БУЛГАНДА - КАДЕРЕН БЕЛ, ЮГАЛТКАЧ - ЕЛАМА
Әлеге әсәрне Руслан РӘҮПОВ 2012 елны, 11нче сыйныфта укыганда язган. Ягъни Сарман районының Азалак мәктәбендә белем алганда. Үзе хикәя дисә дә, бәянга (повесть) тартым әсәр бу. Барып чыкканмы ул? Тулаем укып бетергәч, уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтик, мәктәптәгечә билге дә куйыйк әле, кадерле «җилкәнчеләребез».
Пролог
Ай, шат та иде соң бүген Илнар! Моның кадәр сөенгәне юк иде бугай аның. Көне буена авызы ерык, кәефе турында сүз дә була алмый. Әлбәттә, шәп!
Илнар наушникларын колакларына киеп, ялтырап торган мотоциклына утырды да сөйгәненә шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыкты. Көн кызу булганлыктан, өстендә футболка гына иде.
Көйгә кушылып җырлый-җырлый барды ул юлда. Өенә кайта торган урам буйлап барганда, юл уртасына җыелган халыкка да бик игътибар итмәде, чөнки кәефе шәп иде. Ләкин шунда аны полиция хезмәткәре туктатты:
— Күрмисеңме әллә, кая чабасың?
— Миңа бу урам буенча үтәргә кирәк иде, — диде Илнар, елмаеп.
— Монда авария булды, юллар ябык. Әйләнеп икенче урамнан бар, — дип, кулларын болгый-болгый аңлатты аңа әлеге хезмәткәр.
— Ярар, — дип җавап кайтарды да Илнар, вокзалга икенче юлдан китте.
Кичке җиденче ярты. Илнар Казан вокзалы янында туктады. Вокзал буйлап йөргәндә ике танышын очратты. Танышларын гына дип тә әйтеп булмый инде, төркемдәшләрен дисәм, дөресрәк булыр.
— Сәлам, — дип сүз башлады Илнар.
Аның каршында берсе ябыграк, икенчесе тазарак ике кыз басып тора иде.
— Сәлам, Илнар, — дип җавап кайтарды алар, Илнарны күрүгә сөенеп.
— Син монда нишлисең? Алсуны көтәсеңме? — дип сорау бирде ябыграгы.
— һәрвакыттагыча, — дип елмайды Илнар.
— Әгәр дә син миңа өйләнгән булсаң, монда кеше көтеп утырмаган булыр идең, — диде тазасы, шаяртып.
Илнар югалып калмады, җавабын кайтарды.
— Әгәр Алсу ун минут эчендә килмәсә, без шушы Казанның берәр ЗАГСына кереп язылышырбыз.
— Вәт алдакчы, — дип көлде кыз.
Алар һәрберсе үз юллары белән китеп бардылар.
чак белән ящ
5V Җ 5у
Геҗп ^НДагы
- ’ — безнен,сӘ<
182
Илнар вокзалның тиешле бүлегенә килде дә Алсуны көтәргә утырды. Ун минут үтте, унбиш. Ярты сәгать, бер сәгать. Ә Алсу һаман юк.
Илнарның кәефе китте. Ул кесәсеннән телефонын алып, Алсуның эшенә шалтыратырга уйлады.
— Эльвира, — дип дәште Илнар, — Алсу һаман да эштәме әле ул?
— Ә ул күптән китте инде, — дип җавап кайтарды Эльвира.
— Кая киткәнен әйтмәдеме соң? — дип борчылып сорады Илнар.
— Юк, әйтмәде. Ул синең белән түгелмени? — дип аптырады кыз.
— Ә, ярар, рәхмәт, — дип Илнар телефонны тыгып куярга ашыкты һәм вокзал буенча чабып китте.
БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Ике ел элек
— Китабыңны яп та ашарга утыр! — диде Алсуга әнисе.
— Әни, әгәр дә мин имтиханны бирә алмасам, үзең сүгеп утырачаксың бит, — диде Алсу.
— Сүгеп кенәме соң әле? Синең укуың өчен әтиеңнең ничә сум түләгәнен бер мин генә беләм шул!
