Логотип Казан Утлары
Бәян

ТУЛГАН АЙ (дәвамы)


VI
Тулганай — чын дус ул. Күзгә карап, ни әйтергә теләгәнне аңлый бит. Кәлимулла абзый иренми, этне өйрәтү алымнарын күрсәтеп кенә тора, ул әйткәнчә тырышып, бу серләрне Тулганайга өйрәтәм. Сез шундый хикмәткә ничек карыйсыз: Сарбай, өй кыегына сөялгән озын баскычның араталарына басып өскә менеп китә, аннан кире борылмыйча, шыңшымый-нитми бер ян- ягыннан шуып диярлек кире төшә.
— Мондый этләр сирәк була, — ди Кәлимулла агай. — Чын акыллылары гына эшли ала аны. Оста дигәннәре дә өскә менеп җиткәч, башта кирегә борылмакчы булып мәшәләнәләр, интегә торгач, кире борылып, сакланып кына аратадан аратага күчеп, түбән төшәләр. Бу вакытны сарыф итү дигән сүз. Тулганай исә башка юл сайлады. Күренеп тора, акыл казаны буш түгел моның.
Укулар башланыр алдыннан авылга бәла килде: имеш, күрше башкорт якларында хайван авыруы — ящур башланган икән. Кешегә дә йога, ди. Хайваннар да, кешеләр дә кырылып бетәргә мөмкин дип көннәрдән бер көнне сыер-сарыкларны көтүдән өйгә кайтармый башладылар. Беренче көнне авыл башында милиция сакта торды, көтүне авылдан читтә туплап куйдылар. Халык эшнең уен-муен түгел икәненә тиз төшенде. Иртүк, таң сызылу белән хатын-кызлар чиләк тотып иртәнге савымга баралар. Көтү зират белән Калмыя елгасы арасындагы бер урынга кайтып туплангач, кичке савымга җыелалар. Алай күңел төшенкелеге сизелми, мәзәк сөйләшәләр, көлешәләр, шулай да ара-тирә генә ризасыз тавышлар ишетелгәли:
— Урып-җыю чорында халыкны шулай тинтерәтәләрмени? Башкорт ягында ящурның эзе дә юк. Ничек булса, шулай яши бирәләр — иртән көтү куалар, кич каршы алалар. Безнең түрәләр халык бер минут эштән соңга калып чыкмасын, бер минут алдан китмәсен дип кыланган булалар. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. Техника, техника дип шаулыйлар, эш башласалар, ни техникасы, ни акыллы оештыручысы юк.
Андый зарланучыларга кушылучылар сирәк. Бу сүзләр сөт исе сеңгән һавага асылынып кала.
Ахыры. Башы узган саннарда.
Авыл халкы һәр төнне чиратлашып көтү сакларга чыга. Август ахырларында чират безгә дә җитте. Көтү саклау күбрәк малай-шалай эше, үз чиратыбызда әткәй әйтте:
— Иртән мин Завод урманына агач кисәргә китәм, көтү сакларга син барырсың инде, улым. Ярдәмчең дә бар — Тулганайны үзең белән алырсың.
Сөенеп риза булдым. Этемнең бөтен осталыкларын күрсәтеп, күпләрне телсез калдырам, болай булгач. Тулганайны бәйсез йөртергә өйрәтә башлаган идем. Бәйдән
Ф а к и л
Сафин
174
башка ул минем белән рәттән генә барырга тиеш, алга — ике- өч адым чыга ала, артка шулкадәр калса — ярый, ди Кәлимулла абзый. Эт хуҗасы белән бер аяктан атлап барырга омтылырга тиеш икән. Бусын үзем аңлап җитмәсәм дә, Тулганай белән рәттән барганда сизәм — ул минем белән бер көйгә барырга тырышып теркелди.
— Акыллы эт моны үзе аңлап эш итә, — диде беркөнне Кәлимулла агай, минем Тулганай белән матавыкланганны карап торгач. — Күрәсең, ничек синең җайга барырга тырыша ул. — Аннан өйрәтү эшенә үзе дә кушылып китте. — Шәп, шәп, менә шулай, сабыр гына атларга өйрәт. Безнең авыл этләре тыйнак бит алар, — диде ул, кесәсеннән мөштеген чыгарып. — Күптәннән чамалап йөрим, башкорт ягыннан килгән этләр туктаусыз өрергә яраталар, бәлачел, әрсез булалар. Ник шулайдыр, әйтә алмыйм. Безнең авыл этләре бөтенләй башка шул. Кешеләр бер-берсен аңлап җиткермәгән заманда этләр белән аңлашу җиңелрәк.
Әткәй каршы төшәсе итте.
— Анда да безнең яктан киткән кешеләр бит инде. Этләре дә шул. Егерменче елларда кара урман уртасына күчереп утырттылар безнең яктан халыкны. Хәллерәк көн күрүчеләрне кудылар, күчмәсәгез, Себергә олактырабыз дип куркыттылар. Яңа җирләр үзләштерү дигән нәрсә башланган ие бит. Тирә-якта урман, авылларны өстенә килеп чыкмыйча тапмалы түгел, ерткыч җанвар тулы, вәт этләрнең тоташ куркып яшәүдән холыклары үзгәргән...
