АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ (дәвамы)
Нөнәгәр
Нөнәгәр авылы Балтач районында, район үзәгеннән — 34, тимер юл станциясе Шәмәрдәннән — 46, Малмыж шәһәреннән 23 чакрым ераклыкта урнашкан.
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, Нөнәгәр авылы моннан 450-500 еллар элек барлыкка килгән. Авыл табигатьнен матур бер җиренә утырган. Авыл яныннан Кугубор елгасы ага. Аргы ягында кин болын, аннан сон биек булмаган таулар башлана.
Авыл башта Нуринер дип йөртелгән икән, соныннан гына Нөнәгәр дип үзгәргән. Авылнын исеме маричадан алынган, ул исем авылнын урнашкан урынына карап бирелгән. Нуринер «уйсу җир» дигәнне андата. Авылга ин беренче булып марилар килеп Сәлия суы буйлап ун якка утырганнар. Тора-бара Кугубор суынын ун як ярына татарлар килеп урнашкан.
Революциягә кадәр авылда күпчелек крестьяннар ярлы булган, салам түбәле, җимерелергә торган йортларда яшәгәннәр. Хуҗалыкларда сыерлар аз булган, күпчелеге кәҗә һәм сарык асраган. Халыкнын имана җирен сөрергә атлары да булмаган.
Авылда 1917 елда яшьләр оешмасы төзелгән, дип сөйлиләр. 1918 елда авылга укытучы килә. Яшь активистлар арасында алты хатын-кыз була: Сара Сабитова, Мәдинә Галиева, Хәтимә Гайнетдинова, Мәйсәвәр Шәрипова, Хәбибә Шакирова, Гыйльми Фәхретдиновалар.
Авылдан акларга каршы сугышка Гариф Шакиров, Фәрит Гайнетдинов, Фәтхелкадыйр Гарипов китә. Фәтхелкадыйр Гарипов Мәскәүдә В.И.Ленинны күрә. 1930 елларда Фәтхелкадыйр абзый авыл советы башкарма комитеты рәисе булып эшли. 1969 елда ул каты авырудан сон вафат була.
30 нчы еллар — авылда күмәк хуҗалык төзү өчен көрәш еллары. 1931-1932 елларда Нөнәгәрдә күмәк хуҗалык оеша башлый. Башта колхозга җиде хуҗалык кына керә. Колхозга керүдән куркып, берничә хуҗалык күрше Малмыж өязенен Гражданка авылына күчеп китә. Әкренләп хуҗалыклар күмәкләшә бара. Авылда ике колхоз оеша.
Түбән очтагылар «Крестьянская газета» исемендәге колхоз төзиләр. Аның рәисе итеп Нургали Әүхәдиев сайлана. Югары очта Вахитов исемендәге икенче колхоз оешып, анын рәисе итеп Сәет Гатин билгеләнә. Беренче елларны бу колхозларнын җитештергән продукциясе дә, үстергән икмәге дә искитәрлек булмый, чөнки авылда җир эшкәртү өчен атлар да санаулы гына калган.
1934 елда колхозга беренче машина — «полуторка» кайтаралар. Анын шофёры Мөбарәк Нуриев була. 1934 елда шулай ук беренче трактор да кайта. Ана Гыйльметдин Нәбиевне утырталар. Шушындый техникага ия булган колхоз алга бара башлый.
1935 елда хуҗалыклар бөтенләе белән күмәкләшеп бетә. Ләкин иген унышы башка колхозларныкына караганда түбәнрәк була әле. Бер гектардан 6-7 центнердан артмый.
Колхоз оешунын акрын баруы һәм унышнын түбән булуына тагын бер сәбәп бар:
Дәвамы. Башы 2006 елның 6 нчы санында. 1928 елның 15 маенда, колхоз оешыр алдыннан, авылда бик көчле янгын була. Бу янгын вакытында күп хуҗалыкларның йортлары кара күмергә әйләнә. Таза каралты-куралар санаулы гына кала. Шуннан соң авыл халкына тернәкләнеп китү авырга туры килә.
180
Өлкәннәр сөйләвенә караганда, авыл кешеләре кыр эшләреннән бушаган вакытларында сезонлы эшкә, шахталарга китә торган булган.
