бик канәгать калганнар, артистларны тамашадан соң
алкышларга күмгәннәр. Соңрак лагерьда башка спектакльләр дә куелган, төрле концерт,
чыгышлар оештырылган. Спорт ярышлары — йөгерү, көрәш, акробатика һ.б., милли бәйрәм
— Сабантуй да онытылмаган.
Китап укырга яратучылар да читтә калмаган — лагерьда сугыш елларында шактый зур
китапханә җыелган — китапларны күбрәк Төркия аша алдырганнар. Бу эштә пропагандист
һәм имам вазифаларын үтәгән Габдерәшит Ибраһим актив катнашкан: китапханә фондына
алман пропагандасы өчен яраклы һәм файдалы төрек, татар, рус телләрендә китаплар алдыра
башлаган. Бу эшне ул Төркиягә күчеп киткәнче, ягъни 1915 елның октябренә кадәр дәвам
иткән — нәкъ октябрь аенда Истанбулдан лагерь китапханәсенә тагын 205 китап кайтып
төшкән. Һәм инде 1918 елда китапханә фондында 1265 татарча һәм 218 русча китап
булганлыгы билгеле
— бер дә кечкенә сан түгел. Китапларны әсирләр бушлай файдалана алган, аларны алган
вакытта бары тик расписка соралган.
Әлбәттә, пропаганданы, гомумән, «күңел ачу»га яки уңай психологик атмосфера
тудырырга омтылышларга гына кайтарып булмый. Аның алдында җитдирәк һәм
катлаулырак максатлар куелган, әсирләр ахыр чиктә алман кулында дошманнарга каршы
кулланырлык инструмент булып каралган. Шуңа күрә аларның рухын «эшкәртү»дә башка
ысулларны да күрәбез.
Алманиянең мөселман дөньясы белән җылы һәм дустанә бәйләнеше төрле дини
чараларда ачык күрсәтелергә тиеш булган. Шуңа күрә иң зур мөселман бәйрәмнәре аерата
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
165
тантаналы рәвештә уздырылган. Бу хакта документлар шактый күп сакланган, һәм, мәсәлән,
лагерь коменданты хисапларында бәйрәмнәрнең барышы турында әһәмиятле детальләр
китерелә.
1915 елның 20 августында ике махсус лагерь өчен оештырылган Ураза гаете хакындагы
хисапка күз салыйк. Комендант фикеренчә, бу бәйрәм әсирләрнең Төркия һәм ислам динен
яклауда тәэсирле бер чара булып узган. Ачык һавада уздырылган гаеттә 11 меңгә якын әсир
катнашкан, шуларның абсолют күпчелеге
— татарлар. Бәйрәмдә катнашыр өчен лагерьга зур кунаклар килгән — Төркиядән шәех
Хәсән Фәһми, Алманиядәге төрек илчесе Ибраһим Хакки-паша, төрек һәм алман офицерлары
һәм дипломатлары, «Шәрекъ дөньясы белән кызыксынучылар» һ.б. күпсанлы кунаклар.
Бәйрәм башланыр алдыннан комендант хәрби парад кабул иткән, аннан соң гает намазы
укылган. Кунак төрек шәехе вәгазь укыган. Ниһаять, рәсми өлеш тәмамлангач, әсирләрне
бәйрәм ризыгы көткән, аларга шулай ук чәй, шикәр, тәмәке өләшкәннәр. Көн ахырында исә
мәдәни чаралар уздырылган — биюләр, спектакль күрсәтелгән, теләүчеләр спорт
ярышларында да катнаша алган.
Алман җитәкчеләре бәяләвенчә, бу чара бик зур тәрбияви роль уйнаган. Бәйрәмнең төп
«казанышлары» дип түбәндәгеләр аталган: әсирләрне «җиһад»ка чакыру, солтан-хәлифәгә
ихтирам хисләрен уяту һәм көчәйтү һәм, иң әһәмиятлесе
— Алманиянең мөселманнарның иң «якын дусты» икәнлеген исбатлау.
