ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНЕҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШ ЮЛЛАРЫ
2013 ЕЛДА «КАЗАН УТЛАРЫ» ЖУРНАЛЫНДА ДӨНЬЯ КҮРГӘН ШИГЪРИ ӘСӘРЛӘРГӘ КҮЗӘТҮ
XX-XXI гасыр чикләре татар поэзиясендәге үсеш-үзгәреш, бер яктан, 1990 еллардагы рухи һәм милли яңарышның, икенче яктан, 1960-1980 еллардагы шигъри күтәрелешнең матур нәтиҗәсе буларак кабул ителә. Сиксәненче елларның икенче яртысыннан милли мираска мөнәсәбәтнең үзгәрүе нәтиҗәсендә халыкның үз үткәне, мәдәни байлыгы белән кызыксынуы арту, моңа кадәр күләгәдә калып, күренми яткан әдәби катламнарның ачылуы, татар әдәби-эстетик һәм иҗтимагый фикерендәге яңарыш шигърияттә яңа сыйфатларның алга чыгуына юл ача. Туксанынчы еллардагы фикер төрлелеге, азатлык, хөррият җилләре һәм төрлечә карашлар сыешуы шигърияттә күренешләрне яңачарак бәяләргә, сурәтләргә, матурлыкны үзгә эчтәлектә, калыпта яктыртырга мөмкинлек бирә. Болар, сүз сәнгатенең башка төрләре кебек үк, поэзиянең дә бөтен яссылыкларда — эчтәлек һәм форма ягыннан — эзләнүләр юлына керүенә этәргеч була. Яңарыш традицияләрне дәвам итеп үсү- үзгәрү, тема-проблематик яктан төрлеләнү, яңа сукмаклар эзләү, иҗади тәҗрибәләр ясап карау, фәлсәфи яктан тирәнәю, иҗтимагый тормыштагы күренешләрне дә кешелек, яшәеш кыйммәтләренә бәйләнештә ачарга омтылу белән билгеләнә. Әлеге дәвер шагыйрьләрнең иҗат принципларын, кыйммәтләрне тагын бер кат күздән кичерүе ягыннан да үзенчәлекле.
Нәкъ шушы ике гасыр чигендә XXI гасыр башы татар шигъриятендә урын алачак, сүз сәнгатен үсеш-үзгәрешкә китерәчәк стиль тенденцияләре аермачык билгеләнеп җитә: романтик, лирик-эмоциональ башлангычның дәвам ителүе; милләт тормышына, җәмгыятькә бәя бирүгә йөз тоткан тәнкыйди башлангычның көчәюе; җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләрен әдәби материалда чишәргә омтылган интеллектуаль тенденциянең үсүе; модернистик эзләнүләрнең алга чыгуы. Бу сыйфат-хасиятләр хәзерге чор татар поэзиясендә, реаль чынбарлыкны бәяләү белән генә чикләнмичә, кешелекнең яшәеш кануннарын аерып чыгарган, кешене олы кыйммәт итеп күтәргән яисә тормыш закончалыкларын тәнкыйть утына алган яңа әдәби модельнең төзелүенә китерә. Шуның нәтиҗәсендә татар шигърияте чын мәгънәсендә милли рухлы, укыган саен яңа мәгънә, үзгә яклары белән ачыла бара торган лирик-эмоциональ, үзенчәлекле, бер үк вакытта модерн алымнарны да чит итмәгән, алымнар синтезына нигезләнгән шигъри әсәрләрне мәйданга чыгара.
Чор шигъриятендә калыплашып өлгергән әлеге сыйфатлар «Казан утлары» журналының 2013 елгы саннарында дөнья күргән шигъри әсәрләрдә дә әйдәп бара, үстерелә.
Әлеге әсәрләрне күзәтеп чыгу гына да чор шигъриятендә реализмның әйдәп баручы буларак үз позициясен саклап калуын дәлилли. Мондый шигъри әсәрләр, традицияләрне дәвам итеп, иҗтимагый тормышка, җәмгыятьтәге вазгыятькә, милләт тормышына аерым игътибар бирә, заманга, милли сәясәткә хас проблемаларны калкытып куя.
«Казан утлары» журналының 2013 елгы саннарында басылган реалистик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигырьләрнең бер бәйләмен татарның киләчәге, милләт язмышы, үткәне өчен сызлану берләштерә, традицион төстә милли эчтәлек алга чыга. Шуңа бәйле төстә күп шигырьләр гражданлык лирикасына карый.
