Логотип Казан Утлары
Роман

ҖЕНЛЕ КҮЛ

ТЕАТРАЛЬ РОМАН
Катнашалар:
Сәфәрҗан — 1920 елда Җенле Күл буенда туган кеше.
Гайнетдин — Сәфәрҗанны асрамага алучы.
Нурҗамал — Гайнетдиннең хатыны.
Шәйдулла — Гайнетдиннең күршесе.
Хәмдия — Шәйдулланың хатыны.
Зөфәр — Гайнетдиннең улы, 1920 елда туган.
Нәзирә — Шәйдулланың кече кызы, 1927 елда туган.
Әкълимә — Гайнетдиннең кызы, 1927 елда туган.
Кәрәм — Сәфәрҗанның улы, 1947 елда туган.
Булат — Гайнетдиннең оныгы, Зөфәрнең улы, 1960 елда туган.
Фатыйх — сугыштан соң билгеләнгән колхоз рәисе.
Тәслимә — Сәфәрҗанның анасы.
Ак офицер.
Булат сөйли.
Безнең авылдан ерак түгел Җенле Күл дип аталган шомлы, серле, тирә- якның котын алып торган бер урын бар.
1977 елның җәендә үк миндә — 17 яшьлек үсмер егеттә — Җенле Күл янындагы очрашудан соң, кайчан да булса кулыма каләм алырмын да язмышы безнең нәсел язмышына бәйле булган Сәфәрҗан турында китап язачакмын дигән өмет-хыял туды.
Җенле Күл... Элек-электән тирә-якка бу урынның котны алырлык даны таралган — анда гел ниндидер шәүләләр йөри, өрәкләр күренә, аларның имәнгеч тавышлары ишетелә иде. Аның күле киң дә, тирән дә түгел, тирә-ягындагы таллар, камышлар, яшел түмгәкләр — болар барысы да, читтән караганда, табигатьнең бер ямьле күренеше булып күзгә ташлана иде. Әмма бу урынга бәйле риваятьләр берсеннән-берсе тетрәндергечрәк булганлыктан, авыл халкы өчен Җенле Күл иң куркыныч урын дип санала иде.
Миңа унҗиде яшь иде. Ул елны дөньяда әллә нинди зур, бөек, әһәмиятле
Зөлфәт ХӘКИМ (Хәкимханов Зөлфәт Зөфәр улы, 1950), драматург, прозаик, 12 китап ҺӘМ 4 җырлар альбомы авторы. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши.
Зөлфәт
Хәким
ҖЕНЛЕ КҮЛ
81
вакыйгалар кайнагандыр — кайберләрен ишетергә, күрергә дә насыйп булгандыр, ә кайсыларын бөтенләй белми дә калганмындыр.
Минем өчен 1977 ел октябрь революциясенең юбилей елы буларак түгел, ә бәлки башка вакыйгалар белән хәтеремдә уелып калды.
Беренчедән, мин ул елны мәктәпне тәмамладым. Икенчедән, миңа әти мотоцикл алып бирде. Халык телендә «Кәҗә» дип аталган бу матай һәрбер малай-шалайның хыялы иде.
Мин унҗидедә идем. Мотоциклыма атланып, ерактагы офык сызыгына таба очтым. Бара торгач, үзем дә сизмәстән, урманга илтә торган юлга килеп чыкканмын.
Урманда мотоцикл сүнде. Кабыза алмый интеккәннән соң, мотоциклымны этеп киттем.
Бик тирән кергән булганмын икән урманга. Караңгы төште, ә мин һаман әле ачык кырга чыкмаган идем.
Урманның караңгы кочагыннан котылгач, каршымдагы тарафларга күз йөгертеп таң калдым. Ай түп-түгәрәк, зур, аның яктысы болынны яктырткан иде! Күз күреме яхшы, бераз хәл алгач, әкренләп кайтып җитәрмен шәт дип уйладым. Җенле Күл яныннан үтәсе бар — шунсы гына куркыта. Стартерга берничә тапкыр тибеп карагач, кабынасына өметемне тәмам җуйдым һәм мотоциклны «җитәкләп» кузгалдым.
Мин Җенле Күл тарафына карамаска тырыштым.
1
1977 ел, 1 июль. Ай тулган төн. Булат, мотоциклын этеп, Җенле Күл яныннан үтеп бара. Куркып, як-ягына карана. Туктап, мотоциклны кабызырга маташа. Кабынмый. Җенле Күл ягына карап сискәнеп китә. Шул яктан аңа таба бер шәүлә якынлаша.
Булат (катып кала). Кем бу? Нәрсә бу? Кешеме соң бу, җенме?
Плащының капюшоны белән йөзен яртылаш каплаган өрәк якыная да якыная. Булат мотоциклын җиргә яткырып куя. Өрәк, ниһаять, килеп җитә. Булат тын да алырга куркып тора.
Өрәк. Сүндеме?
Булат (үзалдына). Нәрсә турында сорый бу? Көннең сүнүе турындамы? Өйгә кайтып җитү өметем сүндеме? Куркуымның шулхәтле көчлелегеннән яшәү уты сүндеме әллә миндә?
Өрәк. Ник дәшмисең?
Булат (өрәкнең чыраена карарга базып). Нәрсә сүндеме?
Өрәк. Мотоциклың.
Булат (һушына килеп). Ә-ә-ә, мотоциклым. Әйе, сүнде.

бетердем. Тирә-юньдә иң куркыныч урын бит бу.
Өрәк. Әйе, Җенле Күл кешеләрнең котын алып тора. Мин җен түгел, мин — адәми зат.
Булат. Монда нишлисез соң сез?
Өрәк. Мин сине очратасымны белеп килдем монда.
Булат. Мине беләсезмени?
Өрәк. Беләм. Син Гайнетдинов Булат Зөфәр улы. 1960 елны тугансың.
Булат . Дөрес. Каян беләсез мине?
Өрәк. Гаҗәпләнерлекмени! Дөнья җырлардагы кебек үк киң түгел бит ул.
Булат. Минем урманга барасым- ны, төнлә шушы юлдан кайтасымны да белдегезмени?
Өрәк. Белдем.
Булат. Ничек? Каян? Мотоциклым белән урманнарда йөреп, бу тарафларга килеп чыгасымны беркемгә әйтмәгән идем.
Өрәк. Чөнки бүген 1 июль. Бү
ген Ай тулды. Иртән сәгать сигезенче егерме дүрт минутта.
Булат. Шуннан? Минем ни катнашым бар монда?
Өрәк. Бу дөньяда бернәрсә дә, беркем дә очраклы түгел. Ә кайбер очрашулар котылгысыз рәвештә тормышка аша. Өстәвенә әле мин синең белән очрашачагымны төшемдә күрдем.
Булат. Ник кирәк мин сезгә? Сез чынлап та кешеме соң?
Өрәк. Кызык сорау: «Кешеме?» Адәм баласы гомер буена да кеше була алмаска мөмкин.
Булат. Әллә җенме?..
Өрәк. Җенле Күл буенда туган Сәфәрҗанның улы мин.
Булат. Сәфәрҗанның улы?!
Өрәк. Әйе, синең бабаң белән әбиең коткарган җан иясенең улы мин. 1920 елның 1 июлендә шушы Җенле Күлдә туган минем атам. Ул елны көндез 12 сәгать 40 минутта ай тулган.
Булат өнсез кала.

2
1920 ел, 1 июль. 12 сәгать 40 минутта ай тулган көн. Гайнетдиннәр йорты. Бишектә бала йоклый. Нурҗамал бишекне чак кына тирбәтеп утыра. Гайнетдин керә, кыяфәте борчулы.
Гайнетдин. Акларның бер отряды безнең авылга якынлаша.
Нурҗамал. Бездә ни калган аларга?
Гайнетдин. Кызыллар көчлерәк булып чыкты, аклар кайсы кая качалар.
Нурҗамал (пошаманга калып). И Ходаем, онны яшерергә кирәк.
Гайнетдин. Онны яшерербез дә, ни... Монда атыш-суеш була күрмәсен. Аларны кызыллар эзәрлекләп килә икән. Авыл тирәсендә сугыша күрмәсеннәр берүк.
Шәйдулла керә. Аның артыннан хәрби кием кигән олы гәүдәле, 3035 яшьләрдәге ир кеше белән аксыл битле, шул ук яшьләрдәге йөкле хатын керәләр.
Шәйдулла. Гайнетдин, менә әфисәрнең сиңа үтенече бар.
Офицер. Без Мәләкәс янында үзебезнекеләр белән очрашырга тиеш. Анда сугыш булырга мөмкин. Бу авырлы хатын сездә калып торсын.
Гайнетдин (каушый). Ни... карале , Шәйдулла . Минем әнкәй урын өстендә чирләп ята, яңа туган балабыз бар...
Шәйдулла. Мин ни әйтим инде... Синең йорт авылның читендә, шуңа синдә калдырырга тели ул.
Офицер. Вакытлыча гына.
Тәслимә (ике куллап корсагын тота). Калдырма мине!
Офицер (арыган кыяфәттә). Тәс-лимә, син монда калып торасың.
Тәслимә (еламсырап). Юк! (Хәл-сезләнеп сәкегә утыра).
Офицер. Урман артында каты сугыш
бетердем. Тирә-юньдә иң куркыныч урын бит бу.
Өрәк. Әйе, Җенле Күл кешеләрнең котын алып тора. Мин җен түгел, мин — адәми зат.
Булат. Монда нишлисез соң сез?
Өрәк. Мин сине очратасымны белеп килдем монда.
Булат. Мине беләсезмени?
Өрәк. Беләм. Син Гайнетдинов Булат Зөфәр улы. 1960 елны тугансың.
Булат . Дөрес. Каян беләсез мине?
Өрәк. Гаҗәпләнерлекмени! Дөнья җырлардагы кебек үк киң түгел бит ул.
Булат. Минем урманга барасым- ны, төнлә шушы юлдан кайтасымны да белдегезмени?
Өрәк. Белдем.
Булат. Ничек? Каян? Мотоциклым белән урманнарда йөреп, бу тарафларга килеп чыгасымны беркемгә әйтмәгән идем.
Өрәк. Чөнки бүген 1 июль. Бү
ген Ай тулды. Иртән сәгать сигезенче егерме дүрт минутта.
Булат. Шуннан? Минем ни катнашым бар монда?
Өрәк. Бу дөньяда бернәрсә дә, беркем дә очраклы түгел. Ә кайбер очрашулар котылгысыз рәвештә тормышка аша. Өстәвенә әле мин синең белән очрашачагымны төшемдә күрдем.
Булат. Ник кирәк мин сезгә? Сез чынлап та кешеме соң?
Өрәк. Кызык сорау: «Кешеме?» Адәм баласы гомер буена да кеше була алмаска мөмкин.
Булат. Әллә җенме?..
Өрәк. Җенле Күл буенда туган Сәфәрҗанның улы мин.
Булат. Сәфәрҗанның улы?!
Өрәк. Әйе, синең бабаң белән әбиең коткарган җан иясенең улы мин. 1920 елның 1 июлендә шушы Җенле Күлдә туган минем атам. Ул елны көндез 12 сәгать 40 минутта ай тулган.
Булат өнсез кала.
ҖЕНЛЕ КҮЛ
83
булачак. Без большевикларны барыбер җиңәчәкбез. Берничә көннән мин, килеп, сине алып китәрмен.
Тәслимә (ялварып). Калмыйм мин монда! Калдырма мине!
Офицер . Мин сине килеп алырмын.
Тәслимә . Ә сине үтерсәләр?
Офицер . Син исән калачаксың. Балабыз исән калачак. Бүген ничәсе?
Шәйдулла. Беренче июль.
Тышта ат тояклары тавышы ише-телә, аннары чапкынның тавышы яңгырый: «Кызыллар инде сигез чакрым ераклыкта гына! Тулы бер полк килә!»
Офицер. Кузгалабыз! (Тәслимәне кочаклый). Курыкма! Көт мине! (Чыгып китә).
Гайнетдин. Китеп җитешә алсалар ярый да.
Шәйдулла. Җитешерләр. Башка чаралары юк. (Чыгып китә).
Нурҗамал (тәрәзәдән карап). Җенле Күл буеннан барачаклар, ахрысы.
Гайнетдин. Урманга иң якын юл шуннан. (Уйга калып). Бу әфисәр кире килерме-юкмы, белмим.
Тәслимә (калтыранып). Килә! (Кычкыра). Килә, килә!
Нурҗамал (Тәслимәнең янына килеп утыра). Чү, чү, сиңа кычкырырга ярамый. Килә, нишләп килмәсен. Киләм, диде бит. Ятып тор.
Тәслимә елый. Аны, тынычландырып, сәкегә яткыралар.
Нурҗамал (иренә пышылдап). Кеме икән соң ул аның?
Гайнетдин. Шайтан белсенме. Обозда барган хатын кемнең кеме була торгандыр.
Тәслимә (ишетеп ала). Мин аның хатыны. Никахлашырга гына өлгермәдек.
Нурҗамал. Балага узарга өлгергәнне, ничек инде никахка вакыт тапмадыгыз?
Тәслимә. Безнең авылга банда керде. Аларны аклар бәреп чыгарды. Аклар коткармаса, мине бөтен банда көчләячәк иде. Мине ул коткарды, үзем иярдем мин аңа.
Гайнетдин. Кем армиясеннән соң алар?
Тәслимә. Атаман Дутов гаскәрен кызыллар тар-мар китергәч, безнең якка килеп чыктылар алар.
Нурҗамал. Атаң-анаң, туганнарың бармы?
Тәслимә . Беркемем дә юк. Ятимә мин.
Төн җитә. Нурҗамал бишекне тирбәтә, моңды жыр көйли. Гайнетдин йокларга ята. Тәслимә йокыга китә. Нурҗамал ире янына барып ята. Урман артыннан тонык кына булып сугыш авазлары ишетелә — мылтык аткан, пулемёт такылдаган, шартлаган тавышлар яңгырый.
Гайнетдин. Ярый әле авылыбызның ирләрен үзләре белән алып китмәделәр, хәзер без дә шул мәхшәргә эләккән булыр идек.
Нурҗамал. Кайсылары җиңәр икән?
Гайнетдин. Бәлшәвикләре көчле. Аклар бөтен фронтларда җиңелеп качалар, ди.
Нурҗамал. Кызыллар килсә, бу хатын турында ни диярбез соң?
Гайнетдин. Әнә староста Шәйдулла белер ни дип әйтергә. Шул алып керде бит аларны безгә.
Тәслимә торып утыра.
Тәслимә (авыр тавыш белән). Мин кысталдым. Тышка чыгып керәм.
Нурҗамал. Комган ишек катында. Суы да җылы килештер әле.
Тәслимә чыгып китә.
Нур җамал. Шушы гына җитмәгәнне безгә!
Гайнетдин . Ярар, мәңгегә бездә калмаячак бит ул, ник аптырыйсың.
Нурҗамал. Моның белән бергә йортыбызга берәр бәла кермәде микән?
Гайнетдин. Гел бәла көтеп ятма инде син. Аның монда калмый бүтән чарасы юк иде. Ишетәсең бит, ничек атышалар тегендә.
Җил-капканың шыгырдаганы ише-телә, этләр өрә башлый.
Нурҗамал. Нишләп һаман керми
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
84
инде?
Гайнетдин . Чыгып китмәде микән? Этләр өрә.
Нурҗамал. Төн уртасында кая барсын ул?!
Гайнетдин (торып, киенә). Хәлен күрдең бит. Чыгып китүе дә ихтимал. Аннары, әфисәр кире килгәч, җавап тотарга туры киләчәк.
