МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
Татарстан Язучылар берлеге төзелүгә быел 80 ел тула. Кеше гомере белән исәпләгәндә, бер гомер дип саналырлык сан. Бу еллар эчендә язучыларның дүрт буыны алышынган: утызынчы-кырыгынчы еллар, илленче-алтмышынчы еллар, җитмешенче-сиксәненче һәм җәмгыять яңа формациягә күчкәннән соң яшәүче бүгенге заман язучылары. Алар арасында соңгы өч буын эчендә яшәп көн күргән өлкән яшьтәге язучыларыбыз да байтак. Җәмгыять үзгәрү белән, Язучылар берлегенә караш, мөнәсәбәт тә үзгәреш кичерде. Аңа карата төрле фикерләр барлыкка килде. Бүген иҗат берлекләренә гап-гади иҗтимагый оешма итеп кенә карау тенденциясе күзәтелә. Шул ук вакытта 80 ел эчендә Язучылар берлегенең илебез, халкыбыз тормышында үз урыны, җәмгыять үсешенә керткән үз өлеше барлыгын да билгеләп үтәргә кирәктер.
Иҗат берлекләре — совет системасы балалары — шул система тудырган, аңа хезмәт иткән оешмалар. Система үзгәрде, ә иҗат берлекләре сакланып калды. Җәмгыятьтә иҗат берлекләре дә бетәргә тиеш дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә.
Язучы ул — җәмгыятьнең барометры; тормышта булган барлык әһәмиятле вакыйгалар, үзгәрешләр һәм яңалыклар һәрчак язучы иҗатында чагылыш таба, әсәрләрдә тасвирланып, мәңгелек гәүдәләнеш ала. Әдәби әсәрләр аша кешенең, халыкларның үткәне мәңгеләштерелә, тарих битләрендә язылып кала. Язучы сүзе ул гаять көчле корал, рупор да. Язучы һәрчак тормышның үзәгендә кайный. Халык һәрвакыт иң гадел, иң кирәкле сүзне язучылардан көтә. XIX гасыр ахыры — XX йөз башында җәмгыятьтәге революцион үзгәрешләрнең үзәгендә кайнап, иҗтимагый хәрәкәтне әйдәп баручылар да нәкъ менә әдипләр булган. Язучыларны һәрчак күз уңында тоту, аларның эшчәнлегенә, иҗатына тиешле юнәлеш бирү максатында коммунистлар тарафыннан бер берлеккә тупланган каләм әһелләре, иҗтимагый хәрәкәткә йогынтылары зур булганлыктан, узган гасырның утызынчы елларында иң күп зыян күргән затлар булгандыр да. Бәхетле тормыш кору турында хыялланып, өметләренең акланмавыннан гайрәте чиккән, шул хакта үз фикерләрен белгертергә җөрьәт иткән язучылар партия тарафыннан рәхимсез рәвештә эзәрлекләүгә дучар ителә. Бер уйлап караганда, Язучылар берлеген оештыру әнә шулай халыкны кузгата алган көчкә ия каләм әһелләрен бәйдә тоту өчен кирәк булган. Совет системасы җимерелеп төшкәннән соң, иҗат берлекләре Россиядә иҗтимагый оешма дип игълан ителделәр. Яңа иҗтимагый формация диңгезендә үз көнен үзе күрергә тиешле караб хәленә төшерелделәр. Шуңа күрә дә Мәскәүдә бүген язучыларның биш-алты иҗат берлеге яшәп килә. Алар дәүләт бюджетыннан финансланмый. Хәер, совет чорында тупланган байлыкларын законлы-законсыз рәвештә бүлгәләп, үзләштереп бетергәннән соң, шуны кире кайтару өчен үзара ызгышып-талашып яшәп ятучы берлекләргә карата хакимият тарафыннан башкача караш, мөнәсәбәт булуы мөмкин дә түгелдер. Ләкин иҗат берлеге ул мал бүлешеп, үзара ызгышып, талашып ятар өчен оештырылмый. Аның төп максаты — бердән, иҗат әһелләренең югары сәнгать әсәрләре иҗат итүенә, аларны бастырып чыгаруда һәм дөньяга таратуда ярдәм итү булса, икенчедән, язучыларның иҗади, гражданлык, сәяси, икътисади һәм социаль хокукларын яклау белән шөгыльләнү. Берлек эшчәнлегенең барлык юнәлешләре дә бары тик аның менә шушы максатларны тормышка ашыру омтылышыннан гына булырга мөмкин һәм тиеш. Ә вак-төяк интригалар, ызгыш-талашлар әлеге
РАФИС КОРБАН
максатларга ирешүдә һич тә ярдәмче була алмый. Киресенчә, аларның җәмгыять тарафыннан иҗат берлегенә карата тискәре мөнәсәбәт урнашуга китерүе мөмкин. Россиядә иҗат кешеләренә карата мөнәсәбәтнең бик үк уңай булмавы нәкъ менә шуның нәтиҗәсе дә инде. Ләкин хөкүмәт, хакимият акыллырак булырга, андый түбәнлекләрдән өстен торырга, иҗат әһелләрен яклый һәм аларның иҗатын стимуллаштыра торган законнар кабул итәргә тиеш дигән фикердә торам мин.
