МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ — КАНАТЛЫ АТ ЕЛЫ
Адәм баласына исем кушкан кебек, елларны да ниндидер исем белән атау инде бик борынгы заманнардан килә. Шәрекъ илләрендә һәр яңа елга бер җанвар исеме биреп, аны шул җанварга охшатып, анда шул җанвар сыйфатларын күрергә тырышканнар. Мәсәлән, Кытай календаре буенча быелгы ел — Ат елы. Бик хуп, ат — татарлар өчен дә бик кадерле җан иясе, шуңа күрә бу елны без зур өметләр баглап, халкыбызга уңышлар китерәчәк ел дип кабул иттек. Ә инде шуның өстенә Россия һәм Татарстан президентлары тарафыннан 2014 ел «Мәдәният елы» дип игълан ителгәч, бу өметләребез тагын да бөтәебрәк, тулыланыбрак киткәндәй булды. езнең бабаларыбыз борын-борыннан атлы кавем булган, алар ат белән тормыш иткән, атка менеп яу чапкан, кыскасы, ат аларны туендырган да, киендергән дә, бөек дәүләтле дә иткән. Шунысы кызганыч: тора-бара без иярдән төшеп, җәяүле язмышка дучар булганбыз, соңрак машина шаукымына бирелгәнбез, татарны татар иткән аттан акрынлап аерылганбыз. Яшьрәк чакта мин, шушы хакта сыкранып, болай дип язган идем: Мине ташлап аргамагым качты,
Чабып китте дала ягына...
Ияренә менгермәсә дөнья,
Асылынып барыйк ялына!
«Ир күңелендә иярле ат ятар», — диләр безнең халыкта. Мин моны бераз үзгәртеп: «Татар күңелендә канатлы ат ятар», — дип әйтер идем. Ә ул канатлы ат — безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез, көй-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз, иманыбыз, кыскасы — Мәдәниятебез. Димәк, быелгы Ат һәм Мәдәният елы — икеләтә безнең ел, пар атта җилдерәсе уңышлы елыбыз булырга тиеш. Тиешен тиештер дә, ә ул чыннан да шундый булсын өчен без үзебез ниләр эшләргә тиеш соң?
Соңгы елларда республикабызның икътисади нигезе шактый ныгыды, ил каршында дәрәҗәсе дә үсте, шәһәр һәм авыл урамнары шәхси машиналар белән тулды, тормышыбыз да бераз көйләнде, юллар, күперләр салынды, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, Мәдәният йортлары калкып чыкты. Бер караганда, барысы да хәрәкәттә, үсештә кебек. Әмма ләкин...
Ходай Тәгалә һәр нәрсәне парлы итеп яраткан. Очар өчен кошларга ике канат биргән. Кешенең, кешелекнең дә ике канаты бар: аның берсе матди тормыш булса, икенчесе — рухи дөнья. Кошлар кебек, халыклар да бер канатта оча, күккә күтәрелә алмый. Соңгы елларда безнең бер канатыбыз — рухи дөньябыз шактый зәгыйфьләнде, халкыбызның, милләтебезнең рухи җирлеге какшады. Ә рухи яктан нигезе нык булмаган халыкның киләчәге өметсез. Моны исбатлап торуның хаҗәте дә юктыр, чөнки һәрберебез шаһит: соңгы елларда яшьләр арасында итагать, тәрбия мәсьәләсе зур проблемага әверелде. Дәүләт Советына да балалары төрмәләргә эләккән, хокук саклау органнары күзәтүендәге ата-аналар бик еш мөрәҗәгать итә. Кызганыч ки, аларның саны даими артып тора. Итагатьле, тәртипле гаиләләрдә үскән балаларның да шундый афәткә очравы аеруча гаҗәпсенү уята.
Бүген ата-ана бала тәрбияләүгә тиешенчә игътибар бирә алмый. Өч яше тулгач, алар улларын, кызларын балалар бакчасына тапшыра, аннары мәктәпкә, югары уку йортына «тәрбиягә бирә». Ә үзләре көн саен эштә. Чөнки гаиләне туендырасы, киендерәсе бар. Элек бала-чага күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үсә иде. Хәзерге яшьләр әти-әнисеннән аерым яшәүне хуп күрә. Шунлыктан мондый гаиләләрдә әби-бабай оныклар тәрбияләү белән бөтенләй диярлек шөгыльләнми. Югыйсә тормыш тәҗрибәләре бик зур, алар оныкларына ныклы тәрбия бирә алыр иде. Ләкин әби-бабайлар белән яшәгән гаиләләр бүген бик сирәк шул.
