«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»ДӘ — ТУЛЫ БЕР ГАСЫР
Социализм чорында СССРда социаль-икътисади үсешне Россия империясенең 1913 елда ирешкәннәре белән чагыштырып күрсәтү киң таралган иде. 1913 елдан соң нәкъ йөз ел үтте.
2013 елгы статистик мәгълүматлар йөз ел элгәреләреннән үзләренең күптөрлелеге белән дә, төгәллеге белән дә аерылып тора... Шулай да күп милләтле, күп конфессияле уртак ватанда һәр халык, һәр милләтнең үз урыны, үз кыйбласы да бар бит әле... Йөз ел эчендә алар ни дәрәҗәдә үзгәргән, кайсы юнәлештә: үсү ягынамы, әллә киресенчәме? Редакциябез кунаклары: тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, фәлсәфә фәннәре докторы Айдар Юзеев, тарих фәннәре кандидаты Рафаэль Мөхәммәтдинов, педагогия фәннәре кандидаты Марат Габдуллин әнә шул хакта сөйләшәчәкләр.
Күмәк әңгәмәне кереш сүз белән журналның баш мөхәррире Илфак ИБРАЪИМОВ ачып жибәрде.
— Йөз ел, бер гасыр вакыт узган. Шушы йөз ел дәвамында Россия дәүләте эчендә татар милләтенең тормышында нинди үзгәрешләр булган — шул хакта фикер алышсак иде. Инде ул вакыттагы Россия белән хәзерге Россияне чагыштырып булмый, СССРны гына чагыштырып була. Халык саны ягыннан да, территориясе ягыннан да. Шул вакыт эчендә ике бөтендөнья сугышы булды. Татарлар икесендә дә актив катнашканнар. Совет дәүләтен төзү өчен, татарлар Урта Азиягә дә бик күп җибәрелде. Татар халкының демографик хәле йөз елдан соң ничегрәк? Өстәп шуны да сорыйсы килә: элек демографик мәгълүматларны алганда, яшәү сыйфаты дигән төшенчә булдымы икән? Болар хакында сүзне олуг галимебез, тарихчы-этнограф Дамир әфәнде башлап җибәрер, әлбәттә.
Д.ИСХАКОВ:
— Куелган сорау буенча, бигрәк тә халык саны буенча гади генә сөйләшеп булмый. Иң әүвәл, без нинди географик чикләрдә карыйбыз Россия дигән дәүләтне? 1913 елгы яки 1917 елгы революциягә кадәрге Россия ул — бер дәүләт, ә аның нигезендә барлыкка килгән Советлар Союзы — ул инде бүтән дәүләт. Чөнки Рәсәйнең Көнбатыш өлеше төшеп кала: Польша, Финляндия. Ә инде хәзерге Россия Федерациясе ул — өченче төр дәүләт чынлыкта. Советлар Союзының шактый өлеше аерылып чыкты. Боларны турыдан-туры чагыштыру мөмкин дә түгел. Әмма Россия империясен СССР белән берникадәр дәрәҗәдә чагыштырырга була әле. Бердәнбер яхшы ягы шул алдыннан, Советлар Союзында 286,7 миллион халык яшәгән. Гомумән алганда, Рәсәйдә 1913 елны, бу барлык демографлар тарафыннан да таныла инде, тормыш дәрәҗәсе иң югары вакыты Рәсәйнең. Аннан соң, сугышларга кереп киткәч, тормыш дәрәҗәсе төшә һәм халык арасында үлем-кигем дә күбәя. Беренче зур катаклизм, демографик яктан катастрофа дип тә әйтергә ярый — Беренче бөтендөнья сугышы һәм аңа ялганып киткән Гражданнар сугышы, аңа ялганган ачлык еллары. Мин ачлыкны ни өчен аерып әйтәм, бусы буенча исәпләүләрем дә бар: шушы ачлык вакытында татарлар 13 процентка кимегән! Ә Рәсәй буенча Беренче
инде безнең өчен: татарның төп массасы барыбер шул Россия эчендә. Татарларның саны буенча зур үзгәрешләр кичермибез. 1913 елны Рәсәйдә 159,2 миллион халык яшәгән. Бу — зур сан ул вакыт өчен. Шуңа күрә Россия империясе зур дәүләтләр янына кергән халык саны ягыннан. Ә инде 1980 елны, ягъни совет чоры бетәр
123
бөтендөнья сугышы һәм Гражданнар сугышын да кертеп санаганда югалтулар саны 15 миллион кеше чамасы булган. Бу әле — турыдан-туры югалтулар гына, бар әле шул вакытта үлгән кешеләр гаилә кормыйча бала тумаганлыктан кимү дә. Болары якынча 7 миллион була. Ягъни Рәсәйдә 20-22 миллион югалту булган шул чорда.
Икенче Бөтендөнья сугышында югалтулар, барыгыз да беләсез, Советлар Союзында 25 миллионнан 30 миллионга кадәр һәм аннан да күбрәк дип исәпләнә. Әле бит шушы ике вакыйга арасында булган коллективлаштыру һәм индустрияләштерү вакытында халык кимү дә бар. Турыдан-туры мәгълүматлар юк, ләкин ким дигәндә 10 миллион кеше юкка чыккан. 37нче елларны да кертеп. Бу — бик зур саннар. Менә хәзер яңа тарих дәреслегендә шушы вакытларны яктырту турында бәхәсләр бара. Гомумән ХХ йөздә Россиядәге югалтуларны исәпкә алган вакытта демографлар арасында шундый бәяләмәләр бар: әгәр дә Рәсәй шундый катаклизмнар кичермәсә, Советлар Союзында халык саны Американыкыннан ким булмас иде.
Бөтен ХХ гасырда Россиядә халык саны, 1913 елдан ХХ йөзнең ахырына кадәр, ничек кенә авыр булмасын, 1,8 тапкыр арткан. Татарларның саны күбрәк тә үскән. 1913 ел буенча татарлар саны юк. Ә менә 1912 ел буенча санаган идем, мөселман статистикасын файдаланып, Россиядә 3 миллион 254 мең татар булган. 1926 елгы мәгълүмат та бар: 3 миллион 364,4 мең. Ягъни татарлар саны бик аз үскән шушы еллар арасында, әгәр нормаль үсеш булса алай гына булырга тиеш түгел иде. Шул сугыш- ачлык казалары инде. Ләкин шуңа да карамастан, 20нче елларда татарларда семьялар зур булган әле, урта гаиләдә 4-5 бала үскән. Бала табуны чикләп булмаган. Үлем күп булгач, 10-12 бала туган, шуның яртысы исән калган. Әмма демографлар арасында шундый күзәтүләр бар: татарлар арасында бала үлеме азрак булган. Урыслар һәм безнең күрше халыклар белән чагыштырганда бу. Моның төп сәбәбе татарларда санитар хәл яхшы булу диләр, аннан соң татар әниләре бәбиләрен озак имезгәннәр. Бу — 20нче елларда да шулай булган: татар хатыннарының бары биштән бере генә производствода эшләгән. Өйдә торгач, баланы карау да, имезү дә әйбәтрәк булган. Шуңа күрә бала үлеме дә азрак булган. Бу хәл татар демографиясенә уңай йогынты ясаган.
1989 елгы халыкны исәпкә алу буенча Советлар Союзындагы татарларның саны 7 миллионга җитә язды — 6 миллион 920,5. Бу — яхшы күрсәткеч инде. Әмма менә соңгы елларда тискәре күренешләр дә күзгә чалына башлады. 2002 елгы исәпкә алу вакытында Россия Федерациясендәге татарларның саны 5 миллион 550 мең иде. 2010 елны исә 5 миллион 310 мең калды. Үлем дә зур һәм балалар саны да кимеде. Ьәм, беләсез инде, Башкортстанда татарларның бер өлешен башкорт дип яздылар. 200 меңләп татар һаман да «башкорт» исәбе эчендә йөри әле. Алга таба халыкның үсү мәсьәләсендә төрле прогнозлар бар. Әйтик, Рәсәйдә халыкара оешмалар, Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан эшләнгән прогнозлар буенча 2030 елга Россия халкы 135 миллионга, ә 2050гә — 116 миллионга калачак. Ягъни, хәзерге белән чагыштырганда (2010 елгы халык санын алу буенча Россия халкы 143 миллион чамасы иде), нык кына кими. Әмма пессимистик прогноз да бар: Россия халкы 2050 елны 80 миллион гына калырга да мөмкин. Татарлар буенча бердәнбер прогнозны без ясаган идек: 2025 елга татарлар саны 5 миллионнан аз гына артык булачак. Без исәпләгән вакытта 2002 елгы мәгълүматларга һәм аннан алдагыларына таянган идек. Хәзер менә, 2010 елгы халык исәбе мәгълүматларына баксаң, бәлкем, безнең исәпләү оптимистиграк та булгандыр әле дип тә уйлыйм мин хәзер. Беренче чиратта шушы ике фактор буенча: балалар туу аз булу һәм үлүчеләр саны күп булу.