Иҗат берлекләре дигәндә, иң элек иҗат дигән төшенчәнең әһәмияте турында сүз алып барырга кирәктер. Кызганычка каршы, дөньяда иҗади эшчәнлекнең бәһасен аңлап бетермәү яшәп килә. Әдәби әсәр, музыка, рәсем иҗат итүгә генә түгел, фәнни-техник иҗатка да ничектер хобби итеп кенә карау тенденциясе бар. Соңгы елларда Россиядә Фәннәр академиясен дә иҗат берлекләре дәрәҗәсенә кую омтылышы булып алды.
Кешене яшәткән, алга илткән көч — ул аның әйбер, продукция җитештерүе генә түгел, бәлки нәкъ менә иҗади сәләткә ия булуы, сәнгатьчә матур итеп сөйли, яза белүе, җыр, көй тудыруы, рәсем төшерүе һәм шул сәнгать әсәрләренә карап соклана алуы. Хайван гына үзенең ничек яшәгәнен, ничек дөньяга яралуын, бер көн килеп үзенең кемдер тарафыннан юк ителәсен аңламыйча, тарихи язмышын белмичә, бары тик азык табу максаты белән яши. Ә кеше, әйткәнемчә, төрле сәләтләргә ия һәм үзенең тормышын, күргән-белгәннәрен тасвирлый, хис-кичерешләрен шигъри сүзгә, көй-моңнарга төреп бирә, рәсем итеп төшерә. Тау куышларында сакланып калган рәсемнәрдән без моннан дистәләрчә мең еллар элек яшәгән кешеләрнең тормышын, яшәешен күзаллыйбыз. Борынгы заман язучыларының әсәрләреннән укып, кешелекнең тарихын, үсеш эволюциясен, нинди юл үтүен беләбез.
Иҗади эшчәнлекнең менә шундый әһәмияткә ия икәнен аңлаганда гына, без иҗат әһелләренең эшчәнлеген оештыруга хезмәт итү өчен төзелгән берлекләребезнең нәтиҗәле эшләвенә ирешә алачакбыз.
Безнең республикада иҗат берлекләре Министрлар Кабинетының резерв фондыннан финанслана. Моннан тыш бюджет хисабыннан Татарстан китап нәшриятында китапларыбызны бастырып чыгару мөмкинлегебез бар. Нәшриятта ел саен йөзгә якын язучыбызның китаплары басылып тора. «Татмедиа» агентлыгы газета-журналларында яңа әсәрләребезне халыкка җиткерә алабыз. Әле шуларга өстәп республика җитәкчеләренең — Президентыбызның, хөкүмәт башлыкларының хәерхаһлы мөнәсәбәтен һәрдаим тоеп яшибез. Татарстанның халык язучысы, халык шагыйре исемен йөрткән барлык әдипләребез дә, ә аларның саны — 26, үз вакытында әсәрләренең күптомлыкларын һәм тулы басмаларын чыгару бәхетенә иреште. Алардан тыш та язучыларыбыз әйбәт, халык яратып укый торган әсәрләренең күптомлыкларын әледән-әле дөньяга чыгарып тора. Безнең берлектә бүген 330 язучы исәптә. Шуларның 210ы пенсия яшендә. Президентыбыз мәрхәмәте белән барысына да менә икенче ел инде ай саен бер мең сум күләмендә пенсияләренә өстәмә акча түләнә. Халык язучысы исемен йөрткән эшләмәүче аксакалларыбыз шуңа өстәп ай саен ун мең сум күләмендә акча ала. Мондый ярдәмне мин бары тик кыргыз һәм казакъ язучылары гына ала дип беләм. Татарстан Язучылар берлеге 1986 елдан бирле Казаныбызның күрке булган, тарихи архитектура, мәдәният ядкәре дип исәпләнгән затлы бинада эшләп килә. Ике ел элек ул бик яхшы сыйфатлы итеп, зур чыгымнар түгеп төзекләндерелде. Берлекнең Чаллы һәм Әлмәт бүлекләре дә бөтен уңайлыклары булган биналарда урын били. Болар барысы да республикабыз җитәкчелегенең, бигрәк тә Президентыбызның язучыларга карата җылы мөнәсәбәтен сөйләп тора. Шуңа күрә без беркөнне тотарлар да Язучылар берлеген «асраудан» туктарлар дигән уйдан ерак торабыз. Дөрес, заман бик катлаулы, иҗат берлекләре — бүгенге заман өчен артык кашык ул, кебек фикер берсенең башына килмәсме дигән уй да күңелдә яши. Ләкин, алда әйткәнемчә, иҗат кешесенең тормыштагы урынын, ролен күрә белгәндә, мондый хәл булмаска тиеш.
