Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ХАЛЫКНЫҢ БЫЛБЫЛЫ

Күп вакыйгаларның, очрашу-кичәләрнең шаните булган Язучылар клубы. 1941 елда эвакуацияләнгән йөзләрчә язучыларның вакытлыча торак-штабы булып та хезмәт иткән. Бауман урамы, 19 йорт.

«Бөтендөнья тарихына бер караш» китабында Киндстанның күренекле җәмәгать эшлеклесе, булачак ил башлыгы Җәваһарлал Неру татарларга да зур бәя бирә. Алар элек бөтен дөнья күләмендә зур-зур мәмләкәтләр тотучылар иде, соңрак та күп кенә ил-мәмләкәтләрнең эшлекле вазифа башкаручылары буларак танылдылар, дип яза ул өч томлы тарихи хезмәтендә. Әлбәттә инде, бу очракта галим Неру хәзерге тар мәгънәдәге татар төшенчәсен күз уңында тотып язмый, борынгы төрки-татарлар оештырган зур дәүләтләр дәверен искә төшерә. Шулай да күңелнең татлы бер кылына чиртеп ала. Җ.Неруның татарларга карата әйткән мактау сүзе өлешчә генә булса да безгә дә кагыла лабаса.
Бүгенге көндә дә татарлар, кайда гына яшәсәләр дә, гыйлемгә, дәрәҗәле вазифалар башкаруга омтылучы затлар. Хезмәт юлында дан казанган милләттәшләребез байтак ул. Мондый шөһрәткә алар үзләре сайлаган эшне башкаруда талантлырак, остарак булулары нәтиҗәсендә ирешкәннәр. Әйтик, чордашларыбыздан Кытай кебек зур бер илдә югары дәрәҗәләргә ирешкән Буа ягы татары Борһан Шаһидине, дөнья күләмендә мактаулы исемнәр яулаган галимнәрдән Роальд Сәгъдиевне, Карун Таҗиевны, Рәшит Сүнәевне, балет осталары Рудольф Нуриев белән Ирек Мөхәммәдевне алыйк. Яки Кытай илендә башлангыч белем үзләштергән тарихчы, әдәбиятчы академигыбыз Миркасыйм Госманов, Алматыга чиктәш бер бистәдән чыккан сәнгать академигы Фуат Мансуров, Үзбәкстанда туган бертуган Акчуриннар һәм архитектор Мидхәт Булатов, Ерак Көнчыгышта туып-үскән җырчы Гали Ильясов, ата-бабасының яшәгән төбәге казакъ иле белән чиктәш Орск каласыннан булган, заманында А.Карповтан кала дөньяның иң көчле шахматчысы Гата Камский һ.б. бик күп замандашларыбызны хәтергә төшерик. Алар белән горурланмаслыкмы соң?
безнең милләт кызы Мәгърифәгә өйләнә, кече кызы Кинҗә Конанбайлар ыруы мулласы оныгы Сәлимгазыйга кияүгә бирелә. Абай вафатыннан соң нәшер ителгән беренче китапларының да татар басмаханәләрендә чыгуын әйтеп китү кирәктер: «Ибраһим Конанбаев өлеңнәре» китабы 1909 елда С.-Петербургта Кырым татары Ильяс Бораганский тарафыннан, «Абай тирмәсе» җыентыгы 1916 елда Оренбургта бертуган Рәмиевләр тарафыннан нәшер ителгәннәр.
Икенче бер солтан улы Чокан Вәлиханов язмышы да гыйбрәтле. Башлангыч белемне ул Омскидагы татар мәдрәсәсендә үзләштерә. Шуннан соң аны шул ук шәһәрдәге хәрби мәктәпкә бирәләр. Анда ул Оренбург төбәге морзасы нәселеннән булган Шаһимәрдән Ибраһимов белән бергә укый. Ә Шаһимәрдән 1870 елда Ташкентта казакъ һәм үзбәк телләрендә атналык «Төркестан вилаяте гәҗите»н чыгара башлагач, беренчеләрдән булып Чокан Вәлиханов язмаларына урын бирә. Кабат искә төшереп үтәсем килә: бу газета патша Россиясендә беренче төрки телле басма була. Димәк, тәүге басма казакъ теле кулланышы да шул дәвердән бирле килә дип раслый алабыз. Төрки телдәге икенче-өченче газеталар берничә елдан соң Баку һәм Тифлис калаларында «Кавказ татарлары» телендә,
162
ягьни азәрбайҗан телендә чыга башлый. Ә казакъ телендәге икенче газета — Акмола шәһәрендә нәшер ителгән «Дала вилаяте гәҗите» 1888 елдан басыла башлаган. Бер хезмәттә күрсәтелгәнчә, 1890 елларда аның тиражы 1300 данә булган. Бу газета эшчәнлегендә дә якташларыбыз актив катнашкан, анда татарчадан тәрҗемә итеп басылган язмалар да даими рәвештә күренгәләп торган. Бу газетада Абай кебек шул чор акыннарының шигырьләреннән тыш, тәүге басма хикәяләр дә дөнья күрә. Ул хикәяләрнең авторы Ибрай Алтынсарин Оренбург шәһәрендәге рус-казакъ мәктәбе мөгаллиме була...
Казакъ кардәшләребез илендә туган яисә шул илдә аякка басып, киң мәйданга чыккан милләттәшләребез исемлеге дә зур. Тукаебызның башлангыч чор иҗаты турында сүз чыкканда да, кайбер галимнәребез: «Җаек Гольфстримына эләкмәсә, мөгаен, ул да зур дәрәҗәгә ирешә алмас иде», — дип әйткәлиләр элек. Күренекле дирижёр, музыка сәнгате академигы, Россия Федерациясенең халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фуат Мансуров — Алматы шәһәре янәшәсендәге бистәдә туган, шул шәһәрнең музыка мәктәпләрендә башлангыч белем алган шәхес. Булачак мәшһүр композиторыбыз Заһид Хәбибуллинның да скрипкачы буларак тәүге иҗат юлы шул илдәге Актүбә каласыннан башланган. Әгерҗе төбәгендә туган Сабир Шәрипов уналты яшеннән якын кардәшләребез мохитендә яши, шунда язучы буларак та, җәмәгать эшлеклесе буларак та таныла. Соңрак, утызынчы елларда, Эмба елгасы тамагында, Каспий буйларында ачылган зур нефть чыганагын үзләштерүгә җитәкчелек итә. 30 нчы еллар ахырында ул инде Иранда СССР белән уртак нефть компаниясе җитәкчеләренең берсе итеп билгеләнә. Казакъ илендә туып, «Абай» исемендәге Казакъ опера һәм балет театрында арияләрне оста башкарып, зур дәрәҗәләргә ирешкән, СССРның халык артисты исеменә дә лаек булган ике бертуган милләттәшебез Мөслим белән Ришат Абдуллиннарны да танып беләбез. Элегрәк алар радиодан еш кына үз милли көйләребезне дә бик оста башкаралар иде... Саналган шәхесләр хәтер капчыгының иң өске өлешендә ятканнары гына бит әле. Ике кардәш халыкның уртак уллары һәм кызлары бик-бик күп.
Бүген мин шундый данлы шәхесләребезнең берсе турында тәфсилләбрәк язмакчы булам. Әйе, татар һәм казакъ дөньясында танылган күренекле композитор Латыйф Хәмиди дә шундый затларыбызның берсе.