Спорт та, бер караганда, әйбәт тәрбия чарасы. Ул күпмедер дәрәҗәдә яшьләрнең вакытын, дәрманын ала. Әмма спортка кереп китеп тә урам малаена әйләнеп, кеше кыйнап йөргән яшьләр турында да ишетеп беләм мин. Алар арасында «мин көчле, бүтәннәрдән өстен, теләсә-кемне сугам да егам», дип йөрүчеләр дә очрый әле. Спорт кирәк, бу турыда
кавем булган, алар ат белән тормыш иткән, атка менеп яу чапкан, кыскасы, ат аларны туендырган да, киендергән дә, бөек дәүләтле дә иткән. Шунысы кызганыч: тора-бара без иярдән төшеп, җәяүле язмышка дучар булганбыз, соңрак машина шаукымына бирелгәнбез, татарны татар иткән аттан акрынлап аерылганбыз. Яшьрәк чакта мин, шушы хакта сыкранып, болай дип язган идем:
9
бернинди бәхәснең булуы мөмкин түгел. Ләкин кешенең рухи нигезе нык булмаса, аны спорт кына коткарып кала алмый.
Ни кызганыч, бала күңеленә рухи байлыкны иңдерү мөмкинлеге елдан-ел кими бара. Чөнки балаларның күбесе әдәбияттан-сәнгатьтән бизде. Укучылар әдәбият дәресләренә бигүк теләп йөрми. Әдәбият дәресләренең саны да азайды. Гомумән, безнең җәмгыятьтә әдәбиятка, сәнгатькә игътибар бермә-бер кимеде. Дөрес, соңгы елларда дәүләтебез мәгарифкә игътибарны арттырырга тырыша. Бу җәһәттән төрле гамәлләр кылынды, программалар, законнар кабул ителде, укытучыларның хезмәт хакы артты. Хәзер мәгариф тармагында уртача хезмәт хакы 28 мең сумга җитеп килә. Бусы яхшы. Ләкин мәгарифнең туганы булган мәдәнияткә игътибар артмады. Авыл җирләрендә бүген мәдәният хезмәткәренә аена уртача 7-8 мең сум түлиләр. Ә республика буенча мәдәният хезмәткәренең уртача эш хакы 14 мең сум. Хезмәткә түләү аз икән, анда инде югары әзерлекле профессиональ кадрлар килми. Шуңа күрә эшнең сыйфаты да түбән була.
Бюджет кабул иткән сессиядә мин: «Мәдәнияткә акчаны 1 сумга кимрәк бирсәк, киләчәктә хокук саклау органнарына 10 сум артыграк бирергә мәҗбүр булачакбыз», — дигән идем. Юк, җинаятьчелеккә каршы көрәшүгә, хокук саклау органнарын җитәрлек дәрәҗәдә финанслауга һич тә каршы түгелмен. Әмма җинаятьчелекне бетерүнең бердәнбер чарасы полициягә яңа форма-кием тектерү, импортный күсәк сатып алу яисә яңа төрмәләр төзү генә дип уйлау да дөрес түгел. Культурасыз, мәдәниятсез җәмгыятьнең беркайчан да җинаятьчелектән башы чыкмасына иманым камил.
Соңгы елларда бездә Президент фәрманы белән клублар, Мәдәният йортлары төзелә башлады. Әмма шушы Мәдәният сарайларында эшләргә әзерлекле белгечләр җитми. Бу хакта күптән түгел Президент үзе дә искәртте. Татарстан Дәүләт Советы әлеге уңайдан тәкъдимнәр белән дә чыкты. Бюджет хисабына укып, вуз тәмамлаучыларны эшкә билгеләү хакында Россия Дәүләт Думасына закон проекты да эшләп җибәрдек. Совет чорында уку йортын тәмамлаучыларны эшкә тәгаенләү, өч елга эшкә җибәрү, минемчә, начар нәрсә түгел иде. Яшьләр дөнья күреп, тормышны өйрәнеп кайталар иде. Кайберләре шунда төпләнеп тә калды. Ә хәзер уку йортын тәмамлаучылар эш таба алмыйча Казан урамында киләп сарып йөри яисә базарда сату итә. Әнә, Ветеринария академиясен тәмамлаучыларның дүрт проценты гына авылга кайтып эшли икән. Югыйсә сыерлар, сарыклар Казанда түгел, авылда бит. Авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаучыларның да, рәсми мәгълүматларга караганда, 40 проценты гына үз белгечлеге буенча эшли. Чынлыкта ул тагын да азрактыр әле. Болай укытуның хөкүмәткә дә, халыкка да файдасы юк. Халыктан җыйган налог хисабына укучы кешене халыкка хезмәткә җибәрергә кирәк. Әгәр үз акчаңны түләп укыйсың икән, анысы инде башка мәсьәлә. Билгеле, белгечне авыл-район җиренә җибәрәсең икән, аңа уңайлы торак, тиешле хезмәт хакы бирү, эш шартлары тудыру зарур. Әмма безнең бу тәкъдимебез Россия Дәүләт Думасында тулаем яклау тапмады. Бәлки, мәсьәлә киләчәктә уңай хәл ителер. Чөнки бу мәсьәләне чишүнең бүгенгә башка юлы юк.