— Әни, җитте инде! — диде Алсуның апасы Алинә. — Алсуны гел сүгеп утырасың!
— Тагын нәрсә кала соң? Нишләп ашамыйсың син? — диде әнисе Алсуга.
— Әни, күрәсеңме ничаклы май бу коймакта? — диде Алсу, коймакларга төртеп күрсәтеп.
— Нишләп, Зөлфия ашаган бит әле! — диде дә әнисе кухняга кереп китте.
— Зөлфия! Зөлфия! Зөлфия! Ул бит безнең башлыгыбыз! һәрвакыт Зөлфияне генә күрәсең! — дип артыннан әйтеп калды Алсу.
Алинә Алсуга китапларын бирде дә:
— Әни, аның бүген имтихан бирәсе бар бит, — диде. Алар җыена башладылар. Алсу белән Алинә чыгып китәргә әзерләнгәндә, әнисе:
— Син бит врач! Үзеңне кайгырта да белмисең, — диде, Алсуның кулына талисман тагып. — Әгәр дә мин чирләсәм, апаң янына алып барма, — дип шаяртты ул Алинәгә карап. — Кызмы бу, әллә ялкынмы?
— Сау бул, әни, — диде Алсу, аның битеннән үбеп.
Алсу белән Алинә әниләре тагын нидер әйткәнче чыгып сызу ягын карадылар.
***
— Айгөл, кызым, бигрәк матурсың! — диде Илнарның әтисе, оныгын кулына алып. — Кил, бер яратыйм әле үзеңне, — дип битеннән үбә башлады.
— Мыекларың кытыклый! — диде оныгы, боргаланып. Айгөл, Илнарның кергәнен күреп, кычкырып җибәрде:
— Абый!
Илнар елмайды да:
— Сәлам, Айгөл, һәм пока, — дип, кулын болгады.
Илнар тиз генә өеннән чыгып китте дә укырга барырга дип вокзалга, ашыкты. Юлда дусларын куып тотты да, бергә поездга кереп утырдылар. Поезд кузгалды. Икенче яктан аларның каршысына килгән поездның бер вагонында Илнар бик чибәр кызны күреп алды. Күзен шул кыздан ала алмады. Теге кыз да аны шәйләгән иде.
Менә поездлар арасы ерагайганнан-ерагая барды. Илнар поезд күздән югалганчы ул яктан күзен ала алмады.
Дәресләре тиз үтте бүген аларның. Ул дусларына шул кызны эзләп табарга теләвен белдерде. Ә дусларыннан бер кыз:
— Дускаем, син аның исемен дә, адресын да белмисең. Ә үзең аны бер миллион
АК ҖИЛКӘН
183
халык яшәгән шәһәрдә табарга телисең, — диде.
— Казанда барлыгы бер миллион кеше. Аларның ничәсе хатын-кыз?
— Илле проценты, — дип җавап бирде шул ук кыз. — Ягъни ярты миллион.
— Шул ярты миллионның ничәсе вузда укый ала? — диде Илнар, профессионаллар кебек сөйләшеп.
— Бер ун проценты, — диде бер дусты.
— Юк, кимрәк, — дип куйды теге кыз.
— Ярар, ун дип алыйк, — диде Илнар. — Ничә була?
— Илле мең.
— Ә шул илле меңнең ничәсе медицина буенча укый ала? — Дуслары, ухылдап:
— Әәә... ул врачмыни? — диде. — Бер процент дип уйла.
— һәм ничә кеше була? — дип, елмаеп сорады Илнар.
— Биш йөз.
— Шул биш йөзнең ничәсе поездда йөри?
— Автобус, такси, мотоциклларны алып атсак — бер процент, — диде теге кыз. — Ягъни, биш.
— Менә шул биш кыз арасыннан аны эзләп табу авырмыни инде ул? — диде Илнар көлеп.
— Шулай булгач, эзләп кара.
Менә алар вокзалга килеп җиттеләр һәм поездга утырдылар. Илнарга бер дусты:
— Илнар, Илнар, әнә ул кыз, — дип, каршыдагы поездга төртеп күрсәтте.