Дөрес, Татарстан Язучылар берлеге моннан 80 ел элеккеге, беренче оешкан чордагы вазифасын башкарудан ерак тора. Иҗат әһелләрен берлекләргә туплау — ул аларның эшчәнлеген цивилизацияле юл белән оештыруның бер билгесе. Узган гасырда коммунистлар шуны аңлаганнар һәм иҗади эшчәнлекне үз идеологияләренә хезмәт иттерүнең иң ышанычлы юлын шунда күргәннәр. Бүген идеология юк. Дөресрәге, ул бар, ләкин аның барлыгын күрсәтмәскә тырышалар, чөнки ул — байлык, мал туплау 150
МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
147
идеологиясе. Ләкин бу берәүләрнең фәкыйрьләнә баруы хисабына туплана. Ә сәнгать, әдәбият, мәдәният, зыялылык мондый идеологиянең дошманы. Иҗат әһелләре һәрвакытта да бәхетле матур тормышта яшәү өчен көрәшне идеаллаштырганнар, шуның өчен көрәшүчеләр язмышын чагылдырган әсәрләр тудыруны үз бурычлары итеп күргәннәр һәм шуңа омтылганнар. Бу бит начар түгел. Безнең җитәкчеләребез дә, гомумән, дәүләт үзе дә — кеше өчен, хезмәт кешесе өчен, аны яклауны кайгырту өчен тудырылган гарант бит ул. Ә язучы аңа шушы вазифасын башкаруда иң ышанычлы ярдәмче булырга тиеш һәм ул үзенең иҗаты аша шуңа хезмәт итүче зат. Дөрес, язучылар алар кешелекнең иң нечкә күңелле, хисчән вәкилләре һәм шуның аркасында салкын акыл белән эш итүгә караганда, эмоцияләргә бирелеп, хөкүмәт сәясәтенә каршы чыгышлар ясарга да бик маһир халык. Россия, аның төп халкы булган урыс милләте вәкилләренең мәнфәгатьләрен кайгыртуны алга сөргән Мәскәү кул астында яшәүче башка вак халыкларның республикалары җитәкчелегенең хәлен дә аңларга кирәк. Урыслар ачыктан-ачык православие диненә өстенлек бирергә, урыс телен генә үстерүгә юнәлтелгән, башка милләт балалары туган телләрен предмет буларак кына өйрәнергә тиеш дигән сәясәт алып барганда, республикабыз башлыкларына җитәкчелек итү гаять авыр һәм катлаулы. Безнең «милләтпәрвәр» дигән даны чыккан кайбер каләм ияләребез ни өчендер менә шуны аңларга теләмиләр һәм кайда туры килсә шунда җитәкчеләребезне тәнкыйть утына тотарга торалар. Имеш, алар гына милләт турында кайгырта да, алар гына хаклы. Мондый каләм ияләрен мин һичшиксез иҗат берлекләренең киләчәктә яшәп калуына куркыныч тудыручылар дип саныйм. Шунысы гыйбрәтле: алар республика җитәкчелегенең Язучылар берлегенә күрсәткән барлык игелекләреннән дә бернинди вөждан газаплары кичермичә файдалануны мәхкуль күрә. Безгә бүген үзебезгә карата шундый хәерхаһлы мөнәсәбәтне бары тик яхшы әсәрләр белән генә акларга мөмкин.
Соңгы вакытта җәмәгатьчелектә Ә.Еники, Г.Бәширов, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Н.Фәттах, Г .Ахунов кебек көчле язучылар калмады, күләмле әсәрләр язылмый, дигәнрәк фикерләр ишетергә туры килә. Ләкин бу дөреслеккә туры килми, дияр идем. Безнең оешмада талантлы каләм ияләре байтак. Күләмле әсәрләр дә языла. Мондый фикерләр яңгырауның төп сәбәбе, минемчә — халыкның китап укымавында. Бигрәк тә эреле- ваклы түрәләребез, китап укымыйча гына, шулай сөйләнә башлады. Китап кына түгел, вакытлы матбугат та укымыйлар. Түрәләребезнең күбесе республиканың төп басмаларын да укымый. Совет чорындагы кебек, үзәк матбугатта чыккан тәнкыйть язмаларына реакция ясау да бетте. Әдәби китап урынына күп җитәкчеләр үзләре турында, үзләре җитәкләгән предприятиеләр, оешмалар турында гел мактаудан гына торган, төсле иллюстрацияләр белән бизәлеп, затлы кәгазьдә басылган, үзкыйммәте әдәби китапларга караганда өч-дүрт мәртәбә югарырак, ләкин әдәбилеге бик түбән, тел зәгыйфь китаплар бастырып чыгаруны хуп күрә. Үзләре ул китапны укымасалар да, килгән кунакларына шул китапларны бүләк итеп җибәрергә гадәтләнеп киттеләр. Килгән кунакка шул китап бик кирәк дип беләләр инде. Акчаны әдәби әсәрләр яздырып, шуларның китапларын чыгаруга, язучыларга гонорар түләүгә сарыф иткәндә, ул җитәкчеләр турында әдәбиятта Гомәр Бәшировның «Туган ягым яшел бишек», «Җидегән чишмә», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир», «Җомга көн кич белән», «Балта кем кулында», Гариф Ахуновның «Хуҗалар», «Хәзинә» кебек әсәрләре дөньяга туар иде. Андый әсәрләрне тудырырдай язучылар арабызда, шөкер, бар. Язганнары өчен тиешле гонорар һәм, әйтергә кирәк, аванс белән алдан түләнсә, иң ышанычлысы — әсәрләр заказ белән язылса, һичшиксез, замандашларыбыз образларын тудырган күләмле әсәрләр дөнья күрер иде. Элек бит ничек иде: язучы китабын чыгарса, бер ел буена беркая да эшләмичә язып кына ятып, яңа әсәр иҗат итәрлек гонорар ала, күләмлерәк китап бастырып чыгарса, аның гонорарына әле хәтта җиңел машина сатып алырлык та мөмкинлеге була торган иде.