Тиз генә чыгып китә. Күп тә үтми, урам яктан тәрәзә янына килеп кычкыра: «Нурҗамал! Ул Җенле Күл буендагы юлдан киткән. Елаган тавышы ишетелә. Куып тотарга кирәк. Әйдә, син дә чык!»
Нурҗамал күлмәген киеп, ире ар-тыннан чыгып йөгерә.
3
Җенле Күл буе. Тулган ай тирә-якны яп-якты иткән. Таллар, куаклар, түмгәкләр.
Нурҗамал (дер-деркалтырап). Го-меремдә Җенле Күлгә якын килгәнем юк иде. Куркам. Урманга таба киткәндер ул.
Гайнетдин. Юк, мин аның тавышын Җенле Күл ягыннан ишеттем — хәле бетеп, шунда кереп яткандыр ул.
Нурҗамал (тирә-якка карап). Бигрәк якты.
Гайнетдин. Бүген ай тулды бит.
Нурҗамал. Куркам мин. Әйдә, кайтабыз.
4
Шул вакытны Җенле Күл буендагы таллар арасыннан яңа туган бала ела-ганы ишетелә.
Гайнетдин. Ишеттеңме?
Нур җамал. Йә Ходам!
Нурҗамал, ана инстинкты белән, бала тавышы килгән якка омтыла, Гайнетдин аңа иярә.
Шул ук күренеш. Таң аткан. Гайнетдин Тәслимәнең җәсәде янында түмгәктә утыра. Шәйдулла берничә иярчене белән килеп җитә.
Шәйдулла (әле мәеткә, әле Гай-нетдингә карап). Зиратта күмдермим!
Гайнетдин. Кеше бит ул, ничек инде зиратта күммәскә?
Шәйдулла. Җенле Күлгә килеп бала тапкан хатын — кеше микән, ай-һай, белмим. Кызыллар килә, ә без монда ак әфисәр хатынын Җенле Күлдә күмеп ятыйкмы?
Гайнетдин. Кая куярга соң аны хәзер?
Шәйдулла . Урманга илтеп күмәргә кирәк.
Гайнетдин. Юк, шушында җан тәслим кылган икән, шушында күмәбез.
Шәйдулла. Шушындый куркыныч урында тагын кабер ясап куябызмы? Болай да бу урыннан халыкның коты алынып тора. Кызыллар төпченә башласа, үзең гаепле буласың.
Гайнетдин. Ә син аклар кире килүдән курыкмыйсыңмы? Теге әфисәр килеп, үлгән хатыны турында төпченә башласа?
Шәйдулла. Килмәсләр дә, төп-ченмәсләр дә. Ул отрядтан бер кеше дә исән калмаган, ди. Бәлшәвикләр влачы булачак хәзер бездә. Баланы нишләтергә уйлыйсыз?
Гайнетдин. Ничек инде нишләтергә?! Хатынымның сөте белән туйдырырбыз. Аннары күз күрер.
Гайнетдин, баш киемен салып, битен сыпырганда, барысы да шаккатып карап торалар — төн эчендә аның чәче ап-ак булган.
Шәйдулла (күзләрен акайтып). Гайнетдин! Синең чәчең агарган бит! Башың ап-ак синең!
Гайнетдин (калтыранган кулы белән башын капшап). Төне буе Җенле Күлдә мәет саклап утырып кара әле син.
Шәйдулла (калтырана). Урманга илтеп күмәргә кирәк, урманга! (Ашы- га-ашыга китеп бара).
Гайнетдин (аптырашта калган авылдашларына карап). Җегетләр, көрәкләр алып килеп, шушында кабер казыйбыз да, җирләп куябыз!
ҖЕНЛЕ КҮЛ
85
5
Гайнетдин йорты. Хәзер инде бер бишек урынына ике бишек эленеп тора. Нурҗамал бишекнең берсен тирбәтеп утыра. Гайнетдин, ишек катында бүкәнгә утырып, чабата үрә. Шәйдулла белән Хәмдия керәләр.
Шәйдулла (киеренкелек белән). Саулармы?
Гайнетдин. Ходай рәхмәте белән әлегә саулар. (Эшен читкә куя. Кулларын чалбарына ышкып ала).
Хәмдия. Теге балага күз салырга дип кергәниек, ачуланмасагыз.
Нурҗамал. Карагыз. (Бишекне каплаган чүпрәкне ала).
Хәмдия (шат тавыш белән). И-и-и, бигрәк тәти икән үзе.
Шәйдулла (кырыс). Бала бала инде ул. Авыл халкы әнә әллә ниләр сөйли. Гайнетдин белән Нурҗамал Җенле Күлдән җен малаен алып кайтканнар, дип.
Гайнетдин. Обоздан калган хатын баласы икәнне белмиләрмени?
Шәйдулла. Ә нишләп ул хатын имынны Җенле Күлгә барып тапкан аны? Димәк, ул хатын да иблис токымыннан булган!
Хәмдия. И, ярар инде, монда да коткы кертмә.
Шәйдулла. Син, хатын, тик кенә тор! Халык сүзенә ышаначаклар. Синең белән минекенә түгел. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә нык шикләнәм.
Хәмдия. Аңа берәр исем кушарга кирәктер.
Гайнетдин. Без инде исем уйлап таптык. Мулланы чакырып, исемне кушасы гына бар.
Шәйдулла. Нинди исем куярга уйлыйсыз?
Гайнетдин. Сәфәрҗан дип.
Шәйдулла. Син, күрше, баланы нишләтергә икәнне уйла.
Гайнетдин. Нишләтәсең инде аны? Алга таба тәкъдиргә ни язылган — шул булыр.
Шәйдулла. Алга таба ниләр насыйп буласын чамалыйм. Актүбәдә дә, Чәбиядә дә инде кызыллар влачы. Актүбәдән Тавык Мисхәте кайтты. Комган сатарга барган. (Чыраен сытып). Тапкан вакыт комган сатарга! Кызыллар комганнарын конфисковать иткәннәр, акчасын талап алганнар, үзен типкәләп кайтарып җибәргәннәр.
Гайнетдин. Бу бала аларга ко-мачауламый бит.
Шәйдулла. Кем баласын асрап ятканыңны белсәләр?
Хәмдия. Кемнең кем баласын асрауда аларның ни эше бар?
Шәйдлула (җикереп). Син тик кенә тор! Тыгылма!
Гайнетдин . Син үзең өчен куркасың. Ак әфисәр белән аның хатынын безнең өйгә син алып кердең. Шуңа җаның тыныч түгел.
Шәйдулла. Мин апкермәдем. Ияреп кенә кердем мин ул әфисәргә. Ул үзе, менә бу йортта калдырыйк хатынымны дип, синең йортны күрсәтте.
Хәмдия. Кеше баласын асраганга яңа влач каршы булмас әле.
Шәйдулла (усал тавыш белән).
Сугыш бара илдә, тавык баш! Кан коелганда, юк кына җирдән гаеп каезлап табалар. (Хәмдиягә). Әйдә, чыгабыз.
Шәйдулла белән Хәмдия чыгып китәләр.
Нурҗамал. Куркам мин. Нишлибез, Гайнетдин?
Гайнетдин. Ничек яшәгәнбез, шулай яшәячәкбез. Бу баланы да әлегә без карарга тиеш.
6
1932 ел. Гайнетдиннең йорт-җире. Каршы якта Шәйдулланың йорты, карал- ты-курасы күренә. Читтәрәк кое сиртмәсе күккә төбәлеп тора. Гайнетдин ка-гылган казыклар янына читән үрер өчен, чыбыклар ташый. Шәйдулла килә.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
86
Шәйдулла. Колхозга кермисең инде, алайса?
Гайнетдин. Кермәүче бер мин генә түгел бит.
Шәйдулла. Пропаганда җитеп бетми. Партиянең төп планнарын крестьяннарга әле озак аңлатырга кирәк булачак. Арабызда халыкны котыртучылар да бар шул. Икеле - микеле уйлар шулар аркасында туа. Каладан вәкил килеп китте. Колхозга каршыларның списогын төзергә кирәк, аларга башка төрле ысуллар белән тәэсир итәрбез, диде.
Гайнетдин (битараф). Колхозыгызга иң беренче булып җыен әтрәк- әләм, булдыксыз, алама кешеләр керде. Мин аларны мыскыллап әйтмим, әмма алар белән бер сафта буласым килми. Мин үземчә, үз тормышым белән көн күрергә телим. Миңа кагылмасыннар, миңа тимәсеннәр, минем дә башкаларда эшем булмас. Кирәк түгел миңа кем беләндер тигезләшү.
Шәйдулла (бераз гасабилана). Теге колхозлаштыру вәкиле синең белән кызыксынды. Ничә баласы бар, дип сорады.
Гайнетдин. Әйттеңме соң?
Шәйдулла. Әйттем. Олы улы Заһидка 15 яшь тула, икенче малае Зөфәргә 12 яшь, кызы Әкълимә исемле, аңа 5 яшь кенә әле, дидем. Сәфәрҗаныгызны да әйттем. Аңа да унике дигәч, вәкил сорады: унике яшьлек игезәкләре бармыни, диде. Дөресен әйтергә туры килде. Аклар семьясыннан калган баланы тәрбиялимени, дип кат- кат сорады. (Паузадан соң). Колхозга кермисең инде, алайса?
Гайнетдин. Тирәнлеген, агымын белмәгән килеш, болганчык суга ашыга-ашыга кемнең керәсе килсен!
Шәйдулла. Син әле аңлап бетермисең бүгенге влачның кодрәтен.
Гайнетдин. Иң беренче булып син аңлыйсың килгән влачларның куәтен. Нинди генә влач булса да, син — йә староста, йә менә хәзер авыл советы рәисе. Әле колхозыгыз төзелгәч, колхоз башлыгы булырга да тырышырсың.
Шәйдулла (кырыс). Колхоз рәисе итеп теләсә кемне куймаслар. Син минем белән аркылы-торкылы сөйләшмә. Аерым хуҗалык була торып, колхоз ягына төкеренмә! Бу вәкилгә дә, монда килеп йөрүче чекистка да синең турыда иң куркыныч нәрсәләрне сөйләмәдем әле мин.
Гайнетдин. Минем хакта нинди куркыныч нәрсәләр сөйләр идең?
Шәйдулла. Мин бит Сәфәрҗаныңның төннәрен Җенле Күлгә йөрүен аларга әйтмим. Ә бит авыл халкы сизенә, берәрсе миннән башка да әләкли ала. Нишләп йөри синең Сәфәрҗаның Җенле Күлдә? Ә?!.
Гайнетдин. Аның анасының кабере шунда. Йөрсә ни булган?!
Шәйдулла. Ай тулган көндә ул анда тәүлек әйләнә йөри. Ник тыймыйсың? Нишләп ул анда төнлә йөри? Ул куркыныч урын! Авыл халкы анда аяк басарга да курка. Кеше түгел ул! Җен ул!
Гайнетдин . Җенле Күлгә йөрүдән минем аны тыясым килми.
Шәйдулла (ниәйтергә белмичә, нәфрәтләнеп тора). Нишләп малайларың читән үрергә булышмыйлар?
Гайнетдин. Алар өчесе дә урманга чыбыкка китте.
Шәйдулла (читкә карап). Сәфәрҗаныңны авылдан озатырга кирәк.
Гайнетдин. Кая озатасың аны? Кайда кеме бар аның? Ул хәзер минем улым! Нурҗамалны имеп үскән бала ул!
Шәйдулла. Ул бит сезнең үз ба-лаларыгыз белән дә тынышмый бугай?
Гайнетдин. Төрле чаклар була. Балалар бит алар. Ул безнең улыбыз! (Читән үрергә тотына).
Шәйдулла. Ахыры начар тәмам-ланмагае!
Шәйдулла китеп бара. Гайнетдин, кәефсезләнеп, өенә кереп китә.
Нурҗамал, көянтә-чиләкләр күтәреп, кое янына килә. Хәмдия, үз өеннән чыгып, ашыга-ашыга, көянтә-чиләкләр белән кое янына килеп җитә.
Хәмдия. Нишләп уйга баттың әле, Нурҗамал?
Нурҗамал. Кызым Әкълимәнең эче авыртып тора.
ҖЕНЛЕ КҮЛ
87
Хәмдия. Безнең кызыбызның да шулай. Икенче көн инде.
Нурҗамал . Берәр чир йөри микән әллә?
Хәмдия. Чир йөридерме, юкмы — белмим. Сәфәрҗаныгыз җыеп алып кайткан бөрлегәнне ашадылар бит алар — сезнең Әкълимәгез дә, безнең Нәзирәбез дә.
Нур җ а м а л. Юып ашаттым мин аларга.
Хәмдия . Сәфәрҗан ул бөр - легәнне Җенле Күлдән җыеп алып кайткандыр.
Нурҗамал. Юк, әрәмәдән җыеп апкайткан ул аны.
Хәмдия (пышылдауга күчеп). Аны гел Җенле Күл тирәсендә күрәләр. Ай тулган төндә кунып та кала икән.
Нурҗамал. Халык әллә ниләр сөйли инде.
Хәмдия. Ничә яшендә укырга өйрәнде әле ул?
Нурҗамал. Дүрт яшендә. Биш яшендә язарга өйрәнде.
Хәмдия (шомлы тавыш белән). Сәер түгелме?
Нурҗамал. Нәрсәсе сәер?
Хәмдия. Төнлә күрә дип тә сөйлиләр. Кешенең ни уйлаганын белә торган сәләте дә бар икән.
Нурҗамал. Халыкка аңа гайбәт кирәк инде.
Хәмдия (ачу белән). Ул безнең уртанчы кызыбыз белән бер класста укый. Аңардан бөтен класс курка, ди. Үзегезнең малайларыгызга сүз әйтер - лек түгел, ә менә Сәфәрҗаныгыз безнең кызлар тирәсендә уйнамасын.
Хәмдия су алып кереп киткәч, Нурҗамал кое янында торып кала. Янына Гайнетдин чыга.
Нурҗамал (боегып). Сәфәрҗанны детдомга тапшырып булмас микән?
Гайнетдин. Беркая да озатмыйм, үз улым кебек якын ул миңа.
Нурҗамал. Миңа да ул үз балам кебек. Бөтен авылга, бөтен халыкка каршы килеп булмый шул. Күрәсең бит, аны гел үртиләр. Җен малае дип тә, төн убыры дип тә, сихерче дип тә, шайтан дип тә.
Гайнетдин. Ул — бик сәләтле бала. Башкалар күрмәгәнне күрә торган, башкалар аңламаганны аңлый торган булып үсә. Аны Җенле Күлдә туганга түгел, әнә шул уйгыр, башлы булганы өчен күралмыйлар.
Нурҗамал. Алга таба аны үстерү хәлебездән килмәс дип куркам. Ай тулыр алдыннан, аннары берничә көн буена әллә нишли бит ул, кыяфәте үзгәрә, халәтен аңлатырлык түгел. Куркам мин, куркам. Детдомда врачлары да бардыр, дәваларлар, күзәтерләр. Колхозга да керергә теләмисең. Алга таба аны да, үзебезне дә ныграк кагачаклар.
Гайнетдин. Ничек үз кулларым белән детдомга илтеп тапшырыйм мин аны?! Күрәсең бит: авылны, безне, Вахит абыйсын, Зөфәрне, сеңлесе Әкълимәне ничек ярата ул!
Нурҗамал. Ә аны яраталармы соң алар? Әкълимә генә, әле кечкенә булганга, аны - моны аңламыйча, Сәфәр абый, Сәфәр абый, дип тора. Вахит белән Зөфәр алай бигүк якын итмиләр бит.
