КАШ ЯСЫЙМ ДИП...
РАШАТ НИЗАМИГА ИКЕ ХАТ
Хөрмәтле Рашат дус! «Чын мирас» журналының быелгы гыйнвар санында басылган «Ул — Яруллиннар йолдызлыгыннан» дигән язмаңны укыдым да сиңа тагын бер хат язарга булдым. Хәтереңдәдер, беренче хатны мин «Сәйдәшнең соңгы елы» («Казан утлары» №2, 2010 ел) дигән әсәреңне укыганнан соң, үзеңә генә дип, бәлки, файдасы тияр дип язган идем. Ләкин бу хатым сиңа гына түгел, чөнки ул «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» рәвешендәрәк булып чыкты. Сиңа, бәлки, файдасы инде тимәс тә, ләкин яшьрәк буын язучыларыбыз бар бит әле. Татар әдәбиятында чын тарихи жанрны, шәт, алар тернәкләндереп җибәрерләр һәм бөек кешеләребез, олы вакыйгаларыбыз турында җитди әсәрләр язарга алынырлар. Дөресен әйткәндә, без бүген «тарихи» дип йөрткән романнарыбызның күбесе асылда «маҗаралы романнар». Әйтемнең беренче өлеше сиңа булса, аның икенче өлеше — яшьләргә һәм башкаларга да... Әүвәле беренче хатны искә төшерик.
***
Хөрмәтле Рашат дустым! «Сәйдәшнең соңгы елы» дигән кыйссаңны укыгач, сиңа хат язасым килде.
Үз халкыңның бөек шәхесләре турында әсәрләр язу — мактаулы һәм шул ук вакытта үтә җаваплы эш. Алай гына да түгел, бу — үтә хәтәр эш. Бөек шәхесләр, йөрәкләренә үз халкының бөек проблемаларын сыйдыру белән беррәттән, аларның әхлакый, эстетик биеклекләренә, рухи маякларына да әверелә. Бүгенге дөнья Муса Җәлилгә, Рудольф Нуриевка, Рәшид Сюняевка, Роальд Сәгъдиевка, Нәҗип Җиһановка, Софья Гобәйдуллинага карап, татар халкы турында фикер булдыра. Бүгенге татар кешесенә мескен милләт вәкиле булып түгел, ә бөек халык вәкиле булып яшәргә кирәк! Эпиграфың турында тагы бер мәртәбә уйлан әле — без «мескен халыкның сансыз уллары» мыни?!
Әйе, бөек шәхесләр дә вак-төяк җитешсезлекләрдән, хәтта хаталардан азат түгел. Ләкин шәхескә бәя биргәндә йә аның образын сәнгать чаралары белән сурәтләгәндә, ул җитешсезлекләр хәлиткеч була алмый. (Әйтик, Насыйриның сукыр күзе, М.Гафуриның һәм П.Хузангайның аксаклыгы, С.Михалковның тотлыгуы һ.б.) Шәхесне бөеклеккә күтәрүче төп көч — бөек эш. Фәкать бөек эшләр, безнең очракта — бөек әсәрләр, шәхес язмышында хәлиткеч урын тота. Әйтик, университетларга, консерваторияләргә нигез салу, иҗат берлекләре, яңа газета-журналлар ачу, сәнгатьне яңа төрләр, яңа жанрлар белән баету һәм башкалар...
Син Салих Сәйдәшевкә кагылышлы күп материал җыйгансың һәм укучыга матур итеп сөйләп чыккансың. Әсәрнең формасы да кызыклы — композиторның соңгы чоры кичерешләренә аның гомерен сыйдырырга тырышкансың. Ләкин әсәрдә аның гомеренең кайсы мизгелләре күбрәк урын алган соң? Сәйдәшне олпат композитор иткән олы эшләреме, әллә аны төрле гайбәт объекты иткән вак-төяк җитешсезлекләрме?
Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе»ндә Сәйдәш нинди?! Кешелеклелек, зыялылык һәм җаваплылык үрнәге!
