Логотип Казан Утлары
Шигърият

СҮЗ КЫЙММӘТЕ БҮГЕН — ИХЛАС ФИКЕР

Мәгънә
Дөньяның малыннан баш тарттым —

Яшәүнең кызыгы калмады...
Акчага кул сузган чакта да

Бер рухи рәхәтлек алмадым.
Котылдым нәфестән мизгелгә,

Бушады бар дөнья,карашым...

Тик нәфес тудыра икән лә

Җир-дөньяга гашыйк баласын!
Авырту тоймадым тәнемдә —

Кадерен оныттым саулыкның.
Чирләгән, иң авыр чагымда

Иманым белән мин савыктым.
Әйләнә-тирәдә кешеләр,

Тоймадым аларның кирәген.

Үземне кирәксез тойганда

Сыкрады «битараф» йөрәгем!
... Дөньяның малыннан баш тарттым — Яшәүнең кызыгы калмады...
Акчага үрелгән чакта да Илаһи рәхәтлек алмадым.
...«Шигырең мәгънәсез»,дисәң дә, Ышанам... син мине аңладың!
***
Мин иҗатка кайтам...
Әмма хәзер

кыйммәте дә башка сүзләрнең.
Мин,мөгаен,күп әйтергә теләп,

Мөмкин кадәр азрак сөйләрмен...
Сүз кыйммәте бүген — ихлас фикер.

Тик күп булса ул да — кадерсез.

Кешеләрнең соңгы йорты — зират,

Ә гомерсез сүзләр — каберсез...
Мин иҗатка кайтам...

Әмма хәзер

кирәге дә аз бит сүзләрнең.

Мин,мөгаен,кайчак,дәшми генә,

Чиксез фикерләрне сөйләрмен...

***
Буын арты буын алышына,

Тормыш алышына гүяки...

Ничек кенә,кайчан яшәсәк тә,

Күп сөйләсәк,хәтта дәшмәсәк тә,

Юлыбыз бит безнең бер, ләкин...

Ниндидер сер яшеренгән кебек,

Нидер бардыр кебек бу эштә —

Буын арты буын алышына,

Хәерчелек күреп яшәсәк тә,

Бай-муллыкта булган килеш тә...

Буын арты буын алышына!

Ә без һаман дөнья куабыз!

Бәби тәпиен дә , мәетне дә

Бер Җир биргән суда юабыз...

Буын арты буын алышына!

Тормыш алышына, ел үтеп.

Безнең гомер,никтер,узып бара

...Рәхәт көннәр килгәнен көтеп...
***
Һавасы да чиста кебек,

Кояшы да кадерле...

Тик,нәрсәдер, белмим генә,

Кысып тора бәгырьне.
Дөрес юлда түгел кебек

Дөрес дигәннәребез.

Ник бертөрле фикер белән

Яшибез соң әле без?
Бик артта калганбыз кебек,

Гүя узган гасырда.
Яшәү рәвеше , тормыш та

Ялгыш кебек — барсы да...
Барсы да эшләнә кебек,

Милләт,диючеләр күп...

Дөньякүләм караганда —

Зур гамәл—эшләр дә — чүп.
Дөрес җирдә тумаганмы,

Әллә акыл ялгыша?
Нәрсәдер дөрес түгел күк...

Әйтерсең, галәм юлыннан Баскан җирем калыша.
Бары да хата микән соң?
Бәлки бездер ул — хата?..
Җир тарихы битләрендә

Аңлашылмас һәм күренмәс

Хәреф—җөмләләр ята...


Халык һәм кеше
Кеше кичермәс кайгыны

Халык күтәрә ала.
Тарих диңгезе өстеннән
Тирәнгә карап барам...
Һәр халыкның үз язмышы,

Үз җаны бар, үз җыры.
Һәрберсенең үз тормышы,

Үз вакыты,үз чоры...
Канлы күз яшьләре сеңгән
Үз моңы бар һәркемдә.
Халык күтәргән хәсрәтне

Күтәрә алмас беркем дә.
...Һәр халыкның үз батыры,

Халык иҗатына күчкән

Мәхәббәт сагышы бар.
Табышлары, югалтуы,

Гомерлек ялгышы бар.
Йөрәкләрне телгәләгән

Милли хис бар һәркемдә.

Мәңгелек көч халыкта ул!

Кеше көче — бер көнгә...
***
Сүз дә җитми,көй дә җитми,көче җитми тавышның...

Йөрәктән—йөрәккә күчә ул халыкның язмышы.
Көн дә җитми,ай да җитми,ел да җитми сөйләргә.

Халкымның кичергәннәре — гасыр язган көйләрдә.
Аңлатырга көч тә җитми,җитмәс аңа бар сәләт.

Халык язган шигырьләрдә — безнең бүгенге халәт.
Һәр халыкның үз язмышы, үз моңы бар, үз теле.

Халык күргәнне тоярга җитәр микән бер гомер?
Күп сөйлибез,күп йөрибез,күп эшлибез шикелле.
Милли хисең үлгән булса, эш файдасы икеле.
...Килмешәкне кем яратсын,чит җирләрдә хәл кыен.

Милләтең исән чагында,халкың янына сыен.