Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ

3. Хәрби әсирләрнең дини тормышы. Вюнсдорф мәчете
Алдагы мәкаләләремдә мин инде Алманиянең ислам диненә карата мөнәсәбәте, госманлы солтаны тарафыннан изге сугыш — «җиһад» игълан ителүе хакында сөйләгән идем. Беренче бөтендөнья сугышында мөселманнарны киң масштабта үз ягына җәлеп итү алманнарның төп сәяси-идеологик максатларыннан булуы аңлашыла. Кайзерның үзен госманлы солтанының һәм 300 миллион мөселманның «дусты» дип игълан итүе дә бу фикерне раслый. Димәк, аның кулына төшкән мөселман хәрби әсирләре язмышын хәл иткәндә, Алмания дини факторны, әсирләрнең дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү мәсьәләсен, һичшиксез, беренче нәүбәттә исәпкә алырга тиеш иде. «Пропагандистик» лагерьлар оешкан вакытта төзелгән документлардан күренә ки, бу очракта хәрби һәм сәяси түрәләр тышкы эффектка аерата зур әһәмият биргәннәр. Документларда, мәсәлән, мәчет төзү һәм әзерлекле имам билгеләү бурычы берничә тапкыр искә алынган. Ничшиксез, мәчет төзелеше, аның даими эшләп килгән гыйбадәтханә булып торуы — алман ягы өчен әһәмиятле бер символик эшкә әверелгән.
Шунысы кызык: алман җирендә беренче мәчетләр XVIII йөздә пәйда булганнар. Мәсәлән, 1744 елда ук инде Байройт шәһәре янында Санпарей бакчасында, 17791791 елларда Шветцинген, 1791, 1841-1843 елларда Потсдам шәһәрләрендә мәчетләр булганлыгы билгеле. Гадәттә алар матур бакча урталарында төзелгән, биредә барлыкка
163
килгән архитектура ансамбльләрен бизәп торганнар. Ләкин ул вакыттагы мәчетләр бары тик экзотик күренеш булып калган — XVIII йөздә, гомумән, күп кенә Европа илләрендә татар сугышчыларын (бигрәк тә Польша, Литва яки Кырым якларыннан) хәрби хезмәткә чакыру модага кергән. Бу очракларда алар өчен мәчетләр дә төзелгән. Ләкин мәчетләр сугышчыларның үзләре кебек үк бары тик «интерьер» өлеше булып торган. Мәчетләр чын мәгънәдә гыйбадәтханә булмаган. Шуңа күрә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында төзелгән Вюнсдорф мәчетен без алман җирендә, ә бәлки тулысы белән Үзәк Европа территориясендә беренче реаль мөселман гыйбадәтханәсе итеп карарга хаклы.
Беренче булып әсирләр өчен мәчет төзү тәкъдимен инде безгә таныш Макс фон Оппенһайм 1914 елның октябрендә ясый — ул кечкенә генә булса да агач мәчет төзелешен зарур дип таба. Булачак мәчеткә хәтта имам кандидатурасын да атый — төрек илчелегенең имамы Шөкри бәй. Госманлы империясеннән шәйхелисламның теләктәшлек фикере бары тик декабрь аенда гына яңгырый. Ниһаять, 1914 ел ахырында тәкъдимне Алмания югары җитәкчелеге дә хуплый — Тышкы эшләр министрлыгы һәм Генераль штаб үз ризалыкларын белдерәләр. Генераль штаб вәкиле Рудольф Надольный хәтта мәчетнең киләчәге турында да уйланып куя: «Төзеләчәк мәчет сугыш беткәч шул урында каламы, юкмы; үзенең функциясен үтиме, юкмы, анысы мөһим түгел — ул һәрхәлдә бу сугышның һәйкәле буларак үзенең кыйммәтен саклап калачак», — дип язган ул документларның берсендә.
Шул мәлдә Макс фон Оппенһайм төрле ил вәкилләре өчен аерым берничә мәчет
Дәвамы. Башы 2, 3 нче саннарда. төзү дөрес булыр дип фикерләрен яңартып караса да, 1915 елның башында бер мәчет төзү турында карар кабул ителгән була. Рәсми рөхсәт 3 февральдә бирелә. Ләкин бюрократик яраштыру тагын берничә айга сузыла, ул бигрәк тә төзелешне финанслау чыганакларын эзләү белән бәйле була: бары тик 18 мартта гына Хәрби министрлык 45 мең рейхсмарка суммасында туктый.