Заманында мин дә, Сәйдәшне гайбәт пычрагыннан арындырырга теләп, «Сәйдәш яры» исемле поэма яздым. Син аны беләсеңдер дип уйлыйм. Анда Сәйдәш Буада бер кызчыкны пианинода уйнарга өйрәтә, аны үзенә гашыйк итә, кызчыкның җанын, гомергә җитәрлек итеп, матурлык белән сугара, үзе сафлык, намуслылык, чын егетлек үрнәгенә әверелә. Бу — минем максатым иде.
Ә синең максатыңны, Станиславскийча әйтсәк, «сверхзадачаңны» мин андамадым
155
булса кирәк, Рашат. Акылым картайгандыр, күрәсең. Әллә аңладыммы? Син безне 1950-1960 елларда барлык татар зыялылары — яман, бердәнбер яхшы кеше — Сәйдәш булган, дип ышандырырга телисең, ахры. Ә яманнарның да яманы, синеңчә, Нәҗип Җиһанов. Хәтта Композиторлар союзын да ул Сәйдәшкә начар булсын дип төзегән икән ләбаса! («К.У.» №2, 2010, 56 б.). «...Иң ямьсез-тар- пычрак бер урамга Сәйдәшев исеме» бирелү дә (йа, Хода!) Җиһанов эше икән! Шул Н.Җиһанов булмаса, татар мәдәнияте дөньяның иң бөек мәдәниятенә әверелер иде бугай. 1988 елда Җиһанов үлеп китте һәм барлык татар композиторына Свиридов, Шостакович, Хренников, Эшпай булырга юл ачылды. Йә, әйт, кайда алар — татар Эшпайлары, Кара-Караевлары, Таривердиевлары? Ник Казан консерваториясе бүген һичьюгы Р.Еникеевларны, Ф.Әхмәтовларны, М.Яруллиннарны, Р.Биляловларны, Р.Ахияроваларны әзерли алмый? Ник? Син сүккән «власть башында утыручылар» да берничә мәртәбә алмашындылар инде. Ник нота да белмәгән җыр башкаручылар (җырчылар түгел) эстрада «йолдызы» булып йөри? Сәйдәш турында язганда, бу сорауларга да җавап кирәк түгелме? Татарның рухи дөньясы Җиһанов белән Сәйдәшне сыйдыра алмаслык шундый тармыни? Татар дөньясын шулай сурәтләп, син татар зыялыларын рәнҗетмисеңме?
Рашат дустым! Көчле шәхесләргә, чын талант ияләренә иҗат итәргә берни дә комачаулый алмый: төрмә дә (Җәлил, Алябьев), фатирсызлык та (Тукай, Хлебников, Клюев), чир дә (Ф.Достоевский, Н.Островский, Ф.Яруллин), сөрелү дә (Хикмәт, Исхакый, Набоков), сугыш та (Ф.Кәрим)... Ә язылган әсәрне халыкка җиткерүдә комачаулап була. Әмма, минем белүемчә, Салих Сәйдәшевнең үз заманында бер генә әсәре дә файдаланылмыйча, дөньяга чыкмыйча калмаган. Бу яктан аңа министр Рәхмәтуллин да, радиокомитет җитәкчесе дә, театр директоры да, Композиторлар берлеге рәисе дә, консерватория ректоры да комачаулык кыла алмаган. Сәйдәш музыкасы яңгыраган, әсәрләре нәшер ителгән, юбилейлары зур итеп үткәрелгән. Шулай булмаса, ул данга ирешә дә алмаган булыр иде.
Кыйссаңда син Х.Рәхмәтуллин һәм С.Вәлиди җәяүле Сәйдәшевне машинага утырырга чакырмаганнар, дип язасың. Сәйдәш шуңа үпкәләгән. Син, Рашат, шушы вак-төякне хәлиткеч вакыйга санап, Сәйдәшевне түбәнсетмисеңме? М.Садри радиокомитетка Сәйдәш өчен (композитор никтер урамда кала) гонорар сорап керә дә акчасыз чыга — берничә көн элек Н.Җиһанов гонорар алган булган икән. Менә бит Җиһанов Сәйдәшевне ничек җәберләгән(!), димәкче буласың син. Ә Җиһановның нинди гаебе бар?! Әгәр дә Сәйдәшев алданрак кергән булса, гонорарны аңа бирерләр иде, Җиһанов көтәргә мәҗбүр булыр иде. Син «Идел»дә баш редактор чагында бухгалтерың мине гонорар алырга чакырды. Мин берничә көннән соң гына кердем. Фәлән авторга биреп җибәрдек, иртәгә банктан алып кайткач керерсез дип, мине борып чыгардылар. Мин кемгә үпкәләргә тиеш: теге фәлән кешегәме, бухгалтергамы, әллә үземәме? Авторның Җиһановка карата тенденциозлыгы түгелме бу?
