Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТОМАН АРТЫ ЯКТЫ БУЛА»

ШӘРИФ КАМАЛ ДРАМАТУРГИЯСЕНДӘ ЧОР ОБРАЗЫ
ХХ гасыр башы һәм 20-30 нчы еллар татар әдәбиятындагы үсеш-үзгәрешләрне,
эзләнү-табышларны, каршылыкларны үз иҗатында шактый тулы чагылдырган
әдипләрнең берсе — Шәриф Камал. Аның әдәби таланты, беренче чиратта, проза төрендә
ачыла. Ш.Камал татар әдәбияты тарихына «психологик новелла жанры остасы»
(Р.Ганиева) буларак кереп калды. Әдипнең «Уяну», «Буранда», «Сулган гөл», «Сукбай»,
«Бәхет эзләгәндә», «Чит илдә», «Козгыннар оясында» һ.б. күпсанлы хикәяләре,
«Акчарлаклар» повесте кеше күңеленең гаҗәеп төсмерләрен, иң тирән хасиятләрен
тәэсирле әдәби чараларда ачулары белән кызыклы һәм әһәмиятле. Ш.Камал үзенең
геройларын тормышның уртасына куеп һәм табигатьнең бер кисәге буларак сурәтли.
Табигать күренешләре әсәрләрдә геройларның рухи халәтен, хис-кичерешләрен бөтен
тирәнлегендә һәм каршылыгында ачуга хезмәт итә. Әдип өчен табигать — кешенең
юлдашы-ярдәмчесе дә, киңәшче-таянычы да. ХХ йөз башы татар әдәбиятында барган
эзләнүләргә актив кушылып, Ш.Камал сурәтләүнең яңадан-яңа төсмерләрен, чараларын,
формаларын эзли. Алар арасында лексик һәм махсус тасвирлау чаралары байлыгы,
төрлелеге белән аерылып тора. Ә инде әдәби деталь әдип әсәрләрендә мөһим, еш кына
хәлиткеч, төп фикер-идеягә ачкыч ролен үтәүче өлеш-компонент булып тора. Ш.Камал
һәр әсәрендә тормышны оста күзәтүче буларак чыгыш ясый, шуңа да чынбарлык
күренешләре, үзенчәлекле сыйфатлары белән ачылган геройлары гаять тормышчан булып
күз алдына баса һәм озак вакытларга күңелгә сеңеп кала. Әдипнең «Акчарлаклар»
повесте, күпсанлы хикәя-новеллалары ХХ йөз башы татар прозасының гүзәл
үрнәкләреннән саналып, әлеге төрдә гаҗәеп матур традицияләргә юл сала, үзенең тулы
бер мәктәбен тудыра. Үткән гасыр әдәбиятында лаеклы урын алып торган Г.Рәхим,
Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Х.Сарьян, Ә.Гаффар, М.Хуҗин һ.б. әсәрләрендә Ш.Камалның иҗат
йөзен билгеләгән сыйфат-билгеләрнең яңа шартларда үстерелүен, дәвам иттерелүен
күрәбез.
Әдәбиятчы галимнәр Г.Халит, И.Нуруллин, Р.Ганиева, Ф.Бәшир, Т.Гыйләҗев һ.б.
хезмәтләрендә Ш.Камалның татар прозасын үстерүгә керткән өлеше тулы чагылыш таба.
Без исә әдипнең сәхнә әдәбияты өлкәсендә калдырган әдәби мирасы үзенчәлекләренә
киңрәк тукталабыз.
Ш. Камалның драматург буларак беренче иҗат тәҗрибәсе булып 1915 елда язылган
«Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясе тора. Хикәя-повестьларында кеше күңеленең төрле
хасиятләренә, аеруча караңгы якларына иркен мөрәҗәгать иткән, прозаның кече
жанрлары остасы булып танылган әдипнең драматургиягә мөрәҗәгать итүе үзе үк
игътибарга лаек күренеш. Сәбәпләре турында уйланганда, икесен аерып фаразларга
мөмкин. Бердән, Ш.Камал үз чоры татар җәмгыятенең торышын, эчке хәлен яхшы белгән.
Яңарыш-үзгәрешләрнең акрын юл яруына борчылу хисе аны һәртөр искелек-артталыкны,
торгынлык киртәләрен фаш итүгә китергән. Икенчедән, ХХ гасырның 10 нчы елларында
шактый нык аягына баскан татар театры милли мәнфәгатьләрне актив алга куючы,
яклаучы һәм фикер-карашларны халыкка җиткерүдә үтемле чара булып таныла.
