ВАХИТ ИМАМОВ ИҖАТЫНДА ТАТАР ТАРИХЫ
Вахит Имамовка 60 яшь
Элегрәк чыккан бер мәкаләмдә: «Тарихи романнарны бик яратып һәм кызыксынып укыйм», — дип язганмын икән. Алай ук түгел. Әйе, барысын да диярлек укып барам, әмма... юк, яратып укыйм дип әйтү дөрес үк булмас. Моның сәбәпләре төрле. Теге яки бу язучы тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне фәнни яктан ни дәрәҗәдә дөрес итеп тасвирлаган һәм, иң мөһиме, әсәр сәнгатьчә эшләнеше ягыннан ни дәрәҗәдә камил вә мөкәммәл — тарихчы-галим һәм гади укучы буларак, иң әүвәл мин шул нәрсәләргә игътибар итәм. Менә шул «нәрсәләр» төрле язучыда төрлечә һәм ул, табигый ки, шулай булырга тиеш тә. Тарихны мин үземчә күзаллыйм, ә язучылар исә әнә шул без күнеккән стереотип карашларны җиңел генә җимерәләр дә куялар. Кайвакыт күңелдә ризасызлык туа. Югары сәнгатьчәнлек күзлегеннән караганда, миңа калса, «тарихи» дип аталмаган жанрларда иҗат итүче язучыларның әсәрләре күпкә отышлырак. Ә мин андый әсәрләрне дә барыбер тарихчы-галим күзлегеннән карап укыйм һәм ихлас ләззәтләнү хисләре кичерәм. Тарих дәреслекләрен укып кына, әби-бабаларыбыз сөйләгәннәрдән чыгып кына халкыбыз тарихын бөтен тулылыгы, нечкәлекләре белән аңлап булмый. Халкыбыз тарихы ул — Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү, Шәриф Камал, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Туфан Миңнуллин, Айдар Хәлим һәм башка бик күп әдипләребез иҗатында! Талантлы шагыйрьләребезнең шигырь-поэмаларында гына түгел, хәтта лирикада да тарих чагыла! Мөхәммәт Мирзаның: «Безнең буын кешеләре өчен әдәбият хак тарихыбызның бердәнбер дөрес чыганагы буларак кабул ителә», — дигән сүзләрендә («Мәйдан», 2011, №1, 40 б.) тирән мәгънә ята.
Тарихи романнар, әйе, языла тора. Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Җәмит Рәхимов, Флүс Латыйфи, Рабит Батулла, Солтан Шәмси, Фәүзия Бәйрәмова, Факил Сафин, Ркаил Зәйдулла, Равил Вәлинең төрле елларда дөнья күргән әсәрләрен укучылар яратып укый. Мин моңа бик шатланам, чөнки без, язучылар һәм тарихчы- галимнәр, бер үк эш — изге эш! — эшлибез. Аның асылы — хәзерге заман татар укучысында, беренче чиратта, яшь буында, халкыбызның шанлы үткәне һәм бүгенге уңышлары мисалында горурлык хисләре тәрбияләү. Татар угылы татармын! Менә шул горурлык хисе булмаса, бөтен галәмгә һәм гавәмгә глобальләшеп бетү
куркынычы янаган бер заманда, татарның милләт булып сакланып калу мөмкинлеге югалачак. Яшь буынга милли тәрбия бирү өлкәсендә безгә, бигрәк тә әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, бик күп тырышырга, максатчан һәм җиң сызганып эшләргә кирәк. Кызганыч, бу эштән, милли мәгарифне үстерү турында күп сөйләсәләр дә, мәктәпне һәм югары уку йортларын аңлы рәвештә һаман читләштерә баралар.