Син Заһидулла Яруллин авызыннан Җиһанов турында «ләгыйнь» дип әйттерәсең. Моны раслаучы документ бармы соң? Имеш, Ф.Яруллинның башына Җиһанов җиткән. Нигә? Ничек? Фронттан азат итә алмаганмы? 1941 елда Ф.Яруллин әлегә танылмаган, формалашып килүче яшь композитор була. Ул елларда инде ат казанырга өлгергән күпме язучыны, рәссамны, артистны сугышка алып китәләр! Фәрит Яруллинга дан 1945 елда, ягъни һәлак булып, ике ел үткәч кенә килә. В.Власов, В.Фере, Л.Якобсоннар ярдәмендә язылып бетмәгән балетны кондициягә китерүдә дә Н.Җиһановның роле кечкенә түгел. 1958 елда шул ук Җиһанов ярдәмендә аңа Тукай премиясе бирелә. Монысын да беләсең. Заһидулла абзыйдан теге сүзне әйттерү — Яруллиннар нәселен пычратмыймы, намуссыз итеп күрсәтмиме икән? Ә Сәйдәшнең ноталарын Казансу буенда яндырулар, М.Нигъмәтҗановның уйдырма мәгълүматлары? «Мәгълүм сәбәпләр аркасында» («К.У.» №2, 65 б.) Сәйдәш опера язуын ташлый. Нинди «мәгълүм» сәбәпләр алар? Властьның кысуымы,
Җиһановның юл куймавымы, әллә Сәйдәшнең шәхси сыйфатларымы? Сәйдәшне исертергә тырышучы «подставной» берәр агент-мазар...» турында авыз суы корыту үзеңә көлке түгелме?
Кыйссаңнан күренгәнчә, Сәйдәш сәгатен югалткалый. Таныш булмаган яшь
РЕНАТ ХАРИС
156
шагыйрьгә ияреп, аның беренче гонорарына композитор сыра эчеп йөри. Ул караклар белән коньяк эчә. Сәйдәшнең хатыны артист И.Гафуровны данлыклы иреннән ни өчендер өстенрәк күрә... Кыйсса авторы моны берничек тә аңлатмый. Болар һәм шуның ише нәрсәләр, булган хәл булсалар да, Сәйдәшне кайсы яктан ача? Әллә болар авторның уйланмыйча язган опусларымы?
Мондый сорауларны, Рашат дустым, мин дистәләп дәвам итә алам, ләкин тукталам, чөнки син инде минем үземә: «Ник әсәремнең җитешсез якларын гына күрәсең?» — дип, хаклы рәвештә әйтә аласың. Ләкин әсәреңдә болардан җитдирәк җитешсезлекләр дә бар. Син тагы бер мәртәбә Сәйдәшнең диалогларына игътибар ит әле. Ул ни турында сөйләшә? Вак-төяк тормыш мәшәкатьләре генә бит. Күбрәк
— зарлану. Мин синең кыйссаңда композиторның бер генә тирән фикерен дә очратмадым. Сөйләгән хатирәләре — сакаллы анекдотлар, зарлану, шыңшу, тыйнак булып күренергә тырышу, министрларны хурлау. Ул ни сәнгать турында, ни музыка турында, ни яшәеш турында, җәелеп китеп, фәлсәфә кормый, уйланмый, оппонентлары белән бәхәсләшми. Иң мөһиме — әсәр барышында композитор бернинди конкрет иҗат эше белән дә шөгыльләнми, бернинди киртә дә ватмый, беркемне дә коткармый, беркемне җиңми, кыерсытыла да кыерсытыла гына. Шуның өчен дә Сәйдәш ихтыяр көче булмаган, тормыш агымына чалкан ятып, агым кая тартса — шунда, дулкын кая какса — шул якка агып барган бер мәхлукны хәтерләтә. Чынлап та, Сәйдәш — синең сурәтләвеңдә, мескен илнең сансыз баласы. Мескен белән беркем дә горурланмый, мескенне кызганалар гына!