Төзелеш проектын рәсми хөкүмәт архитекторы Эрих Рихтер башкара, аңа соңрак Хәрби министрлык вәкиле А.Шульце ярдәм итә. А.Шульце мәчетнең тышкы күренешен түбәндәгечә тасвирлый: «Кергәч тә ишегалды уртасында агым сулы бассейн урнашкан. Гыйбадәт кыла торган бина эчке диаметры 12 метрлы гөмбәзле залдан һәм 3 метр киңлектәге керү юлыннан гыйбарәт. Гөмбәз нигезендә
— тигез уналты почмак, якты югарыда базилика тәртибендә урнашкан кечкенә генә тәрәзәләр аша керә. Гөмбәз залында догалар уку өчен уем һәм мөнбәр урнашкан... Мөселман төзелеш традициясенә нигезләнеп, манара гөмбәзле залга мөмкин кадәр якын төзелгән — аның биеклеге 25 метр. (...) Куәтле фундаментка утыртылган бу бина, шул исәптән манара да, агачтан башкарылган һәм бар яктан да такта белән тышланган. Залның идәне тигез салынган һәм келәмнәр белән капланган Ратенов ташыннан эшләнгән. Гөмбәз тәрәзәләренә төрле төсләрдәге гади пыяла куелган. Эчке һәм тышкы бизәлеш өчен майлы буяулар кулланылган — монысы өчен Потсдам сарай рәссамы Андре җаваплы булган. Гөмбәзнең күтәрелеп барган тышкы өслеге фил сөяге төсенә буялган, өслекнең башка өлешләре кызыл һәм соры төсләргә сырланган. Гөмбәзнең эчке өслеге шулай ук фил сөяге төсендә буялган, аны сары сырлар һәм яшел сызыклар бизәгән».
Мәчет төзелеше чагыштырмача тиз арада тәмамланган — «Штибиц һәм Кёпхен» төзелеш фирмасы бу эшне биш атна эчендә башкарып чыга. Ашыгуның төп сәбәбе
— алман түрәләре мәчетнең рамазан ае башында ачылуын теләгән, 1915 елда мөселманнар уразага 13 июльдә кергән.
Бу көнгә хәтта ачылу сценарие дә булдырылган. Сценарий буенча тантана түбәндәгечә уздырылырга тиеш булган. Бәйрәм сәгать 12дә, өйлә намазына бер сәгать кала башлана. Барлык тантанада катнашырга чакырылган кунаклар, мөселманнар һәм христианнар мәчетнең керү урынында уң һәм сул якта тезелешәләр. Керү урынына каршы исә төп «геройлар», хәрби әсирләр урнаша — алар арасында күпчелекне Африка халыклары вәкилләре тәшкил итәргә тиеш булган. «Татар лагерен»нан (ягъни күрше Вайнберг лагереннан) делегация дә ачылу тантанасына чакырылган — димәк, татарлар «төп геройлар» сафына әлегә кертелмәгән булып чыга. Алар соңра лагерьларына кире кайтып, калган иптәшләренә мәчет ачылу турында сөйләрләр дип уйланылган.
164
Бәйрәмне Алмания хөкүмәте вәкиле ачып җибәрә, кыска гына нотык сөйләгәннән соң, ул билгеләнгән имам кулына мәчет ачкычын тоттыра. Имам кандидатурасы ул вакытка инде расланган була. Бу — Тунис рухание Мөхәммәт әл-Хидр Хөсәен. Ачкыч алган вакытта имамга шулай ук мөселман руханилары киеме — җөббә белән кулъязма Коръән дә тапшырыла. Коръәнне махсус телеграмма сугып, Мюнхеннан антиквар кибетеннән эзләтәләр. Башта бу кулъязманы алу өчен 200 марка акча планлаштырылган булса, тора-бара Коръән, җөббә һәм имам таягына бары тик 150 марка тотарга рөхсәт ителгән.
Госманлы дәүләте исеменнән илче ясаган чыгыштан соң, сүз әсирләрнең берсенә бирелергә, аннан соң шул ук әсир мәчет каршында корбан чалырга тиеш булган.