— Гаҗәп шул, — дип килеште Кәлимулла абзый. — Татарлар яшәгән җирләрдә кырганнар гына урманнарны. Бүре-фәлән килеп чыкканны, ачуым килмәгәе, дистә чакрымнан сизеп алалар безнең этләр, шуңа да тыныч холыклырак булганнардыр инде. Авылларның да коты калмаган шул, шыр яланда яшәп ятыш...
...Тулганай белән көтү каршыларга киттек. Авыл көтүе Язсаз дип аталган болынлыкта иде. Иртә яздан җәй уртасына кадәр кереп булмый торган сазлык анда, шуңа Язсаз дип атала. Без Калмыя аша салынган озын, тар күпер янына килеп җиткәндә, тузан болыты кубарып кайтучы көтү дә күренде. Тулганай белән минем бурыч — көтүне күпергә якын җибәрмичә, сулга куып, Калмыя белән зират арасына—туплауга бору. Өйләреннән иртәрәк кузгалган өлкәннәр дә булышканга, бу эш кыен булмады, алдан ашкынып, чабып кайтучы ике-өч сыер күпер ягына каера башлаганнар иде, таяклар болгап каршы чыгучы кешеләрне күреп, адымнарын әкренәйттеләр, аннан бөтенләй туктап калдылар, башларын селкеп, ризасызлык белдереп «му-уу»лап, мөгрәп, теләмичә генә олы юлдан туплауга төшеп киттеләр.
Мин бераз кәефсезләндем дә әле. Тулганайга ни кешеләр, ни сыерлар игътибар да итмәделәр ичмасам. Югыйсә этнең муенында өч медаль бар, юкка гына түгел бит инде!
Соңга калып килгән апалар сыерларын савып бетергәндә, кичке эңгер төште. Көтү сакларга чыкканнар җыелышып, эш бүлешү булды. Без — Кәлимулла абзый, мин, Тулганай — уң кулда торып, сыерларны олы юлга җибәрмәскә тиешбез, сул кулда торучылар исә малларны басу ягына таралып китүдән саклыйлар. Бер яктан зират коймалары, икенче яктан Калмыяның тирән яры көтүне таратмый, качырмый тотарга булыша безгә. Тулганай эш серенә тиз төшенде. Бер-ике мәртәбә «чик сызыгын» үтеп, качарга маташкан берничә сыерны кире туплау эченә куып кертергә миңа булышкан иде, андый хәл кабатлангач, инде минем фәрманнан башка гына бу вазифаны әйбәтләп үтәп чыкты. «Чик сызыгын» бозарга маташсын гына берәр сөтбикә, хәзер аның алдында җир астыннан калкып чыккан Тулганай пәйда була, «һау-һау»лап теге мәхлукның каршысына төшә. Сыер халкындагы кирелекне җиңеп кара! Кайберсе күзләрен акайтып, башын чайкый-чайкый, ал аяклары белән комлы җирне гөрс тырнап, эткә табан килә башлыйлар. Тулганай әле бер читкә, әле икенче читкә сикерә, «һау»лап каршысына чөелә, теге бичара аптырап кала, куәте шиңгән сыман була, мескен мөгрәп, кире туплауга борыла. Кәлимулла абзый ярдәмгә иң соңгы чиктә генә килергә киңәш бирде. Шул киңәшне тотам. Шушы хикмәтләрне карап йөреп, сизми дә калганмын, төнге каравылга мал табибы Шәүкәт абый да чыккан икән. Соңга калып килде. Олы юл ягын бергәләп сакларга тиеш булып чыктык.
175
Шәүкәт абый базык, юантык гәүдәле, кызыл йөзле, саргылт чәчле, утыз яшьләр тирәсендәге кеше иде. Ерак яклардан килеп чыккан безгә. Өйләнгән, ике баласы бар. Авылга алар язгы пычраклар башлангач килеп төштеләр. Хуҗалары читкә киткән ташландык диярлек бер йортка урнаштырдылар. Какча гәүдәле хатыны кәнсә тирәсендә эшләп йөри бугай. Бусы мөһим түгел, Шәүкәт абый, Кәлимулла абзый әйтмешли, аракы белән шаярырга ярата иде. Эчсә, авыл халкы арасында йөрмәс, әмма өйдә хатынын кыйный, җәберли икән, балаларын дөмбәсли, ниндидер кыргыйга әверелә, ди. Андый хәбәр тиз тарала авылда. Шуңа күрә аңа шикләнебрәк карый идем, ярый әле янда Кәлимулла абзый бар.
Әле кичә генә Кәлимулла абзыйның әткәйгә сөйләгәне колакка кереп калды.
