Логотип Казан Утлары
Повесть

Ике җүләр

Төньяктагы таулар Сарташ авылын салкын җилләрдән ышыклый. Шул

тауның уртасында яшьләр уенга җыела торган «өстәл» бар. Чыгып торган өстәл

янында мунча кадәрле сары таш калкып тора. Мең еллар тора инде ул сары

таш. Шуңа күрә дә бу авылны борынгы бабаларыбыз Сарташ дип атаган, имеш.

Сарташ тавыннан бик күп чишмә агып чыга. Киленнәр шул чишмәләрдән

чәйлек су ташый торганнар иде.

Егет-җилкенчәк, кыз-кыркын түгәрәк уен уйнаганда, җыен бала-чага сары

таш янында комнан өй ясап, шул ком өйләрне чүпрәк-чапрак белән бизәп, бераз

су кушып комнан ясалган «пәрәмәч пешереп», бер-берсен кунакка чакырган

булып, мәш киләләр. Бала-чага янында Габдулла исемле телсез-чукрак та уенга

катнаша иде.

Хәзер тау уртасындагы сары таш юк инде. Ул аска тәгәрәп, буа суына

баткан.

Бу авылның ике җүләре бар. Берсе әнә шушы Габдулла, аны Җүләр Әбдүш

дип йөртәләр. Кызамыктанмы, чәчәктәнме сабый чакта ук телсез-чукрак

булып калган. Аның әшәке, начар әйберләрне күргәч: «уһу, акка-бокка» сүзе

бар, кәефе килгән чакта, ике баш бармагын күрсәтеп, айгылдап көлү гадәте

дә бар. Әбдүшнең ата-анасы күптән үлгән. Ерак тутасы, алар йортына килеп,

шул мәхлукны карап тора. Тутасы аны кыерсытмый, какмый-сукмый, ашата-

эчертә. Габдулланың өс-башы гына ертык, ямаулы булыр. Бер елны башбатыр

калгач, Сирайга арбалы матай бүләк иттеләр. Җүләр Әбдүш йөгереп килеп,

матайның арбасына чумды. Шуннан соң Сирай аны гел матаена утыртып

йөртә башлады, шуңа күрә Әбдүш аны бик ярата, Әбдүш кешеләр алдында

ике баш бармагын һавага төртеп, Сирайны мактый. Сабантуйларында Сирай

көрәшкәндә, Җүләр Әбдүш аның өчен җаната, кыргый тавыш белән кычкыра,

хәрәмләшсәләр, үзенчә сүгенә:

— У-у, акка-бокка! — дип иләмсез тавыш белән кычкыра.

Сирай җиңсә, шатлыгыннан котырынып, баш бармакларын тырпайтып,

мәйдан уртасында йөгереп йөри.

Авылның икенче җүләре Сирайның үзе булыр. Ни өчен аны «Җүләр Сирай»

дип атаганнардыр, беркем дә белми.

Сарташ тавы түбәсенә менеп, аска, тирә-якка баксаң, гаҗәеп матур табигать

манзарасы ачыла. «Ялкын» калхузына кергән алты авыл күренеп тора. Әрәмәләр,

буалар, иске тегермән хәрабәләре — уч төбендәге кебек.

Авыл үзгәрә бара. Авылдагы салам түбәле йортларны — дранча түбәлесе,

дранчаны такта түбә алыштырды. Тактаны — калай, аннан соң — шифер,

шифердан соң ни булыр йорт түбәләрендә? Куе таллар да карчыклар авызындагы

тешләр кебек сирәгәйде. Аның каравы авылда алты почмаклы, сигез почмаклы

йортлар күбәйде, гел харап, ташпулатлар арта торды. Хәленнән килмәгәннәр,

авырулар, ялгыз карчыклар гына яңа өй салып маташмадылар. Җүләр Сирайның

да каралты-курасы шул килеш кала бирде. Җүләр Сирайның да шәп йорт салып

керергә көченнән килә иде, ләкин Сирайның хәттин ашканнарга исе китмәде,

ул аларның алагаем олы йортларына да, «Волга», «девятка» кебек машиналарга

утырганнарына да кызыгып бакмады. Ул хәтта Сабан туйларында батыр калып,

матай, суыткыч, тәкә, келәм-палас отса да, өс-башын да җүнләп карамады,

ни эләксә, шуны киеп эшкә китә, бәйрәм көннәрне генә чиста күлмәк-ыштан

киеп чыга.

«Җүләр» дип әйткәннәренә дә аның исе китми, Сирайның җавабы әзер:

— Җүләрләр арасындагы акыллы кешене гел җүләргә санаганнар! Әнә,

карагыз, бөтен пәйгамбәрләрне тилегә санаганнар! Сөекле пәйгамбәребез

Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламны да үз халкы башта «җүләр»,

дигән.

Сарташның кече урамындагы бер почмагына бәләкәй генә бер өй поскан.

Тыйнак кына, матур өй. Ике тәрәзә — ике күз сагышлы карый. Бу өй дә, мөгаен,

үзенең хуҗабикәсенә охшагандыр, ул да нәкъ шулай тыйнак-матурдыр, нәкъ

шулай сагышлыдыр-моңлыдыр.

Бу Җүләр Сирайларның курасы. Өй әле нык, мунчасы яңа, каралты-курасы

да тәртиптә, бер сыер, сугымлыкка бер бозау да, унлап тавык, бер оя каз,

бәрәннәре белән җиде сарык, чия бакчасындагы карлыганнар арасында өч

баш умартасы бар.

Анасы Гөлчәһрә белән ул әнә шул, үзләре кебек тыйнак өйдә яшәп ята.

Эштән бушаганда, көзге туктамас яңгырларда, кышкы күзачкысыз бураннарда

авыл кешесе кая барсын, өеннән чыкмый ята, телевизор бага, мунча керә,

күршесенә биләмгә йөри. Сираҗетдин Туктаров исә китап укый. Бәлки аңа

китап җене кагылганга, «Җүләр Сирай» кушаматы такканнардыр? Аның

үзенә күрә китапханәсе дә бар. Әле нинди генә! Үз кулы белән ясаган киштә-

шүрлекләрдә Толстойның унике томы, Әмирхан Еникинең китаплары,

Галимҗан Ибраһимовның сигез томлыгы. «Новый мир» белән «Казан утлары»

журналының әллә ничә еллык төпләмәләре — бар да бар. Бүлмәсенең түренә

кадакланган келәмдә ау мылтыгы, бабасыннан калган кылыч, алтатар кобурасы

эленеп тора.

— Кайда моның маузере? — дип кызыксынганнарга хуҗабай җавап

кайтара:

— Рөхсәтсед утлы корал тотарга ярамай, дип күнтәпиләр апкитте. Апаем, ау

мылтыгына минем рөхсәтем бар. Маудерның бабама именной бүләк ителгәнен

дә әйттем, дукументын да күрсәттем, ударнигын атмаслык итеп эшләгәч килеп

алырсын, диделәр. Апаем, кеше үтерәсем килсә, мин аны ау мылтыгыннан да

атып үтерә алам.

Сүзгә хуҗабикә Гөлчәһрә түти катнаша:

— Аның ауга чыгып та куянга, төлкегә атканы юк. Чаңгыга басып, мылтык

асып, кар сәхрәләрен әйләнеп кайту аның өчен бер хозурлану гына ул. Абзар

тулы малыбыз, бедгә нәмәгә кирәк ул куян ату?

Бәлки аны ауга чыгып та куян-төлке атмаганы өчен җүләргә саныйлардыр?

Ни өчен Сирайга «Җүләр» кушаматы тагылып калгандыр, ул үзе дә белми,

ахрысы. Укытучыларга җавап бирә алмаслык сораулар яудыргангамы, кыз

урларга маташып та оятка калганынамы, белгән юк.