Бүген, күләмле әсәрләр иҗат итәрдәй язучылар да юк дигән имеш-мимешләргә сүз калдырмас өчен, язучыларның иҗади эшчәнлеген оештыру Язучылар берлеге, аның идарәсе алдындагы төп бурычларның берсе булып тора. Ул аның уставында шулай билгеләнгән. Берлек идарәсе бүген дә бу документка тугры. Соңгы елларда илдә грантлар алу гамәлгә керде. Без дә шуның бер төре булган әдәби конкурслар игълан итүдән
РАФИС КОРБАН
148
файдалана башладык. 2012-2013 елда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә бүгенге авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләре иҗат итү буенча әдәби конкурс үткәрдек. Моның нәтиҗәсе булып 8 роман, 27 повесть һәм 34 хикәя иҗат ителде.
Быел мин Мәдәният министрлыгы һәм республикабыз җитәкчелеге алдына язучыларыбызга күләмле әсәрләр иҗат итү өчен дәүләт заказы алу турында идея белән чыктым. Элек бит шулай булган: әле XVIII гасырларда ук әдипләр төрле журналлардан, нәшриятлардан әсәрләр иҗат итүгә заказлар алган. Урысның XIX гасырда яшәгән барлык күренекле язучылары да заказ буенча, аванс белән гонорар алып үз шедеврларын тудырганнар. Чит илләрнең бөек язучылары да шулай язган. Советлар Союзында да заказ системасы яшәп килде. Әсәре басылып чыкканчы ук, язучы гонорарының бер өлешен аванс белән ала иде. Бу язучыга бары тик иҗат белән генә шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра. Югыйсә безнең хәзерге язучыларыбыз нинди дә булса гәзит-журнал редакциясендә түбән хезмәт хакына эшләп йөрергә, аның мең төрле вак мәшәкатеннән арып-талып кич өйгә кайткач, китап итеп басылып чыгуына бернинди дә гарантия булмаган иҗат белән шөгыльләнергә, берәр оешма яки хәллерәк заказчыдан эш алып, тәрҗемә яисә халтура язу белән маташырга мәҗбүр. Ә болай таралу ул беркайчан да күләмле һәм талантлы әсәр иҗат итәргә ярдәм итми, киресенчә, язучының иҗат потенциалын киметә. Быел, әйткәнемчә, биш кенә бөртек булса да язучыбызга күренекле татар шәхесләре турында күләмле проза әсәрләре язар өчен дәүләт заказы алуга ирештек. Һәм әдипләребезнең бу эшне зур җаваплылык белән, уңышлы башкарып чыгасына иманым камил. Мондый эш ел саен дәвам итәр, яңа әсәрләр тудыруга киләсе елларда да дәүләт заказлары алуга ирешербез дип өметләнәм.
«Әдәбият» дигән сүзнең тамырында «әдәп» ята. Димәк, әдәбият ул әдәплелек, тәрбия дигән мәгънәләргә ия. Әдәби китап укыган кеше — әдәпле кеше, әдәбият укып үскән бала гуманлы, кешелекле була. Бу — борын-борыннан килә торган фикер. Язучы хезмәте ул гуманлы, әдәпле кеше тәрбияләү белән бер.
Дөрестән дә, әдәбият фәне мәктәп тәрбиясе системасының нигезен тәшкил иткән. Борынгы заманнардан ук баланы мәктәптә тәрбияләү эшендә китап укыту төп дәрес булган. Дөрес, элек ул дини китап, дини әдәбиятны укытуны күз алдында тоткан. Дөньяви фәннәр укытуга күчә барган саен, әдәби әсәрләр укыту алгы планга чыккан. Әдәбият укыту бүгенге белем бирү системасында да төп урыннарны алып тора. Әдәбият, туган тел дәресләре балага үз туган телен өйрәнеп, белеп үсәргә ярдәм итә, китап укырга, тормыш, дөнья белән танышып үсәргә булыша. Балаларга туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбиясе бирүдә язучыларның катнашы гаять зур әһәмияткә ия. Безнең язучылар шулай ук балаларның иҗади сәләтләрен ачуда һәм үстерүдә актив катнашып киләләр. Мәктәпләргә очрашуларга йөриләр, чыгышлар ясыйлар, үз иҗатлары белән таныштыралар, әдәби мирасыбызны укучыларга җиткерүдә зур эш башкаралар. Язучыларның районнарга чыгып, мәктәпләрдә татар әдәбияты көннәре үткәрүе — күптәннән килгән традиция. Менә берничә ел инде республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатыннан, республика конкурслары үткәрелә. Бу безгә язучылар сафын тулыландыру, яшь алмаш тәрбияләү өчен зур мөмкинлек. Соңгы елларда Россиядә мәктәп, укыту системасында урыслаштыру сәясәте көчәйгән бер заманда, бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик урыс телендә генә тапшыру алга куелганда, милли республикаларда туган телдә укыту бары тик предмет буларак кына барганда, балаларны татар әдәбияты, язучы, аларның иҗаты белән таныштыруының әһәмияте аеруча зур.