Халыкның уртача яше турында Рәсәй буенча хәзерге күрсәткечләр: ирләр — 59 яшь чамасы, хатын-кызлар — 72дән артыграк. Уртача күрсәткеч — 65,5 яшь. Америкада
124
ирләрнең уртача яше — 72,2, хатын-кызларныкы — 79,2. Ягъни без нык калышабыз. Татарларның хәле Россия күрсәткеченә якын дип уйлыйм мин. Бәлки, ирләрнең яше бераз гына зуррактыр. Халыкара оешмалар, демография белән шөгыльләнүчеләрнең шундый бәяләре бар: кайсы илдә халык саны алдагы дистә елларда күбрәк булса, шул илләрнең икътисади (экономик) потенциалы да югарырак була. Чөнки хәзер технологияләр бик тиз үзгәрә, шуңа күрә халык саны зур булган илләрнең икътисади мөмкинлекләре дә зуррак булачак. Ягъни Кытайның һәм Ьиндстанның икътисади мөмкинлекләре зур булачак. Бу күзлектән караганда, ни кызганыч, Россиянең перспективалары зур түгел. Шуңа күрә ул киләчәктә Кытай, Ииндстан һәм Урта Азия арасында кысылып калган бер ил генә дә булырга мөмкин. Европаны да әйтсәк була тагы. Анда бала туу бик аз. Теге төп Европа саналган илләр халкы кимиячәк. Әмма анда, беләсез инде, эмигрантлар күп, шуңа күрә халык саны тулаем сакланып калыр. Әмма алдагы дистә елларда Европа әллә ни әһәмиятле төбәк булмаска да мөмкин. Шушы күзлектән караганда, билгеле, татарның саны аз булу безнең мөмкинлекләрне нык чикли. Ул яктан без хәзер төрки кардәшләребездән дә нык калышабыз. Мәсәлән, 20нче йөз башында үзбәкләрнең һәм казакъларның саны безнекеннән әллә ни аерылмаган. Хәзер исә алар безне инде нык кына узып киттеләр. Фаразлар буенча 2050 елда без, бәлки, 5 миллион чамасы гына калырбыз, ә инде казакъларның саны 25, ә бәлки, 30 миллион булыр, үзбәкләр исә 45-50 миллионга җитәчәк. Безнең өчен бердәнбер үсү мөмкинлегебез хәзер — сыйфат ягын кайгырту. Менә яһүдләрнең (еврейларның) да балалары аз туа. Яһүд һәрбер баласын, кулыннан тотып, 5 яшеннән үк 3-4 төрле мәктәпкә йөртә башлый — музыка, тел өйрәнү һ.б. Менә безгә дә шундый юл гына кала. Сыйфатлы милләт булырга уйласак, үзебезнең аз санлы балаларны шәп кенә тәрбияләп, гаиләне яхшыртып, шул юл белән бара алабыз. Билгеле, кайбер экзотик мәсьәләләр турында да сөйләшә алабыз. Мәсәлән, күп хатынлылык турында. Әмма татарда андый традиция бик юк. XVIII гасырда, мәсәлән, Казанда берничә хатынлы татарлар нибары бер процент тәшкил иткән. Авыл җирлегендәген дә караганым бар — XVIII-XIX гасырларда күп хатын гадәттә муллаларда һәм бераз байларда булган. Байларның да күбесе бер хатын белән яшәгән. Шуңа күрә, алга таба исламны кире кайтарсак та — ислам дүрт хатын алырга рөхсәт итә — бу яктан әлләни перспектива күренми. Хәлбуки, Жириновский әйтә инде ул, күп хатынлылык кирәк, дип, урысларны кайгыртып әйтә, әлбәттә, ләкин православиедә мондый нәрсә каралмаган. Ә менә Төньяк Кавказдагы мәгълүматлар буенча анда күп хатынлылык таралган, бигрәк тә Чечняда һәм Ингушетиядә. Иәм моның чыннан да нәтиҗәсе бардыр. Чеченнар һәм ингушларның саннары тиз үсә.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Халык саны буенча белгеч түгелмен, бары шуны гына әйтә алам. Татарларның милли ризыгында ит һәм сөт ашамлыклары зур урын алып тору һәм хәмер эчмәү сәбәпле, алар урыска караганда сәламәтрәк халык булган. Моны 2нче Дөнья сугышында нимесләрнең әсирләр лагерьларында төрле милләт кешеләренә язылган медик тасвирламалары да күрсәтә. Мәсәлән, медиклар татар һәм башкорт әсирләренең башкалар белән чагыштырганда сәламәтрәк һәм ныграк булуына игътибар иткәннәр. Мондый өстенлекне табиблар аларның яхшы туклануы һәм сәламәт тормыш рәвеше белән аңлатканнар. Сугыштан соң татарның туклануында бер уңай һәм бер тискәре күренеш пәйда булды. Уңае — ул, урыска ияреп, үз бакчасында яшелчә һәм җимеш үстерә башлады һәм шуның белән ризыгын төрлеләндерде инде. Яманы —татар ирләренең фронтта йөз грамм «наркомовский аракыны» эчәргә күнегеп, аннары сугыш беткәч тә, бөтен халыкны эчәргә өйрәтүе.
И.ИБРАЬИМОВ:
— Сез ясаган йомгак Равил Фәйзуллинның: Тәкъдир шундый — дөньяда башка халыкларга караганда безгә ун тапкыр тырышыбрак эшләргә, ун тапкыр күбрәк иҗ.тинад итәргә, ун тапкыр бердәмрәк булырга, ун тапкыр яшәү сыйфатын яхшыртырга кирәк дигән сүзләренә туры килә икән.
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
125
Татар халкы укый-яза белүче иң алдынгы милләтләрдән саналган. Милли мәгариф
стандартлары төшенчәсе йөз ел элек бар идеме? Хәзер бармы? Җәдитчелек узган гасыр
күренеше генә идеме, әллә, яңарәвешләр алып, ул әле дә дәвам итәме? Чит илләрдә уку
элек тә булган. Сорбонналар, Гарвардларда укыганнар. Милләттәшләр бүген дә чит
илләрдә укыйлар. Алар безнең милли мәгарифне үстерүгә ни дәрәҗәдә бәйле булачаклар?
М.ГАБДУЛЛИН:
Милли мәгариф турыңда әйткәндә, хәзерге терминологияне сак кына кулланырга
кирәк. Әлбәттә, ХХ гасыр башында ниндидер рәсми гомуми стандарт булмаган. Әлбәттә,
омтылыш булган: берничә тапкыр алар «Правила образования восточных инородцев»
кебек документлар кабул итеп караганнар. Аларның берсе — нәкъ менә 1913 елда кабул
ителгән кагыйдәләр. Әмма алар, рәсми булсалар да, ниндидер бердәнбер ысул, бердәнбер
кагыйдә булып калмаган. Алар дәүләтнең таләбен, ягъни дәүләт татар милли мәгарифенең
нинди булуын теләр иде — шуны гына күрсәтә. Ә инде татарларның үз карашы турында
әйткәндә, анда да ниндидер бердәмлек булмаган, чөнки ул вакытта татарларның бернинди
Мәгариф министрлыгы да була алмаган. Роно, инспекторлар, ниндидер рәсми оешмалар...
Әмма, мәгариф системасы булган, чын мәгънәдә милли система...
И.ИБРАҺИМОВ:
— Ул бердәм системаны милли стандарт дип атарга ярыймы?
М.ГАБДУЛЛИН:
— Алай бик стандарт дип әйтмәс идем, чөнки ул табигый үскән, үз кагыйдәләренә,
үз кануннарына нигезләнеп — үзлектән үскән табигый система һәм ул шактый чуар
булган. Мәсәлән, бер яктан традицион ислам кануннарына, ислам җәмгыятенә
нигезләнгән безнең мөселман белем бирү системасы, мәдрәсәләр һәм мәктәпләр. Әлбәттә
инде, мәдрәсәләр соңыннан кадим һәм җәдит мәдрәсәләренә бүленгән. Бу — бер юнәлеш.
