Логотип Казан Утлары
Роман

ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА... (дәвамы)


12
Динә барыбер үз сүзеннән кайтмады. Аның бар булган уе — тизрәк фатир алу иде. Фатир алуга ук, ул эштән китәчәк. Трамвай йөртүдән туйган иде ул. Кызның әти-әнисе дә аңа һаман шул бер сүзне тукыйлар: «Кит син аннан, ирең ашатсын!» Ләкин фатир алмыйча, эштән китеп булмый, беренчел сумманы түләүгә карамастан, фатирны барыбер тиз генә бирмиләр. Беркөнне тулай торакка ашкынып кайтып кергән Динә, ятакта ял итеп яткан иренә:
— Мин кабат Гаврилин катына кердем! — дип оран салды.
— Тагын ресторанга чакырдыңмы?
— Әйе, чакырдым.
— Бер чакырдың бит инде, бармады!
— Вакыты булмады.
— Ну, ниемә чакырасың суң син аны?
— Шунда барсы да хәл ителәчәк!
— Киләме?
— Килә!
— Акча кирәк булачак!
— Тап! Фатир сиңа да кирәк бит, бер миңа гына түгел!
— Миннән бигрәк сиңа кирәк ул! Авылда йортым бар! Авылым минем моннан сиксән генә километр! Фатир бирмиләр икән, кайтам да китәм!
— Кайт! Мин сине тотмыйм!
Динәнең уйнап кына әйткәнен яхшы аңлый иде ул. Кайтып китсен әле менә барсын да ташлап, ире артыннан ул икенче көнне үк йөгереп кайтачак. Ләкин Нариманны икенче бер нәрсә сагайтты: Динәнең баласын төшергәненә инде ярты елдан артык вакыт узды, ә икенчегә узарга уйламый да иде...
— Карале, хатын, сине бернәрсә борчымыймы?
— Юк, ә нәрсә?
— Наман да балага узмыйсың!
— Ә нишләп узарга тиеш соң мин?
Дәвамы. Башы узган санда
—Без бит сакланмыйбыз. Сакланмагач, сау-сәламәт хатын балага узарга тиештер бит инде?!
— Сиңа күпме әйтергә була...
АХИР
12
— Беләм, иң элек фатир. Ә аны алганчы, балага узарга ярамыймы? Син бала тапканда безгә как раз фатир булырга да мөмкин.
— Булмаса?
— Булмаса, тулай торакта... авылда үсәр...
— Юк, бала комфортта үсәргә тиеш. Тулай торакта балалар әйберсен юып йөрисем юк әле!
— Комфорт?! Нинди комфорт? Авыл хатыннары алтышар бала таба! Әле син бер балаң белән, тумаган балаң белән комфорт, дип сүләнеп торган буласың! Оят түгелме сиңа!?
— Алып бир фатир — шундук табам!
— Тфү!
Нариман хатынын танымый торды. Элеккеге Динәме соң бу? Кайчандыр иренә сүз әйтү түгел, аның күзенә күтәрелеп карарга да оялган, тыйнак һәм намуслы авыл кызы калага килеп яши башлау белән үк ниндидер җилбәзәк, усал кала хатынына әверелде дә куйды. Бар булган хыялы: мода артыннан куып, өйдә бот күтәреп яту. Авыл хатыннары сыман, таң тишегеннән торып, сыер саварга барса, аның башында мондый исәр уйлар булмас та иде, бәлкем. Кем белә!? Бәлкем, Динә хаклыдадыр?! Хатын-кызны эш аты итеп күрүдән дә туктарга вакыттыр?! Әгәр дә эшлисе килми икән, бала тапсын, бала карасын, ирен яратсын! Юк, ни генә әйтсәк тә, шәһәр җире хатын-кызны аздыра, аны хәтта акылдан, юлдан яздыра. Ул баш күтәреп ирек даулый, ирен чаптыра, фатир, акча куалый, һәм нәтиҗәдә беркайчан да канәгать булып кала алмый. Таш кала сатылырга теләгәннәрнең җанын тартып ала, алар барысы да шулай кала тормышына яраклаша, ә яраклашырга теләмәгәннәр мондый затсыз тормышка түзә алмый һәм, бернисез калып, авылына, туган нигезенә кайтып егыла...
— Ә мин шикләнәм, синең кабат балага уза алуына ышанып бетмим! — диде ачуы тышка бәреп чыккан Нариман.
— Нишләп алай дисең? — Динә агарынды, аның кинәттән төсе качты.
— Мине тыңламадың, аборт ясаттың!
— Шуннан?!
— Шуннан шул... Беренче мәртәбә балага узгач, аборт ясатырга ярамый. Хатын-кыз бала таба алмаска мөмкин, аңладыңмы?
— Кем әйтте?
— Медицина шулай ди.
— Син нәрсә, мине таба алмас дип уйлыйсыңмы?
— Ие! Уйлыйм! — Нариман Динә каршына буй җитмәслек биек дивар сыман торып басты. Хатын аның янында бер кечкенә генә койма ярыгы булып калды.
— Тапмам, дисеңме!?
— Ие! Кысыр син хәзер! Кысыр сыер!
— Кысыр... — Динәнең күзенә яшь бәреп чыкты. Тавышы бетте: ул ни эндәшә, ни кычкыра алмады.
— Кала харап итте сине, кала! Нәстә дип килдек без бу калага, үзебезне харап итәр өчен килдек! Шул гына!
— Кыс... ыр...
Ачуыннан, шартлардай булып кайнаган Динә кул уңында торган табуретканы, күтәреп алып, Нариманга атты. Нариман иелеп калды, урындык
аңардан өскәрәк очып, түшәмдәге люстраны коеп төшерде. Бик матур бәллүр люстра иде ул, бик зур чиратлар җиңеп, универмагтан сатып алып кайткан иде аны хатыны. Яңа фатир алгач эләргә уйласалар да, беркөнне матурлык өчен юри генә элеп торгач, ул шул килеш түшәмдә эленеп калган иде. Ә шул матурлык, гаилә тормышы белән бергә, әле яңа гына чәлпәрәмә килеп ватылды һәм, шулай итеп, ике арадан кара мәче йөгереп узды...
13
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
13
Тугызынчы сентябрьдә иртәнге тугызда (ул көнне аның гомердә дә онытасы юк!) бүлмәгә ике милиция кешесе килеп керде. Берсе милиция, икенчесе штатный киемнән. Юк, Нариман алардан куркып калмады, куркак егет түгел иде ул, ләкин тиктомалдан милиция килеп кергәч, шактый гаҗәпсенде. Ул үзенең бернинди кырын эш кылмаганын белсә дә, каушап калып, озак кына аңышмыйча торды. Бервакытта да нәрсә булып бетәсен белмисең, милициядән теләсә нәрсә көтәргә була. Өйдә ялгызы гына, Динә сменада, ул әле һаман да кайтып җитмәгән иде.
Милиция киемендәгесе участковый, ә тегесе тикшерүче булып чыкты. Икесе дә авылныкылар: олырагы, участковый (Нариманның аны бер-ике мәртәбә күргәләгәне дә булды) — бу тирәдә шактый күптәннән бутала, милиция хезмәте авыр хезмәт булса да, беркая да китә алмый, чөнки аңа эшеннән фатир биргәннәр иде. Фатирны үзеңә калдырыр өчен милициядә ун ел хезмәт итәргә кирәк. Икенчесе әле яшь егет, күрәсең, югары уку йортын яңа гына бетергән, юрист, аңа да хәзер үзен күрсәтергә кирәк.
— Нариман Җамалов сез буласызмы? — дип сорады ул, ишек төбендә тукталып.
— Ну... — Нариман төртелеп калды.
— Синме Нариман!? — дип усал елмайды участковый. Аның бу елмаюын ике төрле аңларга була иде. Ул аның янында иптәшләрчә кыланырга һәм шулай ук, милиция хезмәткәрләре сымак, әзрәк кенә тупас, вәкарь булып калырга тырышты.
— Әйе... мин...
— Җыен, әйдә!
— Кая?
— Отделениегә!
— Ни өчен?
— Анда аңлатырлар...
Урамда аны милиция машинасы көтеп тора иде. Артына тимер челтәр киертелгән зәңгәр «УАЗ»ик. Аста йөгереп йөрүче таныш вахтер, комендант хатын һәм берничә яшәүче кеше милициягә ияреп чыгып барган Нариманга сәерсенеп карап калдылар. Әле ярый кулына богау салмадылар, оятыңнан кая кереп качарга да белмәссең! Чөнки эчмәгән, тартмаган, беркайчан да тәртип бозмаган, үзен һәрчак әдәпле тоткан, кирәк вакытта кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә торган Нариманның әлеге тулай торакта абруе зур иде. Шуны аңлаган участковый «УАЗ»икның арткы ишеген ачтырып тормады, Нариманны тиз генә алга утыртты...
Милиция бүлегендә аны аерым бүлмәгә алып керделәр. Бер зур өстәл, ике урындык һәм башка берни дә күренми, хәтта гадәттә диварларга эленә торган совет плакатлары да юк. Сорау алу бүлмәсе булып чыкты бу. Бераздан бүлмәгә, салмак адымнар белән генә атлап, Нариманнарга килгән баягы юрист малай керде. Ул аның каршысына утырды, кызыл папкасын ачып, аннан ниндидер кәгазьләр, әйберләр чыгарды. Карап торышка гади бер авыл баласы инде, ләкин авыллыгын, татарлыгын яшергән булып, үзе кебек үк авыл егете белән урысча сөйләшкән була. Кара юка костюм, зәңгәр күлмәк, кызыл галстук — бар да тәртип, бар да үз урынында. Тик менә буе гына кыска, шуның аркасында аның кигән кәчтүме олырак булып күренә һәм ул тоткын каршында ниндидер вак бер ипи валчыгы кебегрәк шәйләнә...
—Нариман Халикович, — диде ул, ниһаять (әтисе исеме белән аңа әле беренче мәртәбә эндәшәләр иде, ул әллә нишләп китте!), — сез кеше үтерүдә гаепләнәсез!
Бу коточкыч сүзләрдән соң, Нариманга берьюлы кызык та һәм куркыныч та булып китте. Каян килеп? Бар кызыгы шунда! Ә куркырлык берни дә юк кебек, аның кеше үтергәне юк. Ләкин органнарның бер гаепсезгә кешеләрне утыртканнарын һәм хәтта үлем җәзасы биргәннәрен ишеткәне бар иде аның. Менә шуңа күрә дә аңа куркыныч булып китте. Ләкин җебеп тә төшмәде, үз- үзен кулга алырга тырышты.
— Бр-р-рат! — дип кинәт кенә дустанә дәште ул тикшерүчегә. — Син кайсы авылдан?
— Ничек кайсы? — Юрист малай (мондый күчешкә әзер булмаган, күрәсең!) аптырап, каушап калды. Ләкин гакылын җуймады, ике араны тигез тотты, дилбегәне ычкындырмады.
АХИР
14
— Биргән сорауга төгәл генә җавап бирегез, пажалысты!
— Ә җавабым шул! Карале миңа...
— Әйе...
— Мин кеше үтерүчегә охшаганмы, юкмы!?
Нариман егетнең күзләренә ихлас итеп, туп-туры карады. Мондый караштан соң юрист малай, аңар кыенсынып кына: «Гафу итегез, ялгышканбыз!» —дип әйтергә тиеш кебек иде. Ләкин юрист малайның авызыннан андый сүзләр яңгырамады. Тикшерүченең моңа карата үз фикере һәм, иң гаҗәбе, үз дәлилләре дә бар икән ләбаса...
—Сез бу кешене беләсезме? — Тикшерүче олы яшьтәге бер ир кешенең фотосурәтен чыгарып күрсәтте.
— Юк! Кем соң ул?
— Корбан... Аны кич өендә үтерделәр. Казан кешесе ул. Гомере буе калада яшәгән. Сезнең кайчан да булса Карбышев урамындагы унынчы йорт, сиксән беренче номерлы фатирда булганыгыз бармы?
— Юктыр... дип уйлыйм...
— Нариман Халикович, бу уен эш түгел, монда шаяру урынсыз. Төгәл итеп җавап бирегез: булдыгызмы сез ул фатирда, юкмы?
— Юк, кәнишне.
— Яхшы. Ә менә бу нәрсә сезнекеме? — Тикшерүче юка гына бер документ кисәге чыгарып күрсәтте.
— Нәрсә соң ул?
— Профсоюз билеты.
— Тотып карарга ярыймы?
— Юк, ярамый, — дип кырт кисте юрист. — Мин аны сезнеке дип уйлыйм. Чөнки монда сезнең исем-фамилиягез язылган. Сезгә аны Казан сөт комбинатыннан, профсоюздан биргәннәр...
Нариман әле яшь, ул үз гомерендә бер генә мәртәбә дә күзлек киеп карамаган, аның күзләре әйбәт күрәләр иде. Ул үзенең профсоюз билетын бик тиз таныды һәм ул аның тышында әзрәк кан таплары да шәйләп алды. Шундук аның башыннан: «Әй, абый, абый нишләдең син!» — дигән үкенечле уйлар йөгерде. Исенә төште: ул үзенең профсоюз билетын Назыймга бүләк иткән иде. Дөресрәге, ул үзе аны Нариманнан сорап алды. «Эчкән вакытларымда кесәгә паспорт тыгып йөрергә куркам, югалтуым бар, әгәр ул сиңа кирәкмәсә, бир миңа, мин аны үземә яраклаштырып, ясап куям!» — дип сорагач, Нариман авылдашының сүзенә каршы килә алмаган иде. Профсоюз билетын ул бигүк кирәк нәрсә дип тапмады, шуңар күрә ул аны, бер дә кызганмыйча, Назыймда калдырып чыкты. Тә-ә-әк! Ничек булып чыга соң бу хәзер? Димәк, Назыйм абыйсы шаяртмаган, Назыйм сүзендә торган: Шәмсыгаян апайны харап иткән адәмнең башына җиткән, ул аны үтергән. Үтерүченең: « Әле аның краны ябылып бетмәгән. Өч көннән бәреп чыгачак ул... менә күрерсең... су... кып-кызыл... су... » — дигән сүзләре, җанны өшетеп, баш миен тагын бер кат чыбыркылап алды...
—Үтерелгән кешенең исеме ничек соң? — дип сорады Нариман.
— Сез белмисезме? — дип сынаулы караш ташлады аңа юрист.
— Юк, белмим.
— Белмәсәгез, әйтәм. Сәлим.
— Сәлим!?
— Беләсез... димәк...
Нариман бер сүз дә әйтмәде. Әйе, ул Сәлим атлы иде. Димәк, Назыйм аңардан үзенең үчен алган, ул аны үтергән. Нигәдер ул үтерелгән кешене түгел, ә Назыймның үзен жәлләде. Чынында исә аңар бу минутларда үзен кызганырга кирәк иде, ул үзе дә авыр хәлдә калды. Тикшерүчегә дөресен сөйләп бирсә, гаепне аңардан алып атачаклар, ә Назыймны шундук кулга алачаклар. Дустын, авылдашын сату булып чыга түгелме соң бу? Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар иде. Нишләп ул профсоюз билетына үз исем-фамилиясен язып, фотосын ябыштырмаган соң? Җавап шундый:
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
15
йә теләмәгән, йә инде өлгермәгән. Әгәр дә ул үзенең җинаятен башка кешегә (бу очракта Нариман!) аударыр өчен махсус шулай эшләгән булса? Юк, юк... Назыйм андый юлга бармас... Назыйм андый кабахәтлекне эшләмәс... беркайчан да...
— Мин сиңа шуны гына әйтә алам, брат, мин аны үтермәдем.
— Моны ни белән дәлилли аласыз?
— Кичә кич мин өйдә булдым. — Тикшерүче аңардан иң элек шуны сорарга тиеш иде. Ләкин тикшерү эшендә тәҗрибәсе җитмәгәнгәме, әллә һаман да шул профсоюз билеты белән болгангангамы, ул Нариманның кичә кайда булганын сорап тикшерергә дә оныткан иде.
— Димәк, сезнең алибиегез бар! — диде ул Нариманның күзләренә туры карап. Авыл мужигының андый чит сүзләрне бигүк аңлап бетермәгәнен аңлап алган юрист малай тиз генә гади телгә күчте. — Моны кем раслый ала? Кем күрде сезне?
— Минем хатыным.
— Исеме?
— Динә.
— Кая эшли?
— Трамвай йөртә. Өченче маршрутта...
— Кичә ул өйдә идеме?
— Без кичә кич аның белән өйдә идек.
—Ә үтерү кич белән түгел, көндез булган! — дип башын бутады аның тикшерүче.
— Без көндез дә өйдә идек...
— Тагын кем күрде сезне?
— Кем?! Комендант...
— Тагын?
—Күрше бар безнең... Рәхим исемле... әйбәт мужик. Кергән саен: «Рәхим итегез!» — дип елмаеп тора...
Тикшерүче Нариманнан күзен алмады, ул аңа сөзеп, сынап карады. Каршылыклы уйлар эчендә бөтерелгән мужикның аңардан нидер яшергәнен һәм шуны әйтеп, ачып салырга теләмәгәнен сизенгән юрист малай алдагы тактикасын үзгәртеп, аңа берникадәр якынаерга тырышты. Тикшерүче әле ул гади тикшерүче генә түгел, ә кеше җанын аңлаучы психолог булып та калырга тиеш. Кыскасы, тикшерүче малай башкача сайрый башлады...
— Беләсеңме, абый, эш нәрсәдә...
— Нәрсә?
— Мин сине кеше үтергәнсең дип уйламыйм...
— Во! Ниһаять, син дә кешечә сүләшә башладың...
— Кеше үтерүчегә охшамаган син, анысы шулай, ләкин безнең хезмәт шундый, без барсын да тикшерергә тиеш, — дип сайрады ул, кан тапларына манчылган профоюз билетын селкеп. — Монда икенче нәрсә бар...
— Нәрсә ул?
— Минемчә, син үтерүчене беләсең, тик аның исемен әйтергә теләмисең. Ни өчен икәнен дә аңлыйм: ул синең танышың, йә бик якын дустың булырга мөмкин. Беләм, син аны сатырга теләмисең. Авыллар шундый инде алар, чиста күңелле булалар, мин үзем дә, беләсең килсә, авыл баласы. Тик син шуны аңла, аны яклап, син үзеңә начарлык кына ясыйсың, күрә торып, үзеңә бер кирәкмәгән проблема гына ясыйсың. Син бу профсоюз билетын да аңа, әгәр дә ул аны урламаган, алмаган булса, аның алдында яхшы булырга тырышып бүләк иткәнсең. Ләкин шушы профсоюз билеты, абый, сине харап итәргә мөмкин, бик тә мөмкин...
