КҮЗАЛЛА ДА УЙЛАН ҮЗАЛДЫҢА...
Чыдам тау да, үзән дә без...
Алтай-Саян бишегеннән калкып чыгып,
Кыйтгаларны иңләп таралганбыз.
Әле Скиф, Камәр, әле Сармат булып,
Төрле исемнәрдә танылганбыз.
Татар бугазыннан Гибралтарга чаклы
Хәбәр юллап, сайрар ук атканбыз.
Атлы дәрья булып, Ауропаны
Йокы сөременнән уятканбыз.
Карабаир юргаларда җилеп кенә,
Тау-упкыннар аша ыргылганбыз.
Карпат, диеп, Алып, Татр, Әтил1, диеп,
Кыяларга исем ыргытканбыз.
Ьун-Сөн булып, илбашларын ак киездә
Кояшкача данлап күтәргәнбез.
Биек-саллы диварларын тез чүктереп,
Кытай тәхетенә үрләгәнбез.
Ак түрекләр, Күк түрекләр булып, янә —
Чиксез Себер, Идел, Уралдан без.
Бөркет кашлы каганатлар төзеп,
Ефәк юлын билгә ураганбыз.
Дәвер үткән... Сак-скифлар, Сармат рухын
Болгар булып тагын данлаганбыз.
Болгар иле... Ярымутрау... Нинди мәгънә —
Б а л к а н диеп аны атаганбыз.
1 Атилла хөрмәтенә кушылган тау исеме (нем. — Etzel).
Баллы, канлы язмыш... Күпме илләр төзеп,
Нигезенә мәрмәр таш булганбыз.
Җан-тән кушып, күпме кавемнәрнең
Үрчү кодрәтенә аш булганбыз.
Гасыр арты гасыр, меңъеллыклар кичкән
Төрле халык, диеп атамагыз!
Таргитайлы, Атиллалы, Кубрат ханлы халык —
Бер тамырдан, бер үк атадан без!
Ә соңгарак... Кыпчак, нугай, казак булып,
Дала күкрәгендә таркалганбыз.
Колач җәеп, аерым-аерым үсәбез дип,
Киңәергә теләп, тар калганбыз.
Терек халык! Чыдам тау да, үзән дә без,
Нәсел чылбырларын өзгән дә без.
Телдән китә уртак Ана сүзләребез,
Дала төсен җуя күзләребез...
Курганнарны, күргәннәрне жәлләмибез,
Хәтерсезгә — хәтәр мәлләребез.
Балбаллары ауган япан далаларда
Әрнеп үскән әрем — хәлләребез...
Үзебезме теләп, и татарым, һаман
Соң чиккәчә җитеп чигенәбез?
Кем ул әйтә:
Олы тарих келәменә
Алтын язу белән чигелмәбез?!
Кайтавазлар иңри, юашланып:
Бүгеннән без, бәлки... бөгелмәбез...
Дүрт төс — дөньяның дүрт ягы
һун-төрки бабаларыбызның илбашы —
Банадур җания. Кытайларга каршы сугышканда, кул астында 300 меңлек гаскәре була. Банадур яңа эрага кадәр 209-174 нче елларда яшәгән. Бу бөек хакимне кайбер тарихчылар «Татариянең Ганнибалы» дип тә атаганнар. Дөньяның дүрт ягы. кебек үк, атлы гаскәрнең дүрт төскә бүленү тәртибе төрки галәмендә сакланып, Чыңгыз хан дәверенә кадәр килеп җитә.
Күкри дулкын, ак атлылар — ташкын,
Көнбатар як — Кояш баешы.
Саргаскәрнең аелында — бөркет.
Асылташлы камәр-каешы.
Күкри дулкын, күкбүз атлар — ташкын,
Көнтуыш як, ягъни Көнчыгыш.
Байракларда алтын бүре башы —
Ашинәгә изге багыныш.
Күкри дулкын, кара атлар — ташкын,
Кара ефәк — җирнең Төньягы.
Япан дала кытыкланып ала,
Тупырдаса мең ат тоягы.
Күкри дулкын, җирән атлар — ташкын —
Ялкын яллы Көньяк тарафы.
Дүрт төстә бу — төмән-төмән дәһшәт
Дала буйлап килгән таралып.
Җиһан күзе2 — Татар даласы бу,
Кыйтга белән кыйтга арасы.
Күзалла да уйлан үзалдыңа,
Дала догаларын җуя барган
Атсыз атлы татар баласы.
Тарихка караш
Ардырды дөнья хәтере...
Ялган яла ягылудан
Уңа бара кадере.
Борыла тарих муены
Хакимнәр теләгәнчә.
Шулмы яшәү уены?
Яшерә дәвер чын йөзен.
Җир тетрәткән Җиһангир
Яклый алмый үз-үзен.
Галимнәр, тамак ялына
Бутап халык-дәверләрне,
Вөҗданына абына.
Тарихчы арзан сатыла.
Ант бирдерсәң, көчсез калыр
Гиппократ анты да.
