Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХЫЯЛЛАРДАН ЧЫНБАРЛЫККА КАЙТТЫК

Шигырь
Шигырь — канатлы ат.
Синеке ул,

Тезгененнән әгәр

Тота алсаң.
Шигырь — зәнңәр киңлек,
Очар кош ул,
Аның белән тигез Оча алсан.
Шигырь — шатлык, сагыш,

Сөю , нәфрәт...
Синең күзләреңнең
Анда моңы.
...Үзең тою кирәк.
Сүзләр белән
Мөмкин түгел
Аңлатуы моны.


Тормыш
Кырык төрле яра ясый тормыш,

Һәм төрлечә итеп үзе ямый.

Утка ата, суга сала шулай,

Һич аямый кайчак,һич аямый.
Күңел һаман җәрәхәтле әле,

Йөрәктәге яра телем—телем.

Икмәк кисәгедәй ул телемнәр

Хәтерләтә утлы ялкын телен.
Хыял тулы маҗаралар эзләп,

Бик күп булды абынылган мәлләр.

Шул абыну—егылулар аша

Без тормышка килмәгәнме әллә?!
Хыяллардан чынбарлыкка кайттык.
Июль ае. Серкә очыра арыш.

Яшь аралаш көлә—көлә бүген,

Өмет баглап,киләчәккә барыш.

 

Туган тел

Туган тел —
Сине ашлы иткән тел,

Асылташлы иткән тел,

Йөзең ямьле иткән тел,

Сүзең тәмле иткән тел.
Тирбәлгән бишегең ул,

Ачылган ишегең ул,
Әхлагыңа әдәп ул,

Яшәвеңә сәбәп ул.
Бердәнбер ул,
Бер бит ул,
Күңелдәге гөл бит ул.
Батырлык ул, сабырлык —

Уйласаң,таң калырлык!

Замандашка
Сорау белән дәшәм бүген замандашка.
Үзем карыйм мәңгелек ут — мәрмәр ташка.
Таптыкмы әле хәбәрсезләр каберен без?
Беләбезме исәннәрнең кадерен без?
Гасырлардан калган мирас сакланамы?
Безгә булган ил өмете акланамы?
Әй,замандаш,синдә нинди гамь ята соң?
Сиңа дәшәм. Миндә сорау уятасың...


Кире кайта
Киеп битлек,

Эшләмә этлек,

Эшлим дип егетлек.

Андый чакта

Фәрештәләр сакта:

Гамәлең кире

Нәкъ үзеңә кайта.
Сөйләмә сафсата:

Сүзең сине сата —

Ук үзеңә ата.
Этлегең — булган эш

Гомерең узган ич,

Шунысы кызганыч.


Соңга калма...
Әйтеп тәүге бисмиллаң,

Соңга калма,дисбең ал.
Биш вакыт кыйлган дога —

Түгел кемгәдер ода.
Фанилык — көрәш кыры,

Һәммәбез — Аллаһ колы.
Тормыш булса да диңгез,

Яшәвебез — бер мизгел...
Туган тел —
Сине ашлы иткән тел,

Асылташлы иткән тел,

Йөзең ямьле иткән тел,

Сүзең тәмле иткән тел.
Тирбәлгән бишегең ул,

Ачылган ишегең ул,
Әхлагыңа әдәп ул,

Яшәвеңә сәбәп ул.
Бердәнбер ул,
Бер бит ул,
Күңелдәге гөл бит ул.
Батырлык ул, сабырлык —

Уйласаң,таң калырлык!


Кем өчендер
Кем өчендер —

Көннәр гел кояшлы,

Төннәр һәрчак айлы.

Тормышы да —

Яккан мичтәй җылы,

Яшәве дә җайлы.
Аңа һаман
Язмыш мәрхәмәтле,

Шуңа йөзе көләч. Үз урынын

Раслау өчен, аңа

Кирәк түгел көрәш.
Әлегә аңа

Табын мулдан булып,

Сыгылып торган бер чак.

...Хаклык эзләп,

Сыза башка берәү,

Сүнгәндәй төнге учак...


И Габдулла-Апуш!
(диптих)
1
И Габдулла-Апуш!

Синең хәлне

Аңлаучылар саны

Ничә генә...
Синең хәлдә калгач,

Бәлки , берәү

Искә төшергәндер

Кичә генә.
И Габдулла-Апуш!
Ата сүзен
Ишетмәгән олан

Сине аңлар...

Ятим күңеленә

Эзен салып,

Сызылып ата чөнки

Алсу таңнар.
И Габдулла-Апуш!
Ана назын
Иртә югалткан кыз

Синең хәлдә...
Күңел тетрәүләре

Синең белән

Тоташтырган аны

Шушы мәлдә.
И Габдулла—Апуш!

Сөйгәненнән
Баш тартучы егет

Синең кебек...
Мәхәббәттән өстен

Аның чире.
Авыру егет шуны

Уйлый элек.
И Габдулла—Апуш!
Фани дөнья,
Беләсең ич,тора

Югалтудан...
Бер югалткач,нәрсә

Кире кайта?
Файда бармы кемдер

Юатудан?
2
И Габдулла—Апуш!

Барысын бирдең.
Нәрсә алдың әрсез

Тормыштан син?... Алу кая?!

Үзеңне Таладылар,
Юмарт булган өчен

Тумыштан син.
И Габдулла—Апуш!

Дөньялыкта
Булмаган ич хәтта

Яшәр өең...
Йорт—җирсез бер дәрвиш —

Шагыйрь, имеш.
Җиһаннарны иңләп

Киткән көең.
И Габдулла—Апуш!
Синең иҗат,
Шөкер, күңелләрдә

Урын алган...
Халкың шуңа күрә

Һәр сүзеңне,
Ядкарь итеп,моңлы

Көйгә салган.