Гайнетдин. Авыл халкы тәэсиреннән ул. (Уйга кала). Төкерер идем мин барысына! Синең бу аһ-зарларыңа да колак салмас идем. Барыбер тынгы бирмәячәкләр шул. Шәйдулла кайчаннан бирле: «Җен малаегызны берәр тарафка озат!» — дип теңкәгә тия.
7
1940 ел. Җенле Күл. Булат сөйли.
— Сәфәрҗанны детдомга илткәннән соң, егерме ел вакыт үтте. Татар авылына герман сугышы белән гражданнар сугышыннан соң егерме беренче елгы ачлыктан интегү, яңа влачның хәллерәк крестьяннарны изгәнен күрү һәм колхозлаштыруны тату язган булган икән. Авыл үзенең тырышлыгы, сабырлыгы белән исән калды. Авыл үзенең урман-кырлары, болыннары, инеш-елгалары, чишмәләре белән үз урынында яши бирде. Җенле Күл дә үзенең күп гасырлар буена саклап килгән
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
88
шомлылыгы, мәңге ачылмаслык сере белән, аңга сыймаслык көче белән үзенә тартып, үзенең бөек серенә карата халык күңелендә битарафлыкка урын калдырмыйча, шул ук вакытта куркытып, өркетеп, билге- сезлеге белән янап яшәвен дәвам итте. Җенле Күл тарафында элеккечә шәүләләр күренгәләп, сәер тавышлар ишетелгәләп торды. Шунда бала тапкан хатынның кабере барлыкка килү Җенле Күлдәге шомны тагы да ныграк куертты. Ай тулган төннәрдә ул якка хәтта карарга да ярамый, дип сөйли башладылар.
1940 елның җәендә Җенле Күлдә инде берничә көн рәттән кемдер качмый- посмый гына, кешеләр күрүгә аптырамыйча йөри, дип сөйләделәр.
«Шунда күмелгән хатынның җаны үзенә урын таба алмый микән? — дип уйлады авыл халкы. — Җеназасыз күмелгән кеше бит ул. Кеше иде микән ул хатын, әллә... Теге әфисәр түгелме икән? Ул бит егерменче елны исән калган, имеш. ЧК аны эзли икән, хатынының кабере янына килүе ихтимал, ди...»
Тагын әллә нинди имеш-мимешләр йөрде чаттан чатка, йорттан йортка.
1940 ел. 20 июнь. Ай тулган төн. Гайнетдин Җенле Күлгә килә. Шомлы тынлык. Ул әкрен генә як-ягына карана. Караңгылык эченнән бер шәүлә пәйда була. Алар бер-берсенә якынаерга кыймый торалар.
Гайнетдин. Сәфәрҗан, синме?
Сәфәрҗан. Әти, исәнме!
Гайнетдин . Исәнме, улым! (Кочаклашалар. Ай яктысында бер- берсен күзәтәләр). Син бит җиткән егет булгансың!
Сәфәрҗан. Миңа егерме яшь бит инде.
Гайнетдин (калтыравык тавыш белән). Соңгы вакытта хатлар язмадың.
Сәфәрҗан. Менә кайтам, менә кайтам дип язылмады, шулай итеп шактый вакыт үтте шул.
Гайнетдин. Син монда күптәнме?
Сәфәрҗан. Өч тәүлек.
Гайнетдин. Ник башта өебезгә кайтмадын?
Сәфәрҗан. Күңел туп-туры монда тартты. Өебезгә бүген иртәнге якта кермәкче идем. Ни хәлләрегез бар?
Гайнетдин. Бер көе дисәм, алай да түгел шикелле. Без аерым хуҗалык бит инде... Калхуз төзеделәр...
Сәфәрҗан. Колхоз рәисе кем соң?
Гайнетдин. Шәйдулла. Баштан ук аны куйдылар да бүгенгәчә шул.
Сәфәрҗан. Мин белә белгәннән бирле шул җитәкче инде монда.
Гайнетдин. Яраклаша белә торган кеше ул. Шәйдулланың ике кызы да инде кияүдә. Олысы Җи- рекле кешесенә чыкты, уртанчысын Иштерәк авылыннан килеп алдылар. Нәзирәләре генә калды.
Сәфәрҗан. Нәзирә үскәндер инде.
Гайнетдин. Безнең Әкълимә шикелле — егерме җиденче елгы ул.
Сәфәрҗан. Әкълимәгә дә унөч яшь инде, ай-яй! Заһид абый ничек? Зөфәр дә минем шикелле булгандыр инде, без аның белән бер елгы бит.
Гайнетдин. Кайткач, өйдә барысын да үзең күрерсең, сорарсың, рәхәтләнеп сөйләшербез. Әйдә, кайтабыз.
Сәфәрҗан. Бераз утырыйк. Һавасы сихәтле монда. Белсәң иде ничек сагындым — авылны, авыл тирәсендәге һәрбер калкулыкны, агачларны, болын-нарны. Сине, әнкәйне бик сагындым, әти! (Гайнетдинне кочаклап ала).
Гайнетдин. Без дә сине сагындык. Хатың килми торса, гел куркуга калабыз. (Күз яшен җиңе белән сөртеп). Сине детдомда калдырганда, җанымның ничек җылаганын бер үзем генә беләм.
Сәфәрҗан. Ә мин, хәтерлисеңме, ничек еладым? Детдомга барып җиткәч: «Әти, калдырма мине де- тдомда. Авылыбызда, сезнең белән яшисем килә. Мин бөтен эшләрне үзем эшләрмен, иң авыр эшләрне миңа кушарсың!» — дип еладым.
Гайнетдин . Шәйдулла тынгылык бирмәде бит. «Ул җен малаен авылдан озатырга кирәк», — дип җелегемә үтте.
Сәфәрҗан. Башыңны салындырма әле, әти! Укыттылар, эшкә урнаштырдылар. Депода эшлим. Ике ай эшләгәннән соң ук , бригадир итеп
ҖЕНЛЕ КҮЛ
89
куйдылар. Җылы баракта урыным бар. Менә отпуск бирделәр.
Гайнетдин (җанланып). Мала- дис, улым. Башлы шул син, акыллы! Гайре табигый сәләтләрең турында беләләрме?
Сәфәрҗан. Мин белгертмәскә тырышам. Караңгыда күрүемне кай-берәүләр сизенә.
Гайнетдин. Мин хәтерлим: син бала чагыңда ук кешенең нишләргә җыенганын кыяфәтеннән «укый» тор- ганиең. Ансын белгертә күрмә. Гаеп итәрләр дә, хилафлык килер үзеңә.
Сәфәрҗан. Бу сәләтләрем Җенле Күлдә ай тулган төндә туганнан икәнне белерләр дип куркасың син.
Гайнетдин. Әйе, куркам. Синең турыда дөресен белерләр дип куркам. Мин бит сине табылдык бала дип яздырганием, детдомга биргәндә. Дүрт яшьлек баланы урманда ташлап киткәннәр, дип алдаган идем.
Сәфәрҗан. Дөресен яздырырга идең, әти.
Булат сөйли.
— Сәфәрҗан авылга кайтып киткәннән соң, бер ел узгач, 1941 елның җәендә сугыш башланды. Яңа сугыш, кешелек тарихында әле булмаганча коточкыч сугыш.
8
1943 ел. Гайнетдин йорты. Өйдә кайгы.
Нурҗамал, Әкълимә, Нәзирә утыралар. Өстәлдә похоронка кәгазе. Хәмдия керә.
Хәмдия. Нурҗамал, похоронкага ышанмаучылар да бар. Бөтенләй үк бетерешмәгез әле.
Нурҗамал (сыктанып). Ышанасы килми дә...
Гайнетдин. Заһид артык кыюланып ташлый торгание шул. Анда да саксызлыгын онытып харап булгандыр.
Хәмдия. Кияүләребезнең икесен дә озаттык сугышка. Шәйдулланың уң кулында ике бармагы булмаганга гына калды, ул да киткән булыр иде.
Гайнетдин. Мине дә илледә булганга гына алмый калдылар. Ул балаларны утка керткәнче, безне, картракларны алсыннар иде. (Газаплы тавыш белән). Их, Заһид улым, улым, улы-ы-ы-ым!
Хәмдия. Туктале, Гайнетдин, өметне җуймаска кирәк.
Гайнетдин. Өмет кәгазе килмәде бит, әнә ниндие килде — өстәлдә ята.
Нурҗамал. Мин дә ялгыш җибәрмәделәр микән дип уйлап куям. Ул хәтле күп солдат арасында буталулар да була торгандыр.
Хәмдия. Зөфәрегездән хат бармы соң?
Нурҗамал. Ай башында килгә- ние. И, Ходаем, Зөфәр дә харап булса, ничек чыдармын! (Елый).
Гайнетдин (кырыс). Тукта, тукта, уламый тор. Үзең ялгыш язып җибәргәннәрдер, дидең бит әле. Җи-тешерсең еларга. Заһид пехотада иде. Пехотаны аны гел алга куалар. Зөфәр дальнебойная артиллериядә — алар нимескә ерактан аталар.
Шәйдулла керә. Бер сүз дәшми, сәкегә утыра. Аннары өстәлдәге по- хоронканы ала.
Шәйдулла (укыгач, кәгазьне өстәлгә куя). Геройларча һәлак булган дип язылган. Шәп егет иде Заһид.
Хәмдия. Бәлки, исәндер әле.
Шәйдулла. Берүк исән булсын инде. Бер авылга инде утыз дүрт похоронка — бигрәк күп бит.
Гайнетдин. Сәфәрҗанны дет- домга озатканыма үкенәм. Синең сүзеңә төкереп, малайны авылда калдырырга иде.
Шәйдулла (караңгыланып). Авыл ят итте аны.
Гайнетдин. Авыл җитәкчесе ят иткәч, халыкка җитә кала.
Шәйдулла. Яшьтәшләре дә куркалар иде аңардан.
Гайнетдин. Үсә төшкәч, аңларлар иде, курыкмаслар иде.
Шәйдулла. Аннан хәбәр юкмы соң?
Гайнетдин. Сугыш башлангач, бер хаты килде дә шуннан ары юк. Иртәгә эшелон белән фронтка китәбез, дип язган иде. Аның озатучысы да булмаган бит инде анда.
Шәйдулла. Ул бик акыллы, елгыр егет, ким-хур булмас, югалып калмас.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
90
Г айнетдин. Үз йортыбыздан киткән булса, аңа җиңелрәк булыр иде.
Шәйдулла. Аны барыбер монда калдырырга ярамас иде. Аның төнлә Җенле Күлгә йөрүен ишеткәч, чекистлар яшертен генә шул тирәне нык күзәттеләр. Минем шигем бар: аның атасы, теге әфисәр, егерменче елны исән калган бугай. Шуның эзенә төшәр өчен күзәткәннәрдер, ахрысы. Сезгә үз балагыз кебек булса да, андый контраның малае монда яшәргә тиеш түгелие, Гайнетдин. Миңа боларны сөйләргә ярамыйдырие, кәнишне... Серне ачтым ачуын, әмма берегез дә беркемгә бу хакта сүз катмагыз.
Нурҗамал. Кемгә нәрсә сөйлик без? Бездә әнә нинди кайгы! (Елый).

9
1946 ел. Әкълимә идән юа. Нәзирә керә.
Нәзирә (шат күңелле). Әкълимә! Без бүген җиләккә бармыйбызмыни?
Әкълимә (сискәнеп китә). Уф, Нәзирә, котымны алдың. Нинди җиләк! Менә-менә Зөфәр абый кайтырга тиеш. Миңа өйне җыештырырга, кырырга-юарга куштылар.
Нәзирә . Кайчан кайтырга тиеш соң ул?
Әкълимә (күтәренке кәеф белән). Демобилизация булды, берәр айдан кайтып та җитәрмен, дип язган иде. Әткәй белән әнкәй калага киттеләр — абый кайтуга тәмлерәк нәрсәләр алып булмасмы дип.
Нәзирә. Алай икән. Үзем генә бармыйм инде. Ул Җенле Күл тирәсеннән үзем генә үтәргә куркам.
Әкълимә. Көндез нәрсәсеннән куркасың инде аның?
Нәзирә. Ю-у-ук, барыбер куркыныч.
Әкълимә. Зөфәр абый кайтсын инде. Аны да алып барырбыз җиләккә. Сугыштан кайткан кеше белән урманнар да, җенле күлләр дә куркыныч булмас.
Нәзирә. Әкълимә, карале, ә теге... Сәфәрҗан абыеңнан хәбәр юкмы?
Әкълимә (боегып). Кырык дүртенче елның августында соңгы хаты килде.
Нәзирә . Исән түгел микәнни?
Әкълимә. Белмибез. Аны балалар йортына алып киткәндә, мин шундый нык елаган идем. Мине бәләкәй чакта гел ул күтәреп йөри иде бит. Әллә нинди сыбызгылар ясап бирә торганые. Хәтерлисеңме, иске арбага синең белән икебезне утыртып йөри торганые? Берсендә инеш буенда арба авып, синең иңбашың сыдырылды, минем тезем кара янып чыкты.
Нәзирә (елмаеп). Хәтерлим. Әй эләкте шуннан соң Сәфәрҗанга олылардан! (Җитди). Кырыгынчы елны кайткач, мин аны күреп шаккаттым. Бөтенләй шәһәр кешесенә әйләнгән. Җен малаена һич кенә дә охшамаган.
Әкълимә. Нишләп җен малае булсын ул?! Теләсә кемне штабка алмыйлар. Хәрби училищеда да теләсә кемне укытмыйлар. Фоторәсемен күрсәткәнием бит. Капитан званиесен дә, орденнарны да тиктомалга бирмиләр. Исән генә булсын инде берүк.
Нәзирә (Сәфәрҗан турында сөй-ләшүдән тәм табып). Теге кырыгынчы елны кайткач, ул миңа: «Син, Нәзи- рәкәй, унөч яшеңдә шушылай таң калырлык чибәр булгансың, берничә елдан егетләрнең күз явын алачаксың бит!» — дигәние. Шунда минем оялуымны белсәң! Битем уттай янып, йөрәгем сикереп чыгар кебек булга- ные.
Әкълимә . Хатлары да аның шундый оста, матур тел белән, акыллы итеп язылган. Хәзер менә үзе дә юк, хаты да юк. Заһид абый да юк. (Елый). Бар инде, Нәзирә, эшем күп. Аннары иркенләп сөйләшербез.
Нәзирә чыгып китә. Әкълимә шактый вакыт сәкедә моңсуланып утыра. Шау-гөр килеп Зөфәр, Гайнетдин, Нурҗамал керәләр. Зөфәр хәрби киемнән. Алар белән өйгә шатлык тула.
Гайнетдин (кычкырып). Әкълимә! Без ишәеп кайттык!
Нурҗамал. Балакаем, Зөфәр абыеңны очраттык бит калада!
Әкълимә. Зөфәр абый! (Йөгереп килә).
Зөфәр (шаккатып). Әкълимә, син бит инде җиткән кыз икәнсең! (Саклык белән генә сеңлесен кочаклый).
Әкълимә (оялып). Зөфәр абый, синме бу?
Гайнетдин. Самавырны тизрәк куегыз! (Капчыгыннан ризык төр-гәкләрен алып ян сәкегә куя).
Йортта куанычлы ыгы-зыгы куба. Ана белән кыз чәй әзерләгән вакытта ата белән улы сәкегә утыралар.