— Үткән атнада сыер чирләп торган сыман булгач, алып киттем мал духтырына. Шәүкәтнең йорты каршысында гына — ветлечебница йорты, кирәк тапса, даруын да алып кына чыгар, дим. Кичкырын барып кердем, Шәүкәтнең эштән кайткан чагы гына. Сизенәм, моның башы авырта. Эшне аңлатмакчы булган идем. Тыңлап та тормый, баш чатный, төзәлмичә булмый, дип күзгә карап тора. Дөнья булгач, булыр инде. Буш йөри торган гадәтем юк. Бер чүллине өстәленә чыгарып утырттым. Менә, абзый, ышансаң ышан, андыйны күргән юк иде. Карап торуга спакуйный егет, бер рюмка салып эчеп тә куйды, хатынына әшәке сүзләр әйтеп бәйләнә дә башлады. Әле рюмкасын өстәлгә куярга өлгермәгән үзе, сугышырга маташа. Хатынын яклап сүз әйтмәкче идем, пычак алып өскә килә. Чыгып тайдым. Хатыны минем арттан йөгереп чыкты. Ә айнык чакта йомыш белән килсәң, елмаеп кына тора, чебен дә үтермәс бәндә кебек.
Менә шушы Шәүкәт абый инде бу. Шөкер, салмыш түгел, ахры. Кәлимулла абзый белән җылы итеп, дустанә күреште. Күңеленә Тулганай да хуш килде, ахры, ни кыланса, шуңа елмаеп, рәхәт чигеп, күзәтеп тора.
— Мондый помощник булганда, артык мәшәкать күренми безгә, — диде ул, елмаюын яшермичә. — Минем кызлар да эт алыйк дип теңкәгә тияләр. Алмак булам да кире уйлыйм. Безгә нигә инде эт? Аналары эттән яман, талый башласа, керер тишек тапмыйм. Кәлимулла абзый, беләсең бит, эчкәч ычкынам, брат. Шуның өчен сүгә инде ул... — дип, хатынын шундук аклап та куйды. — Сүз көрәштерергә яратам мин салгач, шул харап итә мине.
Калмыя ярыннан төшеп, таллыктан коры-сары җыеп алып мендем. Учак тергезми булмас, каршы яктан тымызык җил кузга салынган бәрәңге исе алып килә әнә, авыздан сулар китерә.
Үләнгә кичке чык төште. Аяк асты юеш, тәнгә суык үрмәли. Берзаман авыл өстендә түп-түгәрәк ай калыкты. Тулган ай авызын бераз кыйшайтып, үртәп
көлгән сыман безгә туп-туры карап тора. Тирәсендә йолдызлар сибелгән. Мин Калмыя ярына ук килеп басып, шушы серле манзараны күзәтәм. Аста Калмыяның җылы сулышын тоям, аннан сыек аксыл томан күтәрелә, таллыктан төн кошы пырхылдап куя, суда нәрсәдер йөзгән кебек, яр читен ара-тирә сак кына дулкын үбеп ала. Тулганай адашы тулган айга озак-озак карап торды да улый башлады. Эчкә шом йөгерде.
— Тулган ай җан ияләрен куркуга сала, — Шәүкәт абыйның тавышын ишетеп сискәнеп киттем. — Ай туды исә, терлек халкы ашаудан кала, кизү ала аларны. Эт тә куркып калды, өрә дә алмый, улый гына. — Инде ул безнең янга килгән Кәлимулла абзыйга борылды. — Борынгыда тулган ай вакытында яуга чапмаганнар. Атлары кизүдән кырылудан шикләнгәннәр. Менә ни өчен шулай ул? Тулган ай шулкадәр серле булып күренгән борынгы кешеләргә, хәтта ыруны саклау өчен дип, бер яшь егетнең башын чабып, казыкка утыртып куя торган булганнар. Кеше башын тулган айга тиң күргәннәр. Менә шундый заманнар булган... Гаҗәп бит. Мин үзем ай тулган төннәрдә йоклый алмыйм. Уйлыйм, уйлыйм, уйларның очына чыга алмыйм. — Шәүкәт абый тешләрен шыкырдатып алды. — Их, брат, бу яклар безнең яктан нык кайтыш, кайтыш. Каян килеп чыктым монда, үзем дә аңламыйм. — Аннан аракы исе аңкып китте.
— Менә әйт әле, Калмыя синең өчен нәрсә? — Ул инде миңа эндәшә иде.
— Калмыя нәрсә булсын инде. Елга инде, су керәбез, балык тотабыз. Кыш көне бәкедән су алып кайтабыз мунча ягарга.
176
— Мунча!.. — Шәүкәт абыйның сүзе мыскыллы яңгырады. — Мунчага, брат, суны табарга була ул, җанны юып, шуның ачысын басып кара син. Мин үзем Кама буенда туып үскән кеше. Синең елганы күргәнең юк! Калмыя нәрсә инде ул?.. Әйт әле, Кәлимулла абзый, кайсы якка йөзү яхшы?
Шәүкәт абый ярсый иде. Кәлимулла абзый шикләнә төшеп җавап кайтарды. Үзеңә пычак белән ташланган кешене онытып буламы соң?
— Суы булса, кайсы якка йөзсәң дә ярый. Калмыяның чума торган урыннары да ике-өч кенә бит аның.