Илнар да кызны күреп алган иде инде.
— Ул да сине күрде, — диде теге егет.
Ул кыз, ягъни Алсу, Илнарга күренмәс өчен, икенче бер кыз артына басты. Ләкин Илнар Алсуны барыбер күрде, аңа елмаеп карап тора бирде. Ничек кенә тырышмасын, Алсу кача алмады. Шулчак поездлар кузгалды. Илнарларныкы — бер якка, Алсуларныкы — икенче якка. Илнар күздән югалгач, Алсу:
— Вәт карап катты, ә, — дип, дус кызларын көлдереп алды. Поезд тиз кайтты. Ярты сәгать дигәндә Алсу өендә иде инде. Ашады, эчте, ял итте, ятырга әзерләнде.
Йокы алдыннан Алинә Алсу бүлмәсенә керде.
— Минемчә, син гашыйк булгансың, — диде ул, елмаеп.
— Минем уемда андый нәрсә юк әле, — дип җитди генә җавап кайтарды Алсу.
— Синең йөзеңә үк язылган.
— Нәрсә? Минем, нәрсә, башым киткәнме әллә?
— Минемчә, синең эчеңдә бер очкын кабынган.
Алсу бернәрсә дип тә җавап бирмәде. Йоклаганга сабышып, бүгенге очрашуны уйлап ятты.
***
Менә икенче көнне дә дәресләр тәмамланды. Алсу поездга утырган иде инде. Поезд кузгалыр вакыт җиткәч, ул күзе белән Илнарны эзләде, тик егет күренмәде.
— Юк ул, күренми, — диде дус кызы качып торган Алсуга. — Әйдә, тиз генә чык.
— Бәлки, ул вагон өстендәдер. Сиңа җырлар җырлыйдыр, — дип шаяртты икенче кыз.
— Бигрәк кызык, — диде иптәше. — Ул булмаган арада тизрәк чыгып кал.
— Карагыз! Карагыз! Менә ул, — диде икенче кыз.
Кызыл футболка, кара күзлек кигән Илнар юл кырыенда дуслары белән басып тора иде. Алар Алсуны күреп алдылар. Алсудан дусты:
— Син чыгарга җыенмыйсыңмыни? — дип сорады. Алсу башын селкеде. Шул вакыт поезд кузгалды.
Илнар Алсуның исемен белмәсә дә, кайда яшәгәнен, аның адресын җиңел генә
184
эзләп тапты. Ул институттан кайткач, көн саен аның өй тирәсен бер әйләнмәсә күңеле булмый. Ничә көн Алсуның өе янында таптанмасын, аны очрата алмый иде. Ләкин бүген Илнар аның кер элгән вакытына тап булды. Туктап, мотоциклын сүндерде дә Алсуның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Шулчак Илнарның каршына эштән кайтып килүче Алия — Алсуның апасы очрады.
— Сәлам, — диде Алия.
Илнар аны күргәч каушап калды. Күзлеген салды да исәнләште.
— Кемне эзлисең? — дип сорады Алия.
— Нәрсә? Беркемне дә, — дип ялганлады ул, елмаеп.
— Кер элеп торган кызны түгелме? — дип, белгән кыяфәт чыгарып әйтте Алия.
Илнар дәшмәде, тагын бер кат елмайды гына.
— Ә аның исемен беләсеңме соң?
Илнар башын гына селкеде.
— Ә сызгыра беләсеңме? — ике бармагын авызына тыгып ышылдап күрсәтте Алия. — Менә болай.
Бу юлы да Илнар башын селкеде.
— Син тәртипле кешегә охшагансың, — дип елмайды Алия, Илнар да шул елмаюга кушылды. — Әзрәк кенә тавышланып ал әле.
— Нәрсә? — дип сорады Илнар, аңламыйча.
— Мотоциклыңны кабыз!
Илнар шундук мотоциклын кабызды да берничә тапкыр газына басты. Мотоцикл каты тавыш чыгара башлады. Бу тавышны Алсу ишетеп, борылып карады. Алия белән Илнарны күреп алды һәм эшеннән туктап:
— Алия! — дип кычкырып җибәрде.