Мондый әсәрләрдә татар халкының ачы язмышы (лирик герой язмышы еш кына милләт язмышына берегеп китә), татар халкы кичергән фаҗигаләр яки җәмгыятьтәге хәл-халәт хиснең төп сәбәбенә әверелә, шәхес-система, лирик герой — җәмгыять каршылыгы, иҗтимагый детерминация саклана, кешенең үз- үзен танып-белү мәсьәләсе төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә «без нигә мондый, тормыштагы гаделсезлеккә ничек җавап биреп була?» кебек сораулар куела. Н.Әхмәдиевнең «Хатирәләр үлми, искерми», Г.Әхтәмованың «Изгелектә безнең бар ният», Р.Идиятуллинның «Энҗе сүз эңгердә балкый», Р.Шаһиеваның «Ана теле — гүзәллек», И.Гыйләҗевның «Җаным ирек, хөрлек тели», Ч.Мусинның «Дөнья иркен — җанда кысанлык» кебек шигырь
ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНЕҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШ ЮЛЛАРЫ
5. «К. У.» № 3 127
бәйләмнәрендә, М.Кәримовның «Ватан», «Рәшәткәләр», С.Гәрәеваның «Без — татарлар», Ә.Мәхмүдовның «Китәбез...», Ф.Тарханованың «Нигез», «Бетеп бара татар авылы» һ.б. шигырьләрендә җәмгыятьтәге, милләт тормышындагы вакыйга-хәлләр нәтиҗәсендә туган хис-кичереш аша авторларның җәмгыятьтәге тәртипләргә яки милли мәсьәләләргә мөнәсәбәте, ягъни гражданлык позициясе ачыла. Мәсәлән, Н.Әхмәдиевнең «Хатирәләр үлми, искерми» шигырьләр бәйләме Г.Тукайның «Кыйтга» шигыреннән алынган юллар белән башланып китә. Әлеге эпиграф шигырь структурасында метафора вазифасын үтәп, бүгенге вазгыятьне бәяләүгә юнәлтелә, Такташ иҗатыннан үстерелеп килгән традицияне дәвам итеп, җил, давыл символик образлары да шул ук эчтәлектә шигырь тукымасында урын ала. Татарларның буйсынып яшәргә мәҗбүр ителүе, татар халкы кичергән фаҗигаләр лирик герой күңелендә сагыш хисен уята:
Гасыр узды, әмма туктамады
Гарасатлы җиле, давылы.
Татарымны саклап калды дине, Саклап калды аны авылы.
Әлеге шигырь бәйләмендә урын алган «Сагыну» шигыре гомуми фонда лирик геройның татарның язмышына бәйле сызланудан юануы кебек кабул ителә.
М.Кәримовның «Рәшәткәләр» шигырендә «рәшәткәләр» ачкыч сүзе уйнатылып, «рәшәткәле язмыш» варианты алга чыга. Төрле эчтәлектәге рәшәткәләр арасында бәргәләнгән йөрәк образында бәйсез, хөр булып яшәргә хыялланган кеше һәм татар халкы гомумиләштерелә, рәшәткәләр яшәп килгән вазгыятьне символлаштыра. Шундый халәттәге тормыш-яшәеш, үз чиратында, лирик герой күңелендәге сызлануга сәбәп төсен ала:
Рәшәткәләр аша карый-карый,
Без тиңләштек бугай тоткыннарга.
Рәшәткәле язмышыбыз безне
Сөйри тагын нинди упкыннарга?
Г.Бәйрәмованың «Ил кадерен белер — илсез калган» шигырендә татар авылларының юкка чыга баруы милли фаҗиганең бер сәбәбе төсен ала, шул юлда авыл татар милләтен саклаучы югарылыгына күтәрелә. Шулар аша автор фикере төгәлләштерелә: кешене үткәндәге якты хатирәләре яшәтә, милләтне дә авыл саклап калырга сәләтле.
Х.Мөдәррисованың «Тамчы суга бу җәй дөнья мохтаҗ...» шигыре реалистик яссылыкта кеше фәлсәфәсен тәкъдим итә. Шигырь структурасында тамчы су кеше яшәеше өчен кирәкле рухи азык, иман, күңел байлыгы кебек кабул ителә. Шуңа бәйләп, автор кешенең иманга килү аша гына сакланып кала алу мөмкинлеген билгели. Яшь шагыйрә Г.Корбанованың «Офык читләрендә ышык таулар» шигырендә милләтләр бердәмлеге сакланып калу юлы кебек тәкъдим ителә.
Аерым бер шигырьләрдә милли тема танылган шәхесләр образларына
мөнәсәбәтле формалаша. Бу алым татар шигърияте өчен шулай ук традицион. Мәсәлән, Л.Шәехның «Без сайлаган юллар хата түгел» шигырьләр бәйләмендәге «Спартанларның батырлыгын...» шигырендә Спартанларның батырлыгы / Җәлилләрнең батырлыгы янәшәлеге укучыны «теләсә кайсы халыкны каһарманнары саклап кала» дигән фикерне аңлауга китерә. Шушы ук мотив Л.Шәехның «Ике Салих», Р.Низаминың «Хөрмәтле Шамил ядкяре» кебек шигырьләрендә дә дәвам итә, үстерелә, иҗат кешеләре халыкның рухи яшәешен тергезүчеләр, телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклаучылар югарылыгына күтәрелә, традицион төстә аларга хөрмәт милләтне бәяләүче бизмән кебек тәкъдим ителә. Соңгысында бу фикер сәнгати алым — Г.Тукайның «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыре белән ассоциация — аша тирәнәйтелә. Шундый ук мотивлар М.Мирзаның «Борынгыдан килгән Идел- Йортта...», мәхәббәт лирикасы остасы буларак танылган шагыйрә Ф.Тарханованың «Туфан» кебек шигырьләрендә дә урын ала.
