Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Габдулла Тукай

Өзелгән өмид
Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе,

Сизелә: үтте яшь вакытлар,җитте гомрем яртысы.
Күз тегеп баксам әгәр дә тормышымның күгенә,

Яшь Һилал урнында — анда тулган айның яктысы.
Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә,

Очмый әүвәлге юләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы.
И мокатдәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз?
Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күндем кошы.
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан Раббысы.
Күпме моңлансам кунып милли агачлар өстенә,

Барсы корган, бер генә юк җанлысы, яфраклысы.
Булмадың алтын ярым, салкын ярым син дә минем,

Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткычы!
Күз яшең дә кипмичә егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,

Һәр ишектән сөрде углыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,

Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы!


Рөстәм МИНГАЛИМ
Кышкы суыкларга кердек исә

Кышкы суыкларга кердек исә,

Хәтеремә төшә үткәннәр.
Аякта нык хәзер, өстә калын,
Онытылсын иде ул көннәр.
Тәрәзләргә салкын урман чикте,
Ә ягарга утын юк иде...
Шәһәрләр ач иде, авыллар ач, —
Сугыш кына ул чак тук иде.
Су буенда безнең ач әнкәйләр
Су җылыта иде малларга.
Башлары боз иде, өсләре боз —

Боз хатыннар кебек аналар.

Кулларында һаман бозлы чиләк,

Юлларына калын боз сарган.

Елгасы боз аның, дөньясы боз...

Таймас өчен ныграк басарга!

Итәкләрен тарта боз чуклары,

Бөкләгәндә — җиңнәр сыналар.

Өйгә кайтып, безне җылытырга

Каян җылы тапкан соң алар?

...Бик өшетеп хәтеремә төшә,

Йөрәгемә төшә ул көннәр.

Күшегеп тора иде, бөгәрләнеп,

Морҗалардан чыккан төтеннәр...


Рәдиф ГАТАШ
Хатын-кызларга җыр

Яратабыз,дибез... Шулай микән?

Сүздә һаман әйтеп без аны,

Ә гамәлдә сезнең иңгә инде

Салмадыкмы... хәтта дөньяны?! —
Хатын—кызлар!
Әни һәм әбиләр,

Апалар, әй ярлар, сеңелләр...

Сезгә һаман җыр без багышладык,

Бәлки , алар ихлас түгелләр?!

Җиңел генә мактыйбыз да һаман,

Фәрештә, дип, күккә чөябез.

Ә чынлыкта нигә Адәм эшен

Сөйгән Хаувабызга өябез?
...Көрәк һәм лом тота безнең Муза ,

Гөлләр, сездә таудай мәшәкать —

Вазифалар йөге... Ә нәфислек?

Каян вакыт сиңа, мәхәббәт?!

Заманалар гаме җаныгызда!

Айыйбызмы наз, ямь иясен?!

Сакланамы Зөләйхалар?

Матур — Ул батыр да бүген, күрәсең...

Юккамы ир, ата була белмәс, —

Җәмгыятьтә гамьсез кеше өчен

Сез янасыз! Нык гаилә, нигез,

Җир бәхете , илнең эше өчен

Җаваплылык, зур горурлык сездә!

Күпләрегез җыр да язалар —

Зарланусыз, якты... Кырыс бары!

Сез шул — атом чоры музалары,

Вазифалар гөле — розалар...

Беләбезме кадерегезне сезнең?

Күрсәтәбезме чын хөрмәтне?

Матурлыкны мактау булды , әмма

Онытмадыкмы зур хезмәтне

Сезнең , бөек гасыр Хаувалары ,

Илнең чын каһарман кызлары?!
Яратабыз, дидек. Изге сүзне

Арзанайттык, ирләр, без аны!

Их, ичмасам, саклый белсәк икән,

Анлый, яклый белсәк икән —

Инде Сезнен индә барган дөньяны!


