ХХ ГАСЫР ТАТАР ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТУКАЙ ОБРАЗЫ
XX гасырны әдәбият тарихының буеннан-буена Тукай турында әсәрләр язылу, сүз сәнгатен, иҗади югарылыкны, татар дөньясы алга куйган идеалны аның белән үлчәп карау дәвере дип атарга мөмкин булыр иде. Тукай турындагы әдәбият ХХ гасыр башыннан юл ала, аны образ буларак сурәтләүнең теоретик нигезләре дә шушы чорда эшләнә.
Билгеле булганча, ХХ гасыр башы әдәби-эстетик фикер үсешендә һәм иҗтимагый-мәдәни тормышта кискен үзгәрешләр чоры, бер үсеш баскычыннан башка этапка күчү дәвере, чиктәш ситуациягә аяк басу вакыты буларак билгеләнә. Сүз сәнгате, бер яктан, үткән гасырлар сынавын кичкән классик традицияләргә нигезләнүен дәвам итсә, икенче яктан, шул традицияләрне «үтеп китеп», аларны яңарту, трансформацияләү омтылышын алга куя. Милли яңарыш һәм үсеш идеяләре әдәбият, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә үзгәреш, яңача сулыш кирәклеген аңлау белән бергә үрелә. Билгеле бер кануннар нигезендә формалашып, аң-белемгә өндәгән, шул юлда халыкны бәхетле итәргә омтылган мәгърифәтчелеккә алмашка иҗтимагый-сәяси тормыш белән тыгыз бәйләнгән, милли идея белән сугарылган әдәбият килә. Д.Заһидуллина билгеләгәнчә, идеаль тормыш моделен төзеп, идеаль герой-тип тудырып, шушы максатка ирешеп була дип санала. Шулай татар әдәбияты тамырдан үзгәргән: Шәрыктан Гаребкә, дини-мәгърифәтчел рухтан дөньяви реалистик һәм романтик, традицион халык мәдәниятеннән югары культурага борылган вакытта әдәбиятта яңа идеал — шагыйрь, замандаш милләт хадиме образы пәйда була. Әдәби мәйданга ул, урта гасыр мөселман һәм XIX гасыр традицияләрен дәвам иткән, рус, көнбатыш фәлсәфәсенең эстетик фикерләре белән баетылган, чорга аваздаш яңа дөньяви милли идеал булып килә. Халыкка игелек, милләткә хезмәт итү, милләт бәхете өчен көрәшү кебек сыйфатлар милли идеалның эчтәлеген билгеләсә, әдәби гәүдәләнештә дини-суфичыл «камил инсан» концепциясе һәм рус, аның аша Европа әдәбиятыннан кергән «камил кеше» теорияләре кисешә.
Билгеле булганча, иҗтимагый фикер, сәяси шартлар үзгәрү белән яңа җәмгыятьнең мәдәни нигезен, идеологиясен эзләү башлана. Урта гасыр иҗтимагый- әдәби фикеренең бер үзенчәлеге булып илаһи сүзнең зур кыйммәткә ия булуы санала. Дини идеология башкарак планга күчеп, илаһи сүз дөньяви фикер белән алышына торган чорда аның урынын иҗади сүз ала һәм дөньяви идеология, әдәби-эстетик, фәлсәфи фикернең төп таянычына әйләнә. Бу фикерләрне дәлилләп, Г.Ибраһимов «Альбом мөнәсәбәте илә» мәкаләсендә: «Сәнгать — яңа заманның дине, бөек сәнгатькярләр ул диннең пәйгамбәрләредер», — дип яза.
Агымдагы чорда көнчыгыш суфичылык әдәбиятыннан кереп, урта гасыр татар сүз сәнгатендә иркен файдаланылган «камил инсан» өйрәтүе үзләштерелүен дәвам итә, аның фәлсәфи нигезләре, функцияләре, образ-үзенчәлекләре дөньяви идеалны сурәтләүгә күчерелә. Шул рәвешле, Мөхәммәд пәйгамбәргә хас әхлакый кыйммәтләр, гуманистик сыйфатлар, мөселман дөньясын туплау кебек иҗтимагый бурычлар шагыйрь шәхесенең эчке дөньясын, милли юлбашчылык сыйфатларын ачуга юнәлә.