Әсәрдә С.Сәйдәшевнең психологик портреты төгәл түгел. Аның хисләр гаммасы зарланудан, үпкәләүдән һәм елаудан гына гыйбарәт. Композиторны иҗат ләззәте кичергән сәгатьләрдә сурәтләргә кирәктер, минемчә. Ә синең әдәби осталыгың моңа бик җитә. Сәйдәшевнең татар музыкасына керткән яңалыгы «Совет Армиясе маршы»нда да, йә булмаса, албан халык җырын «Әдрән диңгез» итүдә дә түгел. С.Сәйдәшев — татар музыкаль театрын тудыра язган олпат шәхес! К.Тинчурин белән, әлбәттә. Килешәсеңме? Килешсәң, ник аны шундый итеп сурәтләмәдең? Әллә бөек оештыручы, бөек иҗатчы, бөек җәмәгать эшлеклесе Н.Җиһановка пычрак чәчрәтүне мәртәбәлерәк дип уйладыңмы?
Ләкин татар музыкаль театры тернәкләнеп китә алмады — аны татар мәдәни дөньясында мәгърур дулкын булып күтәрелгән, тагы да дәрәҗәлерәк саналган опера һәм балет сәнгате арткы плангарак этәреп куйды. Музыкаль театр тарафдары
— Сәйдәш, опера, балет театры тарафдары — Җиһанов. Менә сиңа бу ике бөек шәхес арасындагы аерма һәм иҗади конфликтның нигезе. Бу идея-фикерне мин сиңа, Рашат, бүләк итәм. Бу — фәнни-гамәли конференцияләр, яңа диссертацияләр темасы һәм проблемасы. Бу конфликтта көнләшү, дан бүлешү кебек нәрсәләргә урын юк. Җиһановка Сәйдәштән, Ф.Яруллиннан йә башка татар композиторларыннан көнләшергә бернинди дә нигез юк, чөнки ул — илкүләм билгеле кеше, ул властьта, аның әсәрләре, СССР чикләрен узып, Европада яңгырый, ул илкүләм комитетларда, ул — депутат, лауреат... Ьәм барысы да хаклы рәвештә! Чөнки Н.Җиһанов — дәүләти аңлы, югары культуралы һәм белемле, киң карашлы, тырышлыкта тиңдәше булмаган иҗатчы. Мәрхүм композитор Фасил Әхмәтов, сокланып, «Мин Җиһановның барлык әсәрләрен язу түгел, күчереп чыгып та бетерә алмас идем!» — дип әйтә иде.
Татар еш кына үзеннән алдынгырак, булдыклырак, көчлерәк, талантлырак, баерак кешедән, бигрәк тә милләттәшеннән, үлеп көнләшә. Бу — безнең милли хурлыгыбыз, хәтта — фаҗигабез. Син шул хурлыклы сыйфатны ике тарихи шәхес арасындагы хәлиткеч мөнәсәбәткә әверелдермәкче буласың. Ай-һай!
Тагын бер сорау: син кыйссаңны кем укысын диеп яздың? Әгәр дә бүгенге күпмилләтле Россия, Европа Сәйдәшне белсен, танысын, аның бөек образы татар халкын тагын бер баскычка күтәрсен, дип язган булсаң, китап итеп бастырганда, минем шушы хатыма да игътибар ит әле, Рашат дус. Әлбәттә, беренче кат укыганда, хат синең ачуыңны чыгарыр, әмма икенче тапкыр укырга көч тапсаң, ул сиңа күзелдерегеңнән арынырга һәм алтын кысалы, «мурано» пыяласы куелган европа күзлеге кияргә ярдәм итәр. Син моңа лаек, чөнки син — билгеле язучы, тырыш кеше.