Мәктәптә укыганда ук Сираҗетдин укытучыларын аптырата торган иде,

техника турындагы бәхәсләре, әдәбият турындагы сораулары күп вакыт

укытучыларны кыен хәлгә куя торган иде.

— Апа, ни өчен ай бедгә бер ягы белән генә карап тора? — дигән сорауга

астрономия укытучысы Сәгъдия апа җавап бирә алмаган иде.

Үз соравына Сирай үзе җавап бирде.

— Айның үд күчәрендә әйләнү вакыты Җир әйләнәсендәге хәрәкәт вакыты

белән бер булганга!

Бервакыт әдәбият дәресендә, тугызынчыда укыганда булса кирәк, дәрес

бетәр алдыннан укытучы Мәрдия апа:

— Сорауларыгыз бармы, балалар? — дип сорады. Сирай кул күтәрде.

— Апа! — диде ул, — Талстуй «Бал бәйрәменнән соң» хикәясе белән

татарларны яклый бит, сед апа шул турыда әйтмәдегед. Иван Васильевич

урамда бер вдвод салдатның бил тиңентен чишенгән татарны кыйнап алып

барганын күрә. Кыйнауны Иван гашыйк булып йөргән кыдның атасы

полковник оештырган була. Шуннан соң Иван Васильевич полковникның

кыдыннан вад кичә. Матур мәхәббәт татар кешесенең кыйналуы аркасында

җимерелә бит.

— Дәрес бетте, балалар! — дип Мәрдия апа, һични әйтмичә кыңгырау

шылтыраганчы ук дәресханәдән чыгып киткән иде.

Бервакыт Сарташка язучылар килгән иде. Бик кызык булды ул очрашу.

Әдәбиятны белүдә Сирай бөтен язучыларны шаккатырды. Аның сораулары

мәгънәле һәм урынлы иде. Кичәдән соң алдан ук әнисе белән сөйләшеп, Сирай

яшь язучыларны кунакка алдырды.

Иң башта хуҗабай затлы кунакларны мунчага алып китте. Каен, туйра

себеркесе белән һәрберсен кат-кат чапты.

— Тәнгә — мунча, җанга — юк! — диде хуҗабай.

— Тукайны яттан белә бу! — диде шагыйрь Рөстәм.

Мунчадан соң бакча сәкесендә тәгам җыйдылар.

— Үдемнең умарта балы! — диде хуҗабай, бал савытын кунаклар алдына

куеп. — Монысы да үдебеднең балдан ясалган! — Сирай чокырларга әче бал

коеп чыкты.

Бал кортының ипие, сарышын катыштырып эшләнгән бал «кодачаның

җуачасы»ннан да затлырак иде. Каклаган каз, бәлеш белән сыйланды

кунаклар.

Язучылар бик тә канәгать китте. Шуннан соң язучылар белән Сираҗетдинның

өзелмәс дуслыгы башланды.

Сираҗетдинның китапханәсен күреп, язучылар шаккатты.

— Әдәби зәүкы бар егетнең! — диештеләр кунаклар.

Бөтен авыл егылып эчкәндә, Сираҗетдин авызына хәмер алмас, китап укып

ятыр. Бәлки башкалар кебек эчмәгәнгә, эчеп былагайланып йөрисе урында

китап укыганга, аны Җүләр Сирай дип атаганнардыр?

Сирай кебек китап укыган кеше авылда юк, авылда гынамы, бөтен төбәгендә

юктыр. Үзендә булмаган китапны ул китапханәдән алып укый. Китапханәгә иң

еш йөргән ике кеше бар: берсе — Сирай, икенчесе — Гашия. Әллә китап белән

дус булганга, әллә мөлаем булганга Сираҗетдин Гашиягә гашыйк иде. Ләкин

ул үзенең мәхәббәте турында кызга әйтергә кыймый. Юкса, Сабантуй батыры,

куркак егет түгел, кызны күрсә, каушый да төшә. Алып гәүдәле Сирайны

бәхетсез мәхәббәт сагышы бөкте. Шул сагыш аның гомерлек юлдашы булды.

Мәктәпне ул бар фәннән дә яхшы билгеләренә тәмамлады. Аны йә физматка

яки сәнгатькә китәр, дип уйлаганнар иде. Ләкин Җүләр Сирай физматка да,

сәнгатькә дә китмәде, армия хезмәтенә китте.

Гашия, чәтертән кыз, әллә юри, әллә котыртып кына Сирайга елмаеп карый

иде. Шул елмаюны бичара Сирай «кыз мине ярата» дип кабул итә иде.

Армиягә киткәнче, Гашия-кыз клубта түгәрәк уен уйнаганда, Сирайга аеруча

назлы елмайган иде. Уеннан соң ул Гашияне капка төбенә чаклы озата кайтты.

— Мин иртәгә салдатка китәм, хат җадарсыңмы, Гашия? — диде егет.

Кыз аның бу сүзен шаяруга алыптыр, ахрысы, челтерәп көлде дә әйтте:

— Язармын! — диде.

Гашия капкасыннан кереп китте, капканы ябып бетермичә, ул йөзен капка

ярыгына куеп өстәде:

— Абыең рөхсәт итсә! — диде дә кычкырып көлә-көлә өенә кереп китте.

Шайтан белсенмени Хашим белән Гашиянең вәгъдәләшкәнен! Икенче көнне

үк Сирай армиягә китте. Карантинда чакта ук ул Гашиягә хат язды.

«Исән-аманмысез, сезки ерак Сарташта яшәп ятучы сөеклем Гашия! Сәлам

атаң-анаңа һәм абыйларыңа, сеңелләреңә, күрше-коланга, һәммә барчагызга

да аермаенча кайнар сәламнәремне җибәреп калам. Сәлам тәмам, бераз сүзгә

күчәм. Карантинда ятабыз, аннан соң чын салдат булып, присяга кабул итәбез.

Служба бара. Синең хәлләр ничек, кая китәргә уйлыйсың? Медучилищега кер,

Алабугага, аннан авылга кайтырсың безнең медпунктка. Мин монда механик-

мотористлыкка укыячакмын. Армиядән кайткач, механик булырга исәп. Мин

тракторда, комбайнда эшләрмен, син шәфкать туташы булып. Хезмәттән

кайтуга ук мин сиңа яучы җибәрәм, Алла боерса. Син минем анама яхшы

килен булырсың, минем анакай әйбәт ул, үзең беләсең. Без бик тату яшәрбез,

балаларыбыз да күп булыр, иншалла! Мине зарыгып көт, Гашия җаным.

Зөһрә Таһирын, Ләйлә Мәҗнүнен, Зөләйха Йосыфын көткән кебек көт мине.

Кочаклап үбәм, чәчеңне, толымнарыңны үбәм, зар-интизар булып күрешү

мизгелләрен көтүче Сираҗетдинең булыр!»

Чукындырасыңмыни аны, бу хатны Гашиянең сеңелләре ачып укыган да

җавап язганнар.

«И сөеклем Сираҗетдин! Сез ки батырларча солдат хезмәтендә булгучы

Сираҗетдин Сабирҗан углы Туктаров, сезни бер күрергә интегеп яшәүче

сөеклегез Гашия Тимергали кызы сәламли. Аллага шөкер, сыерыбыз игез бозау

китерде, берсе тана, берсе үгез бозау. Чүбен салганын үзем тун киеп сагалап

тордым. Хезмәтеңнән сау-сәламәт булып кайтсаң, туебызга ит мул булыр, Алла

боерса! Сеңелләрем белән туй бүләгенә түрләмәләр, кулъяулыклар, тастымаллар

чигәбез. Хәлкәйләрең ничек, сөеклем, солдат хезмәте бик авыр түгелме, беләм,

син көчле егет, Сабантуйда бил бирмәүче батыр бит син, шөкер. Кайтуыңны

зар-интизар булып көтүче Тимергалинең сөекле кызы Гашия».