— Нигә?
— Чөнки ул җинаять урынында табылган бердәнбер табылдык дәлил, аңлыйсыңмы...
Нариман берни дә аңларга теләмәде. Ул бүтән бернәрсә дә сөйләмәде, бернинди сорауга да җавап бирмәде. Аны кулга алдылар һәм аерым камерага кертеп яптылар. Закон буенча, ягъни суд карары чыкканчы, аны әле монда тагын бер өч тәүлек тота
АХИР
16
алалар иде.
14
Динә үз-үзенә урын табалмады.
Нариманның өйдә юклыгын күргәч тә, ул иң элек күршеләренә керде. Әле яңа гына өйләнгән Рәхим, аны, гадәттәгечә, матур елмаеп: «Рәхим итегез!» — дип каршылады. Ире турында сорашкач, ул, бик тәмләп, Динәгә Нариманны милиция алып китүе турында сөйләде. Динә берни дә аңламады, мескен хатынның куркуы эченә үтте. Рәхимнең: «Карбыш урамындагы фатирда бер кешене үтергәннәр, бик каты тикшерү бара, иреңне дә шуның өчен алып киттеләр, ышанмасагыз, безнең коменданттан сорый аласыз!» — дип сөйләнүе болай да куркуы ботына төшкән Динәнең йөрәгенә кабат шом салды.
Ул ни өчендер комендант хатын янына төшмәде, ә авылдашы Назыйм янына керергә булды. Ире (гел шунда утыргач) милициядә түгел, ә аның янында, аның белән сөйләшеп утыра кебек тоелды аңа. Динә, ишекне дә (ул ачык иде!) шакып тормыйча, бүлмәгә атылып керде. Нариман бүлмәдә күренмәде, ә Назыйм, чалкан яткан килеш, тимер караватында аунап ята иде. Динә килеп кергәч, ул саташып аз гына башын күтәрде, һәм шаккаткандай, күзләрен акайтып, Динәгә төбәлде. Инде ничә көннәр кырынмаган, юынмаган, исереклек юлында әшәкеләнеп йөргән ялгызак абзый бу юлы Динәдә шактый авыр тәэсир калдырды. Эчүе генә бер хәл, ул әле икенче чирдән — җан чиреннән газаплана кебек тоелды аңа...
— Назыйм абый, — дип куркып кына эндәште хатын, — мин иремне, Нариманны эзлим, аны нигәдер милициягә алып киткәннәр, син берни дә белмисеңме?
—Карбыш урамында бер адәмне үтергәннәр, шуның өчен аны алып киткәннәр, — дип бик теләмичә генә аңлатты ул.
— Каян беләсез?
— Суң... бөтен общага күреп калган! Миңа кереп әйттеләр!
— Нәрсә... Нариман кеше үтергән булып чыгамыни инде!?
— Белмим... әйтә алмыйм, — диде ул, башын аска иеп. — Булырга да мөмкин...
— Син нәрсә, Назыйм абый, ни сөйлисең син!?
— Мин беркайчан да ялган сүләмим, сеңлем...
Кинәт исерек абзый караваттан шуып төште дә, шаркылдап көләргә тотынды. Аның көлүе Динәне өнсез итте, әйтерсең лә аның каршында иблис көлеп утыра.
— Борчылма... утыртмыйлар аны! — дип сөйләнде исерек. — Үтерүче иректә... Тиздән кулга алачаклар...
— Кайчан?
— Берәр сәгатьтән...
— Ничек?
— Бәлкем, ярты сәгатьтән булыр. Килүдән тора инде...
— Каян беләсең!?
— Ә мин үзем чакырдым!
— Кемне?
— Милицияне!
— Кайчан?
— Аска төшеп... автоматтан шалтыраттым...
— Автоматтан!?
— Әйе... 02... беләсең ич инде...
— Нигә?
— Син мине нәрсә, шундый свулыч, кабахәт дип уйлыйсыңмы!? Яраткан иреңне, күрәләтә торып, төрмәгә утырта алмыйм бит инде! Кешене бер гаепсезгә...
Җавап гаҗәеп килеп чыкты. Динә берни дә аңламады, ул һаман буталды, чөнки
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
17
Назыйм абыйсы аның башын әйләндереп маташа иде. Алар, бер-берсенә карашып, озак кына тын тордылар. Шуннан соң абзый, ауган җиреннән кисәк кенә күтәрелде дә, карават башыннан рюкзакка охшаган бер нәрсә тартып чыгарды. Яшел төстәге рюкзак кап-кара тузанга баткан. Назыйм аны ашыгып селкергә тотынды, бүлмәдә тузан бураны күтәрелде...
— Нишлисең син?
— Җыенырга кирәк! Минем бит хатын юк! Передача ташырга да кешем юк!
— Кая?
— Төрмәгә...
— Кая!?
— Сухари надо сушить! — Теге иләмсез көлү дәвам итте.. Көлә-көлә ул (әллә алышынган да инде!), үткен пычак эзләре төшкән аш өстәлендә яткан калдык-постыкларны, каткан сыныкларны берәм-берәм рюкзагына тутыра башлады. Өстәлдән алырлык әйберсе калмагач, карават каршысында торган агач тумбочканы актарырга тотынды. Аннан ике-өч теш щеткасы, кырыну приборлары, сабын калдыклары тартып чыгарды һәм аларның барсын да тиз арада рюкзак эченә шудырды...
Әллә акылдан чыга инде бу Алла бәндәсе! Болай да куркып калган хатыннын. йөрәгенә кабат шом бәреп керде. Шулчак бу исәр кулындагы рюкзагын, шап итеп, идәнгә ташлады да, хатын ягына борылып, аны аяктан егардай сүз әйтте, Динә чак кына артына утырмады...
— Аны мин үтердем!
— Кемне?
— Карбыш урамындагы кабахәтне...
Назыймнын әлеге сүзләрен раслагандай, кинәт кенә бүлмәгә милиция формасыннан дүрт-биш кеше килеп керде. Алар арасында Нариманны кулга алырга килгән, без белгән участковый да бар иде.
— Шушы ул! — дип кычкырды участковый милиционерларга.
— Назыйммы син? — дип сорады анардан берсе. Погонына караганда ул капитан булып чыкты. Назыйм дәшмәде, юләр сымак елмаеп, бер урында басып тора бирде.
— Әйе! Назыйм! — диде анын өчен Динә.
— Иренме? — дип сорады мент.
— Юк, ирем түгел! — диде коты очкан хатын.
— Нишлисен монда?
— Иремне эзләп кердем!
— Ирен кем?
— Нариман... аны алганнар...
— Анлашылды, без аны кичә кулга алдык! — диде участковый капитанга. — Бар әле, чыгып тор моннан! — Динә тиз генә ишек ягына атылды, ләкин ишек төбендә туктап, катып калды...
—Алыгыз! — дип әмер бирде капитан, җинаятьче ягына таба ишарә ясап. Рядовойлар Назыймга атылдылар, ләкин Назыйм һаваланып, баш очында үз кулы белән ясаган тимер урындык күтәргәч, тегеләр шундук туктап калдылар.
— Менты поганые! — дип сүгенде Назыйм. — Живым я вам не сдамся!
— Назыйм! Тынычлан! — диде участковый. — Без сина тимибез! Синен гаебен әле ачыкланмаган...
— Ачыклыйсы юк: мин үтердем ул кабахәтне, мин! Ул адәм минем анамны мыскыл итте, безнен нәселне авыл халкы алдында мәсхәрә итте, безне авылдан качырды, минем, апай-абыйларнын тормышын җимерде, атамны бауга менгерде! Мин шунар түзеп торырга тиешме, ә?! Юк! Аны үтергәнемә мин грамм да үкенмим! Мин хаклы, халык мине аклар... анлар...
Назыймнын әлеге чын күнелдән сөйләгән сүзләре бары тик бер участковыйга гына тәэсир итте булса кирәк. Капитан һәм анар ияреп килгән рядовойлар да,
АХИР
18
җинаятьчене эләктерү өчен, җайлы вакытны көтеп кенә торалар иде.
— Синен аркада бер гаепсезгә кеше утыра, — диде участковый, Динә ягына ишарәләп.— Менә бу хатыннын ире, минем анлавымча, ул синен авылдашын, дустын...
— Беләм... — Назыйм, сизгерлеген югалтып, кинәт йомшап китте. Пәм шуны көткән, янда гына басып торган күркә кыяфәтле рядовой, һөнәри үткенлек күрсәтеп, аягы белән Назыймнын тезенә китереп типте. Кай җиргә тибәргә кирәклеген белә, каһәр! Назыйм, үкереп, идәнгә тезләнде һәм башы белән алга сыгылып төште. Күз ачып йомганчы, җинаятьченен кулына тимер богау кигезделәр...
— Падлы! — дип сүгенде мужик. — Ненавижу!
— Торгызыгыз! — дип команда бирде капитан. — Алып китегез!
АХИР
Милиционерлар, Назыймның кулын каты итеп каерып, ишек ягына сөйрәделәр. Назыйм, ярсуланып, участковыйга усал гына карап куйды. Тегесе, башын аска иеп, күзләрен читкә алды...
— Мин кеше үтермәдем, явыз убырның үзен үтердем! — дип кычкырды Назыйм. — Мин авыл мужигы, ишетәсезме, авылныкы...
— Ә без сине Казанныкы дип уйлаган идек! — дип елмаештылар аны алырга килгән милиционерлар.
— Мин авылымны якладым, таш калагызны тар-мар иттем! Ха-ха-ха!
— Син нәрсә, Иван Грозный мәллә!? — дип көлештеләр алырга килүчеләр...
Назыймны бөтен тулай торак халкы озатып калды. Нариманны шул ук көнне һәм шул ук сәгатьтә тоткынлыктан азат иттеләр.
15
Ә үтерүчене барыбер утыртмадылар. Тикшерү барышында төрле экспертизалар ясап, суд аны жүләргә чыгарды. Төрмәдә түгел, ә ябылулы жүләрләр йортында дәвалана икән, дип ишетте Нариман аның турында. Аның янына хәзер барып та, кереп тә булмый. Анда утырганчы, төрмәдә утыруың яхшырак, дигән сүзләр дә йөри. Жүләрләнгән авылдашы турында яңа төрле легендалар да туды. Тикшерүче аңардан, Карбышев урамында торучы ялгыз ирне ничек һәм ни өчен үтерүе турында сораша башлагач, жңнаятьче шәхес тиктомалдан гына туган авылының гүзәллеге һәм аның матурлыгы турында дастан сөйләргә тотынган. Үтерелгән Сәлимне ул сугыш вакытында гаепсез авыл кешеләрен атып йөргән явыз фашистка тиңләп, аны колхозның үләксә базыннан сасыган терлек ите һәм терлек сөяге ташучы кызыл авызлы кара козгын белән чагыштырган.
Корбанын ул кыйнамаган, имгәтмәгән. Сәлимнең башына разводной ачкыч белән томырып, аның чигәсен ярган һәм ул секунд эчендә ж,ан биргән. Фатирдан берни дә урламаган, бернәрсә дә алып чыкмаган. Ә эзләнсәң, урларлык нәрсәләр күп булган анда. Байлык зур. Ләкин ни хикмәт, ничәмә хатынга өйләнеп, ничәмә хатын белән яшәп тә, бу адәмнең үз баласы булмаган. «Кысыр» булган, күрәсең ( хәер, дөньяда андый ирләр дә булгалый!), шулай булмаса, хатыннарның берәрсе булса да аңардан бала тапкан булыр иде. Шуңар охшашлы нәрсә Нариманнар авылында да булды: каенанасы белән ире, ничә еллар буе, син имгәк, син бала табалмыйсың, дип бер яшь киленне кыерсытып яшәделәр. Баксаң, гаеп хатында түгел, ә ирдә икән. Тикшерә торгач, шундый нәрсә ачыкланды: ирнең орлыгы хатын-кызны орлыкландырырга сәләтсез икән. Сыек, димәк. Шуннан соң теге кысыр ир башын иеп кенә йөри башлады, ә киленнәре, Берлинны алгандай, күкрәк киереп йөрде.
Тикшерүчеләрнең: «Ни өчен үтердең?» — дигән сөаленә дә Назыйм: «Мин аны үтермәдем, ул үз-үзен үтерде!» — дип ж,авап кайтарган. Һәм соңыннан: «Дөресрәге — ул үз-үзен үтерә алмыйча интекте, мин аңа ярдәм генә иттем. Андый кабахәт жңр йөзендә яшәргә тиеш түгел!» — дип тә өстәгән.
Мәгълүм ки, тикшерү барышында үтерелүченең дә каршылыклы шәхес булганлыгы ачыкланды. Ләкин ул Сәлим дигәннәре ничек итеп Назыймның анасын мыскыл итсә дә, ничәмә хатынның тормышын бозса да, аларны ярык тагарак каршында утыртып калдырса да һәм ул нинди генә кабахәт булса да Назыймның кеше үтерергә хакы юк иде, билгеле.
Шулай ук аның жңнаять урынында профсоюз билетын калдыруын аңлап бетермәде Нариман. Юк, ул аны махсус, авылдашына шик төшсен дип ташлап калдырмаган, билгеле. Юк, юк, Назыйм андый кабахәтлеккә бармас! Бәлкем, ул аны, уыгып, кесәсеннән ялгыш төшереп калдыргандыр?! Ул бит билеттагы 20
АХИР
20
исем-фамилияне үзгәртеп, шуңар үзенең фотосын ябыштырып куярга да өлгерми калган. Аның: «Мин теләсә нинди документны үзгәртеп ясый алам, миндә, дустым, каллиграфический почерк!» — дип мактанганын да Нариман яхшы хәтерли...
Әллә инде авылдашының язмышына битараф булмаганга, әллә үзенә үк шушы җинаять процессы аша узарга туры килгәнгәме, Нариман, йоклар алдыннан, көн саен диярлек, Динәдән Назыймны ничек итеп кулга алуларын сөйләтте. Баштарак шуның турында бик нык дулкынланып, тәфсилләп сөйләгән Динә соңрак бу нәрсәдән туя башлады һәм бөтенләй сөйләүдән туктады. Нариманны кулга алгач, милиция бүлеге каршында елап басып торганнарын, ирен азат иткәч, аның муенына асылынып: «Яратам сине, җаным, яратам!»
— дип назлануларын ул инде хәзер онытты булса кирәк.
— Син нәрсә, башка проблемаң юк мәллә?! — дип кычкырды ул аңа беркөнне. — Һаман шул шизик турында сөйләтмәсәң... Булган, узган, ятсын хәзер психушкасында!
— Теләмәсәң, сүләмә, көчләмим...
— Үзең турында уйла син, фатир турында!
— Гаврилинга бармадыңмыни? — дип сорады Нариман. Аның соравы, билгеле ки, һәрвакыттагыча кинаяле яңгырады.
— Бардым, ләкин ул ысвиданиягә чыкмады! — дип шаярткан булды тегесе.
— Булмаган, димәк...
— Фатир тиздән булачак!
— Ничек?
— Әти сөйләште.
— Кем белән?
— Бер зур кеше. Ул безнең директорга чыккан. Шулай булгач... шиты- крыты, җаным!
— Синең әтиең!? — дип шаккатты ир.
— Ә ни булган минем әтигә!?
— Атаңның шундый свәзләре бар дип һич кенә дә уйламаган идем!
— Син аны шундый төшеп калган кеше дип уйлыйсыңмы?
— Уйлый идем! Хәзер фикерем үзгәрде...
Фикерләр әкренләп үзгәрә торды. Тормыш һаман да алга чаба, тик менә Нариман гына бер дә үзгәрергә теләми. Илдә комсомол төзелешләре колач алды: Чаллыда «КамАЗ» заводы, Түбән Камада химия комплекслары калкып чыкты. Яшьләр һәм хәтта карт-корылар, туган авылларын ташлап, шул гасыр төзелешләренә агылдылар, киләчәктә исә шәһәр кешесе булып калу турында хыялландылар. Күпме авыллар, колхозлар таралды, күпме йортлар бушап калды, күперләр ватылды. Татарстан-Төтенстан — сәлам сиңа, сәлам! Ура! Шәһәр җиңде: өч башлы комсыз аҗдаһа сыман, авылны ул бер кабуда йотты...
Нариман гел авылын сагынып яшәде. Авылны сагыну озакка бармый, бер ике-өч елдан ул бетә, сүнә, кеше әкренләп шәһәр тормышына ияләнә һәм шул баштагы сагынуына соңыннан хәтта көлеп карый башлый, диләр. Ә юк, шәһәрдә тора башлаганына инде дүрт елга якын вакыт узды, ә Нариман туган авылын һич кенә дә оныта алмады. Онытып була димени соң аны! Беренчедән, аның авылда бергә укыган, бергә үскән дус-ишләре калды, икенчедән, аның ялгыз әнисе анда, ул улын һәрчак сагынып, көтеп тора. Пенсиягә чыгуга ук, укытуын ташлыйм дип йөргән әнисе, лаеклы ялга чыккач та, мәктәптә укытырга калды. «Өйдә ялгызым гына утырып нишлим, мәктәптә балалар арасында көнем үтә, ичмасам!»
— дип акланып маташкан иде башта. Ләкин артык озак укытырга туры килмәде аңа, чөнки Хәлимә чирләп китте, кан басымы белән интекте. Авылның надан балаларын укытып, нервыларын бетергән укытучы хатынга, теләсә-теләмәсә дә, яраткан мәктәбеннән китәргә туры килде. Билгеле, ул коллективтан бөтенләй үк аерылып бетмәде, аның анда дәресләре калды. Чөнки аны коллективта хөрмәт итәләр һәм аның
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
21
белән һәрчак киңәшәләр иде. Ләкин бу ярым чара, ягъни балага еламас өчен имезлек каптыру кебек нәрсә генә булып калды. Ул хәзер күбрәк өйдә утырды, өй хезмәтен алып баруы җиңелрәк булсын өчен, терлекләрен бетереп, кош-корт кына калдырды. Ләкин ялгызлык газабы барыбер үзенекен сиздерде, пенсионерның көне үтми башлады. Моңа тиклем улында әллә ни зур нужа күрмәгән ана кеше улын сагына башлады, улы юлга кузгалганда да бик нык моңсуланып озата торган булып китте. Ялгыз көннәрен гел чирләп, дару эчеп кенә уздырган, инде үлем турында сөйләнә башлаган Хәлимә Нариман авылдан киткәндә: «Тагын кайчан кайтасың? Япа-ялгыз кинәт кенә үлеп китүдән куркам!» — дип улының йөрәгенә шом салып куя торган иде...