С.Әхмәтҗанованың «Арча капкасы» шигырьләр бәйләмендә үзгә күренеш — ерак тарих аша бүгенгене бәяләү сыйфаты — алга чыга. Милләт азатлыгы, татар телен үстерү,
НУРФИЯ ЮСУПОВА
128
гадәт-традицияләрне саклап калу мәсьәләсенә мөнәсәбәттә тарихи-мәдәни хәтерне торгызу мотивы калка, милли хәтер милләт сакчысы кебек тәкъдим ителә. Гомуми планда караганда, бу юнәлештәге шигырьләрдә публицистлык сыйфатының көчле булуы күзгә ташлана, хәтта ул бер стиль тенденциясе буларак билгеләнә ала.
Шуның белән янәшәдә аерым бер шигырьләрдә җәмгыятькә бәя, милли хәл- халәткә мөнәсәбәт метафора-символлар, эзоп теле аша ачыла. Шунысы үзенчәлекле: алар хәзерге татар поэзиясендә кабат эзоп теле алымының актуальләшүен, лирик герой кичерешләрен яки автор позициясен җиткерү барышында алга чыгуын күрсәтә. Беребезгә дә сер түгел, совет чоры шигъриятенең «рәсми булмаган» канатында эзоп теле иң еш мөрәҗәгать ителгән алымнардан санала. 1990 еллар шигъриятендә исә, символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителсә дә, милләт язмышы хакындагы фикерне турыдан-туры белдерү сыйфаты алга чыга, үзгәртеп кору биргән мөмкинлектән файдаланып, фикер әйтеп калу теләге көчәя. Бу күренеш үзеннән-үзе публицистик башлангычның активлашуына һәм эзоп теленең икенче планга күчүенә китерә. Гомумәдәби фонда «яшерен эчтәлек» алымның кабат яңаруы шигъриятнең «үз» традицияләренә әйләнеп кайтуы буларак кабул ителә, чөнки милли әдәбият өчен икенчел эчтәлек тудыру алымы традицион.
Р.Сәләховның «Таш өстендә үскән куаклар» шигыре шушы яктан кызыклы. Бер караганда, шигырьдә идеологик укыла торган яки идеологик эчтәлеккә ишарә ясаган образлар юк. Әмма шигырь тукымасында кабатлана килгән «таш өстендә үскән куак» образы кабатлау алымы аша символик югарылыкка күтәрелә. Шуңа мөнәсәбәттә куак / кеше, таш / иҗтимагый вазгыять янәшәлекләре пәйда була һәм яшерен эчтәлекне ачарга ярдәм итә: горур калганда, яшәүгә өметне җуймаганда, алга таба яшәргә көч табып була! Шушы ук фикер символик эчтәлек аша милләт язмышына бәйле дә аңлашыла ала. Шундый ук мотив Р.Низаминың «Мин китәм...» шигырендә дә урын ала. Р.Сәләховның «Яшел күзле яз» шигыре дә образның мәгънәләрен уйнату аша мәгънә тирәнлегенә йөз тотып язылган. Яз, традицион эчтәлеген дәвам итеп, якты киләчәк мәгънәсендә урын ала. Шушы ук шигырь кысаларында аның идеологик эчтәлеген (җәмгыятьнең, илнең киләчәге), фәлсәфи мәгънәсен (кешелекнең язы), лирик-психологик эчтәлеген (яшьлек) аңлау мөмкинлекләре дә калдырыла. Без Р.Сәләховтан киләчәктә дә сәнгати яктан югары шигъри үрнәкләр көтеп калабыз.
Шушы елда журналда дөнья күргән Ф.Гыйззәтуллинаның «Яну дәверләрендә» роман-поэмасы бу елның гына түгел, гомумән, татар поэзиясенең уңышы буларак бәяләнүгә лаек. Соңгы елларда мәйданга чыккан татар поэмаларының бер хасияте булып төрле катламнарның синтезына омтылыш тора. Ул синтез еш кына дини- мифологик образлар, гыйбарә-әйтелмәләр аша уздырылган фәлсәфи уйланулар: кеше һәм гомер, яшәү һәм үлем, вакыт агышы, кеше гомеренең бәясе, яшәү мәгънәсе; сәяси-иҗтимагый фикерләр: идеология һәм милләт язмышы, система алып килгән фаҗига, милләтнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге кебек мәсьәләләрнең бер әсәр чикләрендә очрашуына бәйләнә. Катламнарның бергә кушылуына әдәби текстның үз эчендә башка текстлар белән ассоциациясе аша — интертекстуальлек ярдәмендә ирешелә.