Сирайның куанганын күрсәгез! Ул беркатлы бичара хатны Гашия язганына

шундук ышанган иде. Байтак кына вакыт ике арада кап-кайнар гыйшык

хатлары йөри торды, аннан соң хатлар кинәт туктады. Сирай нишләргә дә

белмәде, янды-көйде, кат-кат язды, ләкин җавап килмәде. Ел узды дигәндә

генә Хашимнан хат килеп төште: энем, мин өйләндем, туйны син кайтмыйча

уздырмайбыз, диелгән иде хатта.

Танкны, техниканы ул нык үзләштерде, ул дивизиянең иң атаклы механигы

булып китте.

Ачуыннан, хәсрәтеннән ул спортзалга кереп, җан тиргә батып күнегүләр

ясый, җене өзелердәй булып классик көрәш белән шөгыльләнә, башта полкның,

аннан бөтен хәрби частьнең чемпионы булды.

Хезмәтен тутыргач, ул ашкынып Сарташка кайтты. Һәм аны мунча ягып,

бәлеш салып әнисе Гөлчәһрә, абыйсы Хашим белән җиңгәсе Гашия көтеп

торалар иде.

Сирайның солдат биштәре кулыннан төшеп китте. Бу хыянәтне аның

зиһене кичерә алмый иде. Гашия һични булмагандай, елмаеп тик тора.

Ләкин Сираҗетдин сер бирмәде, түзде, әмма аның мәхәббәте тагын да дөрләп

кабынды.

Киңәш-табыш иттеләр дә Хашим белән Гашияне башка чыгарырга булдылар,

йола буенча төп нигездә төпчек Сираҗетдин кала, Хашим башка чыгачак

иде.

Йорт кору эшләре башланды. Сираҗетдингә эш җиткезеп булмый иде, ул

җене белән эшләде, җәй узды дигәндә, башка чыгучылар яңа йортка күченде.

Аларга бер сарык, бер тәкә, башмак тана, бер-ике тавык бирелде.

— Болай булгач, яши башларга була! — диде абыйсы.

Ике дә уйлап тормыйча, Сирай авылда калды. Ялгыз анасын ташлап китә

аламыни ул? Яхшы механик иде ул, нидер кирәк булса, Сирайга йөгерәләр,

сабан көйләргәме, Казанга барып запчасть алып кайтыргамы — Җүләр Сирай

кирәк, зажигание көйләргә Сирайга куш. Аннан башка калхузның эше бармас

иде. Каралты-кура тирәсендә дә ул бөтен эшне үзе эшли, әнисенә чиләк тә

күтәрттерми, монысының да сәбәбе бар, исенә төшкән саен әнисе өйлән инде,

улым, дип җанга тимәсен өчен, булмаган килен эшен дә үзе башкара иде.

Бик өйләнәсе килә Сираҗетдинның. Булачак хатынын, анасының булачак

киленен ул төшләрендә күргәли. Хәтта хыялындагы хатыны белән сөйләшеп тә йөри,

Җүләр кушаматы аңа әнә шул үзалдына сөйләнеп йөргәне өчен тагылды, бугай.

Ләкин Җүләр Сирайның анасына килен булырлык хатын авылда берәү генә

иде шул. Анысы да кияүдә, абыйсы Хашимда, аның җиңгәсе Гашия иде.

Сабан туенда Сирай тагын батыр калды. Шәп көрәшә чукынмыш. Абзарда

тагын бер тәкә артты. Суыткычы да комачау итмәс.

Ләкин Гашия Сирайның зиһененнән чыкмады. Ут йота иде Сирай.

Абыйсының йортын өлгерткәч, Сирай калхузга механик булып урнашты. Аның

кулыннан килмәгән эш юк иде, ләкин уенда-башында Гашия. Ул хыялланыр

дәрәҗәдә аны ярата иде. Әллә ничә тапкыр аулак урында очратып сүз катты.

— Ни сөйлисең син, кайнем? — диде Гашия. — Минем сиңа хат язганым

юк.

Сирай ярсыды, ул куеныннан хатлар чыгарып, Гашиянең йөзенә якын

китерде:

— Ничек юк! Менә бу кем хатлары: сөям, дидең, көтәм, дидең?

Гашия хатларга күз йөртеп чыкты да:

— Ну, бу кызларны! — диде ачынып. — Моны минем сеңелләрем язган! Ну,

кирәкләрен бирәм мин аларның!

Сираҗетдин һаман ышанмады, аның яратуы тагын кыза төште, ул инде

ничәнче тапкыр Гашиягә ялвара иде:

— Гашия, мин бит сине армиягә киткәнче үк ярата идем, мин сине тагын

да ныграк яратам, аерыл Хашим абыйдан, ул синнән олы бит.

— Мин дә синнән ике яшькә олы! — диде Гашия.

Сирайның җавабы әзер иде:

— Ике яшь ерунда ул, Гашия! Сөекле пәйгамбәребед Мөхәммәд Мостафа

салаллаһу галәйһи вәссәламнең хатыны хәдрәти Хәдичә дә иреннән унбиш

яшькә олы булган. Аяд Гыйләҗевнең Бибинуры сөеклесеннән әллә ничә яшькә

картырак. Зөләйха да Йосыфтан олы булган. Мәхәббәт яшькә карамай ул!

Бу очрашуларны Гашия башта шаяруга алган иде, инде бу шаярудан узып

бара, дип ул кырт кисәргә уйлады.

— Мин сине яратмыйм, Сираҗетдин! — дип кычкырды кыз. — Син мине

дә, абыеңны да, үзеңне дә адәм көлкесенә калдырасың, кеше арасында сүз

чыгар, Аллам сакласын! Ташла бу эшеңне, кайнем. Минем йөгем бар, без

бала көтәбез.

Сирай ярсып, Гашиянең ике иңеннән тотты:

— Йөгең белән алам, Гашия!

— Тилергән! Ни сөйлисең син, бөтен авыл алдында адәм ыстырамы ясыйсың

бит. Мин абыеңа әйтәм, мин моны яшереп калдыра алмыйм.

— Әйт! Сөйлә! — дип кычкырды Сирай. — Әмма мин сине сөюдән вад кичә

алмаем! Мин синнән башка яши алмаем! Аерыл Хашимнан!

— Кит юлымнан! Мин ир хатыны, йөкле хатын!

— Талстуйның Анна Кәрининәсе дә ир хатыны булган, баласы да булган,

әмма чын мәхәббәт белән яраткач, иреннән аерылып, Вронский белән качып

киткән. Чын ярату барысын да кичерә, Гашия. Монда торырга кыенсынсаң,

башка җиргә күчеп китәрбед! Динһар, аерыл син Хашим абыйдан!

Кешеләр килә башлагач, Гашия йөгереп китте, Сирай нишләргә белмичә,

алак-ярак карангалап калды.

— Исәнме, Сирай! — дип сыер савучылар аның яныннан узып китте.

Сирай җавап кайтармады.

Бу сөйләшүдән соң ике-өч ай уздымы, юкмы, бөтен авылны шаккатырган

вакыйга булып алды. Тәвәккәлләп, Сираҗетдин калхуз атларын караучы Садыр

Гыйлемханы янына китте, кесәсендә бер шешәсе дә бар иде. Садырның тамагы

да кычытып тора иде, Сирай алып килгән шешәне печән арасына качырып

куйгач, Садыр әйтте:

— Ни йомыш, Сираҗетдин энем? — диде.

— Гыйлемхан абдый, бу кичкә Турытаеңны биреп тор әле...

— Ни йомыш?

— Кыд урларга барам.

— Кая?

— Урадбәккә!

— Кем кызы?

— Анысы хәрби сер, кайткач күрерсең, туемда түрдә утырырсың!

