«ТАМЫРЛЫ ТУКАЙ»
ФЛЁРА ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА ИҖАТЫНДА ТУКАЙ
Татарның һәр шагыйре яз саен Тукай турында яңа бер шигырен яза, яз килүгә, шагыйрь һәйкәле каршына Шигырь бәйрәменә җыела. Шигырь бәйрәмен һәр шагыйрь Тукайның үзе янына килү итеп күрә. Монда елның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булучылар исеме игълан ителә. Бәйрәмдә рус, чуваш, башкорт, казакъ, удмурт, мари һәм башка халык шагыйрьләре дә чыгыш ясый. Мондый шигырьләрдә татар шагыйре Тукай белән сөйләшә, Тукайдан үзенә сыену эзли, киңәш сорый, кыскасы, бу шигырьләрдә Тукай исәннәрдән исән итеп күрсәтелә. Берише шигырьләр, мәдхия характерында язылып, Тукайның шигъри осталыгына соклану белдерсә, икенчеләре Тукай язмышын татар тарихы, татар язмышы, туган тел белән бәйләнештә карый — Тукай белән горурлана, өченчеләрендә Тукай уйлап чыгарган геройларны яңадан тергезү омтылышы булса, дүртенчеләре шагыйрьне бала чагына, Кырлайга «кайтара», ягъни шагыйрь биографиясендәге теге яки бу чорны бүгенге шагыйрь күңеле аша үткәрүгә юнәлдерелә. Аерым әсәрләр шагыйрьнең әнисе образын сурәтләүгә багышлана.
Әлеге язмада, мәртәбәле премиягә тәкъдим ителеп тә, һаман читтә калып килгән, «шигъри йөкләрен төяргә эшелоннар көтеп яшәгән» шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина иҗатында Тукай образы чагылышы үзенчәлекләрен ачыклау максат булып тора2. Тукай исеме шагыйрәнең уннан артык әсәрендә телгә алына: шигырьләр — «Үлемсезлек маршы», «Арча гимны», «Жыр-моңнар Ватаны син, Арча!», «Гасыр арасы», «Елмаюлар булып», «Кушлавычта шаулый кушкаеннар», «Хаҗ кылу төбәге син, Кырлай!», «Айда — Зөһрә, Жирдә — бөек Тукай» һәм поэма-трилогия — «Яну дәверләрендә».
«Үлемсезлек маршы» шигырендә төп мотив — Казан шәһәренең Ирек мәйданында ел саен уздырыла торган шигырь бәйрәме. Шигырь «Тамырланып, Тукай басып торган / Шигырь мәйданында, / Казан урамнары чәчәк ата / Апрель айларында» дип башланып китә. Гап-гади сүзләр, фикер дә яңа түгел, әмма беренче сүз сискәндереп җибәрә: «Тамырланып, Тукай басып торган». Татар әдәбияты классик язучыбыз Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ын белә. Тирән тамырларның мәгърур имән образы аша ассоциацияләнүенә ияләшеп беттек. Язучының имәне дә гади бер агач кына түгел иде, ул имән безнең еракларга киткән тарихыбыз булды. Менә Г.Ибраһимовтан соң икенче бер «яңа тамыр» табылды. Ул — Тукай. Бер шагыйрь тарафыннан да моңарчы әйтелмәгән үзгә образ табылган. Тукайның Шигырь мәйданында «тамырланып басып торуы» шигырьнең тәэсирен көчәйтеп җибәрә, онытылмый торган итә, башкалардан аерып, күңелдә уелып кала. Шигырьдән көчле горурлык хисе бәреп тора. Горурланырлык сәбәп тә бар: Пушкин, Жәлил, Горький һәйкәлләре тере кебек тора, яз килүгә, халык аларны чәчәккә күмә, барча күңелләрне бәйрәм хисе били, Тукай биргән «пар ат»та, кояш күзенә туры карап, халык Шигырь бәйрәменә агыла. Шагыйрә әлеге бәйрәм халәтен Үлемсезлек маршына тиңли. Шигырь 1980 елда язылып, «Күз нурларым» исемле җыентыкта урын алган.
