БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ (дәвамы)
2. Алманиядә лагерь тормышы
1914 елның 11 ноябрендә төрек солтаны Антанта илләренә җиһад игълан итә
— димәк, барлык мөселманнар өчен шактый катлаулы һәм четерекле проблема килеп чыга: бу өндәүгә иярергәме, юкмы? Әгәр дә солтан — хәлифә, ягъни барлык дөнья мөселманнарының рухи башлыгы икән, иярү мәҗбүри дә шикелле. Ләкин ватандашлык, үз туган илеңне яклау мәсьәләсе дә бар... Бераз алга китсәк тә, шунсын әйтик — җиһад игълан итү бөтен мөселман дөньясын кузгатып, мөселманнарны Антанта илләренә каршы көрәшкә күтәрә алмаган.
«Җиһад» игълан ителүе үзенә күрә бер спектакльгә әверелгән. Аны мөселманнар тарафыннан «рәсмиләштерү» өчен, Алмания әсирлегендә булган 14 кешене (кара тәнле Тунис, Марокко, Алжир мөселманнарыннан) Госманлы империясе башкаласына китертәләр. Алман дипломатлары җитәкчелегендә алар маҗаралы рәвештә Истанбулга килеп җитә һәм 14 ноябрь көнне оештырылган тантанада катнаша.
Башта Фатиха мәчетендә шәйхелислам (Госманлы дәүләтенең иң югары рухание) җыелган халыкка биш өлештән торган фәтва укыган. Бу фәтвада солтан игълан иткән «җиһад» куәтләнә һәм хуплана, мөселманнарның төп дошманнары итеп Англия, Франция, Русия, Сербия һәм Черногория, ә дуслары итеп Алмания һәм Австро- Венгрия атала, ләкин җиһад барлык христианнарга каршы алып барылырга тиеш булмаган, бу дәүләтләрнең хөкүмәтләре мөселманнар башына килгән авырлыклар өчен җаваплы дип әйтелгән. Укылган фәтва тексты пропаганда максатларыннан чыгып соңра башка телләргә дә, шул исәптән рус һәм татар телләренә дә тәрҗемә ителеп басылган һәм таратылган.
Фәтва укылганнан соң, җыелган халыкка аның максатларын аңлатып, солтан Мәхмәт Рәшат һәм Госманлы дәүләтенең хәрби министры Әнвәр паша чыгыш ясаган. Тантана шәһәр урамнарына күчкән — башта чарада катнашучылар Хәрби министрлык бинасына таба, ә аннан соң Алман илчелегенә юл тоткан. Илчелек балконыннан аларны җылы итеп алман илчесе фон Вангенһайм һәм экзотик кыяфәтле кара тәнле мөселман хәрби әсирләре сәламләгән. Әсирләрнең берсенә хәтта сүз дә бирелгән һәм алар хор белән берничә тапкыр: «Яшәсен солтан-хәлиф!»
— дип кычкырган.
Соңра алман илчесе дулкынланып һәм тәэсирләнеп бу хакта үз җитәкчеләренә хәбәр иткән: «Гаҗәеп энтузиазм! Алмания һәм кайзер хөрмәтенә туктамас исәнлек теләкләре! Бер униформада булган француз әсире чыгыш ясаганнан соң, халык гаҗәеп дәрәҗәдә шатланды». Шулай итеп, спектакль уңышлы узды дип санарга була. Сәяси «уен» башланып киткән.
Димәк, «җиһад» алып бару өчен идеологик нигез булдырылган, без исә татар хәрби әсирләренең язмышына җентекләбрәк күз салыйк.
Русия гаскәрендә хезмәт иткән мөселман солдатлары саны турында төгәл
мәгълүматлар юк. Шулай да, кайбер тарихчылар исәпләвенчә, аларның саны 1 миллионга җиткән булган. Татарлар, гомумән, Россия гаскәрендә иң зур христиан булмаган төркемне тәшкил иткән, асылда хезмәткә алынган мөселманнарның күпчелеге безнең милләттәш булган, чөнки Кавказ һәм Урта Азия халыклары армиягә алынмаган.
Алман әсирлегенә төшкән татарларның санын атау тагын да авыррак, төгәл статистик саннар сакланмаган. Ләкин татарларның Алмания территориясендә кимендә 100 әсирләр лагеренда искә алынуы бу сан аз булмаган дип фаразларга тарафыннан мөселман мөмкинлек бирә. Әйткәне-безчә, шуларның бары тик икесе генә «махсус» яки «пропагандистик» лагерь дигән статус алган, алар үзенә күрә үрнәк булып торырга һәм Алманиянең ислам дөньясына карата дустанә мөнәсәбәттә икәнлеген расларга тиеш булган.