Яшь алмаш тәрбияләү дигәннән, яшьләребез турында да кыскача гына тукталып үтәргә кирәктер. Бүген Берлегебездә 35 яшькә кадәр егерме егет һәм кыз әгъза булып тора. Тагын нәшриятларда беренче китапларын чыгарган шуның кадәр яшь һәм башлап язучылар бар. Бу кечкенә саннар түгел. Әлеге яшьләр — узган гасырның соңгы ун елында мәктәпләрдә белем алган, милли укыту системасының уңдырышлы туфрагында бөреләнгән җимешләребез. Ләкин соңгы елларда милли мәгариф системасында кискен үзгәрешләр барлыкка килде. Туган телдә сөйләшү даирәсе кысылды. Туган телендә сөйләшмәгән бала, иҗатка сәләте булса да, туган телендә фикерли алмый башларга мөмкин. Нинди телдә фикерләсә, шул телдә язачак та. Дөрес, әлегә мәктәпләребездә
МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
149
туган телләрендә шигырь язучы балалар белән аларның сәләтләрен ачу һәм үстерү буенча зур эш алып барыла. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы да бу эшкә зур игътибар бирә башлады. Быел министрлык каршында милли мәгариф буенча махсус идарә ачылды. Бу идарә белән безнең Берлек арасында үзара хезмәттәшлек буенча килешү төзелде. Без, язучылар, уку елы дәвамында төркем-төркем булып районнарга, мәктәпләргә очрашуларга чыгабыз. Туган тел һәм әдәбият көннәре үткәрәбез.
Төрле төбәкләрдә туган язучылар иҗатына багышланган фәнни укуларда, «түгәрәк өстәл» сөйләшүләрендә катнашабыз. Иҗатка сәләтле балалар арасында республика конкурслары үткәрелә. Болар барысы да, бердән, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү буенча игелекле эш булса, икенчедән, яшь әдәби алмаш хәзерләү чарасы да.
Яшьләребезнең иҗаты матбугатта киң яктыртыла. «Сабантуй», «Ялкын», «Идел» журналлары бу җәһәттән яшьләргә киң мәйдан бирә. Бер генә нәрсә күңелдә төер булып калды: «Сабантуй» газета булудан туктап, журнал форматында чыга башлады. Газета чагында аның балалар иҗатын яктыртуга, балалар өчен язган әдипләребезнең иҗатына зур урын бирелә иде. Газета белән журнал арасында вакытлы матбугат басмасы буларак зур аерма бар. Бу хакта сөйләп торуның хаҗәте юктыр дип уйлыйм.
Яшьләребезнең күбесе газета-журнал редакцияләрендә эшли, гомерләрен һәм эшчәнлекләрен матбугат, әдәбият белән бәйләгәннәр. Араларында укытучылар, тәрбиячеләр дә байтак.
Яшь алмаш тәрбияләүче төп үзәкләр — ул әдәби берләшмәләр. Ьәр район газетасы редакциясе каршында шул төбәктә яшәүче, әдәбият белән кызыксынучыларны, каләм тибрәтүчеләрне үз тирәсенә туплаган әдәби берләшмәләр эшләп килә. Казанда М.Горький музее каршында — М.Зарецкий исемендәге, Казан федераль университеты каршында — «АРС», «Әллүки», медицина университетында «Белая ворона» берләшмәләре эшләсә, Әлмәттә — «Белая ворона»ның филиалы, «Кызыл каурыйлар», Сарманда — «Сарман таңнары», Азнакайда — «Гөлстан», Бөгелмәдә — «Моңсар», Җәлилдә — «Җәлил чаткылары», Мөслимдә — «Зөлфәт» клубы, Түбән Камада — «Кама таңнары», Лениногорскида — «Чишмә», Яшел Үзәндә — «Фирүзә» кебек дистәләрчә әдәби берләшмә безнең әдәби резервыбыз ролен башкара.
80 ел ул шактый зур вакыт, алда әйткәнебезчә, бер кеше гомеренә бәрабәр. Берлек бу вакыт эчендә зур эшләр башкарды. «Язучы» сүзенең нинди зур көчкә ия икәнен аңлап, коммунистик идеологиянең байракчысы ролен башкару өчен төзелгән Язучылар берлеге беренче көннәреннән үк ил-дөнья вакыйгаларының үзәгендә булды, тормыш казанында кайнады. Һәрнәрсәгә үз карашы булган, тайпылышларны да дөрес күрә белеп, үз фикерен белдергән язучыларның байтагы узган гасырның утызынчы елларында сәяси репрессияләр корбаны да булды. Язучылар берлеген оештыруда актив катнашучы Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Галимҗан Нигъмәти, Гомәр Толымбай, Шамил Усманов, Гомәр Галиләр хәтта халык дошманы дип игълан ителеп, физик юк ителүгә дучар булды. Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Сәрвәр Әдһәмова, Хәсән Туфан, Фатих Кәримнәр төрмә, сөрген җәфаларын күрергә дучар ителде. Әле илленче елларга хәтле, Сталин үлгәнче сузылган репрессияләр 43 татар язучысының язмышын талкыды.