Бәйрәмнәр үз вакытында уздырылган, алар елына ике-өч тапкыр гына булган бит, ләкин
әсирләр арасында төп пропаганда эше, әлбәттә, көн саен өзлексез алып барылган.
Бу эш өчен җаваплы пропагандистлар да билгеләнгән — төрле юллар белән, төрле
вакытта Алманиягә килеп эләккән яки вакытлыча хезмәткә чакырылган мөселманнар. Татар
әсирләре арасында бу җаваплы эшне русча яхшы белгән алман чиновнигы Һаралд Козак
җитәкләгән, татарлардан аның иң якын ярдәмчеләре булып түбәндәге шәхесләр торган:
Габдерәшит Ибраһим (1915 елның октябренә кадәр), Госман Кади, имам Хөрмәтулла,
Галимҗан Идриси, Сәет Әфәндиев, Шамил Сәфәров, Мәхәммәт Казаков, Мөстәкыймов,
Ишморатов һ.б.
Вайнберг лагереның беренче имамы Габдерәшит Ибраһим атнасына гадәттә дүрт тапкыр
лагерьга килгән, әсирләр белән даими рәвештә сөйләшүләр уздырган, башка
пропагандистлар эшен җитәкләгән. Лагерьга килгән саен, ул барлык баракларны йөреп
чыккан һәм әсирләрдән тормышлары турында сорашкан.
Пропагандистлар еш кына әсирләр алдында чыгыш ясаган. Мәсәлән, андый махсус
пропаганда җыелышы Вайнберг лагеренда 1915 елның 13 июнендә уздырылган. Алман
документлары раславынча, бу чарада 3 меңнән артык әсир катнашкан, һәм төп чыгышларны
пропагандистлар Мөстәкыймов белән Ишморатов ясаган.
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
166
Ишморатов үз чыгышында мөселман халыкларының колониаль дәүләтләр изүе астында авыр
тормышлары турында сөйләгән, аларның Русия, Англия һәм Франция кулы астында никадәр
авыр шартларда тормыш итәргә мәҗбүр булганлыгын исбатларга тырышкан һәм бигрәк тә
алман җитәкчелегенең гаделлеге хакында сүз йөрткән — имеш, ул, мөселманнарны азат итү
максатыннан, хәрби әсирләрне махсус лагерьларда туплаган. Мөстәкыймов исә әсирләрне бар
көчләрен куеп Алмания һәм Төркияне якларга өндәгән, чөнки «бары тик шушы ике дәүләт
кенә мөселманнарны инде 300 елдан артык барган колониаль изүдән азат итәргә омтыла». Ул
мөселманнарны «алга барырга, барлык дошманнарны юк итәргә» һәм яһүдләрдән үрнәк
алырга чакырган — имеш, алар бөтен дөньяда бердәм яшиләр һәм бер-берләренә ихлас
булышалар. Алман телендә бу җыелыш беркетмәсен төзегән офицер Мөстәкыймовның
«гомум мөселман эше өчен барлык мөселманнар армый-талмый тырышлык күрсәтергә,
Ходайдан бу изге эштә көч-куәт бирүен үтенергә тиеш», дигән сүзләреннән соң күп кенә
әсирләрнең күзендә яшь тә күреп алган.
Әсирләр өчен оештырылган уку курслары да аларны кирәкле рухта «тәрбияләү» дә зур
урын алып торган. Башта лагерьда дин дәресләре бирү каралган була — 1915 елның
июленнән төрле матди кыенлыкларга карамыйча, татар пропагандистлары мондый эшне
башлап җибәрә — лагерьда үзенчәлекле мәктәп барлыкка килә. Биредә шулай ук алман һәм
татар телләре курслары да оештырыла. 1915 елның көзендә инде 500дән артык әсир — татар
теле, 40 кеше алман теле дәресләрендә катнашкан була. Бу дәресләр җомга һәм якшәмбедән
тыш көн саен уздырылган. 1916-1917 елларда әлеге курсларның да, аларда белем алган
әсирләрнең дә саны арта. Шунысы кызык: курсларда укырга теләк белдергән әсирләр төрле
эчке лагерь эшләреннән, хәтта строевой әзерлектән дә азат ителгәннәр — күрәсең, бу очракта
дәресләрнең рухи, идеологик әһәмияте беренче планга чыккан, чөнки курслар тел дәресләре
булып торса да, аларда укытучылар сәяси, милли, хәрби мәсьәләләр турында да фикер
йөрткән, Алманиядәге тормышның өстенлекләре хакында сөйләгәннәр.