— Менә, күрдеңме? — диде Алия Илнарга. — Дөрес эшләдең.
— Алия, нишлисең син анда? — дип, кулларын болгый-болгый кычкырды Алсу.
— Киләм! Менә бу кешегә юлны гына күрсәтмәкче идем, — диде Алия.
— Рәхмәт, — дип кушылды Илнар.
Алия борылды да өйләренә юнәлде.
***
Илнар бүген дә аларның өе янына килде. Ләкин бүген Илнар Алсуны түгел, ә Алсу Илнарны көтеп тора иде.
Илнар мотоциклы белән Алсу янына килеп туктагач, Алсу шундук сүз башлады.
— Синең исемең ничек?
— Илнар, — дип, мотоциклыннан төште егет.
— Син укуыңнан качып, кызлар артыннан чабасыңмы? — дип тавышын күтәребрәк әйтте Алсу. — Синең әтиеңнең акчасы күптер инде, шулай юкка вакыт әрәм итәрлек булгач.
— Әйе, ул да шулай дип әйтә, — дип бүлдерергә тырышты аны Илнар.
— Имтиханнарыңның ничәсен бирдең? — дип сорады Алсу.
— Бөтенесен дә бирдем, — дип елмайды Илнар. — Ләкин соңгысын бирә алмам шул инде.
Алсу да елмаюын яшереп тормады. Кинәт кенә борылып китеп барганда, Илнар:
— Әй! — дип кычкырды. Алсу аңа таба борылды. — Тагын бер кат елмай әле, — диде. — Үтенәм синнән.
Алсу елмайган килеш кире борылып өенә кереп китте. Кызны күпме көтсә дә, ул чыкмады. Илнар өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды.
Бер сәгать тә үтмәде, Алсулар өендә телефон шалтырады. Телефонны әтисе алды:
— Тыңлыйм.
Телефонның икенче башында Илнарның сеңлесе сөйләшә иде. Нәрсә дип җавап бирергә кирәк икәнен Илнар үзе әйтеп торды.
АК ҖИЛКӘН
185
— Алсуны чакырыгыз әле, дип әйт, — диде Илнар. Сеңлесе аның сүзләрен кабатлады.
— Ә кем соң бу? — дип сорады Алсуның әтисе.
— Мин — Гөлнар, — дип җавап бирде Илнарның сеңлесе.
— Нинди Гөлнар?
Нинди Гөлнар?, — диде абыйсына кызчык.
— «Мин дус кызының сеңлесе» дип әйт, — диде Илнар.
— Мин дус кызының сеңлесе дип әйт, — дип шул ук сүзләрне кабатлады Гөлнар.
— Син нәрсә? Мин әйткәннәрне генә әйт дип әйттем бит!—дип пышылдады Илнар.
— Син нәрсә? Мин әйткәннәрне генә әйт дип әйттем бит! — дип кабатлады Гөлнар.
Алсуның әтисе түзмәде, кызның үзен чакырырга булды. Гөлнар телефонны Илнарга бирде дә:
— Син миңа нәрсәдер бирермен дигән идең, — дип, кулын сузды Гөлнарга.
Илнар Алсуга йөз сум акча бирде. Гөлнар шундук чыгып сызды. Алсу трубканы алды да, “Тыңлыйм!”, дип дәште.
— Алсу...
— Син?! — дип шаккатты Алсу. — Минем номерны каян беләсең син?!
— Иртәгә безнең өйдә бәйрәм. Сәгать унга килә аласыңмы? — дип, аңа җавап бирмичә сорады Илнар.
— Мин? — дип аптырады Алсу. — Нишләп?
— Ничек инде? Мин синең бик матур җырлаганыңны беләм.
— Шуннан нәрсә?
— Мин бит сине клубка чакырмыйм, өйгә, — дип җавап бирде Илнар.
Шул вакытта икенче якта Гөлнар, аның бабасы, ягъни Илнарның әтисе бергә аның сөйләшкәнен тыңлап торалар иде. Бабасы Гөлнарга тагын йөз сум акча төртте, ягъни Илнарның кем белән, нәрсә турында сөйләшкәнен белергә теләде.