— Менә шул инде, брат. Тирәнлек җитми, сай йөзү дип атала ул. Бу якта халык йомыкый. Зур су буенда яшәгән халык белән сөйләштерергә иде сезне. Вәт, сайрап торалар алар. Телләренә шайтан төкергән. Суга каршы йөзү бернәрсә бирми, Кәлимулла абзый! Агым уңаена йөзеп тә мәгънә чыкмый. Аркылы йөзәргә кирәк, коры җиргә тизрәк аяк басарсың. Кеше нык басып торырга тиеш аягында. Уңайга йөз, каршы йөз — барыбер бер мәлне коры җиргә чыгарга кирәк. — Ул, башын учлап тотып, тын торды. — Мин ярны югалттым, брат, йөзеп чыгар ярым юк. — Чүгәләп, Калмыяга карап тора башлады.
Тулганай миңа сыенып тора, дер-дер калтырый. Кәлимулла абзый да эндәшми.
— Нәрсә эзләп килдем соң монда мин? — Шәүкәт абый инде җавап көтеп тормый, үз-үзе белән сөйләшә иде. — Югалткан нәрсәм ни дә тапкан нәрсәм ни? Аңлый гына алмыйм бит, шайтан алгыры. Зур суны ташлап, шушы тез тиңентен, сыер тизәге бөтерелеп аккан инеш буена килеп утыр инде. Югалтып табарга өйрәнгән кавем без. — Ул кисәк кенә борылып, минем аякка сырышкан Тулганайның борынына сугып алды. — Юеш борын, ни кылмак син монда?
— Тулганай чинап бер читкә сикерде. — Этне кызганырга ярамый, брат. Безнең эштә җан иясен кызгану булырга тиеш түгел. Кызганган кеше беркайчан да табиб булмый ул. Бичара адәмнәр, эт-песиләр... Кызганган кеше гомер буе башкалар өчен чирләп йөри. Үзе өчен чирләргә вакыты калмый. Аңладыңмы? Табибларга ышанмагыз, алар эт йөрәген үтерәләр... учларына кысып... — Бу сүзләрне кемгә төбәп әйткәндер, Кәлимулла абзый белән икебез дә эндәшергә кирәк тапмадык. Дөресен әйткәндә, мин мондый сөйләшүләргә әзер түгел идем. Кәлимулла абзыйның исә кәефе кырылган иде, бу сөйләшү аңа бөтенләй хаҗәт түгел иде.
Шәүкәт абый, карашын югарыга төбәп, тулган айны күзәтеп торды. Тагын сүзен дәвам итте.
— Айга карап торам, ком белән ялтыраткан борынгы җиз табакка охшаган. Кемнәрдер ул табактан кайнар шулпа чөмергәндер, елкы ите ашаганнардыр. Беләкләреннән буй-буй май сызылып төшкәндер... Безгә исә өлеш калмаган, башны югары күтәреп, муен талганчы карап торасы гына... Шулкадәр эт булып улыйсым килә. Ни өчен өрәсе түгел, ә нәкъ менә улыйсы килә? Сәер... Этләр безне кеше итте. Уйлыйм да шаклар катам: эт өрә, бүре улый, чучка мыркылдый, һәркайсы үзенчә аңлашу җаен таба. Ә кеше, бер карасаң, чучка урынына мыркылдый, бер карасаң эттән битәр өрә, икенче карыйсың
— бөтен дөньясы чәлпәрәмә килгән дә улап йөри... Кеше үзен тапмаган әле ул, хайванлыктан ары китмәгән ул. Мин ничек табиб булдым дисең, Кәлимулла абзый? Күпме эт суйдым студент чагында. У-у, кулдан күп үтте Сарбайлар, Актүшләр, Дүрткүзләр... — Кәлимулла абзый кыбырсып алды. Шәүкәт абый аның иңсәсенә кулын куйды. — Кызганмадым. Ярамый! Күкрәк читлеген ватып, йөрәген тартып аласың. Теп-тере йөрәк, учка кысасың, җылы, бирешәсе килмичә тартыша, учтан суырылып чыгасы килә. Аның саен кысасың. Суына башлый... Җан йөрәктә түгел, диләр, кайда соң ул алай булгач җан дигәннәре...
Әлеге сөйләшү куркытты мине. Тулганайны бу тирәдән алып китү теләге белән:
— Әрәмәдән утын җыеп киләм, — дип, ярдан аска төшә башладым.
— Мәшәкатьләнмә! Тал чыбыгы ягып ятарга кем дип белдең мине? Мин
— зур су буенда үскән егет, өскә нарат урманы авып тора иде! Сезнең кебек сыер тизәге ягып көн асрамаган. Әйдә, минем арттан калма! — Ул кырт борылып, зиратка
АК ҖИЛКӘН
177
табан китте.
Ирексездән Кәлимулла абзыйга күтәрелеп карадым. Ул сүзсез калган иде. Башын селкеп алды, белмим, Шәүкәт абый артыннан бар диюе идеме, башка бер сүз әйтмәкче идеме... Шәүкәт абыйга иярдем. Нигәдер бу кешене кызгана башладым. «Кызганмагыз! Кызганмагыз!» — дигән саен, бу хис көчәя генә иде сыман.