Жанр таләпләре ягыннан шигъри повесть буларак кабул ителгән әлеге әсәрдә дә мондый сыйфатлар чагылыш таба, алар милли тема-проблеманы үзенчә бәяләү һәм чишүгә ярдәм итә. Милләт язмышы лирик герой фаҗигасе аша җиткерелә һәм метафорик, шартлы-символик образ-детальләр нигезендә тирәнәйтелә, нәтиҗәдә реалистик әсәр интеллектуаль алымнар белән байый. Композицион җәһәттән үзенчәлекле төзелгән поэма төгәл ике — вакыйгалар һәм хис катламына аерыла. Беренчесе — вакыйгалар катламы — лирик геройның ятим тормышы, туган җиреннән аерылуы хакында хәбәр итә. Әлеге вакыйгалар катламы үзе үк метафорик яңгырашка ия булып, милләтнең ятимлегенә дә ишарә ясый.
Әсәрнең үзәгендә торган милләт фаҗигасе бик күп күренеш, деталь, элементлар аша көчәйтелә: Агыйдел күренеше, ак пароход, караб образлары, ут, кое һ.б. Лиро-эпик әсәрнең үзәгенә куелган ут образы символик яңгырашка ия. Әсәр структурасында аның күп мәгънәләре уйнатыла, шушы алым хәтта бер әсәр чикләрендә ут / хыялларның юкка чыгуы, ут / хәтерне уятучы, ут / милләт фаҗигасе, ут / иҗат кебек төрле янәшәлекләрне яктырта алуга китерә. Шуның белән янәшәдә автор ассоциация уята алырлык образ-
ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНЕҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШ ЮЛЛАРЫ
5. «К. У.» № 3 129
детальләргә дә мөрәҗәгать итә. Агыйдел — елга — гомер агышы, ак пароход кеше гомере, тормышы кебек укыла, пароход янәшәсендәге караб образ-детале милли шигърияттәге караб образы белән бәйләнеш урнаштыра, нәтиҗәдә образның мәгънәсе киңәя, ул аерым кеше чикләрендә генә калмыйча, милләт булып гомумиләшә. Шулар аша милләтне саклап калучы көчләр буларак дин, иман күтәрелә:
Белмим, ничек дәваларга бәгырьне,
Кемгә ярып күрсәтергә йөрәкне...
Сугыш чорларыннан бирле Ил-көнгә Без йөрәкләр белән булдык терәкле. Ут телендә, су телендә аңлашып, Суд казаларыннан калдык сакланып. Авыл белән ач-ялангач булсак та, Берәүне дә таламадык, сатмадык.
Л.Янсуарның «Дөньялыктан саркыламы сагыш...» шигырьләр бәйләмендә дә иҗтимагый фикерләрнең фәлсәфи мотивлашуы күзәтелә.
Милли эчтәлекле реалистик шигырь-поэмалар, сүз дә юк, сәнгати яктан камил, бай эчтәлекле. Шулай да, журналның еллык саннарын тулаем карап чыкканнан соң, аваздаш темаларга язылган шигырьләр артып китмәдеме икән, дигән сорау туа. Әлбәттә, бүгенге вазгыять шартларында бу күренеш, бәлки, үзен аклыйдыр да, әмма журнал битләрендә реалистик юнәлештәге әсәрләрнең эчтәлек ягыннан бай, мотивлар җәһәтеннән төрле булуын да күрәсе килә.
Романтик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигъри әсәрләр, кагыйдә буларак, кешелек, яшәеш кыйммәтләрен аңлау-анализлауга йөз тота, фәлсәфи гомумиләштерүләрне үз итә, дини кануннардан читләшүнең мәгънәсез яшәешкә илтүе, яшәү мәгънәсен югалтуның ачылыгы, шуңа бәйле битарафлыкка, ваемсызлыкка чуму мотивлары урын ала, романтик образ-деталь, алымнарга таяна, аеруча каен, йолдыз, кояш, ай, болыт образларының актив булуы күзгә ташлана. Бу юнәлештәге шигырьләрдә мәхәббәт темасы алга чыга, шуңа бәйле рәвештә күңел лирикасына мөнәсәбәтле әсәрләр күпчелекне тәшкил итә. Мәсәлән, С.Гәрәеваның «Сердәшем каен», «Туган бусагам», «Җәй уртасы», Р.Сөләймановның «Елыйсыңмы?», «Белмимен нишләргә» һ.б. шигырьләрдә, яшь шагыйрә Д.Нәгыймуллинаның «Бәхетемне сиңа бүләк итәм» шигырьләр бәйләмендә мәхәббәткә бәйле хис-тойгылар урын ала.
Бу урында шунысын да әйтеп китәргә кирәк: журналның шигърият рубрикасында урын алган яшь авторларның иҗатында да, «Ак җилкән» рубрикасында урын алган яшьләрнең иҗат җимешләрендә дә традиционлыкның көчле булуы күзгә ташлана.
ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНЕҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШ ЮЛЛАРЫ
5* 130
Аларның күбесендә яңалык күзәтелми, алар традицион детальләргә мөрәҗәгать итә, сөйгән ярны югалту-сагыш хисенең, кавышу шатлык хисенең сәбәбе төсен ала. Билгеле, әле алар яшьләр, аларның беренче иҗат җимешләре, киләчәктә әдәбият дөньясы алардан күпне көтә.
Бу юнәлештә Р. Рахманның шигырьләре уңышлы. «Ә сагышым — моңлы җыр икән» шигырьләр бәйләменә тупланган шигъри үрнәкләрдә мәхәббәт лирикасының фәлсәфи мотивлар белән баюы күзәтелә. Шагыйрә мәхәббәтне ике кеше арасындагы хис-халәт баскычыннан яшәү мәгънәсе, яшәеш гармониясенең чыганагы югарылыгына күтәрә, шушы юлда җир кояшы, якты көн, баеган кояш кебек шартлы-романтик образ-детальләргә мөрәҗәгать итә. Шундый ук мотивлар яшь шагыйрә Л.Вәлиеваның «Урап ала моң дәрьясы» шигырьләр бәйләмендә дә урын ала һәм хатын-кызлар шигъриятенең тагын бер талантлы шагыйрәгә баюы хакында хәбәр итә.
Р.Сөләймановның «Елыйсыңмы?», «Белмимен нишләргә» кебек шигырьләрендә Х.Туфан шигырьләренә охшатып стильләштерү күренеше урын ала. Шагыйрь шигырь юлларын кабатларга ярата, әлеге кабатлаулар шигырь структурасында фикерне көчәйтүгә юнәлтелә.
Аерым шигырьләр татар поэзиясе өчен традицион туган як темасына мөрәҗәгать итеп языла. Мәсәлән, С.Гәрәеваның «Туган җиргә торам бәйләнеп» шигырендә хис-кичерешләр үткәннәрнең якты хатирәсе буларак сакланучы ялан кыр, тау, су сукмагы образлары аша җиткерелә, алар туган җир белән бәйләнешне саклаучылар булып төгәлләшә. Х.Мөдәррисованың «Уфа» шигыре дә шушы яссылыкта иҗат ителә, туган як, туган каланы ярату хисе үзәккә куела, ал нур, ак сирень исләре, йолдызлы төн, алтын ай кебек романтик образ-детальләр шушы мәхәббәтне ачуга юнәлтелә. Әмма әлеге шигырьне укыгач, ирексездән Х.Туфанның «Казанның кадерле кичләре» шигыре хәтергә килә, охшаш мотивлар, сурәтләү чаралары, үлчәм шул хакта сөйли:
Ал нурга коенган урамнар,
һавада ак сирень исләре.
Моң булып чакыра, иркәли,
Уфамның җыр тулы кичләре.
Х.Мөдөррисова
Кил әле, Иделнең җиләс җиле,
Юлларга чәчәкләр сип әле.
Ак булып, саф булып истә калсын
Казанның кадерле кичләре
Х.Туфан
Аерым шигырьләр романтик материалда кешенең яшәеш кануннарын бәяләргә, яшәеш закончалыкларын аерып куярга омтыла. К.Булатованың узган елда басылган шигъри әсәрләре шушы фикерне раслый. Шагыйрәнең «Яшәргә омтылыш шундый нык» шигырьләр бәйләменә тупланып бирелгән шигырьләрендә ата-ана сүзен хаклап яшәү; иҗтимагый кануннарга баш имичә, кешелегеңне саклап калу; матди тормышка түгел, рухи яшәешкә, рухи югарылыкка омтылу; мәхәббәттә тугрылык автор тарафыннан шундый яшәеш кануннары буларак билгеләп куела.
М.Мирзаның «Бербөтенлек хакның таләбендә» шигырьләр бәйләменә тупланып бирелгән шигырьләрендә дә шундый сыйфат белән очрашабыз. Әлеге шигъри үрнәкләр татар поэзиясен экзистенциаль мотивлар белән баета. Кеше гомеренең чикләнгәнлеге («Бер күк астында яшәп тә...»), язмышны үзгәртеп булмау тойгысы («Козгын кунды өйнең түбәсенә...») лирик герой күңелендә сызлану тойгысын тудыра. Бу сызлану аерым кеше тормышыннан башлап милләт яшәешенә кадәр гомумиләшә. Шушы фонда Ә.Фәйсалга ияреп язылган «Табигый сайланыш — катгый канун» шигыре сызланудан юану буларак кабул ителә:
һәлакәтен чигендерә алган
Бөгелсә дә, сынмас, тураер.
НУРФИЯ ЮСУПОВА
131
Бүленсә дә — кабат якынаер,
Туганнарын җы.еп зураер...
Тарихында килеп киткәннәр күп.
Гыйбрәтләнеп тагын ни әйтим? Өммәтеннән көч-кодрәт алыр да Тураеп ук басар милләтем.
