ТӨРКСОЙның НИГЕЗЕ — ТЕЛЕБЕЗ, ТАРИХЫБЫЗ ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕБЕЗ
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы үзенең эшчәнлеген кайчандыр төрки халыкларны берләштереп торган элемтәләрне яңадан торгызудан башлады. Бүген ТӨРКСОЙ — мәдәни дипломатиянең Европа, Көнчыгыш илләрендә, Америка Кушма Штатларында, Кытайда халыкара багланышларны гамәлгә ашыра, төрледән-төрле чаралар үткәрә торган бик абруйлы оешма. Үзенең эшчәнлегендә ул ЮНЕСКО, ИСЕСКО һәм Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлегенең гуманитар хезмәттәшлек дәүләтара фонды белән күптәнге эшлекле элемтәләренә таяна.
2013 елда ТӨРКСОЙ оештырылуына 20 ел тулуны билгеләп үтте. Ике дистә ел дәвамында фәнни форумнар, пленэрлар, сынчыларның симпозиумнары, фоторәссамнарның очрашулары, театр, опера фестивальләре, әдәби журналларның конгресслары, кичәләр, концертлар, күргәзмәләр кебек бик күп халыкара проектлар уңышлы төстә гамәлгә ашырылды. Нәшрият эшчәнлеге дә киң җәеддерелде. Әлеге эш-гамәлләрнең максаты — төрки дәүләтләрнең мәдәни багланышларын киңәйтү белән бергә төрки мәдәниятне дөнья җәмәгатьчелегенә күрсәтү һәм аңа карата ихтирам уяту.
Соңгы елларда төрки дөньяда иҗади, мәдәни багланышларны ныгытуда тупланган тәҗрибә безнең оешмага яңа, масштаблы идеяләрне һәм чараларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 2010 елдан һәр елны безнең халыкларның күренекле мәдәният эшлеклесе, зур шәхес исеме белән бәйлибез. Мәсәлән, 2011 ел Тукай елы булды. ТӨРКСОЙның Татарстандагы, Россиядәге, Төркиядәге һәм башка илләрдәге дәүләт структуралары мәдәният учреждениеләре белән даими элемтәдә торуы нәтиҗәсендә бу елда чараларны гомумтөрки масштабта үткәрә алдык. Бөек татар шагыйренең тууына 125 ел тулу уңаеннан аның иҗатын өйрәнүчеләр Анкара, Истанбул, Баку, Казан, Уральск, Алматыда үткәрелгән фәнни симпозиумнарда очрашты, үзара фикер алышты, шагыйрь әсәрләренең төрки телләргә өр-яңа тәрҗемәләре басылып чыкты, төрле иҗат коллективларының чыгышлары күрсәтелде. Анкарада Г.Тукайга бюст куелды, шигъри традицияләргә бай кала — Тарсуста аның исемендәге бульвар ачылды.
Бөтен төркиләрне берләштерүче тагын бер бәйрәм — Нәүрүз. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясының 2010 елның 23 февралендә кабул иткән карары нигезендә 21 март — Халыкара Нәүрүз көне дип игъдан ителде. 2009 елда Нәүрүз ЮНЕСКОның кешелек дөньясының матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Монда 1995 елдан Нәүрүзне бөтен төрки дөньяда бәйрәм итүче ТӨРКСОЙның да өлеше зур.
2010 елда Нәүрүз әләмен ЮНЕСКОның Париждагы штаб-квартирасында күтәрдек. 2011 елда бәйрәм, океаннарны үтеп, Америкага барып җитте, бай һәм күпкырлы төрки мәдәният белән танышу өчен күпләргә юл ачты.
Һәр елны Төрки дөньяның мәдәни башкаласын игълан итү — ТӨРКСОЙның яңа проекты. Элегрәк бу традицияне Ислам дөньясы күтәреп алды. Мәдәни башкала Ислам хезмәттәшлек илләренең мәдәният министрлары карары белән билгеләнә иде. ТӨРКСОЙның Генераль секретариаты төрки халыкларның мирасын кадерләп саклый, XXI гасырда төрки мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән шәһәрләр
— яңа каламы ул, борынгымы — мәдәни башкала була ала дип саный. Без иҗади һәм фәнни хезмәттәшлекне активлаштыру, яңа талантлар ачу, мәдәниятне үстерү өчен көчләрне берләштерүне максат итеп куйдык. Беренче мәдәни башкалалар
— Астана белән Искешәһәр дә моңа иреште. Алар, төрки мирасның байлыгын бөтен дөньяга күрсәтү белән бергә, үсеш, яңарыш, хезмәттәшлек һәм интеграциягә сәләтле булуларын да күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт! Ул
4
2012 елның маенда, ТӨРКСОЙның штаб-квартирасына визиты вакытында, Казанның 2014 елда дәрәҗәле титулны кабул итәргә лаеклы булуын әйтте һәм аны тәкъдим итте. 2013 елның сентябрендә Уфада ТӨРКСОЙ илләренең министрлары бу тәкъдимне хуплады.
Казан — Россиянең чын мәгънәсендә мәдәни үзәге, бөтен татарларның мәркәзе. Ул төрки дөньяга Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче һәм башка бик күп бөек язучыларны, галимнәрне, музыкантларны, рәссамнарны, актёрларны бирде. Үз вакытында шәһәр бик күп тугандаш төрки халыкларның рухи үсеше, Россиянең Көнчыгышына белем һәм мәгърифәт тарату үзәге булды. Хәзер дөньяның мәдәният эшлеклеләре Казанда Шаляпин, Нуриев, Мөселман киносы кебек дәрәҗәле халыкара фестивальләрдә очраша. Казандагы мөселман киносы һәм «Созвездие-Йолдызлык» фестивальләрендә махсус приз тапшыруны ТӨРКСОЙ үзенә зур дәрәҗә итеп кабул итә. Төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен Казан лаеклы рәвештә аклар, барлык тугандаш халыкларга чын бәйрәм бүләк итәр дип ышанам.
Дүсен КАСЕИНОВ,
ТӨРКСОИ халыкара төрки мәдәният оешмасының Генераль секретаре