— Нишләп әле мин синең янга килергә тиеш? — дип сорады Алсу.
— Ярар, син килмәсәң, мин сиңа килермен, — диде Илнар.
— Син чынлап та акылдан шашкансың икән, — дип көлде Алсу.
— Мин синең аркада акылдан шаштым, сине сагынып акылдан шаштым, — дип җавап бирде Илнар. — Психбольницаның адресын язып куй, — дип, үзенең адресын әйтергә тотынды. — Ике йөз алтмыш өченче йорт...
— Тыңла әле, — дип бүлдерергә теләде аны Алсу. Ләкин Илнар дәвам итте.
— Таҗи Гыйззәт урамы. Өй кырыенда бер кибет бар. Шуны әйләнеп үтәргә кирәк. Аннары мәчетне күрерсең. Шуның кырыенда безнең йорт. — Язып куйдыңмы?
— Илнар! — дип кычкырды Алсу. Ләкин Илнар трубкасын куйган иде инде.
***
Шулай да Алсу Илнарларга барырга булды. Бүген Илнарның әнисенең туган көне икән. Аларның өендә кеше күп иде. Әнисе ягыннан, әтисе ягыннан туган-тумачалар җыелган. Илнар, Алсуның матур җырлавын белгәч, аны әнисе каршында җырлатмакчы, берочтан кунак та итмәкче булды. Алсу искиткеч матур итеп җырлады. Тавышы бик шәп яңгырады.
Әлбәттә, Алсу белән кызыксынучылар да булды. Кем ул? Кайсы яктан?
— Кем ул кыз? — дип сорады Илнардан әтисе. Илнар да югалып калмады:
— Ә ул кызга мин өйләнмәкче булам.
— Син чынлап та аңа өйләнмәкче буласыңмы? — дип әнисе дә кушылды.
— Әлбәттә! Туй көне билгеле түгел әле, ләкин син иң беренчеләрдән булып белерсең, — дип җавап бирде Илнар.
Бу хәбәр бер минут эчендә бөтен өйгә таралды, һәммәсе аңлады: Илнар тиздән өйләнә.
186
Кич җитәрәк Алсу кайтырга уйлады. Илнар аны озата китте. Поездда кайтканда, тынлыкны бозып, сүзне Алсу башлады.
— Нишләп син туй турында әллә нәрсәләр сөйләдең?
— Мин бит син миңа чыгасың дип түгел, ә мин сиңа өйләнәм дип кенә әйттем, — дип җавап бирде Илнар.
— Ә миннән сорадыңмы соң?
— Нишләп? Минем әти-әни синең әти-әниеңнән сорарга тиеш түгелмени? Әгәр дә телисең икән, мин синнән сорый алам. Син миңа...
— Юк, — дип шундук җавабын кайтарды Алсу.
— Ярар, иртәгә әти-әнине сезгә җибәрермен. Башта алар танышсыннар, сөйләшсеннәр.
— Нишләп әле мин сиңа чыгарга тиеш ди?
— Чөнки... — Илнар аңа якынрак килде. — Әйтимме? — Илнар Алсуның кулыннан тотты да аны үзенәрәк тартты.
— Чөнки мин сине яратам, — диде Илнар.
— Ә нәрсә соң ул? — дип сорау бирде Алсу.
— Нәрсә? — Илнар аптырап калды. — Яратам... ягъни яратам.
— Ә нәрсә соң ул «яратам»? — Алсу Илнарга елышты.
— Ягъни яратам. Ягъни синең өчен бар нәрсәне дә эшли алам.
Алсу юлга карады да:
— Минем өчен поезддан сикерә аласыңмы? — дип, егетнең күзенә бакты.
— Әйе, әлбәттә! — дип көлде Илнар.
— Менә поезддан сикергәч тә сиңа кияүгә чыгармын, — дип тыныч кына әйтте Алсу һәм кире урынына басты.
Менә алар кайтып та җиттеләр. Алсуны апасы каршы алган иде. Караңгы бит. Сүзне Алия башлады.
— Сиңа ошыймы ул, юкмы?