Белгечләр белән тәэмин итү ягыннан шәһәрләрдәге мәдәният учакларының хәле күпкә яхшырак. Театрларыбызның да матди хәле шактый яхшырды. «Әкият» Курчак театрына менә дигән итеп яңа бина салып куйдылар. Г.Камал, К.Тинчурин, В.Качалов, Опера һәм балет театрлары биналары ремонтланды. Г.Кариев театрының
РАЗИЛ ВӘЛИЕВ
10
гына әлегә хәле авыр. Озакламый бу мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш. «Әкият» театрында бер буш зал бар. Театр әлегә анда кереп торачак. Офицерлар йорты бинасы ремонтлангач, Г.Кариев театры шунда күчәчәк.
Мәдәниятнең әле тагын бер бик тә четерекле өлкәсе — иҗат берлекләре бар. Мулласыз, мәзинсез мәчет булмаган кебек, язучысыз, композиторсыз, рәссамсыз милләт тулы канлы, цивилизацияле милләт була алмый. Дөрес, хөкүмәтебез һәр ел саен бюджеттан иҗат берлекләренә җан асрарлык кына булса да өлеш чыгарып тора. Әмма инфляция һәм бәяләр арту сәбәпле, бу акча аларның иң кирәкле ихтыяҗларын капларга да җитми. Ә инде гонорар мәсьәләсенә килсәк, эшләр тагын да катлаулырак. Инде ике дистә елдан артык республикабызда гонорар системасы игътибардан читтә калып килә. Бүген бездә гонорар хисабына гына профессиональ язучы, профессиональ композитор яисә рәссам булып яшәү, гаилә асрау мөмкин нәрсә түгел. Ел саен бюджет хезмәткәрләренең эш хакы беркадәр артса да, гонорар нишләптер арттырылмый, индексацияләнми, киресенчә, аның күләме елдан-ел кими генә бара, җитмәсә, авторлар шушы барлы-юклы акчаны да еллар буе ала алмыйча тилмерә. Ә югыйсә гонорар ул күктән иңгән әсәр өчен бирелгән сәдака да, хәер дә, бүләк тә түгел. Гонорар ул — иҗат кешесенең төн йокыларын, ялларын исраф итеп, йөрәк каны белән язылган, иҗат ителгән әсәрләре өчен түләү, димәк, аның хезмәт хакы. Әгәр дә моны белмәүчеләр яисә аңламаучылар булса, үзләре эштән соң төн утырып роман яисә поэма, симфония яисә картина язып-ясап карасыннар иде. Әгәр дә тиз арада тиешле чаралар күреп, гонорар түләү системасын уңай хәл итмәсәк, тәртипкә салмасак, безнең профессиональ сәнгатебезнең тагын да авыррак хәлгә калуы, мәдәниятебезнең тулаем һәвәскәрлек, үзешчәнлек дәрәҗәсенә тәгәрәве мөмкин.
Кайсы тармак турында сүз алып барсак та, коллективның хезмәт хакына, матди нигезебезгә әйләнеп кайтабыз. Башкалабыздагы берничә театрдан кала әлегә күпчелек сәхнә хезмәткәрләренең дә эш хакы мактанырлык түгел. Авылларда клубларыбыз тиешенчә җиһазландырылмаган. Хәтта бер гармун белән генә «мәдәниятебезне үстерергә» тырышып утырганнары да бар. Андыйларда эш ничек гөрләп барсын ди инде?! Киләчәктә мәдәният өлкәсендәге мәсьәләләрне эченә алган дәүләт программасы булдыру кирәк. Бездә моның матур үрнәкләре дә бар инде. Мәсәлән, мәгарифне үстерү өчен — «Киләчәк», балалар бакчалары буенча «Бәләкәч» программалары кабул ителде. Аларны гамәлгә ашыруга ел саен бюджеттан миллиардларча сум акча бирелә. Мәдәниятне үстерү буенча безгә үзебезнең тәкъдимнәребезне бергәләшеп республика җитәкчелегенә җиткерергә кирәк.