Икенче юнәлеш инде дәүләт һәм берникадәр земство карамагында булган урыс һәм татар
мәктәпләре. Өченче юнәлеш — миссионерлык мәктәпләре һ.б., һ.б. Алар инде христиан
дине әгъзалары карамагында булган һәм аларның турыдан-туры максатлары — христиан
динен тарату. Бу мәктәпләрнең йогынтысы керәшеннәр арасында бик көчле булган. Шуңа
күрә менә бу бик чуар система ниндидер бердәм кануннарга нигезләнмәгән. Әлбәттә,
дәүләт аны ниндидер бердәм системага салырга тырышкан, кагыйдәләр дә кабул иткән,
әмма, гомумән әйткәндә, татар мәгариф системасы үз үзенчәлеген, үз мөстәкыйльлеген
саклап кала алган, чөнки аның матди нигезе булган. Бездә мәктәп-мәдрәсәләр эшенә
дәүләт әлләни кысыла алмаган, чөнки акча күбесенчә байлардан, меценатлардан, тулаем
татар җәмгыятеннән килгән. Фәнни яктан, методик яктан да бу система мөстәкыйль
булган. Татар галимнәре үзләре программалар язып, үзләре дәреслекләр язып, үзләре үк
аларны тараткан да. Мәсәлән, XVII гасыр башында без шундый дәрәҗәгә җитәбез ки,
татар мөгаллимнәре үз араларыннан берәр абруйлы мөгаллимне сайлап, аны инспектор
рәвешендә төрле мәктәпләргә җибәреп, ул мәктәпләрне өйрәнеп, аларга бәя биргәннәр.
Ниндидер рәсми инспекция түгел бу, әлбәттә, бары тик үзеңнең коллегаңа, хезмәттәшеңә
чын мәгънәсендә бәя бирү. Әйтәләр бит инде, «по гамбургскому счету» дип. Ниндидер
исемнәр, мактаулы бүләкләр тарату түгел, бары тик бу мәктәптә эш ничек куелган, аны
ничек яхшыртып була һ.б., һ.б. Һәм шулай ук инде үзлектән татар мәгърифәтчеләре
тырышып карадылар мөгаллимнәренең белемен күтәрә торган системаны торгызырга,
беләсездер инде, атаклы Буби мәдрәсәсендә шундый курслар оештырып карадылар. Әмма
дәүләт бу мәдрәсәне бик тиз генә япты һәм ул үсә алмады. Асылда татар мәгариф
системасы ул мөстәкыйль, үз-үзен оештыра һәм үстерә торган система булган. Бернинди
күзәтеп тора торган башлыгы булмаган, бары тик татар җәмгыятенең ихтыяҗларына,
таләпләренә җавап бирә торган система булган. Инде тарих үзгәреп, җәмгыять үзгәреп,
аңа таләпләр туа икән, бу мәгариф системасы да шул яңа таләпләргә туры килә торган
реформалар, мөмкинлекләр хасил иткән.
Д.ИСХАКОВ:
— Марат әфәнде, минемчә, әгәр дә шушы халыкның дәүләте булмаса андый стандарт
булмый чынлыкта.
126
М.ГАБДУЛЛИН:
— Әлбәттә, әлбәттә. Ә инде җәдитчелеккә килгәндә... Мәсәлән, Европада
мәгърифәтчеләр мәгариф чоры дип әйтәләр — Вольтерлар, Руссолар чорын, ә безнең өчен
шундый бренд, марка ул — җәдитчелек.
И.ИБРАЬИМОВ:
— Бүгендәме?
М.ГАБДУЛЛИН:
— Әлбәттә, әлбәттә, ул бүген дә саклана, абруе, дәрәҗәсе бик югары. Әгәр дә без
чынбарлыкка баксак, чын вәзгыятьне аңласак, ниндидер бердәнбер партия кебек юнәлеш
булмаган. Әлбәттә, күпләр үзләрен «без җәдитче» дип әйткәннәр һәм без аларны җәдитче
булган дип туплыйбыз ниндидер бер төркемгә. Ләкин алар бит ниндидер уртак фикерләр
нигезендә хезмәттәшлек иткән, фикердәшләр булган кешеләр. Шул җәдитчелек хәрәкәте
эчендә төрле кешеләр бар. Алар эшчәнлекнең ниндидер өлешендә фикердәшләр
булганнар, әмма башка принциплар буенча капма- каршы фикердә торганнар. Берәүләр
татар телен укытырга кирәк, дигән, икенче берәүләр, юк, кирәкми, аны бала гаиләдә
өйрәнә, дигән. Кемнәрдер, дөньяви фәннәр күбрәк булырга тиеш, дигән, әмма безгә бары
тик арифметика, алгебра, бухгалтерия генә кирәк, диючеләр дә булган. Приказчиклар
әзерләсәк җитә, янәсе. Кемдер әйтә: юк, безгә, киресенчә, яңа фәннәр — методика,
психология ишеләрне үстерергә кирәк. Ьәм шулай ук җәдитчелек хәрәкәтендә ниндидер
үзәк орган булмаган. Әлбәттә, башкаларны туплаган бөек шәхесләр булган. Шул ук
Исмәгыйль Гаспринский. Аның «Тәрҗеман» газетасы бик абруйлы булган, үзенә күрә бер
үзәк кебек инде. Әмма ул барыбер дискуссия мәйданы гына булган. Шуңа күрә
җәдитчелекнең тарихи әһәмиятен бәяләгәндә ул заман кешеләренә без хәзерге
карашларны такмаска тиеш. Без аларга шул заман вәзгыяте күзлегеннән карарга тиеш.
Шуңа күрә инде, бөтен җәдитчеләрне булмаса да, берләштерә торган бер сыйфат — татар
халкын, татар милләтен артта калган, урта гасыр кагыйдәләренә таянып яши торган түгел,
ә бәлки заман таләпләренә җавап бирә торган, Россия һәм дөнья халыклары арасында
мөстәкыйль һәм дәрәҗәле халык дип күрергә теләү. Ьәм моның юлын алар заман
таләпләренә җавап бирә торган мәгариф системасы аша табып була дигән фикердә
торганнар. Бу ниндидер гомуми төшенчә, әлбәттә, бу — бәхәсле мәсьәлә. Әгәр дә без инде
бөтен җәдитчеләрне бер гомуми төшенчә белән генә берләштерергә теләсәк, менә бу
аларның бөтен фикерләрендә яткан бер уртаклык дип уйлыйм.
Д.ИСХАКОВ:
— Җәдитчелекнең эш нәтиҗәләренә килгәндә, беренче чиратта без татар
мәгарифенең эш нәтиҗәсен дә карарга тиешбез. Менә мин статистика белән
шөгыльләнүче кеше буларак әйтә алам: ХХ йөз башында татар ирләренең өчтән ике өлеше
грамоталы (сәвадлы) булган — ул вакыт өчен зур күрсәткеч. Хатын-кызлар арасында
мондыйлар өлеше күпкә кимрәк булган. Урта Идел буенда татар хатын- кызларының
укый-яза белгән өлеше урыс һәм башка милләт хатын-кызларына караганда күбрәк
булган. Бу — бик әһәмиятле нәрсә. Без уйлыйбыз менә, ни өчен егерменче елларда төрле
коммунист чиновникларның хатыннары татар хатыннары булган дип. Белем булган чөнки
аларда. Менә бу — эшләгән эшнең нәтиҗәсе. Инде менә Советлар Союзы вакытында
модернизациягә кергән вакытта татарларда беренче дәрәҗәдәге укый-яза белү — белем
дәрәҗәсе җитәрлек булган.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Мин моның белән килешәм. Ьәм нәкъ шуннан башларга теләгән идем. Менә бу
җәдитчелек хәрәкәтенең йогынтысы һәм аның мирасы шулкадәр зур ки, без аны хәзер дә
кулланабыз.
Әгәр дә бу мәгърифәтчеләрнең һәм җәдитчеләрнең мирасы булмаса, фин-угыр
халыклары кебек әле һаман да 10-11 еллык милли мәктәпне торгыза алмас идек. Бу безгә
бик яхшы фундамент булды, һәм шул фундаментка таянып, без бу егерме ел эчендә бик
тиз үсә алдык.
Д.ИСХАКОВ:
— Бер мисал гына китерәм. Безнең бөтен тарих дәреслекләренең концепциясе
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
127
Мәрҗанидә бар инде. Шуннан ерак китмәдек без, шул ук кысада эшлибез.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Ьәм, кызганычка каршы, без әле дә — безнең хәзер министрлыклар бар, Фәннәр
академиясе бар — һаман да әле җәдитчеләребез менгән үрләрдән артык күтәрелә алмадык.
Әмма бүген безнең вәзгыять бөтенләй башка. Әйткәнемчә, ХХ гасыр башында татар
системасы күбесенчә мөстәкыйль үскән — үз кануннары буенча, үз теләкләре буенча.