Икенчедән, сүз сәнгатендә милли идеалның сурәтләнешенә, фәлсәфи һәм әдәби гәүдәләнешенә шушы чорда рус әдәбиятына Европа әдәбиятыннан үтеп кергән һәм билгеле күләмдә татар дөньясында да яңгыраш тапкан Ф.Ницшеның «гадәттән тыш кеше» өйрәтүе дә тәэсир ясый. Ницше иҗади башлангычны әһәмиятле саный, кешенең рухи кыйммәте, яшәү мәгънәсе турында уйлана, «өстен кеше»нең җәмгыять кануннарына буйсынып яшәүдән бигрәк, башкалар өчен азат шәхес үрнәге булырга тиешлеген билгели. Шул чордагы татар әдәби фикеренең ихтыяҗларына җавап биргән әлеге фәлсәфи тәгълимат милләт азатлыгына омтылган, шул нигездә яңа яшәеш моделен, җәмгыятен төзергә теләгән татар зыялылары өчен мөһим тоела һәм милли эчтәлеккә утыртылып сүз сәнгатенә «күчерелә». Бу сыйфатлар милли идеалның гражданлык характерында билгеле урын ала.
Г.Тукай ХХ гасыр башы татар поэзиясендә нәкъ менә шундый таләпләргә җавап бирүче дөньяви милли идеал буларак күтәрелә. Агымдагы дәвер татар шигъриятендә аңа милли күзлектән, чорның идея-эстетик үсеш ноктасыннан бәя бирелә, шушы җирлектә
НУРФИЯ ЮСУПОВА
140
милләтне үстерүгә керткән мәдәни, иҗтимагый эшчәнлеге төп бизмән итеп куела. Гомумән, 1910 еллар татар поэзиясендә шагыйрь һәм шагыйрьлек темасына бәйләнештә пәйгамбәр-шагыйрь образы алга чыга. Шуңа мөнәсәбәттә, унынчы еллардан Тукайны пәйгамбәр образы белән бәйләнештә сурәтләү тенденциясе урнаша һәм «камил инсан» өйрәтүен юлдаш итеп ала.
Мәсәлән, С.Сүнчәләйнең «Азан», «Шагыйрьгә», Н.Габидовның «Нигә бу шәмнәр сүнә» шигырьләрендә Тукай — ак, чиста күңелле, рухи саф, әхлакый бөтенлеккә ия, сабыр, акыллы шагыйрь-пәйгамбәр дәрәҗәсендә сурәтләнә. С.Сүнчәләй үзенең «Азан» шигырендә «Тукайның һәр сүзен изге сүз дип», бөтен иҗатын «татар халкын — баен, ярлы гавамын, мулласын» йокыдан уятучы, «таң атуын хәбәр итүче» азан белән тиңләштереп, шагыйрьне Аллаһ югарылыгына күтәрә, шуңа мөнәсәбәттә шигырь структурасында Алла — кеше, кеше — Алла кебек суфичылык мотивы үзәккә алына:
Бер гаҗәпләнсен кояш, таң, җен, фәрештә, җир, адәм, Бар да торсын мактасын тәңрен, яраткан Алласын!
Х.Габидовның фәлсәфи рухта язылган «Нигә бу шәмнәр сүнә» шигырендә Тукай образы суфичылык әдәбиятында еш кулланылган шәм символы аша ачыла. Суфичыл образлар системасы, диңгез шаулавы, бөтен дөньяның төтенгә күмелүе, куркыныч өннәр чыгарып, ил карабының ыңгырашуы кебек романтик детальләр ярдәмендә шагыйрь татар милләтенең торышын бәяли, шагыйрь һәм милләт язмышын илаһи бердәмлектә сурәтләргә омтыла. Суфи әдәбиятта Аллаһ сурәтендә кулланылган шәм, традицион эчтәлеген үзгәртеп, Тукайның даһилыгын, бөеклеген ачуга юнәлтелә, суфичыл образлар төп идеяне төгәлләштерә: татар милләтен даһилары яшәтә, аларның үлеме милләтнең якты киләчәген томанлый.
