ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТӨРЕК МОТИВЛАРЫ
Татар халкының ерак гасырларга барып тоташкан сүз сәнгате — бик тә бай, катлаулы һәм каршылыклы күренеш. Ул үзенең тарихи барышында төрле цивилизацияләр, мәдәниятләр, диннәр белән мөнәсәбәткә кергән, алардан төрледән-төрле идеологик, фәлсәфи-эстетик, этик карашларны, әдәби традицияләрне үзләштергән. Урта гасырларда, Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы кебек дәүләтләребез булган чорларда ул үзенең югары үсеш — Ренессанс дәверен кичергән. Бу заманнарның Яңарыш символы булып безнең көннәргә архитектура сәнгатендә Сөембикә манарасы килеп җиткән. Дәүләтчелегебезне югалтып, шактый гасырлар торгынлык кичергәч тә, ХХ гасырның икенче яртысында милли тәрәккыят байрагын күтәргән, аны дәүләти төшенчә
дәрәҗәсендә күзаллаган мәгърифәтчеләр эшчәнлеге башланып китә, татар халкының Яңа замандагы икенче Яңарыш хәрәкәтенең беренче адымнары пәйда була. Аурупа һәм Россиянең мәдәният, тарих вәкилләре кебек, Каюм Насыйрилар, Шиһабетдин Мәрҗанилар башлап җибәргән бу үзгәрү-алгарышка омтылыш Шәрекъ һәм Гареб мәдәнияте казанышларын иҗади синтезлап, моңарчы күрелмәгән үсеш баскычына — икенче Ренессанс дәверенә җирлек әзерли. Чагыштыру һәм тарихилык принцибына корылган, татар халкының иҗтимагый-рухи яшәешен гәүдәләндерүне максат итеп куйган бу ХХ гасыр башы Яңарыш хәрәкәтенең нигез ташларын салуга Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Гафури, Дәрдмәнд, С.Рәмиев, Г.Камал һәм башка бик күпләр белән бергә татар шигъриятенең даһие Габдулла Тукай да үзеннән зур өлеш кертә.
Габдулла Тукай (1886-1913) — татар халкының горурлыгы, вөҗданы, иҗтимагый гаделлек идеалларын җырлаучы. Ул — халыкчы һәм милли шагыйрь. Җамал Вәлидичә пафос белән әйтсәк: «Тукаев — татар тарихында мәңге онытылмас исем!», «Татарча сүзләр сөйләүче шагыйрь». Дөрестән дә, Тукай шигърияте, фарсы-азәрбайҗан әдәбиятларының бөек шагыйре Низами Гянҗәви «Серләр хәзинәсе» поэмасында тасвирлаганча, күкләрнең тугызынчы катында, Аллаһы Тәгаләнең тәхете янында сакланучы «Илаһи кәлям»нән — күзләрне камаштырырлык нур диңгезе булган изге Коръәни Кәримнән татар халкына иңгән изге сүз сәнгате балкышы иде. Моның шулай икәнлегенә инану өчен туган телебезгә, рухи кыйммәтләребезгә, кылган догаларыбызга мәдхия укыган «Туган тел» шигырен искә төшерү дә җитә. Гаяз Исхакый язганча, шагыйрьнең «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле // Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы» дигән сүзләре халкыбызның милли аңын, милли хисләрен тәрбияләүче «һимнә», ягъни гимн... Татар әдәбиятының икенче Ренессансы дәверендә халкыбызга Тукай бүләк иткән бу гимн Татарстанда, Россиядә, чит мәмләкәтләрдә гомер сөрүче һәр татар кешесе өчен «изге символ» (Надир Дәүләт) булып тора.