Бик күп язучыларыбыз Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен кулына корал алып сугышты, алгы сызыкта фронт газеталары хәбәрчеләре булып, ут эченә керде. Мәскәү, Ленинград язучылары, эвакуацияләнеп, Казанга, Чистайга, Алабугага кайтып, тормышларын саклап ятканда, безнең 104 язучыбыз фашистларга каршы ут эченә керде. Аларның 31е яу кырында мәңгегә ятып калды. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы аеруча гыйбрәтле һәм тиңдәшсез. Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Гариф Гобәй, Афзал Шамов, Фатих Хөсни кебек әдипләр совет халкының тылдагы батырлыгын тасвирлаган күләмле әсәрләр иҗат иттеләр.
Сугыштан соң Германиягә кадәр җиңүле авыр юл узып кайткан язучыларыбыз — Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Әнвәр Давыдов, Риза Ишморат, Габдулла Шәрәфи, Әхмәт Исхаклар, коралларын каләмгә алыштырып, яңа бер дәрт, теләк белән иҗат эшенә кереште, колачлы, масштаблы романнар, хикәя-повестьлар, шигырь-поэмалар иҗат итте. Совет халкының сугыштагы һәм тыныч тормыштагы тиңдәшсез хезмәт батырлыгын үз әсәрләрендә җырга салды.
Сталинның шәхес культы фаш ителгәч, әдәбият мәйданына Хәсән Туфан, Ибраһим Салахов, Аяз Гыйләҗев, Нәби Дәүли, Гурий Тавлин, Гарәфи Хәсәнов, Сөббух Рафиков,
РАФИС КОРБАН
150
Мин Шабай, Адлер Тимергалиннар кайтты. Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Галимҗан Ибраһимов һәм башкаларның гаепсез икәнлеге мәгълүм булды, әсәрләре мәктәп дәреслекләрендә, китапханә киштәләрендә кабат урын алды.
Илленче елларда Әлмәт республикабызның нефть башкаласына әверелде. Гариф Ахунов, Гамил Афзал, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова белән Әдип Маликовлар бирегә килеп, бу төбәктәге талантлы каләм ияләрен бергә туплап, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген оештырдылар. Алар белән бер сафта Шамил Бикчурин, Мәхмүт Хәсәнов, Альберт Хәсәнов кебек яшьрәк буын әдипләре нефтьчеләребезнең данлы хезмәтенә багышланган әсәрләр иҗат иттеләр, Әлмәт каһарманнары данын дөньяга таныттылар. Аларның эшен бүген Фоат Садриев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Клара Булатова, Дамир Гарифуллин, Рәмзия Габделхакова кебек каләм осталары дәвам итә.
Җитмешенче елларда Татарстанда тагын бер гигант төзелеш колач җәйде — Чаллы автомобиль заводы һәм Чаллы шәһәре корыла башлады. Ул СССРның төрле төбәкләреннән яшь егет һәм кызларны үзенә җыйды. Әлбәттә, биредә кулында каләм уйнаткан яшьләр дә күп иде. Эдуард Касыймов, Мәхмүт Газизов, Кадыйр Сибгатуллин, Хәниф Хөснуллин кебек язучылар, берләшеп, Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген оештырдылар. Мөдәррис Әгъләмов, Газиз Кашшаф-Үзиле, Шәүкәт Гаделша кебек талантлы әдипләребезнең дә иҗат чишмәләре Чаллы төзелешләрендә баш ала. Бүген биредә талантлы прозаик Вахит Имамов җитәкчелегендә Рәшит Бәшәр, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Айгөл Әхмәтгалиева кебек утыздан артык язучыны берләштергән бүлек эшчәнлеген дәвам иттерә.
80 ел ул зур вакыт. Бу еллар эчендә Татарстан Язучылар берлеге илдә барган вакыйгаларның үзәгендә кайнады. Берлекнең 17 корылтае булып узды. Берлек белән төрле елларда Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Гариф Гобәй, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов, Ибраһим Гази, Зәки Нури, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Фоат Галимуллин һәм Илфак Ибраһимов кебек күренекле язучылар җитәкчелек итте.
Әдипләребезнең әсәрләре 2012 елның маенда 90 еллыгын билгеләп үткән «Казан утлары», узган ел беренче саны чыгуга 100 ел тулган «Сөембикә», быел үзенең 25 яшьлеген билгеләп үтүче «Идел» («Идель»), Чаллыда нәшер ителә торган «Мәйдан» кебек журналларда, «Мәдәни җомга» газетасында һәм башка вакытлы матбугатта дөнья күрә. Быел шулай ук төзелүенә 95 ел тулучы Татарстан китап нәшрияты язучыларыбызның әсәрләрен дөньяга чыгаруда гаять зур эш башкара. Нәшрият һәрвакытта да Татарстан Язучылар берлеге белән иҗади хезмәттәшлек итеп килә. Биредә басыла торган китаплар, бигрәк тә әдәби басмалар Язучылар берлеге белән үзара килешү-киңәшләшү нәтиҗәсендә дөнья күрә. Биредә ел саен йөзләп кенә язучының әсәрләре китап булып басылып чыкмыйдыр. Дәүләтебез җитәкчелеге республика икътисади авырлык кичергәндә дә нәшриятны саклап калды һәм ул милли республикалар арасында китап бастырып чыгару буенча иң нәтиҗәле эшләүче нәшриятларның берсе булып тора. Менә 15 елдан артык инде нәшрият белән тәҗрибәле нашир, китап басу эшенең бөтен нечкәлекләрен сизгер тоемлаучы белгеч Дамир Шакиров җитәкчелек итә.