1941 елда сугышларның куркынычы һәм зуры — Ватан сугышы башлана. Колхоз атларын һәм ике машинаны сугышка алалар. Авылның 160 тан артык ир-егете фронтка китә. Сугыш елларында колхозны Җәләй Җамалиев җитәкли. Колхозда тракторда эшләргә дә кеше юк. Озак уйлаганнан соң, бу эшкә Гайшә Кәлимуллина белән Сәйдә Сираҗиева алына. Күп авырлыклар белән очрашса да, авылның хатын-кызлары, карт-корылары тырышлыгы белән колхоз өстән төшкән планны үтәп бара.
Ватан сугышында авылның 94 кешесе һәлак була. Кайбер гаиләләр дүртәр кешесен югалта. Сугышка китүчеләрнең 65е генә кире әйләнеп кайта.
1946 елда, ике хуҗалык берләшеп, «Волга» колхозы төзелә. Аның рәисе итеп шушы авылдан Хаҗи Гайнуллин сайлана. Колхоз район өчен орлык хәзерләүгә алына. Анда сарык, сыер фермалары да була. Сугыштан соң колхозны аякка бастыру бик күп көч сорый. Күп эш кул көче белән башкарыла. Савылган сөтне чиләк- көянтә белән җиде чакрымдагы Смәел авылына илтәләр.
1961 елдан соң «Волга» колхозы белән Рим Зарипов җитәкчелек итә. Колхозның икътисады, мәдәнияте күзгә күренеп үсә, ул районда алдынгылар рәтенә чыга.
1968 елда, ВЛКСМның 50 еллык юбилеен каршылаганда, колхоз игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә югары уңышларга ирешә. Һәр гектардан 16-18 центнер икмәк ала. Шуңа да 1968 елдан башлап «ВЛКСМның 50 еллыгы» дип йөртелә башлый.
1972-1975 елларда колхозда бик зур терлекчелек комплексы төзелә.
1980 елдан башлап колхоз белән Наил Салихов җитәкчелек итә. Колхозда җылы гараж, ремонт остаханәсе, агач остаханәсе, тегермән, амбар, такта яру цехы һ.б. төзелә. Хәзерге көндә авылда мәдәният йорты, мәктәп, кибетләр, балалар бакчасы, медпункт, элемтә үзәге эшли.
Авыл халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән. 1998 елда ике катлы балалар бакчасы ачыла, элемтә бүлеге өчен бина төзелә.
Авыл тирә-юнендә елга-инешләр, чишмә-кизләүләр, тау-үрләр, сазлык-күлләрнең атамалары: Нөнәгәр суы, Тирән елга, Акман суы, Пыжан инеше, Пыжмара суы, Читәнле инеш, Сәлия инеше, Зәрәки инеше, Зират инеше һ.б.; Бирге чишмә, Урта чишмә, Баһави чишмәсе, Галләм чишмәсе, Камәр чишмәсе, Лотфулла чишмәсе, Сәлия чишмәсе һ.б. Экспедиция дәфтәремә Хәлиулла күле, Мулла сазы, Акман тавы, Әшир тавы, Байтирәк тавы, Кубыр тавы, Үзәл тавы, Дүрт сука буе, Алты сука буе, Акман басуы, Читәнле елга басуы, Бозау киртә басуы атамалары теркәлгән. Авыл янында Шәкерт зираты дип йөртелгән кабер бар. Габделкәрим исемле шәкертне мәдрәсәдә кыйнаганнар һәм ул үлгәч, суга агызганнар. Язгы ташу вакытында мәет су белән авылга агып килгән. Аны табылган урыныннан якын гына болынлыкка күмгәннәр. Ул кабер койма белән әйләндереп алынган.
Авылдан зыялы кешеләр дә шактый чыккан. Шуларның берсе Фәрзетдин Гыймади улы Гыймадиев — сугыш һәм мәгариф ветераны. «Ватан сугышы» ордены һәм «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Аның педагогик эшчәнлеге дә югары бәяләнә. Ул җитәкләгән Балтач урта мәктәбе озак еллар районда гына түгел, республикада да алдынгылар рәтендә була. 1960 елда ул «Намуслы хезмәт өчен» медале һәм 1976 елда «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә. 1960 елда аңа «Халык мәгарифе отличнигы» һәм «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Авылда тагын режиссёр, артистка Кәшифә Җамалетдин кызы Тумашева, галим, химия фәннәре докторы Габделбәр Гарифҗан улы Гарифҗанов һ.б. туып үсә.
Дәвамы киләсе саннарда.