Мәкалә авторы үзе дә моңа шаһит. 1967 елның августы. СССР дигән империянең тимер кысаларында яшәп яткан чак... Көтелмәгән вакыйга: Татарстан хөкүмәте безне — профессорлар Хатыйп Госман белән Мөхәммәт Гайнуллинны һәм дә мине — яшь тукайчыны — Финляндиягә командировкага җибәрде. «Күлләр иле»ндә яшәүче мөһаҗир милләттәшләребезгә «Тукай җәмгыяте» төзүдә, аның булачак җитәкчесе, хокук белгече Гомәр Даһерга (Таһировка) фәнни ярдәм күрсәтү, лекцияләр белән чыгыш ясау, китапханәләрдә булу төп максат итеп билгеләнде. Мәскәү-Хельсинки
поезды Суоми җиренә — вокзалга аяк басу белән, безне кыр казлары кебек тезелеп сафка баскан милләттәшләребез Тукаебызның «Туган тел»ен җырлап, шатлыклы авазлар белән каршы алды. Мәхәллә йортында Финляндиянең төрле шәһәрләреннән, якындагы Аурупа илләреннән, хәтта Төркиядән килгән мөһаҗир милләттәшләребез катнашында Казаннан килеп чыккан кунаклар хөрмәтенә 400 кешелек табын корылды, нотыклар, шигырьләр сөйләнде, татар милләтенең ачы язмышын сурәтләгән Дәрдмәнднең «Кораб» шигырен укыгач та, зал тын калды, тирән сагышка батты, башымны күтәребрәк карасам, тетрәндергеч күренеш: күп кенә ир-атларның күзләрендә яшь. Ниһаять, мәҗлес тәмамланды. Унҗиденче елгы октябрь инкыйлабыннан бирле ярты гасыр дәвамында ватандашлары белән аралашудан мәхрүм булган, мөһаҗирлектә яшәгән милләттәшләребез безне кабат Тукаебызның мөкатдәс «Туган тел»ен җырлап озатып калдылар. Бу сәяхәтемнән соң да Тукай юбилейлары уңае белән ирем Зөфәр Рәмиев белән бергәләп Әнкарәдә (1996), Истанбулда (2011) үткәрелгән тантаналарда катнашырга туры килде, һәркайда татар кешесе үткән тарихта дәүләтле халык улы һәм кызы булганлыкны онытмаска чакырган, шагыйребезнең милли гимн, символ, код, пароль вазифасын үтәгән үлемсез «Туган тел»е яңгырады.
***
Советлар дәверендә Тукайның иҗат биографиясе беренче рус революциясен хәзерләү, үткәрү, аның җиңелү, реакция, яңа инкыйлабый күтәрелеш кебек иҗтимагый-сәяси баскычларга бәйле рәвештә яктыртылды. Бүген галимнәр шагыйрьнең тормыш юлын, иҗат сәхифәләрен Җаек (1895-1907) һәм Казан чорына (1907-1913) бәйле рәвештә өйрәнәләр. Әдәбиятчыларның барысы да диярлек Тукайның талантлы шагыйрь булып әдәбият мәйданына килүендә төрек әдәбиятының да йогынтысы көчле булуны билгеләп үтәләр. Әле Җаек каласында Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә укыган елларда ул гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә һәм бу уку йортына килгән төрек газеталары һәм журналлары белән даими рәвештә танышып бара. Яшь Апушның әдәби иҗатка тартылуында, солтан Габделхәмид золымыннан качып, Җаек каласына килеп чыккан хөр фикерле төрек мөһаҗире шагыйрь Габделвәли Әмрулланың да тәэсире зур булган. 1902-1903 елларның җәен һәм кышын алар Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсендә үткәрәләр, табигатькә чыгалар, бергәләп төрек һәм татар җырларын җырлап моңланалар. Габделвәлинең кайбер шигырьләрен Тукай булачак күренекле артист, дусты Габдулла Кариевка да укып күрсәтә. Габделвәли Тукайны һәм мәдрәсәнең башка шәкертләрен төрек әдәбиятының классик дәвере һәм яңа заман шагыйрьләре белән таныштыра; Габделхак Хәмид, Нәмекъ Кәмалларның әсәрләрен укый, төннәр буенча французчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән романнарның эчтәлеген сөйли.