Ш. Бабичның «Габдулла әфәнде Тукаев», «Тукай үлгәч» кебек мәдхия-мәрсияләре Тукайны пәйгамбәр, «камил инсан» дәрәҗәсенә куя. Шул рәвешле шагыйрь образын пәйгамбәр баскычына кую әдәбиятның иҗтимагый дәрәҗәсен күтәрә, шагыйрьлекне милләт өчен иң әһәмиятле, файдалы эшчәнлек төренең берсе буларак аңлата башлый.
Шуның белән янәшәдә Тукай иҗатының бөеклеге, даһилыгы турында уйланулар алга чыга. С.Сүнчәләйнең «Иңеш» шигыре — шушы юнәлештәге әсәрләрдән. Кояш образы, аның «якты нурлар, оҗмах төсләре сибүе» лирик герой күңелендә соклану хисе уята. Ләкин кинәт кенә кояшның сүнүе сәбәпле, шатлык хәсрәт белән алмашына. Кояшның халәте, хәрәкәте, үсеш-үзгәреше аркылы автор Тукай шәхесенә, тормышына һәм, гомумиләштереп, татар халкының шагыйрен югалтканнан соңгы халәтенә бәя бирә. Шушы ук мотив Ш.Фидаиның «Тукай» шигырендә тагын кабатлана. Ш.Бабичның «Габдулла әфәнде Тукаев» шигырендә Тукай ай образы, К.Курмашевның «Әдәбият былбылы олугъ шагыйремез Габдулла Тукаевка» әсәрендә Чулпан, якты кояш образлары аша бәяләнә. Тәңречелек тәгълиматы буенча, Җир дөньясы — Күк дөньясының чагылышы. Шуңа бәйләнештә Кояш, Ай, Чулпан йолдыз образ-символлары белән Тукайның берлеге, бөеклеге, поэзиясенең зурлыгы, олылыгы һәм аны югалткан халык фаҗигасе арасында параллельләр үткәрелә, шигырь экзистенциаль мотивлар белән байый. Бу төр шигырьләрдә Тукайга соклану, аңа булган чиксез мәхәббәт, шагыйрь иҗатының бөеклеген исбатлау төп эчтәлекне тәшкил итә. Лирик герой өчен Тукай остаз, чиксез бөеклек, шагыйранә талант үрнәге булып күтәрелә.
1913 елда Тукай иҗаты тирәсендә башланган әдәби бәхәсләр тәэсирендә аның шагыйрьлегенә бәя тагын да калкулана: ул татар реалистик поэзиясен нигезләүче шагыйрь, остаз, тел остасы үрнәге итеп куела. Бу юнәлештә С.Сүнчәләй беренчеләрдән була. Аның 1913 елда язылган «Бер газетага» шигыре төп мәгънәсе белән шул чорда Тукайга каршы юнәлтелгән урынсыз карашларга, шагыйрь һәм халык мәсьәләсе тирәсендә барган бәхәсләргә җавап рәвешен ала. Җ.Юмаевның «Шагыйрь үлде», Г.Сөнгатинең «Милләтебезнең сандугачы китте», Я.Мамишевнең «Ядкяр өчен», К.Патииның «Тукайга» шигырьләрендә дә Тукайның шагыйранә бөеклеген ачу тенденциясе күзәтелә. Р.Ибраһимова, К.Патии, Я.Кизләви, Гайнуллин-Чокалый шигырьләрендә исә Тукай халыкчы буларак гәүдәләнеш таба.
Бер төркем әсәрләрдә Тукайга бәйле каршылыклы фикерләрне кире кагу иҗатының
ХХ ГАСЫР ТАТАР ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТУКАЙ ОБРАЗЫ
141
миллилеген, лирик нәфислеген исбатлау аша башкарыла. Г.Сөнгатинең «Милләтебезнең сандугачы китте», М.Фәйзинең «Габдулла әфәнде» шигырьләре
— шушы юнәлештәге әсәрләрдән. Шулай Тукай иҗатын бәяләү юлында суфичылык әдәбиятыннан ук яратып кулланылган бакча һәм сандугач символик образлары ярдәмгә килә. Шагыйрь образын сандугач символы аша чагылдыру тенденциясе көнчыгыш әдәбиятында ук киң кулланыла, «үз эченә бикләнгән, шау-шулы халык дөньясыннан яшеренгән» шагыйрьне гәүдәләндерә. Ләкин Г.Сөнгати, М.Фәйзи әсәрләрендә аның башка мәгънәви бөтенлеге күзәтелә: сандугач символы Тукай поэзиясенең камиллеген, серлелеген, милләткә мәхәббәтен ачуга юнәлтелә, Тукай
— милләт сандугачы янәшәлеге барлыкка килә.