— Матри! — диде Садыр. — Атны имгәтсәң, пред икебезнең дә башны

кимерер!

— Белми дә калырлар!

— Эңгер-меңгердә килерсең!

Ул күрше кызы Илгизәне чакырып чыгарып, алтын йөзек сузды.

Илгизә аптырап калды.

— Бу ни, Сирай абый! — диде кыз.

— Син беднең килен Гашияне сәгать тугыдда капка төбенә чакырып чыгарсаң,

йөдек синеке! Мин чакырганны әйтмә, ахирәтләрең чакыра, диген!

Кыз «ни өчен» дип сораштырырга уйлаган иде, Сирай коры тотты, ул йөзекне

Илгизәнең атсыз бармагына кигезде дә китеп барды. Кыз йөзекле бармагын

сыпыра калды.

— Ярар, алайса, бер-бер кызык уйлап тапканмы соң бу Тиле Сирай!

Чакырырмын сәгать тугызда! — диде кыз үзалдына.

Сирай эңгер-меңгер җиткәнне зарыгып көтте. Ул келәмнән мылтыгын алды:

— Әнкәй! Коймагыңны пешерә тор, самавырыңны куя тор! Мин килен

апкайтам.

— Ай, Алла-Ходаем! Кем кызы, нигә бик ашыгыч, әзерлегем дә җук...

Җавап та бирмичә, Сирай, мылтыгын иңсәсенә асып, ишектән чыкты. Урамда

дөм караңгы. Садыр Гыйлемханы атны иярләп, көтеп тора иде. Сирай биеп

торган айгырга атлангач, аны тыя төшеп, җиңелчә юыртып китеп барды.

— Алла ярдәменнән ташламасын! — дип калды Садыр.

Сирай авылны чыккач, салмак юыртып байтак барды, аннан атны кире

борды. Ул авыл йоклаганны көтә иде. Ат басу капкасыннан кергәндә, урам

башында бер шәүлә күренде, бу Илгизә иде. Сәгать тугыз тулганда, алар

Хашимнар капка төбендә иде. Илгизә кереп китте, тәрәзәдә ут яна иде әле,

озак та узмады капкада ике хатын-кыз күренде, Сирай яшен тизлеге белән

Гашияне күтәреп ияргә менгезде, үзе дә атка атланды, айгыр алга ыргылды,

Гашия кычкыра, Илгизә кычкыра, этләр өрә.

Сирай өендә ут яна, анасы килен төшкәнне көтә, Сирай аттан сикереп

төште дә һавага мылтык дөпелдәтеп, һичтуктаусыз чәбәләнүче Гашияне өенә

алып кереп китте.

— Менә, әни, синең киленең! — дип кычкырды үзе.

— Әстәгъфирулла, бу Гашия түгелме соң? Нишләдең син, бала? — дип

каударланды әнисе.

Ул арада капка ягыннан кешеләрнең кычкырып сөйләшкәннәре ишетелде,

озакламый ишекне каерып, өйгә Хашим килеп керде.

— Сирай, нишләвең бу? — дип кычкырды ул. — Җүләр Сирай, аһ, тиле

Сирай!

Гашия яклау сорагандай, бер каенанасына, бер иренә сарыла иде. Үзе җылый,

Гөлчирә түти дә нишләргә белми:

— Тилергән малай, тилергән Сираҗетдин! — дип сукрана.

Өерелеп ирләр керде, барысы да аптырашкан иде.

— Вәт җүләр Сирай! — дип бот чабалар.

Мактау көтеп торган Сирай бөтен кеше үзенә ябырылгач, каушап калды,

шул каушаудан файдаланып, Хашим аның кулыннан мылтыгын тартып алды

да энесенә төбәде:

— Атам, эт баласы! — дип кычкырды.

Анасы кычкырып олы улына ташланды да мылтык көпшәсенә ябышты.

— Нишлисез сез, балалар? — дип үкси башлады. — Нәселдә булмаганны!

Акылыгызга килегез, балаларым!

— Әнкәй, абый, мин аны яратам! — дип кычкырды Сирай, ачынып. — Мин

аннан башка яши алмаем!

— Мин дә яратам, ул минем никахлы хатыным, булачак баламның анасы!

Мин дә аннан башка яши алмыйм! Китап укый-укый тилергәнсең син,

Сирай!

Барысы да сабырлана төште.

— Әйдә! — диде Хашим хатынына, аннан соң мылтыкны өстәлгә куеп, ишек

тарафына борылды.

Хатыны каенанасының кочагыннан чыкты да иренә иярде, башкалар да

таралышты. Өйдә Гөлчирә түти белән төпчеге Сирай гына калды.

Өй эче тып-тын, сәгать тавышы гына ишетелә.

— И бала-бала! — диде ана сабыр гына. — Адәм көлкесенә калдырдың бит

син нәселне.

Сираҗи тирән көрсенде дә капка төбендә таптанып торган айгырны Садырга

илтә китте.

Шау килде халык, Җүләр Сирайның кыз урлаганы турындагы хәбәр бөтен

төбәккә таралды: сөйлиләр дә бот чабып көләләр; арттырып та җибәрәләр;

булганын да, булмаганын да сөйлиләр. Сирай кешеләргә сүз әйтмәде. Ул һаман

Гашияне ярата иде. Ә аның сөйгәне Гашия бала анасы булды, ул кыз олан

алып кайтты.

Быел Сабан туенда Сираҗетдин көрәшмәде. Бик боек йөрде бичара.

Сабан туе таралгач, төшке бәлешләрне ашагач, халык сары таш янына

көндезге уенга менеп китте. Сабыйлар инде күптән сары таш астында

комнан йортлар корып, кунаклы уйный. Җүләр Әбдүш тә кызчыклар уенына

кушыла, кечкенә чиләктән су биреп тора, кызлар су катыштырып, комнан

«пәрәмәч пешерә». Яшьләр уенга җыела, кунак кызлары, кунак егетләре,

гармуны, баяны, җырлыйлар, бииләр. Уенның иң кызган чагында гына

кемдер чырыйлап кычкырып җибәрде, мең ел буе кузгалмаган сары таш

кузгалып, Җүләр Әбдүшне баскан да туктаган. Габдулланың сул аягы таш

астында калган, Габдулла илереп үкерә, балалар чырыйлап җылый, яшьләр

дә таш янына атылдылар. Ләкин ташның янә кузгалып, Әбдүшне сытып,

аска тәгәрәү куркынычы бар иде.

— Якын бармагыд! — дип кычкырды Сирай.

Сираҗетдин, уйлап-нитеп тормыйча, таш янына атылды, Габдулланы

сыттырмас өчен, аркасы белән ташка терәлде дә җан көченә ташны этә башлады,

батырның муен тамырлары кабарды, күзләре акайды, нинди көч булгандыр ул,

таш чак кына күтәрелгәндәй итте:

— Тартып алыгыз! — дип җан көче белән акырды Сирай.

Кемдер Габдулланы таш астыннан тартып алды, Сирай таштан читкә атылды,

таш әле генә Сирай басып торган урыннан аска таба кузгалды, әкрен генә

тәгәрәп, таудан аска төшә башлады, тизлеген арттыра-арттыра, мунча кадәрле

таш, ком бураннары кузгатып, аска тәгәрәде, тәгәрәп төште дә буага чумды.

Җүләр Әбдүш илаулап җылый, аның аягы имгәнгән иде. Сирай Габдулланы

ике кулына күтәрде дә тау сукмагы буйлап авылга йөгерде. Матаен кабызып,

авыруны күрше авыл хастаханәсенә илтте. Габдулланың аягы сынган, кулы

тайган булып чыкты. Алланың рәхмәте, ул аягына тиз басты. Шулай да Җүләр

Әбдүш сул аягына аксак калды.

Халык Сирайның батырлыгына сокланып туя алмады.