Мөдәррис ӘГЪЛӘМ
Бердәнбер

(Баллада)
Иделнен ин гүзәл җирендә
Шәм кебек сузылып үскән ул,
Борынгы җырларда җырланган
Чишмәгә суга дип төшкән ул;
Авылнын гармунчы егете
Аны нәкъ шул чакта күргәндер —
Алмадай кызлар күп авылда,
Арада ул гына —
Бердәнбер.
Кичләрен уенга чыкканда,
Беркемгә сиздерми чыгарга,
Яхшыга киясе күлмәген
Чыгарып яшергән чоланга.
Үзе дә кичергән әнисе
Анын бу хәйләсен белгәндер —
Хәйләкәр кызлар күп авылда.
Арада ул гына —
Бердәнбер.
Күбәләк шикелле талпынып
Очкан ул, бер чыккач иреккә,
Яшьлектә кал шулай
Гомерлек уйнап та,
Җырлап та, биеп тә.
Ул, бәлки, нәкъ шушы уенда
Яшьлеген озатып көлгәндер,
Һәркемнән узачак ул бәйрәм —
Һәркемнен яшьлеге
Бердәнбер.
Ул кемнән ким әле, Ник әле
Яраткан егетенә чыкмасын?!
Туй белән биргәннәр аны да,
Искечә укытып никахын.
Кем белә, ә бәлки, ул чакта
Бу безнен туйлар да кергәндер —
Ак туймы , кызылмы — барыбер
Ул анын туе бит,
Бердәнбер.
Аннары бу сугыш, озату,

Аерылу иреңнән дүрт елга.
Дүрт елга барган бу сугышның

Газабы барачак күп елга.

Үпкәдән килгән бу кара кан:

Симәнә ташыган үрдәндер,

Ә ире исән-сау кайтачак —

Ул аның ире бит, Бердәнбер.
Зур сугыш узды ул, тик менә

Тын кыса, кимерә үпкәне.

...Ире дә исән-сау, янында,

Бу сугыш бетсә дә , үтмәде,

Тәүлекләп игеннәр урганда,

Ул аңа чир булып сеңгәндер —

Идәндә сабые үрмәли,

Ул аның сабые, Бердәнбер.
Идәндә сабые үрмәли,

Алырга иде бер кулыңа!

Бу соңгы теләге үтәлми,

Чем—кара күзләре йомыла.

Ә аның шикелле илемдә

Меңләгән хатыннар үлгәндер.

Онытма, кешелек, Ул минем
Әнием иде бит,
Бердәнбер!
***
Айдар ХӘЛИМ
Халык язучысы Фәнис Яруллинның хәләл җефете Нурсөя ханымга
Син, Нурсөя, асыл гөл-нисабыз,
Рухи зәгыйфьлеген күпләрнең
Аклап,
Үз иңеңдә
Баскычлардан
Фәнисне — татарны күтәрдең.
Серле кодрәт , сихри көчләр белән
Аллаһтан вәхидәй яңардың —
Үзебездән мәңгегә киткәнне
Титан әдип итеп
Кайтардың!..
Ирле — ирсез, тәмуг оҗмахында
Балаң итеп карап гарипне,
Аналык назыннан вазлар кичеп,
Таң калдырдың Мәшрикъ—Мәгърибне!..
Аһ, Нурсөя!.. Күрелмәгән дастан!
Нинди каннан—ханнан түләк син?
Без кыйлган гөнаһны гомерең белән

Аклатырга төшкән бүләк син!..
Таш астында аваз сүнә,диләр,

Синең белән сүнми икән ул.
Синең белән — кая ди Шигърият?! —

Шагыйрь үзе үлми икән ул!..
Мин, Нурсөя, халык уянсын дип,

Таңда йомшак кына йөткерәм.

Илең белән сиңа көн килсен дип,

Бер ат йөге гөлләр китерәм...


Разил ВӘЛИЕВ
Сине озатканда

Сагынуым басылмады әле,

Ачылмады синең йөрәгең;
Күзләреңнән яшь тә кипмәгән бит,

Елмаюың әле күрмәдем.
...Билет юктыр бүген самолетка,
Буш урыннар юктыр поездга,

Трамвайлар тулы халык белән,

...Җил дә әнә моңлы җыр суза.
Адашырсың... күктә йолдызлар юк,

Юл тапмассың... төн бик караңгы.