Татарстанда шактый еллардан бирле дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен үстерү программасы эшләп килә. Узган елны без аның чираттагысын, киләсе 7 елга исәпләнгән шактый камилләшкән вариантын кабул иттек. Аны гамәлгә ашыру өчен тиешле механизм да эшләнде, акчасы да шактый мул бирелде. Чөнки беләбез: телебез бетсә, милләтебез дә юкка чыгачак. Бу — һәммәбезгә дә билгеле. Ә менә музыкасыз, моңсыз, көйсез милләт була ала микән? Бу турыда да уйланырга вакыт. Республикабызда музыка сәнгатен үстерү буенча да шундыйрак программа эшләнергә тиеш. Югыйсә хәзер күпчелек музыкаль әсәрләрнең кайсы халыкныкы икәнен дә аңлап, аерып булмый. Аңа нинди телдә текст язсаң да барыбер, чөнки аның милли нигезе юк. Концерт оешмаларына, радио-телевидениегә талымлырак булу, җырларны да, җырчыларны да сәхнәгә һәм эфирга сайлабрак чыгару зарур.
Бүген татарча иң мәгънәсез сүзне ишетәсең килсә, эстрада җырларының сүзләрен тыңла. Көйләренең дә төрлесе бар. Ә сүзләренең туксан тугыз проценты бер нәрсәгә дә ярамый, анда шигъриятнең исе дә юк. Хәзер кайбер җырчыларыбыз юньле җыр юк дип зарланалар, яңа, яхшы җырларның табадан төшүен көтеп яталар. Нишләп бездә яхшы җырлар булмасын ди? Мәсәлән, 50-60-70нче елларда иҗат иткән классик композиторларыбыз онытылып бара. Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Хөснулла Вәлиуллин, Александр Ключарёв, Мансур Мозаффаров, Исмай Шәмсетдинов, Аллаһияр Вәлиуллин, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов язган искиткеч җырлар бар лабаса! Алар — безнең җыр сәнгатенең алтын фонды. Ник аларны җырламыйлар? Әйтик, Җәүдәт Фәйзинең Нади Такташ сүзләренә язган «Урман кызы» — ул бит классика. Аны мин көн саен иртәдән кичкә кадәр тындарга әзер. Чын татар җыры менә нинди булырга тиеш!
МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ — КАНАТЛЫ АТ ЕЛЫ
11
Салих Сәйдәштән, Солтан Габәшиләрдән башланган җыр мәктәбе ул. Анын сонгы могиканы Фасил Әхмәтов булгандыр. Фасил Әхмәтовтан сон инде татар моны сүнә, җырыбызда миллилек көннән-көн кими башлады. Дөрес, алардан сон да Резеда Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Абдуллиннар матур- матур җырлар иҗат иттеләр. Ә бүген миллилек инде бөтенләй юк диярлек. Рухи дөньябызда, җыр-мон, музыка өлкәсендә ин зур бәлабез дә шушында — дәвамлылык, эзлеклелек бетүдә. Бу яктан караганда, безнен консерваториябез бүген бик зәгыйфь. Казан консерваториясе Татарстанда булса да, татарныкы түгел. Дөрес, анда кулдан килгән кадәр тырышалар, азаплана-азаплана милли музыка факультеты да ачтылар. Әмма ул факультет хәзергә зур бер чиркәүнен почмагында намазлык җәеп, намаз укып утырган мөселман агае хәлендә генә.