Тукайның 1905-1906 елларда язылган мәдхия, газәл, касыйдәләренең яртысы диярлек төрек авторларына тәкълидләр, нәзыйрәләр булып тора. Шагыйрьнең прозасы һәм публицистикасы да госманлы теленә бик якын. Шуңа күрә дә татар, төрек һәм рус галимнәре Җ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Г.Сәгъди, Ф.Көпрелезадә, В.Бартольд Тукайның башлангыч чор әсәрләрен төрек диван әдәбиятына, аеруча Мөхәммәд Языҗы углы Чәләбинең «Мөхәммәдия» һәм аның энесе Әхмәт Биҗанның «Әнвәрел- гашыйкын» («Гашыйклар нуры») кебек дини-мистик әсәрләренә ияреп иҗат итү чоры дип тә атыйлар. Күренекле тәнкыйтьче Җамал Вәлиди язуына караганда, Җаекта яшәгәндә Тукай һәрвакыт диярлек «Мөхәммәдия» китабындагы аерым шигырьләрне көйләп йөрүдән тәм тапкан. Кайчагында ул төннәр буе «Мөхәммәдия» көенә җырлап утыра торган булган. Дөрестән дә, аның «Нур», «Фикер», «Әлгасрелҗәдид» газета-журналларында дөнья күргән «Голүмең бакчасында», «Чөнанча бездә Камил әл-Мотыйгый», «Шигырь», «Бу көнди бер сарай ачты әһали», «Алла гыйшкына», «Хәзерге хәлемезә даир», «И каләм!», «Ифтирак соңында», «Гыйшык бу йа!», «Пушкинә», «Дәрдмәнд дәгелмием», «Гәзитә мөрәттибләренә», «Мөхәрриргә», «Мәхү идәрмәсән», «Бөрадәрән нәсыйхәт», «Милләтә», «Мөхарәбә вә Государственная Дума», «Заманыбызның әдип вә мөхәррирләренә гаид» мәкаләсенә гаид» һәм
башка байтак әсәрләрендә госманлы шивәсе өстенлек итә. Галимҗан Ибраһимов та үзенең «Татар шагыйрьләре» исемле хезмәтендә Тукаевның госманлы язуларын тудырган заманны « Мөхәммәдия » дәвере» дип атау бер дә хаксыз булмас иде», ди. Әдип фикеренчә, Тукай шигырьләрендәге мәгънәне шәрехләү, гыйбарәләр, сүз тезмәләрен сайлау, стиль, ритмика үзенчәлекләре генә түгел, мәхәббәт лирикасы белән тәнкыйди - һөҗүви рухта язылган әсәрләрдә дә «Мөхәммәдия» китабының йогынтысы ачык сизелә. «Аның вәзеннәренең байтагы, — ди ул, — «Мөхәммәдия»дәгечә улдыгы кебек, ифадә вә тәркибләрдә, өслүбтә, тәгъбиратның бик күбендә, хәтта гыйшык вә шикаять хакында булган шигырьләренең мәгънә вә мәфһүмнәрендә дә җәнабе Кәлибүли хәзрәтләренең күләгәсе бик ачык төшеп тормактадыр».
Билгеле, Тукай төрек суфыйчылык әдәбиятының күренекле вәкилләре Мөхәммәд Чәләби, Әхмәт Биҗан һәм башка авторларның әсәрләренә иҗади якын килә, аларны яңа заман өчен хас мәгърифәтчелек идеалларын раслауга юнәлтә, мөселман өммәтенең дә, үз милләтенең дә тәрәккыятен кайнар яклый. Мәсәлән, «Алла гыйшкына» (1906) шигырендәге суфыйчылык тәгълиматы һәм әдәбияты өчен хас Аллага гыйшык тоту мотивы милләт төшенчәсе белән тыгыз мөнәсәбәткә кертелә; Алланың Берлеген, барлыгын хис-тойгы, калеб-күңел, йөрәк белән тану фәлсәфәсе торгынлык кичергән татар тормышын Акыл культы ярдәмендә үзгәртеп кору кирәклеген яклауга юнәлтелә. Лирик геройның үз милләтен шөһрәтле милләтләр арасында күрәсе, аңа мәдхия укыйсы килә. Милләтне алгарышка илтү теләге анда шул кадәр көчле ки, аның өчен милләт файдасына бил буып тырышу, аңа хезмәт итү Аллаһы Тәгаләне яратуга һәм аның рәсүле Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтләрен үтәүгә тиң. Кыскасы, шигырь тулысынча Коръән белән бик тә аваздаш булган, акыл культын өстен күргән төрки кавемнәр өчен хас булган суфичылык рухында иҗат ителгән.