— Һи-и, Сирай, шунда үзеңне таш баскан булса, икегез дә сытылып үлә

идегез бит! — диештеләр.

Ризасызлары да табылды:

— Җүләр Әбдүшнең шунда сытылып үлгәне яхшырак була иде. Тутасы да

котыла иде, үзе дә котыла иде.

Сирай мактаганнарга да, ризасызларга да кайтарып сүз әйтмәде.

Бу вакыйга кыз урлау вакыйгасын оныттыра төште.

Урып-җыю вакытында Сирай басудан кайтып керми, шунда гына әбәт ясый.

Ул комбайнның өзелгән каешын алмаштырып маташа иде, тыны-өне беткән

пред сәпите белән килеп капланды.

— Сирай! Коткар! Уазикның коробкасы чыкты...

Капланырсың да нибуч, калхузда алты авыл, аралары ерак, бөтен басуларны

тикшереп йөрергә уазигың булмаса, чуртымны кырырсың. Предның хәлен бик

яхшы аңлады Сирай.

— Егетләр, каешны үдегед кигертерсегед, мин киттем! — дип матаен

кабызды.

— Утыр, Габдулла! — диде Сирай комбайн тирәсендә чуалган Әбдүшкә.

Җүләр Әбдүш шатлыгыннан кыргый мәче сыман ыйгылдап, матай арбасына

утырды.

Пред Сирайның запчастьсез кайтмаячагын бик яхшы белә иде, Сирай бит

ул кыенсынып тормый, мүкләк сыер кебек теләсә кем янына кереп китә,

нәчәлникнең ишеге төбендә йоклап калса кала, теләгәнен алмый чыкмый.

Нәчәлникнең күзенә карап:

— Кирәк бит, апаем, үдем өчен түгел, калхуд өчен, сәвитләр быласты өчен

сораем бит, апаем... — дип ялваргач, тилемсәрәк бу ирнең сагышлы, ялварулы

карашын күргәч, нәчәлникләр аның йомышын үти торганнар иде.

— Кайтып җиттек, Габдулла! — диде Сирай.

Җүләр Әбдүш матайдан төшеп, капкадан узды.

— Әнкәй, кунак бар! — дип кычкырды хуҗабай. — Капкаларга әдерлә!

Әнисе болдырга чыгып, улы белән Әбдүшне каршы алды:

— И-и, Габдулла кунакка килгән икән! — диде олы кунак көткәндәй.

— Коймагым да әзер, керегез!

Гөлчәһрә түти Әбдүшне өйгә алып кереп китте. Өйгә кергәч, Әбдүшнең

кулларын сөннәтләтте.

— Хәзер чәй ясыйм! — дип мич тирәсендә әвәрә килде.

Матаен капка төбендә калдырып, Сирай өйгә атылды:

— Әнкәй! — дип кычкырды ул керә керешли. — Син әперти, кычыткан

яфраклары җый әле, минем калага барасым бар.

Гөлчирә түти «олы кунак» алдына коштабак белән коймак куеп, сөтле чәй

ясады, кунакның алдына бал савытын шудырды.

— Аша, балам Габдулла! — диде дә хуҗабикә, кәрҗин алып, ишегалдына

чыгып китте.

Сирай тиз генә корбанга калдырган сарыгын суеп тунады, әнисе әрекмән,

кычыткан яфракларын чайкап саркытырга куйган иде. Сирай түшкәне тоз

белән яхшылап ышкып чыкты да кычыткан яфраклары белән төрде, кычыткан

өстеннән әрекмән яфраклары белән каплап, аннан ак җәймәгә урады. Шулай

иткәч, җәйге челләдә дә ит бозылмый, озак саклана. Түшкәне матайның

арбасына салып, өстеннән яңгырлык белән каплап куйды да, өйгә кереп, яшереп

куйган урыныннан күпмедер акча алып, тиз генә капкалап, матаен кабызды,

идарәгә барып юллама яздырып алды да Казанга очты.

Аның Казанда язучы дуслары күп иде. Китап яратканга күрә, ул алар

белән аралашып яши, авыл күчтәнәчләре белән сыйлый, язучы милләте

Сираҗетдинның Казанга килгәнен зарыгып көтеп ала, чөнки алар

Сираҗетдин акчасына сыйлана. Язучылар авылга килеп төшсәләр дә, Сирай

акчасына сыйлана, Сирай калага килеп чыкса да, язучы халкы Сирай

акчасына ресторанга керә. Шулай итеп, Җүләр Сирай язучылар арасында

үз кеше булып китте. Ул хәтта язучыларның ел йомгаклары җыелышында

да катнаша иде. Авылдан килгән китап укучы буларак, аңа бер-ике тапкыр

сүз дә әйттерделәр.

Дус язучылары (шаян халык) аны үзсендереп тә җибәрәләр иде.

— Син, Сираҗи, әдәбиятны Галиуллиннан яхшырак беләсең! — дип

алгысыталар иде.

Бервакыт язучылар җыенында:

— Төбәктән Сарташ авылы механизаторына сүз бирелә! — диде җыелышны

алып баручы Мирсәй ага.

Көрәшче, механизатор, әдәбият сөюче Сираҗетдин Туктаров сәхнәчектә

торган мөнбәр артына менеп басты:

— Калхудчы седгә икмәк, сөт, ит бирә. Калхудчы ул, апайларым, халтурит

итми, ә седнең арада халтуршиклар бар. Нигә калхудчының фидакарь хедмәтен

мактап җадган романнар юк? Менә, апайларым, сед монда бик яхшы сүләйсегед,

ә «Кадан утлары»гыдда укыр нәмә күренми. Седнең арагыдда иң шәп җадучы

Әмирхан Җенеки! Җенекинең әсәрләрен укып туеп булмай, Габдрахман абый

бит ул балалар җадучысы. Олгайгач, мин аның китапларын укып караган ием,

кыдыгын тапмадым.

Калхузчы әдәбият тәнкыйтьчеләре өлешенә кереп, озак сөйләгәч, җыелышны

алып баручы Мирсәй ага, графин кагып, Сирайны кисәтте:

— Калхузчы иптәш, кыскарак тотыгыз! — диде.

— Апаем, одак сүләмәем мин, Җенеки кебек җадыгыд сед! — дип мөнбәрдән

төшеп китте, урындыклар тыкрыгыннан барганда, бик каты алкышладылар.

Бигрәк тә аның дуслары.

Бу юлы да Сирай турыдан-туры Язучылар йортына китте, ул вакытта

Язучылар берлеге Бауман, 19да утыра иде. Анда аның дуслары эшли.

— Апайларым, — диде ул килеп керү белән.— Уазга коробка передач кирәк!

Ит бирәм, бер тартма аракы алам, ярдәм итегед.

Егетләр чигәләрен озак кашыдылар, Рөстәм дигәне әйтте:

— Сельхозтехникага киттек! — диде.

Сельхозтехникада аларны складка юлладылар. Склад мөдире Зарифҗан

Рөстәмне танып, егетләрне читкәрәк тартты:

— Бер коробка бар, егетләр! Ләкин ни акчага, ни иткә бирә алмыйм.

Нәчәлник өзелеп кирәге чыкканда, дип калдырган коробка гына. Минем

нәчәлникнең запас квартирасы бар, шуңа телефон кертә алсагыз, коробка

сезнеке!

Егетләрнең сөмсерләре коелды. Бераз торгач, Рөстәм әйтте:

— Водоканалның элемтә бүлегенә — Фәриткә киттек! — диде.

Сарык түшкәсен алдына алып, Рөстәм арбага, склад мөдирен арткы

утыргычка утыртып, Водоканалга киттеләр.

— Кыен эш, егетеләр! — диде телефон кертү остасы Фәрит.

— Кыен булса да эшлә, апаем! — диде Сирай. — Сиңа бер түшкә сарык, өч

йөз сум акча, мәгәриче миннән.