Шәүкәт абый туп-туры зиратка табан китте. Мин куып җиткәндә, ул инде коймаларны каерып эчкә үткән иде. Сихерләнгән сыман аңа иярдем. Тулган ай караңгылык белән тартышта җиңеп бара — әйләнә-тирә яп-якты. Авыл картлары ике атна чамасы гына элек зират печәнен чабып алганнар иде, каберләрнең койма белән әйләндереп алынганнары гына түгел, калкулык хәлендә калганнары да уч төбендәге кебек.
Күңел борлыга. Шәүкәт абый барган шәпкә каршыда калыккан искерәк кабер коймасына китереп типте. Чери башлаган җепсә урталай сынып, койма такталары шапылдап җиргә коелдылар. Шәүкәт абый җан-фәрман селтәнеп, кабернең такталарын ботарлап ташлады, дүрт почмакта дүрт багана утырып калды. Көч белән баганага китереп типте, багана аумады. Сүгенә-сүгенә аны каера башлаган иде, искә килеп:
— Нишлисең, Шәүкәт абый?! — дип кычкырып, аның беләгенә ябыштым.
— Каберлеккә кагылырга ярамый, тукта!
Ул, кулын селтәп, мине читкә этәрде.
— Син нәстә беләсең, малакасус! Утын шулай була ул, брат. Тал чыбыгы, имеш... Төне буе шуның ачы төтенен иснәп чыкмакчы буласыңмы? Багана ягабыз. Дөрләп яна ул!
Кабер ботарлауга аптырашта калган Тулганай, ачу белән мине читкә кагып җибәрүен өнәмичә, кисәк Шәүкәт абыйга ташланды. Арт ягын умырып тешләп алды да нык бәдәнле Шәүкәт абыйны каберлектән читкә тәгәрәтте. Теге һушына килгәнче, сыерларны кугандагы кебек, әле бер якка, әле икенче якка сикергәли, аны абалап, каберлектән куа башлады.
— Үтерәм, эт тәресе, йөрәгеңне тартып чыгарам, — дип җикеренсә дә, Тулганайга якын килә алмады ул. Аягы астында аунап яткан баганага иелүе булды, Тулганай янә аңа ташланды, чалбар умырылган тавыш чыкты. Тулганайны тыймакчы булам. Ул исә минем кычкыруыма колак салмый, ярсып, һаман-һаман Шәүкәт абыйга һөҗүм итә.
Башка шаулап кан йөгерде. Колак төбендә Кәлимулла абзыйның тавышы ишетелмәсә, белмим, йөрәгем күкрәк читлеген ватып чыгар иде.
— Ни кыланасың, Шәүкәт? — дип җикереп кычкырды ул, килә-килешкә хәлне чамалап. — Ничек намусың җитеп каберлек туздырасың? Монда бит кемнеңдер әтисе йә әнисе, йә бер туганы ята. Хәзер үк чыгып олак моннан!
Кәлимулла абзыйның җан ачысы белән әйткән сүзләреннән Шәүкәт абый айнып китте. Күтәреп ала башлаган баганасын бер читкә орып бәрде дә елак тавыш белән:
— Кешеләр, коткарыгыз, үтерәләр! — дип котсыз кычкыра-кычкыра, эре адымнар белән зираттан чыгып чапты. Аның артыннан өрә-өрә Тулганай томырыла, алардан калышмаска тырышып мин йөгерәм. Тулганайның өрүендә җиңү тантанасы бар иде. Шәүкәт абый туплауга каермады, туры өенә йөгерде. Бер атналап өендә дәваланып яткан, диделәр. Үзен Тулганай талады, дисә, аңа беркем дә ышанмас иде. Кәлимулла абзый да, мин дә сөйләнеп йөрмәдек. Барысы да күз алдымда, мин сөйләгәнчә булды, анысын кулны күкрәгемә куеп раслыйм. Тулганайга тагын бер медаль тагып куйдым.
VII
Мәктәптән кайтып киләм. Ялыктыргыч дәресләр, эчпошыргыч көннәр. Бу укуны кем уйлап тапкандыр! Белсәм, туйганчы сүгәр идем үзен! Мондый көнне тузанлы һава сулап, парта арасында утыралар димени!
Сентябрь урталары. Дөньяны рәхәт оетып, күктә кояш йөзә. Пәрәвезләр оча, иреннәргә, маңгайга килеп сыланалар. Агач яфраклары җәй көннәрендәге кебек җилләр белән дәртле шаярмыйлар, ничектер салмак, коры һаваны ерткалап кыштыр-
178
кыштыр киләләр. Бар буйларына сары йөгергән. Миләш яфраклары гына җимешләреннән уздырып кызарганнар. Бакчадагы шул сары, кызыл төсле яфракларны ябынып алгач, җирдә икенче төрле тормыш башланган кебек. Көз белән җиргә моңсулык иңә. Кояш күпме генә туры карарга тырышмасын, әйләнеше көннән-көн офыкка якыная бара. Көннән-көн шулай — көн кыскара, кояш чүгә.