Тукай исеме шагыйрәнең «Арча гимны»на да килеп керә. Бу шигырьдә Тукайдан тыш М.Мәһдиев, Ш.Мәрҗани, Г.Курсави исемнәре дә атала. Риф Гатауллин көй язган әлеге җыр тексты, 2000 елда ук язылып, Арча төбәген данлауга юнәлдерелгән. Тукай исеме Арча төбәгеннән чыккан башка зыялы шәхесләр рәтеннән аталып кителгән.
«Жыр-моңнар Ватаны син, Арча!» әсәре дүрт бүлектән гыйбарәт булган бер шигъри циклны хәтерләтә. Бу әсәрнең пролог өлеше дә бар. Шагыйрә үзенең иҗатында Арча ягына багышланган өлешнең шактый бай булуын әйтә, сәбәпләрен күрсәтә, Азнакайдан сузган юлның Арчаларга барып тоташуын таный, С.Хәким, Тукай, Х.Туфаннарны санап китә. Шагыйрә үзенең авыр язмышын Тукай ятимлеге янына куеп карый: «Шып-шыр ятимлегем ягыннан — / Мин дә тиңдәше бит бу айның. / Чорлар буе үксим кочаклап / «Апуш» кына чагын Тукайның».
«Гасыр арасы» шигыре зур булмаган лирик поэманы хәтерләтә. Вакыйга XX һәм XXI 2 Әдибәнең иҗаты турында кара: Хәсәнова Ф. Флёра Гыйззәтуллинаның шигъри дөньясы // Казан утлары.
— 2012. — №4. — Б.132-137.
ФӘРИДӘ ХӘСӘНОВА
136
гасырлар чигендә бара. Шагыйрә кичен, ак тюльпаннар төялгән кара машинага утырып, кемнеңдер иҗат кичәсенә бара. Теләп бармый, кирәк булганга бара, шагыйранә әйткәндә, болай килеп чыга: «Минем моң-сагышым саркып карый / Тукай күзләреннән». Кичәдә, кирәк булгач, Тукай теле дә телдән төшми. Шагыйрәне кылган гамәлләре ашап-эчүдән узмаган ялган «йолдызлар»ның мәртәбәле исемнәр алуы борчый. Аларга ул «чәчәк кадере белән шигырь кадере / калды иң түбәндә» бәясен бирә. Әсәрнең төп идеясе Тукай бөеклеген ваклау белән килешә алмауга кайтып кала.
«Елмаюлар булып» шигыре бер күзәтү мизгелен чагылдыра3. Тукай моңын чор моңына кушып, бер яшь ана бишек тирбәтә. Бишек җыры сабыйны да, Ананы да, шагыйрәне дә елмайта. «Тукай туган җирдә...» шигыре, Тукай турындагы циклны башлап җибәреп, Кушлавычка мәдхия рухында язылган, авылның табигатенә, кешеләренә соклану хисе белән тулы. Кушлавычлыларны шагыйрә «төп тамырлы Тукайлылар» дип атый. «Кушлавычта шаулый куш каеннар» — Луиза Батыр-Болгари тарафыннан көй язылган җыр тексты алдагы шигырьнең эчтәлеген дәвам итә. Биредә шагыйрә Кушлавычны үз итеп өлгергән. «Жырлап сулган ятим шагыйреңне мәңге сагынырсың, Кушлавыч!» — дип киңәш бирергә дә үзен хаклы саный. «Хаҗ кылу төбәге син, Кырлай» — Луиза Батыр-Болгари көен язган җыр тексты Арча циклын тәмамлый. Бу юлы мәдхия Кырлай авылына, Кырлай музей-комплексына яңгырый. Тукайның авыл табигатенә, урман-кырларына багышлап язылган әсәрләренә басым ясала. «Айда — Зөһрә, Жирдә — бөек Тукай» шигыре 90 нчы еллар рухында язылып, халыкның иманга кайтуын сурәтли4. Шигырьдә Яңарышның җиңел генә булмаячагын сизенү бар. «Имансыздан, нурсыз, язмышсыздан / Шуны раслап Тукай көләдер... — / Эчләрендә нинди ут янганын / Ләкин үзе генә беләдер», — дип, шагыйрә шигырен тәмамлый.