Гайнетдин. Менә, улым, кайтып та җиттең. Чын ир-егет булып кайткансың, маладис! Заһид абыең гына... (Икесе дә башларын иеп уйга калалар).
Нурҗамал, елап, аралыкка кереп
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
92
китә. Әкълимә нишләргә белми аптырап тора.
Гайнетдин (кырысланып). Ярар, ярар, җитешерсез еларга!
Зөфәр. Заһид абый менә дигән егет иде.
Гайнетдин. Кабере бармы икән, шуны да белмибез бит.
Зөфәр (паузадан соң). Авылдан ничә кеше кайтмады?
Гайнетдин (авыр сулап). Йөз уналты.
Зөфәр. Колхоз рәисе һаман Шәйдулла абыймы?
Гайнетдин. Юк, Ясәү малае Фатыйхны куйдылар. Кырык өченче елны ранен булып кайтканые. Бик хәрәкәтчән булгач, шуңа күзләре төште. Районда туганы да бар... Тора-бара Шәйдулланың влачка кирәге бетте. Фатыйх аның кече кызына күз атып йөри, диләр.
Зөфәр (сеңлесенә карап елмая). Ә безнең Әкълимәбезгә нинди асыл егетләр күз ата икән?
Әкълимә (уңайсызланып). Абый, ярар инде. (Аралыкка кереп поса).
Зөфәр. Качма-качма, бу сораудан качып котылганнары юк әле.
Нурҗамал . Кызым, самавыр кайнады.
Әкълимә (самавырны өстәлгә китереп куя). Абый! Без сине иртәгә Нәзирә белән җиләккә алып барабыз.
Зөфәр. Урманны бер әйләнсәң ярый. Ләкин мин җиләк җыя торган кеше түгел инде, сеңлем.
Әкълимә. Сиңа җыярга кушучы юк бит. Без җыярбыз, син ашап кына йөрерсең. Безгә сугыш хәлләрен сөй-ләрсең.
Зөфәр (кинәт кәефсезләнеп). Сугыш хәлләрен... Әй, сеңлем! Аны сөйләп кенә бетерерлекмени соң?!
10
14 июль. Ай тулган көн. Кичке эңгер-меңгер вакыты. Җенле Күл яныннан сузылган юлдан, көлешә-көлешә сөйләшеп, Зөфәр, Нәзирә, Әкълимә кайтып киләләр. Кызлар җиләк белән тулы кәрҗиннәр тоткан, Зөфәрнең кулында каен себеркесе.
Нәзирә. Ярый әле Җенле Күлне караңгы төшкәнче узабыз.
Әкълимә. Мин дә нәкъ шуны әйтмәкче идем.
Зөфәр. И, кызлар, сугышны күргән ил өчен нәрсә ул җенле күлләр, шайтанлы болыннар?!
Җенле Күлгә җиткәч, Әкълимә сискәнеп китә.
Әкълимә (күл буена ымлап). Абый, анда кемдер бар.
Нәзирә (куркып, як-ягына карана). Кайда?
Өчесе дә туктыйлар. Әкълимә ишарәләгән яктагы куаклар арасыннан капюшонлы плащ кигән берәү чыга һәм боларга таба якынлаша. Нәзирә Зөфәрнең артына кача, Әкълимә аңа сыена.
Зөфәр (чак кына ишетелерлек итеп). Курыкмагыз, кызлар. Бу дөньяда иң куркыныч нәрсә җен түгел, бу дөньяда иң куркыныч зат — кеше.
Якынлашып килүче Сәфәрҗан булып чыга. Ул плащын салып чирәмгә ташлый.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
Сәфәрҗан (тирә-якны яңгыратып). Зөфәр! Берүзең ике кыз белән ничек курыкмыйча урманга бардың? (Көлә).
Зөфәр (кычкырып). Сәфәр! Сәфәрҗан! Синме бу?
Әкълимә (таң калып). Сәфәр абый, синме?
Сәфәрҗан. Әкълимә сеңлем, монда миннән башка тагын кем йөрсен?!
Сәфәрҗан белән Зөфәр ирләрчә каты иттереп кочаклашалар.
Зөфәр. Сәфәр туган, исәнме!
Сәфәрҗан. Исән, Зөфәр туган, исән! (Әкълимәне күтәреп бөтерелеп ала). Бәләкәй чакта мин сине күтәреп йөрергә ярата идем.
Әкълимә (читенсенеп). Төшер, төшер. Мин бит авыр хәзер. Җиләгем коела!
Зөфәр. Монсы күрше кызы Нәзирә.
Сәфәрҗан. Ә мин таныйм. Нәзирәне танымаска. (Нәзирә белән кул биреп күрешә).
Нәзирә (оялып). Исәнме, Сәфәр абый.
Сәфәрҗан (сокланып карый). Исәнме, Нәзирә.
Зөфәр. Авылга кайттыңмы соң әле син?
Сәфәрҗан. Юк, әле авылда булмадым.
Зөфәр (Сәфәрҗанны җилтерәтеп). Киттек, әйдә, тизрәк кайтабыз!
Сәфәрҗан (иркен сулап). Бераз утырыйк әле монда, Зөфәр.
Зөфәр. Кызлар, йөгерегез, әти белән әнкәйдән сөенче алыгыз! Без хәзер кайтып җитәрбез.
Кызлар, кәрҗиннәрен күтәреп, авылга таба йөгерәләр.
Зөфәр. Ай-яй кыяфәт шәп синең, иптәш капитан! Синең белән күрешмәгәнгә уналты ел бит. Исән икәнсең, маладис! (Кочаклашып 94 алалар). Авылга соңгы хатың кырык дүртенче елда килгән булган икән.
Сәфәрҗан. Яраланып, госпитальгә салдылар да... Госпитальдән никтер язасы килмәде. Терелеп аякка баскач, үзем кайтып җитәрмен, дидем. (Плащын алып калкурак урынга җәя. Утыралар).
Зөфәр . Яраң каты булдымы?
Сәфәрҗан. Хәйран. Әмма мин бирешерлек үк авыр түгел. Сөйләрмен әле барысын да.
Зөфәр . Башта туп-туры өйгә кайтырга идең.
Сәфәрҗан. Җан монда тартты. Бүген — 14 июль. Мин төнне биредә кундым. Сагындырган туган як табигате! (Тирән сулыш ала). Күрше кызыбыз бик чибәр булып җитлеккән икән.
Зөфәр. Әйе, Нәзирә җиләк кебек. Аңа яңа персидәтел кызыгып йөри. Ясәви Фатыйхын хәтерлисеңме?
Сәфәрҗан. Хәтерләмәскә. Бала чакта минем кан дошманым иде бит ул.
Зөфәр. Колхоз җитәкчесе ул хәзер.
Сәфәрҗан (көлемсерәп). Авылны җитәкләргә мине яратмый торган кешеләрне юри куялармы әллә?
Зөфәр (көлә). Мөгаен, шулайдыр. (Җитдиләнеп). Үзгәрешләр шактый. Сугыштан кайтмаучылар да күп, яралылар да. Бала-чага үсеп җиткән — танырлык түгел. Без дә үзгәрдек. Без дә сугышка кадәрге малайлар түгел.
Сәфәрҗан. Бөтен нәрсә үзгәреп тора, ләкин кешеләр күңелендәге әшәкелек сугышка кадәр ничек булган, хәзер дә шул ук.
Зөфәр . Алай дими тор әле, туган. Авылдашларың белән аралашып кара әле, хәзер алар сиңа бөтенләй башка мөгамәләдә булырлар. Син — Офицер. Түшеңдә орденың, медальләрең ялтырый.
Сәфәрҗан. Мин алдан ук сизеп торам: авыл мине барыбер кабул итмәячәк.
Зөфәр. Сине детдомга алып кит-
ҖЕНЛЕ КҮЛ
94
кәннән бирле бүгенгәчә, бала чакта авыл малайлары сине какканда яклый алмага-ныма уфтанып яшим. Дөресен әйткәндә, мин үзем дә синнән бераз курка идем. Төрлечә уйлый идем мин синең турыда. Ә инде үсә төшкәч, сине сагынып, кызга-нып, качып кына елый торган идем.
Сәфәрҗан. Әйе, моннан мине тамырымнан йолкып алып киткәннәр иде шул.
11
Гайнетдин, Сәфәрҗан, Нурҗамал чәй эчәләр.
Сәфәрҗан. Авыл шулай ук ямьле — үзе дә, тирә-ягындагы табигате дә.
Нурҗамал. Безнең монда баш каткан — очны очка ялгап яшәп, туган як ямен күрергә вакыт юк. Аерым хуҗалык булгач, бигрәк тә...
Гайнетдин. Башыңны гел кайгыга батырсаң, дөньясының яме калмас.
Нурҗамал. Кайгыны аны сорап - теләп алмыйсың бит. (Еламсырап). Заһид балакаем кай җирләрдә ята икән?
Сәфәрҗан (сатыш белән). Үскәндә Заһид абый миңа бик кырыс булса да, барыбер гел гаделлек ягында иде.
Шәйдулла керә. Нурҗамал, күз яшьләрен сөртә-сөртә, мич тарафына китә.
Шәйдулла (тартынып кына). Саулармысез.
Гайнетдин. Исән-саулар әлегә. Әйдә, уз, утыр, чәй эчәбез.
Шәйдулла (ни әйтергә белми торгач). Зөфәр өйдә түгелмени?
Гайнетдин. Районда эш белешеп йөри. Әкълимә аңа ияреп китте.
Нурҗамал. Чәй ясыйммы?
Шәйдулла. Юк, яңа гына эчтек чәйне. (Сәке читенә утыра). Ну, Сәфәрҗан, авылны әйләндеңме?
Сәфәрҗан. Әйе. (Шәйдулла текәлеп карый). Сагындырды авыл.
Шәйдулла. Сагындырыр инде ул. Кем уйлаган сине менә шушындый герой булып кайтыр дип.
Гайнетдин. Ник алай дисең әле син?
Шәйдулла. Болай гына...
Сәфәрҗан. Мин аның ник алай дигәнен беләм. Контраның малае ничек кеше була алды, дип шакката ул.
Шәйдулла (ялагай тавыш белән). И, алай димә инде, Сәфәрҗан. Мин синең исән-сау кайтуыңа бик шат. Авылдашлар әнә пыш-пыш киләләр: җен малае кеше булган, дошман төшереп калдырган орлыктан шушындый сәвит офицеры чыгарга тиеш микәнни, дип чәйнәнәләр.
Сәфәрҗан . Беләм, ишетәм. Ә шулай да мине авылдан детдомга озатырга кушучы син булдың бит, Шәйдулла агай.
Шәйдулла. Син хәзер инде олы кеше, аңларга тиеш. Җенле Күлдәге кабер турында чекистларның сорашуларын син белмисеңдер бит әле? Ак әфисәрнең малаен авылда асрыйсыз, дип җелегемне суырдылар. Минем сине авылдан детдомга рәзе җибәрәсем килгәние?!
Сәфәрҗан. Юк, син нык тырыштың, Шәйдулла агай. Кырыгынчы елны авылга кайтып киткәннән соң, син бит депога минем өстән язып җибәргәнсең — авылның котын алып торган җен малае дип тә, обоздан төшеп калган эт дип тә, ак офицерның орлыгы дип тә атагансың мине. (Кызып). Сез аның кем икәнен, нәрсә икәнен белмисезмени, дип язгансың!
Шәйдулла (каушый). Курыктым мин. Авыл халкы бик хөсет. Син матур киенеп, күчтәнәчләр белән авылга кайткач, ачлы-туклы хәерче авылдашлар: «Контра бала-лары барыбер яхшы яши!» — дип миңа бәйләнеп интектерделәр. Төнлә уполномоченный килеп синең турыда төпченде. Курыктым мин. Сине монда бүтән кайтартасым килмәде. Яздым, әйе, яздым! Хәзер инде бәйләнүче дә булмас, сине моннан куучы да булмас. Син — боевой офицер, орденоносец!
Сәфәрҗан. Син хәзер авыл җитәкчесе түгел, куа алмыйсың.
Шәйдулла. Алай димә инде, Сәфәрҗан.
Хәмдия керә.
Хәмдия . Нихәлләрегез бар?
ҖЕНЛЕ КҮЛ
4. «К. У.» № 3 95
Шәйдулла, син монда икән. Ничек соң, Сәфәрҗан, ял иттеңме инде бераз? (Ире янына утыра).
Сәфәрҗан. Нәрсәдән ял иттеңме дип сорыйсың, Хәмдия апа?
Хәмдия. Нәрсәдән дип...
Сәфәрҗан. Яшәүдән, дөньядан ял итү мөмкинме икән соң ул?
Хәмдия. И-и-и, син бигрәк картларча сөйләшәсең.
Гайнетдин. Ә ул бала чактан ук олы кешеләрчә сөйләште.
Хәмдия. Исән-сау кайтканыңа куанырга кирәк, балакаем. (Еламсырап). Әнә, безнең бер киявебез сугыш бетәргә ярты ел кала һәлак булды, икенче кияү аяксыз кайт - ты.
Шәйдулла. Кайда урнашырга исәбең?
Сәфәрҗан. Белмим әле.
Хәмдия. Әллә кая китмәс инде, үз районыбыз тирәсендә калыр.
Сәфәрҗан. Дөрес, Хәмдия апа, әллә кая китмәм инде мин. Табигатьне аны берничек тә алдап булмый. Аның үз законнары бар.
Фатыйх керә.
Фатыйх (елмаеп). Здравия желаю ! (Барысы белән дә күрешеп чыга).
Шәйдулла (шундук кузгала). Ярый, без чыгыйк инде.
Шәйдулла белән Хәмдия тиз генә чыгып китәләр.
Гайнетдин. Карчык, әйдә, су ташып, мунча ягып җибәрик әле.
Нурҗамал (каушабрак). Чәй эчертим инде кунакка.
Фатыйх. Нинди кунак инде мин, Нурҗамал апа. Сәфәрҗан белән үзебез ясап та эчә алабыз.
Гайнетдин белән Нурҗамал ике ир-егетнең әңгәмәсенә комачауламас өчен чыгып китәләр.
Фатыйх (көлә). Гайнетдин абый, колхозга керергә өндәр дип, миннән гел шулай кача инде ул.
Сәфәрҗан. Керергә теләмәгәч, ник өндисең соң син аны?
Фатыйх. Гайнетдин абый кебек оста куллы кешегә зимагур сыман кайлардадыр, ялланып, акча эшләп йөрү килешми. Үзебез дә аның кебек балта осталарына мохтаҗ. Аны ничек булса да колхозга кертергә кирәк. Сөйләш әле үзе белән. (Сәфәрҗанны җентекләп күзәтә). Син хәзер әнә нинди...
Сәфәрҗан. Аның күңеле үзенчә яшәргә тели, шуны ник аңларга теләмисез? Күмәклекне беркайчан яратмады.
Фатыйх. Ярар, без бу турыда сөй-ләшмик әле. Күрешмәгәнгә уналты ел бит. Үзеңнең планнарың ниндирәк?
Сәфәрҗан. Каладан буяу алып кайтып, анам каберендәге рәшәткәне буйыйсым бар.
Фатыйх (чыраен сытып). Ул кабер авылыбызда зур тап-тимгел булып, Җенле Күлнең шомлылыгын арттырып тора.
Сәфәрҗан (усал). Кабер турында алай димә!
Фатыйх. Алай ямьсез карама миңа, Сәфәрҗан!
Сәфәрҗан. Бала чакта мине иң нык җәберләгән кеше син идең. Җен малае дип үзәгемә иң нык үтүче син булдың. Хәзер инде без бала-чага
түгел. Икебез дә сугышны үттек. Олы җанлы булырга вакыт. Кагылмагыз миңа да, анам каберенә дә.