Пропаганда алып баруда әсирләр өчен үз телләрендә чыга торган газета һәм башка
басмаларның нинди зур урын алып торганы аңлашыла, әлбәттә. Пропагандистик лагерьлар
барлыкка килгән вакытта ук алман сәясәтчеләре бу мәсьәлә буенча актив шөгыльләнгән —
1915 елның гыйнварында инде газета чыгару проекты оеша. Газета өчен табигый рәвештә
«Әл-җиһад» дигән исем сайлана, аны биш телдә бастырырга планлаштыралар — гарәп, татар,
рус, урду һәм һинди телләрендә.
Күптән түгел «Әл-җиһад» газетасының татар басмасы хакында тарихчы Ләлә Гатауллина
«Гасырлар авазы» журналында мәкалә бастырган иде — укучыларыма ул кызыклы материал
белән танышырга тәкъдим итәм. Шуңа күрә биредә кайбер әһәмиятле моментларга гына
тукталып узам.
Газетаның төп максаты итеп сугыш хакында хакыйкать сөйләү билгеләнгән. Ул
шартларда «хакыйкать» нинди була алганлыгы көн кебек ачык — аны, әлбәттә, алман
файдасына борып җибәргәннәр. Сугыш вакытында башкача була да алмый бит. Газета
материаллары бу фикерне раслап тора — саннан-санга алман җиңүләре һәм рус-инглиз-
француз «хыянәтләре» һәм «вәхшилекләре» турында сөйләнгән.
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
167
Газетаның параллель рус һәм татар басмалары беренче тапкыр 1915 елның 5 мартында
чыккан. Ана телендә укуга сусаган әсирләр табигый рәвештә бу басмаларны көтеп алганнар
һәм яратып укыганнар. Газета битләрендә чыккан материаллар катгый контроль астында
булган — алар барысы да башта алман телендә әзерләнгән, эчтәлекләре Генераль штаб һәм
Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре тарафыннан җитди тикшерелгәч, аларны татар һәм
рус телләренә тәрҗемә иткәннәр. Тәрҗемә итүдә Габдерәшит Ибраһим үзе (ул шулай ук актив
газета авторларыннан да булган), Сәет Әфәндиев, Мөхәммәт Казаков һәм башка
пропагандистлар катнашкан. Төрле сәбәпләр аркасында «Әл- җиһад» газетасы даими
чыкмаган, гәрчә ул атналык газета булырга тиеш булса да, кайвакыт аның яңа саны ике-өч
атна басылмый торган. Шуңа күрә дә газетада басылган «өр яңа» хәбәрләр еш кына
актуальлеген җуйган. Шулай да газета әсирләр арасында бик популяр булган — башта татар
һәм рус басмалары икесе дә 1500әр данә бастырылса, соңрак татар телендәге басманың
тиражы 3 меңгә кадәр җиткерелә, ә рус телендәгесе, киресенчә, кечерәк тираж белән чыга
башлый — бары тик 500 данә. 1917 елның гыйнварында рус басмасы бөтенләй туктатыла,
татар телендә газета 1918 елның октябренә кадәр чыгып килә. Газетаның бастыру сыйфаты
әллә ни югары булмаган — аның татарча һәм русча вариантлары башта кулдан язылган,
аннан соң ташбасма (литография) рәвешендә ишәйтелгән.
Минемчә, бу газета эчтәлек ягыннан безгә күбрәк алманнарның пропаганда өлкәсендәге
омтылышларын һәм ысулларын, пропаганда механизмын яхшырак аңларга мөмкинлек бирә,
ә менә газета материалларына нигезләнеп, әсирләрнең көндәлек тормышын, аларның уй-
тойгыларын, кичерешләрен күзаллау шактый авыр.