Ураза башлану сәбәпле, христиан кунаклары өчен аш уздыру каралган, ләкин мәҗлес мөселманнар күрмәслек урында алман кунаклары өчен генә уздырылган.
Тантана шушы сценарий буенча барган да. Бәйрәмгә зур кунаклар чакырылган, алар арасында Алманиядәге төрек илчесе Мәхмүд Мохтар паша, Алманиянең Генераль штабы офицерлары, Хәрби һәм Тышкы эшләр министрлыклары вәкилләре, әсирләр лагерьлары өчен җаваплы түрәләр, Алманиядә белем алучы мөселман студентлары булган. Күрше Вайнберг лагереннан күп санлы татар делегациясе дә килгән.
Мәчетне ачу типик пропагандистик чарага әверелгән. Соңра алман вакытлы матбугатында бу зур вакыйга турында күп кенә мәкаләләр дөнья күргән, сөйләнгән
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
165
нотыкларның текстлары пропагандистик листовкалар өчен нигез итеп алынган. Аларның төп мотивы — Алманиянең ислам диненә мөнәсәбәте барлык башка Европа илләренекеннән аерылып тора, кайбер пропагандистлар тарафыннан ике «махсус» лагерьда җыелган мөселманнар инде әсир дә түгел, ә кайзерның «кунаклары» булып каралырга тиеш, дигән тәкъдим дә яңгыраган. Шундый фикерне, мәсәлән, үзенең ачылу вакытындагы чыгышында яңа мәчетнең имамы Мөхәммәт әл-Хидр Хөсәен дә уздырган. «Алмания дәүләте мөселман дөньясына ихлас дуслык хисләре белән карый, бу хисләр аның мөселманнарның матди тәрәккыяте һәм рухи яктан камилләшүләре хакында кайгыртуында, ислам дини тормышына ихтирамлы карашында чагылыш таба. Соңгы сүзләрнең төп дәлиле — биредә төзелгән мәчет. Моның өчен без Алманиягә мең рәхмәт укыйбыз», — дип ассызыклаган имам. Берничә ел дәвамында Вюнсдорф
мәчете әсирләр өчен генә түгел, ә Алманиянең үзәгендә яшәүче мөселманнар тормышында да чын бер үзәк булып торган. Ул тәүлек буена ачык булган һәм әсирләр теләсә кайсы вакытта мәчеткә килә алган. Җомга намазларына бирегә әсирләр җыеп китерелгән, мәчеттә иң зур мөселман бәйрәмнәре дә оештырылган, дин дәресләре бирелгән, җеназалар уздырылган.
Вюнсдорф мәчете бары тик 400 кешене генә сыйдыра алган. Әсирләр саны, инде әйтелгәнчә, бу саннан зуррак булганга, 1915 елның сентябреннән җомга намазлары мәчет каршындагы мәйданда уздырыла башлаган.
Татар әсирләре тупланган Вайнберг лагереннан да мөселманнар бу мәчеткә килә башлаганнар, ләкин, башка лагерьда булу сәбәпле, бирегә алар оештырылган рәвештә атнасына өч тапкыр гына — 13.00дән 17.00гә кадәр килә алган. Бу, әлбәттә, ризасызлык та тудырган, өстәмә мәшәкать белән дә бәйле булган, шуңа күрә Вайнберг лагеренда татарлар өчен 1915 елның августында аерым манара торгызылган. Комендант мәгълүматлары буенча Вайнберг лагеренда гыйбадәт кылуларда 3-4 мең әсир катнашкан, шуңа күрә биредә дә аерым гыйбадәт залы ачу зарурлыгы туган. 1915 елның октябрендә биредә 3 мең кеше сыйдыра алган ике чатыр куелган һәм әсирләр 20 октябрьдә Корбан бәйрәмен инде үз лагерьларында бәйрәм итә алганнар.