Бу очракта Нариманның үзендә дә гаеп бар сыман: әгәр дә ул әнисенә катырак торса, авылга беркайчан да кайтмыйм, калада калам, дисә, авылны сагындым, авылсыз яши алмыйм, дип сөйләнмәсә, аңар күңел серләрен чишмәсә, әнисе дә, язмышына разый булып, артык эремичә, хисләнмичә генә, улын авылга кайтыру турында, бәлкем, сүз дә кузгатмас иде.
Беркөнне Нариман искиткеч бер сәер төш күрде. Каядыр сәфәргә чыккан икән ул, печән төялгән йөк машинасында баш очында хәтсез кыздырган кояштан күзләрен яшереп, каядыр бара да бара икән. Яңа гына чапкан ямь- яшел үлән, люцерна! Ах, аның хуш исле тәме, тәмле исләре! Андый хуш исле төшне аның үз гомерендә беренче генә күрүе иде. Рәхәт шундый... җан рәхәте... Ләкин бу рәхәтлек нигәдер озакка бармады. Менә машина кисәк кенә туктады, аннан ике әзмәвер егет йөгереп чыкты да, Нариманны, аягыннан тотып, җиргә тартып төшерде. Ни хикмәт, боларның икесе дә таныш кешеләр булып чыкты. Кала хулиганнары: берсе Альфред, икенчесе Хамис. Альфредның ул кайчандыр тезен ярды, Хамисның аркасына таш томырды. Хәер, анда аның гаебе юк, алар сугышны үзләре башладылар. Нариман чын мужик иде. Әгәр дә аның үзенә бәйләнмәсәләр, аны мыскыл итмәсәләр, ул беркемгә дә тими, ә инде бәйләнеп, теңкәсенә тисәләр, йә инде аның каршында әллә кем булып кылансалар, ул аларны изеп атып, җир белән тигезләп куярга да күп сорап тормый иде. Бу юлы исә ул үзен гаепле итеп сизде, ул аларга хәтта ялынып, ялварып та карады. Тик файдасы тимәде. Алар әрсез сәяхәтчене, арт ягына тибеп, тузанлы юлда бәреп калдырдылар. Җәй, эссе, гаять каты кыздыра. Шулчак давыллы җил чыкты, кара тузаннар тузды, күзләргә чүп кереп тулды. Җил тынгач, ул әкрен генә күзен ачты. Бер кызыкай, чиләк-көянтәләрен асып, чишмәгә су алырга төшеп бара. Чырае ап-ак кызның, моңсу, ул әзрәк чирле кешегә дә охшаган. Менә алар икесе дә чишмә буенда. Нариманның бик каты су эчәсе килә, ул кыздан су сорый. Кыз аның авызына чиләк кырын китерә. Нариман йотылып су эчә һәм, күтәрелеп, кызга карый. Ялгышкан икән бит! Суны аңа хатыны Динә бирә дип уйлаган иде, ә ул бөтенләй башка кеше, башка кыз булып чыкты. Кыяфәтенә караганда, ул ничектер авыл кызына охшаган иде.
Бу төш берничә мәртәбә кабатланды. Нинди төш ул? Нишләп керә соң ул аңа? Төшләр юраучы авыл карчыгына да сөйләп күрсәтте ул аны, ә җавабында багучы хатын аңа: «Бик зур төш, олан, тормышыңда олы үзгәрешләр көтелә, мөгаен, авылыңа кайтырсың, туган йортыңда яши башларсың, ләкин ул җиңел генә бирелмәс!» — диде. «Минем Динәм гомердә дә кайтмый авылга!» — дигән сүзгә исә ул (аны бик нык гаҗәпкә калдырып!): «Мин анда Динәңне күрмим, ә башка кешене күрәм!» — дип әйтеп куйды.
Динә белән кайчан да булса аралары өзелер дип аның башына да, уена да килмәде. Алар бит бер-берсен яратышып өйләнештеләр. Алар хәзер дә бер-берсен яраталар кебек. Ләкин Динәнең сәер холкы, көймәне һәрчак үз уңаена ишәргә тырышуы, Нариманның исә һаман да икенче якка ыргылуы, авылга тартылуы, авылны оныта алмавы аларны күптән бербөтен итә алмыйча, гаиләнең тотрыклыгын җимерә башлаган иде.
Ә бәхетсезлек, ни гаҗәп, бәхеттән башланды. Ниһаять, алар фатир алдылар.
АХИР
22
Фатирны аларга яңа ел алдыннан бирделәр. Ике бүлмәле, лоджийлы. Ленинградка. Динә сөенеченнән ике көн кунак җыйды. Кемнәр генә килмәде дә, кемнәр генә котламады аларны. Авылдан Динәнең ата-анасы да килде, бары тик Нариманның анасы Хәлимә генә килә алмады. Авырды.. Хәер, өй туе ике көн белән генә чикләнмәде, фатирны атна буе юдылар. Яңа елны яңа фатирда каршы алдылар. Фатир алырга хыялланган Динә, Нариманга белгертмичә генә, берникадәр акча җыйган булган икән. Шуңар зал ягына зур стенка, йоклар өчен яңа диван-кровать алдылар. Ә менә ире (үз акчасына) балалар караваты алып кайткач, Динә әллә нишләп китте, ул сөенә дә, көенә дә алмады. Утырып бер елады. Нариман шул вакытта ук нидер сизенгән иде инде. Соңыннан әлеге уеның юш килгәнлеге, бәхетсезлегенә каршы, бөтен хаклыгы белән ачыкланды.
Нариман кеше әйберсендә актарынырга яратмый. Ул куркыныч кәгазь дә аның кулына очраклы рәвештә генә килеп керде. Беркөнне кадрлар бүлеге аның паспортын соратты, ул аны стенканың бер кечкенә тартмасына тыгып куйган иде. Шунда актарынган чагында тартмадан, аллап-артлап мөһер сугылган, төрле медицина белешмәләре, анализ кәгазьләре килеп чыкты. Динә, иренә әйтмичә генә, сырхауханәдә тикшеренеп йөргән икән. Бу анализларның (медицинада әллә ни аңламаса да!) бала белән бәйле булганлыгын сизенгән Нариман, боларны күче белән җыйнап алып, элеккеге классташы, хәзер инде калада хирург булып эшләгән тиңдәшенә күрсәтте. Кабинетта берничә табиб җыйналды, араларында гинеколог хатын-кыз да бар иде. Олырак яшьтә, тәҗрибәле. Менә шул хатын ир җыйнап килгән кәгазьләрне карап чыккач, озак кына бер сүз дә эндәшми торды. Барсы да аңардан сүз көтте. «Дөресен әйтергә ярыймы!?» — дип сорады ул башта Нариманнан. Тегесе, ярый дип, баш селекте. «Синең хатының беркайчан да бала тапмаячак!». «Нишләп?!» — Нариманның тавышы калтыранып чыкты. «Хатының аборт ясаткан идеме? Булдымы шундый хәл?» — дип сорады аңардан гинеколог. Нариман моңа каршы бер сүз дә әйтә алмады, әйе, дип, башын түбән иде...
Күпме әйтте — ясатма, йөрмә, тап, үстерербез, дип! Юк, тыңламады! Кеше әйткәнне тыңлый белә димени соң ул? Чат атасы — киренең киресе! Бер нәрсә уйлады икән, үзенекен итмичә калмый. Инде хәзер нишләргә? Әйтергәме үзенә, юкмы? Баласыз нинди гаилә була ала? Кала хатыннары бала санын икедән уздырырга тырышмыйлар, күбрәк үзләрен карап, үзләрен көйләтергә яраталар. Ә монда хәзер ике түгел, бер дә булмаячак! Гаиләдә бер генә бала булып үскәч, ул гомер буе ишле гаилә турында хыялланды, апа-сеңелләрнең, абый-энеләрнең булуын теләде. Каршы якта гына атаклы комбайнчы Сабир абзый яшәде, аның хатыны алты бала тапты. Өч ир, өч кыз. Алтысы да исән-сау, алтысы да тап- таза булып үстеләр. Ишле гаилә авыр яши, балаларның киярләренә җитми, ашау яклары да такыр була, диләр. Шулайдыр, төрле чагы буладыр, тик нигәдер Нариман бала чагында алардан гел көнләшеп яшәде. Бер-берсен карашып, бер-беренә ярдәм итеп үскән күрше балалары гел бердәм булып яшәделәр, матур итеп хезмәт итәләр, күңелле итеп уйный да белә торганнар иде алар. Ә ул һаман да үзе генә, ялгызы гына уйнап үсте. Ни өчен аның анасы бер генә
АХИР
бала белән калган? Менә бу нәрсә аның өчен әле дә зур сорау булып кала килә. Шуны белеп, шуның бер очына чыгасы килсә дә, нигәдер анасыннан сорарга яхшысынмый торган иде.
Ә менә Динә белән нишләргә? Әйтсәң, билгеле, тавыш чыгачак, минем арттан эш йөртәсең, дип үпкәләячәк! Табибларга да тулысынча ышанып җитеп булмый, бала язмышы ул барыбер Ходай кулында, баланың ничек һәм кайчан туасын бер Ходай гына белә. Юк, ул әлегә хатынына берни дә әйтмәскә, әзрәк көтәргә булды. Бер җае чыгар, бәлкем.
16
Динә трамваен ташлады.
Озак та үтмәде — ресторанга урнашты. Официант булып. Башта иреннән рөхсәт сораган булып кыланды, ә инде рөхсәт алгач, юри генә сорадым, дип шаярткан булды. Каршы килеп кая барсын инде Нариман!? Динә барыбер үзенекен итәчәк! Хатынының бала таба алмаячагын аңлаган көннән үк, аңа карата бик нык үзгәрде ул. Тиктомалдан гына кешене йокы череме ничек басса, аны да шундый ук битарафлык хисе басты. Хатыны кая гына барса да, нәрсә белән шөгыльләнсә дә, аңа хәзер барыбер иде. Яратып яшәгән изге, кадерле еллар үтте, тормышның да кызыгы бетте кебек. Кыскасы: «хәлләр изге, тегеләр бизде!».
Динә башта көндезгедә йөрде, аннан кичкегә күчте. Азрак вакыт узу белән аңа җүләр акча, ягъни чумара җене кагылды. Ул бертуктаусыз: «Хезмәт хакына гына баеп булмас, алдау хакына баеп карарга кирәк!» — дип сөйләнде. Алдау сүзе монда бигүк аңлашып та бетми, чөнки ресторанда «чәйлек» дигән нәрсә бар. Әзрәк баерак, кыланчыграк адәмнәр официантлардан сдача-мазар сорап тормыйлар, тоташ акчалар калдырып чыгалар. Билгеле, андый зур акчалар атканда алар шактый кызмача булалар, икенче көн акчаны артык күп тамызганнарына, бәлкем, үкенә дә торганнардыр, ләкин көн инде үткән, вакыт та башка чорга авышкан була.
Динәнең рестораннан кайтканын көтеп җаны чыга иде Нариманның. Вакыт узмый да узмый. Аптырагач, телевизор кушып карый. Анда да әллә нәрсә юк. Яхшы фильм булса әле бер хәл, юк шул, зәңгәр экраннарда һаман да шул партия функционерларының карт, иләмсез чырайлары гына чагыла. Шуларның ялган һәм эчпошыргыч сүзләрен тыңлап утыру саруны кайната. Ә ил хуҗасы, ягъни генсек бөтенләй картайды, аның хәзер нәрсә сөйләгәнен дә аңларлык түгел. Ияге чалшайды, күзләре акайды. Буш сүз сөйләгән кешене яратмый иде Нариман, ә бу илнең сәясәте фәкать шуңа, буш сүзгә корылган. Өстәгеләр чүбек чәйниләр, ә халык шуларга кул чабып тора. Ә инде ялганга корылган, буш сәясәт алып барган илнең беркайчан да киләчәге булмый...
Көз айлары. Әбиләр чуагы. Көндез кояш кыздыра, рәхәт, хәтта төнлә дә җылы була. Шундый матур төннәрнең берендә Динә эштән кайтмады. Хатыны әзрәк соңгарак калса, ресторанга барып, аны каршы алгалаган чаклары күп булды аның. Ә бүген ул бармады. Такси белән кайтыр дип уйлады. Телевизордан бер яхшы кино карый-карый, йокыга киткәнен сизми дә калды. Ул уянганда иртәнге бишләр иде инде. Телевизор һаман да янып тора, программа беткән, экраннан, шытыр-пытыр килеп, «ак кар» сибәләп тора иде...
Динә Бауман (Казанның иң данлыклы урамы!) стритында урнашкан «Восток» ресторанында эшли иде. Нариман кран астына иелеп, башын салкын су белән койды да, фатир ишеген бикләп, урамга чыгып йөгерде. Инде таң атып килә, анда-санда җиңел машиналар күренә. Кольцога бик тиз төшеп җитте ул. «Волга» хуҗасы акчаны шактый күп каерды, ләкин бу очракта акча белән хисаплашып тора 24
АХИР
24
торган чак түгел иде. Ресторан ишекләре ябык (ул шуны көткән дә иде!), утлары сүнгән. Ул хәтта, көч белән, арткы ишекләрне дә тартып карады, ләкин файдасыз. Хатыны ресторанда кунып ята дигән уйны ул бик тиз башыннан чыгарып атты. Һәм шулчакны аның күзе юлның икенче ягына, ягъни «Кольцо»нын. икенче башына төште — «Татарстан» кунакханәсеннән анын сөекле хатыны чыгып килә иде. Ул өстенә ал төстәге ветровка ( ул аны бик зур бәягә бер Мәскәү спекулянтыннан сатып алды) кигән, аңа кара озын плащлы бер олы яшьләрдәге ир кеше дә ияргән иде. Боларны бергә күргәч, Нариман имәнеп китте. Икенче якка җир асты юлыннан һәм шулай ук турыдан — трамвай юлы аркылы да чыгып була. Нариман җир асларына төшеп, вакыт уздырып тормады, ул кунакханәгә туп-туры бәреп чыкты. Алар кунакханә каршында бер-берсенә бик нык якынаеп, сыенышып, күңелле генә чөкердәшеп торалар иде. Нариман Динәне тупас кына кырыйга бәреп, плащлы ирнең муенына ябышты. Әгәр дә Динәсе: «Нариман, тукта!» — дип чәрелдәп кычкырмаган булса, ул, бәлкем, үзенең көндәшен буып та аткан булыр иде. Динәнең кычкыруы көндәшенең муенына сузылган кулын бушатты. Шулай да кирәгеннән артык ярсыган Нариман, берни белештермичә, тезе белән тегенең корсагына китереп төртте — плащлы ир шундук сыгылып төште һәм асфальтка тезләнде. Аңар шактый каты эләкте, күрәсең — ни эндәшә, ни хәрәкәтләнә алмады...
Нариман Динәне, җилтерәтеп алып, универмаг каршында басып торган «яшел күзле» сары таксига кертеп тыкты. Өйгә кайтып җиткәнче, алар бер сүз дә дәшмәделәр. Ә өйгә кайтып керүгә үк... башланды! Ир түгел, ә хатын башлады:
— Нишләдең син, ә!
— Нишләдем! Уйнашчыны тоттым!
— Нишлә-ә-дең! Бөтен эшне боздың!
— Комачауладым, име!?
— Кемгә суктың син! Кемгә!
— Кемгә... сөяркәңә!
— Нинди сөяркә! Ул зав бит безнең!
— Нәрсә... зав булгач, аның белән йокларга да ярыймы!
— Нинди йоклау!?
— Син таң алдыннан, чит ир белән кочаклашып, гостиницадан чыгып киләсең, шулай булгач, мин ни уйларга тиеш!?
— Колхоз булудан туктарга вакыт сиңа, җаным! Соң шул зав аркылы бөтен чумара ясала да бит инде! Шуның акчасына яшибез ләса! Биш ай эшләп, күпме әйбер генә алдык, машинага акча салдык! Синең акчаң ашарга да җитми! Мин аның белән йокламадым, без аның белән акча бүлештек! Мә, менә кара!
Хатын крокодил тиресеннән тегелгән затлы сумкасыннан бер күч совет акчасы тартып чыгарды. Бөгәрләнгән акчаларны таслап, җыеп санаганнар иде...
— Динә ! — дип ярсыды Нариман.
— Нәрсә?
— Кит син рестораннан! Әгәр китмәсәң...
— Нишләтәсең?
— Атап әйтәм: бу акча уеныгыз сезнең яхшылык белән бетмәячәк! Акча кешене боза, кеше акча колына әйләнә. ОБХСС җибәртеп, рестораныгызны яптырам, ыслушай! Завыңны утырттырам! Аңладыңмы?!
— Ай-хай... мине дәме?
— Әйт дөресен, яшермә, әйт! Юкса мин сине!
Нариман, Динәнең кулыннан каерып, хатынын маңгайга маңгай терәде. Кулын иркен тоткан ир белән шаярырга ярамаганын аңлаган Динә бераздан башкачарак сөйләргә тотынды:
— Ипи тотып ант итәм, мин аның белән йокламадым. Без, чынлап та, номер снимать итеп, шунда булган акчаларны бүлештек. Ресторанда, кеше алдында ярамый, аңлыйсыңмы! Зав минем аркылы эш итә! Акчаны минем аркылы ясый! Яшермим,
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
25
мин аңа ошыйм... ул үзе дә шулай ди...
— Үзе дә!
— Ләкин мин аны үземә якын китермим! Мин сиңа тугры, Нариман!
— Хе! Гостиницада чит кеше белән кунып ята, ә ул миңа тугры, имеш! Булды! Җитте! Мин авылга кайтам! Атап әйтәм: авылдан китмәгән булсак, бу яман хәлләрнең берсе дә булмаган булыр иде! Яныңда чит ирләр дә иснәнеп йөрмәс иде! Син дә иләс-миләс йөрмәс идең! Күралмыйм!
— Ә мин нишләгән соң әле? Минем бернинди дә гаебем юк, чөнки гаебем ачыкланмаган. Калага килеп без, җаным, берни дә югалтмадык. Киресенчә. Без монда кеше булдык. Эш бар, акча бар, фатир алдык. Тагын ни кирәк!? Ни җитми сиңа!?
— Бала!
— Нәрсә!?
— Бала җитми!
Хатын һәм ир беркайчан да тавышланмыйча тормый, ләкин Динә белән Нариманның тавышсыз яшәгән чаклары сирәк булды. «Авылда калсак, тавыш-гаугалар азрак чыгар, хатын да үзен башкачарак тотар иде!» — дигән уй Нариманның һич кенә дә башыннан чыкмады. Иң кызыгы шул, тавыштан хатыны нигәдер гел коры чыга һәм һәрвакыт җиңүче булып кала иде. Гаилә хуҗасы никадәр генә кызса да, тамагын ертып акырса да, тормыш барыбер хатын-кыз сүзе белән, ягъни хатын дигәнчә бара иде. Бу юлы ул хатыныннан өстен чыгарга, ноктаны зур итеп, калын итеп куярга теләде. Ул ачудан стенка шүрлеген алып атып, аннан анализ кәгазьләрен тартып чыгарды. Бөтен бүлмә кәгазь белән тулды...