Саф пропаганда коралы булган «Әл-җиһад» газетасыннан тыш Алманиядә татарча чыккан
башка басмаларны да искә алырга мөмкин. 1918 елның декабрендә, инде сәяси һәм хәрби
шартлар үзгәреп беткән вакытта, «Яңа тормыш» газетасының берничә саны дөнья күрә,
аннан соң «Татар иле» газетасы да чыгып ала. Менә бу басмалар инде әсирләрнең реаль
тормышына, һичшиксез, якынрак булган — алардан без, мәсәлән, татарларның мәдәни
тормышы, Совет хөкүмәтенә мөнәсәбәтләре, шәхси гамьнәре һәм хыяллары турында күбрәк
белә алабыз. Кызганыч ки, әлеге газеталар бик аз арада гына чыккан һәм аларның бары тик
бер-ике саны гына сакланып калган. Шуңа күрә эчтәлекләре турында фикер йөртү
мөмкинлегебез дә чикләнгән.
Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында алман пропагандасының тагын бер бик
гыйбрәтле ягы — әсирләр өчен оештырылган экскурсияләр.
Гадәттә, алар алман шәһәрләренә һәм авылларына Алманиянең «бөеклеген», аның
икътисад, мәдәният өлкәсендәге казанышларын, алман халкының мул һәм тыныч тормышын
күрсәтү максатыннан оештырылган. Әлбәттә, барлык әсирләргә мондый мөмкинлек
бирелмәгән — экскурсияләрдә катнашучыларны пропагандистлар яки алман офицерлары
сайлап алган. Алар әсирләр арасында укымышлырак, пропаганданы аңларга, кабул итәргә
әзер, яраклы кешеләргә өстенлек биргән. Шулай ук алман телен өйрәнүчеләргә дә шундый
«бәхет» насыйп булган. Экскурсантларга фабрикалар, сәүдә үзәкләре, музейлар, авыл
фермалары, мәктәпләр күрсәтелгән
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
168
— гадәттә, экскурсияләр тематик яктан уйланылып оештырылган.
Бер бик кызыклы экскурсия турында җентекләбрәк сөйләргә телим. Бу — 1918 елның
сентябрь башында әсирләр арасыннан 16 татар укытучысы өчен оештырылган алман
мәктәпләренә экскурсия. Алар Галимҗан Идриси җитәкчелегендә Берлин тирәсендә берничә
ал- ман мәктәбендә булган. Катнашучыларның берсе,
Әхмәткәрим Бикташев, экскурсия тәмамлангач, үзенең тәэсирләрен кәгазьгә салган, үзенә
күрә отчёт төзегән. Бу документ Берлин китапханәсендә саклана.
Документта автор мәктәпләрне һәм алман мәгариф системасын мактау өчен сүз
жәлләмәгән, аларның татар яки рус мәктәпләре белән чагыштырганда, күп мәртәбә
«мөкәммәл вә мөнтазыйм» икәнлеген исбатларга тырышкан.
Ул сүзне мәктәпләрнең тышкы күренешләреннән башлап җибәргән: «Мәктәпләр һәр
яктан җиренә җитешкән, биналар зур, эчләре якты, һавалары яхшы, безнең мәктәпләрдә
очрый торган тузан, туфрак вә начар исләрне монда күрергә мөмкин түгел. Киң бинаның
эчендә бездәге кебек йөзләп түгел, 25-30лап кына бала утырган, һәр суладыкларында яңа яки
яхшы һава сулыйлар, урыннар гаять уңайлы. Менә бу эшләр балаларның сихәтенә, аларның
рух вә зәкяветләренә никадәр яхшы тәэсир итәчәге табигыйдер».