— Хәзер минем госэкзаменнарым. Миңа бик ныклап әзерләнергә кирәк, — дип тыныч кына сөйләште Алсу.
— Әйт инде, ошыймы ул, юкмы? — дип Алия аны сораулары белән туйдыра ук башлады.
— Кара әле, — дип бүлдерде Алсу. — Башта син кияүгә чыгарга тиеш, аннары гына мин.
Алия җавап бирмәде.
***
Өйләренә кайтып керү белән алар, әти-әниләренең карта уйнап утырганын күрделәр дә, үзләре дә аларга килеп кушылдылар. Берничә минуттан өйдәге тынлыкны Алия бозды.
— Әти, әти, — диде ул, — әгәр дә безгә бер бай гаиләдән кул сорарга килсәләр, сез нишләр идегез?
Ата-аналары аптырап калдылар. Алсу бигрәк тә. Алия дәвам итте.
— Кул сорарга килсәләр дип әйткән идем, — дип җөмләсен дә бетерә алмады Алия, аны Алсу туктатты.
— Җитте инде, Алия!
Алсу шундук торды да:
— Ярар, минем имтиханга әзерләнәсем бар, — дип, икенче бүлмәгә чыгып китте.
— Тиздән безгә бер гаилә киләчәк, — диде Алия, әтисенә карап.
— Кем? — дип сорады әтисе.
— Ну... Миңа түгел инде, Алсуга, — дип аңлатты Алия. Шул вакытта әнисе торып икенче бүлмәгә атлады.
АК ҖИЛКӘН
187
— Кемнәр соң алар? — диде әтисе.
— Ниндидер адвокат, һәм аның улы Илнар.
— Миңа бер кеше дә бернәрсә дә әйтмәде, — диде әтисе аптырап. — Алар болай гына килә аламыни?
— Менә... мин... сиңа шуны әйтәм дә инде, — дип җавап бирде Алия. Әнисе Алсу бүлмәсенә керде дә, шундук тавышын күтәреп:
— Беләсеңме, кызым, син укысын дип без соңгы акчаларыбызны да кызганмадык. Шуның өчен дип без сине институтка җибәрдекме әллә?
— Кияүгә чыгарга җыенмыйм бит әле мин, әни! — дип бүлдерде Алсу.
— Мин беркемне дә чакырмадым. Ул егет үзе минем арттан йөри бит! Нишли алам соң инде?
Аның кәефе төшкән иде.
— Синең арттан йөрерлек булгач, берәр нәрсә эшләп ташлагансың инде! Егет болай гына кыз кешене күзәтеп йөри аламыни ул?!
Алсу җавап бирмәде. Соң булгангамы, аның башы бик каты авырта иде.
Менә икенче көн дә килеп җитте. Алсулар шәһәр читендә яшиләр. Өйләре яңа түгел, бүлмәләре дә заманча җиһазланмаган. Иртән үк, чит ил машинасына утырып, Алсуларга Илнарның әти-әнисе килеп төште. Ярлы район икәнен шундук күреп алдылар алар. Алсуларның өенә килеп, ишек шакыдылар. Ишекне Алсуның әнисе ачты. Матур итеп елмайды, яхшы булып күренергә, алардан ким булмаска тырышты:
— Керегез, исәнмесез!
— Звоногыгыз ватылган бугай, шуңа ишек шакырга гына туры килде инде,
— диде Илнарның әтисе.
Әти-әниләр диванга утырыштылар.
— Өйне табу авыр булмагандыр бит? — дип кызыксынып сорады Алсуның әтисе.
— Әзрәк йөрергә туры килде инде. Нишләп сез мондый районда яшисез? Бар өйләр дә бер-берсенә охшаган, — дип көлүен яшермәде «кодасы».
— Ул шаярырга ярата инде, — диде егетнең әнисе, иренә төрттереп. Алсуның әтисе кызлары кергәнен күрде дә, елмаеп, үзләре янына дәште:
— Керегез, кызлар.
Керделәр инде. Алсу да, Алия дә матур, яңа күлмәк кигәннәр, икесе дә чибәрләр.
— Менә болар минем кызларым, — диде әтисе.