Шактый озын керештән соң, 1980 еллар башында кыю рәвештә әдәбият дөньясына килеп кергән талантлы язучыбыз Вахит Имамов иҗатына күчик әле. Кызганыч, мин аның үзе, гаиләсе турында бик аз беләм. Чыгышы белән Актаныш районының Иске Байсар авылыннан ул. 1954 елның 18 мартында туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ике ел чамасы Казан моторлар төзү заводында эшләп ала һәм 1973 елда университетның журналистика бүлегенә укырга керә. Тагын ике елдан укуын читтән торып, бер үк вакытта Балык Бистәсе районы газетасында эшләп дәвам итәргә карар кыла. Армиядә хезмәт итеп кайта. 1982 елдан Вахит Имамов Чаллы шәһәрендә. Башта ул урта мәктәптә тарих фәне укыта, аннан соң КамАЗның пресс-рам заводында мастер, участок башлыгы, өлкән диспетчер булып эшли. 1990 елда «КамАЗ» типографиясе нигезендә газета-китап нәшрияты оештырып, шунда баш мөхәррир вазифасын башкара. 1997 елдан бирле Вахит Имамов Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли, 2005 елдан «Мәйдан» журналының баш мөхәррире. Менә шушы кыска гына рәсми белешмә язучы иҗатын характерлый торган «киң колачлы» дигән билгеләмәнең серен ача да сала, минемчә. Тормыш юлы урта мәктәп тәмамлап, университетта белем алу һәм газета-журнал редакцияләрендә эшләү чорларын гына «кочып алган» язучыдан бүгенге заман
ВАХИТ ИМАМОВ ИҖАТЫНДА ТАТАР ТАРИХЫ
175
тормышын чагылдырган күләмле эпик әсәрләр таләп итү урынсыз. Вахит Имамов исә тормышны тирәнтен белә, яшәү дәверендә, гади эшче һәм мәктәп укытучысы рәвешендә дә, журналист һәм язучы буларак та, төрле социаль катлау кешеләре арасында кайнаган, татар дөньясын бөтен катлаулылыгы, каршылыклары белән аңлый һәм боларның барысын да, сәнгатьчә эшкәртеп, үзенең иҗатында чагылдырырга тырыша.
Алып карагыз аның Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Ир канаты» (1988), «Нәзер» (1991) исемле китапларында туплап бирелгән повесть-хикәяләрен, «Аргамак» журналының беренче номерын ачып җибәргән «Кәнәфи» повестен. Таныш вакыйгалар, таныш геройлар — барысы да тормышның үзеннән алынган, берсе дә язучы фантазиясе түгел. Шуңадыр күрәсең, укучы аларны яратып кабул итте, кулдан кулга йөртеп укыды. Язучының әхлак проблемаларын күтәргән «Нәзер» повесте һәм «Өмет» хикәясе исә Татарстан телестудиясе төшергән һәм күп тапкырлар телевизор экраннарыннан күрсәтелгән кыска метражлы нәфис фильмнарның сценарийлары өчен нигез булып хезмәт итте.
2001 елда Чаллыда дөнья күргән «Могикан» исемле китап язучының популярлыгын тагын да ныгытты, ул моңа кадәр беркем дә кул тидерергә җөрьәт итмәгән кискен мәсьәләләрне күтәрергә сәләтле кыю автор буларак танылды. Китапка исем биргән «Могикан» повесте күңелдә бигрәк тә нык уелып калган. Күрәсең, эчтәлеге үземнең туган якларга бәйле (безнең авыл Чаллыдан 20 чакрымда гына), бер генә кешене дә тыныч калдыра алмый торган вакыйгалар турында булгангадыр. Әсәрнең үзәгенә, узган гасырның җитмешенче елларында гигант «КамАЗ» корпусларын торгызганда, түрәләрнең гафу ителмәслек саксызлыгы, гади халыкны санга сукмаулары аркасында искиткеч гүзәл табигатьнең, дистәләгән татар авылларының юкка чыга баруы, шул вәхшилеккә каршы тигезсез көрәш проблемасы куелган иде. Кызганыч, бу проблема безнең көннәрдә дә актуальлеген югалтмый.