— Нәрсә бу? — дип акырды коты очкан Динә. Хәер, ул җүләр түгел иде, барсын да бик тиз аңлап алды, ләкин белмәмешкә сабышып, уенны әзрәк кенә сузды.
— Дәлилләр!
— Нинди?
— Син беркайчан да бала табалмаячак! Беркайчан да ана булу бәхетен татымаячак!
— Ни өчен?
— Язмыш! Язмыш каргады безне!
— Язмыш... нигә...
Динә үкереп еларга тотынды. Елау акрынлап истерикага күчте — ул ярсып стенка кырында торган, туйга бүләк иткән чәчәкле зәңгәр вазаны бәреп ватты. Аннан вазадан өстәрәк торган бәллүр савытларга ябышты. Күп итеп җыйган иде ул аларны. Бөтен ил — бәллүр савыт җыйный. Шуларның берсе белән ул иренә кизәнде, бәхеткә Нариман аның кулыннан тотып калды. Хатынны тынычландыру рәвеше шактый озакка сузылды. Хатыны тәмам тынычланып беткәч кенә, Нариман аңа үзенең ниятен ирештерде:
— Динә, мин синнән китәргә булдым! Синнән генә түгел, каласыннан качарга булдым!
— Ярар, — дип килеште хатын, — әгәр китәргә уйлагансың икән, мин сине көчләп тоталмыйм...
Ул әле, бәлкем, калган да булыр иде, ләкин хатынының соңгы сүзләре аны тәмам үтерде, аның битарафлыгына шаклар катты. Җүнле хатын-кыз ирен янында калдыру өчен ни генә эшләмәс — ялыныр да, ялварыр да, җаен табар иде. Ә юк, Динә андый кеше түгел, ул бөтенләй башка, ул артык горур иде. Нариман бар булган кием-салымнарын, кирәк-яракларын чемоданга тутырган вакытта да, хатынының бер кылы да селкенеп карамады. Хатын да җүләр түгел, ул барсын да андый: бер китүдә генә бар нәрсәне җыеп бетереп булмый, димәк, анын ире әле тагын кайтачак, алар кабат күрешәчәкләр. Динә, теләсән нишлә, дигән сыман, кулын селтәп, урынга барып ауды. Чемоданын җыеп бетергән Нариман, ишекне бик каты бәреп, өйдән чыгып китте. Ә киткәндә ишекне каты итеп бәреп китү ул начар фал һәм аның ахыры аянычлы булырга да мөмкин...
АХИР
26
17
Юлсызлык — авылның иң зур михнәте. Бөтен СССР юлсызлыктан интегә. Авыллар арасында кыр юлларын, ат сукмакларын бетереп, дамбалар өеп, шунар таш салган шосселар да төзеп карадылар, ләкин юллар ана карап кына яхшырмады. Юллар яз-көз кардан, яңгырдан изелде, кышын аларны кар басты. Җәен, күбәләк очкан вакытта әзрәк йөреп алганнан соң, көзен тагын чын газап, михнәт башлана. Юл булмау аркасында шәһәр белән авыллар арасында автобуслар йөрми, кайтсаң шул йә су юлы, йә тимер юл аша гына кайтырга була.
Нариман шәһәрара поездга төшеп утырды. Халыкта аны «кызыл поезд» дип йөртәләр иде. Ни өчен шулай атаулары яхшы аңлашыла, поездның үзе дә, вагоннары да кызылсу төстә. Ул кассада сатып алган билетын таслап, кәчтүм кесәсенә салып куйды, киң вагон тәрәзәсеннән тышка, урам ягына күз салды. Ул бүген иртә төште, поезд кузгалырга шактый вакыт бар, вагоннар буш, әле халык та кереп, утырып бетмәгән иде. Перрон буйлап чабыша-чабыша кешеләр йөгерешә: кайсы чемодан, кайсы капчык күтәргән, кайсылары кечкенә кибет «арбалары» тартып бара. Бераздан ул перронда ике таныш адәмне күреп алды, болар Нариман авылында дискотека ясап яткан, соңыннан аны кыйнарга йөргән Альфред белән Хамис иделәр. Ул аларны инде күптән күргәне юк, чөнки ни хәтле гомер үтте. Алар аңардан үч алырга йөргәннәрен дә ишеттерделәр, аның калада, тулай торакта яшәгәнен белеп, берничә мәртәбә хәтта Нариманны эзләп тә килгәннәр. Ул вакытта аларга очрашу насыйп булмаган, ә менә хәзер аларны язмыш һич көтмәгәндә кабат очраштырды. Нариман аларны күрмәмешкә сабышты, ләкин алар аны бик тиз танып алдылар. Юк, ул алардан курыкмады, ләкин күрергә дә ашкынып тормады. Менә шул ике кала эте тиз арада поезд эченә үтеп, Нариманның каршысына ук килеп утырдылар. Икесе дә шактый кызмача, икесе дә күңелле сөйләшә. Ябыгы, Альфреды (авырый, күрәсең) бөтенләй ябыккан, чырае көл сымак ап-ак, ияк астындагы җирән сакалы гына тырпаеп калган. Ә Хамис, киресенчә, тагын да тазара төшкән, куллары, беләкләре юанайган, өйләнгән мужик сымак, зур корсак үстергән...
— Сәлам, друган!
— Как хяллар?!
Шаярышып кына, алар аңа кул суздылар. Тик Нариман аларга кул бирмәде, бер сүз дә дәшмәде.
— Авылга мәллә? — дип сорады Альфред.
— Авылга! — дип төксе генә җавап бирде юлчы.
— Вижу, каефың юк! — дип Хамисы сүзгә кушылды.
— Әйе, юк...
— Поезд кайчан китә? — дип сорады Альфред.
— Ярты сәгатьтән!
— Да! Вакыт бар икән әле!
АХИР
—Айда, пивнушкага кереп чыгабыз, — дип тәкъдим ясады Хамис. — Каефың да күтәрелер!
— Керегез! Тик миннән башка!
— Акча ягы такыр, братан! — дип моңсуланды тегесе. — Синдә юкмы соң?
— Миндә бар, ләкин мин кулга акча бирмим!
— За падло што-ли!?
— Бәлкем... сыйларсың... Күрәсең... хәл начар... Җиденче көн эчәбез... Запойда... слушай... Может... угостишь... а...
Авыл егетләрендә шундый бер сәер гадәт бар: кеше ярдәм сораса, алар ярдәм итмичә калмыйлар. Бу гадәт авыл кешесенең канына сеңгән һәм ул аңарда гасырлар буена тәрбияләнгән. Авыр вакытта бер-береңә ярдәм итү, бер-береңнең хәлен белү авыл кешесе өчен зарур нәрсә. Бу очракта исә моны куркаклык түгел, ә йомшаклык итеп кабул итәргә була иде. Соңыннан бәлагә таргач, үлем белән яшәү арасында калып, Газраил белән көрәшеп ятканда ул шушы йомшаклыгы өчен, бәлкем, үз-үзен битәрләгәндер дә һәм үкенгәндер дә... Тик киләчәкне белеп булмый шул: шулай аянычлы килеп чыгасын белсә, ул, бәлкем, урыныннан да кузгалмаган булыр иде...
Кала этләре, күрми-күрмәгәндәй, вокзал сыраханәсендә сыра чөмерделәр. Нариман аракы белән дус булмаса да, әзрәк сыра капкалый башлаган иде. Компания өчен дигән булып, үзенә дә бер ярты кружка сыра алды. Тик шуның яртысын да эчеп бетермәде. Ул бертуктаусыз кулындагы сәгатенә карады, поезд китәргә унбиш минут кына вакыт калган иде. Тегеләр дә аңар ияреп чыктылар. Пивнушка янында гына урыс каены белән Америка чаганы аралашып үскән агачлык урыны бар, Хамис та, Альфред та тәмәке кабызып, шуның эченә кереп бастылар. Ни өчен алар артыннан ияргәнен ул әле дә ахырына хәтле аңлап бетерә алмый. Тиз генә хушлашып, поездга кереп утырасы иде инде, юкса! Юк, аяклары аны нигәдер әнә шул якка, шул урыс каены белән Америка чаганы астына тартты. Альфред агач төбенә иелеп кечкенә йомышын башкарды, Хамис, ярсуланып, дәү агачлар тирәсендә үскән яшь, кечкенә үсентеләргә типкәләп алды...
— Рәхмәт, братан! — дигән булды агач төбендә эшен бетереп яткан Альфред.
— Ни өчен?
— Сыйладың...
Альфредның сөйләвендә киная юк түгел иде, билгеле, ул рәхмәтен ничектер төрттереп, астыртын рәвешле әйтте. Нариман инде монда үзенең артык кеше икәнен аңлап, тизрәк китәргә ашыкты. Ләкин аны Хамисның бер төртке сүзе туктатты һәм шул сүзе белән ул Нариманны бик нык кечерәйтеп, мыскыл итеп әйтте кебек:
— Курыктың, а, друган, куркып сыйладың!
— Минме!?
— Да... син... по ходу...
— Әгәр курыксам, поезддан да чыкмаган булыр идем...
—Курыктың! — дип каныкты Хамис. — Авылыңда герой булып йөрдең, ә монда... ыштаныңа ждбәрдең!
— Кабатла! — дип кычкырды аңа Нариман.
— Нәрсә?
— Сүзеңне кабатла!
Шулчак Хамис ветровка кесәсеннән пычак тартып чыгарды. Вакыйгалар зурга китүдән курыккан Альфред Хамисны бу эшеннән туктатмакчы булды, 28
АХИР
28
ләкин тегесе аны тыңларга теләмәде, пычак күтәреп, Нариманга ташланды. Ләкин Нариман да куркып калмады — ыжгырып, Хамиска каршы китте. Ярсыган чагында Нариманның теләсә кемне ботарлап атканын яхшы белгән Хамис, шүрләп, арты белән артка чигенде...
— Лады... пошутили, хватит...
Дошманының, кулына пычак тотып та, коралсыз кеше алдында куркып калганын күргән Нариман, мыскыллы елмаеп, аңар кул селтәде дә, борылып, перронга таба китте. Сизде ул, сизде теге бәдбәхетнең артыннан йөгереп килгәнен, бик яхшы сизде! Аяк астында черегән, корыган яфракларның шыштырдаганына хәтле ишетте, ләкин борылып, саклану чарасын күрмәде. Бу очрашу шулай җиңелчә генә үтеп китәр, бу бәдбәхет явызлык кылырга кыймас дип уйлады ул...
Аркага тимер кадак белән суккан кебек булды — пычак тәнне ярып керде. Бик иләмсез каты авырту тойган Нариманның күз аллары караңгыланып китте, күз алдында ап-ак очкыннар уйнады, кечкенә көмеш тайның — Ак маңгайның кушаяклап җәйләү буйлап чабып үткәнен күреп калды... Аннан ул хәле бетеп, аңын жуйды...
Ул өч көннән соң гына аңына килде. Ул үзенә хастаханәдә операция ясаганнарын белми дә, сизми дә калды. Кан эчендә яткан Нариманны перрондагы пассажирлар күреп алганнар. «Ашыгыч ярдәм» машинасы вакытында килеп жцткән, бәхетенә ул Казан вокзалы тирәсендә генә туктаган булган. Шактый кан югалткан Нариман искитмәле хәлдә исән калды.
Ул уянганда аның каршында әнисе Хәлимә һәм палатаның бер чатында боегып Динәсе утыра иде. Авыру уянгач, әзрәк аңына килгәч, бүлмәдәгеләр каугаланышырга тотындылар. Каяндыр ак халатлы шәфкать туташы атылып керде, ул авыруга куелган системаны төрлечә тарткалап, төзәтергә тотынды. Аннан табиблар җыелды. Алар авыруның хәлен белгәч, үзара нидер сөйләшеп, Нариманга уңышлар теләп, палатадан чыгып киттеләр. Медперсоналдан бушап калган бүлмәдә әнисе белән хатыны гына утырып калды.
— Җә, улым, нихәл хәлең? — дип сорады кайгыдан күз яшьләрен сыгып туйган анасы. Кала якларына сирәк йөргән, һаман да шул авылда, өйдә утырырга күнеккән, инде шактый олыгаеп барган анасы, калага барырга булгач, әзрәк киенгән-ясанган, һәм шуның бәрабәренә берникадәр матурланып та киткән иде...
— Нариман! Нариман! — Шатлыгын яшерә алмаган Динә чаттан ире янына күчеп утырды һәм аның кулыннан алды. Нариман Динәнең кулын читкә алып, аны бөтенләй күрмәмешкә сабышты. Хатын аңлады: Нариманның аңа булган рәнҗеше бик тә тирәнгә киткән иде...
— Менә, әни, — дип бик зур авырлык белән генә эндәште улы, —авылга кайтырга дип чыккан идем...
— Ие, улым, ие...
— ... кайтып җитә алмадым...
— Кайтырсың, улым, кайтырсың, терелеп бетүгә үк авылга кайтырсың, рәхәтләнеп туган нигезеңдә яшәрсең...
Хәлимә сөйләнә-сөйләнә, кырын күз белән генә килен ягына карап алды. Янәсе, килен ничек уйлый, ничек карый аның бу сүзләренә!? Ә килен дәшми, чөнки ул үзенең гаебен белә, каенанасы ни әйтсә, шуңар риза булып утыра. Риза булмас иде дә, ул ананың сүзләрендә хаклык барлыгын сизә. Нариман калага китсә дә, кала кешесе була алмады, ул каланы, ә кала аны кабул итмәде. Шуның аркасында ул зур җәфалар күрде, кыенлыклар кичерде. Ә бәлкем, җәфаламаска, җибәрергәдер аны иреккә!? Китсен, әгәр дә авылда яшисе килә икән, китсен, яшәсен шунда, Динә дә үлмәс, ничек тә яшәр әле! Матурлыгы, җитешлеге бар, ялгызы калмас, әлбәттә! Шулаен шулай да, ләкин нинди хатынның яраткан ирен иреккә чыгарасы, чит кешегә бүләк итәсе килсен икән?! Әйтүе, уйлавы гына җиңел, ә булганны югалтасы, кулдан ычкындырасы килми бер дә...
Авыру Нариман исә анасы янында, иркәләнеп, бала сыманрак кыланды:
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
29
— Әни, алып кит мине моннан...
— Ярый, улым, ярый...
— Калдырма мине монда...
— Юк, улым, калдырмам...
18
Хастаханәдән чыккач, аны авылга кайтардылар. Авыл һавасы аңа яхшы тәэсир итте: сәламәтлеге күзгә күренеп алга китте. Баласының авылга кайтып, туган өендә яшәгәненә сөенгән ана аның янында чабып, биеп кенә йөрде. Улына, ул ни теләсә, шуны ашатты, шуны эчертте. Бөтенләй аягына баскач, Нариман буага төшеп су коенды, көн аралаш мунча чабынды. Авыруыннан терелгән арада ул авылда бик күп кешеләр белән очрашты. Аны киләчәктә колхозның язмышы борчый иде. Чөнки ул авылда калачак, ул шушында яшәячәк, хезмәт итәчәк. Бармы бу колхозның киләчәге, юкмы? Аны менә шул нәрсә бик нык борчый иде.
Аларның колхозы районда иң көчле колхозларның берсе, моннан ике- өч ел элек кенә ул әле миллионер булып санала иде. Аны шул дәрәҗәгә элеккеге колхоз рәисе Кадыйр абзый күтәрде. Революциягә хәтле туган, Герман сугышында атасын югалтып, яшьли ятим калган, егерме беренче елгы ачлык заманнарын күргән, колхозлашу, репрессияләр чорын узган, нахакка суд һәм төрмә юлларын таптаган, немец-фашистларына каршы фронтта сугышкан, берничә мәртәбә яраланган, орден-медальләр алган Кадыйр абзый хәзерге көндә лаеклы ялга чыккан иде. Әйе, үзенең тормышы турында (үзе әйтмешли): «Мин иң гад заманда яшәдем!» — дип әйтергә хакы бар иде аның. Егерме беренче елгы ачлык елларында ничек итеп исән кала алганлыгына ул әле дә ышанып бетә алмый. Аның уенча, моңа совет властеның азык-төлек отрядлары (продразверстка) гаепле булды. Мылтыклы адәмнәр, өйдән-өйгә йөреп, амбарларны, базларны, сайгакларны актардылар. Запаска калдырылган ашлыкны каерып алдылар. Ул елны җәй дә бик коры килде. Август аена хәтле, бер тамчы явым-төшем булмаганлыктан, басудагы игеннәр дә көйде. Шуннан соң, яңгыр ишелеп яугач, алабута үләне котырып үсте. Аны кем җыйды — шул исән калды. Ачлык коры сөяккә калдыргач, ашарга алабута оны да булмагач, заманалар яхшырганчы авылдан югалып торуны хәерлегә санап, кайберәүләр атларына утырып, Себер ягына таба кузгалдылар. Күрше Бишмунча авылында, Габдуллаҗан бай йортында приют ачылды. Әти-әнисез калган ятимнәрне шунда урнаштырдылар. Кадыйр абзыйның әнисе Сәрбиҗиһан аларга нәрсә бар, шуны пешереп торды. Аерым йортта аеруча хәлсезләрне ашатуны оештырдылар. Этләрне, мәчеләрне суеп ашадылар. Күрше Бишбалта авылында берәү ике баласын ашаган икән, дигән сүзләр дә таралды. Бераздан авылга Америка паегы да килеп җитте. Кофе, какао тараттылар. Бары тик егерме дүртенче елда, дәүләт тараткан тарыны чәчеп, аның мул уңышын тегермәндә ярмага, онга әйләндергәч кенә, халык, ниһаять, боткалы, кыстыбыйлы, ипиле булды. Ул вакытта җан башына бер ярым гектар җир туры килде. Алар гаиләдә сигез кеше иделәр. Җәмгысына унике гектар җирләре бар. Басу, арбалы ат белән йөрү өчен юл калдырылып, ел саен бүленә. Гадәттә, бер кардада — алты хуҗалык. Һәр кишәрлекнең үз тамгасы. Аларныкы — озынча алка. Аны көрәк белән җир өеп ясыйлар. Ул шәһәр урамын күрсәткән язу сыман, ерактан күренеп, адаштырмас маяк кебек, кишәрлеккә әллә каян ук чакырып тора. Җирләр ат белән сукаланды. Әле балигь булырга да өлгермәгән яшь егет немецларның «Зингер» ширкәтеннән алынган өч көпчәкле сабаны белән төшкә хәтле утыз, аннары утыз өч сутый мәйданны сөреп чыга торган иде. Әйе, бу хәзерге колхозчылар сымак эленке-салынкы йөрү түгел инде, бу чын хезмәт иде!