Ф.Гыйззәтуллина «Яну дәверләрендә» әсәре жанрын «поэма-трилогия» дип билгеләгән5. Әдәбият теориясендә поэма төшенчәсенә күптән аңлатма бирелгән. Жанр буларак барлык билгеләре ачыкланган, шулай ук «трилогия» төшенчәсе дә татар әдәбияты өчен ят түгел. Язучыларыбыз роман-трилогия жанрында язарга остарып бетте. Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете», Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов», Факил Сафинның «Саташып аткан таң», Айдар Хәлимнең «Хунвейбин» әсәрләре соңгы елларда дөнья күрде. Әйтелгәнчә, бу әсәрләр роман жанрына карый, чәчмә белән язылган. Ә менә «поэма-трилогия» дигән жанрдагы әсәрне укырга туры килмәгән иде. Дөрес, татар шигъриятендә шигырь-триптихлар бар. Газинур Моратта күп алар. Поэма-триптих өчләтелгән поэма булырга тиештер инде. Поэма үзе дә күләмле жанр, аны өчләтү кирәк микән дигән сорау тууы да табигый. Бер сюжет өч мөстәкыйль тармакка аерылып, бер идеяне чагылдыручы, бер максатка хезмәт итә торган, бер нәтиҗә чыгарлык итеп язылган бербөтен әсәр туарга тиеш булып чыга.
Әсәрдә Тукай исеме 53 урында телгә алына. Әдәбият теориясе кануннары буенча әсәр шигырьнең катлаулы формаларының берсе саналган полиструктур композиция (ПК) таләпләренә җавап бирә. Әсәр һәрберсе исемләнгән зур өч бүлектән гыйбарәт. Һәрбер бүлектә аерым лирик цикллар урнашкан. Барысы
3 Гыйззәтуллина Ф.С. Йөрәгемдә шаулый карурман. — Казан: Рухият, 2001. — Б.245.
4 Гыйззәтуллина Ф.С. Башкаемда дөнья исәпләре: шигырьләр, поэмалар, балладалар. — Казан: Татар.кит. нәшр., 2007. — Б.10.
5 Гыйззәтуллина Ф.С. Яну дәверләрендә: поэма-трилогия. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2013. — 320 б.
«ТАМЫРЛЫ ТУКАЙ»
137
96 цикл. Алар эпиграф итеп бирелгән һәм шагыйрәнең үзе тарафыннан язылган кечкенә шигырьләре белән башлана. Әсәр бер милли идеягә буйсындырылган, эчтәлеге буенча татар тарихын чагылдыра. Халыкның үз тарихын ничек саклавы, бөек шәхесләрен данлавы бүгенге көн таләпләреннән чыгып карала. Һәр мәсьәлә автор позициясеннән чыгып билгеләнә, бәяләнә. Вакыйгаларга Тукай күзлегеннән бәя биргәнлектән, язучы үзенең хаклы булуына шикләнми. Әсәрдә татар халкының бик күп язучы, тарихчы, сәясәтче, галимнәре исемнәре атала. Текст язучының әдәби табышлары, өр-яңа детальләре күплеге белән аерылып тора: «кара карчыгаларның Тукайның «Су анасы»н тотып чукуы», «котып җилләренә изү ачып, юл чатында басып торган Тукай», «Мине Тукай күршесенә күмегез, дип язмаган Рәш. Әхмәтҗан», «Мокамай»дан туеп, «Су анасы» белән «Шүрәле»не үзгәртеп язарга кушкан заман», «хәрәмне хәләлгә санап ялгышкан буын», «Тукайның мәшһүр «Шүрәле»сен ярык бүрәнәгә басып сөйләү», «Шүрәленең, бөтен нәсел-нәсәбен туплап, универсаль бию хәзерләве» һ.б.
Шагыйрә Тукайны «татар моңсары» дип атый. Дөрес, «моңсар» атамасы үзе яңа төшенчә түгел. Композитор С.Садыйковага «ябышып калган» символик исем ул. Уйлап карасаң, Тукай да «моңсар» икән бит. Аерма тик шунда гына: берсе көйдә булса, икенчесе — сүздә. Тукайның мәшһүр «Шүрәле»сенә музыка язып та, үзенең иҗат җимешен күрә алмыйча яу кырында ятып калган Ф.Яруллин да «моңсар» буларак тәкъдим ителә.