Вахит Имамовның әлеге китабына урнаштырылган тагын бер әсәр укучының игътибарын җәлеп итә. Ул — «Исемең ничек, татар авылы?» дип аталган тарихи-топонимик очерк. Автор үзенең «Татар энциклопедик сүзлеген» укыгач туган фикерләре белән уртаклаша. Исемнәре бозылып, урыслашып беткән татар авыллары, елга-күл атамалары турында күңелсез статистика китерә. Әйе, утырып уйлар уйларлык, ди автор, урыска ничек ярарга белмәгән татар түрәләре үз авылларының тарихи исемнәрен кайсы якка гына боргалап бетермәгән дә ничек кенә итеп үзгәртмәгән. Исемнәр дә татарлыгын югалта, урыслаша бара икән бит.
Вахит Имамовның заман таләпләренә сизгер, халык язмышына битараф булмаган, үткәннәрдән сабак алырга өндәүче тынгысыз автор булуын аның 1991 елда рус һәм татар телләрендә басылып чыккан «Әфган «кызалаклары» («Афганские «тюльпаны») дигән очерклар җыентыгы да ачык раслый. Биредә сүз, Чаллы төбәгеннән китеп, Әфганстан җирендә ятып калган фаҗигале сугыш корбаннары турында бара. Интернациональ бурычыбызны үтибез дип башланган «гадел» сугышның киләчәктә сабак алырлык аяныч нәтиҗәләре турында. Заманы өчен бик тә кирәк, укыла торган китап булып чыкты ул. Язучы туплап чыгарган материаллар республикабызның күп кенә мәктәпләрендә, мәдәният йортларында, китапханәләрдә, төбәк музейларында Әфган корбаннарына һәм сугышчыларына багышланган экспозицияләр ачарга этәргеч бирде. Шундый экспозицияләрнең берсен мин С.Рәфыйков исемендәге Зәй үзәк китапханәсе фойесында күрдем. Китапханә хезмәткәрләре сөйләвенчә, аның идеясе Вахит Имамов җыентыгын укыганнан соң туган.
Татар авылын күмәкләштерү тарихы белән бәйле вакыйгаларны рәсми фәндә кабул ителгәнчә түгел, бөтенләй яңача, халкыбыз язмышында олы фаҗига буларак шәрехләгән «Тозлы яра» (Казан, 2004), егерменче йөз башларында туган якларын калдырып, чарасызлыктан Япониягә килеп төпләнгән татарлар тормышын реаль картиналарда ышанырлык итеп күрсәткән «Япун татары» (Чаллы, 2004) романнары да язучының уңышлы әсәрләреннән саналырга хаклы.
Табигый ки, югарыда санап үтелгән әсәрләр тәнкыйтьчеләр игътибарыннан читтә
ФАЯЗ ХУҖИН
176
калмады. Алар бит, гадәттә, әдәбият дөньясында инде күптән үз юлын тапкан танылган язучыларның яисә яшь авторларның талантлы әсәрләре турында язарга ярата. Әдәбият бусагасына яңарак кына аяк баскан Вахит Имамов иҗаты турында беренчеләрдән булып Гариф Ахуновның сүз башлавы үзе үк күп нәрсәләр турында сөйли. «Әдәбиятыбызга саллы прозаик килә!» — дип язды ул куанып үзенең бер мәкаләсендә («Мәйдан», 2002, №6, 168 б.). Аннан соң матбугатта бер-бер артлы Мөдәррис Вәлиев, Барлас Камалов, Марсель Галиев, Мөсәгыйт Хәбибуллин кебек олпат язучыларыбызның, әдәбият белгечләренең бәяләмәләре басылып чыкты. Вахит Имамовның күпкырлы, үзенчәлекле талант икәнлегенә басым ясап, аның тарихи әсәрләр язарга да сәләтле автор икәнлеген искәртеп үттеләр. Һәм ялгышмадылар.