Татар җәмгыятенә ничек кирәк булган — шулай үскән. Бүген без бары тик Россия
кысаларында, бүген бердәм мәгариф тирәлеге — «единое образовательное пространство»
дигән нәрсә бар, һәм бүгенге кануннар буенча мөстәкыйль мәгариф системасы Россия
эчендә рөхсәт ителмәгән һәм каралмаган. Ул мөмкин дә түгел. Бер яктан рәсми кануннар
буенча бу бердәм киңлекне без җимерә алмыйбыз, икенче яктан, моның матди нигезе юк.
Бүген безнең Рәмиевләр кебек, Хөсәеновлар кебек меценатларыбыз күренми.
И.ИБРАЬИМОВ:
— Сүзегезне бүлеп түгел, аңларга теләп сорыйм: җәдитчелек бит миллилекне
инкарь итмәгән. 2013 елда гына да матбугатта 400ләп татар шагыйренең әсәрләре
басыла. Бүгенге мәктәпләребездә милли укыту стандарты булмаса, без киләчәктә
дүртәр йөз шагыйрьне күрә алырбызмы?
М.ГАБДУЛЛИН:
— Кызганычка каршы, бүгенге вәзгыятьтә Россиядә без үзебезнең милли стандартны
тудыра алмыйбыз. Без язып карадык. Берничә галим — Рашат Әмирхан, башкалар милли
университет концепциясен язып карадык. Милли мәгариф доктринасын, концепцияләрен
язып карадык. Әмма алар бары тик безнең милли хыял, теләк кенә булып калды, чөнки,
телибезме-юкмы, без бүген бары тик Россия кануннарына нигезләнеп кенә эш итә алабыз.
И.ИБРАЬИМОВ:
— Ул кануннарга каршы килмичә генә, йөз ел элгәре кебек үзебезнең милли мәгарифне
булдырып булмыймыни?
Д.ИСХАКОВ:
— Гафу итегез, безгә мәсьәләгә киңрәк карарга кирәк. Шушы мәсьәләне тикшереп
карасаң, революциягә кадәрге Россиядә демократия бүгенгегә караганда күбрәк булган.
Әмма эш бит шуңа барып тоташа. Кызганычка каршы, без булган мөмкинлекләрне дә
файдаланмыйбыз. Бүген Марат әфәнде белән сөйләштек, кичә дә сөйләшкән идек. Милли
тарихны укыту буенча безнең бөтен дәреслекләр дә бар. Татарстан эчендә моны эшләп
була әле. Хәлбуки, кысылды анда вәзгыять — сәгатьләр җитми, диләр инде. Татарстаннан
читтә исә укытып булмый, чөнки бүтән төрле программа. Әмма Россия стандартларында
төбәк тарихын укыту каралган. Төбәк тарихын укытканда беренче чиратта әйтәчәкләр:
сезнең менә бармы, мәсәлән, Төмән өлкәсендәге татарларның тарихы? Юк безнең андый
тарих. Бу яктан без үзебез әзер түгел. Менә шушы яңа вәзгыятькә җайлашып кереп китәргә
кирәк безгә. Ә бит Төмән өлкәсе татарларының тарихын укытканда да шуның эчендә
бөтен милли тарихны биреп була.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Әлбәттә, әлеге Россия мәгариф стандартлары кысалары эчендә дә эш итеп була.
Әмма без менә бу хәзерге вәзгыятьтә җәдитчеләр тәҗрибәсен дә өйрәнергә тиешбез. Ул
вакытта бит Казан гына үзәк булып тормаган. Троицк, Оренбург, Төмән... — татарлар
яшәгән һәрбер төбәкнең мәгърифәтчеләре булган, китапханәләре булган, үз наширләре-
нәшриятлары булган һәм алар китаплар, гәзитләр, журналлар чыгарып ятканнар. Ул
вакытта ук безнең ниндидер үзәкләштерелгән система булмаса да,
128
мәгарифебез бөтен төбәкләргә таралган, шул төбәкнең вәзгыятен аңлап-белеп хәл
иткәннәр һәм шул ук вакытта аларны берләштерә торган уртак фикерләр дә булган. Шуңа
күрә без бүген Россия кануннарын әйбәт кенә өйрәнергә тиешбез. Кызганычка каршы, без
бүген дәүләт биргән мөмкинлекләрне белеп бетермибез. Мәсәлән, ата-аналарга яңа
мәгариф кануны буенча һәм Конституция буенча бик зур мөмкинлекләр бирелә. Әмма без
аларны файдаланмыйбыз.
Д.ИСХАКОВ:
— Чөнки мәктәп сайлый.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Әйе. Бүген региональ компонент, төбәк компоненты бетте. Бу — тискәре күренеш.
Әмма мәктәп компоненты артты. Һәм ата-аналарның хокуклары артты. Әгәр дә ата-аналар
әйтсә, безнең балаларга татар теле кирәк, әдәбияты кирәк, татар тарихы, мәдәнияте кирәк,
дисә, мәктәп, һичшиксез, бу ата-аналарның теләкләрен кире кага алмый, чөнки закон
буенча бары тик ата-аналар гына үз балаларына нинди телдә белем бирү, кайсы фәннәрне
укытуны сайлау хокукына ия. Алар хәл итә моны. Мәктәп бүгенге көндә бары тик хезмәт
күрсәтә. Шуңа күрә без бүген үзебезнең җәмгыятьне, үзебезнең ата-аналарны тәрбияләргә
тиешбез, аларга хокукларын, бурычларын аңлатырга тиешбез. Баланы бирдем дә шуның
белән минем вазифалар бетте дип уйларга тиеш түгел һичкем.
Д.ИСХАКОВ:
— Тагын бер нәрсә өстик. Төрек дуслар белән очрашканда алар болай дип әйтәләр:
Төркиядә 15-20 шәхси университет бар. Россия эчендә өч яһүд университеты эшли. Һәм
белегез: һәр зур шәһәрдә яһүд мәктәпләре бар. Димәк, менә бу милләт үзенең мәгариф
системасын корган булып чыга. Димәк, бу мәсьәлә буенча татар милләте әле җитлекмәгән.
Юкса революциягә кадәр безнекеләр алдынгы урында торган.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Без һаман да әле дәүләттән көтеп, кемдер килеп безгә мәктәп ачар, нәрсәдер тамар
дип совет идеологиясе кысаларында яши бирәбез.
А.ЮЗЕЕВ:
— Җәдитчеләр мәгърифәттә бик олы эшләр башкарганнар, әйе. Ләкин алар шул ук
вакытта сәясәтчеләр дә булганнар бит әле. Һәм тагы кем генә булмаганнар. Менә шундый
киң хәрәкәткә ия татарлар.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Йомгаклап шуны әйтик: XIX йөз ахырында рус дәүләте дә, татар мәгърифәтчеләре
дә татар халкына белемне, мәгарифне таратырга тырышканнар. Әмма максатлар ике төрле
булган. Татарлар, мәгариф системасын үстереп, татар халкын үстерергә омтылса, рус
дәүләте мәгариф системасын бары тик инструмент буларак кына күргән. Татарларны
мәгариф системасы аша рус мәдәниятенә, рус дәүләтенә якынайту һәм аларны яхшы
гражданнар иттереп, бердәмлекне ныгыту булган максат. Һәм татар теле монда укыту теле
буларак бары тик башлангыч, беренче адымда гына каралган. Чөнки рус теле ул чакта чын
мәгънәсендә чит тел булган, татарлар бит рус телен белмәгәннәр. Шуңа күрә Ильминский
системасын алып, татар телен файдаланып, әкрен-әкрен шул хәрефләр таный башлап, рус
телен өйрәнеп, аннары инде тулысынча рус теленә күчеп, рус мәгариф системасына кереп
китүне максат иткән Россия дәүләте. Бүген дә шул ук системага әйләнеп кайттык.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Мәскәүнең бөтен сәясәте , аның бөтен кануннары милли мәгарифне юкка чыгаруга
юнәлтелгән. Мисал итеп шул ук Бердәм дәүләт имтиханын гына алыйк. Аны русча гына
бирү рөхсәт ителүе генә дә татар мәгарифен җимерергә җитәрлек бер чарадыр.
Татар халкы һәм аның Татарстанның иҗтимагый оешмаларындагы һәм парламенттагы
милләтпәрвәр вәкилләре исә мондый сәясәткә каршы иделәр. Алар татарның балалар
бакчасыннан башлап милли университетка кадәр үз милли мөстәкыйль мәгариф
системасын булдыру ягында иделәр. Йөз ел элек мәгарифебез мөстәкыйль иде һәм аның
финанс нигезен татар байлары тәэмин итте.
Җәдитчелек ул конкрет тарихи күренеш иде. Бу күренешнең яшәүчәнлеге ике нәрсәгә
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
129
таяна иде. Беренчесе — ул заманда милләтебез мәхәлләләрдә һәм бистәләрдә укмашып,
саф татар моһитендә яшәгән. Икенчесе — мондый яшәү системасын тәэмин итүче урта
сыйныф, ягъни байлар, мөгаллимнәр һәм муллалар иде. Хәзерге җәмгыятебездә боларның
берсе дә юк, шуңа күрә заманча җәдитчелек тә юк.