Әсәр исемендәге «яну» сүзе шагыйрәнең җиңел булмаган («сугыш чорының ятим кәккүге»), «ком буран»лы, «тимер юллы», «эшелонлы», «Себерләрне урап кайткан» озын тормыш юлын чагылдырган символик мәгънәгә ия. Шагыйрә үзе дә: «Әнкәй үлгәч, мин дә Тукай кебек үксезлектә дөрли-дөрли яндым», — дип белдерә, аңа аш савытындагы борчаклар да Тукайның күз яше кебек эре булып күренә. Әдибә үз тормышының һәр мизгелен Тукай үлчәме белән үлчи булса кирәк. Шагыйрьнең әнисе Мәмдүдә булса, Ф.Гыйззәтуллинаныкы — «рифмалашкан Мәүгыйдәдер» (чыннан да шулай икән бит!). Әсәрне укыган саен, анда язылган язмышлар тарихы җанлана бара, сурәтләнгән һәр вакыйга авторның үзе тарафыннан кичерелгән ачы язмыш елъязмасына әверелә. Шагыйрә үзе, Тукай яшен өч тапкырга үтеп китеп яшәсә дә, кылган гамәлләрен аның күзлегеннән кичерә, аның сүзләре белән бәяли бара, кыскасы, Тукай Ф.Гыйззәтуллина өчен тайпылмый торган бер ориентирга әйләнә.
Поэмада татар халкының күпсанлы язучылары исемнәре атала, кайберләренең эш-гамәлләренә бәя бирелә. Әсәрнең берничә урынында Тукай премиясенә нисбәтле эпизодлар чагылып китә. Аларның берсе Рәшит Әхмәтҗанов исеме белән бәйле. Шагыйрь каләме белән генә түгел, бәлки бәдәне һәм гамәле белән Тукай бүләгенә лаек булып та, «исемсез» китте дип борчыла шагыйрә. «Татар шагыйрьләре тыйнак артыгына. Тукай бүләгенә лаекларның да бәхетләре инде ярым-йорты гына», — дип яза ул, үзенең дә «мәңгеләшер чагы җиткән»леген тоеп. Әсәрдә «шигърияттә тибрәр бишек үргән» Кол Гали, тарихның өлкән ханы Нурихан, җыр өлгесе калдырган Җәлил, Әлфия (Авзалова), Гамил (Афзал), үз халкына хезмәт итү үрнәге булган Минтимер (Шәймиев), язучылар Мөхәммәт (Мирза), Вахит (Имамов), Әгъләм (Мөдәррис), Кадыйр (Сибгатуллин), Сәгыйрь (Гакыйль), Шаһинур (Мостафин) һ.б. күренекле шәхесләр исемнәре чагылып китә. Әсәрдә шагыйрьлек хезмәтенә бик зур бәя бирелә: «Без язабыз җырның һәр иҗеген тәмуг мәхшәреннән табып алып», — ди ул. Шагыйрә гаделсезлекне авыр кичерә: «Җыен алкышына дәгъва кыла яңа Тукай, яңа Мусалар», дигән юлларны олы кешенең рәнҗеше итеп кабул итик. Заман үзгәрә, идеаллар гына түгел, әдәбиятның эстетик юнәлешләре дә борылыш ала. Шул рәвешле, әсәргә «Мокамай»дан туеп, «Су анасы» белән «Шүрәле»не үзгәртергә кушкан эпизодлар килеп керә.
«Тукай моңы аша» дип исемләнгән өлештә «милли хыянәт» турында сүз бара. Бу сүз-образ артында иҗатташы, яшьлек дусты булган Мәрвәр карчыкның, Тукай һәйкәленә арт сөяп, кочак-кочак Библия сатып торуы, Сөембикә атлы кызның, сәхнәгә ярым ялангач чыгып, төрле телдә җырлавына алкышлар алуы, аны күреп, Тукайның гына йөрәк турын тотып көрсенүе турында сөйләнелә. Чыгыштан соң банкет оештырыла. Затлы шешәләр бушатыла. Ятимнәр чүплек башыннан буш
138
шешәләрне җыя һәм соңыннан яшүсмерләр аларны сатып эчә. Шул эчүчеләрне туендыру максатыннан, картлар каравылга чыга.