Халкыбызның борынгы һәм урта гасырлар тарихы белән шөгыльләнүче галим буларак, аңлашыла ки, мине беренче нәүбәттә Вахит Имамовның тарихи романнары, тарихи-документаль әсәрләре, публицистикасы кызыксындыра. Аның бигрәк тә үзе җитәкләгән «Мәйдан» журналында — һәр санында диярлек! — басылып килә торган тарихи-публицистик язмалары ошый. Чөнки Вахит әфәнденең теге яки бу төбәк тарихына, шул төбәкнең тарихи шәхесләренә багышланган язмалары өр-яңа, кайвакыт әле фәндә билгеле дә булмаган кызыклы мәгълүматлар белән тулган була. Ул чын тарихчы һәм күбрәк нәкъ менә тарихи әсәрләре белән әдәбиятта үз урынын яулады да инде.
Язучының иҗатын мин даими рәвештә 1993 елдан бирле күзәтеп барам. Шул елны аның атаклы тарихчыбыз Равил Әмирхан белән бергә язылган «Татарларның Ватан сугышы: XVI-XVIII гасырларда милли-азатлык яулары турында тарихи очерклар» китабы басылып чыкты. Йөз җитмеш меңлек тираж белән! 80 битлек китапчык, билләһи дип әйтәм, чын сенсация булды безнең өчен. Беренчедән, күпләрне аның «сәер» исеме шаккатырды, моңарчы әле бер генә тарихчы да татарларның урыс хакимиятенә каршы алып барган милли көрәшен, восстаниеләрен «Ватан сугышы» дип атарга, ягъни дөресен язарга батырчылык итмәгән иде; икенчедән, халкыбыз тарих битләреннән төшеп кала язган каһарман бабаларыбызның кылган гамәлләре, язмышлары белән танышырга мөмкинлек алды. Баксаң, алар гасырлар буена үзләренең борынгы дәүләтчелеген торгызу өчен армый-талмый көрәшкәннәр, кан түккәннәр икән. Тиешле органнар тарафыннан ничәмә-ничә еллар буена махсус яшерелеп яткан әлеге фактлар, ниһаять, халыкка барып иреште. Китап, кулдан- кулга йөреп, тиз арада таралып та бетте. Республикабыз суверенитетын яклап күтәрелгән милли-азатлык хәрәкәтенең тагын да җанланып китүендә, миңа калса, әлеге китапның роле зур булды.
Бер елдан соң Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» исемле тагын бер документаль әсәре дөнья күрде. Рус телендә һәм җәмгысе 400 мең тираж белән! Дөрес тарихка сусаган халык, бигрәк тә татар милли хәрәкәтендә катнашучы яшьләр, язучыга бик рәхмәтле иде. Тиз арада бу әсәрне мәктәп укытучылары тарих дәресләрендә өстәмә материал рәвешендә куллана башлады. Безгә аз таныш булган фактлар «Татарстан тарихыннан хикәяләр» дип аталган һәм ул елларда бик популяр мәктәп дәреслегенә дә кертеп җибәрелде.
Вахит Имамовны коеп куйган язучы сыйфатында гына түгел, тарихчы буларак та таный башладылар. Аны якыннанрак белүче каләмдәшләре һич тә гаҗәпләнмәде моңа. Эшли торган заман килде, совет чорындагы кебек яңа фикерләргә киртә куючылар юк хәзер. Татар тарихында «ак таплар» күп — билгеле факт. Галимнәребез ул тапларны бетерергә ашкынып тормый. Нишлисең, үзеңә тырышып карарга туры киләчәк. Нәм Вахит әнә шул «яшерелгән» тарихны — татарларның үз дәүләтчелеген торгызуга юнәлдерелгән милли-азатлык көрәшенә караган тарихны! — архивлардан эзли башлый. Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург, Уральск һәм башка шәһәрләрнең архивларында казынып, моңа кадәр галимнәр кулы тимәгән йөзләгән, меңләгән документлар таба. Шул чорга караган фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнә. Җитмәсә әле халык арасында таралган легенда-риваятьләрне җыеп бара, тел гыйлеменең ономастика (топонимика) һәм этимология дигән тармаклары белән тирән кызыксына. Әйе, Вахит Имамов беренчел чыганаклар белән эш итәргә ярата.