Шушы ук сыйфат белән яшь шагыйрә Г.Корбанова әсәрләрендә дә очрашабыз. «Юшкыннарны юа вакыт» шигырьләр бәйләмендә иманга тугрылык («Юктыр синең...»), мәхәббәттә тугрылык («Хыялдагы бер хатирә булып») төп яшәеш кануннары кебек билгеләнә. «Язларым...» шигырендә яз / җәй / көз / кыш янәшәлеге кеше гомеренең төрле этапларын тергезеп, вакытның кешедән өстенлеген раслап куя. Шушы ук автор иҗатында форма эзләнүләре дә күзгә ташлана. Мәсәлән, «Кара болыт» шигырендә кара болыт / ак болыт янәшәлеге тудырылып, һәр икесенең дә мәгънәви трансформация кичерүе күренә. Шигырь тукымасында ак болыт бушлык, билгесезлек төсмерен ала (мәсәлән, Р.Харисның «Ак шом» шигырендә дә шушы мәгънә төсмере белән очрашабыз), кара болыт — яңгыр болыты — файда чыганагы итеп куела.
Бу чор шигъриятенә хас сыйфатларның берсе буларак интеллектуаль тенденциянең, шартлы-метафорик юнәлешнең үсеш алуы билгеләнә. Әдәби тәнкыйть шигъриятнең бер үзенчәлеге төсендә уйланучан башлангычның көчәюе, лирик геройның рухи дөньясы катлаулануы, зиһен һәм фикер эшчәнлеген тулырак ачарга омтылышның, эчке уйлану, нәтиҗә ясау рухының үзенә бер агым буларак үсүен, интеллектуаль башлангычның көчәюен билгеләп үтә. Интеллектуаль поэзия җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләрен әдәби материалда чишәргә омтыла, дөньяның, яшәешнең торышына анализ ясый. Еш кына рухи кризис, иҗтимагый торгынлык вакытында алга чыккан интеллектуаль тенденция авторның игътибарын кешенең күңел кичерешләреннән бигрәк, зиһен, акыл мөмкинлекләренә юнәлтә, аларга каршы тору юлларын кешенең үз шәхси мөмкинлекләреннән, интеллектыннан эзли. Биредә автор сөйләүче, аралашучы, әңгәмәдәш кенә түгел, ә бәлки эзләнүче, сорау куючы буларак килеп баса, аның уй-фикерләре әсәрнең хис-кичереш халәтен барлыкка китерәләр. Шуңа бәйләнештә анализ рухы көчәя, шигърияттә аналитик уйлану алга чыга, сәнгатьчә фикерләүдә шартлылыкка, вакыт образына еш мөрәҗәгать ителә. Интеллектуаль тенденция вакыт образын, үтә шартлылык алымнарын үз итә. Быелгы «Казан утлары» журналында дөнья күргән шигырьләр арасында Җ.Сөләйманов, Й.Миңнуллина шигырьләренең шушы алымнарга йөз тотуы күренә.
«Өтүкән җирендә ут яна» поэмасы әдәби тәнкыйтьтә еш кына «йолдызлар белән генә эш итә», дип тәнкыйтьләнүче Й.Миңнуллина иҗатында да үзгәрешләр барганлыгы хакында хәбәр итә. Әсәр структурасында сюжет сызыгы ике вакыт катламын берләштерә. Тарихи вакыт 552 елда I Төрки каганлыгы төзелгән, 604 елда аның Көнбатыш һәм Көнчыгыш каганлыкларына аерылган вакытына мөнәсәбәтле вакыйгаларны тергезә, шартлы алымнардан вакытлар кушылуы күзәтелә. Поэма тарихи сюжетка нигезләнсә дә, төп фикер интеллектуаль сюжет чылбырында җиткерелә. Бүлек башларында тәкъдим ителгән эпиграфлар автор позициясен ачу барышында ачкыч хезмәтен үти һәм төркиләргә бирелгән бәя, аларга бәйле вакыйгалар милләтнең бүгенге халәтенә бәйле фикерләрне үткәрергә ярдәм итә. Коллыкның башы һәр халыкның үз холык-фигыленә, үз асылыннан ераклашуга барып тоташа, ягъни халыкларның җиңелүенә, башка бер халыктан бигрәк, иң беренче чиратта, ул үзе, аның төрле гамь белән яшәве гаепле дигән гыйбарә ассызыклана («Җиде яугир яудан кайта — Җидесендә җиде ятның гаме»). Бу фикер автор тарафыннан әйттерелеп, алдагы бүлекләрдә көчәйтелә. Таркаулык — «Күк белән Җир арасында Минем илем, синең илең», үз максатына тугрысызлык, матди байлыкка кызыгып, рухи кыйммәтләрдән читләшү — «Ялангачны киендерсә, Мал-
ТАТАР ШИГЪРИЯТЕНЕҢ ҮСЕШ-ҮЗГӘРЕШ ЮЛЛАРЫ
132
туарга тиендерсә — Шулай булса, безнең халык, татлы сүзгә хәйран калып, Чаптар атын читкә бора, Дошман белән киңәш кора — Сөйгән яры тол була. Оланнары кол була», динсезлек, Аллаһ каргышы — «Дин үзгәртә. Җилкәсенә баса Тәңре каргышы», тәхеткә омтылыш нәтиҗәсендә хакимият вәкилләренең тугрысызлыгы
— «Иярлә дә бүз атыңны, Чирү тупла сак кына, Үз халкыңа түгел, Тәгин, Бөек илең хакына», ятларга хезмәт итү — «Елтыр күлмәген сәдәпләп, Үз исемен җуйган бәкләр», мескенлек — «Каганнан ятим калып, Йола алыштырган халык» кебек тулаем тискәре сыйфатлар татар халкының холкын ассызыклый, үз чиратында бу сыйфатлар «Аллаһ каргышы» — җиңелүгә — этәрүче көч дип алына. Шушы өлештә әсәр тукымасына автор фикере кушылып, аның үз халкын кисәтүе, әле дә булса дәвам иткән мондый тискәре сыйфатлардан арынырга чакыруы булып яңгырый.