Бу вакытта Вайнберг лагереның да үз имамы булган. Бу — Төркиядән килгән, инде өлкән яшьтәге күренекле татар галиме Габдерәшит Ибраһим (1854-1944). Беренче тапкыр ул вәгазе белән 1915 елның 5 июнендә чыгыш ясаган һәм шул көннән имам вазифаларын башкарган. Ләкин алман пропагандасы өчен күп көч сарыф иткән Г. Ибраһим Алманиядә озак тормый — инде шул ук елның октябрендә ул кире Истанбулга әйләнеп кайта. Аннан соң имам итеп Төркиядән килгән тагын бер мәшһүр шәхес, Кырым татарларыннан Госман Кади билгеләнгән. Ә 1916 елның мартыннан бу урынга Галимҗан Идриси куелган. Бу үзенчәлекле, бик каршылыклы гомер кичергән, соң дәрәҗәдә авантюрист булган кеше турында, бигрәк тә аның Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы эшчәнлеге турында бераз җентекләбрәк әйтәсем килә.
Галимҗан Җәгъфәр улы Идриси 1887 елда Кызылъяр (хәзерге — Петропавловск) шәһәрендә туган. Әтисе чыгышы белән Казан якларыннан, әнисе — Буадан. 1907 елда Бохарада белем алганнан соң, ул 5 ел Истанбул университетында фәлсәфә һәм дин фәннәрен өйрәнгән. 1912 елда кире Русиягә кайтып, бераз
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
166
вакыт атаклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә шәкертләргә дәрес биргән. Бу шәхеснең «күпкырлылыгы» инде шул чорда ук күренә башлаган — мәсәлән, татар вакытлы матбугатында аның каләме астыннан чыккан күпсанлы мәкаләләрендә ул нинди генә мәсьәләләргә алынмаган. Дин, мәдәният, сәясәт темалары гына кызыксындырмаган аны, ул хәтта авыл хуҗалыгы яки машиналар төзү турында да мәкаләләр авторы була яки «Шура» журналы битләрендә «Без ни өчен уңагай» яки «На
полеон мөселман булганмы?» дигән мәкаләләр дә бастыра.
1913-1914 елларда, бер ел чамасы Г.Идриси Швейцария һәм Бельгия университетларында телләр өйрәнү һәм фәлсәфә өлкәсендә белемен тирәнәйтә һәм Европадан юлын туры Истанбулга тота — биредә ул 1915 елның сентябренә кадәр Йосыф Акчура җитәкләгән «Төрек йорты» журналында икенче мөхәррир вазифаларын үти. Телләр дигәч, Г.Идриси бу өлкәдә гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле булган: ул татар һәм рус телләреннән тыш төрек, фарсы, казакъ, үзбәк, француз һәм алман телләрен камил белгән.
Ниһаять, 1915 ел көзендә язмыш Галимҗан Идрисине Алманиягә китерә — амбицияләре бик куәтле бу яшь кешегә (аңа бу вакытта әле 27 яшь кенә) Беренче бөтендөнья сугышы тиз күтәрелеп китәргә шанс биргән булып тоелган, ахрысы. Алман Хәрби министрлыгы белән тыгыз элемтәгә кереп, ул башта Вайнберг лагеренда татар хәрби әсирләре арасында пропаганда алып барган, милләттәшләренә «җиһад»ның максатларын аңлаткан. Бу эшне ул бирелеп һәм тырышып башкарган, күрәсең, шуңа күрә 1916 елның мартында имамлыкка иң кулай кандидатура булып табылган.
Сугыш елларында бу урында Галимҗан Идриси бик зур эшләр башкара. Нәм тора-бара Русия мөселман әсирләренең идеологик башлыгына әйләнеп китә. Ул
— барлык мөселман бәйрәмнәрен оештыручы, армый-талмый әсирләрнең матди һәм рухи мәнфәгатьләрен кайгыртучы, актив журналист (татар телендә әсирләр өчен чыккан «Әл-җиһад», «Татар иле», «Яңа тормыш» газеталарында хезмәттәшлек иткән автор). Әсирләр белән эшчәнлеге өчен Идриси соңра Алмания президенты Фридрих Эбертның рәхмәт хатына да лаек булган. Җитәкче, оештыручы булу, күрәсең, аны бик мавыктырган — 1918 ел башында, сугыш әле барган вакытта Идриси Алманиядә беренче (һәм соңгы) татар хәйрия җәмгыятен оештырып җибәрә — ул «Русия мөселман шәкертләренең ярдәмләшү җәмгыяте» дип аталган һәм 1924 елга кадәр эшләп килгән. Татар хәйриячелеген чит ил шартларында дәвам иткән бу җәмгыять Алманиядә белем алган татар студентлары, 20нче еллар башында, дәүләтара килешү нигезендә, Алманиягә Совет Русиясеннән берничә йөз мөселман студенты укырга килгән) һәм хәрби әсирләр арасында арадашчы да, аларга матди һәм рухи терәк тә булган, мөселманнарны бер-берсе белән бәйләгән.