Шунысы игътибарга лаек: сугышка кадәр, хәтта сугышның беренче айларында да алман җитәкчелегендә мөселман әсирләрен аерым урында туплау планы әле формалашмаган. Бары тик кайбер дипломатлар әсирләренә карата җылырак мөгамәләдә торырга яисә аларны, рәсми рәвештә әсирлектән азат итеп, туган илләренә кайтарып җибәрергә дигән тәкъдимнәр яңгыраган. Шулай ук мөселманнарны, фронтка җибәреп, ватандашлары арасында уздырылырга тиешле пропаганда чараларында куллану мөмкинлеге турында хыялланучылар да килеп чыккан. Димәк, без бер мөһим үзенчәлекне искә ала алабыз — сугыш алдыннан Алмания үзен мөселман дөньясының дусты итеп күрсәтергә бик теләсә дә, сугыш башлангач, әсирләр белән конкрет эш алып бару планы тиз генә оешмый.
Ниһаять, инде искә алынган Макс фон Оппенһайм 1914 елның 14 сентябрь язмасында Тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать язып җибәрә — бу документта сүз беренче тапкыр мөселман хәрби әсирләрен аерым урыннарга туплау турында бара. Дипломат әсирләрнең гомум санын барларга, соңра Берлинга якын берәр урында аларны җыярга, әзерлекле белгечләр аркылы алар арасында пропаганда эшен оештырырга һәм, ахыр чиктә, пропаганда максатында әсирлектән азат итәргә яки бер өлешен инглизләргә каршы көрәштә кулланырга тәкъдим итә. Тора-бара фон Оппенһаймның фикерләре тагын да конкретлаша (аларны беренче мәкаләмдә искә алган идем инде) — 1914 ел ахырына алман хәрби һәм сәяси җитәкчелеге дә бу чараларны зарур дип таба башлый һәм «махсус» лагерьлар барлыкка килә. Зур дәүләтнең башка бер диндәге әсирләрне аерып, үз файдасына тәрбияләп, хәрби дошманнарга каршы көрәштә катнаштырырга омтылышы — сугышлар тарихында беренче тапкыр шундый эксперимент уздырыла. Ни гаҗәп, үзе мөселман динендә булмаган дәүләт ислам динен сугыш алып бару өчен идеологик һәм сәяси корал итеп сайлый. Шулай да «махсус» лагерьлар оештыру Алманиянең сугышка кадәр барлыкка килгән ислам стратегиясенең мантыйкый дәвамы булып бәяләнә ала.
1914 елның декабрь башында мөселман әсирләре өчен конкрет урын да сайлана — Генераль штабның сәяси бүлеге җитәкчесе Рудольф Надольны алар өчен яңа лагерь төзү ихтыяҗы юк, әсирләрне инде элегрәк оешкан Цоссен лагерена тупларга кирәк, дип исәпли. Димәк, 1914 ел ахырыннан башлап алман җитәкчелеге максатчан рәвештә мөселман хәрби әсирләре турында статистик мәгълүматлар туплый һәм шуларнын күбесен Цоссен лагерена күчерә башлый. Дөрес, эш шактый озакка сузыла, чөнки алманнарнын мона кадәр андый тәҗрибәсе булмаган әле. Гади башкаручылар да мондый күчерүләрнен мәгънәсен тулысынча анлап бетермәгән ахрысы. Әсирләрне күпләп күчерүне тоткарлаган тагын бер фактор — 1915 ел башында холера эпидемиясе, зур-зур әсир төркемнәрен Алмания территориясе буйлап күчерү, һичшиксез, чирнен таралу куркынычын тудырган. Шулай да, мәсәлән, 1915 елнын февраль мәгълүматларына караганда, якынча 9 мен татар, 3 мен 200 француз (Төньяк Африкадан) әсире тиз арада Цоссенга җибәрелергә тиеш булган. 1915 елнын мартыннан документларда инде ике «махсус» лагерь искә алына башлый: Цоссеннын мәйданы тар булганга күрәдер инде, анын янәшәсендә тагын бер лагерь төзелә. Яна төзелгән лагерь Вюнсдорф шәһәренә якынрак була, аны — Ярым Ай лагере (Halbmondlager), ә Цоссенга якынрак лагерьны Виноград Тавы лагере (Weinberglager) дип атый башлыйлар. Беренче лагерьда шушы вакыттан башлап француз һәм инглиз гаскәрләреннән әсирләр — гарәпләр, һиндлар, Африка халыклары вәкилләре, икенчесендә рус гаскәрендә хезмәт иткән татарлар һәм өлешчә башкортлар җыела. 