— Квартирасы кайда? — диде Фәрит.

— Яңа йортта! — Мөдир Зарифҗан егетләрне яңа фатирга алып китте.

Фәрит үзенең «Москвич»ына утырып, алар артыннан иярде.

Склад мөдиренең икенче ачкычы бар икән, ике бүлмәле өр-яңа фатир,

яхшы җиһаз, суыткыч, суыткычта җаның теләгән эчемлек: коньяк, аракы,

шәрабләр, төрле-төрле бозылмый торган кабымлыклар, тәрәч бавырлары,

креветка консервалары, дистәләгән йомырка...

— Егетләр! — диде Фәрит, каядыр шылтыраткач. — Бу районда буш номерлар

калмаган. — Ике як ас-өс күршеләрне әйләнеп чыгыйк, телефонлы ялгыз

карт-коры булмасмы?

Аскы катта сиксән яшьлек авыру әби яшәп ята икән, әбигә ике йөз сум акча

биреп, блокировка белән номер куярга ризалык алдылар.

— Баста! — диде Фәрит. — Бер сәгатьтән телефонлы булырсыз. Яңа чыккан

телефонны куям.

Фәрит бик кәттә кыяфәт белән өр-яңа телефонын өскә күтәрде. Бу

телефонның сан тәгәрәткеч тәгәрмәче юк, анда вак саннар язылган

шакмакчыклар гына иде.

— Куй-куй! — диде Сирай. — Акчамын үдем түләем, апаем.

Фәрит кирәк-ярагын үзеннән калдырмаган иде. Ул кемгәдер шылтыратып,

ризалык алды да монтаж эшләрен башлады. Эшне ул тиз тотты. Шылтыратып

карадылар, аска төшеп, телефон автоматтан да шылтыраттылар, өр-яңа модель

телефон төзек эшли иде.

Егетләр сыйланган арада склад мөдире нәчәлнигенә шылтыратып, сөенче

алды.

— Лазарь Иванович, мин сезнең яңа фатирыгыздан чылтыратам! Нумирын

әйтәм: 22-30-83...

— Китаннан! — дигән тавыш ишетелде. — Куй трубкаңны, хәзер үзем

шылтыратам.

Бераздан соң телефон шылтырады, трүбкәне мөдир алды. Куаныштылар,

котлаштылар.

— Егетләр, коробка сезнеке! Киттек! — диде мөдир.

Аска төшкәч, матай арбасындагы сарык түшкәсе Фәритнең «Москвич»ына

күчте.

Сирай авылына төн уртасында гына кайтып керде. Ләкин ул предны уятып

тормады, туп-туры гаражга китте,

— Синмени әле бу, Сирай! — диде йокыдан шешенеп беткән төнге

каравылчы Әхрәй.

Сирай гаражның утын кабызды: түр почмакта ватык уазик моңаеп тора,

Сирай өр-яңа коробканы күтәреп, машина янына килде.

— Әхрәй абзый! — дип кычкырды Сирай. — Кил әле...

Әхрәй ютәлли-ютәлли гаражга керде.

— Машинаны чокырга китерик әле! — диде Сирай. — Мин этәрмен, син

рульгә утыр.

Машинаны чокырга турыладылар. Әхрәй йокысын дәвам итәргә каравыл

кетәклегенә китте.

Байтак маташканнан соң, тизлек күчергеч коробкасы үз урынына утырды.

Коробкага май салгач, Сирай машинаны кабызды, ишегалдына алып чыкты,

тизлек терсәге йомшак кына эшли, барысы да ал да гөл иде. Уазикны чыгу

ишеге янына ук китереп куйды да матаена утырып, йокларга кайтып китте.

Пред иртән торып гаражга килсә, машинасы төзәлгән, өр-яңа коробка

урынына куелган иде.

— Җен икән бу Җүләр Сирай! — диде канәгать пред.

Шулай тагын бер ел узып китте.

Анасы башка бер кызларны да, ирдән аерылып кайткан хатыннарны да

улына димләп карады, ләкин Сирай ишетергә дә теләмәде. Ул Гашияне оныта

алмый иде. Гашия бала үстерә, тагын алты айлык корсагы бар.

Кышка кергәч, калхузчы механизаторларга сулыш алырга ара була. Кышкы

ремонт башланганчы, Сирай Казанга дуслары янына китә, ул спектакльләр

карап, язучыларның ачык җыелышларында катнашып, егетләрне рестораннарга

алып кереп сыйлап, Гашиягә булган мәхәббәт хәсрәтеннән бераз аерылып

тора. Егетләр аны берничә яшь хатын белән таныштырып караганнар иде,

барып чыкмады, кайсысы бу «мужикны» яратмады, кайсысын Сирай үзе өнәп

бетермәде.

— Сың, апаем, Талстуй белән Җенекине дә укып карамаган хатынны ничек

яратаем инде мин! — ди иде Сирай дусларына.

Калхузның эшләре гөрләп барганда гына, сыер савучыларны ерак җәйләүгә

йөртә торган автобус ватылды. Бисмилла белән генә йөри иде инде ул калтырча.

Сирай да төзәтә алмагач, үтилгә генә чыгарып атасы моны, диделәр. Двигателен

сүтеп яңадан җыярга, ходовойларын яңа баштан карап чыгарга кирәк, бер

айсыз автобусны сүтеп җыям димә: сөт фасылы яна, сөт яна. Пред тагын төн

уртасында Сирайлар капкасын шакыды.

— Коткар, Сирай! Автобазада бер автобус бар, диделәр. Менә акча, таңнан

путёвка алып юлга чык, ни кирәксә, шуны ал. Шәп булыр иде норковый

бүрек алып барсаң. Менә адрес, промбаза. Аның мөдире... Алексей Матвеевич

Шурыгин...

Казанына да барды Сирай, промбазаны да тапты Сирай, Шурыгинга предның

язуын күрсәтеп, норковый бүрек белән бер «Татарстан» торты да алды Сирай,

шуларны күтәреп автобазага да барды, нәчәлнигенә дә керде, ләкин, инәсен

корт чаксынмыни, киребеткән автобаза нәчәлниге Артемий Костров, сөйләшеп

тә тормый, аны куып чыгарды.

— Сезнең район бөтен лимитен ашап бетерде инде, биш елсыз сезгә автобус

тәтемәячәк, — диде мөдир.

Сирай нәүмиз булып кире чыкты, аның кыяфәте бик тә кызганыч, өметсез иде.

Кая барырга инде, дип торганда, Сирайның башына даһианә бер уй килде.

«Мантыйкый фикер йөртсәк, Костров чәй эчәме? Эчә! Чәй эчә икән, аның

печ итәсе килергә тиешме? Тиеш, әлбәттә! Һәм Костров, әбәзәтелни, әбрәкәйгә

чыгарга тиеш!» — дип Сирай көтәргә булды.

Чиратта торучыларга күрсәтмәскәрәк тырышып тартмачыктан бүрекне алды

да бәдрәфкә кереп китте. Озак көтте ул мөдирне, ниһаять, нәчәлник бәдрәфкә

керде, писсуар янына килеп, бераз мыштырдады да рәхәт чигә башлады,

Костровның ике кулы да буш булмаудан файдаланып, Сирай арттан килеп

аның башына бүрекне кигезде дә үзе тиз генә чыгып та китте. Бераздан башына

норковый бүрек киеп Костров чыкты, чыкты да Сирайга ымлап:

— Проходи! — диде.

Улан-Удэга тиешле автобусның документларын ул Сирайга тоттырып

чыгарды.

Бу юлы Сирай матайсыз гына килгән иде, дус язучыларының күңелен

күргәч, ул яңа автобуска утырып, кайтыр юлга чыкты. Өр-яңа автобусның исе

дә җанга рәхәт бирә. Обкатка узмыйча, тизлекне арттырырга ярамый, Сирай

бер җайга гына кайтып бара. Кәеф яхшы, Сирай кычкырып торып җырлый

башлады. «Шофёр, син машинаң белән»нән соң «Һәй, Мөслим, инде нишлим?»