Әсирләрне студентлар белән якынайткан (бик үзенчәлекле бәйләнеш!) бер документ текстын китерәсем килә (аны узган ел Берлин китапханәсеннән тапкан идем). Студентлар җәмгыяте барлыкка килгәч, Г.Идриси Берлин басмаханәсендә әсирләр өчен ике телдә (алманча һәм татарча) васыятьнамә формулярын бастырта. Аның эчтәлеге:
«Авыру булсам да, бик авыраеп китмәс борын, гакылым башымда вакытта түбәндәге васыятемне ике шаһит хозурында яздырып кулымны куям.
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
167
Халис милкем булган ... марк вә ... сум акчамнан
... марк вә ... сумы «Русияле ислам шәкертләренә ярдәм җәмгыяте»нә бирелсен.
... марк вә ... сумы үземнең рухыма вә әткәм-әнкәмнең рухларына Коръән хәтем итүчегә бирелсен.
... марк вә ... сумы мине юып кәфенләүче вә зиратка алып барып күмүчеләргә бирелсен.
... марк вә ... сумы өемдәге хатын, бала- чагама, әткәм белән әнкәмә җибәрелсен.
Ошбу васыятемне Вюнсдорф лагерендагы хәзрәтебез Галимҗан Идриси әфәнде җиренә җиткерсен.
Гакылым камил хәлдә васыять итүче:
Мәрхүмнең васыяте гакылы дөрест вакытта әйткәнлегенә гүаһлык итүче шаһидлар» (текстны бераз хәзерге тел нормаларына якынайтып бирәм). Әсирнең нинди милке булсын инде? Шулай да, тексттан күренгәнчә, вафаты турында уйлаганда, ул әти-әнисен, бала- чагасын түгел, ә беренче чиратта Г.Идриси тарафыннан оештырылган җәмгыять турында уйланырга тиеш булган...
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Галимҗан Идриси Алманиянең Хәрби министрлыгы белән генә түгел, ә Тышкы эшләр министрлыгы белән дә тыгыз элемтәдә булган. Аның соңрак язылган автобиографиясендә искә алынганча, ул, 1921 елның 21 июненә кадәр Тышкы эшләр министрлыгының рәсми хезмәткәре вазифасын үтәп, «төрле оешмалар һәм Алманиядә әсирлектә булган мөселманнар арасында элемтәләр урнаштырып, аларның ышанычлы вәкиле» булган.
Сугыш беткәннән соң, Г.Идрисинең тормышында өр-яңа этап башланып киткән. Нәрсә белән генә шөгыльләнмәгән ул 1920-1940 елларда: Русиядән Алманиягә укырга яшьләр китерткән, Бохара совет республикасының Алманиядәге вәкиле булган, Берлинда тагын бер мөселман оешмасын башлап җибәргән, Берлин университетында укып алган, нацистлар чорында Тышкы эшләр һәм Пропаганда министрлыкларында хезмәттәшлек иткән (соңгысында ул гарәп һәм төрек редакцияләрен җитәкләгән), Гитлерның «Майн кампф» китабын фарсы теленә тәрҗемә иткән, 1940 елда алман ватандашлыгын алган, Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, алман түрәләренә донослар язып, барлык төрки халыклардан булган күренекле сәяси эмигрантларны пычракка батырып бетергән... Сугыштан соң ул башта Швейцариягә, аннан соң Мисырга һәм, ниһаять, Согуд Гарәбстанына барып урнаша һәм 1959 елда вафат була. Соңра атасының җәсәден улы Илдар Алманиягә, Мюнхен шәһәренә кайтарта...
Гаҗәеп каршылыклы, катлаулы һәм, һичшиксез, фаҗигале язмыш... Галимҗан Идрисинең тормышы, минемчә, аерым китапка һәм киносценарийга лаек...
Ә без исә бу шәхестән кире Вюнсдорф мәчете тарихына әйләнеп кайтыйк.