Чит илдә, мәсәлән, Төркиядә укып кайткан яшьләребез берничек тә милли мәгарифне
үстерүгә тәэсир итә алмый. Бу тәэсирне булдыру өчен Татарстан җитәкчелегенең бу
өлкәдә максатчан стратегик сәясәте булырга тиеш, ә ул юк. Яшьләребез читтән кайткач,
аларны лаеклы эш белән тәэмин итү планнарыбыз булырга тиеш. Ләкин акчаны менә
шундый изге максатларга бирү урынына, миллионлаган долларны чит ил
футболчыларына бирәбез.
Әлбәттә, татар җәмгыятенә бәяләмәләрне ул чор матбугатында да, төрле әсәрләрдә дә
табып була. Мәсәлән, «милләт» һәм «милләтчелек» төшенчәләренең мәгънәсе нәрсәдә,
милләтнең асылы нидән гыйбарәт, милләт булу өчен җәмгыять, зыялылар нишләргә
тиешләр? кебек сораулар татарны йөз ел элек тә борчыган.
А.ЮЗЕЕВ:
Мин дә хәзерге Россия сәясәтендә мәгърифәт буенча берни дә үзгәрмәде дип беләм.
Татарлар табигать фәннәрен өйрәнмәскә тиеш дип ачыктан-ачык язалар әнә. Академиклар
«российская нация» — «россиялеләр милләте» турында сөйлиләр. «Ни нәрсә соң бу?» дип
сорагач, берсе болай дип ярып салды: «Тут все знают, что российское — это русское».
Башка милләтләр нишләргә тиеш икән соң? Этнология институты директоры Тишков
«Они должны ассимилироваться потихоньку», дип яза әнә. Ягъни йотылырга,
урыслашырга тиешбез. Һәм шундый сәясәт бара да.
Д.ИСХАКОВ:
— Берничә ел элек Екатеринбург шәһәренә барган идек, татар гимназиясе ачарга дип.
Шунда Свердлов өлкәсенең мәгариф министры килде безнең янга, сөйләшергә дип. Сорый
бездән: «А что, математику можно преподовать и по татарски?!» — ди. Бәхеткә каршы,
заманында мәдрәсәдә эшләнгән математика дәреслеге алып барган идек, күрсәттек.
Чиновниклар да надан шул инде, аларның элементар белемнәре дә юк.
И.ИБРАНИМОВ:
— Җәмәгать, әйдәгез, 1913 елгы статистика белән йөз елдан соң булганны
чагыштыруны дәвам иттерик. Йөз ел элек татар матбугатының да киң таралган чагы
булган. Дөрес, аларның күбесе озын гомерле түгел. Шул ук вакытта Төркиядә һәм бездә
дә таралган уртак газеталарыбыз да булган. Ул чорда матбугатта милли идея темасы
нинди чагылыш тапкан? Бу, әлбәттә, татарның үз дәүләтчелеге идеяседер, үз
мәдәниятен саклау, үстерү идеяседер, халыкның үзаңын тәрбияләү милли идеягә керә
торгандыр. Бүгенге көн милләтчеләре, безнең зыялыларыбыз милли идеяне ничек дип
аңлыйлар? Йөз ел аралыгында милли идея төшенчәсе нинди үзгәрешләр кичерде?
А.ЮЗЕЕВ:
— 1905 елгы беренче рус революциясеннән соң мөмкинлек чыгу белән татарлар
моннан беренчеләрдән булып файдаланган. Газета-журналлардагы чыгышларының
темасы милли мәсьәлә белән бәйле. Татарлар Россия империясендә үз урыннарын таба
алсын өчен ни эшләргә кирәк? Әйе, төрлерәк сәяси агымнар булган. Берәүләр урынны
күбрәк — исламга, икенчеләре татарлыкка биргән, әмма барыбер дә төп идея бәйсезлеккә
ирешү булган. Хәтта Галимҗан Ибраһимов белән Мулланур Вахитов кебек социалистлар
да шуңа омтылган, алар бары 1917 елда большевикларның шул хактагы вәгъдәләренә
ышанып алданганнар гына. Садри Максуди белән Йосыф Акчура кебекләр турында инде
әйтеп тә торасы юк.
Аннары Акчурадан бер кызык фикер таптым мин. Милләтчелек идеясе тарала
башлауның сәбәпләрен аңлатканда болай дип фикер йөртә ул. Тарихта, — ди, — ислам
нинди генә зур эволюция кичерсә дә, ул барыбер бәйсез шәхескә үз- үзен яклар өчен
бернинди дә хокук системасын булдыра алмаган. Шуңа күрә Көнбатыш Көнчыгышны
мәдәни йота башлаган. Бик кызык фикер. Чөнки чыннан да Көнбатыш, анда милләтчелек
формалашкач, демократия килә, гражданлык җәмгыяте. Индивидиумны, шәхесне яклар
130
өчен кеше хокуклары барлыкка килә. Менә шул демократияне яклап яшиләр европалылар.
Ислам дөньясында исә тәки килеп чыкмады бу механизм. Исламда нәрсә ул
коллективизм? Менә өммәт — ул коммунизмда шикелле. Бер толпа, бергә яшибез,
вәссәлам?!
М.ГАБДУЛЛИН:
— Әмма аның эчендә дә демократик орлыклар бар бит. Үсә генә алмады ул.
Д.ИСХАКОВ:
— Хикмәт анда түгел. Әгәр дә дин дәүләттән аерылмаса, демократия белән нисбәт
мәсьәләсе туа. Аңа игътибар итәргә кирәк шулай ук. Татарлар алар, башка милләтләрдән
аермалы буларак (исламлылар турында сүз бара), барыбер реформация чорын үткән. Менә
бу җәдитчелекнең мөһим бер кисәге — ислам реформасын башкарып чыгу. Менә шул
күзлектән караганда бүгенге мисырлылар әнә, ираклылар, иранлылар — алар бездән
шушы яктан артта. Алар бу этапны үтмәделәр дә, шуның өчен сугышып яталар. Бу яктан
без хәтта рустан да өстен торабыз, чөнки руста шулай ук православие дине реформация
үтмәде. Ни өчен Рәсәйдә капитализм үсешенең рәте юк? Шуңа күрә. Әгәр реформация юк
икән, динне дәүләттән аермыйлар икән, ул дәүләтнең үсеше нормаль булмый. Дин үзе
мөстәкыйль дәрәҗәдә калырга тиеш. Дәүләт ул — бер әйбер, җәмәгатьчелек — башка
әйбер. Шул вакытта гына чынлап торып алгарыш була. Ләкин моның авыр ягы да бар.
Ислам дине бит ул бөтен җәмгыятьне каплап алырга ярата. Структурасы шундый. Менә
ул яктан авыррак ислам дине белән демократия кору. Әмма, Төркия тәҗрибәсе
күрсәткәнчә, бу юлдан да барып була әле.
А.ЮЗЕЕВ:
— Мин бу фикер белән килешеп бетә алмыйм. Мисыр белән Иран заманында
беркадәр реформа үттеләр әле. Бөтенләй үтмәгән илләр — Согуд Гарәбстаны белән Гарәп
Әмирлекләре.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
Төрле шәхесләрнең милләтчелеккә мөнәсәбәте турындагы сүзне дәвам итик әле .
Йосыф Акчура милләтчелекнең тууын урта сыйныф формалашуы белән бәйләгән, аныңча
урта сыйныфның икътисади мәнфәгатьләре милләтнең һәм милли идеянең куәтле булуы
белән тыгыз бәйле була. Татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллин үзенең 1913 елда чыккан
«Милләтчелекнең кайбер әсаслары» әсәрендә, этносны милләт дәрәҗәсенә фәкать милли
культура гына күтәрә ала, дип яза. Татар галиме вә журналисты Җамал Вәлиди исә үзенең
«Милләт вә миллият» дигән әсәрендә татарда милләтчелекнең барлыкка килүен болай
аңлата: «Аңлашыла ки, бездә милли идея барлыкка килер өчен, иң элек гомуми бер уяныш
кирәк иде. Милли аңның тууы өчен элек гомуми бер аң хасил булырга тиеш иде. Менә
1885 һәм 1905 еллар арасында булган җәдитчелек агымы бездә шушы гомуми аңга хезмәт
итте». Ә милләтне ул, кан, дин, тел, гадәт һәм традиция кебек принципларның берлеге
нигезендә җыелган бер җәмгыять, дип билгели. Г.Гобәйдуллин әлеге әсәрендә, башта без,
татарлар, үзебезне «төрк будун» (халык) дип атадык, аннары — «мөселман милләт» дип,
тагын да соңрак — «милләт (nation, нация)» дип атый башладык, дип яза. Тарихчының
фикеренчә, 1913 елда татар җәмгыятендә «милләт» сүзенең 3 төрле аңлатмасы таралган
булган. Берәүләр ул сүз белән дөнья мөселман өммәтен атаганнар, икенчеләре милләт
итеп болгар яки татар халкын атаганнар, өченчеләре исә бөтендөнья төрки халыкларын
күздә тотканнар.