Капкага кагылуга, Тулганай шатлыгыннан нишләргә белми әрле-бирле чабып өрергә тотынды. Чылбырыннан ычкына калса — туп-туры мәктәпкә очып килеп җитә, дәресләр беткәнне көтеп тора. Камил абый җиденчегә күчте инде, аның эт белән уйнап йөрергә вакыты юк, моны сизенгән Тулганай гел минем тирәдә бөтерелә, быел җәй бигрәк тә нык дуслаштык инде. Ул минем уйлап чыгарган бөтен хикмәтләремә түзә. Бүген исәп — Кыркүле тирәләреннән әйләнеп кайту. Басулардан игеннәрне җыеп алдылар, йөри торгач, берәр куян килеп чыкмасмы, кыр үрдәген эләктереп булмасмы? Эт асрап бер куян да тотмагач! Кыр үрдәге эләктерсәң дә начар булмас. Алар җылы якка китәргә әзерләнәләр, өсләренә килеп чыксаң. тиз генә очып китә алмый маташа торган булырлар — симергәннәрдер инде ерак юлга хәлсезләнеп кузгалмый торганнардыр.
Уй-ниятләрне Тулганайга аңлатып тормадым, аңа нидер әйтеп, кул изәдем дә өйгә кереп сеңдем. Тизрәк өс киемнәрен алыштырырга да, чәй эчеп, Кыркүленә ычкынырга. Кыр үрдәкләре көн саен безне көтеп ятмаслар. Уйларында җылы яклар гына инде аларның. Бүген укытучы апа шул хакта сөйләде безгә. Көз китәләр, яз көне бәбкәләр чыгарырга кайталар икән. Нигә алай йөри торганнардыр, анысын әле аңлап җитмәдем. Кич әткәйдән сорармын.
Өйдә әнкәй көтеп торган икән мине. Бераз сабыр да итмәде, балкып торган кәефне җибәрде дә куйды.
— Киемнәреңне алыштыр, ашап ал да (анысын үзем дә беләм) Тулганайны ветлечебницага алып барып кайт, — ди.
— Нигә? — дидем аптырап. Корган ниятне күрәләтә бозу бит бу. Карышып карарга кирәк. — Ветлечебницага сыерларны гына алып баралар, кан алырга, — дим ризасыз тавыш белән. — Без Тулганай белән Кыркүленә үрдәк тотарга барабыз.
Әнкәй көлеп җибәрде.
— Абзар артына барырсыз. Тоттыра ди сезгә үрдәк. Алар Ык буендагы зур күлләргә күчеп киттеләр инде. Шунда җыелышалар, аннан бергәләп җылы якларга китәләр.
Кәеф тәмам бозылды.
— Барыбер Кыркүленә барабыз, — дим көйсезләнә төшеп.
— Ярый соң, барырсыз, тик башта ветлечебницага барып кайт.
Күз алдыма Шәүкәт абыйның кызгылт йөзе килеп басты.
— Бармасаң ярыймы? Шәүкәт абый Тулганайны күрсә... — Теге төнге вакыйганы сер итеп кенә әнкәйгә чишкән идем. Түзеп буламыни?! Эт муенында медальләр арткан саен, ни өчен бирелгәнлеген аңлатырга кирәк бит.
— Шәүкәт абыең гына түгел анда. Районнан килгәннәр. Авылдагы барлык песи, эт җәнлегенә укол кадыйлар. Бик тә йогышлы авыру чыккан, ди. Кешеләргә йокса — үлеп кенә китәләр икән. Песи, этләр тарата ди ул авыруны.
— Нигә песине алып бармыйбыз? — дидем аптырый төшеп. — Сыер саугач, парланып торган сөтне иң беренче Акколакка бирәсез, укол кадарга булса, беренче — Тулганай.
— Авыл советы исемлегенә Акколакны кертмәдек, анысына баш җитте. Өй борынча кереп, язып чыктылар кичә. Бүген исемлек буенча чакырталар, — дип сөйләнә башлаган иде әнкәй, ярты сүздә бүленеп калды. Бераз тын торгач:
— Тулганайны илтми булмый, аны Фәсхи абзыең иң беренче теркәп куйган инде, — диде. Киреләнмәслек итеп өстәде. — Тулганайны бавыннан ычкындыра күрмә, эт халкы сизгер була ул, качып китүе бар. Бер югалса, эзләп тә таба алмассың.
Ветлечебницага барганда, ул яктан кайтып килүче ике апаны очраттым. Берсе кызып-кызып кемнедер әрли:
АК ҖИЛКӘН
179
— Адәм гыйбрәте! Бер елны сыерларны өйдән мәҗбүриләп алып чыгып киттеләр бит. Имеш, колхозда сыерлар җитәрлек, җан башыннан сөт биреп барачак, диделәр. Тот капчыгыңны, бирделәр, ди, балалар сөт төсе күрмичә җәфаландылар. Хәзер песи, этләрнең башларына җиттеләр. Имеш, агу куйсаң, бернинди дә песи кирәкми, күсе-тычканнар кырылып кына бетәргә тиеш икән. Бөтен җиргә агу куеп бетереп буламыни?