Кадыйр абзыйга утызынчы елларда колхозлар оештырып йөрергә дә туры килде. Егерме тугызынчы елның ахырында волостьтан килгән вәкилләр: «Син колхозга керәсеңме, юкмы?!» — дип авыл халкыннан сорап тормадылар. Бер волость вәкиле: «Йөз процент колхозчы булмаса, мин Бишкүлдән китмим!» — дигән таләп куйды.
АХИР
30
Бишкүлдә ул вакыт бик зур аерым хуҗалык булган, Миңлебай Фарукшин хуҗалыгы. Волость вәкиле тарафыннан әнә шундый катгый таләпләр булуга да карамастан, Миңлебай хуҗалыгы гаризага имза сырларга ашыкмады. Шуннан ул яшәгән өйгә «Партизан» кушаматлы Гайфетдин абзыйны җибәрделәр. Ул туганы Миңлебай белән күп сөйләшеп тормады, кулыннан кысып тотып, кулны көчләп куйдырды. Бераздан мәҗбүри төстә колхоз оештыру тәҗрибәсе Мәскәү тарафыннан тәнкыйтьләнгәч, дилбегә әзрәк бушады бушавын. Шуны гына көткәндәй, өч авылны берләштергән колхоз тарала да башлады. Ике йөз ун йортның илле бише генә күмәк хуҗалыкта калды. Алары да җирне ничек эшкәртергә белмәүче атсызлар һәм кулаклыкта гаепләнүдән шикләнүче берничә баш терлекле «байлар» иде. Шунысы кызганыч, колхоздан чыгучыларны хөкүмәт барыбер тынычлыкта калдырмады. Хөкүмәт нишләде? Аерым хуҗалыкларның амбарларыннан икмәкне җыя башладылар, ә колхозчыларга кагылмадылар. Шуннан бөтен кеше диярлек яңадан колхозга кереп бетте. Шулай итеп, барсын да әкертенләп алдадылар. Билгеле, колхозга кермәүчеләр дә күп булды. Башкаларга сабак булсын дип, андыйларны авылда калдырмадылар. Аларга «кулак» кушаматы тагып, барсын да читкә сөрделәр. Ике җил тегермәне хуҗасы Хөснетдин Хәстиев, тегермәнче Әкрам Шиһапов, җир җимертеп хезмәт итүче чын крестьян, колхозлашуга каршы үз сүзен әйтергә батырчылыгы җиткән Вәлиәхмәт Тимерханов, аты булмаган кешеләрнең җирләрен алып эшкәртүче һәм аларга аренда хакы түләүче Сафиулла Сәйфуллин, аның башка чыккан улы Хафизулла совет хөкүмәте тарафыннан шулай эзәрлекләнделәр. Шинельле-галәфиле вәкилләр аларны кичтән кисәтеп куйдылар, юлга җитәрлек ризыкларын, вак-төяк кием-салымнарын җыйдырып, иртән атларын җиктереп, алып чыгып киттеләр. Ата хөрәсәннәрдән, ялкаулардан кала, башкалар алар белән хушлашуны бик авыр кичерделәр. Чөнки ул киткән кешеләрнең барсы да Бишкүл авылының иң уңган эшсөярләре иде. Аларның авылда яшәгәндә дә йомшак урынга ятып, туйганчы йокларлык вакытлары да булмады. Алар чын хезмәт кешеләре иде. Тирләре тамганчы, куллары яргаланып беткәнче хезмәт иттеләр. Боларны халык җилкәсен кимергән кулаклар, дип әйтергә кемнең намусы җитәр икән? Үз көчләре белән тапкан малларыннан ирекле рәвештә баш тартырга теләмәгәч, малларын суеп кар астына яшергәч, аларны сыйнфый дошманга әйләндерде дә куйды Сталин. Әшәке, кабахәт заман! Ул вакытта акыллы кешенең авызын да ачтырмадылар, авызын ачканнарны, син дә «кулак тегермәненә су салучыга әйләндең» дип, шундук кулга ала тордылар. Күпме эшчән крестьян, чын җир хуҗалары әнә шулай чит җирләргә озатылып, юлда харап булдылар...
Кадыйр абзый үзе коммунист кеше булса да, коммунистларны бигүк өнәп бетерми иде. Билгеле, аның турында бик ачылып сөйләргә ярамый, ләкин совет системасын өнәп бетермәү барыбер сизелә иде аңарда. Нариманга чыбык очы гына булса да, атасы ягыннан туган тиешле кеше иде ул. Калага киткәндә дә, каладан кайтканда да ул абзый янына кереп, аның хәл-әхвәлләрен белмичә калмый торган иде. Абзый да тырыш егетне үзенчә якын итә, керсә, карчыгыннан табын әзерләтеп, кунак итеп чыгара иде. Бу юлы исә, Нариман хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул үзе аның янына килде. Чәй артында колхоз турында сөйләшеп алдылар. Нариманның авылга кайтырга теләгәнен ишеткәч, абзый бераз сәерсенеп калды. Кадыйр абзый хәзер колхозны мактарга тотыныр, кайт, энекәш, һичшиксез авылда кал, дип өндәр төсле тоелган иде аңа. Ләкин абзый аны шаккатырды, ул сүзен бөтенләй икенче төрле сукалый башлады һәм киләчәктә колхозларның яши алу-алмауларына шик салды...
— Мин бит элек сәүдәгәр идем, сельпода хезмәт иттем, — диде ул. — Менә шул партия хуҗалары көчләп китереп тыктылар мине шушы колхозга. Синең дә, барып урнашкан җиреңне ташлап, кире колхозга кайтуыңны бик артык хупламыйм мин, энекәш!
— Тугани абый, минем кайтуыма син сөенгәнсең дип уйлаган идем тагын. Колхозны яратмавыңны да аңлап бетермәдем?
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
31
— Синнән сүз чыкмый, улым, шуңа күрә дә мин сиңа курыкмыйча сүли алам. Колхозны аны халык түгел, ә дәүләт уйлап чыгарды. Дәүләткә крестьяннарны иң элек кулда тотарга кирәк иде. Ярлы-ябагайны гына түгел, ә чын тир түгеп хезмәт итүчеләрне. Ләкин дәүләт җитәкчелеге бик зур ялгыш җибәрде...
— Нинди ялгыш?
— Алар колхозлаштыруның асылына, төбенә төшеп фикерли алмадылар. Ә моның нигезендә, әзрәк уйлансаң, бик зур бер каршылык ята. Аның асылы «минеке» һәм «безнеке» дигән төшенчәләргә барып тоташа. Тормыш раслаганча, «минеке» бетми, җимерелми. «Безнеке» исә югала һәм ватыла.
— Бигүк аңлап бетермим әле мин сине, тугани абый! — диде үзенең берни дә аңламаганына ояла башлаган Нариман.
— Аңлатам, әгәр дә аңламасаң. Мәсәлән, авылда бер кешенең сыеры үлсә, моның турында бөтен авыл халкы сүли. Ә менә колхоз фермасындагы терлекләрнең күпләп үләт базына китүенә беркемнең дә исе китми, шулаймы!?
— Шулай...
— Әйтерсең ул шулай булырга тиеш! Менә мисалга бәрәңге бакчасын гына алыйк. Шәхси хуҗалыкның егерме биш сутыйлы җиреннән чыккан уңыш аның хуҗасына да, мал-туарына да, каладагы туганнарына да җитә. Әгәр өч бакчаны берләштереп, аны өч кешегә беркетеп «безнеке» ясасаң, ышанып әйтә алам, чыкмаячак шул хәтле уңыш! Монда төп хикмәт җирнең «минеке» дигән хуҗасы булуында. Чөнки ул маллар астыннан чыккан тиресне черетеп, шуны ашлама итеп, ел саен кишәрлегенә тарата. Монда абзар — җиргә, җир абзарга эшли. Ә колхозда? Ферма тирескә күмелсә күмелә, әмма мондый әйләнеш ясалмый...
— Сәбәбе нидән, тугани абый?
— Сәбәбе бик гади: «минеке» дигән хис булмагач, гомумигә исе китми кешенең. Шуңар күрә дә крестьян психологиясен кичекмәстән дәвалау сорала: җиргә дача- бакча хуҗалары кебек эшкуарларны яңадан кайтарырга кирәк булыр...
— Тугани абый, мин сине бөтенләй аңламыйм...
— Нәрсә аңламыйсың?
— Колхозны бетерергә дисеңме?
— Хе! — дип елмайды карт төлке. — Син бик шаулама, яме, хәер, синнән сүз чыкмый, шуңар сиңа сүлим дә. Гомер буе куркып яшәдек, колхоз рәисе булганда да өстән шикаять язып үтерделәр. Кемнәр генә язмады, хәтта туганнарга хәтле язды. Берсе, безнең рәис «хором»да яши дип шикаять язгач, өйне килеп, санап- үлчәп киттеләр. Бу илдә чын хезмәт белән яшәүчене күралмыйлар, күрәсең, иле үк шундый, ахрысы...
АХИР
32
— Тугани абый...
— Нәрсә, энекәш?
— Син сорауга җавап бирмәдең бит...
— Нинди сорау иде ул, кабатла?!
— Колхозлар турында...
— Ә... әйе... шунсыз булмый, энекәш. Чөнки колхозда берәүләр йөкне җигелеп тартканда, икенчеләре арттан сөйрәлә. Гомуми күчтән алучы бик күп, тик салучы гына юк...
— Нәрсә, киләчәктә колхозлар бетәр дисеңме?
—Шуңар таба бара, энекәш, шуңар таба... Ләкин колхозлар бетсә дә, авыл бетмәс инде ул. Авыл бетү татар өчен тагын да аяныч хәл. Урыс ул кая да урыс, калада да урыс, салада да. Авылны бетерергә ярамый, чөнки авыл бетсә милләт тә бетә. Колхозлар яшәсен, без хәзер колхозсыз яши алмыйбыз, без шуңа ияләштек... Менә синең кебек тырыш ир- егетләр булганда колхозы да, авылы да бетми әле аның, бетми, кәнишне. Әгәр дә кайтырга уйлагансың икән, син кайт, энекәш, кайт... ташлама авылыңны...
19
Күңел дигән нәрсә бер сүрелгәч, сүрелә икән, ә аралар бер өзелгәч, өзелә икән шул. Нариман, терелеп беткәч, берничә тапкыр калага хатыны янына барып карады. Ләкин хатынын инде иркәләп, кочаклап йоклый алмады. Чын авыл мужигы, чын крестьян булып тәрбияләнгән, гомерлек юлдашы — хәләл җефетен, яратудан битәр, үзенең милке итеп санаган хатынын Нариман кабат үз итә һәм аның хыянәтен берничек тә кичерә алмады. Ярты елдан соң алар аерылыштылар. Ул бөтенләйгә авылга кайтты, ә Динә калада калды. Ул, ниһаять, үз теләгенә иреште, Динәсе дә аның теләге белән килеште. Аның авылдаш дуслары Нади белән Зиннур-Зимагур да, инде өйләнеп, авылда төпләнеп калдылар. Алар икесе дә урып-җыю вакытында ындырда каладан икмәк чистартырга кайткан кызларны алып калдылар. Дөресрәге, алар башка районнан килгән авыл кызлары иде, ә завод (шунда хезмәт иткәч) аларны авылга ярдәм йөзеннән җибәрде. Заводка һәм кызларга зур рәхмәт, чөнки алар колхозга гына ярдәм итеп калмадылар, ә Нади белән Зиннур-Зимагурны да бәхетле иттеләр.
Кала белән ике арада йөргән арада, Нариман тимер юл вокзалы перронында Шәмсыгаянның улы Миңненазыймны да очратты. Дустын әле дә җүләрләр йортында ята дип уйлаган Нариман бик каты ялгышкан икән бит! Башта ул Назыймны танымыйча торды, аны күзенә күренә дип кенә уйлады. Чөнки кайчандыр кеше үтереп, шундый җинаять кылган кешене кабат иректә күрермен дип аның уена да кереп карамады. Дөреслектә, ул Назыймны түгел, ә Назыйм аны танып алды. Танымаслык булып үзгәргән үзе. Матур кепка, модный кәчтүм киеп куйган. Күңеле дә, кәефе дә күтәренке иде үзенең. Алар кочаклашып күрештеләр.
— Син кайда соң хәзер? — дип сорады аңардан Нариман.
— Себердә.
— Ничек барып чыктың анда?
— Олы апам, Айсылу апам шунда, кияүдә. Нефтьтә мин хәзер, нефтьтә...
— Тегеннән ничек котыла алдың?
— Котылдым, ә нигә котылмаска! Алар авыл кешесен җүләргә саныйлар, ахрысы, үзләрен бик тә акыллы дип уйлыйлар! Ә бездән дә акыллы, хәйләкәр кеше юк бу дөньяда. Кирәк икән ул тиешле сүзен дә әйтә, кирәк икән башын
2. «К. У.» №3 җүләргә дә сала белә. Кыстати... бөтен җүнле, акыллы кеше авылдан чыккан, авыл үстерә баһадирларны, авыл... Ә син кая?
— Мин Динәдән аерылдым, авылга кайтам... бөтенләйгә...
— Син кайта тор, бер биш-алты елдан мин үзем дә кайтып җитәм, менә әйтте диярсең! Атам нигезенә яңа йорт салып куям! Менә бераз гына акча эшләп алыйм, ә Себердә әйбәт түлиләр, туган, яхшы түлиләр...
33
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
Шулай итеп, Назыйм Себер якларына китеп барды, ә Нариман авылга әйләнеп кайтты. Әни янында булырмын, яраткан тракторымда хезмәт итәрмен, дип, авылына шатланып, сөенеп кайткан Нариманның бераздан кабат эче поша башлады. Кайчандыр яраткан хатыны белән яшәгән, хатын назына өйрәнгән һәм инде хәзер аерылган буйдак дәрәҗәсендә йөргән егетнең күңеле барыбер китек калды. Әнә шул эч пошуын басар өчен, күңел китеклегеннән арыныр өчен Нариман да, бик күпләрнең ачы язмышын кабатлагандай, әкренләп эчүгә сабышты. Улы өчен ут йоткан һәм аны кабат өйләндерергә хыялланган Хәлимә әлеге читен хәлдән чыгу юлын эзләде. Әйе, авылда кызлар азая, ләкин ел саен барсы да китеп бетми, калганы кала. Нариманны димләргә тотындылар. Димчесе дә, өйләндерүчесе дә Хәлимә үзе булды. Бик күп кызларны тәкъдим иттеләр аңа, ләкин егет кире бетеп, һаман да үз турысын сукалады. «Яратмыйча өйләнә алмыйм, әни, аңла!». Бу бәргәләнүләр шактый озакка сузылды. Ләкин Динәнең янә кияүгә чыгып, бергә яшәгән фатирга чит кеше кайтарып утыртуын ишеткәч үк, Нариман күрше урамдагы Кәримә апаларның Зөмәрәсенә әнисен яучы итеп җибәрде. Үзе бармады, үзе кырыйда калды. Әнисе Хәлимә Зөмәрәнең йөрәк белән чирле икәнен, аның «группа»да утырганын белә иде. Әнисе: «Нишлисең син, улым, син бит аны яратмыйсың!? — дигәч, җавабында улы: «Бу дөньяда хет бер кешене булса да бәхетле итәрмен!» — диде. Укуны бетергәч, әнисе янында авылда калган, авыру сәбәпле, җиңел эштә генә йөргән Зөмәрә, тәкъдим ясалуга ук, аңар йөгереп чыкмады. Кыз (үзенә күрә түгел!) шактый тәкәббер, нәзберек булып чыкты. Ә бу үҗәтлек егеттә кызга карата ачу түгел, ниндидер кызыксыну хисе дә уятты. Ул үзе берничә мәртәбә кызның өенә төште. Яп-ябык, арык кыз, ни арты, ни яны, ә үзен менә ничек зур итеп куя! Иң элек кыз: «Миңа кызганудан гына өйләнергә булсаң, вакытын, әрәм итеп йөрмә!» — дигән таләп куйды. Ә егет җавабында: «Яратам, дип әйтә алмыйм, әмма терәгең, тугры ирең булырга ант итәм!» — дигәч, кыз эреде дә төште һәм бер-ике көннән ризалыгын да бирде. Әллә ни зурдан купмадылар, комсомол туе гына ясадылар. Ә ярату соңыннан килде: ни арты, ни яны юк кыз, кияүгә чыгуга ук, кинәт кенә чибәрләнеп, тулып китте, йөзгә дә матурайды. Ни гаҗәп, төрле кунакларда, мәҗлесләрдә бөтен кешенең күзе Зөмәрәдә була торган иде. Тышкы матурлык кына аз, эчке ягы да бәһале бит аның. Ә яшь хатынның күңеле чиста һәм ул хискә дә бай иде. Хатын башта кыз бала тапты, ләкин ул өч ай да тормады, үлде. Күз тигән, диделәр. Табиблар аңа бүтән бала тапмаска киңәш бирсәләр дә, хатыны беркемне дә тыңламады, тап-таза ир бала тапты. Аңа Инсаф дип исем куштылар.
***
...Нариман Зөмәрәнең үлемен бик авыр кичерде. Тормышлар рәтләнеп, Инсаф үсеп җиткәч килеп чыкты бу аяныч хәл. Табиблар хатынының озын гомерле түгеллеген инде аңа күптәннән әйтеп, аңлатып килделәр, тик Нариманның моңа һич кенә дә ышанасы килмәде. Әле генә яхшы хәле, әле генә начар. Гел шул халәттә яшәде ул. Унсигез яшьлек Инсафы төрмәгә утырганнан соң, Зөмәрә бөтенләй бетереште. Нариман шулай итеп ике газиз кешесен югалтты: хатынын җирләп кайтканда, малае Инсаф инде икенче ел төрмәдә утыра иде...
АХИР
34
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Туган нигез
1
Туган нигез...
Өй ябык: тәрәзәләре кадакланган. Ян-яклары ашалган имән ишеккә зур амбар йозагы эленгән. Өй эченә шыксыз караңгылык иңгән. Әйтерсең лә монда тормыш (вакыт) туктап калган. Тик ни гаҗәп: озак еллар кеше яшәмәгән йортта гаҗәеп чисталык вә пөхтәлек хөкем сөрә. Бер генә әйбер дә чәч тә баш ятмый: миче акшарланган, өстәл өсләре сөртелгән, табак-савытлар юылган. Туган йорт, туган нигез бүген әнә шундый халәттә, гүя, ул хуҗасын көтә кебек...