Язучыларыбыз Татарстан белән генә чикләнеп калмый, Мәскәү, Санкт- Петербург, Башкортстан, Удмуртия, Мордовиядә, Ульян, Төмән, Чиләбе өлкәләрендә, Кырымда, Казакъстан, Төркия, Англия, Германия, Америка кебек чит илләрдә дә яши һәм иҗат итә.
Язучыларыбыз Татарстан белән генә чикләнмәгән кебек, аларның әсәрләрен дөньяга таныту да безнең алда торган бурычларның берсе. Моның бердәнбер туры юлы — тәрҗемә. Бүген без күбрәк татарчаны урысчага һәм төрек теленә күчерүгә игътибар бирәбез. Урыс теле элекке Советлар иле составында булган халыкларга, шулай ук кардәш казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, азәрбайҗан һәм башка төрки кардәшләребезгә дә яхшы аңлашыла. 2007 һәм 2008 елларда Татарстан китап нәшриятында бер-бер артлы татар әдипләренең урыс теленә тәрҗемә ителгән әсәрләрен туплаган «Современная татарская проза» һәм «Современная татарская поэзия» дигән китаплары басылып чыкты. 2010 елда «Гасырдан гасырга» (Из века в век) дигән баш астында («Кириллица әлифбасы халыклары шигърияте» дигән сериядән) Дәрдмәндтән бүгенге көнгәчә булган татар шагыйрьләренең әсәрләре татар һәм рус телләрендә аерым том булып дөнья күрде. Бу — энциклопедик басмалар. Болардан тыш та аерым язучыларның тәрҗемә китаплары басылып тора.
МИЛЛӘТКӘ ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ
151
Төп игътибарны әсәрләребезне төрек теленә тәрҗемә итүгә юнәлтергә уйлыйбыз. Бу безгә иң элек башка төрки телле милләттәшләребезгә барып җитүне җиңеләйтсә, шулай ук төрек теле аша инглиз, алман телләренә күчерү мөмкинлеге ачыла. Берлегебездә төрек милләтеннән булган язучы барлыкка килү дә офыкларны киңәйтеп җибәрде. Төркиядән Алабуга педагогия институтына укырга килеп, укуын бетергәч Казанда яшәп калган Фатих Кутлу исемле егетебез татар әдипләренең әсәрләрен бик теләп төрекчәгә тәрҗемә итә башлады. 2013 елда аның тәрҗемәсендә Төркиянең «Мәнгу» нәшриятында биш китап дөнья күрде.
Соңгы елларда ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәниятләр оешмасы актив эшли. Төркиядә әдәби очрашулар, шигырь ахшамнары, конгресслар еш үткәрелә. Бу төрки кардәшләребез белән аралашу, алмашу мөмкинлеген бирә. Моннан, һичшиксез, нәтиҗәле файдалану сорала. Үзебезгә дә төрки кардәшләребезне ешрак чакырырга кирәк. Быел Казан төрки дөнья мәдәнияте башкаласы дип игълан ителде. 26 апрельдә шул уңайдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия балет һәм опера театрында зур тантана булачак. Форсаттан файдаланып, без үзебезнең юбилейны шушы көнгә туры китерергә булдык. Аны 23-27 апрельдә Төрки әдәбиятлар фестивале итеп үткәрергә карар кылдык. Ниятебезне Мәдәният министрлыгы да, хөкүмәт җитәкчеләре дә хуплады. Туган көн бәйрәмебез, Алла боерса, бөтен төрки дөнья әдәбиятлары һәм мәдәнияте тантанасы рәвешендә үтәчәк.
Башкортстанда миллионнан артык милләттәшебез яши. Заманында, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Туфан Миңнуллиннар исән чакта, татар- башкорт мөнәсәбәтләре бик җылы булган. Казанлылар — Уфага, уфалылар Казанга үз өйләренә кайткан кебек йөрешкәннәр. Тамырлары Башкортстан белән бәйләнгән дистәләгән әдип — Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Саҗидә Сөләйманова, Нил һәм Илдар Юзеевлар, Хәсән Сарьян, Әхсән Баян, Рәдиф Гаташ, Ризван Хәмид, Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Фәиз һәм Ләис Зөлкарнәйләр, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Зәки Зәйнуллин, Резеда Вәлиевалар татар әдәбиятының әйдәп баручы каләм ияләре булдылар. Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Рафаэль Сафин, Марат Кәримов кебек шагыйрьләрне әдәбият һәм шигырь сөючеләр һәрчак үз әдипләре итеп санап йөрттеләр. Башкортстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп Риф Тойгын сайлангач, аралар тагын җылына башлаган кебек булган иде. Башкортстанда әдәби очрашулар, яшь язучыларны Татарстан Язучылар берлегенә тәкъдим итү буенча утырышлар, Татарстанда татар-башкорт яшь язучыларының иҗатларын тикшерү буенча уртак семинар, Чаллыда татар-башкорт әдәбияты көннәре үткәрелде. 2014 елда Башкортстанда да шундый семинар үткәрергә дип ниятләп тора идек. Башкортстан Язучылар берлегенең яңа җитәкчелеге Р.Тойгын башлаган изге эшне дәвам иттерер дип өметләнәбез.