Әллә кире борыласы инде. Тулганай да никтер гел читкә сөйри. Ишегалдыннан чыкканда да еламсырап алды, хәзер дә моңаеп, минем күземә карап-карап ала менә... «Илтмә мине анда, уколдан куркам», — ди бугай. Уколдан мин дә куркам инде анысы, мәктәпкә килеп кадап китәләр аны. Укытучы апа: «Кызларга үрнәк күрсәтегез», — дип, иң беренче безгә кадата. Чыгып качмасыннар дип ишек төбендә сакта тора әле. Уколдан котылып булмый, Тулганай. Иң яхшысы — тиз генә кадатыйк та Кыркүленә элдерик. Чалбар кесәсенә зур гына ипи телеме салып куйдым, әзерлек йөз процент! Кәлимулла абзый шулай дип әйтергә ярата.
Ветлечебница янында бер кеше дә юк. Башыма уй йөгерде. Кем белә инде
— эткә укол кадаганнармы, юкмы, кем кемгә хисап бирә. Тизрәк таярга кирәк моннан. Өйдә белеп, орыша башласалар: «Бардым, анда беркем дә юк иде»,
— диярмен. Чыннан да шулай бит инде. Ветлечебница ишегендә ат хәтле йозак, түрдәрәк бер трактор арбасы тора, шуның белән вәссәлам. Шулай уйлап бетермәдем, каршы яктагы өйләреннән Шәүкәт абый килеп чыкты. Шаулый-шаулый килә:
— Килдеңме, брат. Килми калып булмый шул. Гамәл дәфтәренә ни язылган, шуны үтәргә кирәк, дигән борынгылар, иеме, брат. — Ул ян кесәсеннән бер дәфтәр тартып чыгарды. — Тәк, тәк, фамилиягез ничек әле сезнең?
— Сафиуллин.
— Әйтәм бит, иң беренче язып куелган, эт, дигән, мәче халкы юк, значит.
Чүттән: «Акколак бар!» — дип ычкындырмадым. Тыелып калдым. Аны да бик яратам шул мин. Ул, билгеле, күбрәк әнкәй аяк астында урала, аңа ялагайлана. Бигрәк куштан инде. Тычкан халкына көн күрсәтми, шуңа әнкәй бер дә ачуланмый аны.
Шәүкәт абый җиңен сызгана төшеп, ветлечебница баскычы астыннан беләк буе тимер торба тартып чыгарды. Ашыкмыйча гына баскычка чүмәште дә:
— Бир этеңне монда! — диде.
Эндәшмим. Зират вакыйгасыннан соң аның белән очрашмаска тырышып йөри идем, менә каршысында басып тор инде. Янга бер апа килеп басты. Песиен күтәргән. Кыюланып киттем: кеше булганда әллә нәрсә кылана алмас әле.
Тулганайның бавын кыскартып, Шәүкәт абыйга якынайтырга тырышам. Тулганай шыңшый-шыңшый кире чигенмәкче була.
— Сизә... Гөрзинең кем кулында икәнен белеп алды бу! — дип, Шәүкәт абый бауны минем кулдан тартып алды да, этне озын йонлы гәүдәсеннән эләктереп, баскыч алдындагы зур ак ташка дык иттереп китереп сылады. Тулганай чинап, сикереп тормакчы иде, Шәүкәт абый миңа җикерде:
— Нәрсә катып торасың, нәрсәгә исең китеп бактың? Тот этеңне, укол кадыйм. — Үзе олы итеге белән этнең өстенә басып тора.
Чүгәләп, Тулганайның җылы, саргылт башыннан сыйпыйм. Тынычландырырга тырышам. Үземнең йөрәк урыныннан купты. Шәүкәт абый янындагы тартмадан шприц алып, аңа ниндидер сыеклык тутырды, аннан эһ итәргә өлгермәдем, Тулганайның күкрәгенә укол энәсен батырды. Эт тартышып куйды. Күзеннән яшь атылып чыкты, миңа рәнҗеп, тутырып карап алды. Инде Шәүкәт абый уколын тартып алуга, этне торгызыйм дип кузгалган идем, сизми дә калдым, Шәүкәт абый янындагы торба кисәген алып, җан көченә Тулганайның башына китереп сукты. Эт чинап җибәрде дә тынды. Күз алларым караңгыланды. Шәүкәт абыйның башын кочаклап алдым:
— Тимә инде, Шәүкәт абый, суга күрмә инде Тулганайга. Акыллы эт бит ул.
Мал табибын теге апа да ачулана башлады.
— Син нәмә, җүнсезләнеп, сабый каршында явызлык кыласың. Тукта хәзер үк!
Шәүкәт абый бу сүзләрне ишетмәгәндәй, янә селтәнеп, Тулганайның башына сукты. Аннан тартышып яткан эт гәүдәсен читкә алып атты.
180
— Бар, әнә, арбага илтеп ыргыт этеңне, — диде. Тавышында кыргый куаныч бар иде аның. Янындагы хатынга җикеренде. — Нәрсә, түти, мин уйлап тапкан закун дип уйлыйсыңмы? Әнә арбага багып ал, күрерсең... Төшкә кадәр районнан килеп саклап тордылар. Баласын җибәргән ата-анасын орышыгыз, мине түгел. Кушканны эшлим.
