Логотип Казан Утлары
Публицистика

Татар энциклопедиясе битләреннән

САБИР (чын исеме Мирза Алек- пер
оглы Таирзадә) (30.5.1862, хәзерге
Әзәрбайҗан Шәмәхе ш. — 1911, Баку ш.),
әзәрбайҗан сатирик шагыйре. 1874 елдан
мәгърифәтче, сатирик-шагыйрь
С.А.Ширвани (Әзәрбайҗанның Көньяк-
Көнчыгышы) тарафыннан ачылган яңа
типтагы (җәдиди) мәдрәсәдә укый. Ике
елдан соң атасы таләбе буенча укуны
ташларга мәҗбүр була. Үзләренең ки-
бетләрендә эшли. 1880 елларда хаҗ кылу
сәбәбен уйлап табып, Кавказ буйларына,
Гыйрак, Иран, Урта Азиягә сәяхәт кыла.
Атасы вафатыннан соң Шәмәхегә кайта.
1903-05 елларда әзәрб. газета-журналла-
рында хезмәттәшлек итә. Гомеренең соңгы
елларында Бакуда яши, укытучылык итә.
Фәкыйрьлектә вафат була. Әзәрб. реа-
листик әдәбиятында сатира мәктәбенә
нигез салучыларның берсе. Иҗатының
башлангыч этабында лирик шигырьләр,
элегияләр яза. Укучылар, шул исәптән
татар укучылары арасында популярлык
казанган «Молла Насретдин» (Баку) са-
тирик журналында даими автор сыйфа-
тында таныла. Сәнгати чараларның киң
спекторын кулланып, С. социаль типлар
галереясын (гади кешеләр, милләт мән-
фәгатьләрен санламаган, наданлык, рухи
торгынлык, саранлык, хыянәт ияләрен)
тудыра. С.ның «Шикаять» сатирасына
Г.Тукай «Мулланың зары» (1908) исемле
шигъри назыйрә яза. Г.Тукай шагыйрьне
дәвалау өчен акча җыюда катнаша. С.ның
дини характердагы аерым шигырьләре 20
гасыр башы татар матбугатында басылып
чыга. 1985 елда С. шигырьләре Ә.Исхак
тарафыннан татарчага тәрҗемә ителә.
Әдәб.: Шариф А. Жизнь и поэтическое
творчество Сабира (1862-1911). М., 1951;
Заманов А. Сабир вэ муасирлэри. Бакы,
1973.
САБИРҖАН АКЫН (чын исеме
Сабирҗан Мөхәммәд-Садыйк угылы)
(19.7.1878, Казан губернасы Олы Мәңгәр а.
— 1922 елдан соң), шагыйрь. Казакъ
телендә яза, татар лексикасын файдалана.
Яшүсмер елларында казакъ далаларына
китеп, тире иләү, тегү һөнәре б-н
шөгыльләнә, казакъ халкының телен, тра-
дицияләрен, фольклорын өйрәнә. Берничә
мәртәбә туган ягына сәяхәт кыла (соңгысы
1922 елда). Акыннар ярышында катнаша,
шагыйрь-импровизатор булып дан казана.
19 гасыр ахыры — 20 гасыр башы казакъ
халкы тормышы, аның көнкүреше, йо-
лалары, традицияләре чагылыш тапкан
«Жумбак казакъ телендә» (1903), «Кызның
үлеме» (1903), «Тирмә казакъныкы» (1903),
«Казакъның туй бәетләре» (1912) китаплар
авторы.
Әдәб.: Әхмәтҗанов М.И. Сабирҗан
акын // Казан утлары. 1992. №2.
М. И. Әхмәтҗанов.
САБИРОВ Ирек Нәгыйм улы
(14.4.1950, хәзерге Биектау р-ны Мәмдәл
ав. туа), хакимият-хуҗалык җитәкчесе,
шагыйрь, ТРның атказ. мәдәният хез-
мәткәре (2008). Татар һәм рус телләрендә
иҗат итә. Казан химия-технология ин- тын
тәмамлагач (1973), Чиләбе өлкәсенең
Еманжелинск шәһәрендә урнашкан
«Сигнал-полимер» з-дына эшкә җибәрелә.
Биредә ул гади мастердан, цех начальнигы,
баш инженер дәрәҗәсенә кадәр хезмәт юлы
уза. 1999 дан шәһәр башлыгы урынбасары.
