Шигырьләр
Сизгер булсаң...
Сизгер булсаң, ут чыкканчы сызгыр:
«Кабына!» — дип сызгыр,
«Яна!» — дип.
Әйтер сүзләр безнең
Һаман саен кабынулардан артта кала бит.
Йөрәк — учак.
Дөрләп торган учак, хисле учак, утлы...
Җыр — ялкын!
Телгәләнми торган чагың, йөрәк,
ялкыныңны, димәк,
җуяр көн.
Рияланма берүк!
Ихлас җанны кала алмабыз
күк без йолып, булмаганны һаман
эзләп йөреп, булганына һаман күз йомып.
Эзләп тап син, көлдән аралап ал
һәр учакның соңгы күмерен.
Җилләр сыный...
көннәр сыный әле,
еллар сыный ялкын гомерен.
Куырылып туңган чаклар була,
бер җылы ут җанга кирәктә.
Чыра телеп түгел, үзен телеп,
телгәләнеп янган йөрәк лә.
Бу
— безнең җыр! Һәм ул безнең белән,
безнең күзләр белән яңа
бит. Сизгер булсаң, ут чыкканчы сызгыр, «
Кабына!» — дип
сызгыр, «Яна!»— дип!..
Борылыр иде
Син барында карлар ап-ак иде,
Әй каралды карлар син киткәч.
Вокзал хәтле вокзал өнсез калды,
Китәсеңне синең
ишеткәч.
Китте поезд...
Төнне ярып китте,
Мең тарафка безне таратып.
Мин дусларга уйнап кына әйттем,
Ә бит калдым чынлап
яратып.
Шәлләреңне иңеңә салып җибәр,
Юл җилләре әгәр өшетсә.
Синең поезд кире борылыр иде,
Йөрәгемне минем ишетсә...
Сак-Сок
Көннәрнең, айларның, елларның
Исәбен хәтердән чыгардым.
Мин сиңа шулкадәр ашыктым!
Мин сиңа шулкадәр соңардым...
Мин беләм, син дә бит көткәнсең:
«Ул килер... Ул барыбер
киләчәк!.. Соңардым.
Мин сизәм: гөлләрем
Үземнең учларда
кибәчәк.
Төнемә уралса уйларым,
Айнымый интегә һәрбер сүз.
Син миңа шулкадәр кадерле!
Төн миңа шулкадәр
кадерсез...
Ничәмә мәртәбә урадым
Сак белән Сок узар юлларны! -
Соңардым, соңардым,
соңардым,
Шул бәйли, шул бәйли кулларны.
Каяндыр син йөргән яктан да
Туктаусыз яңгырый
сыман моң:
«Мин сине шулкадәр сагындым!..»
Мин сиңа
шулкадәр соңардым...
Юлга табынып
Хурлап сөйләүчеләр күп булыр,
Кемдер калыр ләкин
сагынып.
Ул без киттек аздан кабынып,
Ул без бардык юлга
табынып.
Югалтулар, беләм, алар бар -
Югалтусыз булмый,
күрәсең.
Юрамадык, алдан белмәдек
Бу башларның
ниләр күрәсен.
Ерак иде безнең офыклар,
Без җитәрбез, дидек, ничек тә.
Кем сүз әйтеп торды үчекләп,
Кем күзәтеп торды
ышыкта.
Таш атсалар — каршы атмадык,
Тез канатып, елап
ятмадык.
Утка кердек — утта янмадык,
Суга төштек — суда
батмадык.
Ялгышларның, югалтуларның
Төгәл хакын инде
беләбез.
Ни җуясын алдан сизенеп,
Яңа үргә менеп киләбез.
Без барабыз аздан кабынып,
Без менәбез үргә табынып.
Хурлап сөйләүчеләр күп булыр,
Кемдер калыр ләкин
сагынып...
Тынлык авазы
Бу тынлыкны колак салып тыңла,
Ишетелер аваз: «Мең
яшә!..»
Юк, эзләмә тавыш килгән якны —
Туган ягың
сиңа эндәшә.
Сукмакларда эзең калган икән —
Алар сине мәңге
хәтерләр.