1916 ел башында бу ике лагерьда тупланган әсирләрнен саны үзенен максимумына җитә — Ярым Ай лагеренда 4 мен әсир булса, Виноград тавы лагеренда татарларнын саны 12 меннән арта. Инде әйткәнемчә, күпсанлы татар әсирләре Алмания территориясендә башка лагерьларда да урнаштырылган. Бу «махсус» пропагандистик лагерьлар турында мәгълүматлар күбрәк сакланганга күрә, аларны өйрәнү чагыштырмача җинелрәк, ләкин башка урыннарда әсирлек авырлыкларын кичерергә мәҗбүр булган милләттәшләребез язмышын да онытырга ярамый. 12 мен татар — ул барлык татар әсирләренен кечкенә бер өлеше генә. Сүз чыккач, бер мөһим мисал китерәм. Алманиянен көньягында, Бавариядә, Пухһайм шәһәрендә оештырылган лагерьда Беренче Бөтендөнья сугышы ахырында 24 меннән артык әсир булганлыгы билгеле, шуларнын 14 мене — рус гаскәреннән (күпмесе татар икәнлеге әлегә билгесез). Бүгенге көнгә кадәр алманнар бу шәһәрдә хәрби әсирләр зиратын саклап килә — зиратта рәсми саннар буенча 321 Русия солдаты җирләнгән, шуларнын берничә дистәсе — татарлар (күпчелеге — 1918 елда «испанка» (грипп) эпидемиясе корбаннары). Зиратта һаман да 1919 елнын ноябрендә татар әсирләре истәлегенә куелган кабер ташы тора... Бик тә гыйбрәтле хәл бу, тарихка шулай ихтирам белән дә карап була икән: күпме үзгәрешләр, сугышлар булып узды алман җирендә, ә һәйкәл һаман да тора...
Инде безнен «махсус» лагерьларга әйләнеп кайтыйк. Алар «махсус» дип аталсалар да, биредә булачак «җиһад»та потенциаль катнашучылар «тәрбияләнергә» тиеш булса да, әсирләр, әлбәттә, санаторийда яшәмәгән — әсир статусыннан азат ителмәгән. Аларнын лагерь тормышы һәм халәте башка әсирләрнекеннән принципиаль аерылып тормаган, алар катгый контроль астында тоткын булып калган, туган илләрен, туган якларын өзелеп сагынган һәм әсирлектән котылуны ин зур бәхет дип күргән.
Әсирләр бу лагерьларда җылытылган агач баракларда тотылган, үз униформалары булган. Лагерь эчендә барлык әсирләр аерым батальоннарга бүленгән, батальон башында алман офицерлары торган. Алар, әлбәттә, татар телен белмәгән, шуна
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
171
күрә лагерьда күпсанлы тәрҗемәчеләр хезмәт иткән (руслар, яһүдләр яки алман- колонистлары). Рәсми рәвештә һәрбер батальонга 2 мең әсир керергә тиеш булган, ләкин чынбарлыкта батальоннарның зурлыгы 1 мең кешедән артмаган. Виноград тавы лагеренда һәрберсе дүрт ротага бүленгән 10 батальон булган.
Әсирләрне азык-төлек белән тәэмин итү башка лагерьлар белән чагыштырганда яхшырак булган, мәсәлән, көненә һәрбер әсиргә 300 грамм икмәк бүлеп бирелгән. Ашау ягы артык мул яки бик төрле булмаса да, кайвакыт әсирләр азык-төлек кытлыгына зарлансалар да, сугыш вакытында ачка тилмермәгәннәр. Әлбәттә, сугыш барышында шартлар үзгәргән, хәрби-сәяси вазгыять авыраюга азык-төлек белән тәэмин итүдә кыенлыклар күзәтелә башлаган: әсирләрнең көнлек икмәк нормасы инде 230 грамм белән чикләнгән. Гадәти нормадан тыш, сирәк булса да, татар әсирләре арасында Англия һәм Франция хөкүмәтләре үз әсирләре өчен җибәргән азык- төлек тә таратылган, бу — консервылар, шикәр, сохари, чәй. Әсирләр хокуклары турында кабул ителгән халыкара конвенцияләр нигезендә, алар туганнарыннан да хат яки посылка ала алган, шикәр, чәй, сохари, сабын кебек бу гади посылкалар әсирләрнең хәлләрен җиңеләйткән. Зур дини бәйрәм көннәрендә (Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрендә) Алмания Хәрби министрлыгы тарафыннан мөселман әсирләре арасында өстәмә азык-төлек бүленгән: чәй, шикәр, тәмәке һәм, әлбәттә, корбан чалу өчен сарык тәкәләре.