Тукайның «Гыйшык бу, йа» (1906) газәле дә төрек суфичылык әдәбиятының икенче бер канаты — пантеистик карашлар йогынтысын татыган. Газәлнең өченче бәетендәге «Бән дә хәүлеңдә сәнең дәүранаем, дәүранәем» («мин дә синең тирәңдә әйләнәм, әйләнәм») дигән шигъри юл үзе үк әсәрнең «әйләнүче, биюче суфилар» — мәүләна тарикате, аның рухи җитәкчесе Җәлалетдин Руми газәлләре йогынтысында язылган дип фаразларга мөмкинлек бирә. Суфиларның мәҗлесләре вакытында Руми үзе котыб буларак үзәктә басып торган, көйләп шигырь әйткән, аның тирәсендәге мөритләр, түгәрәк ясап, Аллаһыга якын булабаз дип, кәманчада уйналган көйгә җырлап, биеп йөргәннәр. Тукайның бу тәкълид нәзыйрәсе пантеистик суфичылык фәлсәфәсе өчен хас үзенең беренчел мәгънәсен дә югалтмаган. Аның Аллага гашыйклыктан авыруга сабышкан, җүләрләнү дәрәҗәсенә җиткән, кансыз, җансыз сурәткә әйләнгән лирик герое шәраб эчеп исергән, җирдә, тузанда аунап яткан, экстаз халәтенә кергән мәгъшук суфины хәтерләтә. Икенчедән, бу газәлнең эчтәлеген, шәрекъ әдәбиятлары эстетикасындагыча, шагыйрьнең музасы — иҗатына илһам бирүче гүзәл хатын-кызга мәхәббәт дип тә аңларга мөмкин.
Шунысы да игътибарга лаек: рус шигъриятенең горурлыгы булган Пушкин турында язганда да («Пушкинә») Тукай, бер яктан, төрек диван шагыйрьләре стиленә, икенчедән, фарсы суфичылык эстетикасы һәм этикасы өчен хас булган бакча, чәчәклек (гөлзар), гандәлибән (сандугачлар), шәмс һәм башка яктылык сурәтләре белән бәйле чагыштыру, метафора, символ, гиперболаларга мөрәҗәгать итә, Пушкин шигъриятенең бөеклеген җиһанга нур сибүче якты кояшка — шәмскә тиңли, Илаһи гүзәллеккә тиң Пушкинның сәнгатьчә фикерләү осталыгыннан татар шагыйре Аллаһы Тәгалә фәрманы белән үзенә дә өлеш чыгар дип өмет итә. Тукайның Пушкин шәхесенә һәм иҗатына ихтирамы һәм мәхәббәте ихтыярсыз төрек, бер үк вакытта фарсы суфичылык поэзиясенең патшасы Җәләлетдин Руминың рухи җитәкчесе, укытучысы Шәмсетдин Тәбризигә мистик мәхәббәт тарихын да искә төшерә. Мәүләна үткәргән «сәма» ларга — дәрвишләрнең зыр-зыр килеп әйләнүләрен, Аллаһыга мәхәббәтнең югары баскычы дип саналган җыр-бию мәҗлесләренә ишарә «Пушкинә» шигырендә дә бар. Татар шагыйре хыялында Пушкин шигърияте аһәңнәреннән агачлар, ташлар да җанлана, дәрвишләрнең сәмаларындагыча, үз-үзләрен белештермичә бии («сәнең әшгареңә, бәнчә, агач, таш билә рәкъсандыр»). Гүзәл шигърият, музыкаль авазлар, бию хәрәкәтләре тәэсирендә табигатьнең экстаз халәтенә җиткерелүе — пантеистик юнәлештәге суфичылык поэзиясендә еш очрый торган традицион гилозоизм алымы.
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТӨРЕК МОТИВЛАРЫ
131
Кыскасы, «Мөхәммәдия» дәверендә, ягъни төрек тәсаувыф әдәбиятына тәкълидләр язганда, Тукай иҗади эш итә, аның дини-мистик эчтәлеген алып ташлый, яңа заманга ярашлы дөньяви мотивлар белән сугара; мөселман һәм татар дөньясын торгынлыкка дучар иткән кадимче голямаларга каршы чыга, иҗтимагый тәрәккыят һәм рухи яңарыш идеяләрен яклый.