Фатыйх. Ярар. Сине мондый кы-яфәттә күрүемә мин шат. (Кузгала).
Сәфәрҗан. Мин дә синең авыл җитәкчесе булуыңа шат.
Фатыйх. Син бигүк еракка китмәссең шикелле.
Сәфәрҗан. Нишләп алай дип уйлыйсың? (Торып баса.)
Фатыйх (ишек катына җиткәч).
Ай саен ай тула бит.
Сәфәрҗан. Әйе, ай саен ай тулып тора. Табигатьтән беркая китеп котыла алмыйсың. Табигатьнең үз законнары.
Фатыйх. Ә моннан еракта чакта ничек түздең?
Сәфәрҗан. Минем туган җирем бар, анам кабере бар , минем тамырым сузылган төбәк бар, авылым бар, шул авылда мине якын итүче берничә кеше бар — гомумән, минем Ватаным бар дигән уй-тойгыны үземә тукыдым мин,
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
96
шул бер бөек хискә үземне инандырдым.
Фатыйх чыгып китә.
Нәзирә, көянтә-чиләк күтәреп, килә.
12
коега суга бара. Кое янына Сәфәрҗан
Сәфәрҗан. Исәнме, Нәзирә!
Нәзирә. Исәнме, Сәфәр абый!
Сәфәрҗан (ягымлыитеп). Кайчан мине җиләккә алып барасың?
Нәзирә (югалыбрак). Нишләп мин сине җиләккә алып барырга тиеш?
Сәфәрҗан. Зөфәрне алып барырга ярый, ә мине юкмы?
Нәзирә. Без бит аны Әкълимә белән алып бардык.
Сәфәрҗан (серле тавыш белән). Мин шактый дөнья күрдем, ә синең кебек гүзәл затны беркайда очратканым булмады.
Нәзирә (ояла). Сәфәр абый, минем әле суны күп ташыйсым бар.
Сәфәрҗан. Безнең сөйләшеп торуыбызны күрерләр дип куркасыңмы?
Нәзирә. Безне бергә күреп куркырлар дип борчылам.
Сәфәрҗан. Атаң гына курыкса инде.
Нәзирә. Минем әтине дошман итмә, Сәфәр абый.
Сәфәрҗан. Ничек инде мин мондый сылуның әтисен дошман итим?!
Нәзирә. Синең бала чакта да беркемгә ачуың килми иде бугай.
Сәфәрҗан. Күрсәтәсем генә килмәгәндер.
Нәзирә. Әти миңа гел: «Ул җен малае янына якын килмә!» — ди тор- ганые. Ә минем ул ачуланган саен синең яныңа барасым килә иде. (Елмаеп.) Әкълимә белән икебезне арбага утыртып йөри идең. Синнән куркырга кушканнарына аптырый идем? Малай- шалайның сине үртәгәненә дә шакката идем, аңламый идем.
Сәфәрҗан. Хәзер аңладыңмы соң инде?
Нәзирә. Аңлыйсым килми.
Сәфәрҗан. Клубка чыгасыңмы бүген?
Нәзирә . Әкълимә белән чыгабыз дип сөйләшкән идек.
Сәфәрҗан ишегалларына кереп китә. Чиләк-көянтә күтәреп Әкълимә чыга.
Әкълимә (Нәзирә янына килеп). Нәрсә булды сиңа? Әллә нишләгәнсең.
Нәзирә (һушына килә алмый). Белмим, әллә нишләп киттем шул.
Әкълимә. Нәрсә булды сиңа?
Нәзирә. Белмим. Йөрәгем дык- дык кага. (Көянтәгә чиләкләрен элеп китеп бара).
Фатыйх күренә, читтән карап тора. Аны күргәч, Әкълимә, тиз генә су алып, өйләренә кереп китә. Нәзирә тагын суга чыга. Кое буенда аның янына Фатыйх килә.
Фатыйх (папирос каба). Сәфәр нәрсәләр сөйли?
Нәзирә. Хәлләрне сораштырды. Бала чакларны искә төшердек.
Фатыйх. Син аның белән сак бул. (Тәмәкесен кабыза).
Нәзирә (гаҗәпләнеп). Ник мин сагаерга тиеш? Күрше малае бит ул.
Фатыйх. Аның кем малае икәнен белмисеңмени?
Нәзирә. Кем малае булса да, башкалар шикелле ике куллы, ике аяклы кеше.
Фатыйх. Аны барыбер авыл халкы кешегә санамый.
Нәзирә. Чөнки ул кыерсытуларга түзгән, детдомда да югалып калмаган. Акыллы, укымышлы, офицер. Аны күралмаучылар ник күралмауларын үзләре дә аңламыйлардыр, ахрысы.
Фатыйх (ачулы тавыш белән). Нишләп әле син аны яклыйсың?
Нәзирә. Фатыйх абый, минем эшем күп, минем әле кер юасым бар.
Фатыйх (ягымлы булырга тырышып). Миңа өч минут вакытыңны кызганма инде, Нәзирә. Сиңа ничек гашыйк булып йөрүемне беләсең бит.
Нәзирә . Фатыйх абый, әти тәрәзәдән карап тора.
Фатыйх (тәмәкесен ташлап
ҖЕНЛЕ КҮЛ
4. «К. У.» № 3 97
таптый). Торасың да шулай дисең. Шәйдулла абый миңа ачу саклыйдыр, әмма мин чыгармадым бит аны пер- сидәтеллектән.
Нәзирә. Эш анда түгел. Кеше әллә ниләр сөйләр.
Фатыйх. Мин колхоз җитәкчесе, авылымның һәр кешесе белән сөйләшеп тора алам.
Нәзирә, су алып, өенә таба китә.
Фатыйх. Клубка чыгасыңмы бүген?
Нәзирә. Белмим. (Ишегалларына кереп китә).
Сәфәрҗан чыга. Фатыйх аңа таба атлый.
Фатыйх (коры гына). Тагын озак буласыңмы әле авылда?
Сәфәрҗан. Ник алай сорыйсың?
Фатыйх. Чөнки авыл халкы: «Озакка кайтканмы? Авылда кала микән әллә? Алга таба нишләргә җыена икән?» — дип кызыксына.
Сәфәрҗан (читкә карап). Җаным ничек тели, шулай итәрмен.
Фатыйх. Сәфәрҗан, сиңа моннан китәргә кирәк.
Сәфәрҗан (Фатыйхның йөзенә текәлеп). Нишләп китәргә тиеш мин?
Фатыйх. Соң, яратмыйлар сине монда, яратмыйлар!
Сәфәрҗан . Син үзең мине күралмагач, башкалар да яратмаска тиеш дип ышандырырга тырышасың. Син бала чакта ук башкалардан үзеңне өстен куярга тырыша идең. Мине дошман итүең дә Җенле Күлдә туганым өчен түгел, ә синең ишеләргә буйсынырга теләмәгәнем өчен булды. Малайларны миңа каршы котыртуың да инеш буенда синең иягеңә кундырганым өчен бит.
Фатыйх (кырыс). Бу — минем туган авылым. Мин — хәзер колхоз рәисе. Мин авыл өчен, авыл халкы өчен җаваплы кеше. Монда бала чактагы шаяру-котыруларны искә алып торуның кирәге юк.
Сәфәрҗан. Бу авыл — минем дә туган авылым.
Фатыйх. Син барыбер төшеп калган орлыктан үскән нәрсә монда.
Сәфәрҗан (усаллана). Язмыш җилләре кешене, орлык кебек, әллә кайларга илтеп ташласа да, кайда да булса ул тамыр җәяргә тиеш. Монда минем туган җирем! Минем шушында тамырым. Язмыш ничек бормаланса да, барыбер шушы җир миңа
ҖЕНЛЕ КҮЛ
4* 98
— изге җир. Ничек дип аталса да, хәтта Җенле Күл булса да, иң якын туфрак шушында. Анам шушында җирләнгән. Әйт әле миңа: Туган ил, Туган җир, Ватан тагын ничек билгеләнә?!
13
Шул ук күренеш. Төн җиткән. Фатыйх Нәзирәне клубтан озата килә.
Фатыйх (кызның кулын тотып). Нәзирә! Без синең белән пар килгәнбез.
Нәзирә (салкын гына). Кем әйтте?
Фатыйх. Үзем сизәм.
Нәзирә. Иртә әле миңа кияүгә чыгарга, Фатыйх абый.
Фатыйх. Моны кем әйтте сиңа?
Нәзирә. Үзем беләм.
Фатыйх (җитди кыяфәт белән). Мин — колхоз рәисе, атаң эшләгән урынга куелган кеше... Без бергә булырга тиеш. Атаңның миңа бераз ачуы киләдер... Аны чыгарып, мине сайлаганнарына мин гаепле түгел. Без синең белән өйләнешкәч, үпкәсе бетәр, хәлле тормыш корып җибәрербез.
Нәзирә. Туңдым мин. Керим инде.
Фатыйх. Минекеләр сезгә сөйләшергә килсеннәрме? Яучы җибәримме?
Нәзирә (кискен). Юк, юк, куркам!
Фатыйх. Курыкма. Вакыты җиткән бит инде.
Нәзирә . Юк, юк! Ашыгырга кирәкми. Туңдым мин. (Өйгә таба атлый).
Фатыйх. Ярый, тыныч йокы. Иртәгә күрешербез.
Нәзирә кереп китә. Фатыйх тәмәке кабыза. Беравык уйланып алганнан соң, Гайнетдиннәр ягына карап тора. Аннары әкрен генә, тәмәкесен тарта- тарта китеп бара.
Ул киткәч, саклык белән генә Нәзирә чыга. Гайнетдиннәр өеннән, як- ягына каранып, Әкълимә пәйда була.
Нәзирә (пышылдап диярлек). Әкълимә! Кил монда!
Әкълимә (йөгереп килә). Нәрсә ди?
Нәзирә. Кияүгә чык миңа, ди.
Әкълимә. Ә син?..
Нәзирә . Никтер җаным тартмый минем ул кешегә.
Әкълимә. Ник болай нык кал-тыранасың? Әле сине алып китүче юк бит.
Сәфәрҗан чыга. Кызлар янына килә.
Сәфәрҗан. Кызлар, нишләп йокламыйсыз инде? Тиздән таң ата.
Нәзирә. Ә үзең ник йокламый - сың?
Сәфәрҗан. Әллә нигә бер кайтып йоклап ятыйммыни? Йокым качты минем, кызлар. Әкълимә, туңасың, өстеңә берәр нәрсә кияргә идең. Бар инде, кер.
Әкълимә (әле Нәзирәгә, әле Сәфәрҗанга карап ала). Ярар алайса, сау бул, Нәзирә. (Кереп китә).
Сәфәрҗан. Сине күрәсем килде. (Кителен салып Нәзирәнең иңенә элә).
Нәзирә (киеренкелек белән). Таң атканда күрәсең килдеме?
Сәфәрҗан. Минем сине тәүлек әйләнә күрәсем килә.
Нәзирә. Клубка ник чыкмадың?
Сәфәрҗан. Мине авыл халкы яратмый.
Нәзирә. Яратмыйлар дип... Куркалар, шүрлиләр, диген. Яратмау түгел бит инде ул.
Сәфәрҗан. Курыккан нәрсәне яратканнарын кайчан күргәнең бар?
Нәзирә. Ә мин сине клубта көттем. Барысына ачу итеп, сине анда күрәсем килгән иде.
Сәфәрҗан. Ә клубка чыгып, яныңа килгән булсам? Кеше сүзеннән курыкмас идеңме?
Нәзирә (елмаеп). Без бит күршеләр.
Сәфәрҗан. Ә миннән курык- мыйсыңмы?
Нәзирә (сагаеп). Куркам. (Жылы тавыш белән). Ләкин башкалар курык-канча түгел. Башка төрле курку белән куркам мин синнән. Никтер мин шул куркуымның булуына шат. Шул кур-куымның дәвам итүен телим.
Сәфәрҗан. Мин китәм, Нәзирә.
ҖЕНЛЕ КҮЛ
99
(Күкрәк тутырып сулыш ала). Шушы һаваны озак елларга җитәрлек итеп тирәнтен сулап алырга иде!
Нәзирә (боек тавыш белән). Тагын кайчан кайтасың?
Сәфәрҗан . Белмим. Бәлки, бүтән кайтмам да.
Нәзирә. Түзалмассың, кайтырсың. Син туган якны нык сагынасың.
Сәфәрҗан. Каян беләсең?
Нәзирә. Күренеп тора.
Сәфәрҗан. Бу дөньяда кадерле әйберләрдән, кадерле кешеләрдән, яраткан нәрсәләреңнән язмыш гел аерып тора инде ул. Рәхимсез рәвештә. Ә икенче яктан карасаң, дөнья син теләгәнчә генә барса да кызык булмас иде. Үзеңнең теләкләреңне, күңелең тарткан нәрсәләрне онытырга, юк итәргә дә үзеңдә көч табарга кирәк. Югыйсә акылдан язарга мөмкин.
Сәфәрҗан Нәзирәнең кулын, кош тоткан кебек, ике куллап тота, өреп җылыта. Нәзирә тагын калтырана башлый.
Нәзирә (еламсырап). Сәфәрҗан абый! Сәфәр! Сәфәрҗан!
Сәфәрҗан. Асыл кош син, Нәзирә! Бар, кер инде, йокларыңа вакыт аз калды. (Кызның иңеннән кителен алып кия).
Сәфәрҗан үз йортларына таба китеп бара. Нәзирә беравык басып тора да өйләренә йөгереп кереп китә. Сәфәрҗан өйгә керәм дигәндә генә, караңгылык эченнән Фатыйх килеп чыга.
Фатыйх (усал тавыш белән). Сәфәрҗан! (Килә).
Сәфәрҗан (тыныч кына). Нәрсә булды, Фатыйх?
Фатыйх. Син кайчан китәсең?
Сәфәрҗан. Кайдан кая?
Фатыйх. Ни дигән сүз инде бу?
Сәфәрҗан. Үзең бит тузга язмаган сорау бирдең. Бу дөньяда кайдан кая китеп котылу мөмкин?
Фатыйх. Син авылдан тизрәк китәргә тиеш.
Сәфәрҗан. Бу — минем туган җирем.
Фатыйх. Син очраклы рәвештә монда туган кеше.
Сәфәрҗан. Бу дөньяда бернәрсә дә очраклы түгел.
Фатыйх. Ә син үзең нәрсә әйтмәкче буласың?
Сәфәрҗан. Син нинди ысул белән кайда тугансың, мин дә шулай ук дөньяга килгәнмен.
Фатыйх. Мин сиңа сер итеп кенә әйтәм... Синең белән район милициясеннән кызыксындылар. Сугыш беткәч үк, әле син авылга кайтканчы.
Сәфәрҗан. Ничек дип кызык-сындылар?
Фатыйх. Син авылга кайтмадыңмы дип кызыксындылар.
Сәфәрҗан (җикереп). Юкны сөйләмә! Минем тизрәк китүемне телисең син, шуңа әллә ниләр уйлап чыгарасың. Минем белән кем кызыксынса да, мин — разведрота командиры. Мин сугышны башыннан азагына кадәр үттем.
Фатыйх (ярсып). Сәвит влачы аркасында туып-үсеп, белем алып, тылда ятар идеңме әллә?
Сәфәрҗан. Мин синең халәтеңне аңлыйм, эчеңдә ниләр кайнаганны, барлык уй-хисләреңне аермачык күрәм.