Кайбер төгәл саннар нигезендә, әсирләрнең азык-төлек белән ничек тәэмин ителүен күз алдына китереп була. 1918 елның 30 сентябрендә лагерь коменданты татар әсирләре арасында түбәндәге азык-төлек таратылуы турында хәбәр иткән: 2812 банка ит консервысы, 296 банка яшелчә консервысы, 1070 фунт сохари (1 фунт — якынча 450 грамм), 2120 фунт шикәр, 240 пакет чәй, 50 фунт чәй һәм 1748 кисәк сабын.
Санитария эше ике «махсус» лагерьда чагыштырмача яхшы оештырылган булган — һәрберсендә лазаретлар, юыну һәм дезинфекция бараклары ачылган. Әсирләргә медицина хезмәтен рус фельдшерлары һәм санитарлары күрсәткән, чөнки мөселманнар арасында әзерлекле кадрлар җитмәгән.
Әсирләргә карата мөгамәләдә алманнар үзләрен, һичшиксез, бик гамәли халык икәннәрен тагын бер кат исбатлый: алар мөселманнарны «җиһад» өчен әзерләргә дә омтылган, һәм шул ук мөселманнар төрле эшләрдә дә катнашкан — алар бит барыбер әсир булып калган, димәк, аларны төрлечә файдаланырга мөмкин булган. Шулай итеп, «махсус» лагерьларда тупланган татарлар башка яктан да алман халкы тормышы белән таныша башлаган — аларны лагерьдан төркем-төркем алып китеп, күбрәк авыл хуҗалыгында эшләткәннәр. Гадәттә, әсирләрне аерым алман фермерлары хуҗалыкларына беркеткәннәр — фермер файдасына эшләгәннәрне хуҗа кеше үз исәбенә ашата торган булган. Бу эшләрдә катнашу инде лагерь оешудан ук башланып киткән — көн саен 3 мең кеше шундый хезмәткә җибәрелгән. Әлбәттә, җитәкчелек мондый хәлнең пропаганда эшенә комачаулаганын аңлаган, ләкин, күрәсең, Алманиядәге тормыш белән танышу да үзенә күрә пропаганда чарасы икәнлеген исәпкә алган.
Ләкин кайбер әсирләр мондый эштән азат ителгән. Әгәр дә әсир турыдан- туры «җиһад»та катнашырга әзерлеген белгертсә, лагерьда оештырылган нинди дә булса курсларда катнашса, андый кешене алманнар үз эшләре өчен файдалы дип тапкан һәм башка эштән азат иткән. Лагерьдагы вазгыятьне төгәлрәк күз алдына бастыра торган саннарны да китереп була — аларны 1916 елның мартында лагерь мәчетендә имам булган күренекле татар рухание Габдерәшит Ибраһим хәбәр иткән. Аның исәпләвенчә, мәсәлән, «җиһад»та катнашырга бер меңнән артык мөселман теләк кабул итәргә әзер» дип аталган. Авыруларны һәм яраланганнарны исәпкә алсак, белдергән, 180 әсир курсларга йөргән, ә 6 меңгә якын кеше «пропаганданы калганнары — якынча 3 мең кеше — лагерьдан эшкә җибәрелергә, ә 2 мең кеше лагерь терри-ториясендәге эшләрдә катнашырга мөмкин, дип язган Габдерәшит хәзрәт.
Бу саннар сугыш ахырына тагын да арткан — инде 1917 ел языннан башлап ун мең татар әсире көн саен лагерьдан читтә эшләгән.
Ләкин кулыннан эш килгән әсирләр өчен лагерьның үзендә дә шактый үзенчәлекле шартлар тудырылган, төрле остаханәләрдә әсирләр эшкәртә торган остаханәсендә алар гаҗәеп зәвык белән агачтан төрле нәрсәләр җитештергән. Бу — уенчыклар, кечкенә тартмачыклар, сувенирлар һәм бигрәк тә заказ буенча ясалган урам күрсәткечләре. Әлеге урам күрсәткечләре шундый кабатланмас стильдә башкарылган ки, хәтта саф алман дәүләт символикасына да безнең күңелгә якын татар үсемлек орнаменты кушылган.