Нәтиҗәдә шуны әйтергә була. Югарыда искә алынган зыялыларның күпчелеге
татарны милләт итеп санаган. Ләкин аермалары да булган. Мәсәлән, Г.Исхакый,
Г.Ибраһимов һәм Җ.Вәлидиләр татарны «татар милләте» дип санаганнар. Й.Акчура исә
татарны бөтен Русия төрки милләтенең бер өлеше итеп күргән. С.Максуди үз халкын зур
төрек-татар милләтенең бер өлеше итеп санаган.
Д.ИСХАКОВ:
— Милли идеология турында сөйләшкәндә, аны күп яктан карарга кирәк. Безнең
революциягә кадәрге мәдәни кырда кинәт кенә пәйда була Сөембикә образы. Һади Атласи
белән Ризаэддин Фәхретдин махсус хезмәтләр яза, Фатих Әмирханның «Сөембикә» дигән
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
131
хикәясе басыла. Шушы мәсьәләне Германиядә эшләгән бер галим — Ноок, исеме Андерс,
күтәреп чыга. Аның фикере бик кызыклы: татарлар эшләргә тырышканнар Милли Ананы.
Бу бит — трагик фигура. Бу инде Казан ханлыгы шәхесе генә түгел, гомуммилли шәхес
килеп чыга. Үзе әле хатын-кыз, берләштерүче. Минем әйтергә теләгән фикер шул: милли
идеология ул төрле яклардан оешкан. Аның фәлсәфи ягы да булган, менә бу ягы да килеп
чыккан.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Йөз ел элек эшләгән шәхесләрнең һәм хәзерге зыялыларыбызның эшчәнлегендә
нинди уртаклыклар һәм аермалар бар, дигән сорауга җавап эзләгәндә Җ. Вәлиди
фикерләренә мөрәҗәгать итү файдалы булыр иде. Аның фикеренчә, безне алар (руслар)
изми, без бу хәлдә торсак (үсмичә, алга бармыйча), үзебез аның аяк астында калып
изелербез. Алар (руслар) — тулы көчкә килә торган поезд. Әлбәттә, без начар арбабыз
белән аның юлына кермәскә тиеш, керсәк, тапталуда үзебез гаепле булырбыз (моны мин
татар рус культурасын тулысынча кабатлап яши башласа, татар булудан туктаячак дип
аңлыйм). Аннары ул, без аңа тапталмыйк, киресенчә, утырып китәрлек куәт туплыйк, —
ди. — Безгә ике нәрсә кирәк: милли мәктәпкә, әдәбиятка, сәнгатькә таянган милли рух вә
Русия гражданлыгы.
Аннары ул, рәсми хакимият беркайчан да татарның милли теләкләрен исәпкә алмас,
моңа өметләнмик, дип нәтиҗә ясый. Аннары сүзен, Русиянең демократик даирәләре
татарга илнең бөтен халкының бер өлешенә караган кебек кенә, социаль яссылыкта гына
карыйлар, милли мәсьәләләр аларга мөһим түгел, дип дәвам итә.
Аның дин институтларына да өмете юк. Мөфтиятне реформалаштыру мөмкин түгел,
дип яза ул. Духовный Собраниене исә караңгы татар руханилыгының бюрократлык катыш
бер почмагы дип кенә саный. Хәзрәтләрнең чиновникларга әйләнеп баруын раслый. Ничек
бу сазлыктан чыгып була икән дип уйлана Җ. Вәлиди. Ул, безгә бу хәлдә бары бер генә
юл кала: рәсми дини идарәләрне, формальлекләрне бер якка куеп торып, дәүләт
кануннары мөмкинлек биргән кадәр милли, иҗтимагый, мәдәни хәрәкәтләр башлап,
үзебезгә алгарыш юлына басарга кирәк дип саный. Аның тәгаен тәкъдимнәре дә бар.
Мәсәлән, авылларда рус классларын һәм җәдитче мәктәпләрен күбәйтү, хәйрия
җәмгыятьләрен, алгарышлы ислам вә мәгариф нәшриятларын, җәмгыятьләрен арттыру,
мәдрәсәләргә яңа фәннәр кертү, әдәбиятны, матбугатны да күбрәк «халыкка хезмәт»
ноктасына төбәбрәк алып бару.
Йөз ел элек булган һәм бүгенге вәзгыятьләрдә һәм зыялылар эшчәнлекләрендә нинди
охшашлыклар һәм аермалар бар дигән сорауга җавап эзләгәндә, шуны әйтергә була.
Минемчә, элек тә, хәзер дә рус дәүләтенең һәм җәмгыятенең татарга карата мөнәсәбәте
һич үзгәрмәгән. Аларның нияте — безне ассимиляцияләү. Руханиларыбызның күпчелеге
элек тә надан һәм чиновник ролен үтәүче кешеләр иделәр, хәзер дә шул дәрәҗәдә. Элек
«халыкка бару» (хождение в народ), дәрт һәм күтәренкелек принципларына таянып,
зыялылар милләт өчен шактый эшләр башкардылар. Соңгы елларда да милли идеягә
бирелгән зыялылар Татар иҗтимагый үзәге кебек оешмалар аша милләтне уяттылар, изге
эшләр эшләделәр. Аерманы шунда күрәм: элек татар мәгарифе татар байлары җилкәсендә
иде, хәзер ул Татарстанның, ягъни дәүләтнең бюджетында эшли.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Байлар гына түгел. Ялгышмасам, Оренбургта приказчиклар җыелып, бер
белемлерәк егеткә, без сине үзебез акча туплап, мәдрәсәгә җибәрәбез, аннары, белемгә
тиенгәч, син безнең хокукларны якларсың, дип укырга җибәргәннәр.
Д.ИСХАКОВ:
— Күп урыннарда мәдрәсәләрне байлар тотмаган бит, халыктан да акча җыйганнар .
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Әйе, алай да булган. Тагын бер аерма шуннан гыйбарәт. Элек җәдитләр милләтне
алгарышка илтер өчен рус теленә, рус мәдәниятенә бик нык игътибар иткәннәр, хәтта
авылларда рус классларын да ачарга тырышканнар. Бу сәясәт йөз елдан соң безне,
ниһаять, алгарышка илтеп куйды. Ләкин без, татарлар, бу алгарыш артыннан чаба-чаба
арттырып җибәрдек бугай. Аның артыннан куа-куа үз асылыбызны — татарлыгыбызны,
132
үз телебезне югалта башладык. Безгә хәзер җәдитләр кебек авылларда рус класслары
оештыру турында түгел, ә татар классларын арттыру турында уйларга кирәк.
Д.ИСХАКОВ:
— Хикмәт шунда бит, ул ХХ йөз башларында, аннан соң да рус мәдәнияте югары
дәрәҗәдә булган. Бүгенге көндә рус мәдәнияте бик нык артта калды. Шуңа күрә, рус
мәдәнияте артыннан барсаң, син дөнья күләмендә төшеп каласың. Аннан соң бит
татарның белем дәрәҗәсе хәзер русныкыннан ким түгел, мәсәлән, Татарстан эчендә.
Руслар үзләре дә үзләренең бүгенге дәрәҗәсеннән риза түгелләр. Вәзгыять хәзер тамырдан
үзгә.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Татар халкының тоткан урыны хакындагы сорауга җавап итеп шуны әйтә алам.
Йөз ел элек төрки дөньяда татарлар иң зыялы, иң алдыңгы милләт булып саналган. Моны
хәтта төрекләр дә таный. Ләкин хәзерге заманда күп кенә төрки милләтләр үз бәйсез
дәүләтләрендә яши, шуңа күрә аларның безгә караганда үсү мөмкинлекләре күпкә зуррак,
һәм алар өчен без күп өлкәләрдә үрнәк була алмыйбыз инде. Ләкин шәхси һәм иҗтимагый
тормыш кимәлендә (аеруча ХХ гасырның 90нчы еллары дәвамында) татарлар һаман да
югары урыннарда торалар иде. Мәсәлән, алар беренче булып Төрки Халыклар
Ассамблеясен һәм Төрки Яшьләр Ассоциациясен оештырып җибәрделәр. Статистик
мәгълүматларга караганда, Төркиядә укыган бөтен төрки студентлар арасында иң яхшы
укучылар татар студентлары булып чыкты.