Уңышлар ҺӘМ саулык теләп, Ренат ХАРИС 27 февраль, 2010 ел.
КАШ ЯСЫЙМ ДИП...
157
***
Ә хәзер «Ул — Яруллиннар йолдызлыгыннан» дигән язма турында берничә фикер. Дөресен генә әйткәндә, Рашат, беренче хаттагы фикерләр бу әсәреңә дә тулаем туры килә. Син үзгәрмәгәнсең. Монда да ваклангансың, кемнәргәдер нахак гаеп таккансың, пычрак ташлагансың, түбәнсеткәнсең. Ә Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек үк, дәлилсез, бармак имеп ясалган «яклауларга» мохтаҗ түгел.
Син Олжас Сөләймановның: «Я возвышаю степь, не принижая гор!» — дигән сүзләрен беләсеңдер. Фәрит Яруллинны «зурдин-зур, актин-ак» итеп күрсәтер өчен, син бу әсәреңдә дә иске һәм примитив алым куллангансың — Композиторлар берлеген, ВКП(б) өлкә комитетын, аларның Бөек Ватан сугышы чорындагы җитәкчелеген пычратырга, бүгенге опера һәм балет театрын түбәнсетергә маташкансың. Дөрес, бер яңалык бар: бу әсәреңнең төп герое — «бронь», ягъни илнең тулы канлы тыл тормышын тәэмин итү өчен, иң кирәкле белгечләрне, эшчеләрне, фән, сәнгать, мәгариф хезмәткәрләрен фронтка китүдән вакытлыча азат итә торган документ. Үз теләкләре белән сугышка китәргә теләгән кайбер кешеләргә «бронь»ны хәтта мәҗбүри биргәннәр, мәсәлән, җырчы Рәшит Ваһаповка. Синең бөтен игътибарың Фәрит Яруллинга түгел, ә әнә шул документка юнәлгән, зиһенеңне шул каплаган. Бу «фәнни-популяр» язмаң да миндә бик күп тискәре сораулар тудырды.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Ф.Яруллинга гына түгел, СССРның бик күп күренекле сәнгать әһелләренә шинель кидерәләр һәм «күрәләтә сугышка җибәрәләр». Алар арасында инде шактый танылырга өлгергән композиторлар Заһид Хәбибуллин һәм Хөснулла Вәлиуллин да бар. Алар исән калган, ә Фәрит Яруллин, кызганыч ки, һәлак булган. «Кемне — кешеләрнеме, әллә системаны, сугышның үзен гаепләргәме?» («Чын мирас» №1, 2014, 112 б.) дигән риторик сорау куясың. Болай итеп, син З.Хәбибуллин һәм Х.Вәлиуллинның исән калулары өчен кемгә рәхмәт әйтергә — кешеләргәме, системагамы, сугышның үзенәме? дигән абсурд сорауга урын калдырасың түгелме? Ә, синеңчә, кем гаепле һәм ни өчен? Язмаңда, Рашат, бу сорауга төпле җавап юк, ә тел төбеңдә — Композиторлар союзы җитәкчелеге, ягъни Нәҗип Җиһанов. Син «бронь» хакында: «Истәлекчеләр телдән сөйләвенчә, Фәритне яки «онытканнар», яки исемлектән төшереп калдырганнар, яки аңа дигән броньны кулына вакытында биреп өлгермәгәннәр», — дисең. Беренчедән, исемсез истәлекчеләр телдән сөйләгән нәрсә, Рашат, гайбәт дип атала. Ә гайбәт документ һәм дәлил була алмый. Бигрәк тә — кеше үтерүдә! («...