Сиңа килдем бүген кабаттан
Бүген сиңа килдем, җанны тыеп,
Бар көчемне җыеп кабаттан.
Битәрләмә мине, очрамады
Синең кебек өзелеп яраткан.
Гафу сорыйм, соңлап булса да мин,
Кичерә күр сөю хакына.
Яшь күңел ул иләс-миләс була,
Ялган бәхет эзләп талпына.
Кадереңне белми читкә киттем,
Сакламадым изге хисләрне.
Күпме генә вакыт үтсә дә, мин
Оныта алмыйм уртак кичләрне.
Бүген кабат синең янга килдем ,
Карарга да куркам күзеңә.
Мин тудырган сагыш ята анда,
Беләсең бит моны үзең дә.
Чак-чак тыеп торам яшьләремне,
Их, капланып сиңа еларга!
Күңелемнән һаман кабатлыймын:
Үпкәләмә үткән елларга.
Минсез генә үтеп китсәләр дә,
Алар җанда уелып калырлар.
Тик туасы көннәр күңелеңә
Мәңге сүнмәс шатлык салырлар.
Минем йөрәк һаман сызлый әле
Тормыш биргән ныклы сабактан.
Гафу сорап килдем бүген сиңа,
Гаебемне танып кабаттан.