Шигырьләр
Али АКБАШ, төрек шагыйре
Тукай
Телендә — сүз энҗеләре,
Энҗегә ул бик бай иде,
Ачылыр бер чәчәк иде,
Үксез бер тай иде Тукай.
Саз итте ул үз күңелен,
Моңланганда сазга дәште,
Күңеленең хәзинәсен
Бар дөньяга чәчте Тукай.
Үзен Йосыф дип санады,
Базарларда да сыналды,
Газапларга да чыдады...
Чыра булып янды Тукай.
Идел белән алышты ул,
Тел белән дә ярышты ул,
Дәрьяларга ябышты ул...
Тере инеш иде Тукай.
Курай кебек җансыз иде,
Газапларда ялгыз иде,
Күктәге бер йолдыз иде,
Вакытсыз атылды Тукай.
Ак-карадан юл сызды ул,
Шәм кебек эреп сызды ул,
Теге дөньяга узды ул...
Җилгә охшап калды Тукай.
Өзелде бер алтын яфрак,
Кабул итсен кара туфрак,
Милләт алдында йөзе ак,
Тик язмышы кара Тукай.
И Казан, и газиз Казан,
Угыллар тудыр, дан казан!
Шагыйрь үксез, мәхрүм наздан...
Җәннәт кошы инде
Тукай.
Р.Миннуллин тәрҗемәсе
Нәҗип Фазыл КЫСАКҮРӘК, төрек шагыйре
Җырыбыз
Кырылыр да беркөн бөтен тешлеләр,
Бер көйләнер шанлы тәгәрмәч безнең.
Күктән бер кул яшьле күзләрне сөртер,
Җанланыр өебез, көйләнгәч безнең.
Үрне кичеп, җиргә салырбыз эзне
Һәм табарбыз мәңге сүнмәс көндезне.
Хыялыбыз очар ияртми күзне,
Башка галәмнәргә юлыбыз безнең.
Котылыр тел, тарих, әхлак вә иман,
Күрерләр: нинди ул, ни ул каһарман.
Җир вә күк су бирмәм дигән бу заман
Һәр арыкта суга юлыгыр безнең.
Китәрбез, нур тулы эздән китәрбез.
Бәгырьдә таш, сулар тездән, китәрбез.
Беркөн ахшам булыр, без дә китәрбез.
Калыр телләрдә тик җырыбыз безнең.
Р.Зәйдулла тәрҗемәсе
Бабарәхим МӘШРАБ, үзбәк шагыйре
Кызгансаң иде...
Йөрәгемне биргәнмен шәфкатьсез җанга —
Чиксез газаптан килә алмыйм һаман аңга.
Кызгансаң иде син мине, кара күзем,
Шундый авыр йөк күңелдә, ничек түзим?
Назлар көткән җаным әрнү-газап күрә,
Аллаһыма ялварамын, укып сүрә.
Ни хәл итим, сөюем җавапсыз калгач,
Бәгыремә сызлап торган яра салгач?
Керфекләрең үткен ук булып кадалды,
Ялган сүзеңә ышанып, нык алдандым.
Шуңа Мәшраб хәсрәт утларында янды —
Төз гәүдәдән кара күмер генә калды.
Ф. Тарханова тәрҗемәсе
Чулпан, үзбәк шагыйре
Кит!..
Кит, күземне алдаган — чынлыктан нур!
Кит, утлар янган дөньямнан ары йөр!
Кит, зәһәрле гөлләреңне ыргытма;
Күңелдә соңгы өметне юк итмә.
Кит, илаһи вөҗданымны болгатма,
Потлар белән чолгап, аны чуалтма!
Кит, әй, мисле пәри, гүзәл кара кош,
Утлар янган күкрәгемнән читтә оч.
Кит, сөюнең зур дошманы, күренмә!
Ләгънәт чәчеп яннарымда йөренмә...
2
Иске дуслар юл адашып үлделәр,
Яңа дуслар моннан бары көлделәр.
Яңа юлга аяк басмый туктасам,
Бу юлларда котылулар юк, дисәм,
Син ул чакта кайсы юлга өндәрсең?
Фәләк-язмышны нинди юл җиңәр соң?!
Синдә тупас җан кыйнаучы холык бит.
Мәңгегә юк булсын синең барлык, кит!
Кит, мәләкләр дастанын да укытма,
Кит, мәгънәсез табышмаклар тукыма.
Кит, сөюе чын күкрәккә тынычлык бир,
Кит, синең өчен кочак ачкан — кара җир.
Кит, җанымны кыйнаучы сихерче-хур,
Кит, күңелемнән, әй алдаучы ялган нур!
Р.Гаташ тәрҗемәсе
Магҗан ҖОМАБАЕВ, казакъ шагыйре
Ут
Көннән туган баламын,
Яндырамын, янамын, —
Көнгә генә багынам.
Үзем — көнмен, үзем — ут,
Сүзем, кысык күзем ут, —
Үз-үземә табынам.
Җирдә ялгыз тәңре — ут.
Уттан башка тәңре юк.
Ялкын йомшак сөядер,
Сөйгән җирең — көядер, —
Ялмап-сыйпап юмалар.