Фатыйх. Нәрсә аңлыйсың, нәрсә күрәсең?!
Сәфәрҗан. Хәрәкәтләреңнән, күз карашыңнан, сөйләшүеңнән барысы да аңлашыла. Мин сине үтәли күрәм, Фатыйх!
Фатыйх. Шулайдыр, әлбәттә. Җенле Күлдә туган затта андый күрү сәләтләре тумыштандыр инде ул. (Чиксез нәфрәт белән). Син кеше түгел! Кыяфәтен. кешенеке булса да, синдә җен утыра. Мин дә бит бераз күрә беләм!
Сәфәрҗан. Кайсыдыр шагыйрь әйткән бит: «...Күңелеңдә җеннәр оялаган икән, димәк, анда фәрештәләр яшәгән...» Ансы ярар. Туган җирне мин башкача, үземчә яратам, Фатыйх. Анам кабере юкка чыкмасын өчен, дошманга каршы сугыштым мин. Җенле Күл элеккечә Җенле Күл булып калсын өчен, кан койдым. Син дә туган җирең өчен сугышкансыңдыр яуда. Әмма туган җирең синең бердәнбер кадерле нәрсәң түгел. Синең табынган төшенчәләр тагын бар әле — Советлар Союзы, Москва,
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
100
партия, Сталин...
Фатыйх. Ә синең өчен алар юкмыни?!
Сәфәрҗан. Син мине аңлап бе-термәдең. Минем бер генә изге төшенчәм бар. Бер нәзек кенә җеп минем өчен изге урынга үзәгемнән сузылган, бер җеп кенә мине бәйләп тота туган җирем белән. Мин шул җепкә ябышам. Ябышам да өзелер дип куркам. Миндә үз-үземне белә-белгәннән бирле кимсенү хисе яши — дөньяда үземне артык, кирәкмәс кеше итеп тою бәгыремне гел ашап тора. Әйе, мин төнлә дә күрәм, кешеләрне үтәли күрү сәләтем дә бар. Шуңа күрә бу дө-ньяның һәр төсе, һәр кыймылдавы, һәр сулышы аермачык минем өчен. Шуңа күрә һәр капма-каршылык минем өчен анык күренә. Шуңа күрә үземнең бу дөньяда яшәвемнең фаҗигасе никадәр тирән икәнне бер үзем генә беләм.
Фатыйх (кинәт курка башлый). Чынлап та шайтан син! Күренмә бүтән авылда! Җенле Күлгә дә аяк басма! Халыкның болай да гел коты алынып тора! (Кыҗрап). Йөрмә монда! Югал! Кит! Күренмә!
Сәфәрҗан. Син чынлап та куркасың миннән. Чөнки син мине бала чакта җиңә алмадың. Хәзер дә җиңә алмыйсың. Буйсындыру хәлеңнән килми. Син андыйлардан нык куркасың. Тагын бер сәбәп бар әле — Нәзирә.
Фатыйх. Мин сине төрмәгә утыртам! Җаен табармын. Статьясы да табылыр.
Сәфәрҗан (тыныч кына). Кыбырсыма бу кадәре. Мин китәм.
Фатыйх (таләпчән тавыш белән). Кайчан?
Сәфәрҗан. Сәгать ничә?
Фатыйх (кулындагы сәгатькә карап). Иртәнге дүрт.
Сәфәрҗан. Бүген кичкә мин инде авылда булмыйм.
Фатыйх. Ярар. (Кызу-кызу китеп бара).
14
Берничә көн үткән. 13 август. Ай тулган төн. Җенле Күл. Төн. Сәфәрҗан, тирә-якка карап, иркен сулыш ала. Аннары түмгәккә утыра. Якында гына куак ботаклары шытырдаган тавыш ишетелә. Сәфәрҗан, сагаеп, урыныннан кузгала һәм шул якны күзәтә. Кинәт агачлар арасыннан Нәзирә килеп чыга.
Сәфәрҗан (шаккатып). Нәзирә! Нишләп йөрисең монда?!
Нәзирә (көчкә сулыш ала). Синең яныңа килдем.
Сәфәрҗан. Тилердеңме әллә?
Нәзирә. Әллә тагы... (Сәфәрҗанга сыена).
Сәфәрҗан. Бөтен тирә-якны өркетеп торган Җенле Күлгә килергә ничек йөрәгең җитте? Җитмәсә, төнлә!
Нәзирә. Ә мин синең монда икәнеңне белдем. Урманнан кайтучылар: «Җенле Күлдә тагын кемдер йөри», — дип авылда сөйләделәр. Бүген ай тулганны күрдем дә синең монда икәнеңә шигем калмады.
Сәфәрҗан. Әйе, бүген ай тулды. Иртәнге өченче егерме җиде минутта. Ә шулай да ничек курыкмадың?! Әгәр мин монда булмасам...
Нәзирә. Сине бик күрәсем килде. Фатыйх белән сөйләшкәнегезне теге көнне тыңлап тордым. Шуннан соң ике көн өйдәгеләрдән качып еладым.
Сәфәрҗан. Ник еладың?
Нәзирә. Сине кызганып.
Сәфәрҗан. Тапкансың кызганыр затны. (Җитди кыяфәт белән). Мин бит чыннан да җен!
Нәзирә (Сәфәрҗанның муенына куллары белән сарыла). Ә миңа барыбер — җенме син, кешеме.
Сәфәрҗан (югалып кала). Ничек инде? Нәрсә булды сиңа?
Нәзирә (елый). Белмим.
Сәфәрҗан. Хәзер ник елыйсың? Һаман да мине кызганыпмы?
Нәзирә. Юк, сөенечтән. Сине күргәнгә куанып елыйм.
Сәфәрҗан Нәзирәне кочагына ала.
15
ҖЕНЛЕ КҮЛ
101
Берничә ай вакыт узган. Көз ае. Нәзирә, чиләк күтәреп, коега суга бара. Аны күреп, Әкълимә өйләреннән чыга. Ашыгып Нәзирә янына килә.
Әкълимә. Нәрсә булды сиңа, Нәзирә? Ник әйтмисең? Ничә көн инде кара көеп йөрисең!
Нәзирә (кайгылы тавыш белән). Харап булдым мин, Әкълимә.
Әкълимә. Мин синең иң якын иптәшең. Әйт инде! Фатыйхның бәй-ләнүеннән туйдыңмы әллә?
Нәзирә. Әйе, туйдым. Югыйсә яратмаганымны да белә бит инде. Инде миңа өйләнергә теләвен белгертеп, әти белән дә, әни белән дә сөйләшкән.
Әкълимә. Ярар. Ни дисәң дә, колхоз җитәкчесе бит әле.
Нәзирә (Әкълимәгә туры карап). Мин — Сәфәрҗанныкы.
Әкълимә. Бүтән кайтмыйм дип китте бит ул.
Нәзирә (елый). Шулай диде шул.
Әкълимә . Елама, монда әле бернинди кайгы юк.
Нәзирә (ачынып). Бар шул менә!
Әкълимә. Әйт, әйт, Нәзирә, нәрсә бар? Әйт тизрәк, коега кеше килгәнче.
Нәзирә. Мин авырга уздым, ахрысы.
Әкълимә (һушсыз калып). Нәрсә-ә-ә?
Нәзирә . Күзеңне акайтма инде, болай да куркам. Баштарак аңламый йөрдем. Хәзер инде шигем калмады.
Әкълимә. Кемнән соң ул?
Нәзирә . Кемнән булсын инде?! Сәфәрҗаннан! Башка кеше белән минем кочаклашканым да юк.
Әкълимә (котсыз калып). И Ходаем! Нишлисең инде хәзер?
Нәзирә (ыңгырашып). Нишләргә дә белмим шул! Әти үтерә мине! Тора- бара беленәчәк бит инде ул.
Әкълимә (як-ягына каранып). Тукта, елама, кеше күрә.
Нәзирә . Үләм мин. Адәм көлкесенә калам бит. Ничек төшерергә икән аны? Ничек әтиләргә белгертмичә эшләп була икән аны?!
Әкълимә. Туктале! Мин бүген үк Сәфәрҗанга хат язам.
Нәзирә . Кайда соң ул?
Әкълимә. Әлегә Казанда.
Нәзирә. Адресын беләсеңме?
Әкълимә. Беләм. Әле берничә ай шушында булам дип язган. Хат бер атнада барып җитә.
Нәзирә . Минем йөкле икәнемне белгәч, кайтмый да кайтмый инде ул монда.
Әкълимә. Сөрт күз яшьләреңне! Бир чиләгеңне, суны үзем алып бирәм. Елама, әнә, кемдер килә.
Сәхнә караңгылана.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
102
16
Шул ук күренеш. Шәйдуллалар йорты ятыннан кычкырган, елаган тавышлар ишетелә. Шәйдулла атылып чыга. Тыярга тырышып, Хәмдия аның артыннан йөгерә.
Шәйдулла (акырып). Үтерәм!
Хәмдия (чәрелдәп). Кеше көлдермә! Тукта!
Шәйдулла (хатынына сугып җибәрә). Сине дә үгерәм! Нәрсә карадың?! Синең кызыңны кем карарга тиеш?!
Гайнетдин чыга. Шәйдулла, йөгереп килеп, аны түшеннән эләктерә. Тарткалаша башлыйлар. Нурҗамал аларны араларга маташа, Хәмдия, елап, ары-бире йөгереп йөри.
Шәйдулла (ярсып). Синең җен малаең кызымны харап иткән! Үтерәм барыгызны да!
Гайнетдин (тарткалашып). Тыныч кына сөйләшик әле, Шәйдулла!
Шәйдулла. Тыныч кына? Тәмам гарык булганием мин синнән, синең ул шайтаныңнан, өстәвенә тагын нәселемә бәла китердегез!
Нурҗамал (ялвара). Тынычлан, Гайнетдин! Сугышма! Халык күрә бит.
Шәйдулла. Күрсеннәр! (Хәле бетә, еш-еш сулый. Хәмдиягә эндәшә). Бар, кызыңны алып чык монда! (Хәмдия өйләренә йөгереп кереп китә. Шәйдулла аның артыннан кычкырып кала). Үтерәм сине дә, кызыңны да!
Гайнетдин (ертылган күлмәген капшап). Бөтенебезне үтереп бетереп нишләмәкче буласың?
Шәйдулла (ысылдап). Дәшмә, контра! Подсуд китәчәксез барыгыз да!
Нурҗамал. Синең кызың балага узганга нишләп без подсуд китик?
Шәйдулла. Син имезеп үстердең ул шайтанны! Җенле Күлдән иблис токымын алып кайтканыгызны шул вакытта ук күңелем сизгәние! Бүкәнгә куеп, балта белән урталайга чабасы калган аны!
Хәмдия Нәзирәне җитәкләп алып чыга. Ун адым чамасы ара калгач, Нәзирә кулын йолкып ала һәм бер урында басып кала. Барысы да Нәзирәгә текәлеп карап торалар.
Шәйдулла (шашкан кыяфәт белән). Оят! Хурлык! Позор!
Хәмдия (ачыргаланып). Ник бөтен дөньяга фаш итәсең? Аза купмыйча гына, үзара бетереп булыр иде бит.
Шәйдулла . Нәрсә? Үтерәм мин сине ! Кызыңны да бүген үк бәреп үтерәм! Үзара, тыныч кына?! (Гайнетдингә күрсәтеп). Бу бетлеләр белән шыпырт кына шушы позорны бетерергә кушасыңмы миңа?! (Хатынына кизәнә. Гайнетдин аны тота, сугарга ирек бирми. Хәмдия читкә тайпыла).
Нурҗамал. Хәмдия, кит, кит, якын килмә!
Фатыйх килә.
Фатыйх (ерактан ук кычкыра). Руки вверх! (Барысы да тып-тын калалар). Нәрсә, яңа сугыш башландымы әллә? (Ямьсез итеп көлеп куя. Аннары барысына да күз йөгертеп чыга).
Шәйдулла. Менә боларның җен малае авылны мәсхәрәләде!
Фатыйх. Беләбез, беләбез. Өегездәге гауга әллә кайларга ишетелә.
Хәмдия. И Ходаем!
Фатыйх. Сәфәрҗаннан мин шушының ише бер пакостьне күптән көткәнием. Шуңа күрә аның моннан тизрәк китүен теләдем. Әле бу аның соңгы зыяны түгелдер. Җенле Күл тирәсен сукалатырга кирәк булыр. Ул урынны үзгәртергә кирәк. Халык та курыкмый башлар, яңа бәлаләр дә килмәс.
Гайнетдин. Ул тарихи урынны сукаларга ярамый. Борын-борыннан халык аны шомлы урынга санаган икән, киресенчә, аңа тияргә ярамый. Анда кабер дә бар.
Шәйдулла. Син контра каберен изгеләштермәкче буласың! Син үзең дә контра, единоличник!
Гайнетдин (җикереп). Минме контра?! Минем улым сугышта ятып
ҖЕНЛЕ КҮЛ
103
калды. Мин — үз хезмәтем белән та-магымны туйдыручы! Минме контра?! (Шәйдулланы якасыннан эләктереп ала). Мин синең шикелле сорыкорт булмадым беркайчан да!
Фатыйх. Ну-ка, ну-ка! (Аерырга тотына). Мин югында сугышырсыз. Сәфәрҗаның кайда соң синең хәзер?
Гайнетдин (усал тавыш белән). Сиңа барыбер түгелмени?
Фатыйх. Син минем белән алай сөйләшмә! Җавапка сине дә тарта алабыз.
Гайнетдин. Куркытма. Мин куркудан узган инде.
Фатыйх . Ничего, табарлар Сәфәрҗаныгызны.
Нәзирә өйләренә йөгереп кереп китә. Фатыйх көлемсерәп карап кала.
Шәйдулла (кыҗрап, Гайнетдингә ташлана). Үтерәм! (Тагын сугыша башлыйлар. Нурҗамал аларны араларга тотына, Фатыйх шаркылдап көлеп карап тора).
Көтмәгәндә Сәфәрҗан пәйда була. Барысы да баскан урыннарында катып калалар.
Сәфәрҗан. Саулармысез!
Фатыйх (чәнчүле тавыш белән). Бигүк сау түгел шул. Син монда кай- берәүләрнең сәламәтлеген какшатып киткәнсең бит. Әле мондагы яңалыкны белмисеңдәдер.
Сәфәрҗан . Беләм. Тыңлап тордым.
Фатыйх. Алай икән. Ну, нәрсә әйтерсең? Нишләргә исәбең бар?
Сәфәрҗан. Мин Нәзирәне алып китәргә дип кайттым.
Барысы да өнсез калып карап то-ралар.
Шәйдулла (кинәт кычкырырга тотына). Алып кит! Күземә күренмәгез! Авылда эзегез дә булмасын! Читкә китеп, теләсә нишләгез! Ник шунда дөмекмисез! Авылда эзегез дә булмасын! (Абына- сөртенә атлап, өенә таба китә).
Хәмдия (елый-елый иренә иярә). Каргама үз балаңны!
Шәйдулла. Синеке ул, минеке түгел!
Караңгылык.
17
1947 ел. Гайнетдиннәр йорты. Нурҗамал йон эрли. Хәмдия керә.
Хәмдия. Нихәлләрең бар, Нурҗамал?
Нурҗамал. Бер көе. Утыр.
Хәмдия (сәке читенә утыра). Нә-зирәне уйлап, күз яшьләрем калмады инде. Сезгә хатлары килә, ахрысы...
Нурҗамал. Сәфәрҗан язгалап тора.
Хәмдия. Закамскида яшиләр икән, ансын беләбез. Ниләр дип яза соң?