Гомумән, тикшерелә торган чор лирикасында шагыйрьне объектив сурәтләүдән бигрәк, субъектив башлангычка зур урын бирелә, Тукай үлеме белән бәйле төстә халыкның эчке дөньясын, җанындагы сызлануларын, рухи кичерешләрен чагылдыру өстен куела һәм романтик сурәтлелек, экзистенциаль мотивлар алга чыга. Романтик буяулар шагыйрьнең бөеклеген, халыкның аңа чиксез мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтү, Тукайның татар дөньясына багышлаган гомерен, хезмәтләрен бәяләүгә, экзистенциаль мотивлар милләтнең аны югалтканнан соңгы халәтен ачуга хезмәт итә.
XX йөз башы татар поэзиясендәге сан һәм сыйфат җәһәтеннән күтәрелүдән соң, 1920-1950 еллар аралыгындагы Тукайга багышланган әдәбиятта сан һәм сыйфат ягыннан чигенеш күзәтелә. Бу еллар — Тукай шәхесен үзәккә алган шигъри әсәрләрнең чагыштырмача аз язылган чоры. Шушы вакыт аралыгында бер-бер артлы килгән Октябрь инкыйлабы, гражданнар, Бөек Ватан сугышлары кебек вакыйгалар Тукай турындагы әдәбиятка да сизелерлек йогынты ясый. Сыйнфый көрәш, сугыш, батырлык, каһарманлык поэзиядә әйдәп баручы мотивларга әйләнә, шулай да Тукай шәхесенә, образына игътибар тулысынча кимеми. Мәсәлән, 1923 елда «Тукайның үлүенә ун ел тулу хатирәсенә багышлап», Ф.Бурнаш «Көрәш җырлары» исемендә бер җыентык бастыра. Ләкин ул мәҗмугада Тукайга яд ителгән шигырьләр урын алмый, Ш.Бабич, Н.Исәнбәт, К.Әмири, З.Бәширова, Һ .Такташ, К.Нәҗми, М.Җәлил кебек замандашлары яки яшь шагыйрьләрнең «көрәш очкынлары» белән тулы шигырьләреннән үрнәкләр бирелә. Шагыйрьнең үлеменә егерме, утыз ел тулган көннәр дә чагыштырмача тыныч үтеп китә.
Татар поэзиясендә егерменче еллар уртасыннан, мәгълүм сәбәпләр нәтиҗәсендә, социологик юнәлеш өстенлек ала, Тукай шәхесе иҗтимагый планда ачыла, аның шигърияте дә шул яссылыкта бәяләнә. Бу төркем шигырьләрдә хәзерге тормышны үткән аша чагылдыру принцибы алга чыга. Вакыт бүленеше идея-эчтәлекне ачуда әһәмиятле өлешкә әверелә, вакыт аралыгы, ике чор каршылыгы иҗтимагый эчтәлеккә төреп тәкъдим ителә. Үткән тормыш катып калган, схоластик бербөтен, хәтта канлы, дәһшәтле булып, шул чордагы алсу, матур көнитешкә каршы куела, ягъни «үткән — бүгенге» антиномиясе тудырыла. Шушы җирлектә Тукай шәхесе «азат» яшәешкә алып чыгучы образ буларак күтәрелә һәм мондый каршылык Тукай образын социаль бәяләүдә төп сәнгати алымга әверелә.