яшь талантны саклауда битарафлык күрсәтүчеләр татар Моцартын үтерде».—118 б.). Икенчедән, хәзер бөтен архивлар ачык, ә «бронь» исемлекләре ябык документ түгел. Син, әсәреңә җитди караган булсаң, гөманыңның өчесен дә ачыклый ала идең: онытканнармы, исемлектән сызганнармы, биреп өлгермәгәннәрме?! Бу сорауларга җаваптан бигрәк, син аларны кемнедер гаепләү, кемгәдер шик ташлау, аларга карата нәфрәт тудыру коралына әверелдергәнсең шикелле. Ә кемнәргә? Син Фәрит Яруллин сугышка үз теләге белән китте дигән фараз бар, дисең, һәм «...япь-яшь гаиләсен, ай-һай, ансат кына ташлап китәр идеме икән ул? Бу буталчыклыкта татарны сөймәс рус түрәләренең дә роль уйнавы бик ихтимал» (114 б.), дигән шик ташлыйсың? Моны ничек аңларга? Ф.Яруллинда патриотлык хисе булмаган, дипме? Үзен генә кайгыртуны бар нәрсәдән өстен күргән шкурник, дипме? Ә «татарны сөймәс рус түрәләренең» бу эштә ни катнашлары бар? Ф.Яруллин сугышка үзе теләп китте, дигән хәбәр таратканнармы? Әгәр дә шулай икән, димәк, алар Ф.Яруллинны сөйгән, аның гражданлык позициясен олылаган, композиторыбыз һәйкәленең нигезен ныгыткан. Рәхмәт аларга. Ә син, Рашат, Фәрит Яруллинны һәйкәл итеп күтәрергә теләп аны бу очракта салып таптыйсың түгелме?
Бераз гына рус һәм Мәскәү темасына да тукталып алыйк әле: «...эчүчелек белән дус рус гаиләсе» (116 б.), «Мәскәү каланчасыннан бу эшчән-батыр халыкка (татарга. — Р.Х.) астыртын мөнәсәбәт...» (115 б.), «Мәскәү сәясәтчеләрендә безне — татарны аңлаучы күренми...» (117 б.), армиясе белән дошман ягына күчкән генерал Власовны «чиста рус» дип ассызыклау (115 б.) кебек «ачышларың», Рашат, синең үзеңә батырлык, каһарманлык булып тоела булса кирәк. Ә чынында болар — урынсызга әйтелгән, Ф.Яруллинга һәм аңа багышланган язмаңа һич кагылышы булмаган «паразит» сүзләр генә. Син, форсаттан
РЕНАТ ХАРИС
158
файдаланып, татарны күтәрергә теләп, гомумән русларны, гомумән Мәскәүне түбәнсетергә маташасың, укучылырыңда аларга карата, СССРга, тарихка карата нәфрәт хисе уятырга телисең кебек. Моннан кемгә һәм нинди файда?! Ул нәфрәт хисе белән мин нишләргә тиеш? «Без әле һаман да солдатлар түгел, коллар хәлендәрәк», дип, Тукайның «Тотса мәскәүләр якаң...» (117 б.) шигырен дә үз контекстыңа яраклаштырып, безне кая чакырасың? Ә менә татар халкына һәм Татарстанга берәр афәт чакырып китерүең мөмкин. Ходай сакласын... Минемчә, безгә башка милләтләрне түгел, ә үз татарыбызны аяусыз тәнкыйть утына тотарга кирәк. Ләкин илеңне, халкыңны, тарихыңны белеп һәм яратып — Гоголь, Тукай, Салтыков-Щедрин, Шакир Мөхәммәдов кебек! Ләкин пычрак ыргытмыйча, төкрек чәчрәтмичә!..