Ш.Камалда, күрәсең, бу мөмкинлекне дә файдалану теләге туа.
«Хаҗи әфәнде өйләнә» — көнкүреш комедиясе. Прозасында үзе яхшы белгән
чынбарлык вакыйгаларына таянып язган әдип бу пьесасында да тормышта булган
хәлләргә мөрәҗәгать иткән дип уйларга нигез бар. Пьесада вакыйгалар 70 яшьлек Юныс
165
хаҗиның яшь мөгаллимәгә өйләнергә йөрүенә бәйле үстерелә. Ш.Камал шактый таныш
теманы тасвирларга алына. Күптөрле бәхәсләргә китергән өйләнешү мәсьәләсе
Г.Исхакыйның «Өч хатын белән тормыш», «Алдым-бирдем», И.Богдановның «Помада
мәсьәләсе», М.Фәйзинең «Яшьләр алдатмыйлар» кебек пьесаларында сәнгати чагылыш
тапкан иде. Чордашлары тәҗрибәсенә таянса да, автор заманча яңгырашлы, идея-эстетик
карашлары ачык чагылыш тапкан комедия иҗат итә. Драматург татар тормышындагы һәм
аерым кешеләр характерындагы ямьсез сыйфат-күренешләрдән көлүне максат итеп куя.
Шуңа бәйле конфликтның бер ягында Юныс хаҗи торса, икенче якны төрле социаль
катлау вәкилләре булган яшь геройлар тәшкил итә. Комедиядә автор идеалын
чагылдырган аерым герой юк. Бу функцияне гомумиләштерелгән яшьләр образы үти.
Пьесада алар электән килгән иске гадәт-йолаларга, шулардан үз мәнфәгатендә
файдаланучыларга, кеше шәхесенә, аеруча хатын-кызларга түбәнсетеп караучыларга
каршы актив көрәшүчеләр булып ачыла.
Юныс хаҗи белән бәйле күренешләр пьесада төп өлешне алып тора. Ул — моңа кадәр
татар драматургиясендә билгеле сатирик типлар Кәрим бай («Өч хатын белән тормыш»),
Сәлим бай («Помада мәсьәләсе»), Гали мулла («Яшьләр алдатмыйлар») кебекләрнең
дәвамчысы. Әгәр И.Богдановның 60 яшьлек Сәлим бае 16 яшьлек кызга өйләнүне максат
итсә, Ш.Камалның 70 яшьлек герое исә җәдитчә укытучы мөгаллимәгә өйләнергә тели.
Драматург Юныс хаҗиның аеруча ике сыйфатын фаш итүне алга куя — саранлык-алдашу
һәм әхлаксызлык. Яучы Нәсимә хаҗины, билгеле, яхшы белә. Шулай да Җәләлгә «әүлия
шикелле изге кеше» дип атый, бераздан саранлыгын яшереп булмавын аңлап, сәүдә
эшендә «алдашу кирәк сыйфат» дип мактый башлый. Ахырда исә хаҗиның саранлыгын,
алдашуын үзендә татыгач, «жулик» дип бәя бирә. Автор хаҗиның әхлаксызлыгын фаш
итүдә төрле алымнардан файдалана. Беренче күренешләрдә үк бозыклык чыганагы булып
ачылган хаҗиның начар сыйфатлары, таудан төшкән кар өеме кебек, бик тиз арта барып,
мәгънәсезлек төсмере ала. Хатыны Галимә бикә аның чын йөзен тагы да ача: өйдә асрау
кыз тота алмыйлар икән. Моңа кадәр хезмәт иткән ике марҗа кызы хаҗиның «шаярулары»
аркасында куылса, бер кыз исә, балага узып, өйне ташлап китә. Хаҗи эш-гамәлләре белән
үзен-үзе тулысынча фаш итә. Чын йөзен дини фикер-карашлар артына яшергән бу кеше
үз максатына ирешү өчен теләсә нинди адымга барырга әзер. Исән-сау хатынын авыру,
тиздән үләчәк дип әйтү, хәтта аңа ясин чыгу да хаҗи өчен берни түгел. Яшь кыз итеп
киендерелгән карт хатынына үзен үк яманлап утыруында, аннары дәртләнеп мәхәббәт
аңлата башлавында сарказм белән көлү иң югары ноктасына җитә. Ш.Камал югары әхлак
идеалын, акылны, белемне, тапкырлыкны яклый һәм һәртөр искелекне, патриархаль
гадәтләрне халыкчан көлү аша кире кага.