Күпьеллык хезмәтнең нәтиҗәсе язучының Пугачёв явы һәм анда катнашкан батыр
ВАХИТ ИМАМОВ ИҖАТЫНДА ТАТАР ТАРИХЫ
177
бабаларыбыз язмышына багышланган «Сәет батыр» (Чаллы: «КамАЗ», 1994, 512 б.) һәм «Татар яугирләре» (Казан: Мәгариф, 2003, 355 б.) исемле күләмле әсәрләрендә бәян ителде. Беренчесенең тиражы — 90 мең данә! Ул китапны кулга алып укый башлагач туган тәэсирләремне, шатлану катыш шаккатуларымны әле һаман да хәтерлим. Мин генә шулай һушым китеп кабул итмәгәнмендер дип уйлыйм «Сәет батыр»ны. Никадәр яңалык алып килде ул укучыга?! Аксакал тарихчыбыз Сәлам Алишев китабынI да шулай сөенеп каршы алган идек заманында. «Каһарман бабайлар» (1976) китабында ул безгә Бәхтияр Канкаев, Мәсәгут Гомәрев, Каранай Моратов кебек герой-шәхесләребезне ачты. Әмма барыбер соңгы елларга кадәр Пугачёв яуларын без элеккечә, изелгән урыс крестьяннарының алпавытларга каршы сугышы рәвешендә генә күз алдына китерә идек. Алишевтан соң бу тема белән кызыксынучы булмады, XVIII йөз һәм аннан элгәрерәк чор тарихын өйрәнүчеләр аз, чөнки күбесенең тешләре үтми. Ә менә Вахит Имамов булдырды, югыйсә, фәнни дәрәҗәсе дә юк. Пугачёв отрядларында сугышучыларның яртысыннан артыграгы татарлар булган! Башкортларның Салават Юлае дәрәҗәсендәге татар каһарманнары, полковниклар, бригадирлар да берәү генә түгел, дистәләгән. Вахит моны документлар белән раслады.
Мин беләм: урта мәктәпнең тарих укытучылары бу китапларны дәреслеккә өстәмә уку ярдәмлеге рәвешендә дә, сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә дә бик теләп куллана. Матур һәм аңлаешлы тел белән язылган алар. Вахит Имамов әсәрләрен югары уку йорты студентлары — булачак тарихчылар да өйрәнә. Елмаеп-көлеп дигәндәй, үземнең мөгаллимлек тормышымнан бер кызыклы фактны искә төшереп үтим әле: өч-дүрт ел элек чыгарылыш курс студентының (дөрес, ул читтән торып белем алучы укытучы ханым иде) миңа рецензияләргә биргән диплом эшендә ярылып яткан плагиатлык галәмәтләре күреп, «дөрес» билге куя алмыйча, авыр хәлдә калган идем. Бер бүлеген «Сәет батыр» китабындагы «Татарлар Пугачёв явында» исемле очерктан күчереп алынган мәгълүматлар белән тутырган да, авторын күрсәтмичә генә, фикерләрен үзенеке итеп тәкъдим иткән. Болай ярамаганлыгын аңлаттым, әлбәттә, әмма язучы өчен, ни генә димә, күңелле факт — файдаланалар ич хезмәтләреннән!
