БЕРГӘ - БЕРӘГӘЙЛЕ!
1. Төрки дөньяда, шул исәптән Төркия - Татарстан арасында да озак еллар буена өзелеп торган багланышларны торгызу-ныгытумаксатында, Сез Татарстан Республикасы мәдәният министры булып эшләгән чорда нинди эш-гамәлләр башкарылды? Шуларны искә төшереп алсак иде.
2. Төрки дәүләтләрнең бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп килгән әдәби- мәдәни һәм рухи мирасын барлау, аларны бергәжыю максатында, быел төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуын күздә тотып, Казанның бүгенге мөмкинлекләре һәм алардан файдалану турында теләк- тәкъдимнәрегез нинди?
Без әлеге сораулар белән ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы нигезләнгән һәм эшчәнлеген җ.әелдерә барган дәвернең төрле елларында Татарстан Республикасы мәдәният министры булып эшләгән шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.
1985-1999 елларда
Татарстан Республикасының мәдәният министры
Марсель ТАИШЕВ:
Демографик мәгълүматларга караганда, бүген планетада төрки халык саны 200 миллионнан артып китә. Төрек дөньясы Евразия континентының саллы өлешен алып тора, аның күпгасырлык мәдәнияте һәм бай мирасы гомумкешелек цивилизациясендә биниһая зур урын били. Бу мирасны саклау, рухи байлыкны арттыру, мәдәни багланышларны ныгыту һәм киңәйтү максатында ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы төзелде. 1993 елның 12 июлендә Алматы шәһәрендә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Төркия һәм Үзбәкстан республикаларының мәдәният министрлары шул хакта килешүгә кул куйды. Шул ук елны Татарстан ТӨРКСОЙга күзәтүче статусында кабул ителде. Соңрак безгә Алтай, Башкортстан, Саха (Якут), Тува, Хакас, Гагауз (Молдова) һәм Төньяк Кипрның Төрек республикалары кушылды.
Әлеге оешманың җитәкче органы — төрки илләр мәдәният министрларының Даими советы. Ул елга ике тапкыр җыела. Башкарма орган — ТӨРКСОЙның генераль секретариаты. Ул — Анкарада.
ТӨРКСОЙ аша оештырылган халыкара чаралар кайсы гына өлкәгә багышланмасын — театр, музыка, опера-балет, сынлы сәнгать, кинематография, әдәбият, мәгарифне үстерүме — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы аларның һәркайсында актив катнашты. Төрледән-төрле фестивальләрдә, бөек шәхесләрнең юбилейларына багышланган кичәләрдә татар халкының мәдәниятен күренекле артистларыбыз белән бергә талантлы яшьләребез, югары уку йортларында укучы мәдәният һәм сәнгатьне юлдаш иткән студентлар да калку итеп күрсәтте. Чит илләрдә гастрольләрдә төрек дөньясы сәхнәләрен профессиональ театр коллективлары, дәүләт ансамбльләре белән бергә үзешчәннәр дә лаеклы тотты.
1994 елның февралендә мәдәният министрларының Мәрмәристә (Төркия) уздырылган киңәшмәсендә опера фестивале үткәрү турында карар кабул ителде. Әлеге чара ТӨРКСОЙ тарихында күркәм традициягә әверелде. Нәр елны Кипрда үткәрелә торган бу фестивальдә республикабызның опера җырчылары да, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары да бик теләп катнаша.
Төрки халыкларның гомуми мәдәни мирасы буларак ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән Нәүруз бәйрәме дә — әһәмиятле вакыйга. Ул кайда гына үтмәсен, аның кысаларында оештырылган концертлар — җыр-бию тантанасы, учак ягу, тимер сугу, йомырка буяу, милли ризыклар белән сыйлау кебек борынгы символик йолалар, гомумән, төрки дөньядагы бихисап бизәк-төсләрнең гаҗәеп балкышы, мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне киләчәк буыннарга тапшыруның матур үрнәге.
Төрки илләр рәссамнарының 1998 елда ачылган халыкара иҗат лабораторияләре — шулай ук ТӨРКСОЙ кысаларында үткәрелә торган кызыклы проектларның берсе. Анда рәссамнар үзара тәҗрибә уртаклаша, сынлы сәнгать проблемаларын уртага салып
14
сөйләшә, яшь рәссамнарның иҗатына бәя бирә. Бу чараларда катнашкан рәссамнарыбызның байтак эшләре бүген ТӨРКСОЙның сынлы сәнгать коллекциясендә саклана.
Берничә ел Төркия шәһәрләрендә, шулай ук дөньяның Лондон, Париж, Нью-Йорк, Мәскәү кебек калаларында рәссамнарыбыз иҗатына багышланган күргәзмәләр ачылды. Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда ачылган күргәзмәгә дә ТӨРКСОЙ илләре рәссамнары һәм фоторәссамнарының иң яхшы әсәрләре куелды.