Мәдәният дигәндә без шәһәрләребезнен һәм авылларыбызнын архитектурасына да җитәрлек игътибар бирмибез. Бүгенге архитектурабызда бөтенләй диярлек милли чалым юк. Мин берничә тапкыр Казакъстанга, анын башкаласы Астанага барып кайттым. Астана бик матур. Үзе заманча, үзе милли. Башкала монда күчкәч, алар бүгенге заман шәһәр төзелеше буенча Япониянен ин оста архитекторын чакырганнар, ә милли бизәкләр эшләүне үз осталарына кушканнар. Япон һәм казакъ архитекторы бергәләп эшләгәч, матур бизәлешле, милли рухлы, менә дигән заманча шәһәр барлыкка килгән. Безгә дә мондый тәҗрибәне кулланырга кирәктер. Ләкин бу хакта ныклап уйлаган кеше күренми әлегә. Дөрес, рухы белән безгә якын шәрекъ илләреннән булмаса да, Испаниядән һәм Голландиядән архитекторлар килгәләде, ләкин әлегә аларнын да нәтиҗәләре күренмәде. Универсиаданы каршылау чорында Казанда шактый эшләр башкарылды башкарылуын. Аерым алганда, Иске Татар бистәсен торгызуга керештеләр. Дөрес, хәзергә ике урам гына тәртипкә китерелгән. Әмма алар да Казанга нур өстәде кебек. Элек кунаклар килгәч, кая алып барырга, нәрсә күрсәтергә дип аптырый идек. Хәзер Сөембикә манарасын, Кол Шәриф мәчетен һәм Татар бистәсен теләсә-кемгә горурланып күрсәтергә була.
Алабугада да шәһәрнен 1000 еллыгы уңаеннан шактый уңай үзгәрешләр булды. Ләкин анда татар чалымнары бик аз. Ул, нигездә, урыс шәһәре буларак торгызылды. Югыйсә Алабугада гомер бакый татарлар күпләп яшәгән. Гомумән, республикабыз шәһәрләре бер-берсенә нык охшаган. Урамнарда йөргәндә, кайчак кайсы шәһәрдә икәнлегенне дә онытып җибәрәсен.
Төрки халыкларнын мәдәни дөньясын берләштерүче ТӨРКСОЙ оешмасы 2014 елда Казан каласын үзенен Мәдәни башкаласы дип игълан итте. Бу инде, нур өстенә нур булып, безнен мәдәни елыбызнын эчтәлеген баетыр, яна вакыйгалар, яна төсмерләр өстәр дип уйлыйм. Ел дәвамында Казанга төрки халыкларнын мәшһүр иҗат коллективлары, күренекле шагыйрьләре, язучылары, галимнәре, рәссамнары, музыкантлары киләчәк, сентябрь аенда Мөселман киносы фестивале узачак. ТӨРКСОЙ бәйрәменә кунаклар җыелгач, бер-беребез белән ныклап аралашу, үрнәк алу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Әлеге чараларга мин аерым бер игътибар булыр дип исәплим. Без — төрки халыклар, бер-беребезгә тартылабыз. Чөнки бердәм булсак кына милләтләребезне саклап кала алачагыбызны яхшы анлыйбыз. Дөньяда бит славян халыклары да, инглиз телле халыклар да глобализация чорында бер- берсен яклау өчен шулай бергә туплана. Аларнын махсус оешмалары да бар. Төрки халыкларнын ТӨРКСОЙ оешмасы да нәкъ шундый максат белән төзелде.
Узган елны Универсиаданы каршылау көннәрендә Казаннын Яна Савин районында бер бик яхшы гамәл кылынды — Истанбул паркы ачылды. Бу Истанбулда Тукай паркы ачылуга үзенчәлекле җавап булды. Мәдәният елында Үзбәкстаннын да, Казакъстаннын да, Төрекмәнстаннын да, Кыргызстаннын да, Азәрбайҗаннын да бездә парклары, скверлары, урамнары булдырылсын иде. Татарстанда ул халыкларнын күпләгән вәкилләре яши, иҗтимагый оешмалары да бар. Шәһәр- район җитәкчелеге белән бергәләп алар бу урыннарны карап, кайгыртып торырлар иде. Мондый чаралар тугандаш халыкларыбызны тагын да ныграк якынайтыр иде. Әнә, азнакайлылар Төркиянен Тартус шәһәре белән дуслашканнар. Азнакайда Тартус паркы бар, ә Тартуста Азнакай паркы ачылган. Югыйсә «без — кардәш,
тугандаш халыклар», дип сөйләнеп йөрүдән генә әллә ни үзгәрмәячәк. Казанда төрек мәдәнияте үзәге оештырылса да яхшы булыр иде. Төрекләр бу турыда күптән хыяллана. Билгеле, Казанда Төркиянең генераль консуллыгы бар, ул шактый актив эш алып бара.
12
Ләкин болар гына аз.
