Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хөрмәтле укучыларыбыз! «Ак җилкән» әдәби әсәрләр конкурсына эшләр кабул итү төгәлләнде. Әлегә нәтиҗәләр ясалмады. Сезнең игътибарга конкурста катнашучы яшьләрнең кайбер әсәрләрен тәкъдим итәбез.


Илфат МӨГЫЙНОВ 1997 елның 14 февралендә Аксубай районы Кызыл Тау авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Иске Кыязлы урта мәктәбенең XI сыйныфында белем ала. Беренче шигырьләрен VIсыйныфта укыганда яза. Хыялы - укытучы яисә журналист булу.


Язлар җитсә...
Язлар җитсә, киртләч тау итәге

Балитәкле чуар күлмәк кебек...

Итәк асларына кача-поса,

Уйный бала-чага, чыр-чу килеп.
Язлар җитсә, болын түшәгендә

Каз бәбкәсе изри «пи-пи» килеп.

Ата казы бии тыпыр-тыпыр,

Кояш күзен кыса аннан көлеп.
Язлар җитсә, бер ярыннан елга

Тугайларга җәелә диңгез кебек.

Каршы яры тауга сыенып күзли,

Сыңарысын җуйган игез кебек.
...Язлар җитсә, били җиңел халәт,

Таралырга торган томан кебек.

Яз яктысы сыга җан карасын,

Гаҗиз калып шуңа торам кебек...
Урал диюләрең юкка булмаган...


Хәсән Туфанга
Урал диюләрең юкка булмаган ла:
Урау юллар сиңа юраган.
Домналарның кайнар кызыллыгы

Ялкыннарга сине ураган...
Ялкыннарга сине ураган да

Алып менгән тау башларына...

Истәлекләр язган шунда йөрәк

Уралтауның ак ташларына.
Урал диюләрең юкка булмаган ла:
Урал биеклеге ымсыткан...
Илһам дигән яллы акбүз атың

Уралдан да табып үз иткән.
Чүкеч кыскан шул «пролетар» кулың

Каләм зәүкын тойган анда да.

Станоклар шавын җыру итеп,

Чишмә типкән нәүмиз җанда да.
Урал диюләрең юкка булмаган ла:

Үзе бер чор, үзе бер дәвер...
Лысьва туфрагында уелып калган

Газизләрдән газиз бер кабер...
Сабый чакта шул газизең үзе

Йолдызларга дәшкән, биеккә...
Ана күңеле бала дия-дия

Кала белгән һаман биектә.
Урал диюләрең юкка булмаган ла:

Сөю чишмәсенең башлары...
Кем уйлаган Урал чибәренең

Чуалтасын шагыйрь башларын.
...Юраганнар гел юш килә икән,

Күрәселәр чиксез дөньяда...

Алмашынса алмашынсын дәвер —

Хәтер генә калсын өр-яңа!