Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР АТЫ ШУНДЫЙ ТИЗ ЧАПТЫ

Төш
Шундый биек тау каршында торам,

Биеклеген күрер күз җитми.
Үзе текә, биеклеге ерак,

Текәлеге мине куркытмый.
Артта — диңгез. Анысы да бүген

Төшкә кергән серле җир инде.

Тирәнлеген белмим, ә киңлеге

Караш иңли алмас киң иде.
Кинәт шунда нечкә таш телеме,

Капыл гына ташлап кыяны,

Үзәгенә төшеп киң Иделнең,

Мәңгелеккә чумып югалды.
Исәбенә мәңге чыгалмадым,

Юкка чыккан нинди көнемдер?

Ничә көннәр шулай югалгандыр —

Үлчи калсаң,тулы бер гомер.
***
Ал күзлек төшеп ватылды,

Алданмый хәзер күзләр.

Җанымны ярып талады

Үкереп килгән көзләр.
Сүнә һәм сүрелә икән
Бу күңел, сүрелсә дә.
Ал булып ярым күренми,

Аллардан киенсә дә...
Ничәнче тапкыр югалтам

Табылган ярларымны.
...Төзәтеп булмастыр инде

Беркатлы җаннарымны.
***
Зәй сулары шундый кызу акты,

Гомер аты шундый тиз чапты.

Су өстенә калын бозлар ятты,

Су агымын гүя туктатты.
Өсләрендә калын боз ятса да,

Дәвам итәр сулар агымда.

Гомер атларыбыз салган эзләр

Сакланырмы Зәйләр ярында?
***
— Күзне байлык томалаган,.
— Күз томаларлык байлык

Бөтен илне күмә алмас,

Кемдә бар ул, кемдә юк.
— Күзне байлык томалаган.
— Томалагандыр инде.
Ачык күзләр фәкыйрьләрдә

Генә калгандыр инде.
— Ә кем белә... Гасыр башы.
Тарих тагын ни кылмас?
Тик күкнең капусы гына

Фәкыйрь өчен ачылмас.
Ач кешенең ачуы яман.

Юксыллыктан ачынгач.
Шәрә килеш ирек алган

Ярлы халык ни кылмас...
***
Майның да инде соңгы көннәре

Үтә дә үтә ае, еллары.
Үтә дә үтә, үтә дә китә,

Чигенә җитә гомер юллары.
Гомер юллары , кемгә күпмедер,

Ничек бирелгән ничә кешегә.

Очсыз—кырыйсыз булса берсенә —

Кыска бер мизгел икенчесенә.
Илаһым—Аллам тумыштан салган

Тәкъдиргә язган гомер күләмен.

Сузам дип һаман , узам дип аннан

Күпме тартыштым, чара эзләдем.
Безгә язылган гомер арасы —

Кысасын ватар юк бит чарасы.

Илаһи Кодрәт күпме билгеләп,

Үзеңә тигән шулай каласы.
Фани дөньяда яшәү өчен дә
Төрледер язмыш төрле кешедә.
Җәзага дучар булу берсендә —
Хөкемдар хакы икенчесендә.
Кемнең михнәттән сыгыла иңнәре,

Хакимлек итә илдә кемнәре?!
Ә гомер үтә, үтә дә китә...
Майның да инде соңгы көннәре.
***
Алдашып яшим. Алданып.
Гомерем буе шулай,
Һәм инде калган гомер дә
Гел шулай үтәр бугай.
Кем белә: бәлки, күчергеч
Үземнән алган болар?
Кемнәрдер фани дөньяда
Миннән дә алдандылар.
Акылың шуны аңласын,
Тетелми түзсен күңел!
Бу җирдә адәм баласы
Хатадан хали түгел.
***
Һәр Мәҗнүннең үз Ләйләсе була,

Һәр Ләйләнең дә үз Мәҗнүне.
Ләйләләрдән гүзәл түгелнең дә
Җаннарында ия үз «җене».
Үткәннәре калган. Киләчәктә
Кем килерен көткән күңелгә

Белеп буламыни? Шуңа күрә

Якындагың сакла бүгенгә.
***
Сонет өчен
Ни яулыкка, ни бүреккә гел сыймаган,
Ни башлыкка, ни түрәгә буйсынмаган,
Ни көч-кодрәт,ни дан-шөһрәт бер җыймаган,

Ни чабылып муеныннан ычкынмаган.
Күпме эшләп,кирәкле бер эш кылмаган,
Хакимгә дә, хәдимгә дә иш булмаган,
Бу башыңны ни дип бүген бәялисең?
Аны бүген кем бизмәне бәяли соң?
Түргә менгән шәкертләрең биек, ерак,
Алар аннан төшеп тормас хәлең сорап,
Үз хәле хәл янәшәңдә йөргәннең дә,
Син дип хәзер исе китми берәүнең дә.
Шулай булгач , акылга кил: бу дөньяда
Үз турыңда узең кайгырт, и, Дивана.