Дөнья белмичә өйрәтми:
Геракл да, ир-акын да,
Софокл да, саф акыл да
Бүгенгегә кирәкми.
Зиһенне томан ялмаган.
Ахырзаман исе килә
Хәтта кызыл алмадан.
Биектән Раббы карыйдыр.
Игә китералмый Җирне,
Бәлки, ул да арыйдыр...
Соңыннан кемнәр аныклар?!
Иблис ятьмәсенә керә
Гүя сөмсез балыклар, —
Балык түгел, көне, дене,
Теле сүнгән халыклар.
Башкала урамыннан килүче кыз
Девушки в Казани
С летящими глазами...
Р.Кутуй
— Гүзәллегем белән бәхетле мин,
Гүзәллегем белән бәхетсез.
Буйсынырдай бер яр эзләп киләм,
Күңелемдә уйлар хөсетсез.
Сезме соң бу, дастаннардан чыккан
Үлмәс каһарманга тиң затлар?
Заманага ак перчатка ташлап,
Дуэльләргә чыгар ир-атлар,
Сезме соң бу?!
Бармы арагызда, күктән өзеп,
Шигъри тәлгәш алыр телдәрләр?
Хатын-кызга һәйкәл куяр өчен,
Мәрмәр җанын тыңлый белгәннәр,
Бармы арагызда?!
Йә, кайсыгыз чорның шаһзадәсе?!
Йөрәгемне учка саламын.
2 Җиһан күзе — Бөек дала борынгы язмаларда шулай аталган.
Ардырды дөнья хәтере...
Ялган яла ягылудан
Уңа бара кадере.
Борыла тарих муены
Хакимнәр теләгәнчә.
Шулмы яшәү уены?
Яшерә дәвер чын йөзен.
Җир тетрәткән Җиһангир
Яклый алмый үз-үзен.
Галимнәр, тамак ялына
Бутап халык-дәверләрне,
Вөҗданына абына.
Тарихчы арзан сатыла.
Ант бирдерсәң, көчсез калыр
Гиппократ анты да.
Дөнья белмичә өйрәтми:
Геракл да, ир-акын да,
Софокл да, саф акыл да
Бүгенгегә кирәкми.
Зиһенне томан ялмаган.
Ахырзаман исе килә
Хәтта кызыл алмадан.
Биектән Раббы карыйдыр.
Игә китералмый Җирне,
Бәлки, ул да арыйдыр...
Соңыннан кемнәр аныклар?!
Иблис ятьмәсенә керә
Гүя сөмсез балыклар, —
Балык түгел, көне, дене,
Теле сүнгән халыклар.
Тәхет тоткан шәрык кызларының
Яна миндә каны — дәвамы.
Сагаюлы ирләр, вагаюлы...
Ерып барам күзләр диңгезен.
Бу урамның үги шавы баса
Кайсы чорның шанлы нигезен?
Юксынсам да узган гасырларны,
Үксез булып анда калалмам. Ш
аһгалидәй ирләр дөнья тулы.
Мин дә...
Сөембикә булалмам...
Күрше кызы
Күзәттем ни, сүз әйттем ни — үземнең үз күңел эшем:
Чытлыкланып, кәз-кәз басып, назлыкайның күр йөрешен:
Җилфер керләр эләргә дип нәзакәтле үрелешен;
Күз карашын тәкатьсезләп, сыгылма бил бөгелешен.
Нинди гадел чишкән Ходай җете төсләр бүленешен:
Җир кызына өстәп биргән ягымлы нур — Күк өлешен.
Бар барлыгы әйтеп тора хисләренең түгелешен.
Күр әле син: үлән-чыкта эзләренең чигелешен.
Ә егетнең койма аша
Үрелеп бер үбелешен.
Бу мизгелдә йөрәгендә тылсымлы сүз тибелешен.
Белми әле: мәхәббәтнең
мең үлеп, мең терелешен;
Назлыкайның, куллар болгап, томаннарга күмелешен...
Бирмә, Ходай, мәхәббәттән күңел дәрте сүрелешен.
Ул хәзергә белмәсен дә: җиңәм, диеп, җиңелешен.
Күзәттем дә, сүз әйттем дә, Миңа нәрсә, күңел эшем:
Кайтар, Вакыт, назлыкайның, Ыспай басып, бер йөрешен.
Тик бер генә кабатлачы, Шушы җәннәт күренешен.
... идек, идек шул
Чыкты бәреп араннарны
Бу яшьлекнең тай чагы.
Зеңләми алтын кыңгырау —
Кесәләрнең сай чагы.
Тауны тауга сөзештерер
Көч-хыялның шай чагы.
Керфек кагудан кабынды
Бакый сөю учагы.
Валлаһи, дим, бүтән иде
Төн таясының Ай чагы!
Килде менә... иңдә гомер
Эскертенең тау чагы.
(Кесәләрнең бай чагы).
Гүзәллекне бәһаләргә
Чорының да җай чагы.
Әмма сиңа килешми шул
Дөньяның бу — шау чагы.
Әй, Чал акыл! Як, дөрләсен
Үкенечләр учагы.