Авторның «Аваз» (Чиләбе, 1999),
«Манзара» (2004), «Ләззәт ташкыны»
(2010), рус телендә «Люблю и верю»
(Челябинск, 1997), «Сезон клубники и
зарниц» (Еманжелинск, 1998), «Апрель»
(Еманжелинск, 2002), «Предчувствую
весну» (Еманжелинск, 2008) исемле ки-
таплары дөнья күрде. 1989 дан Еманже-
линск шәһәрендәге Татар һәм башкорт
мәдәнияты үзәге идарәсе рәисе. РФның 2
нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре
өчен» ордены белән бүләкләнгән.
САБИРОВ Рөстәм Рәис улы
(13.12.1951, Казан), язучы. Казан финанс-
икътисад ин-тын тәмамлый (1973). Казан
язу машиналар з-дында (1975-82),
«Радиоприбор» з-дында (1982-84),
Татарстан китап
Дәвамы. 2005 елның 4нче саныннан басылып килә.
157
нәшриятында (1984-92), ТР ЮСның
редакция-нәшрият бүлегендә баш белгеч
(1992 дән соң) булып эшли. Рус телендә яза.
«Фәрештә белән хушлашу» («Прощание с
ангелом», 1991), «Серле вакыйгалар. Очучы
Голландияле» («Странные истории.
Летучий Голландец», 1998), «Лабиринтның
ахыры» («Конец лабиринта», 2001),
«Качкын» («Беглец», 2007) хикәяләр һәм
повестьлар җыентыклары авторы. С.
әсәрләрендә фантазия б-н гротеск көндәлек
реалияләр белән үрелеп китә. Автор
борыңгы грек мифларына карата тарихи
фантазияләргә, ирекле трактовкаларга
мөрәҗәгать итә.
Әдәб.: Әдипләребез: Биобиблиографии
белешмәлек. К., 2009. Т.2.
САБИРОВ (Нәзыйров) Сафа Сабир
улы (19.8.1915, Казан губ. Лаеш өязе Иске
Йорт ав. — 29.3.2004, Казан), язучы,
ТАССРның атказ. мәдәният хезмәткәре
(1986). Балалар йортында тәрбияләнә. ФЗӨ
мәктәбендә укый, Казан елга техникумын
(1938) тәмамлый. 1947-54 елларда Идел
пароходчылыгының Казан бүлекчәсендә
диспетчер. 1954 тән «Социалистик
Татарстан» г-тасында күчмә хәбәрче. 1957-
75 тә Татарстан кит. нәшриятында: матур
әдәбият редакциясе мөдире, 1971 дән өлкән
мөхәррир. С.ның беренче хикәяләре 1945 тә
«Совет әдәбияты» ж-лында басылып
чыгалар. 1949 да нахимовчыларга
багышланган «Яшь диңгезчеләр» исемле
беренче повесте дөнья күрә. Ул «Дүрт елга
буйлап» (1951; рус теленә тәрҗемәдә «»По
четырем рекам», 1952), «Зур Идел туганда»
(1952), «Су өстендә акчарлак» (1966),
«Идел җилләре» (1975), «Җил тулсын
җилкәннәргә» (1981), «Идел йолдызлыгы»
(1996) исемле елга транспорты кешеләре
хезмәтен һәм тормышын яктырткан
повестьлар һәм хикәяләр җыентыклары
авторы. «Хатлар язам сагынып» (1982) һәм
«Хәвефле сәфәр» (1995) тарихи по-
вестьларының төп геройлары — үзләренең
романтик һөнәрләренә гашыйк яшь капи-
таннар. С.ның кайбер әсәрләре рус һәм
чуваш телләренә тәрҗемә ителгән. Бөек
Ватан сугышында катнашкан, медальләр
белән бүләкләнгән.
Әсәр.: Алтын балдаклы абыстай. К.,
2004.
Әд.: Әгъләм М. Үз заманы баласы //
Казан утлары. 2000. № 8; Кәримов К. Иске
Йорт аксакалы // Казан утлары.
2005. № 7.
Г. М. Габделхакова
САБИТОВ Габделхәй Вәли улы
(28.6.1931, Минзәлә р-ны Югары Тә-
кермән ав. — 29.10.1995, Казан, Минзәлә
шәһ. җирләнгән), язучы. 1949-56 елларда
Минзәлә р-ны урта мәктәпләрендә укы-
тучы. 1956-60 елларда А.М.Горький исем.