Ярый, хуш, хәзер инде Вахит Имамовның минем карашка иң уңышлы әсәрләреннән саналган «Казан дастаны» (2005) һәм «Утлы дала» (2001, беренче китап; 2012, беренче һәм икенче китаплар) тарихи романнарына күз салыйк. Алар язучының элгәреге әсәрләреннән нык аерылып тора. Сурәтләнгән вакыйгалар X-XIII йөзләргә, борынгы бабаларыбызның монгол яуларына кадәрге чорларына карый. «Утлы дала»ның элегрәк чыккан беренче китабына тотынырга куркып тордым. Әлбәттә инде, әсәрне тәнкыйтьче сыйфатында анализларга да атлыгып тормадым. Эш шунда ки, миңа, археолог буларак, гомерем буе халкыбызның урта гасырларга караган бик тә катлаулы чорларын өйрәнергә туры килде. Болгар фәне дөньясында бүгенге көндә билгеле булган барлык язма чыганакларны беләм. Алай гына түгел, Вахит Имамов романнарында сурәтләнгән төп вакыйгаларның урыннарын — Биләр, Сувар, Җүкәтау, Алабуга, Казан, Кирмән ише калаларның барысын да җентекләп, казып-чокып өйрәндем. Кыскасы, без икебез дә бер үк чорны тасвирлыйбыз- өйрәнәбез, белгәннәребезне укучыга җиткерергә ашкынабыз: мин — галим буларак, фәнни хезмәтләремдә, Вахит дус — язучы буларак, «Казан дастаны»нда һәм «Утлы дала»да. Шул чор турында инде калыплашып өлгергән үз карашым бар, язучының — үзенеке. Менә шул карашлар, фән теле белән әйткәндә, концепцияләр, бер-берсенә тәңгәл килерме, Вахит Имамов дигән язучының ошбу әсәре канәгатьсезлек хисләре тудырмасмы, күңелемне кайтармасмы дигән сораулар мине гел борчып торды.
Әлеге әсәрләргә шикләнебрәк тотынуымның тагын бер сәбәбе бар иде. Ул — Нурихан Фәттах феномены. Яратам мин ул язучыны. Аның «Итил суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнары, «Кол Гали» трагедиясе — классик әсәрләр. Тарихи чынбарлык (без
I Аның 1973 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Татары Среднего Поволжья в пугачёвском восстании» исемле китабын күз алдында тотам.
ФАЯЗ ХУҖИН
178
белгән күләмдә) ул әсәрләрдә дөрес чагылдырылган, сәнгатьчә эшләнешләре ягыннан тел-теш тидергесез. Нурихан Фәттахтан соң килгән татар язучыларының тарихи жанрда иҗат ителгән әсәрләренә бәяне, ихтыярсыздан, мин әнә шул эталонны күз алдында тотып бирәм.
Вахит Имамов әсәрләре шул эталонга ни дәрәҗәдә туры килә? Хәзер инде курыкмыйча әйтә алам: тарихи вакыйгаларны, шул вакыйгаларда катнашучы персонажларны фәнни дөреслеккә туры китереп сәнгатьчә сурәтләү дәрәҗәсе ягыннан Вахит Имамов әсәрләре иң югары бәягә лаек!
«Утлы дала» романы турында язып чыккан идем инде («Мәйдан», 2002, №6, 193-199 б.; 2012, №8, 59-64 б.). Макталды да, тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Кабатлап тормыйм. Бәям шундый иде: «Титаник эш эшләнгән! Киң панорамалы, тарихи роман жанрының иң югары таләпләренә туры килерлек, укучыбыз күптән көткән һәм аңа бик кирәкле әсәр язылган».