яңгырады.

Җырларсың да нибуч, зур җиңү, зур уңыш иде бу.

Пред бөтен җыелыш алдында Сираҗетдин Туктаровка мактау кәгазе белән

премия тапшырды... Соңыннан клуб мөдире Хатыншак Сәхи президиумда

утыручы бер кешегә күрсәтеп әйтте:

— Җәмәгать, хәдер атеистик пропаганда бүлеге мөдире иптәш Гайсин «Алла

бармы, юкмы?» дигән темага даклат сүләячәк! Шаулашмыйчан гына тыңлап

утырыгыд, шаулашмыйчан гына тыңлап утырсагыд, Алланың бармы, юкмы,

икәнен аңларсыгыд! Таралышмагыд, соңыннан кансирт була.

Атеист Гайсин, кәгазьләрен кыштырдатып, мөнбәргә таба китте. Халык

шаулаша-шаулаша тарала башлады.

— Тагын Алла белән авыз чайкыйлар инде! — диде кемдер.

Хатыншак Сәхи карандашы белән графин кагарга тотынды:

— Тауыш!

Шулчак Җүләр Сирай урыннан кычкырды:

— Иптәш ликтыр!

Халык, кызык буласын сизенеп, кире урынына утыра башлады, Җүләр Сирай

әйтсә әйтә инде ул, диештеләр.

— Иптәш ликтыр, әйтегед әле, седның үд тешләрегедме? — диде, мактау

грамотасын төреп тоткан кулы белән сәхнә ягына төртеп.

Халык гөрләп көләргә тотынды.

— Минем лекциягә моның ни катнашы бар? — диде Гайсин.

— Юк, сед әйтегед, седнең үд тешләрегедме? — дип кабатлады Сирай.

Теләр-теләмәс кенә лектор:

— Әйе, — диде.

— Сед ничә ел атеистик темаларга ликсия укыйсыгыд? — дип сорады

Сирай.

— Унбиш ел! — диде Гайсин, Сирайның кайсы якка таба борганын

чамаламыйча.

Сирай тагын да кычкырыбрак әйтте:

— Ну, малай, унбиш ел чүбек чәйнәп тә тешләр исән калыр икән! —

диде.

Хатыншак Сәхи күпме генә графин какса да, бүртенгәнче «тауыш» дип

кычкырса да, халыкны тыеп булмый иде инде. Тәгәрә-тәгәри көләләр. Халыкны

Сәхи тыя алмагач, пред торып басты:

— Шауламагыз! — дип кычкырды ул. — Башта лекторны тыңлагыз, аннан

сорауларыгызны бирерсез!

Халык тына төште. Гайсин тамак кырып алды, ләкин Җүләр Сирайны тыеп

булмый иде инде.

Ул янә торып басты, артына борылып, кеше ишетсен дигән сыман әйтте:

— Ликтыр иптәш, әйтегед әле, Алла бармы?

— Юк! — диде лектор.

— Иптәш Гайсин, унбиш ел буена бер өдлексед булмаган Алла белән сугышу

ул акыллылык галәмәте түгел! Җүләр Әбдүш белән Җүләр Сирай да Аллага тел

тигермәй!

Халык айгылдап көлә, Катыншак Сәхи графин кага, күбесе клубтан чыгып

китте. Предтан шүрләгәннәре генә калды.

Каушап калган лектор, үзенә ышаныр-ышанмас, сөйли башлады:

— Юлбашчыбыз Владимир Ильич Ленин: «Дин — ул халык әфьюны»,

— дигән.

Дәһри Гайсин кәгазеннән һич аерылмыйча байтак сөйләде. Җүләр Сирай

кыбырсый башлады һәм лекторны бүлдерде:

— Туктагыд әле, иптәш Гайсин! — диде ул. — Дин халык әфьюны булса

да, татар халкы эчмәгән, ап-аек булган. Әле бед үскәндә генә авылда бер

генә эчүче иде, анысы да бадар көнне генә. Хәдер бөтен Сарташ исерек!

Сед халыктан динне тартып алдыгыд да кулына аракы тоттырдыгыд. Ат

йөге, ат йөге аракы кайтартасыгыд. Эчсен халык! Халыкны әфьюн түгел,

сед Алласыдлар исерттегез! Алла каршысында җавап бирәсе булмагач, халык

нәмәгә эчмәсен, апаем.

Шулай диде дә Сирай, кешеләрне аралап, чыгу ишегенә таба атлады, аңа

Җүләр Әбдүш тә иярде, алар икесе бергә клубтан чыгып китте.

Шуннан соң тәртип бетте, лекторны берсе дә тыңламый иде инде.

Калган халык та шаулый-шаулый, көлешә-көлешә кайтып китте, хәтта авыл

үзешчәннәре концертына да калмадылар.

Сирайның район лекторына биргән сорауларын кабатлый-кабатлый, халык

бу вакыйганы бик озак онытмады.

Пропагандист Гайсин төбәк мәркәзенә кайткач, Сарташ авылы кешеләре

өстеннән әләк язып, райком секретарена кереп китте. Шуннан соң «Ялкын»

председателен, партком секретарен чакыртып, «Халык арасында атеистик

пропаганданың начар оештырылуына күрә» каты шелтә биреп кайтардылар.

Кыш кергәч, төбәк мәркәзеннән тагын бер лектор килде. Гайсин килергә

тиеш булган да, ул Сарашка барудан баш тарткан:

— Сараш тилеләренә лекция укырга башыма тай типмәгән! — дигән,

имеш.

Бу лектор урысча озак сөйләде, аның темасы «Среднестатистические данные

уровня жизни тружеников села» иде. Унөченче елны уртача хезмәт хакы белән

бүгенгесен чагыштырганда, авыл халкы баеп беткән, имеш: телевизоры да бар,

матае да бар, хәтта машиналар да авылда күбәйгән икән. Калхузчының уртача

эш хакы 150 сум икән, һәр ике кешенең машинасы яки матае бар ди.

Сирай урынында чыдап утыра алмады, лектор тарафына сорау ыргытты:

— Убажаемый ликтор! — диде ул. — Менә олы юл буендагы Русская Уратма

авылында бер катын яшәй. Удгынчы-тудгынчы бөтен шофер шул хатынга кереп

куна. Ул үд балаларының кайсы шофёрдан туганын да белмәй. Беднең авылда

сиксән яшьлек ялгыд Халисә карчык та тол, аның беркеме дә юк. Если берит

вашим словам, то старушка Халисә в средним тоже беләт что ли?

Халык егылды, өнсез калды, аннан көлә башлады, бу көлү генә түгел, каһкаһә

шартлавы иде. Бичара Җүләр Әбдүш тә берни ишетмәгән, берни аңламаган килеш

тә, халык көлгәнне күргәч, айгылдарга тотынды. Аның кыргый мәче тавышы

чыгарып көлгәнен күргәч, халыкны тагын көлке шаукымы буып алды. Лектор

каушауда иде, аның хәлен аңлап, хатыншак Сәхи халыкка кычкырып та карады,

графинга да какты, халыкны тыеп булмый иде, Җүләр Сирай белән Җүләр Әбдүш

тагын беренче булып кайтып китте, алар артыннан халык та таралды.

Бу юлы мәркәзгә Сираҗетдин Туктаровның үзен чакырттылар.

— Бармаем! — диде Сирай. — Мин партиный түгел.

— Син бармасаң, мине асып куячаклар! — диде пред.

Пред бик ялынгач, китте Сирай төбәккә. Бичара райкомчылар алай иттеләр,

болай иттеләр, куркытып та карадылар, мактап та бактылар, Сирай елмаеп тик

утыра калды.