Китапханәләр арасындагы элемтәләрне ныгыту, музейлар эшчәнлеген камилләштерү дә — киң колачлы уртак эш. Бу максатта уздырылган фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар, очрашуларда республикабыз фәнни хезмәткәрләре актив катнашты. Басма продукция, шул исәптән газета-журналлар, китаплар алмашу төрки илләр китапханәләре арасындагы багланышларның матур традициясенә әверелде.
Төркиянең Измир, Адана, Искешәһәр, Анкара, Болу шәһәрләрендә узган курчак һәм күләгәләр театрларының халыкара фестивальләрендә республикабызны «Әкият» татар дәүләт курчак театры лаеклы рәвештә күрсәтте.
1998 елда Татарстан Республикасында туган төрки халыкларның «Нәүруз» халыкара театр фестивале, озын иҗади юл үтеп, зур популярлык казанды. Узган ел аның унберенчесе үткәрелде. Сүз дә юк, мондый киң колачлы фестивальнең, анда төрки театрларның төрледән-төрле спектакльләрен күрсәтүнең үзара элемтәләрне ныгытуда, тәҗрибә уртаклашуда, милли драматургиянең, театраль культураның эстетик дәрәҗәсен күтәрүдә, төрки дөнья мәдәниятен үстерүдә, аның яңарышын тәэмин итүдә ярдәме зур. Шунысын да искәртү кирәк: «Нәүруз»не гамәлгә куючыларның берсе — ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе дә ТӨРКСОЙ илләре белән элемтәләрне киң җәелдерде. 1995 елдан башлап Төркия, Казакъстан, Кыргызстанның архив хезмәтләре белән хезмәттәшлек итү турында килешүләр төзелде, соңрак Азәрбайҗан, Үзбәкстан архив ведомстволары белән мөнәсәбәтләр җайга салынды. Россия Федерациясенә кергән төрки республикалар да игътибардан читтә калмады. 1999 елда Башкортстан Республикасының Архив эшләре буенча идарәсе белән килешү төзелде. Уртак эшнең нәтиҗәләре дә озак көттермәде. Соңгы ике дистәгә якын ел эчендә республикабыз архивларына төрки илләрдән Татарстан Республикасы һәм татар халкының тарихына кагылышлы меңгә якын документның төп нөсхәләре һәм күчермәләре керде. Төркия архивлары белән дә эш уңышлы барды. Күп кенә кыйммәтле документларның күчермәләрен алдык (бушлай). Бу илнең архив хезмәткәрләре тарафыннан «Казань в османских документах» дигән җыентык та нәшер ителде. Бездә аларның ярдәме белән «Документы по истории Волго-Уральского региона XVI-XIX веков из древнехранилищ Турции» һәм «Восточная Европа Средневековья и раннего Нового времени глазами французских исследователей» дип аталган җыентыклар дөнья күрде.
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге төрки илләрдәге хөкүмәтнең даими ярдәменә бәйле. Бу җәһәттән Төркия Республикасы Президенты Сөләйман Демирель белән очрашуларны искә алмый мөмкин түгел. Аның дөньякүләм сәясәт, төрки халыкларның культурасы, Җир шарында тоткан урыны, ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының максатлары һәм бурычлары, Россия Федерациясендә һәм элеккеге Союздаш республикаларда яшәүче кардәшләребез турындагы уй-фикерләре онытылмаслык тәэсирләр, ихлас кызыксыну һәм бу кешегә
БЕРГӘ - БЕРӘГӘЙЛЕ!
15
хөрмәт уятты. Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Татарстан һәм Башкортстан Президентлары белән очрашулар, аларның төрки дөнья мәдәнияте проблемаларына игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәте шулай ук ихтирамга лаек.
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасын оештыруда һәм аның эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә ирешүдә үзеннән зур өлеш керткән тагын бер шәхесне әйтеп китми булмый. Ул — мәдәният проблемаларын тирәннән белгән, Төркия хөкүмәте вәкилләре белән аралашканда, үзен чын дипломат итеп күрсәткән (ТӨРКСОЙ бинасы төзелешенә акча күчерү мәсьәләләре турында сөйләшергә Төркия Республикасы финанс министрына бергәләп кердек), югары квалификацияле белгеч, ышанычлы дус һәм иптәш, ТӨРКСОЙ оештырылган көннән 2008 елның маена кадәр аның Генераль секретаре Полад Бюльбюль углы. Ул чакта Азәрбайҗан Республикасы мәдәният министры, хәзер Азәрбайҗан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе.