Дәүләтчелекне югалту вакыйгалары белән бәйле халык фаҗигасе хис катламының эчтәлеген билгели: лирик герой күңелендәге әрнү, сызлануга сәбәп төсен ала. Татарларның тискәре холкы тудырган борчылу белән алмашыну аша сызлану үзенең югары ноктасына күтәрелә, киләчәкнең билгесезлеге аны тагын да көчәйтә:
Өтүкән җирендә ут яна, Туфракта сүтелә тамырлар. Кайт кына — учыңа яшергән Борынгы үчеңнән танырлар. Юрама югалган эзләрдән Вакытның хөкеме хаклымы?..
Шул рәвешле, төп фикер сюжет үстерелеше ярдәмендә түгел, ә бәлки, интеллектуаль әдәбиятка хас булганча, фикер сөземтәләре ярдәмендә ачыклана. Бу әсәр Й.Миңнуллинаның матур табышы булып тора. Гомумән, татар поэмасы 19601980 еллардагы күтәрелешен, шигъри мәйданга С.Хәким, И.Юзеев, Р.Әхмәтҗанов, М.Әгъләмов һ.б. кебек поэма осталары килүен көтә.
Интеллектуаль алымнар аша яшәешкә (җиһан) һәм җир тормышына, кешегә бәя бирү омтылышы Сөләйманның «Татар бишегендә татар баласы», «Канатларны
— каурый каләм иттем» кебек шигырьләрендә дә көчле.
Журналда урын алган поэтик әсәрләргә хас тагын бер тенденция төсендә модерн алымнарның активлашуы күзгә ташлана. Әлеге үзенчәлек Б.Ибраһимов, Р.Зәйдулла, Р.Акъегет шигырьләрендә урын ала. Мәсәлән, бу яктан Р.Зәйдулла шигырьләре үзенчәлекле, кызыклы. 1990-2000 еллар аралыгында экспрессионистик алымнарга еш мөрәҗәгать иткән, гыйсъянчы лирик геройны әдәби мәйданда яңарткан Р.Зәйдулла шигырьләрендә башка стиль тенденциясе алга чыга. «Чарасыздан җанны бер өн били» шигырьләр шәлкемендә шагыйрь, проза әсәрләренә хас үзенчәлекне яңартып, символларга мөрәҗәгать итә, шулар аша ачылган автор позициясе күпкатламлы төсмер ала. Мәсәлән, «Кирмән» шигырендә кирмән, чәнечкеле гөлләр, үксез кош образлары бүгенге вазгыять шартларындагы милләт яшәешен шәрехләргә мөмкинлек бирә. «Төрек кызы» шигырендә лалә, янып торган пиала кебек суфичылык поэзиясе аша таныла торган образлар һәм яну мотивы («Ымсындыра безне гыйшык кичәсе, / Пиаладан янар өчен эчәсе, / — Актарырлар аннан безнең көлләрне, / Һәм ташларлар өскә лалә гөлләрен») дөньяви мәхәббәтне ачуга юнәлтелә. Суфиларда шәраб эчеп исерү сурәте актив кулланыла; Аллаһ белән кушылу мотивының көчле булуы билгеле. Шигырьдәге әлеге сурәтләр исә дөньяви контекстта хатын-кызга мәхәббәтне тасвирлый. Лирик герой җир кызына мәхәббәт тотучыга әверелә. Шуларга нисбәтән шигырьнең идеясе дә формалаша: мәхәббәт кеше күңеленә рәхәт бирә, бәхет китерә.