— Карале, апаем, — диде ул коммунист егеткә. — Син кем булдың әле ул

кадәр абыеңны үрәтергә?

— Нигә син лекция вакытында клубны ташлап китеп, халыкка начар үрнәк

күрсәттең? — дип кычкырды партийный егет. — Бу политическая ошибка!

— Бер мин генә чыкмадым клубтан, Әбдүш тә минем белән чыкты. Нигә

аны чакыртмадыгыд?

— Әбдүш җүләр бит ул! — диде сорау алучы егет.

— Мин дә Җүләр Сирай бит! — дип, Сираҗетдин рөхсәт ни сорап тормыйча,

райкомнан чыгып та китте.

Шулай итеп, җәй дә узды, кыш та бетте, яз да килде.

Бу якларда боз озату көне була. Ташу кузгалыр алдыннан, боз өстенә учак

ягалар. Боз кузгалгач, учаклар яна-яна әллә кайларга китеп баралар. Халык яр

буена җыела, яз кояшы кыздыра, ватанына исән-сау кайткан кошлар өздереп

сайрый. Бик күңелле бәйрәм ясый халык ташу вакытында. Яр өстендә дә учаклар

яна, утлы күмер астында бәрәңге пешә.

Ташу кузгалганчы учакларны кабызырга дип байтак кеше боз өстенә

керде, Җүләр Әбдүш тә учак ягыша, аксаклап-туксаклап, ярдан чыбык-утын

ташый.

Шулчак боз чытырдый, ярыла башлады. Ташу кузгалыр вакыт җитте.

— Чыгыгыз, боз китә! — дип кычкырды Сирай.

Анда-санда учаклар дөрләп кабына башлады.

Кемдер кычкырды:

— Югары тегермән буасы киткән! Ташкын килә-ә!

Барысы да яр ягына томырылды. Ташкынның шомлы гөрелтесе ерактан ук

ишетелә, ләкин телсез-чукрак ишетми, ул учакка чыбык ташый. Ташкын боз

кантарларын дәһшәтле тизлек белән күпергә таба куа, ярдан халык кычкыра:

— Габдулла-а!

Ташкын килеп басты дигәндә генә, Сирай итекләрен сала башлады,

Габдулланың аяк астындагы бозы ярылды, ул куркырга да өлгермәде, суга

егылды. Сирайның бата барган Габдулланы коткарырга ниятләгәнен аңлап,

барысы да акыра:

— Сирай, йөрмә, кермә боз өстенә! — дип кычкыралар.

— Күрә торып кешене батырабызмыни? — дип кычкырды да Сирай боз

өстенә атылды.

Бичара Әбдүш иләмсез тавыш белән чиный, карашында курку, ялвару:

коткарыгыз, дип хәбәр салуы булгандыр инде.

Йөгереп килеп, Сирай яланкул боз кырыена ябышкан Әбдүшне тартып алып,

яр тарафына ыргытты, Габдулла үрмәли-үрмәли куркынычтан ераклашты. Тик

шулчак Сирай баскан боз чүмәлеп китте, ташкын алдында килгән боз кантары

Сирайны этеп екты, ул боз ярыгына барып төште, кантар бозваткыч кораб

кебек, Сирай төшкән ярыкның өстенә менде, Сирайның кып-кызыл куллары

гына күренеп алды да юкка чыкты, коточкыч ташкын субай баганаларына

китереп бәрде, субай баганалары ыңгырашып янтайдылар.

Кешеләр Сирай яңадан калыкмасмы дип көтте, ләкин Сираҗетдинның

гәүдәсе күренмәде.

Барысы да тораташ булып каткан, берсе дә тын чыгармады, бары тик үлем

тырнагыннан котылган Җүләр Әбдүш кенә, Сирай баткан якка карап, кулларын

болгап, коңгырт тавыш белән үкерә иде.

— У-у, акка-бокка! Акка-бокка!

Сарташ авылы Җүләр Сираҗисыз калды. Шул мизгелдә үк авыл халкы аның

җүләр түгеллеген аңлады кебек. Барысы да җылый иде.

Бөтен авыл, мәет чыккан йорт кебек бушап, шомланып, сагышка батты.

Колхоз, пред, халык, анасы — барысы да ятим калды.

Кичләрен, шәфәкъ баегач, Сарташ авылын шаукымга салып, Җүләр Әбдүш

иләмсез аваз белән илаулый торган булып китте. Ул ташу киткән урыннарны

әйләнә, бичара коткаручысын юксына. Ул тауларга менә, кайчандыр үзен

сары таш баскан урыннарда озаклап йөри. Авыл өстендә аның иләмсез авазы

ишетелгәләп куя. Җүләр Әбдүш ашамас-эчмәс булды. Еш кына ул Сирайлар өе

каршысына килеп нидер сөйләгән шикелле мыгырданып тора. Кайгы баскан

Гөлчәһрә түти аны өенә алып кереп ашатмакчы булса да, Җүләр Әбдүш кермәде,

алып чыккан ризыкларын да алмады.

— Акка-бокка! — дип үз юлы белән китеп барды.

— Алмашынды бу! — диделәр кешеләр.

Җүләр Әбдүшнең чирләгәне булмады. Өстендә кырык ямаулы бишмәт кенә

булса да, аңа беркайчан да салкын тимәде. Шушы хәлләрдән соң ул хәлсезләнде,

ябыкты, ниндидер чир басты.

Аның үле гәүдәсен субай баганалы күпер янында таптылар. Ул нәкъ Җүләр

Сирай батып үлгән турыда иде.

— Котылды, бичара! — диделәр кешеләр.

Җүләр Әбдүшне бөтен авыл гүргә иңдерде.

Иң нык җылаган кеше Гашия иде. Ул аларның икесенә дә: Әбдүшкә дә,

Сирайга да атап дога кылды.

Ире Хашим хатынының җилкәсеннән кочты, алар сүзсез генә кайтып

китте.

Әниләре Гөлчәһрә түти зиратка бармады. Беренчедән, йола кушмый,

икенчедән, аның йөрерлек хәле юк иде. Хашим белән Гашия туп-туры төп

йортка кайттылар. Күрше карчыклары кайгылы Гөлчәһрә яныннан китмәделәр

анысы, ләкин олы улы белән килененең аның янында булуы бик тә мөһим

иде. Гөлчирә түти бәргәләнмәде, сугылмады, хәтта ул җыламады да. Җылар

өчен дә көч кирәк. Ул өстәл янында сүзсез генә утыра бирде. Аның алдында

Сираҗетдинның яңа сатып алган китабы ята. Ул Әмирхан Еникинең «Соңгы

китап» исемле яңа әсәре иде.

— Ачып карарга да өлгермәде, мәрхүм, — диде ана.

Кемдер сулкылдап көрсенде, кайсысыдыр әйтеп куйды:

— Түз, сабыр бул, Гөлчәһрәттәй! — диде.

— Юатмагыз мине! — диде хуҗабикә хәлсез тавыш белән. — Сираҗетдиным

белән Габдуллага багышлап, белгәннәрегезне укыгыз.

Өй тулы хатыннар-карчыклар булса да, тып-тын иде, ара-тирә пышылдап

дога укыганнары гына ишетелеп куя.

Ишектән тын гына кереп, Хашим белән Гашия Гөлчәһрә түтинең икесе ике

ягына утырды. Шул җиткән хәсрәтле ана өчен.

— Ходаем, шул мәхлукны коткарырга кермәгән булса! — диде күрше

хатын.

Аңа җавап бирүче дә, кушылып сүз әйтүче дә булмады. Тагын тынлык

урнашты.

Хуҗабикә, тынлыкны бозып, кайнар сулышы белән әйтте:

— Ул башкача эшли алмый иде!

"КУ" 4, 2014

Фото: pixabay