Кайтаваз
«Казан утлары»ның март санында Ренат Харисның «Каш ясыйм дип... (Рашат Низамига ике хат)» дигән язмаларын тетрәнеп укыдым. Чын әдәбиятны гайбәттән, чын иҗатчыны көнлекчедән аерган һәр татар кешесе өчен кадерле нәрсәләр күтәрелгән биредә. Әйе, Ренат кордашым бу искиткеч нечкә, күңелләребезне ничәмә дистә еллар буена өшетеп килгән Сәйдәш-Җиһанов, Яруллин-Җиһанов мөнәсәбәтләрен объектив яктырту мәсьәләләрен күтәреп, дөрес һәм, әйтергә кирәк, гражданлык батырлыгы эшләгән. Моның өчен аңа зур рәхмәт. Бөек шәхесләребезнең тормыш юлын сурәтләүдә гайбәтне әйбәттән аерыр, катлаулы чынбарлык коллизияләрен «кыргый Печән базары мөнәсәбәтләреннән» тазартыр һәм, идеал чыганакларыбызны, түбән мәнфәгатьләрдән чыгып, мәгънәсез пычратудан туктатыр вакыт җитте. Мин үзем дә моннан берничә ел элек Рашат Низаминың шушы язмаларын укып, Җиһановтан төшкән яктылыкны тишек палас белән капларга тырышучыларга каршы чыгарга талпынып караган идем. Әмма ул талпынып куюдан ары узмады. Аннан минем бу катлаулы мәсьәләне бар тирәнлеге белән ачып салуда бер теләк кенә җитмәгәнлеге, Ренат Харистагы фактик материаллар кул астымда булмавы да тоткарлагандыр, күрәсең. Сәнгатьтә өч баскыч бар: талантлылык, даһилык һәм титанлык. Чынбарлык һәр сәнгать иясен һәр баскычта үзенчә газаплый. Бу «гүзәл газап» конкрет сәнгать кешесендәге шәхеслек, холык-характер микъдарыннан чыгып, үз өлешен өсти. Язучы боларны исеннән чыгармаска тиеш. Нәҗип абзый Җиһанов тоткан җиреннән өзә торган каты куллы, бөек йөрәкле, арыслан ябалдашлы Ир Заты иде. Ул Титан иде. Әмма аны безнең кайбер гайбәтчеләребез, имеш, башка талант-титаннарыбызны «агулар өчен» агу кайната торган чәйнүк-титанга, Сальерига әверелдерделәр. Мондый түбәнлек, мондый хөсетлек безгә, дәүләтсез килеш бөек цивилизация тудырган халыкка, авыр җан сыкранулары алып килгән иде. Ренат Харисның бу «Ике хаты» иманыбызның шушы гайбәтчелек кризисыннан чыга башлау тантанасы булса ярар иде, амин!..
Кайнар вә чын рәхмәтләр илә
Айдар ХӘЛИМ