Милләтнең үсеш перспективалары җәһәтеннән шуны әйтәсем килә. Татарның
шәһәрләрдә укмашып яшәвен оештырмыйча торып, милләтебезне үстерүе бик авыр
булыр, бәлкем, мөмкин дә түгелдер. Территориаль сегрегациягә ихтыяҗ бар. Укучыларны
татар һәм рус мәктәпләренә җибәреп аерган күк район һәм микрорайоннарны да бүлергә
кирәк. Шунда гына татар теле һәм мохите туар, үзгә бер тормыш формалаша башлар.
Татар телен дәүләт теле иттереп гамәлгә кертү кебек революцион чаралар гына безне
коткарачак. Әгәр без тагын дистәләрчә еллар урыс белән кочаклашып утырып, аны
башыннан сыйпап, аның үз иреге белән татар телен өйрәнүен көтеп утырсак, без татар
теленә үз кулыбыз белән балта чабачакбыз. Бөтен башка толерантлык чаралары имитация
генә булып калыр.
Дини өлкәдә дә үзгәрешләр кертергә кирәк. Мәсәлән, динне фән һәм фәлсәфә белән
бутамаска. Фәндә — интеллект, логика, диндә исә йөрәк, тойгы, психика хөкем сөрә.
Диндә әхлакый тәрбиягә, социаль ярдәмләшүгә, рухи һәм физик сәламәтлеккә басым
ясарга кирәк, чөнки бу юнәлешләрдән халкыбыз алкоголь, наркотиклар, катнаш никахлар,
гаиләләрнең таркалуы кебек тискәре күренешләр белән көрәшүдә тәгаен файда ала.
Исламны миллиләштерүне мин нәрсәдә күрәм? Беренчедән, Коръәннең иң кирәкле
һәм реаль тормыш белән бәйле булган аятьләрен татарчага шигъри формада тәрҗемә итеп,
аларны мөнәҗәтләр сыман татар көйләренә укырга иде. Димәк, бездә Коръәннең
адаптацияләнгән бер татар варианты булырга тиеш. Моны эшләмәсәк, тиз арада муллалар
— гарәпчәгә һәм русчага, гади халык русчага күчәчәк инде. Хәзер үк Казандагы Россия
Ислам университетында бөтен укыту русча бара әнә.
Милләтчелек идеологиясенең һәм хәрәкәтенең икътисади һәм финанс нигезе исә
тарихта гел урта сыйныф булган. Шул сыйныф пәйда булгач кына, хәзерге зур
бюрократлар һәм олигархлар кулындагы хакимият шул сыйныф кулына күчәчәк. Әлегә
кадәр безнең вак һәм урта хәлле татар эшмәкәрләре аз санлы һәм сыйныф буларак һаман
формалашмаган. Мин милләтебезнең котылу чарасын урта сыйныфның милли зыялылар
белән берләшүендә күрәм.
Д.ИСХАКОВ:
— Конкрет сөйләшик. Менә Америка аерым программа кабул итте. Һәрбер илдән ун
мең студент җибәрделәр анда. Казакъстан да ун мең кешесен укыта — дәүләт хисабына
укып яталар. Мин Америкада булганда исә Медисон университетына биш хатын-кыз
килгән иде. Болар профессорлар барысы да. Бер елга дәүләт җибәргән
— инглиз телен өйрәнү өчен. Һәрберсе кечкенә баласын да алып килгән. Бер ел шунда
мәктәпкә биреп укыталар инде. Бездә андый программалар юк бит.
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
133
М.ГАБДУЛЛИН:
— Укыту гына түгел. Казакъстанда һәрбер район хакименең ярдәмчесе яки
урынбасары да шул программа аша узган. Димәк, укытып кына калмаганнар, һәркайсына
урын да биргәннәр.
Д.ИСХАКОВ:
— Моның нәтиҗәсе күренә. Казакъстанда телевидениедә эшләүчеләрнең барысы да
бит Америкада укып кайттылар. Назарбаевның кызы да шунда укыды. Шуңа күрә,
карасагыз казакъ телевидениесен, безнекенә караганда бер башка югары ул. Безнеке исә
— провинциаль телевидение.
И.ИБРАҺИМОВ:
— Тема шулхәтле зур. Мондый кимәлдәге сөйләшү була алырмы икән дип, йөз ел элек
татар милләтенә кагылышлы мәгълүматлар бар микән дип курыккан да идек хәтта.
Минем бүгенге сөйләшүне ике сорау белән йомгаклауга юнәлтәсем килә. Беренчесе. Сез
моны үзегез дә кузгаттыгыз: йөз ел эчендә Россиянең сәяси дәүләт төзелеше,
структурасы үзгәрде. Шушы дәүләт эчендәге субъектларның, төбәк җитәкчеләренең
исемнәрен үзгәртү ни дәрәҗәдә принципиаль икән? Татарстан республикасының
Президенты ул республика җитәкчесе генә түгел, бөтен дөньяга танылган татар иленең
җитәкчесе дә. «Татар Иле» дигән олы бер Ил бар бит әле. Анда дөньяның биш
кыйтгасына таралган татарлар керә. Безнең республикабызның җитәкчесе, президент
буламы ул, башкача аталамы, барыбер Татар Иленең җитәкчесе, башлыгы булды. Менә
шушы статусны югалтмаска иде! Ул исем үзгәрмичә калмас, әлбәттә. Ә менә ничек
бөтен татар иле башлыгы статусы алыр икән ул? Сез моңа ничек карыйсыз?
Д.ИСХАКОВ:
— Туксанынчы елларда безнең статусны үзгәртергә тырышып караулар ул барыбер
элекке Татарстан автономиясенә бәйле. Безнең артка чигенеп ясаган адымнар
— болар бит чынлыкта без кире якка киттек дигән сүз. Безнең күз алдында бит
Испаниядәге Каталония аерылып чыгып мөстәкыйль дәүләт төзү турында сүз алып бара.
Ә без бөтенләй артка китеп, хәзер губернага әйләнеп барабыз. Һәм шуның бер элементы
— республикаларның дәүләт билгеләрен җуйдырырга тырышу. Татар телен дәүләт теле
кимәлендә укыттырмау өчен нинди көрәш бара әнә. Моның өчен көрәшүчеләр —
Мәскәүдәге аерым кешеләр тарафыннан кулда тотылып эшләүчеләр. Мин аларның
барысын да беләм. Һәм кем артында кем торганын да беләм. Юкса Россия Конституция
судының карары да булды — республика эчендә татар телен тигез рәвештә укытырга
мөмкин дигән. Ләкин, шуңа да карамастан, көрәш бара. Менә шуңа күрә «президент»
исемен югалттырырга тырышуны системаның бер өлеше итеп күрергә кирәк. Әгәр дә
татар теле Татарстан эчендә дәүләт теле булмаса, әгәр дә аны русларга укыту мәҗбүри
булмаса, ул бөтенләй бетә чынлыкта. Без бик күп әйберләрне югалттык инде. Авыл
исемен алыштырганда да Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә тиешбез әнә — топонимнар да
кулдан югала дигән сүз. «Президент» исеме дә шуңа килеп тоташа хәзер. Шулай әкренләп
сүтелеп беткәч, «республика» дигән исеме калса да, эчке яктан ул губернага әйләнергә
мөмкин хәзер. Мин, мәсәлән, «президент» исемен саклап калырга мөмкинлек бар дип
саныйм. Чөнки ахыр чиктә моны барыбер безнең парламент хәл итә. Әгәр дә халык бердәй
фикердә булса, парламентарийлар да каршы тора алырлар иде дип уйлыйм. Аларны бит
халык сайлый. Әмма халык моның кирәклеген аңлый микән? Хикмәт бит исемдә генә
түгел, җисемдә дә. Хәтта исемне алмаштыру да мөмкин. Президент дигән исем —
конституция нормасы. Һәм бу конституция нормасы Россия Конституциясе белән
тәңгәлләштергәннән соң да калды. Без аны ни өчен югалтырга тиеш ди әле? Мин
Минтимер Шәймиевнең фикерен ишеттем. Ул каршы. Һичшиксез, бездә исем сакланып
калырга тиеш, диде, Конституция нормасы буларак. Дөрес, аннан соң хәзерге Татарстан
президенты үзе, миңа ничек тә ярый, дип әйтте. Әмма монда халыкның фикерен төрле
якка бору тиеш түгел. Индус Таһиров та телевидение аша бер чыгышында, Татарстан
президенты, Мәскәү тарафыннан китерелгән кеше булса да, Татарстан Конституциясенә
кулын куеп ант итте, диде бит...