Димәк, сугыш вакытында бу гыйбадәтханәнең үзенең төп функциясен үтәп торганлыгы аңлашыла. Сугыш беткәннән соң, ул сакланып калган микән, дигән сорау куярга мөмкин. Чыннан да, ул пропаганда максатларыннан бары тик хәрби әсирләр өчен генә төзелгән булган бит. Сугыш беткәч, әсирләрнең абсолют күпчелеге кире туган илләренә кайтып киткән (соңгы татар әсирләре 1921 елда репатриацияләнгән). Ләкин йөзгә якын татар, күпчелек Г.Идриси тарафыннан төзелгән шәкертләр җәмгыяте әгъзалары, күмәкләшеп, элекке лагерь территориясендә мәчеткә терәлеп торган ике баракта яши биргән.
Димәк, мәчет яшәгән әле. Аны саклап калу зарурлыгы турында хәтта кайбер
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
168
алман газеталары да язып чыккан — 1920 елда «Дойче алль - гемайне цайтунг», мәсәлән, түбәндәге фикерне китергән: «Коръән күрсәтмәләре буенча беркем дә мәчетне җимерергә хаклы түгел. Алма- ниядә яшәүче татарлар һәм мөселманнар өчен ул изге урын булып кала, һәм Ал- мания аны шулай кабул итәргә тиеш. Алман хөкүмәтенең әхлакый бурычы — барлык кызыксынган татарларга үз дини
мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә мөмкинлек бирү».
1921-1924 елларда Вюнсдорф мәчетендә иң зур мөселман бәйрәмнәре уздырылганы билгеле. 1922 елда Ураза бәйрәме вакытында (29 май көнне) шәкертләр җәмгыяте җитәкчесе Кәмалетдин Бәдри алман җитәкчеләренә рәхмәтләр укыган — әсирләр лагере рәсми бетерелсә дә, алманнар ярдәме белән татарларга биредә бер сыеныр урын калдырганнары өчен. Аның сүзләренчә, мәчет Алманиядә мөселман колониясе үзәге булып кала.
Ләкин Алмания 20нче еллар башыннан кискен икътисади кризис кичерә, «экзотик» мөселманнарга игътибар гел кимүгә таба бара... 1924 елның 13 июлендә мөселманнар Вюнсдорф мәчетендә соңгы тапкыр Корбан бәйрәмен уздыра. Бу вакытта инде мөселманнар үзләре дә шактый кыен хәлдә кала. Татар студентларын берләштергән җәмгыять матди кыенлыклар аркасында 1924 елда таркала. Берлинда эшчәнлек алып барган ике төрле мөселман җәмгыяте мәчет өчен бәхәсләшә башлый. Низаг озакка сузыла, алман җитәкче оешмалары өчен бу мәчетне «вакытлыча» ябып торырга шәп сылтау була. Мәчет янындагы баракларда яшәгән татарларның күбесе 1924 ел ахырына Берлинга яки башка шәһәрләргә күченеп китә.
Мәчеттә кем хуҗа булырга тиеш — ике мөселман җәмгыяте арасындагы сөйләшүләрдә Тышкы эшләр министрлыгы арадашчы ролендә була, ләкин бәхәсләшүчеләр уртак фикергә килә алмый.
1925 елда Берлинда тантаналы рәвештә Бринерштрассе урамында мәһабәт таш мәчет ачыла (ул мәчет бүген дә бар). Бу факт бәхәсле агач Вюнсдорф мәчетенә игътибарны тагын да киметә. Берничә елга сузылган буш сөйләшүләрдән соң, 1929 ел ахырында Тышкы эшләр һәм Оборона министрлыклары (элекке Вюнсдорф лагере территориясе ул вакытта Оборона министрлыгы карамагына күчкән була) уртак карарга киләләр — инде шактый тузып беткән Вюнсдорф мәчете бинасын сүтәргә, аннан калган материалларны арзан бәягә булса да сатарга.
Шуның белән татар әсирләре, студентлары, сәяси эмигрантлары язмышында зур роль уйнаган, алман җирендә беренче мөселман гыйбадәтханәсе — Вюнсдорф мәчете тарихы тәмам. Кайчандыр аның биредә булуын бүген Цоссен шәһәрендә бары тик Мәчет урамы дип исемләнгән урам гына хәтерләтә...


Дәвамы киләсе саннарда