Төрки илләр мәдәният министрлыклары ТӨРКСОЙ кысаларында бергәләп эшләгән елларда яуланган уңышлар — үзара аңлашу, дөньяда төрки халыклар мәдәниятләренең позицияләрен ныгыту теләге белән яну нәтиҗәсе. Казан шәһәренең 2014 елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булуы күпмилләтле Татарстан Республикасының мәдәнияттә ирешкән зур уңышларын тану дип бәяләргә кирәк. Киләчәктә казанышларыбыз тагын да зуррак булыр, Казан төрки илләрнең мәдәниятен, шул исәптән республикабызның һәм халкыбызның рухи мирасын, интеллектуаль-эстетик кыйммәтләрен дөньяга танытуга үзеннән зур өлеш кертер дип ышанып калам.
1999-2005 елларда
Татарстан Республикасының мәдәният министры
Илдус ТАРХАНОВ:
Интеллектуаль-эстетик һәм рухи-әхлакый кыйммәтләргә бай булган төрки дәүләтләр дөнья цивилизациясе үсешендә әһәмиятле роль уйнады һәм уйный. Бу җәһәттән гуманитар өлкәдә үзара эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда һәм бердәм Евразия мәдәни киңлеген формалаштыруда максатчан, конструктив адымнар ясаучы ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Аның күпкырлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1995-2005 елларда төрки халыкларның милли мәдәниятләрен үзара баету процессы сизелерлек тизләнеш алды.
Республикабыз да моңа үз өлешен кертте. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына Россия Федерациясе субъектларындагы төрки халыкларның мәдәният буенча Координацион советын булдыру проектын яклауны сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан Республикасы һәм аның күпмилләтле халкы ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы эшчәнлегенең шифалы җимешләрен шушы чорда ук татыды. Мәсәлән, 1995-2005 елларда, әдәбият, мәдәният һәм сәнгать җәүһәрләре «Идегәй» эпосын һәм болгар-татар цивилизациясенең язма һәйкәл-истәлекләрен бастырып чыгару, «Нәүрүз» халыкара театр фестивале, Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивале дөньякүләм әһәмияткә ия зур тарихи вакыйгалар буларак бәяләнергә хаклы.
Республиканың татар һәм башка халыкларның күп буыннары барлыкка китергән мәдәни потенциалы, куәте ТӨРКСОЙ халыкара оешмасының арадашчы эшчәнлеге нәтиҗәсендә дөнья мәдәни киңлегендә үз урынын алды.
Төркия Республикасы белән мәдәни элемтәләребез елдан-ел ныгый барды. Татарстан Республикасы сәнгать осталарының Төркия театр һәм концерт мәйданнарында чыгыш ясавы инде күркәм традициягә әйләнде. Республикабыз иҗат коллективлары ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы гына түгел, ә Төркия Республикасының муниципаль һәм республика органнары тарафыннан да үткәрелә торган халыкара фестивальләрдә, конкурсларда бүген дә катнашып килә.
Шушы чорда татар язучыларынын шигырьләре ТӨРКСОЙ әгъзалары булган илләр шагыйрьләренен традицион халыкара очрашуларында янгырый башлады. Татарстан Республикасы рәссамнары да төрки илләр рәссамнарынын халыкара күргәзмәләрендә даими катнаша.
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы алдында торган мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән
эшчәнлекнен тагын бер төре — китапханәләр арасындагы багланышлар. Шушы чорда Татарстан Республикасы китапханәләре Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм башка илләрнен китаханәләре белән актив хезмәттәшлек итә башлады.
Шунысы бәхәссез: 2003-2004 елларда ин мөһим һәм истәлекле вакыйгаларынын берсе Россиянен татарлар тупланып яшәгән төбәкләрендә милли бәйрәм — Сабантуйны үткәрү булды. Бу бәйрәм шушы ике елда Россиянен 53 төбәген колачлады. Сабан туе профессиональ сәнгать осталары катнашында Төркиядә, Латвиядә һәм Казакъстанда зурлап үткәрелде.
Төрки дәүләтләрнен бөтен дөньяга сибелеп-чәчелеп килгән әдәби-мәдәни һәм рухи мирасын барлау, аларны бергә җыю максатында, республикабызнын һәм халкыбызнын бай мәдәни мирасыннан файдаланып, көчләребезне берләштерергә кирәк дип саныйм.
Евразия дөньясы алдында торган ин мөһим бурычларнын берсе — үз илләрен Көнбатышнын техник куәте белән Көнчыгышнын табигый байлыклары очрашкан урынга әйләндерү. Икътисади интеграция безнен илләрнен мәдәни уртаклыгы нигезенә таянырга тиеш.
ТӨРКСОЙ халыкара оешмасы эшчәнлеге кысаларында, евразиячелек идеяләрен ТӨРКСОЙнын төп идеяләренә бәйләп, көчләрне берләштереп, төрки халыкларнын иҗтимагый сәнгать академиясен булдырырга вакыт җитте дип саныйм (бу тәкъдим минем тарафтан «ТӨРКСОЙ» халыкара оешмасы Даими советынын Астана шәһәрендә узган XXI утырышында әйтелгән иде).