Безне шулай ук Мәскәү белән элемтәләрнең шактый тотрыксыз һәм киеренке булуы бик борчый. Моның сәбәбе — Мәскәүнең үзендә тотрыклылык булмау. Анда хәзер 5-6 берлек: Россия Язучылар берлеге, Россия Язучылары берлеге, Мәскәү Язучылар берлеге, Мәскәү өлкәсе язучылар берлеге, Халыкара Язучылар берлекләре берләшмәсе... Барысы
152
да үзара тарткалашып ята, үзләрен элеккеге СССР Язучылар берлегенең варисы дип игълан итә. Кайсы хаклыдыр, белгән юк. СССР таркалгач, без үзебезне мөстәкыйль дип игълан итеп, бер берлеккә дә әгъза булып кермәгән идек. Фоат Галимуллин рәис булып торганда Халыкара Язучылар берлекләре берләшмәсе составына кабул ителгәнбез. Элекке рәисебез Илфак Ибраһимов бу берләшмәнең башкарма комитеты составында булды.
Халыкара Язучылар берлекләре берләшмәсе, Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Лаеш муниципаль районы арасында ел саен Татарстан һәм Россия язучыларына Г.Державин исемендәге премия бирү турында килешү төзелгән. 2000 елдан бирле бу премиягә 21 язучы лаек булды.
Премияләр турында сүз чыккач, язучы хезмәтен бәяләүнең бу төре турында да берничә сүз белән тукталып үтү мәслихәттер. Дөньяда язучыларга бик күп төрле премияләр бирелеп тора. Иң зуры — Нобель премиясе. Ә бездә, Татарстанда, 1958 елдан бирле әдәбият, сәнгать өлкәсендәге олы казанышлар өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелеп килә. Бу вакыт эчендә әлеге олы бүләккә 59 язучы лаек булган. 1968 елда республикада яшь язучыларга Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе бирелә башлады. Бүген язучыларыбыздан 21 кеше — шушы премия лауреаты. Болардан тыш Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлегенең 1991 елдан — Гаяз Исхакый, 1996 елдан — Абдулла Алиш, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди (2001), Нади Такташ (2005) премияләре бирелеп килә. 2006 елда «Татнефть» берләшмәсенең «Рухият» фонды күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия булдырды. Бүген әлеге премия белән 24 язучыбыз бүләкләнде, тагын 24 язучыбызга кызыксындыру премиясе бирелде. Өч шагыйребез — Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллин һәм Рафаэль Газизов Г.Х.-Андерсен исемендәге Халыкара мактаулы дипломга лаек булды.
Язучылар берлегенең мактанычы, күптәнге бренды — ул аның Тукай клубы. Берара ул йокымсыраган хәлдә иде. Бүген Берлекне клуб эшчәнлегеннән башка күз алдына да китереп булмый, дисәк, хаталанмабыз...
Дөресен генә әйткәндә, Язучылар берлеге Бауман урамындагы бинада урнашкан чакта Казан әдәбият сөючеләренең яраткан мәдәният учагы булган Тукай клубы 1986 елдан, Берлек Мөштәри урамына күчкәч, рәтле-башлы эшләде дип әйтеп тә булмый торгандыр. Чөнки биредә кичәләр искә төшкәндә бер, очраклы рәвештә генә оештырыла килде. Берлек бинасы 2012 елда тәмамланган капиталь ремонттан соң, Тукай клубы әдәбият сөючеләр өчен, яңадан тугандай, ишекләрен киң ачты — биредә атна саен җомга көннәрендә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелә башлады. Татар әдәбиятында матур эз калдырган күренекле язучыларны искә алу кичәләре, юбилейлар, китап тәкъдир итүләр, кызыклы очрашулар, әдәби салоннар, фестивальләр, концертлар... Клуб Казан халкының яраткан мәдәният учагына әверелеп бара. Казанда әдәбият, мәдәният сөючеләрне шулай рәхәтләнеп ял иттергән, үзара аралашу, күңел ачу урынына әверелгән тагын бер шундый клуб бар микән?! Әлеге сүзләрне безгә тамашачылар үзләре әйтә, кичәләр үткәргән өчен ихлас рәхмәтләрен укыйлар. Бу — безнең халыкка әдәбиятыбызны пропагандалау буенча, туган телебезне, сәнгатебезне саклап калу һәм үстерү җәһәтеннән җәмәгатьчелеккә күрсәткән игелекле хезмәтебез.
Без, әлбәттә, туган халкыбызга хезмәт күрсәтү өчен, шундый шартлар тудырган, язарга, иҗат итәргә, сәләтләребезне тормышка ашырырга ярдәм иткән республика җитәкчелегенә зур рәхмәтле.