Бу елга иң зур теләгем, өметем — ниһаять, мәдәнияткә игътибар артсын иде. Матди яктан да, финанслау ягыннан да. Әмма мәдәнияткә караш әлегә төрле районда, төрле шәһәрдә төрлечә. Китапханәләргә китап алу өчен ун мең сум акча бирмәгән районнар да юк түгел. Ә кайберләре исә мәдәният өчен дистәләгән, йөзләгән миллионнар сарыф итә, Мәдәният йортлары сала, аларга җиһазлар ала. Мәдәният елында район башлыкларына бу өлкәдә таләпне тагын да арттыра төшәргә кирәк. Тагын шунысы да бар: һәр районнан, авылдан диярлек зур җитәкчеләр, зур табышлы эшкуарлар чыккан. Билгеле, алар да туган төбәкләрендә мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә алырлар иде. Андый кешеләрне барлау, очрашып киңәшү шулай ук район хуҗаларының бурычы.
Мәдәниятнең язмышы бүген кемнәр кулында? Зинһар өчен, бу сорауга «мәдәният министры кулында», дип әйтергә ашыкмагыз. Ул заманнар узды. Мәдәният министрлыгы бүген, нигездә, республика оешмалары өчен генә җавап бирә. Чөнки ул оешмаларга каралган акча гына аның кесәсе аша үтә. Ә районнарда һәм шәһәрләрдә мәдәният проблемалары белән тулысынча хакимият башлыклары шөгыльләнә. Әгәр хакимият башлыгының күңеле культурага ята икән, әгәр ул чын мәгънәсендә халык язмышын кайгыртучы зыялы, белемле интеллигент кеше икән, димәк, районда мәдәнияткә, мәгарифкә, туган телгә, гореф-гадәтләргә игътибар булачак. Әгәр дә инде хакимият башлыгының йорты райондагы Мәдәният сараеннан да мәһабәтрәк, ә авылдагы клублары ташландык хәлдә икән, әгәр аның рухи ихтыяҗы мәҗлестә гармун тартып, «Баламишкин»ны җырлап утыруга гына кайтып кала икән, димәк, бу районда мәдәниятнең хәлләре мөшкел булачак.
Мин Кремльдәге Президент сараена барган саен, андагы рәсемнәргә, картиналарга карап сокланып йөрим. Ә сезнең менә кайсы да булса район хакимияте бинасында шундый зәвык белән тупланган картиналар галереясын яисә югары сәнгатьле бизәлешне күргәнегез бармы? Әйе, Чаллы һәм Түбән Кама мэриясе биналарын, Сабадагы элекке хакимият бинасында ачылган чын мәгънәсендәге сәнгать йортын атап һәм тагын шундый берничә мисал китереп буладыр. Әмма алар гына аз, бик тә аз. Президентыбыз, депутатларыбыз киләчәктә хакимият башлыкларын сайлаганда, аларның эшлеклелек сыйфатлары белән бергә культура дәрәҗәсенә, рухи дөньясына, мәдәнияткә, мәгарифкә, туган телгә булган мөнәсәбәтләренә дә игътибар итсәләр иде.
Соңгы елларда республикабызда йөзләгән мәчет салынды. Әмма бүген аларның шактыенда имамнар юк. Имам булмагач, халык мәчеткә йөрми. Авылга килгән имамнарга да шартлар тудырырга кирәк бит. Кызганыч ки, моңа кадәр атеизм чорында 70-80 ел имансыз яшәдек, хәзер исә имамсыз яшибез, дияргә генә кала. Ә дин безнең рухи дөньябызның аерылгысыз өлеше бит.
Мәдәният елына без бик зур өметләр баглыйбыз, аннан бик күпне өмет итәбез. Безнең быел ук Чаллы һәм Түбән Кама калаларында театр биналары салынуын, Милли китапханә өчен, ниһаять, Казанда махсус бина төзелүен, яңадан корылган «Болгар» кунакханәсендә «Тукай мемориалы» оешуын, «Шәрекъ клубы» бинасында театр музее корылуын, элекке Матбугат йортында зур китап кибете ачылуын, республиканың һәр район үзәгендә китап сәүдәсе булдырылуын һәм шуның кебек тагын йөзләгән куанычлы мәдәни вакыйганы күрәсебез килә. Әмма боларның һәммәсен дә бер елда гына эшләп булмасын да яхшы аңлыйбыз. Безнең быелгы Мәдәният елыбыз шушы игелекле эшләргә нигез салучы, старт бирүче бәрәкәтле ел булып тарихка кереп калсын иде.