Тынлык. Моңсу тынлык.
Каяндыр адашып кергән канатлы бөҗәк, бик каты гына безелдәп, өстәл тирәсендә очып алды да, кабат тынып калды. Әлеге тынлыкта ниндидер серле пышылдаулар — йорт ияләренең үзара эндәшүләре вә сөйләшүләре ишетелеп алды.
Кинәт! Ах, шул кинәт! Агач чыртлап сынган кискен каты тавыш ишетелде. Кемдер тышта тәрәзәгә кадакланган агач такталарны каерып ташлады һәм тәрәзә ачылып китте. Өй эченә кояш яктысы бәреп керде, өйгә нур иңде. Ниһаять, нигез уянды, терелде һәм ул үз тормышы белән яши башлады. «Исәнме, туган йорт!»
Аркасына биштәр аскан Инсафның, тәрәзә аша кереп, беренче эндәшкән сүзе әнә шул булды. Аны туган йортыннан башка беркем дә ишетмәде, чөнки бу өйдә ул әлегә үзе генә иде. Әллә кайтаваз, әллә йорт ияләре телгә килде, һәр тарафтан бердәм булып: «Исән-ме...и-сән-ме...и-сән-ме...» — дигән сүзләр, авазлар яңгырады. Биштәр карават өстенә очты. Инсаф өстәл өстендә торган дәү калай чәйнекне кулына алып, аның капкачын ачты. Су бармы?! Ул бик нык сусаган, көйрәгән иде. Башта ул суны чәйнекнең борыныннан гына эчмәкче булды. Аннан кире уйлап, аны урынына куйды. Бер учка җыелган җиләк төсендәге вак чәшкәләрне тиз-тиз генә өстәл өстенә тезеп чыкты. Бер, ике, өч... Шуларның һәркайсына, кырыена хәтле ташытып, су салып чыкты...
— Исәнме, әнкәй! Исәнме, әткәй!
Авазлар, ир - ат һәм хатын - кыз тавышы белән чиратлашып, янә кабатланды:
— Исәнме, улым... Исәнме, улым...Кайттыңмы...
Инсаф барлык чәшкәләргә дә салынган суларны эчеп бетереп, өстәл янындагы урындыкка утырды. Учлары белән маңгай тирләрен сөртеп, башын аска иде һәм тын гына елады...
— Исәнмесез... җаннарым...
— Исәнме... исәнме! — диеште йорт ияләре.
— Кайттым... ә сез юк...
— Без юк, юк, — диештеләр алар, — ә син бар, бар...
— Юк!!!
Инсаф бар көченә йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. Өстәл дер селкенеп куйды. Бераздан өйне тагын тынлык камап алды. Егет күңелен авыр уйлар биләде. Ниһаять, аны төрмәдән чыгардылар. Унике ел биргәннәр иде, җиде елын утырды. Җиде ел — җиде гомер кебек ул! Ниһаять, ул иректә, тик бу азатлык аны нигәдер сөендермәде. Әтисе дә, әнисе дә юк, икесе дә күптән мәрхүм. Шып-шыр өйгә кайтып утырды ул, шып-шыр өйгә! Олы юлдан попуткага утырып кайткан егет, соңыннан төшеп калып, соңгы ун чакрымын җәяүләп кенә тәпиләде. Нигәдер аның кешеләргә күренәсе килмәде һәм ул үзе 2.* 35
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
дә кешеләрне күрергә теләмәде. Чөнки шактый гомер үткән: авыл аңардан һәм ул да авылдан читләшкән иде. Арыганлык үзен нык сиздерде, Инсаф башын өстәлгә куйган килеш, изрәп йокыга китте...
Шулчак кемдер тышта ишек йозагын каерды. Егет тиз генә сикереп торды, ләкин нидер уйлап, кире урынына утырды. Яман төрле авазлар чыгарып, бик зур авырлык белән генә өй ишеге ачылды. Ишектән, бертуктаусыз йөткерә- йөткерә, кемдер атлап керде. Инсаф ул якка борылып та карамады. Ул болай да аның кем икәнен аңлады. Бу аның дәү әнисе Кәримә апай иде. Ул ишек йозагын өйгә хәтле үк күтәреп кергән, чөнки ачкыч йозакка кереп калган, ә ул шуны кире чыгара алмыйча интегә иде...
—Кулым! — дип зарланды ул. — Шушы йозак тәресен! Газаплый да суң инде алай да!
Шулчак Инсаф тамак кырып куйды. Кәримә сискәнеп шул якка борылды.
— Абау! Кем син!?
—Исәнме, дәвәни! — Егет урыныннан торып басты. Кәримә дулкынланып йөрәген тотты.
— Инсаф... улым... синмени?!
— Мин, дәвәни, мин!
— И... җаным...
Инсаф дәү әнисен кочаклады. Җиде ел эчендә шактый ук киңәергә өлгергән әбисен ул кысып коча алмады. Бу очрашуны төрмәдән чыккан егет башкачарак көткән иде, билгеле! Дәү әнисеннән дә якын кешесе калмады аның авылда. Ул дәү әнисен аркасыннан сөеп, җилкәсеннән чәбәкләде...
— Их, дәвәни, дәвәни, әле дә ярый син бар! Исән...
— Исән...исән...әле дә ярый Дания апаң...
— Ни булган аңа?
—Өй янында бер чит кеше йөри дигәч, тиз генә монда чаптым. Кем белә! Кемнәр генә йөрми хәзер авылда!
— Кемнәр?
— Әллә кемнәр... тавар сатучылар, чегәннәр, хулиганнар...
— Ачуланма, дәвәни, — дип акланды онык. Ул тәрәзәне барып япты. — Ишектән кермәдем, тәрәзәдән кердем!
— Нишләп суң туп-туры миңа кайтмадың!?
— Нигәдер туп-туры шушында, үз өемә кайтып керәсем килде. Йортым төрмәдә утырганда да төшләремә кереп йөдәтте...
Оныгы төрмәгә утыргач, Кәримәгә шактый авырга туры килде. Башта йөрәк өянәге белән аның кызы, Инсафның анасы Зөмәрә үлеп китте. Приступ арты приступ — бик каты авырды кызы! Операциядән нигәдер баш тартты, соңыннан риза булды булуын, ләкин ясарга өлгерми калдылар. Өч елдан соң язгы ташу вакытында кияве Нариман батып үлде. Гомер аракы эчмәгән, авызына грамм хәмер капмаган кияве Зөмәрәнең үлемен күтәрә алмады, ул үлгәч, бик нык эчте. Алар бер-берсен бик нык яраттылар, алар бер бөтен иделәр. Хатыны чарасыз авыру, ә Нариман, чәчү аппаратында кулын имгәткәннән соң, бер кулга гарип булып калды. Билгеле, моңа бер хатынының үлеме генә түгел, ә колхозларның таркалуы, халыкның эшсез, акчасыз калуы да сәбәпче булгандыр. Колхозның таркалуын, аның талануын бик авыр кичерде Нариман. Авыл явызы Латыйп башына җитте аның, дигән сүзләр дә шактый йөрде йөрүен, ләкин бу факт расланмагач, гаебе исбатланмаган кешегә яла ягудан ни файда. Кияве әйбәт кеше иде Кәримәнең. Булсын, тормыш барсын дип тырышты. Булдыра алмагач, пар канаты сынгач, сүнде бахыр. Ире үлгәннән соң, үз өендә ялгызы
гына гомер кичергән Кәримә кызы белән киявенең йортын да ташламады, атна саен килеп йөрде, җыештыргандай итте, үзенчә карады. Өй эчендә чынлап та тәртип иде. Аллага шөкер, инде ниһаять, оныгы да кайтты. Ул кайткач, бу аулак өйгә тагын да ямь керер, иншалла! Инсаф дәү әнисенең тырышлыгын күрде, бәясен бирде, әмма
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
36
әбисенең тәрәзәләрне такта белән кактырып яптыруын гына ошатмады. Тәрәзәләре кадакланган йортны күргәч үк, аның йөрәге өшеп китте. Кешенең күзен бәйләгән кебек инде бу. Борылып кире китәрдәй булды. Ләкин (дәү әнисе әйткәнчә) кактырмыйча да булмый, яшьләр бик әрсез хәзер, иясез йорттан нәҗесле урын ясарга да мөмкиннәр. Болай да инде әнә бер тәрәзәне ватып киткәннәр...
— Улым, сругың бик зур иде ләбаса! Иртәрәк чыгардылармыни?
— УДО белән чыктым.
— Нәстә белән?
— Условно-досрочное освобождение.
— Нәстә суң ул?
— Тәртибем яхшы булды. Шуңар күрә алданрак чыгардылар.
— Ярар, әйбәт булган, — диде Кәримә өстәл янына чүмәшеп. Ул хәтле зур гәүдәне, баскан килеш, тотып тору җиңел нәрсә түгел иде. Җитмәсә, соңгы вакытта аяклары, буыннары да сызлый башлады. — Кайтуың турында хәбәр дә бирмәдең?
— Мин бит армиядән түгел, төрмәдән кайттым. Кемгә әйтим? Ничек хәбәр итим? Аннан... чыгарачакларына актык көнгә хәтле ышанмадым.
— Ярар, ярар, исән-сау гына әйләнеп кайттың, шуңар сөенергә кирәк. Тик... атаң-анаң гына...
— Сүз дә юк... Ничек күңелле булыр иде, әгәр дә мине хәзер әти-әни каршы алса!
— Көттеләр, бик тә көттеләр алар сине! Башта әниең... аннан... атаң...
— Әйе...
— ...гүр иясе булдылар...
Кәримә яшьләрнең үлемен авыр кичерсә дә, хисләрен кешегә күрсәтергә яратмый иде. Елаганда да күз яшьләрен яшереп елый, сөйләгәндә дә сак кылана — кемгә сөйләгәнен белеп сөйли иде. Гомумән, алар нәселләре белән шундый иделәр, әзрәк кенә ордым-бәрдемнәр, каты күңеллеләр. Авылда Фарих бабаларының нәселе атаклы нәсел иде. Инсаф моны яхшы белә, аның авыру анасы да һәрчак көчле рухлы булды, беркайчан да юкка җебеп төшмәде.
Өйнең түр ягында, чаттарак, диварда кечкендик пыяла рамнарда әти- әнисенең, туганнарының фотосурәтләре эленгән. Көзен-кышын ягылмаган йортта фотоларның күбесе саргаерга да өлгергән. Ләкин исән калганнарыннан да ата-анасының йөз чалымнарын абайларга, аларны тулы итеп күз алдына китерергә булыр иде. Ул нәкъ җиде ел утырды һәм шул җиде ел эчендә аның әнисе дә, әтисе дә китеп барды. Ни аяныч, ул аларны күмәргә дә кайта алмады...
— Синең өчен ничек борчылганнарын белсәң икән син атаң белән анаңның! — дип тезеп китте карчык. — Син утырганнан соң, кара кайгыга баттылар. Гаебең юк икәнен белсәләр дә, бик нык хурландылар халык алдында... Нәселдә булмаган нәрсә, нәселдә, шуңар бик нык хурландылар. Бала кайгысы! Ай, бу бала кайгысы! Дошманыңа да теләмә икән шуны! Анаң тумыштан авыру булды, сине утыртканнан суң да авыруы отыры көчәйде. Көнгә икешәр, өчәр приступ... май кояшымның...
— Беләм! Әти язды ул турыда...
— Белсәң... шул...
АХИР
— Әтигә ни булды?
— Анаң үлгәч, атаң да бетереште.
— Эчтемени? Гомер әтинең эчкәнен күрмәдем!
— Ансы аның бер хәл...
Кәримә шактый вакыт дәшмичә торды. Инсаф белә, берәр сер ирештерәсе килсә, ул шулай озак кына эндәшмичә тора иде. Моны чит кешегә сөйләп тә, аңлатып та булмый, бары тик оныгына гына ирештереп була иде.
—Яшерен - батырын түгел, кыйнадылар атаңны! Завфирмы булып эшләгәндә...
— Кем?
— Белсәк икән...
— Яшермә, әйт...
— Юк, әйтмим...
— Нишләп?
— Ул адәмнең исемен атарга да ярамый.
— Нигә? Куркасыңмы?
— Ансы да бар...
— Ну!?
— Гаебе исбатланмаган...
— Ни өчен кыйнаганнар соң? Әти миңа ул турыда язмады да...
— Атаң шундый кеше иде...
— Шулай да...
Кәримә сөйләргә мәҗбүр булды. Нариман тракторда йөргәндә гарипләнеп, кул һәм беләк сеңерләрен өздергәннән соң, озак кына эшсез ятты. Бераздан аны колхоз фермасына җитәкче итеп куйдылар. Алдау-йолдауны белмәгән, фәкать эш-хезмәтне генә сөйгән мужик бер ел эчендә таркалып барган ферманы аякка бастырды. Биналарга ремонт ясатып, акчасын таптырды, терлекнең баш санын арттыруга иреште. Сөт, ит җитештерү артты. Шуның исәбенә колхоз яхшы табыш ала башлады. Ләкин колхоз барыбер мантый алмады: үзгәртеп кору чоры башлангач, ул бөтенләй таралды. Нариман фермасы гына аягында нык торды. Бандитлар каланы гына түгел, авылларны да басып алдылар. Авылныкылар бит үзләре җитмәсә! Шул адәмнәр Нариманнан ярты бәягә генә ике тана килеп сорадылар, ә ул аларга каршы чыкты, бирмәде. Гадел кеше чөнки, беркайчан да хәрәмгә бармады. Шуннан соң аны бик каты кыйнап, таналарын урлап алып киттеләр. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, ул кабат фермага кайтмады. Ул үзен бик начар хис итте, аның бөтенләй яшисе килмәде. Кешеләрне яраткан, кешеләр белән ачылып сөйләшергә күнеккән мужик үз-үзенә кереп бикләнде, беркем белән аралашмас, күрешмәс булды. Шул кайгыдан Зөмәрә дә чирләп үлеп китте. Нариман язгы ташуда батып үлде. Кулсыз иде ул, бер кулы бөтенләй йөрми, хуҗасын тыңламый, бауга эленгән кер сыман, эленеп, салынып кына тора иде. Шул кулы таза булса, исән дә каласы икән. Ул суга егылган, ә сау кулы аста калган, шуңар күрә дә ул яр кырыннан чыгып торган юан агач тамырына тотынып кала алмаган...
—Әй, кияү, кияү, жәллим дә суң үзеңне! — дип сыкранды Кәримә. — Жәллим...
—Мин! Мин гаепле моңа, дәвәни! Әгәр мин утырмаган булсам, әни дә, әти дә исән калган булырлар иде!
—Кем белә инде, балам, кем белә. Язмыш инде ул, язмыш... гомер узган...
Әйе, гомер узган, тик аның менә хәзергесе кадерле. Төрмәдән чыгуга ук, ул туп-туры авылга кайтты, калада бер генә көн дә кунмады. Кайчандыр 38
АХИР
38
бергә утырган, инде хәзер иреккә чыккан «корешлар»ы, ягъни дуслары аны калада калырга үгетләделәр. Аны анда барсы да хөрмәт иттеләр. Үзенең бер гаепсезгә утырганын белсә дә, Инсаф төрмәдәгеләргә кирәкмәгәнгә зарланып, үзен кызгандырып маташмады. Төрмәгә эләккәч үк, ул зарлану дигән нәрсәне онытты. Юк-барны сөйләмәде, сөйләргә ярамаганны яшерә белде. Юк, ул «сладкий» чувак түгел иде. Чөнки камерадагы бай малайларына күче-күче белән передачалар, күчтәнәчләр ташыган кебек, аңа анда андый нәрсәләр ташучы булмады. Әнисе исән чагында килмәде түгел, килде, атасы, ара-тирә, акча җибәргәли торган иде. Әтисе дә, анасы да үлгәч, өч айга бер булса да, пенсиясеннән өлеш чыгарып, дәү әнисе акча җибәрде. Передачаны өч айга бер генә мәртәбә алып була, артыгын ала алмыйсың. Дәү әнисе оныгы утырган төрмәнең кайда икәнлеген дә, калага ничек барырга кирәклеген дә белми. Передачаларны, акчаларны аңа Раушаниясе китерә торган иде. Ул хәзер дә күрше авылда гына яши, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Инсафка егерме тугыз, кызга егерме җиде яшь. Инсаф аның белән күрше авылга клубка дискотекага төшкәч, танышып калган иде. Юк, ул Раушаниягә үлеп гашыйк булмады, аның артыннан да чапмады. Аларның чын сөю мөнәсәбәтләре (хат һәм телефон аша) Инсаф төрмәгә утыргач кына башланды...
— Авыл халкы ни сөйли, дәвәни?
— Кем турында?
— Минем турында?
— Начар сүләми. Барсы да сине кызгана. Инсафның бернинди гаебе юк, ул бары Әпти малае аркасында гына утырды, диләр. Кем турында сүләгәнемне аңлыйсыңдыр, шәт!?
— Аңлыйм. Халык шулай ди алайса?
— Чын шулай! Шулай булгач, курыкма, балам, башыңны югары күтәреп йөр!
Кәримә бик зур авырлык белән урыныннан кузгалды. Инсаф аны тартып ук торгызды. Әйе, дәү әнисе шактый картайган, шуның өстенә яңа авырулар да өстәлгән үзенә.
— Әйдә, киттек!
— Кая?
— Миңа! — диде Кәримә. — Чәйләп алырбыз!
— Килермен, дәвәни, килермен, кичкә яме! Әзрәк өйдә булыйм инде! — диде оныгы һәм диварда эленгән радионы кушты. Озак сөйләми яткан радио исә, шытыр-пытыр килеп, сөйләргә тотынды. Ул тиз генә аның тавышын басты...
— Ярар, үзеңә кара! — дип килеште дәү әнисе. — Мә, ал йозакны! Ачкычы да шунда! Тәрәзәдән йөрмә бүтән, ишетсен колагың!
— Ай-яй, авыр йозак! — диде ул кулына йозакны алгач. — Төрмә йозаклары да бу кадәр үк авыр түгел!
— Хәзер син хуҗа монда! Теләсәң нишлә! Ярар, киттем, кичкә килерсең. Пилмән куеп җибәрәм...
— Дәвәни! — дип эндәште ул Кәримәне туктатып. — Бәлкем, монда күчеп килерсең, ә!? Безнең өй яңарак бит.
— Юк, балам, мин үз өемне ташлый алмыйм, анда минем барсы да көйләнгән...
— Берүземә күңелсез булачак инде, сөйләшергә кеше дә юк...
— Өйлән! Өйләнгәч, сөйләшеп, сөешеп туя алмассың!
— Кем чыгар соң миңа? Төрмә кошына?!