Драматург Юныс хаҗины типик образ буларак сурәтли. Алгы планга геройның холкы,
психологиясе чыга. Хаҗи эш-гамәлләрендә инде чор, заман үзгәрешләре дә чагыла.
Игътибар итик, ул теләсә нинди яшь кызны түгел, бәлки «ысул җәдид мөгаллимәсен хәләл
җефетлеккә» алуны максат итә. Таһир һәм Зөһрә исемнәрен телгә алуы да аның мәхәббәт
каһарманнары турындагы әсәрләрдән хәбәрдар булуын күрсәтә. Шуның өстенә Юныс
хаҗи — бөтен асылы белән милли образ. Аның үз-үзен тотышында, сөйләмендә, эш-
гамәлендә без ХХ гасыр башы татар җәмгыятенең җыелма, типик вәкилен күрәбез.
Ш.Камал чеметеп көлүе белән әхлакый сафлыкның һәртөр бозыклык-мәгънәсезлектән
өстенлеген, җиңү көчен һәм тормыштагы яңалык-үзгәрешләрнең котылгысызлыгын
күрсәтә. «Хаҗи әфәнде өйләнә» комедиясенең озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми
уйналуы да шулар белән аңлатыла.
Совет чорында Ш.Камал сәхнә әдәбиятына бары 20 нче еллар ахырында гына әйләнеп
кайта һәм түбәндәге пьесаларын иҗат итә: «Ут» (1928), «Козгыннар оясында» (1929),
«Таулар» (1932), «Габбас Галин» («Томан арты»,1934), үзгәртелгән яңа варианты
«Карчыга» (1935), «Матур туганда» (1938). «Ут» драмасы үз вакытында басылмыйча кала,
1956 елны чыккан дүрттомлыгына кертелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, «Сафура»
исемле пьеса яза башлый, ул тәмамланмыйча кала.
ӘЛФӘТ ЗАКИРҖАНОВ
166
1920-1930 елларда татар драматургиясе һәм театры каршылыклы үсеш кичерә. Аеруча
заман темасына язылган әсәрләргә кытлык зур була. Шундый шартларда сәхнә
әдәбиятына килгән Ш.Камалның эстетик идеалы яңа җәмгыятьнең нигезләрен коруда
эшчеләр сыйныфының максатчан эшчәнлеген чагылдыру белән бәйле. Дөрес, ике
пьесасында элегрәк булган хәлләр тасвирлана. «Матур туганда» романы сюжетына
нигезләнеп язылган драмасында 20 нче еллар башында беренче коммуна-артельләр төзү
вакыйгасы чагылыш таба. Ә инде 1910 елда язылган «Козгыннар оясында» хикәясе шул
исемдәге пьесага җирлек булып тора. Әлеге драма Ш.Камалның әдәби-эстетик карашлары
үзгәрешен билгеләүдә аеруча игътибарга лаек. Шуның өстенә ул Казан Зур драма
театрында рус телендә уйналган беренче татар пьесасы. Белгәнебезчә, хикәядә эшчеләр
тормышының газаплы, еш кына фаҗигале яклары тасвирлана. Авыр тормыш шартлары
нәтиҗәсендә кеше күңелендә матурлыкка өмет сүнү һәм, киресенчә, явызлык,
кешелексезлек сыйфатларының өстенлек алуы гаять тәэсирле сурәтләрдә, тирән
психологизм аша бирелә. Байтак вакыйга-күренешләр, геройлар үзгәрешсез калган
драмада алгы планга эшчеләр белән шахта хуҗалары арасындагы каршылык чыга.
Вакыйгалар барышында ул татар һәм рус эшчеләренең революцион көрәшкә —
забастовкага килүе белән тәмамлана. Әгәр хикәядә «козгыннар оясы» буларак эшчеләр
барагы күрсәтелсә, пьесада исә үз хокуклары өчен актив көрәшкә килүче берничә эшчене,
махсус авария ясатып, таш астында калдырырга җыенучы шахта хуҗалары, аларның
ялчылары, шул исәптән мулла да «козгыннар» итеп бирелә. Пьесаның язылу максатын
аңлатып, Ш.Камал болай дип яза: «Капитализм эксплуатациясенең авырлыгын без
нихәтле тулы итеп күз алдыбызга китерә алсак, йөрәкләребез белән нихәтле әче итеп сизә
алсак, социализм төзү юлындагы авырлыкларны без шул хәтле зур шатлык белән күтәрә
алабыз». Драманың үз вакытында шактый яңгыраш алуы һәм рус сәхнәсенә менүе сәбәбе,
күрәсең, тагын шунда: анда, татар сәхнә әдәбиятында беренчеләрдән булып, татар
эшчеләр сыйныфының формалашкан, оешкан булуы чагылыш таба һәм революцион
көрәшкә татарларның рус революционерлары җитәкчелегендә килүе күрсәтелә.