Заманында бу хакта үз фикерен Җамал Вәлиди дә әйткән иде. Ул да Тукайның «Бакырган», «Мөхәммәдия» кебек төрек классик әдәбиятының өслүбе һәм аһәңе тәэсирендә язылган шигырьләренең бөтенләй «башка типта» булуына басым ясады. Аныңча, төрек шагыйрьләрендәге «суфизмга каршы Тукаевта инде бөтенләй бер антисуфизм бар. Ул тегеләрнең «Төнлә торган бәндәләр солтан икәндер
— белмәдем»ләренә каршы «Вә ишанлар милләтә дошман икәндер — белмәдем» нәзыйрәләрен китерә».
Казанга күчеп килгәч тә, Габдулла Тукай төрек әдәбияты белән кызыксынуын дәвам итә. Мәсәлән, ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе мөгаллиме Шәһәретдин Шәрәфтән төрек әдәбиятының байтак китапларын алып укый. «Госманлы әдәбияты нәмүнәләре» исемле җыентык белән танышкач, «бу китапта миңа ярарлык нәрсәләр дә бар икән»,
— ди. Шул ук вакытта ул иҗатының «Мөхәммәдия» дәвере белән дә алыш-бирешен өзми. Мөхәммәд Чәләби Языҗы углының образ-сурәтләрен, сюжет элементларын, көйләү ысулын, үлчәм-ритмикасын сатирик әсәрләр тудыру максатында файдалана. Шундый әсәрләрнең берсе — «Шүрәле» имзасы белән басылган, 38 бәеттән торган «Ысуле кадимче» поэмасы. Әсәр «Мөхәммәдия» китабының ничек итеп язылу тарихына нәзыйрә булып тора. Көннәрнең берендә Мөхәммәд Чәләби үзенең чиләханәсендә утырганда, аның янына, Мөхәммәд пәйгамбәр турында әсәр язуны үтенеп, дуслары — дәрвишләр килә. Шушы мөрәҗәгатьне нигез итеп алып, шагыйрь татар кадимчеләренең түбән әхлагыннан көлеп, өр-яңа сатирик эчтәлекле поэма иҗат итә. Аның әсәрендә Чәләбинең кырык көн дәвамында Аллаһыга сыгынып яшәгән чиләханәсе Тукайда — пивнойга, дәрвишләр — трактир гашыйкларына әверелә. Ахыр чиктә пивнойда кәеф-сафа корган, дошманнары — җәдидчеләрне сүккән, эчеп-исереп йокыга талган, төшендә хур кызлары кочкан, акчасын урлаткан «каһарман» полиция участогына эләгә.
«Мөхәммәдия»дән» (1908) дип аталган икенче бер сатирик нәзыйрәсендә Тукай, Чәләби китабының Адәм галәйһиссәламгә багышланган юлларыннан файдаланып, Камил Мотыйгыйның «Бәянелхак» газетасы мөхәррире Әхмәтҗан Сәйдәшев белән мөнәсәбәтләренең эзлексез һәм мәсләксез булуына игътибар итә.
Габдулла Тукай талантлы лирик шагыйрь булу белән бергә көчле сатирик та иде. Аның атаклы һөҗү, юмор остасы булып танылуында рус, төрек, азәрбайҗан сатирик журналистикасының да әһәмияте зур иде. Замандашларының язуына караганда, ул Истанбулда чыга торган «Карагез» («Кара күз»), Тифлистә басылган «Мулла Насретдин» көлке журналының бер санын да калдырмыйча укып барган, төрек һәм аңа бик тә якын торган азәрбайҗан һөҗүе һәм юморы үрнәкләре белән танышкан. ХХ гасыр башы татар тормышындагы артталыктан каһкаһә белән көлгән атаклы «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасының каһарманы Кисекбаш образының да тамырлары, академик В.Гордлевский тикшеренүләренә караганда, төрек фольклорына һәм риваятьләренә барып тоташа. Тукай нәзыйрә язган «Иске Кисекбаш»ның авторы кем һәм кайдан — Болгарданмы, Урта Азиядәнме, Төркиядәнме — бу хакта да бәхәсләрнең әлегә кадәр тынганы юк. Мәсәлән, Фәрит Яхин «Кисекбаш» китабының авторы Шәмс Тәбризи тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Җәләлетдин Руми дип фаразлый.