Ап-ак көртләр, алларыңа чыгып,
«Без — якташлар!..» —
диеп әйтерләр.
Тик син саклан кинәт кычкырудан:
«Хәтерлим!—дип.—Мин
дә хәтерлим!
Ватаны бу, алмаштырмас иле
Минем тәүге
мәхәббәтемнең!..»
Кышка калган миләш тәлгәшләре
Йөрәгеңдә, беләм, әй
дөрләр.
Ак сагышлар, юлларыңда калкып,
«Без —сердәшләр!..» —
диеп әйтерләр.
Тик син саклан кинәт кычкырудан,
Тынлык гамен, берүк,
онытма,—
Туган ягың — синең серләреңне
Саклый торган
изге ныгытма.
Монда сине һәрбер капка таныр,
Монда сине һәр йорт
хәтерләр.
Урамдагы кое сиртмәләре
«Без кардәшләр!..» — диеп әйтерләр.
Ә син тыңла, колак салып тыңла,
Ишетелер аваз: «Мең яшә!..»
«Туган ягым минем, мең яшә!» — дип,
Үз йөрәгең синең
эндәшә...
Шатлык эзләп
Трамвайлар китсен.
Ә без менә
Төшеп калыйк шушы тукталышта.
Төшеп калыйк.
Минем бүген монда
Шатлык табасым бар һәр тарафта.
Юк, син тыңла.
Кичектермә, зинһар,
Син калдырма иртәгәгә,
бәгырь!
Табасым бар шатлык,
Менә бүген,
Менә монда аны,
Менә хәзер!
Шатланырга кирәк бүген безгә,
Һич югында бер-бер сәбәп
табып.
Бәлки, шатлык үзе килеп чыгар,
Үз ишләрен бездә
танып алып.
Юк, чынлап та...
Ә син күрәсеңме:
Яфрак ята аяк асты тулып.
Тоелмыймы сиңа бу яфраклар
Сары челтәр япкан шатлык
булып?
Тоелмыймы?..
Шушы сары көзләр
Сагышларны гына кузгатамы?
Әллә бездә генә йөриме ул
Сагыну-сагышларның үзгә тәме?!
Юк-юк, бәгырь...
Ә бит бүген безгә
Шатланырга кирәк үч
иткәндәй!
Үз итик без бүген шатлыкларны,
Җир
кояшны шулай үз иткәндәй!
Юк, чынлап та!
Син офыкка кара:
Күрәсеңме, кояш баеп
бара?!
Бүгенге көн белән һаман саен
Ерагая бара безнең ара...
Ерагая...
Ә бит шушы көндә
Үзен, җанын, бәгърен
ирексезләп,
Күпме кеше яши бу дөньяда,
Күпме кеше
йөри бәхет эзләп!
Шатланыйк без бүген шушы
Җирдә Кеше барга, бәгырь,
кояш барга.
Шатланыйк без бүген чын йөрәктән
Матур
байый алган кояшларга!
Юк, чынлап та... Ә бит Җир түгәрәк,
Кояш чыга, димәк,
кай яктадыр.
Кемдер бүген шул кояшка карап,
Безне таныр, бәгырь,
үзен таныр.
Юк, син көлмә.
Беркем әйтә алмас
Артык беркатлы, дип,
бүген безне,—
Шатлыгы бар — инде бәхет көтә,
Бәхет
тапмаганнар — шатлык эзли.
Ничек шатлык булмый калсын инде
Шатлык эзләп
йөрер кеше барда?
Шатланыйк без бүген үз теләген
Шатлык итә алган язмышларга!
Без теләсәк, салып томшыгына
Шатлык ташыр иде асыл
кошлар. Б
ез теләсәк, куш-куш учлап кына
Шатлык
табар иде бу язмышлар!
Без теләсәк...
Кичер мине, бәгырь...
Син аңларга тырыш
мине башта!
Алдап-йолдап алып калдым сине
Сөю дигән
шушы тукталышта.
Сөю дә юк...
Димәк, шатлык та юк...
Үз оятым сулышыма
каба.
Трамвайлар килми...
Киттек, бәгырь!
Җәяү киттек,
бәгырь, алга таба!