Ш.Камалның бу елларда язылган драмалары дәүләткүләм алып барылган идеологиягә
буйсындырылган булуын күрәбез. Бу түбәндәгеләрдә чагылыш таба: бердән, Октябрьгә
кадәрге тормыш белән совет чорын капма-каршы куеп сурәтләү, ягъни буржуаз
җәмгыятьне, аның казанышларын тәнкыйтьләү, кире кагу, яңа җәмгыятьнең хезмәт
ияләренә бәхет алып киләсенә ышану; икенчедән, Сталинның «социализмның нигезләрен
төзү барышында сыйнфый көрәш көчәя» дигән фикерләрен яклау; өченчедән, дингә, дин
әһелләренә каршы көрәш, аны искелек-артталык калдыгы, наданлык күренеше дип
тәкъдим итү. Бу чор татар әдәби процессын бәяләп, Й.Нигъмәтуллина болай дип яза: «20
нче еллар ахырында, официаль идеология басымы астында, татар язучылары «идеяләр
романтизмыннан», ягъни милли үзаңны үстерү, милли азатлык хыялыннан баш тартырга
мәҗбүр булдылар. Бу идеяне социализм төзү, халыклар һәм милләтләр «тигезлеге» дигән
үтәкүренмәле идея алыштырды». Әлеге фикер Ш.Камал иҗатына да карый.
«Ут», «Таулар», «Габбас Галин («Томан арты») драмаларында әдип заман
проблемаларына мөрәҗәгать итә. Сәнгати яктан төрле булган пьесаларны бер нәрсә
берләштерә: авторның сәнгати фикерләве, иң алдынгы, гегемон сыйныф позицияләрендә
торган хәлдә, киләчәкне матур, бәхетле итеп күрүгә нигезләнә. Дошман элементларның
теләк-максаты, билгеле инде, элекке тәртипләрне кайтаруга, җәмгыятьнең алга барышын
тоткарлауга юнәлтелгән. Шуңа да пьесаларда төп конфликт сыйнфый характерда, ягъни
Ш.Камал драмаларында көрәшүче көчләрне сыйнфый чыгыш билгели.
«Ут» драмасында сурәтләнгән вакыйгалар НЭП чорына карый. Трест начальнигы
Рәүф элекке миллионер кызы Галиягә өйләнә. Әнисе Гөлбануның «Бай — бай булыр инде
ул. Синең белән миңа ул үзе белән тиң итеп карый алмас. Еланның койрыгын киссәң дә
ул башы белән һаман зәһәрен чәчәр» дигән сүзләренә игътибар итми. Яшь, чибәр
хатынның туганнарын җаваплы эшкә урнаштыра, соңгылары исә корткычлык эше алып
бара. Үзенең йомшаклыгын, сыйнфый дошманны вакытында сизеп алмавын соңарып
аңлаган Рәүф хатынын буып үтерә. Әмма конфликт шактый йомшак булып, геройларның
эш-гамәлендә ачылмый диярлек. Әйләнә-тирәдәгеләрнең кат-кат кисәтүенә карамастан,
Рәүфнең сыйнфый дошманнарга битарафлык күрсәтүе, озак вакыт анык бер карарга килә
алмавында ясалмалылык сизелә. Бу уңайдан М.Максуд болай дип яза: «Пьесада уңай
«ТОМАН АРТЫ ЯКТЫ БУЛА»
167
типлар сыйфатында тәкъдим ителгән Рәүф һәм Гомәрләр һич тә алдынгы
коммунистларны хәтерләтә алмыйлар. Алар сыйнфый көрәштә артык булдыксыз, артык
аңгыра итеп бирелгәннәр». Шуның өстенә әсәр эчтәлеген баетмый торган өстәмә
эпизодлар кертелгән. Болар барысы да пьесаның гомуми тоныклыгына китерә.
«Таулар» драмасында ил күләмендә төрле постларны эләктергән, завод эчендә
җитәкче урыннарга үрмәләгән дошман элементларның җитештерү процессына төрлечә
аяк чалулары тасвирлана. Әмма ачык билгеле мәсьәләләрне кат-кат куерту сюжет
таркаулыгына, вакыйгалар сүлпәнлегенә китерә. Бу исә конфликтның йомшаклыгын,
схематик булуын билгели.