Габдулла Тукай Урта гасыр һәм Яңа заман төрек әдәбиятының барышы, аның классик дәвере, диван һәм сарай әдәбияты, Тәнзимат (ислахчылык), золым чоры әдәбияты турында да фикерләрен әйтеп калдырган; байтак кына авторларның әсәрләреннән, әйткәнебезчә, аеруча «Мөхәммәдия» китабыннан иҗади файдаланган, төрле типтагы нәзыйрә, пародия, иярүләр язган, аның тел, стиль, шигъри үзенчәлекләрен дә кабул иткән. Тел җәһәтеннән шагыйрь иҗатының икегә — госманлы теленә нигезләнгән «Мөхәммәдия» чорына (1905-1906), ә «Кичке азан» шигыреннән башлап саф татар теленә күчә башлавы (Г.Ибраһимов) шул хакта сөйләсә кирәк.
Габдулла Тукай яңа заман төрек әдәбиятының классиклары Ибраһим Шинаси, Зыя паша, Нәмекъ Кәмал, Әхмәд Мидхәд, Халид Зыя Ушаклыгөл, Габдулла Җәүдәт, Тәүфикъ
РЕЗЕДА ГАНИЕВА
132
Фикрәт, Мәхмүд Әкрәм, Әмин бәк һәм башкаларның иҗатыннан хәбәрдар булган. Тәнзимат чоры әдәбиятының танылган җәмәгать эшлеклесе, Аурупа мәдәнияте һәм әдәбиятларын яхшы белгән, әдәби-публицистик эшчәнлеге белән төрки дөньяда да ихтирам яулаган, «Шагыйрьнең өйләнүе» дигән беренче төрек комедиясе авторы, «Тасвире әфкяр» журналы мөхәррире, киң колачлы гыйлем иясе Ибраһим Шинаси (1826-1871) шәхесе алдында баш игән. Аның төс- кыяфәте белән үткен акылы арасында ассоциация үткәреп, түбәндәге фәлсәфи юлларны язган: «И төрек, иң әүвәл үк әйтим сиңа: борның кылыч; // Гыйльмилә хикмәт базарында синең урның кылыч». Каюм Мостакаевның язуына караганда, шагыйрь «эче пошкан вакытларда күбрәк Мәхмүд Әкрәмнең «Яд ит!», Габдулла Җәүдәтнең «Юлында бең хакыйкать бу шанлы дөньядан...» шигырьләреннән өзекләр укырга» яраткан.
Тукай, Габдулла Җәүдәтнең «Бер кыйтга» исемле шигырендәге «мөкәүкәб»тәй — йолдыздай нур чәчү мотивына таянып, тирән лиризм һәм психологизм белән сугарылган «Күңел йолдызы» (1909) исемле нәзыйрәсен язган һәм аннан аерата «күңеленә ошаган» түбәндәге ике сәтырны (юлларны) эпиграф итеп китергән: «Тәнәфферләр, тәхаттырлар, тәрәххемләрлә дөньядан / Гөзарым зәхемдар васле бер һижра мөкәүкәбдер» («Нәфрәтләнүләр, үткәннәрне искә төшерүләр, җан әрнүләре белән дөньяны кичәрмен; / Күңелдә яра калдырган аерылышу гына йолдыздай нур чәчәр»). Төрек шагыйренең җемелдәп торган йолдызга әйләнгән, кабул ителмәгән мәхәббәте, аның һәрдаим сыкранучы, сызланучы лирик героен Тукай да кабул итә, әмма ул аны иҗтимагый, милли мотивлар, өр-яңа эстетик карашлар белән баета. Ул шәхес азатлыгын буучы явыз җәмгыять белән дә, иҗатына кизәнүче мәлгунь кара көчләр белән дә конфликтка керә, изүче дөньядан курыкмый, «елар җирдә көлә»; гомере караңгы төн булса да, аның йолдызлы булачагына өметен өзми, бөтен вөҗүде, рухы белән адашкан җир кешеләренә ярдәм кулы сузарга тырыша («...йолдызлары һаман нурлы/ Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер генә юлсызны?») Күктәге йолдызлар кебек, Тукайның да лирик герое «Җиһанда калдырып китсәм икән, йа Раб гүзәл эзне» дигән идеал утларында яна, әдәби иҗаты белән җир кешеләре каршында шагыйрьлек вазифасын үтәү максаты илә яши. Шуңа күрә җир тормышы никадәр авыр булмасын, аның күңеле «мөкәүкәб»ле, ягъни төрледән-төрле хисләр бәйләме тудырган, җем-җем нурлар сирпеп торган йолдызлы:
Минем күңлем мөкәүкәбтер өмид, хәсрәт, тәәссерлә, Зарар юк, барча кодсиятебез дә айлы, йолдызлы!