«Кайтавазлар» исемле бүлектә 20 кайтаваз бар. Тугызынчы кайтавазда Тукай сүзләре урын ала. «Кайсы хан соң шагыйрь булмаган?» дигән сакраменталь сорау куела. Җавап өлешендә шигъри биштәре акчасызлык, ачлык белән тулы булса да, шагыйрь хәер эстәргә чыкмый, дигән фикер үткәрелә. Унберенче кайтавазда шагыйрьләр сүз ала. Аларның «Чак-чаккилми калган азатлыкка /Без чыгардык бары бәет кенә — / Язмышларның канлы тастымалын / Итәк өсләренә җәеп кенә / Кер чайкадык канлы Казансуда», — дигән юллары 90 нчы еллар сәясәтен искә төшерә.
Алда әйтеп үтелгәнчә, бу әсәр катлаулы композициягә нигезләнгән. Әдәбият теориясендә мондый формалы әсәрләрне матрёшка тибында төзелгән дип карау кабул ителгән (Ю.М.Лотман). Димәк, әсәр эчендә күләме кечерәк икенчесе, аннан өченчесе, дүртенчесе килеп чыгарга мөмкин. Шул сәбәпле, полиструктур композициядә бердәм сюжет җебен тотып алу кыенлаша. Шагыйрә укучы өчен тагын бер кыенлык «әзерләп куйган» — ул да булса тарихи эчтәлекне эпик планда түгел, бәлки лирик планда сурәтләү. Татар әдәбияты лирик поэмаларга артык бай түгел. М.Җәлил, Ф.Кәрим, И.Юзеевларны гына искә алу да җитә. Ә менә эпик планлы тарихи поэмалар соңгы елларда күпләп языла башлады. Ә.Рәшит, Р.Харис һ.б. иҗатында татар тарихының «шигырьләнмәгән» этабы калмагандыр да.
«Яну дәверләре» әсәрендә «Үчле җилләр, хәтәр җилләр» исемле бүлек бар. Ул үзе 3 бүлекчәдән тора. Сюжет эчтәлеге болай: Хәтер көне җитте исә, гасыр капкаларын Вакыт шакый башлый:
— Уяулармы, аек, исәннәрме?
Ил эченә сыйдырамы иләт Иләмсезне, гамьсез, үшәннәрне? Илдә базар ачып баеганнар, Алданганнар, таланганнар нишли?.. Сакчы рапорт бирә:
— Байгуралар,
Айга менеп, айгыр булып кешни! Бай кайгырта фани дөнья эшен, Хәерчеләр, коллар эшләсен, дип, — Океан артларына олактырган Долларларның хакы төшмәсен, дип. Язучы Вакытка үзенең символик бәясен бирә: «Һәр тарафка ашыгыч ярдәм кирәк булган икейөзле азгын дөнья», — ди. Ә яшәүчеләре — «шәҗәрәсез ирдән бала тапкан», «хәрәмен хәләлгә санап ялгышкан буын»нан гыйбарәт. Әсәр «Җиңү рухы» исемле бүлекчә белән тәмамлана. Яңадан Агыйделдәге Ак пароход образы алга чыга. Язмыш Иделендәге ак караб халыкның өметен чагылдыра...
Ел да үткәрелеп килә торган Шигырь бәйрәме шагыйрьләрнең күңелләрен җылытып җибәрә, өметләрен уята, аларга Тукайның күңел кошлары әйләнеп кайткан кебек тоела башлый. Соңгы елларда хатын-кыз шагыйрьләр арасыннан Тукай премиясен ала алган Л.Шагыйрьҗан Шигырь бәйрәмен Шигырь мәйданына тиңләгән иде. Шигырь бәйрәме ул — Сабан туе да, марш атлап узар парад та, бу мәйданга таш яуса да, җил-давыллап яңгыр койса да киленә, бары тик бу мәйданда гына шагыйрьләр күңеле тигезләнә, дип саный шагыйрә. — «Һәркем килә монда хет бер тапкыр / Утырып булмасмы дип пар атка...» Л.Шагыйрьҗан шигырьләрендә Тукай безнең арада «яши», безнең кебек үк «рәнҗетелә», «кимсетелә». Бу образга гомумиләштерелгән татар шагыйре дә сыя, «милли киртәләр» дә керә.
Менә шушы «пар ат»ка «эшелоннарга төярлек» иҗаты булган тагын бер шагыйрәне — Флёра Гыйззәтуллинаны утыртасы иде. Лаек ул бу олы бүләккә. Шагыйрәнең Тукае да «тамырлы», үз иҗаты да татар әдәбияты тарихында тамырларын тирәнгә җибәргән.