Аннары, Ф.Яруллинны да бит композитор итеп Мәскәү консерваториясе тәрбияли, балетның язылып бетмәгән музыкасын рус музыкантлары спектакльдә файдаланырлык хәлгә китерә. «Шүрәле» балеты да Ленинград театрында 1950 елда куелгач кына дан ала, һәм исән чагында Казанда да бик тар даирәдә генә билгеле яшь музыкант тиз арада Фәрит Яруллин дигән билгеле композиторга әверелә. Бүген дә шул ук хәл — фәкать данлыклы театрларның уңышлы спектакльләре генә дөньякүләм яңгыраш ала. Димәк, безгә үз театрларыбызны халыкара югарылыкка күтәрергә кирәк. Бүген «...инде «урыслашып» бетә язган», дип син буярга маташкан (112 б.) Муса Җәлил исемендәге Казан опера һәм балет театры — Россиянең Европада иң билгеле өч театрының берсе. Ә син аны, дөнья музыка сәнгатен яхшы белмәгән журналистларга ияреп, «татарлаштырырга» хыялланасың булса кирәк. Дөньяда бербөтен опера сәнгате инде күптән «итальянлашкан», «немецлашкан», «французлашкан», «урыслашкан», чөнки барлык театрлар репертуары — нигезендә итальяннар Верди, Леонкавалло, Пуччини, Россини, немецлар Моцарт, Вагнер, Глюк, Штраус, французлар Гуно, Бизе, Дебюсси, руслар Чайковский, Глинка, Бородин, Мусоргский, Римский-Корсаков, Рахманинов әсәрләре. Театр жцтәкчелегенең дә, татар композиторларының да, минем дә опера, балет сәнгатен бик «татарлаштырасыбыз» килә, әмма моның өчен дөньякүләм яңгыраш алган һәм барлык халыкларга да кызыклы булган, иң югары эстетик һәм әхлакый таләпләргә ждвап бирә алырлык әсәрләр тудырырга кирәк. М.Җәлил исемендәге театрны эчтән белгән кеше буларак, әйтәм: театр шул юнәлештә җитди эш алып бара. Аның кайбер уңышларын инде Россия генә түгел, Европа да таный.
Мине, Рашат, синең Бөек Ватан сугышына булган мөнәсәбәтең аптырашта калдырды. «Улларының ачы язмышыннан чыгып, «Бөек» дип аталган Ватан сугышына яңача караш ташларга да вакыт җитте...» дигәнсең. Мин ул яңача карашны язмаңнан эзләп карадым, ләкин таба алмадым. Әллә «... ике ил арасындагы сугыш... халкыбызның талантлы һәм эшчән улларын үтерү мәйданы да булды» (117 б.), дигән фикерең «яңа» карашмы? Әллә дөньяны каплап алган сугышны ике ил арасында гына булган дип әйтү, әллә «бөек» сүзен куштырнакларга алып, ул сугышның әһәмиятенә шик белдерү яңалыкмы? «200дән артык Геройларыбыз бар, дип мактанырга, горурланырга ярата идек... бу очракта да ялган интернационализм барлыгын күрү кыен түгел», дигәнсең. Шушымы сугышка яңача караш? «Нәрсә, сугыш җәһәннәменә китеп барган татар кавемнәре бу сугышларда татар халкы мәнфәгатьләрен яклап көрәштеме әллә?» дигән җөмләң (117 б.) мәсьәләгә шактый ачыклык кертә кертүен. Татар егетләре, синеңчә, ил өстенә килгән фашистик афәткә каршы көрәшүдән баш тартырга тиеш идеме? «...Абыем хәрби очучы иде, вертолёт сынаганда, Россия күгендә янып үлде. Милләт файдасына булса, мин аны бу кадәр үк кызганмас та идем» (117 б.), дип язгансың. Синең «сверхзадачаң» бөек татарпәрвәр булып танылырга теләү булса кирәк, ләкин бу югарылыкка ирешү юлын син Россияне, русны, Мәскәүне, Бөек Ватан сугышын түбәнсетүдә генә күрәсең. Бик хәтәр юл бит бу, Рашат Мияссарович...
Язмаңа эпиграф итеп «Туплар сөйләшкәндә, музалар тик тора» дигән мәкаль куйгансың. Шәп мәкаль, ләкин бу очракта урынсыз. Шушы язмаңда ук син үзеңә үзең каршы килгәнсең — Ф.Яруллин «блиндаж өчен киселгән агач төпләрендә (анда
— җыр пластинкасындагы эзләрне хәтерләткән боҗралар) бармакларын биетеп, «көй» чыгара» (113 б.), дип, иронияле елмаю гына уята торган эпизод китергәнсең. Ләкин композиторның сугыш вакытында иҗат иткән әсәрләрен атамагансың. Кайда соң алар? Аларны күрсәтеп, ник безне куандырмыйсың? Ә М.Җәлилнең, Ф.Кәримнең, М.Кәримнең,
КАШ ЯСЫЙМ ДИП...