Г.Хуҗиның «Габдулла Тукай истәлегенә», Ә.Юнысның «Тукайга», Ш.Маннурның «Җир мәңгелек» кебек шигырьләрендә Тукай образы ярлылар өчен көрәшү, азатлык яулау, байларны җиңү мотивлары белән янәшә тасвирлана, шагыйрь — халыкны яңа тормышка алып баручы янәшәлеге алга чыга. М.Җәлилнең «Тукай каберендә», К.Хәмзинның «Милләтсезләр иле» шигырьләрендә исә шагыйрь образы башка яссылыкта бәяләнә башлый: милли кысу, гаделсезлек шартларында милләтне рухи һәм иҗтимагый саклап калучы милли идеал булып күтәрелә.
С.Хәкимнең «Пар ат», «Шагыйрьнең балачагы», Г.Шәрәфнең «Шүрәле белән очрашу» кебек әсәрләре иҗтимагый якның эстетик калып белән алышынуын хәбәр итә. Мондый әсәрләрдә каләм иясе матурлык тудыручы оста, эстетик камил әсәрләр иҗат итүче шагыйрь кебек бәяләнә. Бу тенденция әдәбиятта иҗтимагый якның яктыртылышын гына таләп иткән идеология, җәмгыятькә тискәре мөнәсәбәтне белдерү чарасына да әверелеп китә, әкренләп сәнгатьнең вазифалары, сафлыгы, эстетикасы турындагы сүзгә бару да тоемлана. Нәкъ шушы сыйфатлар ХХ гасырның икенче яртысында Тукай турындагы поэзиядә булачак үсеш-үзгәрешне нигезли.
Тукай турындагы поэзиядә яңарыш, иҗтимагый яшәештәге үзгәрешләр тәэсирендә,
НУРФИЯ ЮСУПОВА
142
1960 елларның икенче яртысыннан башлана, татар әдәбиятының киңәю-тармаклану вакытында яңа сыйфат үзгәрешләре белән байый, тулылана. Аның, алдагы чорлар белән чагыштырганда, башкарак юнәлештә үсеп китүе фәлсәфи һәм әдәби фикердәге яңалыклар, әдәбиятның иҗтимагый кануннарны алга куйган идеологик кысалардан чыгуга омтылышы, дөньяны, яшәешне сәнгатьчә кабул итүнең яңа яклары ачылу белән аңлатыла. Шушы чордан Тукай образының сурәтләнеше катлаулы һәм катнаш төс ала: бер әсәр чигендә Тукай образына мөнәсәбәттә шагыйрь һәм шигъриятнең хәле , шагыйрь — галәм, реалистик, романтик, мифологик традицияләрнең һәм дини фәлсәфәнең бергә кушылуы күзәтелә, моңа исә төрле сәнгати алымнар аша ирешелә.
Тукай турындагы шигърияттә реалистик традицияләр шагыйрьнең биографиясеннән мизгелләр, шәхси тормыш һәм характер сыйфатлары кебек якларның әсәр тукымасына кереп, беренче катлам бәяне бирүдә катнашуы, шулар ярдәмендә аның яңа сыйфатларын ачарга омтылыш белән тоташып китә. Бигрәк тә поэмаларда отышлы файдаланылган бу катлам шигъри әсәрләрне гадәти яшәештән ераклаштыра һәм шул ук вакытта глобаль реальлеккә якынайта, Тукай тормышын кабат җанландыра, аны тышкы дөнья, галәм язмышы белән бер үремтәдә бирә.
Нигез-өлге белән параллель үстерелүче романтик сызык, беренчедән, шагыйрьнең эчке дөньясын, рухи омтылышларын, киләчәккә өмет-хыялларын чагылдыруда күренсә, икенчедән, шигырьләрнең лирик аһәңен көчәйтә, тар, күнегелгән боҗрадан алып чыга.