Кызлар аларның каршына барып утырдылар, әдәпле генә исәнләштеләр.
— Алар бик матур җырлыйлар, — дип мактанды әнисе.
— Әйе, Алсу бездә дә җырлап алды инде, — диде Илнарның әнисе, елмаеп.
— Менә балаларыбыз сөйләшеп тә куйган инде, — диде егетнең әтисе.
— Илнар нинди малай соң ул? — дип сорады Алсуның әтисе. — Кызым бар дип әйтер дип көтмәгәнсездәдер?
— Байлыкта үстергәч, Илнардан берни дә көтмим инде мин. Белмәссең аны. Иртәгә урамнан тагын берәр нәрсә алып килсә, ни дим инде мин аңа?
Алсуның әтисе, аны туктатып, болай диде:
— Сез нәрсә, мин кызларымны урамга чыгарып аткан дип уйлыйсызмы? ! Безнең кебек гади кешеләр белән сөйләшә белмисез икән!
— Сез икенче нәрсәне уйлагансыз. Мин моны күз алдында тотып әйтмәгән идем, — дип акланды Илнарның әтисе.
— Бернәрсә дә аңлатуыгызны сорамыйм! — дип дәвам итте кызның әтисе.
— Мин сезгә беркайчан да кызымны бирмәячәкмен!
— Бу хәлләр килеп чыкканга без гаеплеме әллә? — диде дә урыныннан торды Илнарның әтисе.
Тиз генә җыендылар да чыгып та киттеләр. Шул вакытта Алсуның әнисе кызына бик зәһәр карап торды. Алсу ни дип әйтергә дә белмәде. Кырыс иде шул аның әнисе.
188
***
— Алсу! Алсу, тукта әле! Нәрсә булды? — дигән тавышка борылып караса, Алсу Илнарны күреп алды.
Боларның институттан кайткан вакытлары иде.
— Нәрсә булган, шул булган инде, — дип җавап кайтарды Алсу аңа. — Моны туктатсаң яхшы булыр иде.
— Минем мәхәббәт берни дә аңлатмыймыни? — дип аптырады Илнар.
— Син мине кайчаннан бирле беләсең соң? 20 атнамы?! Ә алар мине 20 ел буе үстерделәр. Синең өчен мин әти-әнине ташлый алмыйм.
Илнарның кәефе бик нык төште.
— Алсу, синең өчен мин барысына да әзер.
— Бүген син минем өчен барысына да әзер. Ә иртәгә башка кыз өчен мине ташламаячаксың дип кем сүз бирә ала? — дип, Алсу атлавын дәвам итте.
— Алсу, бер генә минут, — диде Илнар. — Нишләп безгә шулкадәр ашыгырга соң әле? Әз генә булса да вакыт бардыр бит. Бер атна. Ун көн.
— Бер атна эчендә нәрсә үзгәрә ала инде?
— Алсу, бер атна эчендә күп нәрсә үзгәрергә мөмкин, аңла шуны!
— Тыңла әле, Илнар, — дип кырт кисте Алсу. — Юк, сигез-ун көн эчендә берни дә үзгәрә алмый!
— Ә мин бер мизгелдә дә бөтен нәрсә үзгәрә ала дип ишеткән идем, — дип кәефсез генә җавап бирде Илнар.
— Шушы вакыт эчендә бернәрсә дә үзгәрмәде бит.
— Син мине бер дә исеңә төшермәдеңме? — дип, дымлы күзләре белән Алсуга бакты Илнар.
Җавапка Алсу башын гына селкеде.
— Юк, сәбәп булмады.
— Тагын бер мәртәбә уйла әле, — дип, йөзенә мескен кыяфәт чыгарды Илнар.
— Уйладым инде.
— Ярар, — диде Илнар, аңа кулын сузып. — Сау бул — Алсу аның кулын кысты һәм:
— Сау бул, — диде. —Йөзеңнән елмаю китмәсен, — дип тә өстәде.
— Елмаю... күз яшьләре аша... — дип әйтте Илнар.
Алсу борылды да үз юлы белән китеп барды. Илнар бик озак аның артыннан карап калды.
Дәвамы киләсе саннарда