Ш.Камалның бу чор драмалары арасында иң уңышлысы булып «Габбас Галин»
(«Томан арты») санала. Пьеса билгеле бер схематизмнан, декларативлыктан арынмаса да,
аның төп табышы булып яңа тормыш шартларында формалашкан шәхеснең эволюциясен
күрсәтү тора. Вакыйгалар барышында яшь инженер-химик Габбас Галин тире эшкәртү
заводының сәүдә представителе Зөфәр Талиповка каршы куела. Конфликт төрле
яссылыкта булып, шәхси сыйфатларда, гаиләгә карашта, аеруча хезмәткә, иҗтимагый
тормышка мөнәсәбәттә чагыла. Габбас Галин яңа тормышның яңа кешесе булып ачыла.
Завод җитәкчеләре һәм хатыны белән аңлашылмаучылык килеп чыкса да, ул ихтыяр
көчен, үз-үзенә ышанычын саклап кала. Тырышлыгы нәтиҗәсендә зур хезмәт җиңүенә
ирешә.
Драматургның әдәби-эстетик карашлары чагылышы буларак, вакыйга- күренешләрдә
элекке тормыш белән яңа заман каршылыгы һәрдаим урын ала: элек мохтаҗлыктан
чыкмаган Локман карт бүген алдынгы эшче, ударник, ә улы — инженер-химик; элек
алдынгы, тырыш эшчеләрне хөрмәтләү, бүләкләү юк иде, хәзер «кешеләргә бәхет
чишмәсе агып тора»; картларның аракы эчүе дә иске заманнан калган гадәт һ.б. Драманың
буеннан-буена сузылган лейтмотив — хезмәткә мәдхия. «Эш — җан рәхәте ул», — ди
пьесаның бер герое. Уртак, күмәк хезмәткә бәйле коллективчылык күренеше дә үстерелә.
Драма поэтикасында җыр мотивы да мөһим урын алып тора. Талипов күңел ачу турында
җырласа, карт эшчеләр шул чорның популяр җырын искә төшерә — «Томан арты якты
була». Пьесаның баштагы исеме дә шуның белән бәйле һәм төп идея булып тора: хәзергә
каршылыклар, кыенлык-авырлыклар күп, ягъни томан сарган, әмма ул таралыр, ягъни
тырыш хезмәт нәтиҗәсендә киләчәгебез якты, матур булыр. Ш.Камал әлеге драманың 2
нче вариантын яза, аны «Карчыга» дип атый. «Карчыга» — Габбас кушаматы. Пьеса исеме
шуннан алынган. Яңа вариантта өстәмә эпизодлар кертелгән, аерым сораулар ачыкланган,
фикер-карашлар тулыланган, кайбер образларның (Талипов, Кулаев) әдәби-эстетик
вазифасы баетылган. Шулай да Ш.Камалның соңгы өч томлыгына И.Нуруллин драманың
1 нче вариантын урнаштыруны кирәк тапкан.
Шулай итеп, Ш.Камалның 1920-1930 елларда язылган драмалары, чор идеологиясенә
бәйле, сыйнфый көрәшне алгы планга куюлары, конфликтның бертөрлерәк булуы,
образлар эшләнешендә, вакыйгаларда схематизмнан котыла алмау нәтиҗәсендә зур
яңгыраш ала алмый. Әмма әдип иҗаты шул чор сәхнә әдәбиятындагы эзләнү-
табышларны һәм югалтуларны аңларга ярдәм итә. Замандашлары К.Тинчурин, Ф.Бурнаш,
Н.Исәнбәт, Һ.Такташ, Г.Кутуй, Т.Гыйззәт һ.б. белән берлектә татар драматургиясен яңа
жанрлар, темалар белән тулыландыруга, тормышчанлык юнәлешендә үсүгә, поэтик яктан
баетуга билгеле бер өлеш кертә. Ш.Камалның сюжет корудагы, образларны
индивидуальләштерүдәге, метафорик күренешләрдән, символлардан файдаланудагы
аерым табышлары күпләргә өйрәнү мәктәбе дә булып тора. Ә инде «Хаҗи әфәнде өйләнә»
комедиясенең әледән-әле татар театрлары репертуарына кертелүе, аның вакыт сынавын
уңышлы үтеп, бүген дә заманча яңгырашы турында сөйли.