Романтик сызыкка яшәешнең дини ышанулар, җан кыючы яки яшәүгә көч бирүче затлар белән бәйле өченче буыны — мифологик фикерләр өстәлә. Бу сызык Тукай турындагы поэзияне әдәбиятның иң ерак катламнарына — халык авыз иҗатына, ырымнарга, мифологиягә тоташтыра. ХХ гасырның 90 нчы елларында әлеге катламга игътибар аеруча көчәя. Боларга 1960-1980 еллар поэзиясендә Тукайга бәя бирүнең төп хасиятләреннән берсенә әйләнгән әдәби, мәдәни үремтәләр бәйләнә. Бәя ике яклы төс ала: бердән, аның шагыйрьлегенә, татар әдәбиятын әйдәп баручы кебек иҗади хасиятләренә мөрәҗәгать ителсә, икенчедән, идеологик кысаларга кертелеп, иҗтимагый-сәяси идеяләр белән генә яшәгән әдәбият үзе тәнкыйтьләнә башлый. Шушы нигездә шагыйрьләр әдәбият-сәнгатьнең бурыч-максатлары, үзәк сыйфатлары, әхлаклылыгы мәсьәләләрен күтәрәләр, Тукай шәхесенең һәм иҗатының яңа буын шагыйрьләргә йогынтысы, каләмгә тотынган кешенең намусы, әдәбиятның хакыйкатьне әйтеп бирү көче хакында тулы бер сөйләшү башларга мөмкинлек туа. Милли үсешкә югары мәдәният аша ирешеп булуы ассызыкланып, Тукай иҗаты ярдәмче үрнәк модельгә әверелә.
Агымдагы чорда Тукайга багышланган поэзиядәге яңарышны «Һаман шулай», «Халык төсе», «Без һаман бергә», «Язгы авазлар», «Чәчәкләр китерегез Тукайга», «Кулын канга батырса да» кебек әсәрләре белән Х.Туфан хәбәр итә. Аның шигырьләрендә яңа бер күренеш: Тукайны сурәтләүдәге социологик юнәлешне кире кагып, иҗтимагый- әдәби эчтәлекне берләштерү сыйфаты күзәтелә. Мәсәлән, «Без һаман бергә» шигырендә ул, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесен чагыштырып, беренчесенең чын юлбашчы икәнлеген раслау, шуның ярдәмендә әдәбиятның тормыш-яшәештәге урынын хакимият баскычыннан да югары күтәрү максатын куя. Хакимнәрдән өстен Тукай образын бизәүдә сакральләштерү, изгеләштерү тенденциясе тоемлана.
С.Хәким иҗатында («Тукай дәфтәреннән» шигырьләр циклы, «Бер татарда ничә йөзләп шагыйрь» һ.б.) Тукайны сурәтләүнең тагын бер сукмагы — шагыйрьне татар әдәбиятында остаз, әдәбиятны әйдәп баручы итеп сурәтләү үзенчәлеге шәйләнә:
Килде Тукай... Әйтте халык: Үзе...
Ияр аңа, инан, туры бар.
Бу сынат.мас, бу беркайчан сатмас, Йөзендә нур, иман нуры бар.
Туфан-Хәкимнәрдән соң килгән буын — Г.Афзал, Р.Фәйзуллин, Р.Мингалим, К.Сибгатуллин, М.Шабаев һ.б. шигырьләрендә иҗтимагый-әдәби катламның әдәбилек ягы калкулана: Тукай образы әдәбиятның сыйфатын билгеләүче бизмән, Шагыйрь дигән бөек исемне йөртергә лаеклылыкны аңлатучы чисталык, аклык-сафлык, намуслылык үрнәге кебек сурәтләнә. Әкренләп иҗтимагый бәя-фикер әдәбиятның халык тормышындагы ролен күрсәтүдә кала. Шагыйрьләр идеалына хас сыйфатлар берлеге итеп караудан Тукайны милли көрәшче кебек тасвирлауга борылыш күзәтелә. Мәсәлән,
ХХ ГАСЫР ТАТАР ПОЭЗИЯСЕНДӘ ТУКАЙ ОБРАЗЫ
143
Р.Фәйзуллинның «Яздан аерып булмый Тукайны!» шигырендәге строфадан строфага алмашына барган символлар аша чагылган идея, фикер Тукайны һәм аның турындагы поэзияне яңа сыйфатлар белән баета. Яз образының алышына барган мәгънәсе шагыйрьнең төрле сыйфатларын ачарга мөмкинлек бирә.
Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда ул янган.
Язы киләчәге барлар ничек китсен, Ничек югалалсын дөньядан?!