Нурҗамал. Әйбәт кенә яшәп яталар. Малайлары туган. Кәрәм дип исем кушканнар.
Хәмдия (сыкранып). Яннарына барып кайтыр идем, Шәйдулла йодрыгын селкергә тотына. Бала кемгә охшаган икән?
Нурҗамал (елмаеп). Тач сезнең Нәзирәгез, ди.
Хәмдия. Харап булды кызым, хараплар булды. Кайлардан китереп чыгара бит язмыш хәсрәтләрне.
Нурҗамал. Бер дә харап булмады кызын.. Сәфәрҗан күмер бушату базасында нәчәлник урынбасары, кы- зыннын тамагы тук, арты җылыда.
Хәмдия. Ә авылдагы яманатын кая куясын?
Нурҗамал (корыгына). Кызын башын югалтканга кем гаепле?
Хәмдия. Ник алай каты бәрелә- сен син мина, Нурҗамал? Мин болай да ут йотып яшим.
Нурҗамал. Безгә гомергә каты бәрелделәр — аерым хуҗалык булга-ныбыз өчен дә, Сәфәрҗан аркасында да. Кайгы-хәсрәтне дә сездән ким күрмәдек.
Хәмдия. Анын каравы балаларыннан ундын. Заһид геройларча һәлак булган. Зөфәрен акыллы егет булып чыкты, кала кызына өйләнеп, шунда төпләнде. Кыз бала апкайтканнар дип ишеттем. Әкълимәгезгә күрше авыл көрәшчесе
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
104
өйләнде. Бәхетле кеше син.
Нурҗамал. Сәфәрҗан да безнен улыбыз. Шуна күрә синен кызына җил-янгыр тигезмәс, гаиләләре дә начар булмас.
Хәмдия. Җен малае дигән табы балаларына да йокмас микән?
Нур җ а м а л. Йокса да, йокмаса да, синен кызын Нәзирә тапкан бала инде ул хәзер.
Хәмдия чыгып китә. Гайнетдин керә.
Гайнетдин. Хәмдия ник кергән?
Хәмдия. Шыншырга. Аны да анлап була инде. Кара көеп, тәмам какчаланып беткән. Өстәвенә Шәйдулласы көне-төне җелеген суыра — кызы өчен битәрли. Кыйный да бугай.
Гайнетдин. Мин Иштерәк кешесен очраттым, сыер алырга килгән. Мина эш бар ул авылда. Мунча җиткерергә. Берничә көннән шунда барам.
Шәйдулла керә.
Шәйдулла (кыюсыз). Исәннәр- месез.
Гайнетдин. Исәнме.
Шәйдулла. Хәмдия сезгә кергән булган икән...
Нурҗамал. Кергәние шул. (Әле иренә, әле күршесенә карап алганнан соң). И-и-и, мин бүген тавыкларымны ашатмадым бит! (Ирләр әңгәмәсенә комачауламас өчен, тиз генә чыгып китә).
Шәйдулла. Кергәнемә апты-рыйсындыр?
Гайнетдин. Бу дөньяда мине аптыратырлык нәрсә калмагандыр инде ул.
Шәйдулла. Чөнки син үз туган авылында, үз туган җирендә башкалар кебек яшәмисен. Тынгылык тапмавын да шуннан. Аерым хуҗалык булуын да беркайчан кимсетмәде үзенне.
Гайнетдин . Яшәү рәвешем кимсетерлек булса, мин алай яшәмәс идем. Кеше үзен үзе генә кимсетә ала. Ә тынгылык тапмауга килгәндә... Синен кебекләр аркасында шулай ул. Җитәкче булып торганда да, беркайчан үз авылын, үз халкын өчен тырышып яшәгән кеше түгел син. Влач нәрсә әйтер дип, влач үзгәргәнгә карап үзгәреп, гомер буе авылдашларнын күнеленә коткы индереп яшәден.
Шәйдулла. Чөнки минем үземне гел куркытып тордылар. (Паузадан соң). Мин синен белән талашырга дип кермәдем. Фатыйх районнан рөхсәт алып кайткан имеш, Җенле Күлдә берәрсе күренсә, атып үтерәчәкләр икән.
Гайнетдин. Ник мина әйтәсен моны?
Шәйдулла. Бу турыда Сәфәрҗанга хәбәр ит. Ай тулган төннәрнен берсендә Җенле Күлгә килеп чыгуы ихтимал. Бәладән баш-аяк!
Шәйдулла чыгып китә.
ҖЕНЛЕ КҮЛ
105
18
1959 ел. Закамск шәһәре. Уртача гына җиһазланган фатир. Нәзирә олыгайган. Ул, борчылып, тәрәзәдән тәрәзәгә йөри.
Нәзирә (үзалдына). Кайда икән ул?.. Унбишенче көн бит инде... (Хәлсезләнеп, урындыкка утыра).
Сәфәрҗан кайтып керә. Озын плащтан, аягында күнитек, башында фуражка.
Нәзирә (йөгереп килә). Кая югалдың син? (Иренә чишенергә булыша).
Сәфәрҗан. Чак кына теге дөньяга олакмадым. Хәер, күп калмады бугай инде. (Хәлсезләнеп, караватка ята).
Нәзирә (иренең аягындагы күнитекләрне салдырырга тотына). Нишләп эшкә чыкмый, кайда ул, дип эшеңнән килеп йөдәттеләр.
Сәфәрҗан. Син нәрсә дидең?
Нәзирә (карават кырыена утыра). Нәрсә дим, белмим, дидем. Кайда булдың соң син?
Сәфәрҗан. Беләсең бит инде кайда булганымны. Кәрәм нишли?
Нәзирә. Йоклый. Ул инде сине эзләп авылга кайтырга җыенган иде. Әти Җенле Күлдәдер, барып алып кайтам, дип юлга җыена башлады. Көчкә тыйдым. Нишләп анда булсын ул, мәйтәм, йөрмә анда барып, дип начылый күндердем.
Сәфәрҗан. Ярый тыйгансың әле.
Нәзирә . Ник сөйләдең соң син улыбызга Җенле Күл турында?
Сәфәрҗан. Ул үзенең атасы турында барысын да белергә тиеш.
Нәзирә. Соңгы вакытта ул Җенле Күлне еш телгә ала. Күңеле шунда тарта. Куркам мин. Синең кебеккә әйләнсә... Ник син аңа ай тулган төннәрдә Җенле Күлгә очып барасы килүең турында әйттең? Хәзер аңарда да шундый теләк туа башласа?
Сәфәрҗан. Ул сиңа охшаган, минем юлдан бармас. Мин аңа яхшылап аңлатырмын.
Нәзирә. Без синең белән әйбәт кенә яши башлаган идек. Эшеңдә дә бик тиз күтәрделәр үзеңне. Инде җаныңа тынгылык табар вакыт бит. Үзеңне берәр ничек үзгәртә алмый- сыңмыни соң син?
Сәфәрҗан. Табигатьне алдап булмый.
Нәзирә . Авылга кайта алмавыма да, синең холкыңа да — барысына да күндем бит инде мин. Улың хакына гаиләдә тынгылык яса! Газабыңны җиңә алырлык көч бар бит синдә. Җенле Күл беркая да китми, үз урынында тора ул. Анаңның каберен дә карап торучы бар. Мин дә туган ягымны өзелеп сагынам бит!
Сәфәрҗан. Без синең белән икебез ике төрле тартылабыз туган якка. Син — туган җиреңә кире кайтасы килгәннән. Мин — туган җирем барлыгын исбатларга теләгәннән.
Нәзирә. Ашарга җылытыйммы?
Сәфәрҗан. Соңрак. Ятып торыйм әле. (Түшәмгә карап ята).
Нәзирә. Берничә ел түздең бит анда кайтмыйча.
Сәфәрҗан . Табигатьтән дә көчлерәк булу мөмкин түгел. Мин ай тулган төнне шул урында дөньяга килдем, шуңа гына җаным тарта минем анда. Шуннан да гайре табигыйрәк сәбәпләр эзләмә.
Нәзирә. Эшеңнән чыгарсалар?..
Сәфәрҗан. Миңа барыбер хәзер.
Нәзирә. Нишләп бу юлы озак тордың?
Сәфәрҗан. Миңа аттылар. Ау мылтыгыннан. Биклән авылына көчкә барып җиттем, каным күп акты. Бикләндә бер яхшы танышым яши. Фронтта бергә булдык. Шуларда яттым. Бүлнисләргә барасым килмәде. Авылның мал врачын чакырып, тәнемдәге ядрәләрне алдырдык. Бавырда берничәсе калды.
Нәзирә. Кайда аттылар?
Сәфәрҗан. Җенле Күл буенда. Дөресен әйткәндә, атып үтерергә җыенганнарын белгәч, кичекмәстән кайтырга булдым. Җитте. Озаграк торылды бу дөньяда.
Нәзирә. Бүлнискә яткырырга кирәк сине. Операция ясарлар.
Сәфәрҗан. Кирәкми. (Борылып, Нәзирәгә карап ята). Син бит минем
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
106
үлүемне телисең.
Нәзирә (сискәнеп). Тилердеңме әллә?!
Сәфәрҗан. Мин бит күрәм, Нәзирә, сине үтәли күрәм.
Нәзирә. Синең шундый сәләтең барлыгын беләм.
Сәфәрҗан. Мин үлсәм, сиңа авылга кайтырга җиңелрәк булачак. Мин бу дөньядан китсәм, сине атаң да, авылдашлар да гафу итәчәкләр.
Нәзирә (нәфрәтләнеп). Кеше түгел син! Шуңа гашыйк булганмындыр мин сиңа. Син мине сихерләдең — күз карашың, тавышың, хәрәкәтләрең белән. Син кеше булсаң, ул төнне Җенле Күлгә сине эзләп барыр идеммени!
Сәфәрҗан (елмая). Ә мин шулай килеп чыгасын алдан ук белдем.
Нәзирә. Син бит мине яратып үзеңнеке итмәдең, шулаймы?
Сәфәрҗан. Сәбәпләрнең берсе — атаң Шәйдулладан үч аласым килүдә. Авылдашлардан, Фатыйхтан үч аласым килде.
Нәзирә. Ә минем язмышым турында аз гына да уйлап карамадыңмы?
Сәфәрҗан. Юк, ул турыда уй-ламадым.
Нәзирә (үзен кая куярга белми). Син чыннан да җен!
Сәфәрҗан. Төп сәбәп алардан үч алырга тырышуда түгел. Тамырымны авылга тирәнрәк җәелдерергә теләдем мин. Миндә гел бер курку яшәде — авылдан йолкып алып, читкә олактырырлар да, мин дөньяда урынсыз, туган җирсез калырмын дигән курку. Дөньяга чит-ят булудан курку мине хәйләкәрлеккә өйрәтте.
Нәзирә (елый). Мин авылыма да кайта алмыйм. Әнкәйне дә күмәргә кайта алмадым. Мин хәзер үзем туган җиремнән йолкып алынган агач сыман. Нинди язмыш бу?! Кем каргаган икән мине?
Сәфәрҗан. Мине кем каргады икән?
Нәзирә. Син көчле, син — башкалар күрмәгәнне күрүче! Мин, бәлки, шуңа күрә сиңа гашыйк булганмындыр да, шуңа акылымнан язып, синең кочагыңа барып кергәнмендер. Син әкиятләрдә генә була торган сәләтләргә ия, нишләп мине дә, үзеңне дә бәхетсез итәргә омтылып яшисең син? Ярар, миңа төкергән сурәттә дә үзең нишләп болай бәхетсез соң син? Нишләп яктылыкка түгел омтылышың, нишләп һәрвакыт фаҗигаләргә каршы атлыйсың?
Сәфәрҗан. Артык күп күргәнгә, артык күпне аңлаганга күрә. Гафу ит мине, Нәзирә. Мин сиңа рәхәт күрсәтә алмадым. Һәм ул мөмкин дә түгел иде. Үзе газап белән яшәүче башкаларны бәхетле итә алмый!
19
1960 ел. Гайнетдин йорты. Өстәлдә самавыр. Сәфәржан белән Гайнетдин утыралар.
Гайнетдин. Мунчага су ташып куелган. Хәзер анаң ягып җибәрә, мунча керерсең.
Сәфәрҗан. Авылда нинди яңалыклар бар?
Гайнетдин . Хәмдияне җир - ләгәнне хатта яздык инде. Бүтән зур яңалыклар юк шикелле. Зөфәр калада стройкада эшли. Килен, шәһәрнеке булса да, бик инсафлы, акыллы кыз
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
булып чыкты. Ике кызлары бар иде, менә тагын малай апкайттылар. Булат дип исем куштылар. Әле күптән түгел барып кайттык яннарына. Җенле Күлдә облава ясадылар. Кемгәдер, нәрсәгәдер аттылар. Кан аккан. Бүре булды бугай, диделәр.
Сәфәрҗан. Җенле Күлгә таба завод төзелеп килә икән.
Гайнетдин. Трассаны шуннан сузарга тиешләр. Җенле Күлгә ком ташып, ул тирәләрне корытып тигезләргә маташалар, ди.
Сәфәрҗан . Җенле Күлгә тимәсләр. Күңелем сизә.
Гайнетдин. Шәһәр киңәя шул. Завод торбалары инде күренеп үк тора. Кадалып китсен заводлары, калалары, торбалары. Бик ябыккансың, Сәфәрҗан. Дөньяда үзеңә урын табалмыйсың сыман. Монда минем дә гаебем бар шул.
Сәфәрҗан. Гаеп һәр кешедә була. Кемдә күпме гаеп барын ничек итеп нинди бизмәннәрдә үлчәргә мөмкин соң?
Гайнетдин. Син — тирән күрә белүче, сизгер, көчле кеше, нишләп болай хәлсезләндең?
Сәфәрҗан. Күп күрү, артык сизгер булу — кеше өчен җәза. Дөньяның ямен табалмадым. Мин аны артык тирән күрдем, артык нечкә тоемладым. Сизгер булу минем тормышымны фаҗигале итте. Кешеләрне үтәли күрә белүем, төнлә күрүем мине детдомнарда, сугышларда исән калдырды. Әмма яши-яши, дөньяның нечкәлекләрен тою миндә курку уятты. Курка башладым соңгы ва-кытта. Нидән, кемнән — белмим. Миңа бик авыр. Газабым кичеп чыккысыз минем. Бернишләтә алмыйм.
Гайнетдин. Сиңа ял кирәктер. Онытылып тор, башыңны ял иттер.
Сәфәрҗан. Юк, яшәүдән ял итү мөмкин түгел.
Гайнетдин. Синең йөзеңнән төс качкан, ятып тормыйсыңмы?
Сәфәрҗан. Ятырга җитешермен. (Гайнетдингә туры карап). Әти, миңа яшәргә күп калмады — санаулы көннәр генә. Мин үләргә кайттым. 108
Мине Җенле Күл буенда, анам кабере янында күмәрсең, яме. Беркемгә бел-гертмичә, тиз генә җирләрсең. Алайса анда күмәргә рөхсәт итмәсләр.
Гайнетдин (тетрәнеп). Нинди үлү турында сөйлисең, Сәфәрҗан, улым?! Чирләп алулар була инде ул... Те-релерсең, савыгырсың, Аллаһ боерса.
Шәйдулла керә.
Шәйдулла (басынкы тавыш белән). Исәнме, Сәфәрҗан.
Сәфәрҗан. Исәнме.
Шәйдулла. Кайтканыңны әйттеләр... Нәзирә, Кәрәм ничек анда?