— Чыгарлар, ник чыкмасыннар. Күңелең әйбәт синең. Корпусың да яхшы. Мин үзем генә торырга ияләшкән инде, улым. Һәркемгә үз өе якын. Әлегә аягымда йөрим, Аллага шөкер! Миңа үпкәли алмыйсың: йортыгызны карадым. Барсы да үз урынында...
— Бер генә әйбер җитми! — дип искәртте шулчак егет.
— Нәстә?
— Тальянны күрмим. Гармунны.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
39
— Нәстәмә ул сиңа?
— Бер уйнап карыйсы килә.
— Борчылма, гармуның исән, югалмаган.
— Кая соң ул?
— Әбиеңнең сандыгын ач әле!
Сандык икенче бүлмәдә, йокы бүлмәсендә иде. Ул Хәлимә әбидән калган иде. Иске, затлы сандык. Яшьләр хәзер сандык-мандыкларга артык исләре китми. Инсафның әнисе шушы йортка килен булып төшкәч тә, каенанасының сандыгын яратты, үз итте. Нариман белән өйләнешкәч, алар матур кием шкафлары, гарнитурлар да алдылар. Ләкин Зөмәрә шушы сандыкны башка әйбердән якынрак күрде, аңа хыянәт итмәде. Ул кыйммәтле, затлы әйберләрне һәрчак шушы сандыкта саклады. Чагыштырмача яшь кеше булса да, яшьли дөньядан китсә дә, ул хәтта (әллә сизенеп!) үзенә үлемтекләр дә әзерләп куйган булган һәм аларны да шушының эчендә саклаган. Үз-үзенә үлемтек әзерләгән кешене озак яши, диләр, тик менә әнисенең генә гомере әлләни озын булмады.
Тальян гармун да шушында саклана иде. Инсаф сандык капкачын зур авырлык белән ачты. Борынына ят ис, нафталин исе килеп керде һәм ул бөтен бүлмәгә таралды. Ул сандыкның чатында чәчәкле сөлгегә төрелгән гармунны тартып чыгарды, аның тузанын сөрткәндәй итте, тик, ни гаҗәп, гармунга хәтта тузан да кунмаган иде. Бу тальянда аның атасы да уйнаштыргалады, ләкин ул барыбер Инсаф кебек оста итеп уйнарга өйрәнә алмады...
— Менә бит ул! — ди чиксез сөенде егет, яраткан гармунының телләренә баскалап. — Таш сондыкта кандала сытып ятканда, авылга кайткач, рәхәтләнеп бер гармунда уйнармын, дип хыялланган идем. Менә бит ул! Менә ул минем гармун! Әйдә, сытыйк әле шуны бер!
— Уйна, әйдә, — диде дәү әнисе, — авылда синнән дә яхшы уйнаучы бар микән хәзер!? Әхмәт тә, өйләнеп, авылдан китеп барды...
— Теге гармунчы абзыймы? Кая ул хәзер?
— Калага күчте. Бер хатынга йортка кергән, диләр.
— Их! Шәп уйный иде!
— Уйна, әйдә!
— Уйнарга, дисең инде!?
— Уйна, балам, уйна! Син кайткач, өйгә җан керде... җан...
Тальянын күкрәгенә кочып, Инсаф урындыкка утырды. Кәримә оныгының алдына кызыл төстәге җәймә китереп салды, онык гармунын шуның өстенә утыртып, әкрен генә уйнарга тотынды. Уен көе бераздан соң җырга күчте, егет җаны ни сораса, шуны уйнады һәм шуны җырлады, чөнки аның бүген күңеле җыр сорый иде...
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, туганнар!
Йә кайтабыз, йә кайтмыйбыз,
Сау булыгыз, ту-у-ганнар...
2
Көннәр ничектер бертөрле, ялыктыргыч булып узды. Инсаф, билгеле, кул кушырып, тик кенә утырмады. Кул эшенә оста иде ул. Әнә агач чолан бурадан авышкан, ул шуны урынына тарттырып, өр-яңа такта белән тышлап чыкты. Тактасын сарайдан тапты. Атасы ышкылап, ясап калдырган булган. Чолан ишегенә яңа йозак элеп куйды. Мунчаның бусагалары черек иде, аларны да алыштырды. Ике-өч көн рәттән мунча якты. Төрмәдә чакта мунча керүләр сирәк эләгә иде, исән-сау чыккач, авылга кайтып бер мунча керү аның өчен чиксез зур бер хыял булып тоелды. Аллага шөкер, бусы да тормышка ашты! Ашау-эчү әлегә дәү әнисендә булды. Аралар ерак
АХИР
40
түгел, ике тыкрык кына, тиз генә бара да килә. Эч пошканда ул бергә укыган дуслары, классташлары белән очрашкалап алды, алар белән дә аралашты. Ниһаять, ул Раушаниясе белән дә күреште. Күрше Багыш авылына төшеп, аны үзенә кунакка алып менде. Кочышып, сөешеп, хисләр яңартырбыз, дип өметләнгән Инсаф монда да ялгышты. Бигүк ачылып китәргә, серен чишәргә яратмый торган кыз булып чыкты ул. Әзрәк кыргыйрак, кырысрак та иде. Җиде ел буе күрешмәгән егетен кочаклап, кысып үбәсе урынга, ул, килүгә үк, юеш чүпрәк белән сулы чиләккә ябышты, өйнең тузанга, пычракка каткан идәннәрен, бусагаларын юып чыгарды. Эш авырга китте, ахрысы, кыз соңрак (ул Инсафның әнисе кебек үк йөрәк авырулы иде!) әзрәк тыны кысылганын тоеп, карават чатында йөрәк ягын тотып, уып утырды. Инсаф аны кочагына алды. Раушания карышмады, башын Инсафның муен астына төртеп, тын гына елады. Елый, димәк, ярата, елый, димәк, сагынган. Егет шулай дип уйлады. Ләкин егетнең күңеле инде күптән сагыштан, моңнан туйган, аңа хәзерге минутта дөнья шатлыгы, яшәү дәрте кирәк иде. Ни кызганыч, Раушания аңа әлегә ул теләгән нәрсәне бирә алмый иде.
***
Әбиләр чуагы. Матур көннәр тора. Кояш, кыздырмый гына, тәнне, җанны эретеп кенә җылыта. Шундый матур, аяз көннәрнең берсендә Инсаф сарайга утын ярырга дип чыкты. Шактый озак ярды ул утынны, арыды, шуннан бик нык эчәсе килүен сизеп, өйгә керергә булды. Керсә — өендә бер чибәр хатын киштәдән китаплар актарып тора иде. Хуҗа кергәч, ул актаруыннан туктап, борылып, егеткә карап куйды. Юк, ул башын аска иеп, иреннәрен турсайтмады, йөзен дә яшермәде, ул кояштай балкып, аңа карап, матур итеп бер елмайды. Аны күргәч үк, Инсафның йөзләре яктырып китте. Менә бит ул, менә кем кирәк аңа! Юк, аны чибәрләрнең чибәре дип тә әйтеп булмый, алай дип әйтергә никтер тел дә бармый, ләкин ул шул хәтле сөйкемле иде, каһәр, ягымлы, аны менә хәзер үк кочып алып, шашып үбәсе, иркәлисе килә иде! Озын чәчләре кара төстә булган, күрәсең, ләкин ул, заман шаукымына ияреп, аны җирән төскә буяткан, гомумән, ул төсе-кыяфәте белән бер генә дә авыл кызына охшамаган, ул кала кызына тартым иде. Аның кайчандыр калада яшәгәнлеге, авылга мәҗбүри хәлдә генә кайтканлыгы әллә каян беленеп, сизелеп тора. Кайбер авыл кызларына син хет әллә нәрсә кидер, ясат, буят, ләкин алар барыбер авыл кызы булып калалар. Ә бу кыз, бу ханым исә бөтенләй үзгә кеше иде! Инсаф белән хатын бер-берсенә җылы гына карашып куйдылар, аларның күз карашларында бер-берсен ярату, ошату сизелде һәм аларда: «Син минеке бит, наным, мин синеке бит, җаным!» — дип язылган сыман иде...
— Инсаф! — дип дәште аңа хатын. Кара, ул инде аның исемен дә белә. — Бу хатын синең янга ни өчен килгән, дип уйлыйсыңдыр инде, име?
— Син...
— Нәрсә?
— Кияүдәмени?
— Ә нишләп әле мин кияүдә булмаска тиеш ди!?
— Димәк, ялгышмаганмын. Син килгән кеше. Хатын-кыз кинәт кенә чит авылга кайтып төшми. Аны алып кайталар.
— Килмешәк, димәкче буласыңмы?
— Юк, алай димим. Син минем исемне беләсең, ә мин синекен белмим. Исемең ничек?
— Белмәвең әйбәтрәк булыр...
— Шулай да?
— Ландыш.
— Ландыш, син кем хатыны соң?
— Латыйп хатыны.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
41
— Латыйп!? Әпти Латыйбымы?
— Кушаматын белмим. Фатхуллин Латыйп хатыны мин.
— А... а...
Инсаф агарынып китте, аның чырае качты. Нәрсә, нәрсә, ләкин шушы чибәр хатын авызыннан шул адәмнең исемен ишетәсе килмәгән иде аның. Хәер, Әпти хатынына барыбер, күрәсең, аңа кем хатыны булса да килешә һәм беренче карашка ул Инсафка әзрәк җиңел акыллы булып күренде.
— Ни булды? — дип сорады Ландыш.
— Юк, берни дә юк, — дип җавап бирде Инсаф, ниятен яшерергә тырышып.
— Бар да тәртип...
— Күреп торам! — Хатын шактый сизгер җан булып чыкты.
— Нәрсә күрәсең?
— Латыйпның исемен ишетүгә үк, чыраең коелды. Дошманың мәллә?
— Юк, дустым, — диде Инсаф, киная белән.
— Әйт дөресен, мин туры сөйләгәнне яратам!
— Юк, мин...прусты көнләштем!
— Нидән?
— Шундый чибәр, акыллы кызны Әпти малае ничек итеп каптыра алды икән? Маладис Латыйп, булдырган! Башка сүзем юк!
Инсаф моны чын-чынлап әйтте. Ләкин Ландыш аның соклануын уртаклаша алмады. Ул башта сүзсез калды, озак кына эндәшмичә торды. Аннан китте, китте: беренче генә күрешкән егет кешегә барсын да ачып, сөйләп бирде. Ачылып сөйләде, эчендәген бушатты: туры сүзле иде ул, күрәсең, ихлас җанлы...
— Чын дөресен әйтимме?
— Әйт.
— Бишкүлгә мин үз теләгем белән кайтмадым. Латыйп мине алдап алып кайтты.
— Алдап!?
— Әйе...
Ландыш Карасудан булып чыкты. Башта ул Алабугада укыган, аннан Казанга киткән. Казанда ул бергә укыган Асия исемле бер иптәш кызын очраткан. Ул шуңа кунакка кайта. Өч көн Бишкүлдә яши. Латыйп белән таныша. Ул Асиянең туганы булып чыга. Өченче көнне Асия каядыр югала. Өйдә беркем дә калмый. Латыйп аны үзенә алып кайта. Җибәрми. Кызны урлаган кебегрәк килеп чыга. Соңыннан ачыклана: Латыйп Асия белән алдан ук сөйләшеп куйган икән. Ул Латыйпка каршы килә алмый, язмышына буйсынырга мәҗбүр була...
— Менә шулай итеп мин сезнең авылда калдым! — дип нәтиҗә чыгаргандай итте Ландыш. — Туктале! Нишләп соң мин боларның барсын да сиңа сөйлим!? Мин бит бу йортка бөтенләй башка йомыш белән кердем...
— Нинди йомыш?
— Мин китапханәдә эшлим. Миңа китап кирәк.
— Нинди китап?
— «Ак чәчәкләр». — Инсаф Ландышның янына ук килеп басты һәм аның кулыннан алып, аны чак кына битеннән үпмичә калды.
— Нәрсә?
— Әпсәләмов...
— Ә?!
— ...китабы...
— Әпсәләмов... бармы соң ул бездә?
— Бар...мин аны күрдем...
Хатын кулы белән киштә ягына ишарә ясады һәм инде үзен кочакларга торган егеттән җиңел генә качып, киштәдән Әпсәләмов томын тартып чыгарды. Китапханә китабы кулдан-кулга йөреп шактый таушалган, битләре саргаеп, мунчалага әйләнгән, тышындагы хатын-кыз сурәтен танырлык түгел иде. Инсафның хәтере ялгышмаса,
АХИР
42
китапның тышына ак халатлы шәфкать туташы сурәте төшерелгән иде...
— Китапханә китабы. Унҗиденче битендә мөһере дә бар...
— Мөһере булгач, аласың инде...
— Нариман абый... әтиең име?
— Әйе, әтием.
— Күптән укырга дип алды. Тик кертеп кенә бирергә өлгерә алмады.
— Үлде әти...
— Әйе... Йорт бикле, китапны кайтаручы юк. Ә ул һаман да минем өстә тора.
— Кем? — дип сорады Инсаф һәм, ниһаять, ул Ландышның кулыннан тотты. Күп тә узмас, ул, ханымны кочагына алып, аны күкрәгенә кысар төсле иде.
— Әпсәләмов. — Ландыш, Инсафтан ычкынып, ишек ягына атылды.
— Туктале! — дип кычкырды аңа егет.
— Әйе!?
— Аны озынайтып булмыймы?
— Нигә?
— Минем дә укыйсым килә!
— Була, — дип килеште хатын, — тик аның өчен китапханәгә килергә кирәк...
Китапханәче чыгып киткәч, ул озак кына үз-үзенә урын таба алмады. «Шайтан! Ни булды соң аңа? Ни булды!?» Ул котырынып китеп урындыкка типте. Каты типте — урындыкның арткы аягы очып ук чыкты һәм ул шундук күтенә утырды. «Латыйп... Латыйп... килсә дә килә бит кешегә бәхет, килә! Тыныч тормыш, чибәр, акыллы хатын...» Акчаны эшли белсә дә, шабашниклар бригадасы белән җитәкчелек итсә дә, нигездә, ул бер авыл наданы иде, ул бит мәктәптә укыганда да бер елын утырып калды. Ә хәзер әнә кем булган! Нинди хатын алган! Күрешеп, аңлашып аласылары бар әле аның Латыйп белән, бар! Аның турында күп нәрсә белми шул әле Ландыш, белми һәм ул үзенең кем белән яшәгәнен аңлап та бетерми шул. Белер тиздән, белер, иншалла!
3
Ландышның Инсафка керүен дәү әнисе дә күреп калган икән. Күрмәсә дә, җиткергәннәрдер, күрәсең. Икенче көнне килүгә үк, ул шуның турыда чәйнәргә тотынды. Инсаф кебек үк, Кәримә дә Латыйпны өнәп бетерми, алай гына да түгел, ул аны бөтенләй күралмый икән.
— Әптиләр килене нишләп керде? — дип сорады ул.
— Әпсәләмовка кергән! — дип шаярткан булды Инсаф.
— Кемгә?
— Әти кайчандыр китап алган булган. Әпсәләмовны. Китапханәче шуны сорап кергән.
— Ул аны миннән бер сораган иде инде.
— Нигә бирмәдең?
— Җаны чыксын! — дип акырды Кәримә. — Әптиләр белән кушылган кеше җүнле була димени!
— Латыйп хатыны булып чыкты ул.
— Нәрсә тапкандыр ул шуңарда, белмим. Кунакка кайткан җиреннән алып калды ул аны. Хәер, Латыйпка чыккач, үзе дә әллә кем түгелдер инде. Байлыгына кызыккан, күрәсең.
— Матур хатын — сүз дә юк. Баласы бармы?
— Бар, малай тапты.
— Да! Бәхете ташыган икән Латыйпның!
— Син өтөрмәдә сөяк череттең, ә ул яхшы тормышта чибәр хатын белән чөкердәште. Шул кабахәт аркасында... сине...
— Дәвәни, кирәкми! — дип кычкырды Инсаф.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
43
— Нәстә акырасың?
— Үткәннәрдә казынмыйк! Булган — беткән!
— Ачуым чыга бит, балам! Атаңны да ул гына кыйнатты...
Ниһаять, дәү әнисе күңел эчендә йөрткән серен ачты. Хәер, Инсаф өчен ул инде зур сер түгел иде. Латыйпның кансызлыгы хакында аңа берничә кеше килеп сөйләде. Беркемгә дә сөйләмәскә ант итеп, ул алардан үзенә бөтен мәгълүматны да ала алды. Яшьләр арасында Инсафка карата хөрмәт тә, ышаныч та зур иде.
— Менә ансы башка разгавур! — диде ул нидер ниятләп. — Бу эш буенча Латыйпны күрәсем бар әле!
— Зинһар, суга күрмә! — дип борчылды дәү әнисе. — Утыртып куймасын!
— Мин ул Латыйпны узачак әле, дәвәни, бер узачак! — дип өзгәләнде ул.
— Ничек? Нәстәң белән?
— Тракторга утырырга хыялланам. Немец машинасына. Инвестыр белән сөйләшергә уйлыйм. Төшемле эш. Ә көзгә... көзгә мин өйләнәм...
— Кемгә?
— Раушаниягә.
— Раушаниягә?
— Ие. Багыш кызына.
— Ай! — Кәримә ухылдап йөрәген тотты һәм шул килеш, артык кабаланмыйча, акрын гына карават кырына чүмеште.
— Ни булды, дәвәни?
— Юк, берни дә юк, улым...
— Әйтеп бетер... дәвәни!
— Яшьтән... чирле кыз бит ул. Әниеңнеке күк... йөрәк паругы аңарда. Ничек шулай кабатлана суң бу язмышлар, ә!?
— Әйбәт кыз ул. Күңеле яхшы.
— Яхшыдыр... әйтмим...
Раушаниянең йөрәк авыртулы икәнен Инсаф күптән белә иде. Ләкин аның аңар бервакытта да исе китмәде. Раушания бармы — бар, исәнме — исән! Яшь кешегә тагын ни кирәк!
— Төрмәдә утырганда ул гына килде минем янга, дәвәни! — дип ни өчендер аклангандай әйтте ул. — Ул гына йөрде свиданиягә, ул гына передача ташыды. Андый кешене мин хәзер, ничек итеп, читкә этәрә алыйм соң!?
— Ансы шулай инде...
— Ярата ул мине, дәвәни!
— Ә син үзең?