Күренә ки, Габдулла Тукай үзе дә, аның лирик герое да милләтенең кодсиятенә, рухи омтылышларының илаһилыгына һәм аларның тормышка ашачагына ихлас ышана.
Нәтиҗә ясап, кабатлап, шуны әйтергә мөмкин: Габдулла Җәүдәтнең дә, Габдулла Тукайның да төп игътибары яшәү фәлсәфәсе мәсьәләләрен чагылдыруга юнәлтелгән. Төрек шагыйре иҗатында яралы, әмма йолдызлы мәхәббәт тарихы шәрекъ әдәбиятлары өчен хас традицион рухта яктыртыла. Тукай исә экзистенциаль мәсьәләләрне заманга ярашлы рәвештә иҗтимагый эчтәлек белән баета, Аурупа-рус шагыйрьләре кебек, замандашлары алдындагы рухи-әхлакый вазифасы турында уйлана, әлегә кара төн булса да, халкының киләчәге кодсиятле, айлы, йолдызлы булачагына өметен өзми.
Габдулла Тукай төрек Тәнзимат әдәбиятының атаклы язучысы Нәмекъ Кәмалның әдәби таланты алдында баш игән, аның әсәрләрен яратып укыган, төрек-рус сугышы вакыйгаларын чагылдырган «Ватан, яки Силистра» трагедиясен татарчалаштыру уе белән дә яшәгән. Тәнзимат чорының икенче бер талантлы вәкиле Габделхак Хәмид әсәрләре белән дә Тукай яхшы таныш булган. Аның «Нәстәрин» пьесасын укыгач та: «Шундаен куәтле мәхәббәт берлә куәтле дошманлыкның бер күңелгә җыелуына минем башым җитми, Габделхак Хәмиднең тасвирларын башыма сыйдыра алмыйм», — дия торган булган. Замандашларының истәлекләрендә Тукайның Г.Хәмиднең «Һинд кызы» пьесасын яратып укуы турында да фикерләр әйтелә.
Ибраһим Шинаси, Нәмекъ Кәмал, Габделхак Хәмид — Тәнзимат дип аталган Яңа заман төрек әдәбиятының нигез ташларын салучылар, аны аурупалаштыручылар, әдәби барышка күп яңалыклар алып килүчеләр, зур ачышлар ясаучылар. Тәнзимат чоры әдәбияты Тукайга зур йогынты ясаган, киләчәктә бу юнәлештә махсус эзләнүләр,
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫНДА ТӨРЕК МОТИВЛАРЫ
133
өйрәнүләр алып барылырга тиеш.
Габдулла Тукай Төркиянең иҗтимагый-сәяси тормышы, Габделхәмид солтан идарәсе золымы, яшь төрекләр фиркасенең тотрыксыз эшчәнлеге, Италия- Төркия, Балкан сугышлары, Англия, Франция, Алмания, Австрия, Россия кебек империалистик державаларның Төркиягә карата икейөзле сәясәте турында «Борадарәнә нәсихәт» (1906), «Китмибез!» (1907), «Ахыр күрешүләр» (1909), «Габделхәмид» (1909), «Өч баш» (1911), «Тәмсил» (1911), «Назихи касыйдәтен фи мәдхи Мостафа» (1912), «Былтырның хисабы» (1912), «Балканда» (1912), «Балкан көйләре» (1912) кебек байтак кына шигырь, фельетон, памфлет, мәкаләләрен яза. Бу әсәрләрнең күбесе Р.К.Ганиеваның «Сатирическое творчество Г.Тукая» исемле монографиясендә (1964) анализланган.