Галәм киңлегендә барган мәңгелек табигый алмашыну — язның кабатлануын үзәккә алып, шагыйрьнең мәңгелеген символлаштыручы фәлсәфи һәм киләчәккә өметне гәүдәләндерүче романтик чылбыр рухи яшәешкә тоташа. Тукай күңелендәге өмет, хыял, гүзәл гамьнәрне туплаган яз символы күңел аклыгын, сафлыгын яктырту (яз белән кара елларның янәшәлеге аны үзгә дәрәҗәгә күтәрә) белән бергә Тукайның яшьлегенә, изгелегенә, мәңгелегенә дә ишарә ясый.
К.Сибгатуллинның җан фәлсәфәсенә нигезләнгән «Яшь белән дә, җан һәм тән белән дә...» шигыре дә Тукайның үзенә һәм чорга бәя бирүгә юнәлтә, Тукайга субъектив бәя өстенлек ала. Заман шаукымында керләнгән күңел / Тукай җанының аклыгы каршылыгы соңгысының намус, әхлак, вөҗдан дәрәҗәсен ачарга мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, шагыйрь үз чорына һәм халкына бәя бирә, шуның аша автор милләт хәленнән ризасызлыкны белдерүче сәяси фикер-карашларын да җиткерә. Тукай кешелекнең җанын сафландыручы, рухын саклаучы үзәгенә күтәрелеп, намусы кешелеккә бизмән, әхлакый бәянең иң югары ноктасы, пәйгамбәрләргә хас әхлакый камиллек һәм халыкка хезмәт үрнәге итеп куела. Ш.Галиевның «Туры Тукай» шигырендә дә шагыйрь әхлакый камиллек, намус һәм туры сүз символы булып күтәрелә, рухи камиллек фәлсәфәсе аша чагылдырыла.
Мифологик, дини-космогоник образлар системасы Л.Зөлкәрнәев, Г.Морат кебек шагыйрьләр иҗатында Тукайны милли герой, Аллаһы Тәгалә тарафыннан татар милләтенә төшерелгән илче кебек тасвирларга ярдәм итә. Мәсәлән, «Тукай» шигырендә Г.Морат символлар ярдәмендә ачылган мәгънә аша шагыйрьгә берничә яклы бәя бирүгә ирешә. Тукай поэзиянең генә түгел, кешелекнең күкләр белән бәйле кәгъбәсенә, табыну үзәгенә күтәрелә. Мифологик төсмер-сурәтләр авторга Тукайның намус чисталыгын, күңел аклыгын ачарга мөмкинлек бирә. Бу сурәт Р.Гаташта да җанландырыла. Аның «Шигърият!..» әсәрендә «кеше — Алла», «Алла — кеше» кебек суфичылык мотивы тудырылып, шагыйрьнең бөеклеген раслаучы фәлсәфә белән үрелә. Шигъриятнең бүгенгесеннән риза булмаган, сүз сәнгатенең дәрәҗәсе төшүе, әхлагын югалтуы өчен борчылган лирик герой төрле дәрәҗәләргә үрелгән, вөҗданы какшаган шигърият һәм каләм әһелләренә Тукайны намус, аклык символы итеп күрсәтә. Шул рәвешле, Р.Гаташ сәнгатьнең сафлыгы, әдәбият әһеленең намуслылыгы турындагы традицияләрне яңарта.
Х.Туфанның «Чәчәкләр китерегез Тукайга», Х.Әюповның «Туры сүзгә», «Иман яңарту», Илдар Юзеевның «Син яшьтәш тә, замандаш та...» һ.б. шигырьләрендә милләтнең Тукайга мөнәсәбәте, шуның аша татар халкының бүгенгесе һәм киләчәге
144
хакында уйлану, кайбер әсәрләрдә җәмгыять хәле белән бәйле сәяси тәнкыйть урын ала.
Без чәчәкләр аша тапшырырга
Тиеш тә бит сиңа сәламне.
Ел буена тик бер генә тапкыр
Күрәсең син, Тукай, аларны.
(Х.Туфан. «Чәчәкләр китерегез Тукайга»).