Очраганны ут кылыр,
Ут кабынып юк кылыр.
Аның аты — Ут булыр.
Мин дә утмын — кабынам.
Ут — син, Тәңрем, — табынам.
Адәм — күкнең ялкыны,
Кысыр сулыш аркылы
Ялкын йоткандай тоям.
Гаиләм, өем, котыма,
Тиңсез тәңрем-утыма
Вакыт-вакыт май коям.
Май коямын — ут лачын
Күккә җәя колачын...
Көйде елан чорналып,
Көйде аждаһа ялманып —
Яндың, чыгар кем синнән?
Чынында мин үзем — ут.
Кысык кара күзем — ут.
Мин, уттанмын, ут — миннән.
Яндырамын, янамын,
Уттан туган баламын.
Караңгылык батканда,
Кояшы калыкканда,
Көн утыннан туганмын.
Йөрәгемне, җанымны,
Иманым, вөҗданымны
Ялкын белән юганмын.
Йөрәгем, җаным да — ут,
Иман, вөҗданым да — ут!
Ут яндырып туганга,
Бугазымнан буганга,
Караңгылык — дошманым.
Шул явызны юк итсәм,
Сукыр күзен ут итсәм
Үтим Тәңре кушканын:
Алып чыккан Алтайдан
Балкайгача — Кытайдан —
Барган юлым шул булыр...
Көннән туган баламын,
Яндырамын, янамын.
Үзем — Кояш, Үзем — Ут.
Сүзем, кысык күзем — Ут.
Үз-үземә табынам.
Җирдә ялгыз Тәңре — ут.
Уттан башка Тәңре юк!
М. Әгъләм тәрҗемәсе
Моталип БЕППАЙЛАНЫ,
балкар шагыйре
Кайгы
Сугышта һәлак булган
Улы кайгысыннан
Елап шашкан
Ананы күреп,
Таудан аска О
чышыннан
Кинәт
Туктап калды таш та...
Кем соң мин?
Аллага да,
Шайтанга да
Ышанмый кеше.
Миңа да бит
Ышанмыйлар.
Мин соң кем ише?..
Кызгандылар
Сырхауланып,
Ятагыма аудым.
Тыз-быз килеп башта
Уйларым
Бер тәмугка,
Бер җәннәткә очты,
Гомеремне минем
Кызганып.
Р.Корбан тәрҗемәсе
Диләвәр ОСМАНОВ, кырымтатар шагыйре
Кырымым - Казаным
Дустым Фәрит Солтановка багышлыйм
Кырымым — туган йортым!
Синдә халкым, бабаларым.
Синдә тамырым,
Чал тарихым, зиратларым.
Синнән еракта җырларым,
Тик сиңа илтә уйларым.
Сине сагынып, саргаеп,
Казан илендә җырладым
Тукай җырларын.
Шунда эчтем Идел суларын.
Шунда сөйдем Сәйдәш моңнарын,
Зәңгәр күзле татар кызларын.
Шунда таптым газиз дусларым,
Ләкин онытмадым
Кырым йолдызларын.
Кырымым, дисәм, Көнләмә, Казаным!
Ике якта ике канатым сез,
Күктә, һавада.
Ике хәсрәтем, ике өметем
Бу дөньяда.
Берсе — газиз Ватаным,
Берсе — кардәш Казаным!
Тәнзилә ДӘҮЛӘТБИРДИНА,
башкорт шагыйрәсе
Тел генәм
Сөйдергән дә, көйдергән дә
Гөлдәй асыл тел генәм!
Сандугачтай сайрар кошым
Җилфер, җиләс җил генәм,
Ата-бабам мирас иткән
Байлыгының иң мулын.
Аңга сеңгән сөекле тел,
Хәзинәгә тиң булып.
Әй, тел генәм, тел генәм.
Бетмәслек бай хәзинәгә
Ил генәмнең йөзек кашы,
Халкымның күз карасы.
Эзли күрче, таба күрче
Телне яклау чарасын.
Зыян салмасын яшьләр.
Алар белсә тел кадерен —
Милләтем дә мең яшәр!
Г.Бәйрәмова тәрҗемәсе
Татар шагыйрьләренә
Сөембикә манарасы тора
Казансуның яры буенда.
Татар шагыйрьләре! Башым иям,
Һичкайчан таш йөртмим куенда.
Төрткәләшеп алганбыздыр кайчак
Азиянең ишек төбендә.
Идел суы кызаргалап куйган
Нәм тапталган кырда игеннәр.
— Әссәламегаләйкем! — дим бүген,
Чын күңелдән заман әйттерә:
Тарих уртак безнең. Ни язсаң да,
Шул ике сүз: «коллык» һәм «көрәш»...
Мөһим түгел — кем бабасы болгар,
Кемнең хәзәр... Безгә дәшәсе:
— Яшәсеннәр Республикалар безнең!
Татар белән чуваш яшәсен!
Сөембикә манарасы тора,
Сүрелсә дә ае югары.
Татар шагыйрьләре! Башым иям,
Өем сездә, сезгә — юлларым.
Р.Зәйдулла тәрҗемәсе