Әдәбият ин-тында (Мәскәү) укый. 196065
тә ТАССР МС ның радиотапшырулар һәм
телевидение ком-тында әдәби-дра- матик
тапшырулар мөхәррире, «Ялкын» ж-лының
әдәбият бүлеге мөдире. 1965 тән «Чаян» ж-
лында, 1968 дән аның җаваплы сәркәтибе.
1950 еллардан көндәлек матбугатта
әсәрләре басылып килә. «Туган җир
туфрагы» (1963), «Үлемсез Акыл- гали»
(1964), «Тармаклы яшен» (1981), «Урман
кызы» (1991), «Кайнар туфрак» (2001),
«Ярсулы яз» (2002) исемле хикәя
җыентыклары, «Кичерелмәс гөнаһ» (1959
да Минзәлә татар драма т-рында куела),
«Гарасат» (икенче исеме «Чулпан таңны
уята», 1973 тә шул ук театрда куела) пье-
салары авторы. С.ның әсәрләренә катлаулы
сюжет, үзенчәлекле характерлар хас, автор
геройларның күңел дөньясын нечкә
психологик алымнар белән ачып бирергә
сәләтле. С.ның әсәрләре, бигрәк тә хикәя-
ләре, сәнгатьчә эшләнеше, идея-эстетик
кыйммәте ягыннан югары сыйфатлы
булулары белән аерылып тора. С. әдәби
тәрҗемәре белән дә укучыларга таныш. Ул
П.Л.Трэверсның «Мэрри Поппинс» (1972),
Р.Э.Распеның «Приключения барона
Мюнхгаузена» («Барон фон Мюнхгаузен
маҗаралары», 1974), Ф.Зальтенның
«Бемби» («Урман әкияте», 1980) повес-
тьларын татарчага тәрҗемә итә.
Әд.: Хуҗин М. Өч күңел // Казан утла-
ры. 1999. № 8; Шабаев М. Ихлас күңелле
авылдашым // Казан утлары. 2002. № 6.
Г. М. Габделхакова.
САБИТОВ Рәшит Мәхмүт улы
(27.3.1937, Башкортстан АССРның Га-
фури р-ны Ялгыз Каен ав. туа), язучы,
Башкортостан Респ-касының атказ.
мәдәният эшлеклесе (1997). Башкорт ун-
тын тәмамлагач (1967), Кырмыскалы р-ны
мәктәпләрендә укыта. 1968 дән Уфа шәһ.
яши. «Кызыл таң» г-тасында әдәби
хезмәткәр булып эшли, 1975 тән «Пионер»
ж-лы редакциясендә бүлек мөдире, бер үк
вакытта, 1975-88 елларда — Башкортостан
кит. нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр
әдәбияты өлкән мөхәррире. 1991-93 тә
«Кызыл таң» г-тасында күзәтүче, 199397 дә
«Zaman-Bashkortostan» («Время-
Башкортостан») г-тасы хәбәрчесе. 2004 тән
Башкортостан Респ-касы Язучылар берлеге
идарәсе рәисе. «Йәшлегем йөзе» (Уфа,
1980), «Паумы, мәктәп!» (Уфа, 1983)
җыентыкларына кергән беренче
«ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ» БИТЛӘРЕННӘН
6* 158
шигырьләре, нигездә, комсомолга, эшче
яшьләр темасына багышланган. «Ыла-
сындар бейек оса» (Уфа, 1981), «Кыйгак-
кыйгак каз кыскыра» (Уфа, 1985), «Күнгән
йолдыз яктыһы» (Уфа, 1988), «Батырлар
кая туа?» (Уфа, 1996), «Ташламачы, мәхәб-
бәтем» (Уфа, 2005), «Мәхәббәт өянәге»
(Уфа, 2006) җыентыкларындагы хикәя һәм
повестьларында яшь геройларның яшәү
рәвешләре, шөгыльләре мавыктыргыч
вакыйгалар аша сурәтләнә.
САВЕЛЬЕВА Любовь Ивановна
(20.10.1921, Тверь өлкәсе Завидово р-ны
Фофаново а. — 15.8.2010, Казан), әдәбият
галиме, филол. фән. д-ры (1971), проф.
(1973). Мәскәү ун-тын тәмамлый (1944).
1947-2005 Казан ун-тында, классик фило-
логия (1957-68), рус һәм чит ил әдәбиятла-
ры (1973-88) кафедралары мөдире. Фәнни
эзләнүләре антик әдәбият, рус әдәбиятында
антик традицияләре өлкәләренә карый.
Хезмәтләре Марциал, Плавт, Теренций,
Гораций, В.А.Жуковский, Н.И.Гнедич,
А.Н.Майков иҗатларына багышланган.
Хезм.: Художественный метод
П.Теренция Афра. К., 1960; Романтические
тенденции в античной литературе. К., 1973;
Античность в русской поэзии конца XVIII -
начала XIX века. К., 1980.
Әдәб.: Казанский университет (1804-
2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т.3.
САДРЕТДИНОВ Шәйхелислам Әлә-
ветдин улы (5.12.1936, Чүпрәле р-ны Татар
Бизнәсе а. — 21.3.1996, Казан), әдәбият
галиме, филол. фән. канд-ты (1972). Казан
ун-тын тәмамлый (1960), 1967-96 елларда
ш.у. эшли. Фәнни эзләнүләре 19-20 йөз
башы татар әдәбиятына карый. Хезмәтләре
С.Рәмиев, Ә.Каргалый, М.Иванов
иҗатларына карый. Урта мәктәп һәм югары
уку йортлары өчен татар әдәбияты буенча
дәреслекләр һәм хрестоматияләр
автордашы; С.Рәмиев әсәрләрен бастыруга
әзерли (кереш сүз, текстологик әзерләү,
комментарийлар).
Хезм.: Рәмиев иҗаты. К., 1973;
Ә.Каргалый: студентлар өчен ярдәмлек. К.,
1978 (автордаш).
Әдәб.: Казанский университет (1804-
2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т.3.
САДӘ ГОСМАН (псевд., чын исем-
фам. Зәйнетдинов Госман Мохтасар улы)
(23.2.1949, Башкортстан АССРның Аскын
р-ны Әмир ав. — 12.01.2014, Казан), ша-
гыйрь, ТРның атказ. мәдәният хезмәткәре
(1994). Башкорт ун-тын тәмамлагач (1972),
Казанга күчеп килә. «Татарстан» ж-лында
тәрҗемәче (1972-79), «Сабантуй» ж-лында
башта җаваплы сәркәтип, соңрак баш
мөхәррир урынбасары (1979-95) булып
эшли. 1996 дан «Шәһри Казан» г-тасында
әдәби хезмәткәр. Шигырьләре 1960 елларда
«Башкортстан пионеры», «Кызыл таң» г-
таларында, «Сәнәк» ж-лында, «Яшь
көчләр» альманахында басыла башлый.
«Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле
тәрәзәләр» (1987), «Тайфун күзе» (1990),
«Ярату ява» (2009) җыентыклары авторы.
Шигырьләре поэтик формаларның төрле-
леге, тел-сурәтләү чараларының байлыгы,
фикер-хиснең ихласлыгы, фәлсәфилеге
белән аерылып тора.
САДРИ (Садретдинов) Г.-Халик (Габ-
делхалик) Гариф улы (4.8.1890, Самара
губернасы Богырыслан өязе Иске Ярмәк а.
— 8.3.1955, Казан), язучы. Октябрь ре-
волюциясе, Гражданнар һәм Бөек Ватан
сугышларында катнаша. Уфа мәдрәсәсендә
укый (1912-15), Татар коммунистлары ун-
тын тәмамлый (1928). 1919 елда РКП(б)ның
2 нче Бөтенроссия съездына сайлана,
делегация составында В.И.Ленин б-н
очраша, 1919-22 елларда РКП(б) Самара
губкомы татар секциясен җитәкли. 1928-30
елларда Казанның «Спартак» аяк киемнәре
фабрикасында, 1930-38 елларда Бөтенсоюз
уйлап табу һәм хезмәтне рациональләштерү
буенча өлкә советы рәисе булып эшли.
1946-55 — СССР әдәби фондының Татар
бүлеге рәисе. Беренче публикацияләре
матбугатта 1912 елда күренә башлый. Төрле
жанрларда яза: шигырь, пьеса, очерк, хикәя.
«Кечкенә һөнәрләр» (1915), «Ил
батырлары» (1935), «Тимерче малае» (1936,
русчага тәрҗәмәдә 1953) повесть һәм
хикәяләр җыентыклары, «Безнең таң»
(1937) романы авторы. Икенче дәрәҗә
Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт
Билгесе» орденнары, медальләр б-н
бүләкләнә.
Әдәб.: Әдипләребез: Биобиблиографик
белешмәлек. К., 2009. Т.2.


Дәвамы киләсе саннарда.