Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИМИН ТОРМЫШ ЮЛЛАП ХАЛКЫМА

Ачыла хәтер
Милләтем — сөю ширбәтем.
Яралы маңгай сырым!
Миндәй чал шагыйрьләреңә
Карама, берүк, кырын!
Юнәлтә күрмә юлыңны
Денсезлек дәверенә...
Денсезләр, телсез, моңсызлар
Өрәккә әверелә.
Өрәкле зиндан түрендә
Тибрәлми милли бишек...
Йөрәкне үксез—моң телә:
Оныклар килә үсеп.
Ачыла хәтер: оныгың
Күкрәккә кысып сөйсәң...
...Оныклар түреннән калкып:
— Без — исән!!! — дибез... — исән!!!
Милләтем!.. Исәнлек белән
Бак хәтер чыганагың!?.
Куй башың,минем күкрәккә:
Җыр булсын сулаганың...


Бөре фалы
Яз хөрлеге бит ул
Җир—Анага
Багышланып ачкан фалларда,

Җәйге таңда сары сандугачлар

Кунып сайрый торган талларда.
Ил кодрәте — кылган догабызда —

Кыйбла
тарафына йөз тотып...
Изге дога... намаз вакытында

Эри йөрәктәге мең котып.
Язгы якта һәр тереклек сакта!
Җан Кояшка таба талпына.
...Мин фал ачам бүген, кодрәт юллап,
Имин тормыш юллап халкыма.
Мин фал ачам бүген киләчәккә,

Учта тотып җирнең күчәрен...
Башым куйган намазлыкка тиеп

Бәргәләнә бәгырь кисәгем.
Җир искәртә безгә яз килүен,

Назлап язның бөдрә бөресен.

Яздай эреп бер тыңлагыз әле —

Бөре фалы сөйли дөресен.
Бөре фалы: «Сөям... яратам...» — ди,

Яз түрендә дөрли—дөрли дә,

...Мин фал ачам...
ләкин үзем өчен
Кирәк түгел инде — берни дә.
Мин бит инде Җир кешесе түгел! —

«Яратам!!!» — дип артык өзелмәм.

Еллар узгач,бер багармын язга,

Тамчы булып шигырь күзеннән.


Чиксезлек
Иреккә тугрылык —

Ватанга тугрылык! —

Юл яру киләме көчеңнән?
Мәйданда: «Ирек!!!» — дип

Тилмергән көннәрнең

Минуты чыкмады исемнән.
Милләткә тугрылык — вөҗданга тугрылык! —

Онытмый яшәрбез йөзгәчә...
...Бер милләт кенәме?
— Вөҗданың барла! — дип,

Безгә бит күк дәшә, җир дәшә.
Безгә Хак Тәгалә, ышанып, тумыштан

Чәчәнлек хикмәтен йөкләгән.
Шигырьгә тугрылык — газапка тугрылык!

Кем безнең газапны чикләгән?


Могҗиза
Сөю — сер... Ачсаң, —
Сындырып сынарга риза бар да...
Ачкычы йөрәк серемнең

Туар могҗизаларда.
Сердә килешкән парларның

Булмыйдыр бәхетсезе...
«Сөйгән яр», — ди дә, мөлдери —

Мәхәббәт — дәрья күзе.

...Күктәме, агымсудамы

Мәхәббәтемә дәвам?
Мин җиде катлы күкләргә

Дәрья күзеннән багам.
Давыллы дәрьяда ага

Мәхәббәт бизәкләрем.

Агымга каршы йөзгәндә

Өзелде үзәкләрем.
Серле могҗиза тудырдым,

Давыллар кочып ярда.
Кирәкми, мине, кирәкми
Давылдан ышыкларга.


Ялвару
Гөнаһ кылсаң,башкаеңнны

Кайгы—хәсрәт баса икән!

Гөнаһлының чыраеннан

Иман нуры кача икән...
Хак Тәгаләм!
Мәслихәт кыл —
Иманымның көч—ныклыгын.
Бәндәләргә җитми бүген

Хәләл гамәл, хәләл белем. Х

ак Тәгаләм!
Яшел юл ач
Туктап калган хакыйкатькә! —

Милли кыйбла сугарганда Сарылмасын ят итәккә...
Раббым Аллам!
Көч—кодрәт бир
Яшь буынга яшәр өчен...
Игелекле иген кырын
Сөрер өчен, чәчәр өчен!
...Ил—көнемә иминлек бир!?
Бир илһамның гомерлеген...
«Ил!» — дип, үзәк өзелсә дә,

Өзелмәсен шигырь гөлем.
Бөек Тәңрем! Сакла безне!? —

Гөнаһ шомлыгыннан сакла!
Суд газапларыннан сакла,

Ут казаларыннан сакла,

Бакыйлыгыбызны хакла.