Сугыш елларында тирә-як шәһәрләрдә, хәтта Берлин урамнарында да ул күрсәткечләрне күреп булган. Ошбу остаханәдә матур фотолар төшергән алман офицеры Отто Штиль татар осталары турында болай дип язган: «Бу рус кабиләләре вәкилләре хәтердән генә агачтан йорт хайваннарын, бигрәк тә кошларны, шундый таң калдырырлык төгәллек белән башкаралар ки, алар теп-тере кебек булып чыгалар». О.Штиль тәкъдиме белән боларның иң матур үрнәкләре махсус күргәзмәдә күрсәтелгән, күбрәк өлеше исә сатылган.
Сакланып калган документлардан без әсирләрнең башка эшләре турында да белә хәтта тормыш алып бару өчен бераз акча да эшли алган. Бигрәк тә лагерьның агач алабыз, мәсәлән, 1916 елның мартында лагерьның агач остаханәсендә 26 кеше эшләгән, аяк киеме тегү белән 64 әсир шөгыльләнгән, иң күп кеше, әлбәттә, ашханәдә мәшгуль булган — (200 кеше), әсирләр арасында юл төзәтүчеләр (10), бакчачылар (30), калайчылар (7), пыялачылар (2), хәтта күсе тотучылар (2) искә алына. 33 кеше янгын сүндерүче командада исәпләнгән, 40 әсир ашханәдә бәрәңге әрчүдә ярдәм күрсәткән.
Әсирләр җомга, якшәмбе һәм дини бәйрәм (Ураза, Корбан бәйрәмнәре, Гашура һәм Мәүлид) көннәрендә дә эшләрдән азат ителгән. Ләкин мондый «ирекле» график 1916 ел уртасында үзгәртелгән — җомга көннәрен дә әсирләр эшли башлаган, ләкин аларга көн уртасында намаз кылу өчен сәгать ярым вакыт бирелгән.
Лагерьның үзендә һәм аннан читтә башкарылган эш өчен әсирләр хәтта эш хакы да алып торган. Ул, әлбәттә, зур булмаган, әмма үзенчә тормыш алып бару өчен, кирәк-ярак алгаларга ярап торган. Дөрес, рәсми акча куллану әсирләргә рөхсәт ителмәгән — ул лагерьның үзендә бастырылган «махсус акча» булган — 1, 2, 3, 5, 10, 20 маркалык купюралар. Бу акчага әсирләр, мәсәлән, лагерь буфетында колбаса, төрле эчемлекләр яки тәмәке ала алган. Эчемлекләр арасында иң популяры баллы, алкогольсез «Энгелһардт» сырасы булган.
Төрле эшләрдә катнашып, татар әсирләре, күрәсең, алманнарда бик уңай тәэсир калдырган — лагерь офицерлары да, фермерлар да аларның тырышлыкларын югары бәяләп торган. Бәлки шул нигездә, инде 1917 ел башында кайбер рәсми вәкилләрдә хәтта шундый бер фантастик план да барлыкка килгән: 200-300 әсирне азат итеп, алман җирендә «татар колониясе» оештырып җибәрергә. Бу колония үзенә күрә «алман мәдәниятен тарату чыганагы» булып күренгән аларга. План бөтенләй нигезсез булмаган, рәсми оешмаларда ул җентекләп өйрәнелгән — җитәкчеләрнең берсе аны «Алманиянең ислам диненә карата җылы мөнәсәбәтен раслау» өчен файдалы дип, икенчесе, татарларны тагын да ныграк Алмания белән бәйләү өчен аларга Русиядән хатыннарын чакыртырга рөхсәт итәргә кирәк дип тапкан. Габдерәшит Ибраһимнан соң имам вазифасын үтәгән Галимҗан Идрисине исә бу план тәмам рухландырган: 1917 ел башында ул Хәрби министрлыкка шул хакта хат язган һәм «колония» булдыруның төп шартларын санап чыккан: 1. «Татар колониясен» сазлыксыз, корырак урында төзергә. 2. Колонист гаиләләрен Русиядән чакыртырга, 3. Рейхстаг ислам динен Алманиядә рәсми танылган дин дип игълан итәргә тиеш, 4. Колониягә имам билгеләргә, 5. Колониядә 4-6 класслык башлангыч мәктәп ачарга һәм мәктәпкә татар укытучыларын чакыртырга.
Татар колониясенең киләчәге хакында 1917 елның апреленә кадәр җанлы гына сөйләшүләр алып барылуы, ләкин моның тәгаен нәтиҗәгә китермәгәнлеге билгеле. Шулай да бу — Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында алманнарның татарларга нинди мөнәсәбәттә булганлыгын күрсәтә торган бик үзенчәлекле факт.
Дәвамы киләсе саннарда.