Авторны бигрәк тә сугыш шартларында укыту системасын шундый төзек, тәртипле хәлдә
саклап калу сокландырган: «14нче елларда мин Русиядә татар мәктәпләренең игъдади
сыйныфларында мөгаллим идем». Сугыш чыккач, «балаларның рухлары төште, зиһеннәренә
тарлык килде, ниндидер куркыныч вә изгеч бер куәт аларны җиңде дә төшенке күңелле вә
трагедия алдында торучы кызганыч адәмнәр кеби, юк кына бер эш өчен дә артык әсәрләнеп,
күзләре яшьләнә торган булып калды. (...) Табигый ки, бу зур сугышның матди вә мәгънәви
зарарлары хисапсыздыр, бинаән галия, мин бу сугыш алман мәктәпләренә дә начар тәэсир
иткәндер , андагы укучылар да кызганыч бер халәт кәсеп иткәндер, дип уйлый идем. Инде исә
мин ул уйларымда ничаклы ялгышканымны белдем».
Күрәсең, экскурсантлар төрле дәресләрне күзәткәннәр — ботаника, химия, география,
музыка, гимнастика һ.б. Ьәрберсен Ә.Бикташев элек күргәннәре, үзенең тәҗрибәсе белән
чагыштырып караган һәм һәрбер очракта алман мәгариф системасының, алман
мәктәпләренең өстенлеген күргән. Өстенлекне ул техник әсбаблар белән тәэмин итүдә генә
түгел, ә, гомумән, дәрес бирү тәртибендә, укытучыларның әзерлек дәрәҗәсендә, балаларның
үзләрен тотышында күренә дип язып калдырган.
Бу экскурсия авторга шулкадәр көчле тәэсир иткән ки, китәр вакытлары җиткәч, ул
мәктәп алдында туктап уйланып торган: «Күз алдыма андагы уку әсбабы, булдыклы
мөгаллимнәр, аларның тора торган урыннары, шәкертләрнең гүзәл тәрбия ителүләре, җыр вә
тәнәфес өчен хосусый хәзерләнгән бүлемнәре һәм андагы җыр вә гимнастикалар килде. Соңра
мин шундый мәктәпләрдә мөгаллим булмавым өчен яки мөтәгалим булып та, шулар кеби
гүзәл тәрбия ала алмавым өчен меңләрчә тәэсиф итсәм дә, гомеремдә бер генә мәртәбә булса
да шул мәктәпләрне күрә алуым өчен үземне бәхтияр саныйм вә моның өчен чын күңлемнән
шатланам».
Әлеге кыска гына өзекләрдән шунысы ачык: алман пропагандасы һәрхәлдә бу очракта
теләгән максатына ирешкән. Тәгаен бер хәрби әсир алман тормышының бер ягы белән
танышып, соклану хисләре кичергән, аның өстенлекләрен күргән. Димәк, ул хатирәләр аның
күңелендә киләчәктә дә саклануында шик булмаган. Әхмәткәрим Бикташевның язмышы
турында минем төгәл мәгълүматларым юк, ләкин минем уйлавымча, ул сугыштан соң
ватанына әйләнеп кайткан булса, ватандашларына, милләттәшләренә, хезмәттәшләренә
алман мәктәпләрендә күргәннәрен сөйләгән. Һәм шулай итеп, ихтыярсыз булса да, алман
пропагандасын тараткан — бу конкрет очракта әсирләр арасында уздырылган пропаганда
чарасы нәтиҗәле һәм уңышлы булганлыгын күрәбез.
Мәкаләмнең ахырында алманнарның Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында тагын бер
үзенчәлекле пропагандистик уңышы турында сөйли торган шигъри текст китерәсем килә.
Авторы билгесез, ләкин аның әсир булганлыгы ачык. Күрәсең, ул кеше әсир чакта шулай ук
төрле экскурсияләрдә катнашкан яки лагерьдан читтә эшләгән. Ничек кенә булмасын, Алман
иле аны бик нык сокландырган, үзенең фикерләрен ул шигъри юлларга салган һәм шигырьне
«Германия тормышы яки сәяхәт файдасы» дип атаган. Һәм ул, чыннан да, алманнарның тагын
бер кечкенә генә пропагандистик уңышы булып каралырга мөмкин.