«Җәлил» шигырендә дә символик сурәт алга чыга. Дәрдемәнд шигъриятеннән үстерелә килгән ил карабы, диңгез образлары милләт тормышын, яшәешен гәүдәләндереп килә. Үзенчәлекле образлар системасы ярдәмендә шагыйрь татар милләтенең торышын күрсәтә, шагыйрь һәм милләт язмышын илаһи бердәмлектә сурәтләргә омтыла. Гомумән, бу чор лирикасында караб бату, йотылу куркынычын аңлата һәм аның котылуы өчен кирәк булган корбан борынгы риваятьләргә ишарә ясый. Халыктагы ышанулар буенча, бата башлаган корабтан бер җанны диңгезгә ташлау котылу китерә, дип уйланыла. Шигырь тукымасында символның әлеге мәгънәсе урын ала һәм бетү, югалу, үлем мотивын алып керә, «диңгез сораган ясак» карабны коткару өчен кирәкле корбан булып аңлашыла, «диңгез сораган ясак» / Җәлил янәшәлеге тудырыла. Шул рәвешле Җәлил
133
гомеренең милләт язмышыннан аерылгысызлыгы ассызыклана: ул, милләтенең киләчәк бәхете хакына, халкын коткару өчен җанын бирә (шундый ук мотив һәм сурәтләр белән без Тукайга багышланган әсәрләр арасыннан Х.Габидовның «Нигә бу шәмнәр сүнә» шигырендә дә очрашабыз). Иҗат кешесе — милләт сакчысы, иҗат — рух сакчысы мотивы Р.Зәйдулланың «Җиз кыңгырау», «Риваять» шигырьләрендә дә үзәккә куела. Гомумән, Р.Зәйдулла шигырьләре сәнгати яктан югарылыгы, үзгәлеге, күпкатламлы булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Р.Акъегетнең «Күңелем — салават күпере» шигырьләр бәйләмендә үзгә күренеш белән очрашабыз. Биредә янәшәлекләрне үзәккә кую төп алым буларак аерылып чыга, нәкъ менә әлеге үзенчәлеккә, үзгә шигырь калыбына мөрәҗәгать итү, бер яктан, Р.Фәйзуллинның кыска шигырьләре белән ассоциатив бәйләнешләр уздырырга мөмкинлек бирә, икенче яктан, традицияләрнең дәвам итүен, алай гына да түгел, 1960 елларда яңалык буларак кабул ителгән бу сыйфат-үзенчәлекләрнең «үз» булып өлгерүен, милли шигърияткә хас күренеш буларак үзләштерелгәнлеген раслый. «Яшьтәшләрдән...», «Агачлар биек булганда...», «Кояш сурәте» шигырьләре шул рәвешле кабул ителә.
Әлбәттә, кечкенә генә мәкалә чикләрендә бер ел дәвамында басылган барлык шигъри әсәрләргә дә бәя бирү мөмкин түгел. Гомумиләштереп әйткәндә, «Казан утлары» журналының 2013 елгы саннарында дөнья күргән шигъри әсәрләр XXI гасыр башында барган күп кенә тенденцияләрне чагылдыра. Образлылык, традицион мотивлар шагыйрьләрнең милли нигезләргә йөз тотуы, татар поэзиясенең элгәреге уңышларын дәвам итүе, үстерүе, камилләштерүе, баетуы хакында сөйли. Нәкъ шушы сыйфатлар шигъриятнең гасырлардан-гасырларга күчә килгән шигъри көченең сакланып калуын тәэмин итә.
Бер үк вакытта кайбер җитешсезлекләрне дә әйтми калу мөмкин түгел. Бер яктан, журнал төрле катлам укучыга — яшьләргә дә, өлкән буынга да кызыклы булырга тиеш. Журнал битләрендә сан ягыннан күбрәк авторларның иҗаты белән танышасы килә, шушы фонда бер үк елда бер үк авторның (И.Гыйләҗев) ике тапкыр басылуы үзен аклыймы икән? (Юк, мин һич кенә дә аның шагыйрь буларак талантын кире какмыйм). Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатын да күбрәк күрәсе килә. Әлбәттә, яшь һәм өлкән буын хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына киң мәйдан бирелә, әмма урта буын шагыйрәләр игътибардан читтәрәк кала шикелле. Икенчедән, интернет белән мавыккан, чит кыйммәтләргә йөз тоткан бүгенге яшь буынны тәрбияләү, милли әсәрләр укуга, әдәбиятка тарту, журналның даими укучылары итү өчен, милли нигезләрдән аерылмаган хәлдә, әдәби концепция ягыннан үзгә, фәлсәфи-интеллектуаль әсәрләр дә тәкъдим итәргә кирәктер, минемчә. Чөнки журналның киләчәге аларга да бәйле бит. Өченчедән, татар шигъриятенең алтын фондын тәшкил иткән шигыйрьләрнең әсәрләрен бастырып бару да зыян итмәс иде кебек. Һәр санда димим, елына дүрт тапкыр гына булса да Дәрдемәнд, С.Сүнчәләй, Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Хәким, И.Юзеев, С.Сөләйманова, М.Әгъләмов, Зөлфәт һ.б. шигырьләре дә басылып барса, күркәм булмас идеме?! «Әдәби мирас» һәм «Шигъри хәтер» рубрикалары шуның матур башлангычы кебек кабул ителә һәм ул дәвамлы булсын иде дип телисе килә. Гомумән, «Казан утлары» журналы киләчәктә дә үзенең классик юнәлешен саклап, шигърият мәйданында барган һәр үзгәрешнең үзәгендә «кайнасын», әдәби бизмән булып торсын иде.