«Казан дастаны» турында да бер-ике сүз әйтәсем килә. Вахит Имамов, әсәрен язарга утырганчы, эшне һәрвакыттагыча чыганаклардан башлый. Тарихи роман авторларының барысы да шулай эшли торгандыр дип беләм. Әнә, Нурихан Фәттах, романында тасвирланасы вакыйгаларны документлардан өйрәнә-өйрәнә, чын галим булып китә язды заманында, Вахит та шул чамада дип беләм (кандидатлык диссертациясе булса да якла инде ичмасам, дип үгетләүчеләр күп булган, ишетүемчә). Һәрхәлдә урыс елъязмаларын яттан белә кебек ул. Хәтта безнең археология материаллары белән дә таныш. Нәтиҗәдә, язган әсәре без белгән
чынбарлык кысаларыннан чыкмый. Чыганаклардан таныш тарихи вакыйгаларны, чамасын белеп кенә, уйлап чыгарылган маҗаралы сюжетлар белән баета: бер укый башласаң, аерылып булмый китабыннан. «Казан дастаны»нда, миңа калса, автор әнә шул маҗаралы сюжетлар белән артык мавыга кебек. Китапны мин гадәттә кулга карандаш алып укыйм. Үземә кирәк урыннарны тамгалар белән билгеләп барам, кырга кыска гына итеп үз фикеремне дә язып куйгалыйм кайчакта. «Казан дастаны» битләрендә минем «ышандырмый» дигән репликам, сорау билгеләре «Утлы дала»га караганда күбрәк. Мондый гына нәрсәләргә укучы игътибар итми гадәттә. Шулай кирәктер дә, бәлки. Әмма кайбер принципиаль характердагы вакыйгалар турында сүз барганда, автор фантазиясенә артык бирелмичә, тарихи дөреслектән ерак китмәскә тырышырга кирәк. Мәсәлән, Елантауда Казанга нигез салу күренеше. Язучы аны 985 елда Болгар иленә яу чапкан Киев кенәзе Владимир белән Ибраһим хан арасында солых килешүе төзелү вакыйгасына бәйләгән. Ибраһим хан булачак каланың беренче казыгын кага:
— Меңьяшәр кала булырга язсын инде берүк!
— Уртак кала булсын! — дип, чак-чак кына ишетелерлек итеп пышылдады бер як читтә турсаеп торган кенәз.
Бу эпизодны тарихи дөреслеккә туры килә дип булмый инде. Казанны без Елантауда (Казансу елгасы тамагында) түгел, хәзерге Кремль калкулыгында нигезләнгән дип расладык ич. Һәм 985 елда түгел, унберенче йөз башында. Ә инде бу мөһим вакыйгага болгарларны таларга килгән урыс кенәзен китереп кушуны аңлый да, аңлата да алмыйм.
Әйтергә теләгән тагын бер фикерем бар. Вахит Имамовның тарихи романнарын укып, болгар бабаларыбызның өч гасырдан артык вакытка сыйган чын тарихын өйрәнергә була. Дәреслекләр, фәнни хезмәтләр укыгандагы кебек үз-үзеңне мәҗбүр итеп түгел, ә язучының матур тел белән язылган, югары сәнгать кануннарына туры килә торган талантлы әсәрләрен укудан ләззәт алып. Кызганыч, мәктәп балаларын ул китапларны укудан тыярга мәҗбүрләр. Сәбәбен китап битләренә карандашым белән төртеп куйган сүзләрдән аңларга була: «Эротика!», «+16». Бу нәрсәләр белән артык мавыгуны заман шаукымы дип аңларгадыр инде. Кирәк микән?
Вахит Имамов — беркемгә дә охшамаган һәм охшарга да тырышмаган, күп санлы китаплары, иң әүвәл тарихи романнары белән бөтен татар дөньясына танылган олпат язучыбыз. Үзенең 60 яшьлек юбилеен ул иҗатының иң югары ноктасына җитеп каршылый. Шулай да без аннан тагын да саллырак әсәрләр өмет итеп калабыз (иң әйбәт
әсәрләрем әле язылмаган, дип әйтергә яраталар ич язучылар). Потенциаль мөмкинлекләре бик зур аның. Исәнлек-саулык һәм яңа иҗат уңышлары теләп калабыз Сиңа, Вахит дус!