ТЫН КАЛ ДА, ТЫҢЛА ӘЛЕ...
Өмет тирәге
Булсам өмет тирәге,
Бетмәс минем кирәгем.
Кайгы—сагышларның юктыр чиге,
Җаннан җанга аккан агымдыр ул.
Тирәкләрдән төшкән яфракларның
Кышын сарысы да сагындырыр.
Һәр ел саен сагыш сибеп йөргән
Көз җилләрен кемнәр юллый икән?
Җаннарына сагыш сарганнарның
Хәлкәйләрен алар уйлый микән?
Сагыну—сагыш, сары яфрак, дим дә
Сискәндерә тирәкләрнең хәле:
Яфрак—яфрак өзеп бәгырьләрен
Җирне җылытырга сипкәннәре.
Салкын кышта мең—мең биләүләргә
Биләп саклый алар бөреләрен.
Минем, өметемә биләү тапмый,
Көз җиледәй тузып йөрүләрем.
Өметемнең айдай тулган чагын
Сагынулардан минем сагышларым.
Өмет бөреләрем — биләүләрдә,
Исән чыкса иде бу кышларын...
Елның гына түгел, тарихның да
Була икән үзгә фасыллары.
Язы килми калмас тарихның да,
Өмет бөреләрем ачылыр әле.
Җилгә сибеп кайгы—сагышларны,
Яфрак ярыр өмет тирәге, дим,
Булсам иде газиз милләтемә
Якты өмет нуры, терәге мин!
Нәфес
Беркатлы без, малны саклаганда,
Җаныбызның нурын урлыйлар...
А.Мансуров
Кычкырыплар елыйм микән әллә, —
Кем дә ишетмәсә, күкләр бар бит.
Нишләп икән шулкадәр киң дөнья,
Иксез—чиксез дөнья, дөнья тар бит.
Киңәйтергә диеп биләмәне
Сугышларның туктаганы да юк.
Кемнәр шаша миллиардларны кочып,
Кемнең туя ашаганы да юк.
Дөньякүләм хаким булам,диеп
Тезләндермәкчеләр башкаларны.
Инде кайда билгеләргә белми,
Аптырыйлар бугай башкаланы.
Берсе сәнгать өчен, сәнәгать өчен,
Диңгез өчен— берәү, тагы, тагы?
Дөньясында бер тел булдырам дип,
Насарыйның үзен җуйган чагы.
Әйе, малга сак бар, җан нурына
Коралланган сакны куеп булмый.
Калҗа өчен тарткалашкан чакта,
Кемнәр җаныбызның нурын урлый?
Кычкырыплар елыйм микән әллә? —
Күкләр ишетер дә, ишелмәсме?
Мәңгелеккә диеп җибәрелгән
Галәм катламнары тишелмәсме?
Җанның шулкадәрле әрнүенә
Түзәлмичә тетридер җире.
Кешелекне һәлак итә ала
Корал, атом түгел, нәфес чире.
Хәтере кайтканнарга
Иелгән башны кылыч кисми
Мәкерле мәкаль
Әй—й—й—й!
Тын калыгыз да тыңлагыз!—
Ни сөйли Кабан күле:
Дәшми торучылар — тере,
Сөйләүчеләре — үле?
Тын калыгыз да тыңлагыз! —
Ни сөйли кыйбла җиле:
Көннең батышына карап
Баручылары — тиле?
Әй,тын кал да тыңла әле,
Кыелган татар җаны!
Кабан күлендә су түгел,
Тулышкан татар каны...
Идел ярында таш түгел,
Киселгән татар башы...
Идел безгә бертуктаусыз
Шул хакта хәбәр ташый:
Үз заманына тереләр
Хуҗа була алмаса,
Тудырган анасын , телен
Яклар ирләр калмаса,
Гафу итмәячәк Кабан,
Басачак илне ләме.
Сибелгән илдән җил сорый:
— Ник сез дәүләтсез әле?!
Һәр яфракка, һәр сабакка,
Һәр чеметем туфракка
Кагыла да уфтана җил:
— Илем, җирем, суым, димә, —
Булмый ул дәүләтсез ил!
Хәтереңә кайтсаң, халкым,
Башыңны имә тагы!
Башлар киселсә дә, исән
Баш имәгәннәр җаны!
«Көзге хисләр» циклыннан
Син — көз!
Сагындырдың,
Ах, саргайттың, —
Син — көз икән, чыннан да.
Яфрак булып өзеләм җилдә,
Алларыңа чыгам да...
Ах, саргайттың,
Җир йөзендә
Икең дә исән чакта,
Күрешергә чара юкмы,
Уйлыйсыңмы шул хакта?
Көз икәнсең,
Ышандырдың...
Сирәк-мирәк төшә кар.
Чәчләремдә эремәгән
Ак кар бөртекләре бар...
Өшетеп
Тәмләндерергә
Мин кыргый алмамыни?
Ваз кичә алмаска синнән
Әллә син Алламыни?
Кышларда
Бөре-биләүгә
Төйнәлгән хисләремне
Җилләргә сипсәм, белмисең,
Белмисең нишләреңне...
Син — көз,
Мин — яз, арадагы
Язмыш кышын эретсәң...
Язмыш кышларын эретер
Син бердәнбер ир икән.
Юк шул...
Көзге яз иде ул кичә
Һәм ләйсән иде.
«Җаныма ләйсән булып там!» —
Дип әйтсәң иде...
Шул җылы сүз җитмәгәнгә
Өшегән дөнья...
Яшел яфраклар өстенә
Ап-ак кар коя.
Яшел булса да, яфраклар
Өзелгән инде.
Шашарлык мизгелләрдә дә
Түзелгән иде...
Көзге яз иде ул кичә,
Ә бүген исә,
Күз яшьләрен өзә-өзә,
Ап-ак җил исә...
Көзге уй
Йолдызлар күренми бүген,
Ай да болыт артында.
Тирәкләргә тотынган да
Җил исәргә тартына.
Җил исми, яфрак төшми,дип
Әйткәннәр дә әйтүен.
Өзеләсе өзелә шул,
Барыбер, дип әйтүем.
Сагыш сәгате келт тә келт,
Яфрак өзелгән саен.
Сентябрь бу — җан гынамны
Сагышка манган аем.
Сары йөрәк кебек яфрак...
Сары көймә шикелле...
Сары канатлы кошлардай
Тибрәләләр бит инде...
Ә чынлыкта, сулган яфрак —
Күңел генә алдана.
Ә син миңа дөресен әйт,
Яфрак кебек алдама!
Мин тирәк түгел, миндә шул
Яфрак—йөрәк бер генә.
Йөрәгемне ала алсаң
Үзеңнекен бир миңа!
Шундый халәт
Кеше хәлен кеше белми,
Үз башына төшмәсә.
Халык җыры
Ни булды?
Әйт, ниләр булды? —
Сүндемени сагышың?
Минем өчен көне дә төн,
Ишетмәсәм тавышың.
Ни булды?
Әйт, ник дәшмисең:
«Хәерле иртә!» — диеп.
Җылы җитмәгәч, әнә бит,
Яфраклар тора көеп.
Ни булды?
Әйт, ник килмисең
Шатлык йомгагы булып.
Куанмагач , күңел , әнә,
Тора болыттай тулып.
Ни булды?
Безнең сөюгә
Язгы кырау төштеме?
Нигә юрарга да белмим
Бүген күргән төшемне:
Кара көздә
Җиләк җыйдым.
Җиләкләр кара көйгән.
Шундый халәттә каладыр,
Ахрысы, соңлап сөйгән...