Тукайга хөрмәт, игътибар милләтнең рухи үсешен, мәдәни дәрәҗәсен күрсәтү бизмәненә әйләнә. Сүз сәнгатенең югары дәрәҗәсе Тукай иҗаты белән билгеләнә, әдәбият-сәнгатьнең үсеш дәрәҗәсен танып-белүнең «Тукай иҗаты» дип аталган биеклеге бәяләү бизмәне буларак алына. Шул рәвешле Х.Туфан «йокыга талган», «көнлекчеләр» тормышы белән яшәүче милләтен уятырга омтылып, илнең бишьеллык планнарны, гигант төзелешләрне генә мәдхия, максат иткән сәясәтенә үз карашын да җиткерә. Бу әдәби катламның сәяси юнәлеш алуын күрсәтә.
Ш.Галиевның «Тукайга», Зөлфәтнең «Ялгызлык», Р.Әхмәтҗановның «Тукайның соңгы рәсеме», Р.Харисның Тукайдан алган «Китмибез без, безгә анда...» эпиграфы белән башланган «Китмибез!», М.Әгъләмовның «Әйтте Тукай», Р.Зәйдулланың «Йокысызлык» һ.б. шигырьләрдә исә, гомумән, милләт язмышы, актуаль мәсьәлә кебек куелып, Тукай шәхесе, аңа мөнәсәбәт милли бәйсезлеккә чакыру мотивлары белән байый. Мәсәлән, Зөлфәтнең «Ялгызлык» шигырендә җил, боз образлары чор вазгыятен күз алдына бастыра, идеологик кануннарны танырга ярдәм иткән мистик кара шәүлә образы милләт тормышын җимерүче көчләрне символлаштыра. Яшәү һәм мәхәббәтне символлаштырган шәм уты образы авторга Тукайның халкы өчен яшәвен, көрәшүен, иҗади эшчәнлеген дә шул юнәлештә алып баруын күрсәтергә ярдәм итә. Гомере, мәхәббәте белән халкын «җылыткан» шагыйрь үлем алдында ялгызы кала. Зөлфәт даһилар кадерен белмәүнең татарда өзлексез дәвам итүенә ачына, Тукайны югалту кебек тарихның ачы сабагын күрсәтү аша Тукайга мөнәсәбәтне милләткә бәя бирү чарасы итеп куя.
Тукайга багышланган поэмалар шагыйрь образын сурәтләүне эпик әсәр мөмкинлекләрен файдаланып тирәнәйтә. С.Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә», М.Әгъләмовның «Тукайдан хатлар» поэмаларында биографик-реалистик, сатирик- тәнкыйди яңгыраш, иҗтимагый фикерләр: милләт, аның язмышы, үткәне, бүгенгесе, киләчәге; фәлсәфи уйланулар: кеше һәм яшәеш, яшәү мәгънәсе һәм кешелек алдындагы бурыч; әдәби мәсьәләләр: әдәбият һәм аның кеше, милләт тормышындагы роле, әдәбиятның шагыйрьгә йөкләтелгән олы вазифасы, шагыйрь шәхесе; сәяси ачыну: марксистик идеология һәм система китергән фаҗигаләр хакында сөйләү белән үрелеп бара. Шулай милли идеал булып күтәрелгән Тукай шәхесе, образы тормыш-яшәешнең гомумән татар әдәбиятын борчыган, кызыксындырган барлык өлкәләрен үз янына җыя.
Әнә шулай гасыр башында дөньяви милли идеал булып мәйданга чыккан Тукай образын татар поэзиясе 1960-1980 елларда сәяси-реалистик, дини-мифологик, иҗтимагый, әдәби-аксиологик, хыялый-романтик аспектларда баета һәм 1990 елларда, татар милли күтәрелеше күзәтелгән бер вакытта, кабат милли көрәшче дәрәҗәсендә укучыга тәкъдим итә. Гомумән, Тукай турындагы шигърият ХХ гасыр әдәби-эстетик фикерендә барган үзгәреш-яңарышларны тагын бер кат шәрехли, әдәби традицияләрнең дәвам ителешен, үстерелешен, мәгънәви баетылышын дәлилли һәм сүз сәнгатенең милли нигезләрне, кыйммәтләрне югалтмавы хакында сөйли.