БАШ ОЧЫМНАН ШАУЛАП ЧОР АГА
Авылда
Яңа йорт җиткергән дус,
Күз тимәсен! Сокландым!
Печәнлегенә менеп,
Тәгәрәпләр йокладым.
Кыр чәчәкләре исе
Кытыклады борынны.
Төшемдә бер җыр суздым,
Бик моңлы җыр — борынгы.
Уяндым да сүзләрен
Төшералмый исемә
Уйланып ятам менә
Җылы авыл кичендә.
Шунсын беләм: халкымның
Бик зарлы җыры иде.
Бүгенгемә аваздаш
Замана җыры иде.
Печәнлегемә саркып
Керә йолдыз яктысы.
Керфекләремә йокы
Эленмәстер, ахрысы.
Яңа йорт җиткергән дус,
Бурычка бата-бата.
Ал кояш чыга... Бата...
Гасырлар моңы кайта.
Йолдызлы күк астында
Нигез мөнәҗәт әйтә.
Сабый йокысы
Таждарына кунып атынгач,
Гөл чыкларын эчте сандугач.
И дәртләнеп сайрый, чутылдый,
Сары түшкәендә нур уйный.
Моң агыла ачык ишектән,
Нур бөркелә көйле бишектән.
Чын пәһлеван булыр бер гәүдә
Мес-мес йоклый ап-ак биләүдә.
Ишетми ул һичбер шау-шуны,
Җил селкетә яшел чаршауны.
Очып килеп керде күбәләк,
Барып кунды аннан түргәрәк.
Ак күбәләк яшел чаршауда.
Тирбәлә ул сабый каршында.
Канатларын ян-янга җәеп,
Үзгә бер ямь! Тылсым! Гаҗәеп!
Сандугачлар сайрый өздереп,
Йоклый сабый тәмләп, изелеп.
Сандугачлы төшләр күрә ул:
Таң кошына оя үрә ул.
Кош мамыгы — нәни учында,
«Ән-нә» сүзе — теле очында.
Бөрештерә алсу иренен,
Хуҗасы ул татар өенең.
Моң агыла ачык ишектән,
...Кояш чыкты бүген бишектән.
Якты кич
Аяк йөрми, күзләр күрми, ак чәчләре тузгыган,
Картаелган, үр менелгән, күпме юллар узылган.
Утыра ул, әйтерсең лә бернидә дә гаме юк,
Тездә яткан ак песиен сыйпарлык та хәле юк.
Кыштыр-кыштыр чыга әби, кулында ап-ак савыт:
— Кая киттең, сине, картым, эзләп тә булмый табып.
Савыт тулы кура җиләк, картына суза алып:
— Авызыңа тәм керер, мә, ипләп кенә куй кабып!
Кымшана да көрсенә карт, авыр итеп тын ала,
Бөршәйгән иреннәренә җиләк суы сылана.
— Керик әйдә, калтырата, нигәдер салкын елы.
— Син янымда булган чакта, миңа, карчык, бик җылы.
Ишегалдына тиз генә ак песи китә кереп,
Теркелдиләр икәүләп, шул ак песигә ияреп.
Теркелдиләр бер-берсенә: «Егылып китмә!» — дигәләп,
Әбинең ак күлмәгеннән төшеп кала тигәнәк.
Җиләк тулы ак савытта канатын җәя камка...
Әкрен генә шыгыр-шыгыр ябыла иске капка.
***
Көннәр көйсез, төннәр караңгы.
Ут элдерәм кипкән чырага.
Ишетелә: үлән пышылдый,
Янәшәмдә елан ысылдый,
Баш очымнан шаулап чор ага.
***
Ай югалган кара төннәрдә
Сагынам мин көләч көннәрне.
Тайлар чапкан хәтфә болыннан
Агып килгән серле өннәрне.
Болыт баскан нурсыз көннәрдә
Сагынам мин якты төннәрне.
Иксез-чиксез галәм түреннән
Агып килгән серле өннәрне.
Җилләр шаулый. Сулар челтери.
Сагынам мин әллә кемнәрне,
Сагынам мин әллә ниләрне.
Баштан сыйпый серле жиһанның
Мәңгелектән иңгән өннәре.
Мираж
Мин ялгызым эссе чүлдә өнсез калдым, Телем кипте, тәмам шунда хәлсез калдым.
Баш әйләнә, күзләр тона, һава биек, Очмый бер кош, чакмый елан, чапмый киек.
Исә дә җил, тузгыта тик кызган комны, Ком таулары күмә бара узган юлны.
Кинәт кенә күрәм алда: балкый бер ил, Әллә нинди шомлы бер ил, шәүлә ул гел.
Әләмсез ил, адәмсез ил — мираж бары, Кипкән чүлдә күптән үле пейзаж бары.
Телсез ил бу, денсез ил бу — тәмам харап, Мин туктадым, бармыйм алга, торам карап.
...Һәм уяндым. Җилләр исә. Кояш көлә. Табигатьне яңгыр юып үткән төнлә.
Агып килә азан моңы кыйбла яктан, Хуш ис кенә аңкый монда һәр тарафтан.
Барча адәм бик бәхетле, йөзләр көләч, Җәннәт илдә: һәммәсе тук, юктыр бер ач.
Туган телдә сөйли һәркем, юк бер ятим, Үз-үзенә хуҗа һәркем, бар да хаким.
Кеше җаным, һәйбәтлән син, хушбуй сөртен... Хыялланып үтеп китте тагын бер көн.
Көн артыннан килер, әлбәт, кап-кара төн, Йоклар җиһан төшләр күреп... Дөнья тып-тын,
Төшләнеп җир, имәр җәйнең яшел сөтен, Күлгә кунар учактагы аксыл төтен.
Тирәкләрнең иң гүзәлен генә сайлап, Килеп кунды шунда бер кош сайрап-сайрап.
И сайрый ул, и шашына, җанны өзә, Туктап калдым кереп барган чакта көзгә.
Нинди кош ул, исмен белмим, күргәнем юк, Андый кошның барлыгын да белгәнем юк.
Миңа ят бер серле илдән хәбәрме ул? Очып китсә шул дөньяга әгәр дә ул,
Моңсуланып калыр көнем, җаным бушар, Син дә күккә ашарсың бит бер көн, Бәшәр.
Кошчык булып очарсың син еракларга, Сайрап-сайрап тирбәлерсең куакларда.
Бик еракта... Бик еракта... Ерак ярда.
Яшәү
Исәрләнеп карап торам учакларга
Күңелкәем канат кагар кош чакларда,
Җаным тыныч, күңелкәем хуш чакларда.
Учак сүнә, сүнә йолдыз офыкларда,
Күзләремдә агара да кара төнем,
Кочып ала мәшәкатьле яңа көнем.
Үз җиремдә, туфрагымда, илемдә мин,
— Һәммәгезгә хәерле көн! — димен дә мин,
Кереп китәм чираттагы көнемә мин.