Инсаф җавап бирмәде: «әйе», дип, баш кына селекте. Кәримә башын чайкап, авыр сулдап куйды. Билгеле, ул оныгына каршылык ясарга омтылмый, ә бары тик аңа бәхет кенә тели иде. Ләкин андый хәтәр чирнең ахыры ни белән бетәчәген ул, авыру бала үстергән ана буларак, яхшы белә иде. Алар нәселендә гомерендә (ире ягыннан да!) йөрәк авыруы белән интегүчеләр булмады. Зөмәрә исә туганда ук йөрәк өянәге белән туган. Башта аны авырый дип, беркем дә уйламады, бары тик сабыйга биш-алты яшьләр тулгач кына, йөрәк үзен сиздерә башлады. Приступлары башлангач, кызның тыны бетә, йөрәге кага башлый, йөзе агарынып, соңрак зәңгәрләнеп тә чыга иде. Андый авыруга операцияне яшь чактан ук ясыйлар, ләкин Кәримә кызына нигәдер ясаттырмады, курыкты. Каладан кайткан бер туганы, авыруларның сиксән проценты пычак астында үлә икән, дип сөйләп куркыткач, алар операциядән баш тарттылар. Соңыннан үкенде үкенүен, ләкин соң булды. Зөмәрә гомере буе дару эчеп яшәде. Әле шул килеш тә ике бала тапты. Берсе үле туды, икенчесе, Аллага шөкер, исән, ләкин аның яшьтән бәхете генә булмады. Ә язмышлар, үч иткән сымак, кабатланып тора: инде менә Инсафның яраткан кызы да, Зөмәрә кебек үк, йөрәк белән авыртулы икән...
АХИР
44
Хикмәт Раушаниянең бер үзендә генә түгел, билгеле, кызын төрмәдән кайткан егеткә кияүгә бирергә кызның әти-әнисе дә каршы иделәр. Алар аңа әле һаман да кырын карыйлар иде. Әйе, ул армиядән кайтмады, төрмәдән кайтты. Авыл халкы нигәдер шикләнә андый кешеләрдән. Ә бит төрмәдә утырып, Инсаф начар якка үзгәрмәде. Начарлыкка, әшәкелеккә өйрәнмәде. Ул анда да чын ир-егет, мужик булып калды. «Блатной»лар арасында аңардан көлеп, аңар мыскыл итеп караучылар да табылды. Янәсе, чын «зык» бил бөгәргә тиеш түгел. Ләкин ул беркемгә дә һәм бернигә дә карамады. Кая куйсалар, шунда хезмәт итте. Цехта тимер койды, сетка бәйләде. Тагын шунысы да бар, хезмәт иткәч, вакыт та тиз уза. Әгәр дә үзеңне төрмәдә беренче көнне үк шулай куймасаң, анда яшәве икеләтә, өчләтә авырая. Билгеле, провокация ясаучылар булды: тоткыннар арасында гына түгел, конвоирлар арасында да. Авыр булса да түзде, күз яшен түкмәде, өметен өзмәде. Аны өмет яшәтте, авылга кайтып, кешечә яшәү өмете яшәтте. Төрмәгә эләккәндә ул әле борыны астына мыегы да чыкмаган бер нәүмиз яшүсмер генә иде, ә ул аннан чын ир, чын мужик булып чыкты.
— Раушания өчен борчылма син, — дип тынычландырды ул дәү әнисен, — әнкәйгә операцияне вакытында ясаткан булсак, ул бүген дә безнең янда утырган булыр иде. Мин Раушаниягә операция ясатам. Калада бер шәп профессор бар минем. Мин аның малае белән утырдым. Эдик исемле. Йомшак кына, слабый гына бер малай иде...
— Пырафисыр малайлары да утырамыни анда, җаным?
— Профессор гына түгел, банкир малайлары да утыра анда, дәвәни, банкирлар хәтта үзләре дә утыра. Закон һәркемгә дә бер...
— Ни булды пырафисыр малаена?
— Наркотик белән. Хәзер бөтен төрмә шулар белән тулган бит инде. Иң мәгънәсез, иң әшәке статья. Башта бик кыерсыттылар аны. Мин аны берничә мәртәбә яклап чыктым. Шуның аркылы аның атасы белән танышырга туры килде. Ул миңа телефон аша рәхмәтләрен җиткереп торды. Эдик әллә ни озак утырмады, атасы аны тартып чыгарды. Зур кеше чөнки. Профессорның әйтүе буенча, операция артык катлаулы булмаячак. Хәзер технология югары. Әзрәк кенә акча эшләп алам да, Казанга, клиникага алып барам җаныемны! Ярты бәягә генә ясаячаклар! Менә шуннан соң берәр сүз әйтеп карасын миңа аның әти-әнисе! Авызларын да ачалмаслар!
—Ярар, әйдә, без дә авыз ачыйк! — дип көлде Кәримә һәм оныгына дип алып килгән ашамлыгын өстәлгә чыгарып куйды. Дәү әнисе яшь бәрәңгедән, тәмле иттереп табикмәк пешереп килгән.
—О! Табикмәк! — дип шаклар катты Инсаф һәм шундук ашауга да ябышты.
— Камыр азыгы, бәрәңге валюта иде анда...
— Җылытып аша инде, ашыкма!
— Җылытмыйча да тәмле ул!
— Яңа тормышка өйрәнеп буламы суң, улым?
— Авырлык белән... һәркөн иртәнге җидедә торам да утырам...
— Нишләп?
— Тегендә гел җидедә торгызалар иде...
4
Раушаниянең атасы бүген ат җикте һәм ул шуңар утырып менде. Колхоз таралгач, атлар кимеде, ләкин Гариф абзый, атсыз калудан куркып, ат асрый башлады. Ат эшкә дә, иткә дә бара. Атларны картайганчы тотмый, вакытында суя торган иде. «Ат тотмаган ир ирмени инде ул, атсыз калган колхозны колхоз дип әйтеп буламы!?»
— дия торган иде ул, авыл хуҗалыгы турында берәр төрле сүз фәлән чыккаласа.
Бишкүлдә он тегермәне әле дә бар. Совет чорында төзелгән күп кенә тегермәннәр, икмәк пешерү цехлары тирә-якларда инде күптән таркалып бетте, ә менә бу авылда
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
45
он тегермәне әле дә сакланып калган иде. Билгеле, хәзер анда югары сортлы он тарттырмыйлар, шулай да фуражга булса да ярап куя иде.
Алтын көз. Инде өченче көн яңгыр яуганы юк. Аяз, кояшлы көн. Кырлары бушап калган такыр юлда яңгыр эзләре күзгә чалына, су җыелган урыннарда бөҗәкләр, комбайннан киселеп калган үлән бөртекләре йөзеп йөри. Урып-җыю эшләре инде бетеп бара, тракторлар көзгә басуларны сөрә башлады.
Ата белән кыз юл буе сөйләшмичә бардылар. Гариф абзый кызының кияүгә чыгар вакыты җиткәнен яхшы аңласа да, аның төрмәдән кайткан зимагур белән кушылырга теләвен бигүк өнәп бетерми иде. Кызы өчен борчылудан битәр, ул халык алдында хурлана иде. Кемнең төрмәдән чыккан кешегә газиз баласын бирәсе, аны гомерлеккә төрмәче белән бәйлисе килсен ди. Бу турыда өйдә сүз күп булды, алар кызларына тегеләй дә, болай да аңлатып карадылар. Ә Раушания барыбер үзенекен сукалады. Кызының шундый үзсүзле һәм кире бала булуына шаклар катты абзый. Әйе, ул чирле, йөрәге чирле, шуның аркасында читкә чыгып китәргә дә җөрьәт итмәде. Авылда өйләнмәгән, акыллы егетләр шактый, җитмәсә. Әнә Җәмәли малаен гына ал! Газда эшли. Акчалы. Кыз артыннан килеп тә, йөреп тә карады, юкса. Юк, яратмады шуны. Ә шул төрмә кошын нигәдер үз итте. Җүләр! Җиде ел көтте бит шуны! Ничә тапкырлар янына барды, качып барды! Апаларына кунакка барам, дип, калага чыгып китә дә, атналар буе шунда ята, төрмәгә свиданиегә йөри. Ярата, имеш! Ярату шундый була микәнни соң!?
Гарифның аты тегермән янына барып туктады. Кызы: «Әти, мин озак тормыйм!» — дип сарык тиресе җәелгән арбадан шуып төште дә, урам аша, иң беренче тыкрыкка кереп китте. Атның тезгенен рәшәткә баганасына бәйләп торган Гариф абзый, авыр сулап, кызның артыннан карап калды...
Нигәдер ашыгып барды ул. Алар инде өч көн күрешмәгәннәр иде. Уыкты, кабаланды. Ә аңа ашыгырга да, чабарга да ярамый. Өйнең бусагасыннан атлап кергәндә аның бик нык йөрәге какты, тыны кысылды. Ул кергәндә, Кәримә әле һаман да оныгы янында тәмләп чәй эчеп утыра иде. Кыз аны күргәчтен бер мәлгә югалып калды, кызарынды, бузарды...
— Ой...исәнмесез...
— Раушания! Кер! — Инсаф аны күргәч, исе китте һәм тиз генә ашаган урыныннан сикереп торды. Киләсен белдереп, хәтта кәрәзле телефоннан да шалтыратмады.
— Кер, әйдә! — дип кыстаган булды аны Кәримә. — Мактап йөрисең икән! Күчтәнәчтән авыз ит!
— Рәхмәт! Мин...бүген килергә дә уйламаган идем. Әти тирмәнгә он тарттырырга бодай алып менде. Нигәдер аңардан каласым килмәде. Килмәскә иде...име...
— Юк, син нәрсә! — диде Инсаф, аның кулыннан алып. — Бүген мин болай да синең артыңнан төшәргә дип тора идем әле. Шалтыратам, телефоның недоступен. Бүген миндә, беләсең килсә, аулак өй, яшьләр җыела...
Төрмәдән кайтканнан соң, дусларын, туганнарын, танышларын җыйнап өендә кунак итү уен Инсаф күптән башына киртеп куйган иде. Кайтуга ук кунак җыя алмады, ничектер килеп чыкмады. Аннан әлегә эшләми дә, акча яклары да такыр. Дәү әнисеннән мәҗлескә акча сорарга яхшысынмады, ашарлык-эчәрлек кенә ул аңа болай да биргәләп тора иде. Шуны аңлаган авыл яшьләре мәҗлесне, ягъни аулак өйне үзләре оештырырга булдылар. Хәзер яшьләр бер җыелып сыйлануны аулак өй дип атыйлар. Элеккеге заманнарда аулак өй ул яшь кешенең ата-анасы каядыр китеп, өйдә үзе генә калгач уздырыла торган бер күңелле чара булган. Борынгыдан шулай килгән. Тик заманнар алышына, заман белән кеше генә түгел, гореф-гадәтләр дә үзгәрә, йә ул яңара, йә бөтенләй онытыла, бетә.
— Әйбәт кенә утырыгыз инде! — Кәримә шул сүзләрне әйтеп, әкрен генә урыныннан кузгалды. Инсаф ашыгып Раушанияне дәү әнисе белән таныштыра башлады. Алар бер-берсен кеше аркылы гына белсәләр дә, аларның әлегә кадәр
АХИР
46
очрашып күрешкәннәре булмады.
— Минем сезгә Кәримә апа дип түгел, ә нигәдер дәвәни дип эндәшәсем килә! — диде кыз. Монда ниндидер юмалану, яраклашу кебегрәк нәрсә сизгән, табигате белән шундый нәрсәне, төчеләнүне кабул итмәгән карчык:
— Вакыты җиткәч, эндәшерсең! — дип коры гына җавап бирде.
— Дәвәни, китмә әле! — дип каршына төште аңа оныгы.
— Нишлим монда? Сезгә комачауламыйм, сөйләшегез рәхәтләнеп!
— Дәвәни!
Инсаф Раушанияне, кулыннан борып алды да, Кәримәнең каршына китереп бастырды. Кызның ипләп кенә биленнән каптырып, аны кочагына алды.
— Дәвәни, мин бит инде сиңа әйткән идем, — дип дәвам итте ул сүзен. — Без Раушания белән вәгъдәләшкән идек. Тиздән без аның белән өйләнешәчәкбез!
Кәримә: «Дөресме бу?» — дигән сыман булачак кәләшкә карап куйды. Раушания, «әйе», дип башын аска иде. Карчыкның чытык чыраенда: «Миннән сезгә ни кирәк суң?» — дигән сөаль чагылды.
— Хәер-фатихаң, дәвәни! — диде шуны бик тиз аңлап алган егет. — Син бит минем әти белән әни урынына калган кеше!
— Капылт кына... Башка бәргән кебек булды. Әгәр мин булмасам, кемнән сорар идегез?
— Нәрсәне, дәвәни?
— Фатыйханы?
— Ходайдан! — диде Инсаф.
Кәримә яшьләргә сәер генә карап-карап торды да, болай диде:
— Әй, балалар, ничек каршы килә алам ди мин сезгә! Риза мин, риза... тик... —Яшьләр бер мәлгә сагайдылар: карт кеше ни генә әйтмәс! — Бер-берегезне хөрмәт итегез, рәнҗетмәгез! Рәнҗеш һәрчак каргыш булып төшә, шуңардан сак булыгыз! Сәламәт йөрегез! Хәер-фатихам шул сезгә, балалар! — Соңгы сүзләрен карчык Раушаниягә адреслап әйтте, кыз аны аңлады, үпкәләмәде һәм карчыкның сүзләрен кирәк нәрсә, хак вә дөрес нәрсә итеп кабул итте.
— Менә күрәсеңме, барсы да җиңел хәл ителде! — диде Инсаф, дәү әнисе, аларга хәер-хак теләп, өйдән чыгып киткәч.
— Ә мин ышанмыйм, — диде аңа Раушания.
— Ышанмыйсың? Кемгә?
— Сиңа.
— Миңа?
— Син мине яратмыйсың. Син минем белән уйныйсың кебек.
— Мин? Уйныйм?
— Инсаф!
— Әү, җаным?!
— Үзеңне көчләргә кирәкми. Сөю йә ул бар, йә юк...
— Җаным, син нәрсә инде!? — Әйе, ул йөргән кызының холкын яхшы белә иде. Болай карап торырга гына гади, сабыр кеше кебек тоела ул, ә эчендә аның әллә нинди давыллар, җен-пәриләр уйный. Шул хәтле сизгер, ихлас һәм нечкә күңелле ул, аның белән уйнап, аңа ялган сүз сөйләп тә булмый. — Дәү әнидән кала, син минем бердәнбер якын кешем. Син — чын кеше. Син мине ташламадың, миңа хыянәт итмәдең. Төрмәдә утырганда мин үз-үземә сүз бирдем: исән-сау котыла алсам, чыгуга ук Раушаниямә өйләнәм, дидем...
— Үз сүзләреңне үзең үк раслыйсың түгелме? Мин синнән аерылмаган, мин сине ташламаган өчен генә үз-үзеңә сүз биргәнсең, антлар эчкәнсең. Бу бит әле чын ярату дигән сүз түгел, Инсаф!?
— Юләрем! — диде ул сөйгәнен кабат кочып. — Сине яратмыйча мөмкин түгел.
— Син мине кызганасың гына кебек. Ә кызгану белән ярату, ул икесе ике нәрсә.
ТАШ КАЛАДА БАШ КАЛА...
47
Мин бит сәламәт кеше түгел, син беләсең... Моны хәтта дәү әниең дә белә...
— Белсә нәрсә?
— Җәфаланма минем белән, тап үзеңә тиң кешене! — Раушания, Инсафның кочагыннан ычкынып, читкә тайпылды һәм нәрсә белән бетәр бу дигәндәй, тынып калды...
— Ә мин таптым инде!
— Кем ул?
Инсаф озак кына дәшмәде. Ул уйнады, билгеле. Раушания аңардан җавап көтте, куркып, сагаеп көтте. «Син!» — дип кычкырды егет һәм шундук кызны күтәреп тә алды. Раушаниянең кинәт кенә чырае агарды, сулышы капты. Егет аны тиз генә караватка утыртты.
— Бүтән алай эшләмә, яме! — диде кыз.
— Ни булды?
— Йөрәгем урыныннан куба дип торам...
— Гафу ит, чамаламадым.
— Зыян юк... ой... тәмам башым әйләнде минем...
— Мин сине аңламыйм! — Инсаф кызның алдына тезләнде. — Кем син? Минем өчен кем син? Таш камерада утырганда гел сине генә уйладым, синең белән тизрәк күрешү турында хыялландым. Син миннән ерак булдың, ләкин син шундый якын идең. Менә хәзер син минем янымда, тик син миннән нигәдер еракта, каядыр бик еракта сыман...
— Әйе, бер еракта, бер якында... Нишләп шулай соң ул, Инсаф, нишләп?
— Белмим шул, җаным, әгәр белсәм икән...
Раушания, ашыгып, диварда текелдәгән күкеле сәгатькә карап алды. Әле генә учын йөрәгенә кысып тоткан кыз, тиз генә торып басты да, егет белән хушлаша башлады.
— Раушания...
— Әү?
— Каласыңмы бүген?
— Кая?
— Миндә.
— Синдә?
— Әйе, бүген миндә кич яшьләр җыйнала.
— Нигә?
— Аулак өй...
— Аулак өй!? — диде ул, елмаеп. — Бу йорт болай да аулак бит инде, син үзең генә торасың.
— Каласыңмы?
— Юк! — Кыз катгый иде: уйнап, көлеп сөйләшергә яратмый. — Никахсызмы!?
— Аңладым...
— Аннан...
— Әйе...
— Мин андый күңел ачу чараларын яратмыйм. Чит кешеләр арасында читен миңа. Шау-шу, чыр-чуны сөймим!
— Кыргый, димәк...
— Әйе...кыргый, — дип килеште ул. — Дөрес әйттең, мин кыргый кеше. Мин кешеләр яратмыйм. Миңа син дә бик җиткән. Мин...
— Калмыйсың, димәк?
— Юк, мине әти көтә... Ярый, миңа вакыт...
— Яхшы, мин сине төшеп алырмын!
— Кирәкми, йөрмә!
АХИР
48
— Нигә?
— Әти мине барыбер җибәрмәячәк...төнгә...
— Син бит бала-чага түгел инде. Төшимме артыңнан?
— Юк, мин үзем дә теләмим.
— Ну, ярар, үзеңә кара, тик соңыннан үкенерлек булмасын...
Инсаф бу сүзләрне кызга берникадәр үпкәләбрәк әйтте. Кызның үзсүзлеге, тәкәбберлеге аның ачуын чыгарды. Раушания кабат-кабат: «Юк, килмим!» — дип әйтеп чыгып киткәч тә, бу юлы ул нигәдер аның артыннан чыгып йөгермәде, аны, гадәттәгечә, озата да бармады. Беренчедән, аның кырыс атасын күрәсе килмәде, икенчедән, ул шулай итеп яраткан кызын, ягъни булачак кәләшен тәрбияли алырмын дип уйлады...
Ахыры киләсе санда