Яшьләремә тыгылып, Тулганайны күтәреп алдым. Маңгаеннан кан тасмасы сузылып төшкән, күзе ачык, алар яп-якты, миңа аптырап карап торалар. Тулганайны күтәргән килеш өй ягына борылдым.
— Кая барасың, малай актыгы? Этең капут, бетте, җан тәслим кылды. Укол кадагач, җәфаланып ятмасынга торба белән сыйпап алам, — диде Шәүкәт абый, юлыма каршы төшеп. — Арбага ыргыт үләксәңне!
Этне күкрәгемә кысып тора идем, Шәүкәт абый Тулганайның сыртыннан эләктерде, кулларымнан каерып алды да, йөгерә-атлап барып, эт гәүдәсен арба эченә томырды. Мин аның артыннан йөгердем, тәгәрмәченә басып, арба өстенә сикереп менгән идем, андагы өелеп яткан песи, эт үләксәләрен күреп, өнсез калып, кире җиргә сикердем. Бер читкәрәк тәгәрәгән Тулганайның гәүдәсен шәйләп калдым, өем өстендә үк башын артка ташлап Актырнак ята иде...
Өйгә кич, караңгы төшкәч кенә кайттым. Дөньяның яме юк иде инде минем өчен. Хәлне аңлаган әткәй белән әнкәй мине тынычландырып азапландылар. Камил абый Тулганайны илттергән өчен әнкәйгә үпкәсен белдерә. Әткәй:
— Белә торып нигә баланы җибәрдең, — дип, әнкәйне орыша. Әнкәй хатасын таныган кебек, эндәшми, минем башымнан сыйпап тик утыра.
Атна буе авырып яттым. Күзне йомыйм дисәм, Тулганай белән саташа башлыйм. Беренче көннәрне кызыштым. Фельдшер Фәнисә апа көненә өчәр тапкыр яныма килә торган булды. Мине шаяртырга, сөйләштерергә тырыша. Беркемне күрәсем, беркемгә эндәшәсем килми. Күз алдымда тулган ай кебек йомарланып яткан Тулганай тора. Ни өчен сикереп, йөгереп уйнап йөрми ул, һич төшенә алмый изаланам.
Фәнисә апаның:
— Бер дә булмаса районга, больницага илтергә кирәк Фирүзне, — дигән сүзләреннән айнып киттем. Миңа да укол кадаргамы? Анда Шәүкәт абый ишеләр беткән, ди. Сикереп тордым:
— Юк, анда бармыйм. Авырмыйм ла мин! — дип елый башладым. Көч-хәл белән тынычландырдылар. Районга алып китүләреннән курку көчле булды, ахры, шул көннән аякка басып йөри башладым.
Бераздан авылны күсе басты. Күрше-күлән безнең Акколакка чират тора.
— Бер генә төн булса да безнең чоланда кунсын әле, — дип кергән әнә Кәлимулла абзый да. — Тычканнар дөбер-шатыр килеп чабышалар бит. Йокыга китеп булмый, шаштылар бөтенләй. Песи исе керсә, бераз куркырлар иде дигәннең эше инде. — Үзе кемнедер сүгә. — Песиләрне кырдырып бетерергә дип әмер биргән түрәләрнең үзен ябып куярга иде дә бит чоланга. Аларга буй җитми шул. Алар югарыда. Башларына ни килә, шуны эшләп аталар. Нәрсә уйлап эшләделәр микән бу эшне? Район белән башкорт ягына чыгып, эт, песи юллап йөри хәзер халык. Әнә үткән төнне авылга бүреләр килгән. Әгъләм кордашның өч сарыгын буып киткәннәр. Этсез авылга бүреләр ияләшә аңа.
Ике-өч айдан төрле яклардан этләр алып кайта башладылар. Төне буе авыл өстендә эт тавышы. Аларга — безнең авыл, безгә алар ят. Үзләренең авылларын сагынып өрә торганнардыр инде. Эт тавышына уянып, кабат йокыга китә алмый ятам. Тәрәзәгә сырышам. Күктән чекрәеп миңа тулган ай карап тора. Айның йөзе сүрәнләнгәннән сүрәнләнә бара. Ком белән ялтыратканчы ышкып чистарткан табакка охшаган ул. Аннан берара Шәүкәт абыйның кызыл йөзе чагылып ала. Табак йөзенә таратып ташланган ит кисәкләренә үрелә, беләкләреннән кан ага. Ит түгел, учында эт йөрәге сулкылдап тибә икән бит, йөрәк симез кулларыннан ычкынмак була, тартыша, җонлы беләккә кан сиптереп тора. Тулган ай түзми, бу хәлдән йөзен чытып, болыт арасына кереп качарга әзерләнә. Тиз генә сузылып, миңа караш ташлый. Шелтәләп карый ул миңа, Тулганайның соңгы карашы хәтергә төшеп, йөрәк сулкылдый...