Сәфәрҗан. Шул бер юнәлештә — Кәрәм үсә, Нәзирә картая бара.
Шәйдулла. Хәмдия вафат булды... Сезгә хәбәр биргәниек...
Сәфәрҗан. Мине эштән җибәр-мәделәр, Нәзирә кайтырга курыкты.
Шәйдулла. Яныгызга үзем барып кайтырга җыенып йөри идем.
Сәфәрҗан. Барып кайт, барып кайт. Кызыңны каргап, куып җибәргәнеңә ундүрт ел бит инде.
Шәйдулла (ян сәке читенә утыра). Озакка кайттыңмы?
Сәфәрҗан. Мәңгегә.
Шәйдулла. Закамскига синең белән бергә барсам дигәнием...
Сәфәрҗан. Минем әле керәсе җирләрем бар. Үзең генә барырсың.
Шәйдулла (кузгала). Ярар, намаз вакыты җитә.
Сәфәрҗан (көлемсерәп). Намазлыкка бастыңмыни?
Шәйдулла (ишек катында туктый). Әлхәмдүлиллаһ, намазны укыйм.
Сәфәрҗан. Гадәттә, намаз укыганда, догалар кылганда, Ходайдан чынбарлыкны яхшы якка үзгәртү турында сорап ялваралар. Кешеләр никтер үзләрен үзгәртүне сорамыйлар. Намазлар укыганда, Аллаһтан үзеңне Кеше итүен сора, Шәйдулла агай.
Шәйдулла (шомраеп). Бәлки башка төрле үтенечең дә бардыр миңа?
Сәфәрҗан. Бар! Минем өчен дога кыла күрмә, яме! Кимсетә күрмә мине!
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
108
Шәйдулла чыгып китә.
Гайнетдин (паузадан соң). Синең кайсы төшең авырта соң, улым?
Сәфәрҗан. Тән авыртуына түзәрлек, җан сызлавына чыдарлык түгел, әти. (Авыр сулап куя). Һәр кешенең үз шайтаны, үз фәрештәсе була, диләр. Алар кеше җаны өчен үзара көрәшәләр, имеш. Барыбер табигатьне алдап булмый!
Гайнетдин. Син сугышны кичкән җегет, бирешергә ашыкма!
Сәфәрҗан . Шунсы кызык: сугышта минем төнлә күрүем, кешеләрне кыяфәтләреннән «укый» алуым, тирәнтен сиземләвем башка юнәлеш алган иде — күргәнемне, тойганымны җан газабына әверелдерми башладым. Фронтта кан, кайгы, вәхшилек күп булгангадыр инде. Сугышта мин башкаларга хас булмаган сыйфатларым аркасында исән калдым. Кайвакыт бер хыял миндә калка иде — җан газабын, бәгырь сызлавын тәгаен җиңсәм, сугыштан соң да эчке сыкравым бимазаламаса, дөньяны үзгәртү сәләтенә ия булыр идем шикелле. Табигатьне алдап булмый шул.
Гайнетдин (аңышмыйча утырганнан соң). Врачлар нәрсә ди соң?
Сәфәрҗан. Мин врачка күренмәдем. Барыбер бавырдагы ядрәләрне алып булмас иде.
Гайнетдин (паузадансоң). Җенле Күлдә күренгәннәрне атачаклар, дип мин сиңа хатта язган идем бит.
Сәфәрҗан. Ә мин шуны белгәч, атсыннар дип, махсус кайттым. Мин аларның барысын да караңгыда аермачык күрдем. Араларында мылтык тоткан Фатыйхны күргәч кенә: «Юк, бүген түгел! Фатыйх мылтыгыннан түгел!» — дип урманга таба йөгердем.
Гайнетдин. Син үзеңнең сәләтләрең белән бу дөньяда бәхетле булырга тиеш идең бит, югыйсә. Җенле Күлгә йөрүдән туктасаң, бәлки, төрле сәерлекләреңә игътибар итмәсләр иде. Үзеңнән тора бит барысы да. Башкалар шикелле булу хәлеңнән килмәс идемени?
Сәфәрҗан. Мин гел үземне иң бәхетсез кеше дип санадым. Туган җирем бар икәнне үземә дә, башкаларга да көн саен исбатлап торасым килгәннән, туган туфрагыма тартылу миндә чамадан тыш көчле хискә, хәтта ки чиргә әверелде. Кешеләрне тирәнрәк аңлаган саен, күбрәк күргән саен, туган якка сусавым көчәйде.
Гайнетдин. Миндә гаеп... Сине саклау хәлемнән килмәде.
Сәфәрҗан. Әйе, синдә гаеп зур. Мине Җенле Күлдән алып кайтмаска иде сезгә. Шул ай тулган төнне туып, шул ук ай яктысында үләргә кирәк иде миңа.
Гайнетдин (җан ачысы белән). Ни сөйлисең син, Сәфәрҗан?!
Сәфәрҗан. Ник туа бу кеше, нигә килә икән дөньяга? Нинди генә көчле булма, гомереңнең теләсә кайсы мизгелендә ярдәмсез, чарасыз, өметсез калуың ихтимал.
Гайнетдин. Шуңа күрә нигә килә кеше дөньяга дигән сорау беркайчан урынлы булалмый, улым. Дөньяга килгән бер җан иясе дә бу сорауга җавап бирал- мый. Ник туганын аңа беркем әйтми, аңлатмый, ә үзе ул аны аңларга сәләтле түгел. Ник туганын аңларга тырышып, аның гомере үтеп китә. (Елый). Нишли алам мин синең өчен, улым? Әйт!
Сәфәрҗан. Мине Җенле Күл буенда, анам кабере янында җирлә.
20
1981 ел. Зөфәр белән Булат капка төбендәге утыргычта утыралар. Булат солдат киеменнән.
Зөфәр (моңсу тавыш белән). Менә шулай, Булат улым. Әти дә, әнкәй дә юк инде, урыннары җәннәттә булсын. Без дәвам итәбез нәселне. Синдә минем өметем, алга таба бу нигезне син сакларга тиеш буласың. (Тирә-якка күз йөртеп). Ниндидер бушлык тоям. Җитмәсә, Шәйдулла абыйлар пуҗумы буш тора. Йорты, каралты-курасы да нык әле, югыйсә.
Булат. Әти, без әби белән бабай каберендә булдык. Җенле Күлгә,
ҖЕНЛЕ КҮЛ
109
Сәфәрҗан абыйның каберенә кайчан барабыз?
Зөфәр. Иртәгә инде, улым, бүген ардырды. Аның каберен дә, ана- сыныкын да гел карап торам. (Тирән сулап). Калага бөтенләй китәсем килми. Шушында гына яшисе килә. Анаң мине гел битәрли. «Ике арада калган кеше син — ни шәһәрнеке, ни авылныкы түгел!» — ди миңа.
Булат. Калага унике чакрым гына. Авылда яшәп, эшкә шәһәргә йөрергә мөмкин. Җиде рейс автобус йөри икән хәзер.
Зөфәр . Әйе, җайлы хәзер, юл да әйбәт.
Кәрәм килә.
К ә р ә м. Нихәл, Зөфәр абый!
Зөфәр. Сәлам!
Кәрәм. Улың армиядән кайттымы? (Кул биреп күрешә).
Зөфәр. Аллага шөкер, улым кайтты.
Кәрәм (Булатка). Мине таны-мыйсыңмы?
Булат. Юк.
Кәрәм (серле елмаеп). Хәер, мине хәтта Зөфәр абый да танымый.
Зөфәр. Мин сине ферма төзүче шабашникларның бригадиры дип беләм.
Кәрәм. Нәкъ шулай. Авылга көн-аралаш кайтасың, ахрысы?
Зөфәр. Пенсиягә чыккач, бөтенләйгә кайтырга исәп. Менә күрше мәрхүм Шәйдулла агайның йорт-җи- рен кызганып утырам әле. Әрәм булыр инде.
Кәрәм (катгый итеп). Юк, юк, әрәм булмаячак!
Зөфәр. Каян беләсең?
Кәрәм . Беләм, Зөфәр абый, беләм. Булат укырга җыенамы, эшкә керәме?
Булат. Эшкә урнашырга уйлыйм. Институтка читтән торып укырга керәчәкмен.
Кәрәм. Маладис! Планнарың зурдан икән!
Булат (гаҗәпсенеп). Минем исемемне каян беләсез?
Кәрәм. Мин әллә ниләр беләм әле. Ярый, мин шушы тирәгә күз салырга дип кенә килгәнием. Исәнлектә очрашырга язсын.
Зөфәр. Сау бул!
Кәрәм китә.
Булат. Бу төзүче шабашниклар бригадирымыни?
Зөфәр. Әйе. Бик оста куллы төзүче, диләр моны.
Булат (уйга калып). Миңа бик таныш шикелле бу кеше.
Зөфәр. Таныш кебек кешеләр очрый инде ул. Таныш түгелләре дә авылыбызда күп хәзер.
Булат. Җенле Күл элеккечәме?
Зөфәр . Кызганычка каршы, бигүк элеккечә курыкмыйлар хәзер Җенле Күлдән. Кала ягыннан завод торбалары якыная. Шул тарафтан үтәргә тиеш икән торбалар. Җенле Күлне, андагы ике каберне нишләтерләр — белгән юк. Туган якны җитәкчеләребез элек тә якламады, хәзер бигрәк тә! Совхозыбызның директоры — килгән килмешәк, партком секретаре да — читтән китереп куелган кеше. Аларга авыл тарихы, аның табигате, аның риваятьләре кирәкмени?! Җенле Күлдә соңгы вакытта тагын кемнедер бик еш күрәләр. Мин үзем әллә нигә бер каберләрне карарга гына барып кайтам. Кемдер, нәрсәдер бар анда.
Булат (кинәт сорап куя). Кайчан ай тула?
Зөфәр. Числинниктан карарбыз. Әйдә, керик.
Өйгә кереп китәләр.
ЗӨЛФӘТ ХӘКИМ
110
21
1981 ел. 17 июнь. Иртәнге 4 сәгать 4 минутта ай тулган. Җенле Күл. Булат курка-курка гына бара. Туктап, тирә-якка колак салып тора, як-ягына карана. Күпмедер вакыт узгач, каршысына бер шәүлә чыга. Булат котсыз калып карап тора. Өрәк капюшонлы озын плащ кигән.
Булат (куркуын җиңеп). Кәрәм абый, синме?
Кәрәм (капюшонын сала). Мин бу, Булат энем. Мин — Сәфәрҗанның улы Кәрәм!
Булат. Мин сине таныдым, әмма кем икәнеңне әти янында әйтмәдем инде. Моннан дүрт ел элек, 1977 елда очратканыбызны да беркем белми. Нишләп әтидән үзеңнең кем икәнеңне яшердең?
Кәрәм. Кем икәнемне Зөфәр абый тиздән белер. Мин кала - да төзелеш трестының нәчәлник урынбасары булып эшлим. Отпуск алдым да, ферма төзүчеләрнең бригадиры дигән булып, авылга яшерен рәвештә килдем. Әүвәл бу тирәне, кешеләрне шыпырт кына күзәтергә теләдем. Аннары авылны, Җенле Күлне саклап калу эшенә тотыначакмын.
Караңгылык эченнән кемдер килә.
Булат. Нинди шәүлә анда?
Зөфәрнең тавышы ишетелә: «Бу-лат!»
Булат. Әти бит бу! Әти! Кил монда!
Зөфәр килә.
Зөфәр (курка-курка килә). Уф, көчкә килеп җиттем.
Булат. Әти, беләсеңме бу кешенең кем икәнен?
Зөфәр (еш-еш сулап). Беләм. Сәфәрҗанның улы Кәрәм. Безнең туганыбыз. Ул атасына да, Нәзирәгә дә нык охшаган. Безнең янга килеп сөйләшкәндә, аның һәр хәрәкәте, сөйләшүе Сәфәрҗанны хәтерләтте. (Елмаеп). Мин таны - маган булып кыландым. Үзе әйтер әле, мәйтәм.
Кәрәм (шатлык белән). Зөфәр абый!
Зөфәр. Кәрәм! (Кочаклашалар).
Булат. Син аның нинди зур нәчәлник икәнен беләсеңме соң?
Зөфәр. Беләм. Анасы Нәзирәдән хат килде, барысын да язган.
Кәрәм (моңаеп). Әни дә олы яшьтә инде. (Паузадан соң, җанланып). Мин аны авылга алып кайтам, яңа йорт салып бирәм.
Зөфәр. Әйе, Нәзирә авылны нык сагынгандыр, күпме еллар үтте бит инде.
Кәрәм. Атам Җенле Күлдә туып, сезнең йортта үскән, анам — күрше нигездән. Димәк, минем туган җирем шушында, Зөфәр абый, шулай бит?
Зөфәр. Әлбәттә! (Борчулы тавыш белән). Тик менә моннан торбалар үтәчәк, диләр бит, авыл үзе дә куркыныч астында дип сөйлиләр.
Кәрәм. Юк, юк! Көрәшә торгач, мин проектларны үзгәрттердем. Инде имзалар да куелды — торбалар читтән үтәчәк, трассалар да авылга тимәячәк. Туган җирне, туган якны саклар өчен, бар көчемне куячакмын. Бу — минем бурычым!
Зөфәр. Рәхмәт яусын сиңа, энем! Их, атаң исән булса, нык горурланыр иде синең белән. Инде аңа кырын караучы да булмас иде.
Кәрәм (Булатны иңеннән кагып). Булатны үзебезнең трестка эшкә алыр-мын. Сезгә дә, Зөфәр абый, яңа йорт салырбыз.
ҖЕНЛЕ КҮЛ
111
22
Булат сөйли.
— Сәфәрҗан улы Кәрәм бик абруйлы, даны еракларга таралган шәхескә әйләнде. Трест җитәкчесе итеп билгеләнгәннән соң, ул авылыбызны да, аның тирәсендәге мохитне дә төзекләндерү, җыештыру эшен үзенә максат итеп куйды. Җенле Күл дип аталган серле, сихерле урыннан ул чын мәгънәсендә бакча ясады. Каладан сузылган торбалар, трассалар читләтеп уздырылды. Сазлыклы урыннары киптерелде, тирә-ягы чүп-чардан арындырылды. Ике кабер урнашкан җирдә, күп тә үтмәде, җыйнак кына яңа зират барлыкка килде.
Хәзер инде мин үзем дә олы яшьтәге кеше. Җенле Күлгә барган саен, андагы тынычлыкка, иминлеккә, һавасының татлылыгына сөенеп туя алмыйм.
Хәзер инде халык элеккечә курыкмый Җенле Күлдән. Кемдер балык үрчетеп маташа. Шашлык пешерергә каладан киләләр. Зираттан да кеше өзелми, туганнарының каберләрен карарга гел килеп-китеп торалар. Янәшә генә үткән юлдан тыз-быз машиналар чаба. Әйтерсең лә бу төбәктә беркайчан бернинди фаҗига булмаган. Яшәү дәвам итә. Шулай тиештер инде, күрәсең...
Шул ук вакытта миндә ниндидер бер сәер тынгысызлык хисе сулкылдый — кешеләрнең соңгы вакытта Җенле Күлдән курыкмаулары куркыта башлады мине. Бу урынның шомы, тәэсире тәмам бетәр дә Сәфәрҗанны онытырлар дигән курку яши миндә.
Туган якның тарихын онытып, Туган җирне югалтудан тора-бара курыкмаса- лар нишләрбез дигән уй мине торымнан-торымга котсыз калдыра башлады.
Тәмам.
14 сентябрь, 2010 ел —
28 июль, 2011 ел.