159
А.Твардовскийның, Я.Ухсайның, Х.Мөҗәйнең һәм башка бик күп фронтовик язучыларның музалары йокламаган — туп тавышларын бастырып, «Моабит дәфтәрләре» туган, Ф.Кәрим, автомат прикладына блокнот куеп, 150 шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса иҗат иткән, Твардовский «Василий Тёркин»ны язган... Ә син, Ф.Яруллинны уңайсыз хәлгә куеп, пластинка сырларын хәтерләткән төпләрдә бармакларын биетеп, аңардан «көй» чыгартасың...
Ә хәзер синең ике әсәрең буена сузылган Нәҗип Җиһанов темасына тукталыйк. Дөрес, син бу язмаңда Нәҗип Җиһановны бер мәртәбә дә исемләп атамагансың, минем беренче хатымны, мөгаен, укыгансыңдыр. Ләкин аны яманларга курыккансың, чөнки синең гаепләвең Н.Җиһановка берничек тә йокмый, ә менә имярекка (исемсезгә) ябыша ала. Аның Ф.Яруллинга күрсәткән ярдәме турында
— ләм-мим. Бу турыда мин сиңа беренче хатымда язган идем инде. Өстәп шуны әйтә алам: «Шүрәле» балетына музыка язуны матди яктан тәэмин итәр өчен, Татарстан Композиторлар союзы (рәисе — Н.Җиһанов) СССР музыка фондыннан Ф.Яруллинга 1500 сум акча алып бирә һәм композитор эшен дәвам итә. Балет музыкасы клавирына күпмедер үзгәрешләр кертеп, әсәрнең партитурасын язган, аны спектакль либреттосына яраклаштырган — Фере белән Власов, тора-бара, татар композиторының автордашлары булырга исәплиләр, балетның исемен «Али-батыр» дип үзгәртәләр. Берничә ел көрәш бара: бер якта — Фере белән Власов, ә каршы якта — театр, Татарстан Композиторлар союзы (Н.Җиһанов), Казан консерваториясе (ректоры — Н.Җиһанов). Ахыр чиктә Яруллин ягы җиңә һәм «Шүрәле» үз исемен һәм авторын саклап кала. Син боларны беләсең бит. Ә нигә язмыйсың? Нигә син укучыңда, шул исәптән миндә дә, татар халкының горурлыгы булган Нәҗип Җиһановка карата нәфрәт уятырга тырышасың? Зыялы, горур, чын милләтпәрвәр кеше, ә язучы бигрәк тә, һәр сәләтле милләттәшен талант дәрәҗәсенә, олы талантны бөеклеккә таба, иң бөекләрне пьедесталга күтәрергә тырышырга тиеш ләбаса! Кызганыч ки, син ике очракта да каш ясыйм дип, күз чыгаргансың кебек...
Ике әсәреңә дә хас тагын бер сыйфат — документальлек юк дәрәҗәсендә аз, барлык материалларың матбугат аша бик күпләргә инде таныш. Бөек шәхесләр турында язганда, архив документларына таяну — иң беренчел таләп, ә син бик еш үлем, иҗат процессы кебек үтә җитди нәрсәләрне дә «якынча күзаллыйсың» (118 б.) һәм персонажыңны, үзең дә сизмәстән, уңайсыз хәлгә калдырасың. Бүгенге татар язучысы, гомумән, архивларга керергә яратмый. Архивта вакыт әрәм иткәнче, ул, бармактан суырып йә беркем дә аңламаган-белмәгән эзотерикага чумып, албастылар, җен-пәриләр, сихерчеләр турында бер грамм да иҗтимагый җаваплылык таләп итми торган берәр нәрсә әтмәлләп ташлый. Сиңа гына түгел, безнең барыбызга да, шул исәптән әдәби тәнкыйтькә дә, җитдиләнергә, профессионаллашырга вакыт.
Әлегә менә шулар, Рашат Мияссарович! Сиңа сәламәтлек, иҗатыңда уңышлар теләп калам.
Ренат ХАРИС
29 гыйнвар, 2014 ел.
Редакциядән:
Бу язма бер иҗатчыны да битараф к