Госманлы империясен Аурупа дәүләтләренең ярым колониясенә әверелдергән, Төркиянең шәһәрләрен, биләмәләрен талауга юл ачкан, илдә утыз елдан артык (1876-1908) рәхимсез золым, цензура, шымчылык урнаштырган Габделхәмид солтан идарәсен тәнкыйтьләүгә Тукай зур игътибар бирә. Мөселман дөньясына нур сибеп, магнит кебек үзенә тартып торган, хәлифәлек вазифасын үтәгән Төркиянең дәүләти бәйсезлеген югалту куркынычы алдында торуын ул бик авыр кичерә. Аталар балаларыннан, ирләр хатыннарыннан куркып яшәгән Габделхәмид хакимиятен фаш итүдә татар шагыйре сатирасы аеруча үткен була. «Китмибез!» памфлеты — моңа ачык мисал. Шагыйрь анда солтан җирен тәмугның да иң кайнарына — сәкарьгә тиңли, аны халыкны изүче, хәзинәне талаучы коррупционерлар һәм шпионнар иле дип тамгалый:
Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен:
Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион.
Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер;
Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! Без җүләрме, үзебезне утка илтеп ник терик?
Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?
Шуңа күрә дә Тукай Россиядәге тәртипләр ошамаса, татарлар Төркиягә күчеп китсеннәр дип шаулаган Дәүләт Думасының карагруһ депутатларына: «Если лучше вам, / Туда сами пожалте, господа!» — Үзегез анда күчегез, безнең тарихыбыз, шәһәрләребез үз Ватаныбызда, ягъни «Китмибез!» дип җавап бирә.
Татар шагыйре солтанның тәхеттән төшерелүен дә мыскыллы көлү, гарәпләрчә әйтсәк, ачы һиҗа, грекларча — сардоник көлү алымына корылган «Габделхәмид» дигән эпиграмма белән каршы ала:
Утыз ел хөр фикерлеләрне үлтерт,
Төрекләрдә азатлык тамырын корт,
Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,
Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт, -
Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмитең шунда ГӨМБЕРРРТ!
Вакыты-вакыты белән сәяси сизгерлекне җуеп, Габделхәмид золымын аклаган, аның белән хезмәттәшлек иткән «яшь төрекләр» фиркасен дә, солтанның «Йолдыз» сараен, хәрәмендәге җарияләрен мактаган сарай шагыйрьләрен дә Тукай һәрдаим тәнкыйть итеп килә: «Ушбулар язган шигырьнең бик кызык шигърияте: / «Һа! Имеш, солтан тәти, «Йолдыз» тәти, кызлар тәти!» («Мәтдаһе Истанбул шагыйрьләре »).
Моннан йөз ел элек тә Аурупа илләренең рәсми пропагандасы, безнең заманның Самюэл Хантингтон ише фәлсәфәче һәм сәясәтчеләре кебек, Төркиянең 1912-1913 елларда Италия, Балкан дәүләтләре белән алып барган кан коюлы сугышларын диннәр, мәдәниятләр арасындагы зарури бер бәрелеш итеп аңлатырга тырышты. Тукай исә киресен — аларның яңа җирләр яулап алу, «алтын алмалар өзеп», капитал туплау өчен алып барылган талау, суеш-үтереш кебек иҗтимагый-сәяси афәтләр икәнлеген аңлата:
Ушбуны, «изге, кирәк бер кан», диләр,
Сугыша Инҗил белән Коръән, диләр,
Алдый алмаслар халыкны юк белән, Мондый хәзрәтләр сугышмый поп белән.
Англия, Франция, Алмания, Россия коткысы белән алып барылган бу сугышларда Тукай ихлас күңелдән Төркиянең җиңеп чыгуын тели. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр татар шагыйре өчен «Төркия күктә очкан бөркет» булып кала («Тәмсил», 1912).
Гомеренең соңгы көннәренә кадәр Тукай төрек халкының иҗтимагый-сәяси яшәеше, мәдәни-әдәби хәрәкәте, аерым язучылар иҗаты белән кызыксынып тора. Бу хактагы уй-фикерләрен һәм кичерешләрен үзенең шигырьләрендә һәм публицистик чыгышларында да гәүдәләндерә. Үзенең дусты шагыйрь Сәгыйть Рәмиев белән бергә ул Әстерхан аша Төркиягә барып чыгу турында да хыяллана. Әмма авыру һәм рәхимсез үлем — 27 яшендә гүр иясе булу — шагыйрьнең Төркияне күреп кайту турындагы хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми.