Логотип Казан Утлары
Хикәя

Суялар гына...

И, бирсә-бирә, кавыштырыйм дисә кавыштыра Ходай холык-фигыльләре

тач бертөсле булган бәндәләрен! Гыйбрәт алыйм дисәгез, әнә, Мәхмүт белән

Миләүшәгә генә карагыз. Монысы да көнче, тегесе дә. Сүзне нәрсәдән генә

башласалар да , ике-өч җөмләдән соң инде шуңа – көнчелек галәмәтләренә

килеп терәләләр...

Бүген дә, йокыдан торып аякка басуга ук, талаш башланды. Мәхмүте:

– Район үзәгенә барып, коймалык такталар кайгыртып кайтасы бар әле...

– дип авыз гына ачып өлгергән иде, Миләүшәсе шундук кабынып китте:

– Бар инде, бар!.. Көтәләрдер! Бер-икесен генә булса да кайгыртып,

хәстәрен күреп кайтырсың. Дәфтәрләрен әфтәрләрсең... Бер атна булмадың

бит инде. Сагына торгач, саргая башлаганнардыр...

– Син мине үзең белән чагыштырма, яме! – диде йодрыгы шундук

йомарланып өлгергән Мәхмүт! – Син үзең ул дәфтәр белән хәстәрләнеп

йөрүче! Исәп-хисапларыңны бер дәфтәргә җыештырасың да, сводкаларны

биреп кайтырга вакыт, дип, атна саен шунда олагасың! Бар инде, бар, биреп

кайт... дәфтәреңне. Өстәлеңдә утыручы кәмпүтердә электронный адреска

хәтле бар югыйсә. Шуннан гына җибәрсәң, бер секундта барып җитәсе

сводкаларың. Ә синең үзеңнең биреп кайтасың килә...

Мондый чакларында тәрәзә пыялалары чатнардай булып зыңлый башлый.

Көнчелектән талашканнарын бөтен авыл белә, ишетә, бөтен халык көлә.

Әмма кайсысының кемнәр белән «йөрүен, сөйрәлүен» беркем дә белми. Һы,

яшереп кара син авылда үзеңнең кыңгыр эшләреңне! Алган сулышыңа кадәр

ишетәләр, аякларыңның кай якка кыяклыйсына хәтле чамалап торалар...

Берәр ярамаган эшеңне сизсәләр, нәтиҗәсен дә тиз чыгаралар, хәбәре дә

яшен тизлегедәй таралып өлгерә. Район үзәге дидек... Анда да шушы Дию

авылыннан чыккан йөзләрчә кеше яши. Кайсы тишеккә кереп, кайсы

ишектән чыгуыңа кадәр телефоннан шылтыратып торалар...

Талашны дәвам итәргә сүз дә таба алмый башлагач, кайнар канлы

Мәхмүт, сикереп торды да, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды.

Тәмәкесен дә кабызып өлгермәде, аягына басардай булып, каршысына

затлы машина килеп туктады. Ул арада тәрәзәсенең кара-тонык пыяласы

да ачылып ките.

– Бәй, Мәхмүт түгелме соң син?...

Руль артындагы иргә күз ташлап алуга ук, Мәхмүт үзе дә урыныннан

калкынды:

– Һә-Һә! Сәфәр бит бу!.. Күпме гомерләр үткәч бит, ә?..

– Унбиш ел үткәч... – диде дә Сәфәргали, Мәхмүтне кочаклап алды.

– Нинди йомышлар белән йөрү?

– Бер йомыш та юк, дустым. Әткәй миңа исемне дөрес биргән. Бик

ерак сәфәрдән кайтып килеш. Атна буе Кавказ якларында, кардәш-ырулар

янында йөреп кайтыш... Үтеп барам – син утырасың!.. Шуңа тукталдым.

Хәл белешеп үтми килешми бит. Дус яшәдек, бергә йөрдек бит техникумда

укыганда.

Әйе, шулай бергә укыган иделәр алар заманында. Мәхмүт – агроном,

үзеннән олырак Сәфәргали зоотехник булып кайтып киткәннәр иде

техникумнан.

Хатынының ачык тәрәзәдән күреп, тыңлап торуын сырты белән сизгән

Мәхмүт, авызын тәрәзә тарафына борып алды:

– Миләй! Кунак бар, чәй куй! Ә син, Сәфәр, болай гына узып китә

алмыйсың инде, ахири. Чәй йоткалап булса да сөйләшеп утырыйк.

Бер уйласаң, Миләүшәсе бик өлгер хатын инде. Мәхмүтнең әйтүе булды,

өстәлгә әллә нинди ризыклар чыгып кунды. Нинди генә кунак пәйда булса

да, йөзгә кызыллык китерердәй түгел ул. Иң әүвәл Сәфәрне сөйләттеләр:

ул якларда халык ничек яши, ничек көн күрә?

– Ничек дип инде... Безнең кебек үк, иртән кузгалуга ук, алар да дөнья

куа. Ирләре төзелеш, ягъни йорт-кураны ныгыту белән мәшгуль, улларын,

оныкларын да дөнья көтәргә өйрәтәләр. Караңгыга кадәр эшлиләр дә эшлиләр.

Анда бит җимеш бакчалары күп. Хатыннары да көне буе шул бакчаларны

кайгырталар. Урамда йөргәннәре дә күренми андагы хатын-кызларның...

– Алай аеры эшләгәч, көн буена тормыш кайгырткач, ул ирләрнең

хатыннары белән талашырга вакытлары да калмыйдыр инде... – дип сүз

кыстырды Миләүшә, иренә күз төшереп алганнан соң.

– Нинди талаш ул?! – дип кытыкланып көлә башлаган Сәфәргә Мәхмүт

тә, Миләүшә дә гаҗәпсенеп куйдылар. – Анда ир белән хатын арасында

талаш була да алмый ул! Аларда бер-берсенә тавыш күтәреп эндәшү дә

юк!

– Юктыр, алар да фәрештә түгелдер... Әйтик, менә, хатыны иренең

күңеленә ятмый торганрак сүз ычкындырса, ир нәрсә дә булса әйтми

калмыйдыр бит инде?

– Бер сүз дә әйтми! – дип кистерде кунак Мәхмүткә. – Ирлегемә тап

төшәр дип курка! Ояла!

– Ир башы белән ләм-мим булып каламыни инде ул? Телевизордан да

күреп торганыбызча, бик кайнар холыклы халык бит анда. Хатыннарына

салып та җибәрәләрдер әле...

Сәфәр исә һаман көлә:

– Ачуы килгән чакта да сукмый анда ирләр хатыннарына. Ул хакта

уйлый да алмыйлар алар.

– Ничек инде, ничек?! Хатыны суынган аш куйса да, ятышсыз сүз әйтсә

дә шым булып, шуңа түзеп яшиләрмени ул батыр ирләр?! – дип, соравын

куәтләргә кереште үртәлә башлаган Мәхмүт. – Фәнни тел белән әйтсәк,

бернинди реакция дә сиздермиләр булып чыгамыни инде? Ышанмыйм!

– Ник сиздермәсеннәр... Сиздерәләр! Әле ничек ке-е-нә-ә!

– Ту-ты! Шулай диген син! Менә хәзер әйт инде, сабакташ: ничек итеп

сиздерәләр?

– Сез бит инде ул яктагы халыкларның озын да, сырлы-мырлы борынлы

икәнен дә беләсез. Әйтик, чиркәсләрдә дә, карачәйләрдә дә, чеченнәрдә

дә шундый борыннар...

– Причум монда борын? Борыннары белән сукмыйлардыр бит инде,

алай-болай, хатыннарына?

– Борыннары белән сукмыйлар, билгеле.

– Шулай булгач, ничек җәза бирәләр?

– Ачулары килсә, шул озын борыннарын тартып куялар. Чыш-ш-т

иттереп!

– Ә аннан ни файда?

– Файдасы бик зур! Хатыннары гомер буе ялгыш сүз әйтүдән сакланалар.

Бер көн килеп, ирнең тамак кырып куюы да бар бит әле! Шуннан сагаялар!

Тамак кырса ире, бу инде хатынның гаебе хәттин ашкан дигән сүз. Андый

чакта хатын кая керергә дә тишек табалмагандай өтәләнә.

– Нинди гаебен тапса тамак кыра соң ул хатынына? – дип сорый беренче

мәртәбә генә күргән кунакка ияләшә башлаган Миләүшә.

– Гаебе зур, бик зур була андый чакта хатынының. Әйтик, кайсыдыр

уллары, әтисе ерактан кайтып кергәч, яки бабасын күргәч баш иеп

исәнләшмәсә...

– Туктале, тукта! Юньләп исәнләшмәсә, уллары гаепле була бит инде?

– Юк, анда алай фикер йөртмиләр! Атасына, бабасына, гомумән,

өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләүне, әйе... тәрбияне күбрәк гомерен өй

тирәсендә үткәрүче ана бирергә тиеш дип саныйлар.

– Әнә, күрдеңме?! – дип куйды хатынының күзенә өтәрдәй карашын

текәгән Мәхмүт. – Ә безнең малай нәрсә дип кычкырды беркөн миңа, ә?!

Исеңә төшер әле!

Ләкин кунак Миләүшәгә уйларлык та вакыт калдырмыйча, көлә-көлә

кабат телгә килде.

– Менә син, Мәхмүт, хатыныңа көйдерердәй итеп текәлеп карап куйдың

бит әле, әйеме? Мондый караш хатынга карата үтә рәхимсезлек дип санала

чиркәсләрдә. Бик сирәк вакытта гына шулай карый алар. Хатын-кызның

йөрәге ярылуы мөмкин икән.

– Ә хатын шулай караса, мин нишләргә тиеш булам инде?

– Анда бит хатыннар ирләренә алай карый алмый. Гореф-гадәтләрен

изге итеп саклый алар...

– Ә менә ирләре өсләреннән йөрсәләр, нишләргә тиеш ул хатыннар?

Каты күз белән карарга да хаклары юкмы? – дип, кылт кына сүз кыстырды

Миләүшә.

– Карарга хаклары бардыр. Ләкин карамыйлар. Чөнки ирләре хатыннары

өстеннән йөрми. Инде дә зур гаиләне дә тулаем тәэмин итәренә ышана

икән ир, икенче, өченче, хәтта дүртенче тапкыр да өйләнергә мужыт.

Никахлашып, шәригать законнарына туры китереп, әлбәттә.

– Менә минем Мәхмүт йөри өстемнән, башка ирләрнеке дә сизелә.

Кавказлыларның да нәфесләре бардыр инде. Әнә, шул ук Кавказдан

шабашкага килгән әрмәннәрнең типтерүен күп сөйлиләр. Хак түгел

микәнни? – дип чираттагы соравын бирде бәхәскә керә башлавын сизми

дә калган Миләүшә.

– Монда бит мин шәригать белән яшәүчеләр турында гына сөйләп

утырам. Ә алар йөрми. Хурлыкка калудан да бик куркалар. Ни өчен дисәгез,

һәр авылның, һәр шәһәрнең уртасында җәза мәйданы бар.

– Асып куялармы шунда?

– Асмыйлар да, атмыйлар да. Бөтен халыкны җыеп, аракы эчкән яки

хатынына хыянәт иткән ирне, трусиктан гына калырлык итеп чишендерәләр

дә, бик зур өстәлгә сузып салып, сыек чыбык, таяк белән яралар дуслары.

Тәннәре чиләнеп, чи иткә әйләнеп, канга батканчы чиратлашып тетәләр

икән. Хәер, андый хәлләр егерме елга дүрт мәртәбә генә булган. Икесе

эчкән, икесе хатынына хыянәт иткән.

– Менә-менә, ишеттеңме, Мәхмүт. Безнең якта да шундый җәза мәйданы

булса, адәм хуры итеп бөтен халык алдында ярырлар иде сине, бөтен халык

алдында рисвай итеп! Иллә дә мәгәр койрыгыңны кыскартырлар иде, ә?!.

Мәхмүте исә, аның сүзенә колак та салмагандай, кунакка таба

тартылды:

– Ху-уш-ш-ш, сабакташ-ш, инде минем сорауга да җавап бир-р!.. Әгәр

дә кайсыдыр ирнең хатыны башка ирләр, ягъни зинахурлар белән чуалса,

нишләтәләр анда? Аны да бөтен халык алдында шәрә килеш чыбык белән

яралармы?

– Юк, Алла сакласын, ярмыйлар. Чөнки хатын-кызның тәне гаурәт дип

санала. Аңа чит ирләр күзе төшәргә тиеш түгел.

– Шулай булгач, кыйнап кына иманга кертәләрмени?

– Һәй, юк-бар сорау бирмә инде, сабакташ... – диде, тора-бара бу

ир белән хатынның ничек яшәүләрен, бер-берсеннән көнләшеп гомер

үткәрүләрен тәмам аңлап бетерә язган Сәфәр. – Хатын-кызны кыйнау

түгел, аңа сукмыйлар да, туганкай... Ирләр өчен хурлык ул хатын кыйнау.

Андый ирне кешегә дә санамыйлар анда...

Кыза башлаган, чыдые тәмам бетә барган Мәхмүт, чәүчәләкләнеп,

урында кыбырсынып куйды.

– Ничек була соң инде ул, дустым?! Сүгәләр дә аералар гынамы?

– Юк, сүкмиләр дә... Тел чайкап тормый анда ирләр хатын-кыз

белән...

– Шул килеш кенә, җилкәсеннән сөеп кенә аералар булып чыга инде,

алайсаң, ә!..

Сәфәр исә, сүзне бөтенләй икенче якка борды да куйды:

– И чәйләрегез бигрәк тәмле икән. Балыгыз да шәп. Юлда ук тамагым

бик кипкән иде, артыграк эчеп ташлаганмын. Тышта көйрәтеп керим әле

бер, – ди-ди, урыныннан кузгалды. Ул чыгып китүгә үк Миләүшә иренең

колагына тукырга кереште:

– Ә си-ин?! Бер дә гөнаһсызга күпме суктың миңа? Яле, әйт, аяктан

екканчы кыйнаганың ничә мәртәбә булды?

– Син үзең чиркәс яки чечен хатыннары кебекме? Бернәрсә дә белмәгән

көе күз ертып нахакка кычкыруларың аз булдымы көнләшүдән?

– Әнә, әйтте бит Сәфәр, хәтта хатыннарының йөрүен белгәч тә

кыйнамыйлар да, сүкмиләр дә икән чиркәсләр, чичиннәр...

– Ничауа, керсен әле кунак, тамырына төшәм мин аның хәзер...

Өйалды идәннәрен бөгә-сыга атлап кергән тавыш ишетелгәч кенә шым

булдылар. Ә Сәфәр, кулларын ишек катындагы кулъюгычта юа-юа, ягымлы

елмаеп һәм шаярткандай итеп, Миләүшәдән сорап куйды:

– Менә син, сеңлем, минем сабакташның өстеңнән йөрүен әйттең. Ниндирәк

хатын янына бара инде ул? Исеме ничек? Синнән дә затлыракмы?

– Һе, сиздерәмени ул кая барганын! Бик елгыр бәндә бит ул.

– Ну бит инде һичьюгы бер мәртәбә булса да тоткансыңдыр чит хатын

белән? Бөтенләй булмаганны сөйләмисеңдер бит?

– Хәйләкәр ул. Тоттыра торганнардан түгел...

– Шулай булгач, Миләүшәкәй, минем яшьлек дустымны гаепләмә.

Кавказда бит ирләргә дә, хатыннарга да бары тик бөтен гаепләре ачыкланып

беткәч кенә, күп шаһитларны тыңлагач кына катгый җәза бирәләр. Ә нахак

сүз үзе җинаять санала. Менә Мәхмүт дустым да синнән шикләнә сыман.

Сорауларыннан шул сизелә...

Әле соңгы сорауларына җавап та ишетмәгән Мәхмүт исә, ачуы чыга

башлаганын да яшереп тормастан, үзе һөҗүмгә күчте:

– Менә син, Сәфәргали дус, мине бөтен халык алдында чыбык белән

ярдырдың. Әйе-әйе, фаразан диикме, имеш, дип әйтикме, минем кебек

йөргәннәрнең бик каты җәзага тартылуларын сөйләп, хатынның күңелен

күтәрдең. Ә инде ир өстеннән йөргәннәрне кыйнау да, сүгү дә юк икән

анда... Чынлап сөйлисеңме моны?

– Һич алдамыйм.

– Димәк, аерып кына җибәрәләр, әйеме?

– Аермыйлар да...

Тәкате калмаган Мәхмүт өстәл сукканын үзе дә сизми калды:

– Йә инде, тилмертмичә генә төгәл бер сүз әйт, ниһаять: ниндирәк

җәзалар бирә соң ире нәселен хур иткән, нәселен бозган хатыннарга.

Андыйлар да бар бит дөньяда!..

– Җәзалап маташмыйлар аларны, дустым... Суялар гына...

Миләүшә, күлмәгенә ут капканлай, сискәнеп куйды:

– Нич-чек?!

– Кәҗә яки сарык суйган кебек! Чалып кына ташлыйлар...

Шулчак ир, җәт кенә борылып, карашы белән хатынына кадалды. Дерт

итеп куйган хатыны исә, өстәлдә яткан ипи пычагын күрүгә үк, шыр ачык

тәрәзәгә күз төшереп алды. Бу хәлне күреп тә күрмәмешкә сабышкан

Сәфәргали, берни булмагандай, тыныч кына сөйләвен дәвам итте:

– Әйе, суялар гына... Ләкин ризык кисә, ит турый торган үтәр-үтмәс,

вак-төяк пычак белән суймыйлар. Гөнаһ санала чөнки... Аның өчен аерым

пычаклары була. Анысын, озынлыгы да ярты метр чамалысын, һәйбәтләп

үткенләп, башка пычаклар тезелгән кыстыргычтан өстәрәк торган махсус

кыстыргычка куялар. Хатыны көн саен күреп торсын өчен...

Шулчак Миләүшә үз авызыннан моңа кадәр берчакта да чыкмаган сүзне

әйткәнен сизми дә калды:

– Әстәгъфирулла! – Аннары гына кунакка тилмереп карады. – Ни

сөйлисең син, Сәфәргали абый?! Тузга язмаганны... Ул пычакны көн дә

күргән хатыннарының йөрәге ярыладыр бит! Булмасны сөйләп утырма

инде...

– Ник булмасын... Үткән гасырларда безнең халыкта да булган андый

пычаклар. Яулыклы җефет андый пычакка хөрмәт белән караган, шуңа

карап иренә кадерле булуын аңлап куанган, иренең яр бирмәс ир булуы

белән горурланган! Чөнки һәр хатын иренә хыянәт итмәячәген, бу пычакның

гомер буена хәрәкәткә килмәячәген яхшы белә. Икенче төрлерәк әйтсәм,

өйгә, нәселнең сафлыгына тап төшермәү символы, гарантиясе булган ул!

– Ярар... Менә син әйттең, сую очраклары да булган, дидең... Ә менә

закон алдында ничек җавап бирәләр инде ул ирләр? Элек милиция

булгандыр анда, хәзер полициядер... Алар нишләтә ул рәхимсез ирләрне?

– Аңламадым, – диде Сәфәргали, аптырашлы карашын Миләүшәгә

төбәп. – Закон да, полиция дә белми ул хакта. Дөресен әйткәндә,

күрмәгәнгә, белмәгәнгә салышалар. Чөнки халыкның иманын, гореф-

гадәтләрен кадерли беләләр.

– Әгәр... Анда бит әле Мәскәүдән, Казан кебек күп шәһәрләрдән

командировкага йөриләр милицияләр. Барысы да мөселман түгел бит инде!

Әгәр алар бәйләнә башласалар, ничек котылалар?

– Елмаялар...

– Ничек елмайсыннар инде?!

– Әйе, елмаялар... Елмаялар да, террористлар казасы бу, диләр. Чөнки

ишетеп, телевизордан күреп торасыз, анда көн саен террорчылар дип аталган

кешеләр баш калкыта.

Беркадәр шактый тынып торган, сабакташы белән хатыны арасында

барган әңгәмәне генә тыңлап утырган Мәхмүт, ниһаять, авызын ачты:

– Шулай да, сабакташ, хатынын суйган иргә дә рәхәт түгелдер.

Пытамышта күпмедер гомер иткән хатыны бит инде ул аның. Яратып

яшәгәндер, кайгырадыр. Кайгысын ничек баса икән ул ир?

– Анысын да белдем, Мәхмүт дус... Башта үзегезгә бер сорау бирим

әле... Гәҗит-журналлардан, китаплардан, телевизордан Кавказ ирләренең

ниндирәк киемнәр киюләренә игътибар иткәнегез бармы икән...

– Күргән бар, — дип куйды Мәхмүт, сабакташының сүзен бүлдереп.

– Күбрәк алар бөрмә билле җиләнгә охшаган казакин дигән җиңел бишмәт

кияләр...

Ул арада Миләүшәнең дә йөзе ачылып китте:

– Мин дә күргән бар, Сәфәргали абый... Мәхмүт әйткән шул бишмәтнең

түшендә һәр патронны аерым тыгу өчен бүлемтекле-бүлемтекле күн

кесәләре була. Башларына Батулланыкы кебек бүрек кияләр. Билләренә

кинжал тагалар.

– Менә хатын да дөрес әйтә, – дип, сүзне Мәхмүт дәвам итә. – Алар

әле билләренә кылыч та асалар. Кулларына тотып та йөриләр кайчак шул

кылычны.

– Аякларына башы дугаланыбрак торган җиңел читекләр кияләр, – дип

өстәүне кирәк тапты Миләүшә.

Ир белән хатынның мәктәп балалары кебегрәк самими җавап бирүләрен

тыңлап бетерүгә үк, баягы сүзен дәвам итәргә тиешле Сәфәргали учын

өстәлгә чәпәп алды.

– Урысча әйтсәк, маладчина! Яхшы беләсез татарга бертугандай

халыкларны!. Әйе, хатынын үз кулы белән суйган ир дә бик кайгыра...

Шул кайгысын басу, йөрәген тынычландыру өчен беләсезме нәрсә эшли

сез әйткәнчә киенгән ир? Кылычын тартып ала да...

Шулчак, сикереп торып:

– Бәй, әллә үз-үзенә кул саламы?! – дип кычкырып куйды коты алынган

Миләүшә, сискәнеп китеп.

– Юк, салмый... Башка ирләр җыелып торган җиргә бара да, чылгый

мыегын өскә таба бөтереп җибәреп, кулларын биленә куеп, өермә

кузгатырлык җиңел хәрәкәте белән ярсый-ярсый бии башлый. Үзегез дә

беләсез, аяклары пропеллердай җитез аларның, күзгә дә күренми кебек.

Йөрәге дә чаптар атныкы сыман кагып-кагып куя. Ә башка ирләр, бөтенесе

бер авыздан «Һасса! Һасса! Һасса!» дип кычкыра-кычкыра куәт биреп

торалар. Кайбер ир сәгатьләр буе бии икән. Инде дә тәмам хәлдән тайгач,

дусларының кулына егыла икән...

Шулвакыт Сәфәргалигә сабакташының күзеннән яшь чыккан кебек

тоелды. Ә инде бу мәлдә Мәхмүтнең чираттагы соравы да әзер икән:

– Егылгач җылап җибәрәдер инде, әйеме, сабакташ?

– Юк, ирләр еламый анда, парин... Алар бит бездәге кебек эчеп,

йөрәкләре җебеп беткән, хәмердән, көнчелектән таушалган, корсаклары

күпкән, Алланы да оныткан мәмкәләр түгел...

Өчесе дә, сүзләре беткәндәй, кайгыга чумгандай тынып калдылар.

Әледән-әле борын тарткалап һәм авыр сулап куюлары гына ишетелеп торды.

Ниһаять, хәлсезләнгән тавышы белән Миләүшә телгә килде:

– Гаҗәп гыйбрәтле нәрсәләр сөйләдең син, Сәфәргали абый. Тик... Тик

шулай да аерым кыстыргычка куела торган пычак турында әйтмәскә иде... Ышан

син Мәхмүтнең дуамал холкына! Кыстырып куюы булыр пычакны, каны кызган

чакта, кыстыргычыннан суырып алып, нахакка суеп ташлавы булыр...

– Минме?! Пычак куярмынмы?! Булмый торсын әле! Көнчелегең саташу

чигенә җиткәч, мин йоклап ятканда суяр идең бугай... Тәтеми торсын!

Шулчак берьюлы көлә башлауларын үзләре дә сизми калды. Көлә-көлә

йөзләре яктырып беткәч кенә шул ук Миләүшә тагын һушына килде:

– И-и Сәфәргали абый, безнең хакта ниләр уйларсың икән инде? Ире

дә, хатыны да азгыннар, көнчеләр икән диярсең сыман...

– Юк, алай уйламам. Дустым Мәхмүт тә, хатыны Миләүшә дә бик

бәхетлеләр, бер-берсен өзелеп яраталар, тик шул бәхетне көнчелекләре,

үзара шикләнүләре белән сүрелдерәләр, дип уйлармын... Яши-яши шунысын

да аңладым мин: ирме яки хатынмы көнләшә икән, ул үзенең тугрылыгына

ышанып бетми дигән сүз. Ярар, безнең көнгә калсагыз, сез дә онытырсыз

әле көнләшү дигән зәхмәтне...

– Сезнең хәл дә шәптән түгелмени?

– Алай түгел... Үзебезчә, бик бәхетле без.

– Хатыныңнан да көнләшмисеңме?

– Һу-у-у, сең-лем! Кая ул безгә көнләшеп яшәүләр!... Ул бәгъремнең,

мескенемнең койрыгына биш бала ябышкан... Алары да тәпи басуга ук

эш юлында. Һичьюгы, нәни кулларына чыбык тотып, үрдәкләр, казлар

артыннан йөгерә башлыйлар... Эре малларыбыз да бик ишәйде. Ул хатыным

шуларны карасынмы, олырак малайлар белән көтү көтсенме, әллә чит-ят

ирләргә күз салсынмы? Бик арыйбыз, биеп егылган чиркәс кебек кайтып

егылабыз караватларга, бер-беребезнең рухын терелтергә тырышабыз.

Шунсыз булмый. Булдырганбыз, тапканбыз икән инде ул балаларны, аларны

бит әле үстерергә дә, укытырга да кирәк. Дөньясын әйт тагын... Ниндидер

каһәрле чорга юлыктык бит... Нужа белән тормыш парлап кыйныйлар!

Бер-беребезне дә борчып, тинтерәтеп яшәсәк, ятып үләсе генә кала...

Көнләшергә, тиргәшергә вакыт юк безнең. Шулай да, ерак дип тормагыз,

парлап кунакка килегез. Сездәй якыннарны сыйларлык, кунак итәрлек

вакыт та, сый да табарбыз.

Машинасы кузгалып китүгә, озатырга чыккан Мәхмүт белән Миләүшә,

бер-берсенә карашып алдылар да, сүз башларлык хәлләре дә калмаган кебек,

тавыш-тынсыз гына эскәмиягә барып утырдылар. Үргә менеп барганда,

Сәфәргали үзалдына елмаеп куйды:

– Артыграк сөйләп ташладым, ахрысы, боларга... Шыттырып та

җибәргәләдем бугай... Ничауа, зыянга булмастыр...

Тәмам.