Тутырыр күк айсыз , йолдызсыз төн

Синең белән минем араны.
Көз сагышы миңа күчә, дисең...
Телисеңме? — Хәзер яз ясыйм!
Чәчәк белән күмәм йөрәгеңне —

Мәхәббәтнең алсу вазасын.
Кирәк түгел чәчәкләрең, дисең,
Кирәк түгел сүзең: «Яз ясыйм».
Калсам — бары мине табарсың син,

Китсәм — сагынып,шигырь язарсың...
Ничек итеп җырлар языйм ди мин?
Ачалмадым синең йөрәгең...

Күзләреңнән яшь тә кипмәгән бит,

Елмаюың әле күрмәдем.


Роберт МИҢНУЛЛИН
Багышлау җыры

Синең белән узган минутларны

Айлар—елларга да алышмыйм.
Уем белән мин гел синең янда,

Өзгәләнсен әле синең җан да —

Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сагынулар, саргаюлар белән,

Югалтулар белән таныш мин.

Син дә мине искә төшерерсең,

Мине сөюеңне төшенерсең —

Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Сине уйлап узган гомеремне

Сагышларым белән нәкышлыйм.

Син дә мине сагынырсың әле,

Узганнарга сарылырсың әле —

Бу җырымны сиңа багышлыйм!
Шатлыкларым күңел тулы иде,

Шатлык идем, инде сагыш мин.

Сиңа ләкин шатлык кына теләп,

Сиңа ләкин аклык кына теләп,

Бу җырымны сиңа багышлыйм!
***
Мөхәммәт МИРЗА
Халык язучысы Рабит Батулланың йөзьяшәр Әнкәсе Мөкәррәмә Анага!
Соңарып килгән яз төне,

Томан пәрдә япкан күген.
Бар да йоклап беткән,димә:

Сәҗдәгә оеган түнеп,

Йөзьяшәр Әнкәсе бүген.
Дисбесенең һәр төймәсе —

Хатирәләр хәситәсе...

Ил Агасы бүген Улы!..
Сәҗдәгә оеган түнеп:
— Сузылмыйча яз килсәче?!.
Хәтеренең төпкеленнән
Актарамы гомер көлен...
Утыз сигезенче елның,
Зәйдә боз кузгалган мәлдә,

Тулгагы тулкыган өнен?
— Соңармыйча килсәче яз,

Кермичә җәй өлешенә...
Томан таралды... Тулганай

Челтәрле ак шәлен япты

Йөз яшьлек чал көмешенә!


Газинур МОРАТ
Хәтернең ак дивары

Хатирәләр хәтеремне
Алалар телеп—телеп.
Сагынган да кебек булам,
Сагынмаган да кебек.
Хәтернең ак диварында

Сурәтең тора көлеп.

Яраткан да кебек булам,

Яратмаган да кебек.
Сурәтеңне ак диварга

Мин үзем куйдым элеп.

Табынган да кебек булам,

Табынмаган да кебек.
Кавышканнар сирәк була —

Сөйлиләр бик тә белеп.

Яшәгән дә кебек үзем,

Яшәмәгән дә кебек.
Хәтернең ак диварында

Сурәтең тора көлеп.


Ленар ШӘЕХ
Бары бер кат...

Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Бар халәтем белән тойдым,
Гомерлеккә исердем.
Күзләреңә бары бер кат,
Бары бер кат багалдым.
Тирән сихер дәрьясында
Шул бәхетне табалдым.
Бары бер кат кулларыңны
Йөрәгемә алалдым.
Күктән көлгән ай шикелле
Кызардым да агардым.
Бары бер кат иреннәрем:
— Сөям... —
дип пышылдады.
Син генә хис дулкынына
Нигәдер кушылмадың...
Дөньяда бәхет мизгелен
Бары бер кат кичердем.
Ак томаннарга уралдың,
Эредең, очтың, югалдың...—
Мин мәңгегә исердем.