134
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Без дөрес юнәлештә сөйләшмибез. Руста шундый бер мәкаль бар: «Снявши голову,
по шапке не плачут». Мин матбугатны күзәтеп барам. Россиядә хәзер шундый атмосфера,
рус халкының һәм дәүләт органнарының кәефе-хәле шундый ки, Россия хәзер зур тизлектә
унитар дәүләткә әйләнеп бара. Уйлавымча, берничә елдан Федерацияне, бәлки, юкка
чыгарып бетермәсәләр дә, республикаларны барыбер бетерәчәкләр. Безгә нишләргә соң?
Ике вариант бар дип уйлыйм. Иҗтимагый оешмалар җитәкчелегендә халык актив
күтәрелеп, каршы чаралар күрүне таләп итәчәк безнең җитәкчелектән. Ләкин менә безнең
түрәләрнең позициясе нинди булыр ул вакытта? Ике төрле икәне күренеп тора бит әнә.
Исемгә килсәк, хикмәт сүздә түгел бит, аның эчтәлегендә. Алмаштырырга мәҗбүр
булсалар, мин тәкъдим итәр идем «Башкын» дигән сүзне. Төркиядә бу «президент» дигән
сүз. Чөнки «башлык» башка кия торган әйбер дә ул. «Ил башы» да ике сүздән тора. Аны
килештә төрләндерү читен.
Д.ИСХАКОВ:
— Без бер әйберне уйлап бетермибез. Татарча исем куярга тырышканда да, Мәскәү
моны шома гына үткәреп җибәрмәячәк. Чөнки анда, Президент аппараты тирәсендә һәм
шуңа хезмәт итүчеләр арасында, татар телен бик яхшы белүче шәхесләр дә бар. Алар,
һичшиксез, аңлатып бирәчәкләр. «Әфәнделәр, сез болай итеп куйсагыз, болай булачак,
бик дөрес булмас», — диячәкләр. «Башкын» ул Төркиядә президентны белдерә,
диячәкләр. Башкортстанда «хаким» дигән сүз тикмәгә генә килеп чыкмады бит ул...
А.ЮЗЕЕВ:
— Әгәр «президент» дигән исемнән баш тартсак... Безнең суверенитеттан хәзер шул
исем генә калгандыр да инде, анысын да йолкып алмакчылар менә. Россияне федератив
дәүләт дибез икән, Татарстан дәүләт инде. Дәүләтнең исә президенты булырга тиеш.
«Президент» исеме белән дәүләт вәкаләтләрен дә бирәсең инде. Болар бар да хәзер
кәгазьдә генә үзе. Ләкин кәгазьдә булса да кала бирсеннәр әле. Бәлкем, күпмедер вакыттан
тиешле шартлар да туып куяр?
И.ИБРАЬИМОВ:
— Озак сөйләштек, сүзне йомгакласак та буладыр инде. 1913 елдан соң йөз ел үтеп
китте. һәркайсыгыз шушы йөз ел эчендә булган, Россия өчен яки безнең милләт өчен
әйбәт, позитив бер яки ике үзгәрешне әйтсен иде.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Позитив әйбер шул: хәзер безнең яшь буын татар теленнән хурланмый совет
чорындагы кебек. Ул вакытта бит безнең тел күп кенә яшьләргә авыл теле, артта калган
мәдәният теле булып тоела иде. Соңгы чирек гасырның казанышы шул: яшьләр
горурланып татарча сөйләшә. Без менә бу йөз елның баштагы һәм урта өлешендә җуйган
күп нәрсәләрне кире кайтара алдык. Әйтик, шул ук фәндә, мәгариф системасында.
Д.ИСХАКОВ:
— Гаяз Исхакый әйткән ике йөз еллык инкыйраз юлының яртысын үткәнбез инде.
Әмма без исән әле. Татар телен белүчеләр дә шактый әле. Шуңа күрә мин бөтен нәрсә дә
начар димәс идем. Казанышлар да бар. Егерменче йөздә бездә профессиональ фән
формалашты. Яхшымы, начармы, бездә Фәннәр академиясе бар, институтлар эшли.
Безнең буын китсә дә, ул институтлар сакланачак, алга таба үсү мөмкинлеге бар. Тагын
бер казаныш шул: минем белән килешмәскә мөмкиннәр, әмма шушы йөз ел дәверендә
татарның шәһәр катлавы оешты. 1917 елда шәһәрдә 5-6 процент кына яшәсә, хәзер
татарның 70 проценты чамасы шәһәрдә яши. Моның кимчелекле яклары да бар, әмма
алдагы перспективага караганда төп тормыш шәһәрдә булачак. Татарның шәһәр халкы
бар. Сыйфаты — башка мәсьәлә.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Мин тагын өстәп шуны да әйтим әле. 1913 елга караганда безнең хәзер татар
тормышының «тармагы киңәйде». Профессиональ җыр-бию, рәсем ясау, опера- балет
кебек сәнгать төрләре барлыкка килде. Хәзер безнең бюрократия бик көчле. Түрәләр,
идарә системасы барлыкка килде. Безнең 80 процент бюрократ — татарлар хәзер. 1913
«ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ»
135
елда мондый урыннарда урыслар утыра иде.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Россиянең берничә министрлыгында татар кешесе утыру да уңай күрсәткеч бит.
Россия империясендә мондый күренеш булмаган.
Р.МӨХӘММӘТДИНОВ:
— Бу тулаем уңай күренешнең тискәре ягы да бар. Менә бу киңәйгән, үскән система,
аның төрлелеге. Әмма ул элекке мөстәкыйльлеген җуйган һәм бераз тирәнлеген дә
югалткан. Чөнки большевиклар властька килү белән асылда шул рус большевик
калыбыннан ясалган культура инде күпчелек очракта. Калька, безнең мәгариф системасы
да татарчага тәрҗемә ителгән генә. Философия дигәне дә шул коммунистик философия
генә. Үз тарихыбызны үстерергә дә бирмәделәр безгә.
Д.ИСХАКОВ:
— Әбрар Кәримуллин 1913 елда татарларның чыккан китаплар саны буенча Россиядә
икенче урында торганлыгын язды. Тиражы буенча, урыслар һәм латышлардан кала,
өченче урында булганнар. Бу бит бик зур җиңү чынлыкта.
Р.ЮНЫС («Казан утлары»):
— Галим булмасам да, сүзгә кушылып шуны да өстим әле. 1968 елны Камал
театрында Татарстан Язучыларының VII съезды үтте. Шунда Рафаэль Мостафин чыгыш
ясады һәм, 1913 елда татар китаплары хәзергегә караганда күбрәк чыккан, дип әйтте.
Татарстанның Табиев кебек олы җитәкчеләре алдында бу. Шушы дөрес фактны әйткәне
өчен Рафаэль абыйны эшеннән алдылар. Ягъни «Казан утлары» редакторлыгыннан.
Д.ИСХАКОВ:
— Шулай, ул чакта китаплар күбрәк чыккан. Дөрес, күләм һәм сыйфат ягыннан
хәзергеләрдән калышалар инде.
Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә шул. Безгә бер әйбер турында нык кына уйларга кирәк.
1913 елда татарларның абсолют күпчелеге авылда яшәгән. Һәм һәрбер татарның милке
булган. Җир. Менә безнең шәһәр халкы формалашты. Ләкин шәһәрдә милек мәсьәләсе
бик катлаулы хәзер. Ул күзлектән караганда, бәлки, безнең старт позициясе капитализмда
яшәү өчен уңайрак булгандыр — бүгенге белән чагыштырган вакытта. Безнең монда
халыкның күпчелеге хәзер — милексез. Һәм аны туплау өчен, алга таба үсү өчен бик күп
вакыт кирәк булачак.
М.ГАБДУЛЛИН:
— Тагын бер нәрсә өстәп була. Татарлар яхшымы, начармы, интеграция процессын
узган. Бүген бу мөселманнар алдында торган бик зур проблема. Хәтта Төркиядә дә Европа
белән интеграцияләшү четерекле проблема. Һәм тагын — дөнья мәдәнияте белән
интеграцияләшү. Әмма монда башка проблема барлыкка килә. Бу интеграция барышында
үзенчәлегебезне, йөзебезне җуймабызмы? Хәзер без инде урыс теленнән курыкмыйбыз,
инглиз теленнән дә курыкмыйбыз, әмма татар теле сакланып калырмы менә бу интеграция
формасында?
И.ИБРАҺИМОВ:
— Безне борчыган һәм уйландырган нәрсәләр күп. Аларын киләсе әңгәмәләрдә
тикшерербез инде. Бусында шулай актив төстә катнашуыгыз өчен рәхмәт!
Әңгәмәне Илфак ИБРАҺИМОВ ҺӘМ
Рәфикъ ЮНЫС әзерләде.