Логотип Казан Утлары
Публицистика

САБА ТУФРАГЫ БИРГӘН ТАЛАНТЛАР

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган җиде
лауреатыбыз бар. Болар
— китап галиме, академик Әбрар Кәримуллин, мәшһүр актер Шәүкәт Биктимеров,
үзенчәлекле рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов, музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов,
күренекле композиторлар Рөстәм Яхин, Хөснулла Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов (ул,
Кукмара районында туса да, балалык һәм яшьлек чорының күп өлеше урман хуҗалыгы
бистәсендә узган, әтиләре Әхмәтгали исә 22 ел Саба урман хуҗалыгында баш бухгалтер
булып эшләгән) Безнең Саба ягы талантларга бик бай. Шанлы профессорлар, фән докторлары,
язучылар, рәссамнар, артистлар һәм башка бик күп сәнгать осталары биргән безнең
уңдырышлы туфрагыбыз. Аларның һәммәсен санап чыгу да мөмкин түгел. — районыбыз горурлыгы буларак, тарих сәхифәсенә алтын хәрефләр белән язылдылар.
Бүген сүзне Байлар Сабасы авылында туып- үскән, үзләренең иҗатлары белән татар
музыкасы тарихында тирән эз калдырган Хөснулла (мулла кушкан исеме шулай, аны
«Хөснул» дип кыскартып та йөртәләр) һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар турында алып
барырбыз. Быел, төгәлрәге, 28 февральдә, Хөснуллага —100, аның энесе — бертуган
абыйсы Гарифулланың улы Аллаһиярга июль аенда 90 яшь тула. Минем алар турында
каләм тибрәтергә хакым бар кебек. Ни өчен дисәгез, зыялы, динле, һөнәрле һәм музыкаль
Вәлиуллиннар гаиләсе белән байтак еллар аралашырга насыйп булды. 1967 елда,
Шәмәрдән промкомбинаты клубында мөдир булып эшли башлагач, шимбә-якшәмбе саен
диярлек концерт белән күрше-тирә авылларга йөри башладык. Талантлы үзешчәннәребез
арасында баянчы, җырчы, оста итеп скетчлар уйнаучы, шаян биюләр башкаручы һәм
рәссам Миндель исемле егет тә бар иде. Күренекле композитор Хөснул Вәлиуллинның иң
олы абыйсы, 1901 елгы Гарифулланың малае икәнен белгәч, аңа хөрмәтем тагын да артты.
Аларның гаиләсе Габдулла Тукай исемен йөрткән урамда, милли орнаментлар кулланып
үзләре җиткергән тыйнак кына йортта гомер итә. Гарифулла абзый белән озаклап
әңгәмәләр дә коргалап утырдык. Ул, тумышы белән мәдрәсәле Сатыш авылыннан булган
әтисе Вәлиулла, әнисе Асия, бертуган энеләре Зиннәтулла (1905 елгы), Хәбибрахман
(1907), Хөснулла (1914) һәм бердәнбер сеңелләре Сәгъдия турында еш сөйли иде. Әтиләре
кечкенәдән тегүче һөнәрен үзләштереп, үзебезнең төбәктә генә түгел, Пермь якларында
да өязгә чыгып, акча эшләп кайткан. Бик оста музыкант та була ул. Әниләре Асия ханым
да тегү эшен яхшы белгән, моңлы итеп гармунда уйнаган. (Безнең Хөснуллабыз ике
гармунчыдан туган булып чыга бит!). Вәлиуллиннар Байлар Сабасының ул вакытта
урманга терәлеп торган урам очыннан урын алып, йорт- җир җиткерәләр һәм шунда
бәрәкәтле гомер кичерәләр. Менә шушы иманлы һәм һөнәрле нигездә дөньяга килә дә
инде татар халкының булачак композиторлары. Дөрес, Вәлиулла һәм Асия салган өй
бүгенгә кадәр сакланмаган, яңарагы төзелгән. Анысы да композиторлар гаиләләре белән
кайтып йөри торган йорт
буларак кадерле безгә. Төп нигездә Вәлиуллиннарның бертуган сеңелләре Гөлзар ханым
гаиләсе белән яши.
...Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында, гомумән, совет чорында
ил-республика күләмендә үзешчән сәнгать смотрлары еш уздырылганын күпләр
хәтерлидер. Хөснулла һәм Аллаһияр абыйлар шушы бәйгеләрнең йомгаклау
концертларына, халык талантларын Казан сәхнәсенә сайлап алу өчен, махсус кайталар
иде. Без дә, Шәмәрдәннән аларның Миндель энеләре белән төшеп, күренекле
композиторлар белән очраша-аралаша идек. Гомумән, шул еллардан башлап хәзергечә
диярлек, Вәлиуллиннар гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торылды. Шәмәрдән
бистәсендәге Миндель дустыбыз йөгереп йөргән җиреннән 73нче яшендә күптән түгел
вафат булды. Бөереннән яман шеш таптылар. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр җиңел
атлетика — йөгерү белән шөгыльләнде ул. Илебез башкаласы Мәскәүдә, аннары Адлер
шәһәрендәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар һәм медальләр яулады. 70 яшькә
кадәр укучыларга белем биргән педагогның абруе зур булды. Соңгы юлга озатырга да
халык күп җыелган иде.
Безнең Саба ягы талантларга бик бай. Шанлы профессорлар, фән докторлары,
язучылар, рәссамнар, артистлар һәм башка бик күп сәнгать осталары биргән безнең
уңдырышлы туфрагыбыз. Аларның һәммәсен санап чыгу да мөмкин түгел.
САБА ТУФРАГЫ БИРГӘН ТАЛАНТЛАР
147
Вәлиуллиннарның Сабадагы төп нигез сакчылары Гөлзар Галиева белән дә мин
1981—2008 елларда, район газетасына мөхәррирлек иткән чорда, даими элемтәдә булдым.
Композитор абыйлары турында байтак истәлекләр туплап, «Саба таңнары»нда бастырды
ул. Күз генә тимәсен, ярты гасыр педагоглык стажы бар аның. Башта Саба урта мәктәбендә
укытты, 1982 елдан — утыз елдан артык Саба аграр көллияте студентларына белем бирә
Гөлзар ханым. Аның бер яхшылыгын мәңге онытасым юк. Ул узган гасыр ахырында, 1915
елда нәшер ителгән белешмә — китап биргән иде. Андагы «Мечети и магометанское
духовенство Казанской губернии« дигән бүлектәге мәгълүматларның безнең төбәккә
кагылышлыларын якташыбыз, танылган язучы Мәгъсум абый Хуҗин белән иҗат иткән
«Яшә, Саба —Йорт!» дигән китабыбызга урнаштырдык.
Хөснулла Вәлиуллинның Хәбибрахман исемле абыйсының Гөлчәчәк исемле кызы да
бөтен гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыка белеме бирүгә багышлады, сабыйлар
һәм нәниләр өчен көйләр иҗат итү белән дә шөгыльләнде ул, башка педагоглар
файдаланырлык ярдәмлек тә төзеде. Гөлчәчәк ханымның иҗаты белән дә газета
укучыларыбызны даими таныштырып тордык.
Ә хәзер Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, мөхтәрәм Хөснулла Вәлиуллинның тормыш һәм
иҗат юлына киңрәк тукталыйк, бераз хатирәләрне дә яңартыйк.
1983 елның сихри алтын көзге көннәренең берсендә Хөснулла ага белән шул чорның
әйдәп баручы композиторы Фасил Әхмәтов бергәләп урман хуҗалыгы бистәсендә узачак
очрашуларга кайттылар. Юл уңаеннан алар башта Хөснулла агаларның Сабадагы төп
нигезләренә сугылганнар. Бу хакта Гөлзар ханым болайрак итеп искә ала:
«...1983 елның октябрь ае. Безнең бәйрәм — Укытучылар көне иде. Менә өй каршына
микроавтобус килеп туктады. Хөснулла абый! Лесхозга иҗат концерты белән килгәннәр
икән. Ашыга. Хәл белеп чыгарга гына кердем, ди. Табынга чак дәшеп ала алдык. Алар
белән композитор Фасил Әхмәтов, баянчы Ганс Сәйфуллин, җырчылар Люция Хәсәнова
һәм Миңгол Галиев та бар иде. Табында Миңгол Хөснулла абыйның әлерәк кенә язылган,
«Тик туган җирдә генә» дигән җырын башкарды. Бу очрашу үзе бер күңелле хатирә булып
йөрәк түрендә калды».
—Якташ композиторларыбыз Хөснулла Вәлиуллин белән Фасил Әхмәтов кайткан ди.
—Үзләре белән җырчылары да бар икән.
—Бүген клубта очрашу була дип әйттеләр...
Ул көнне бистәдә әнә шундыйрак сөйләшүләргә колак салмый мөмкин түгел иде.
Очрашу башта мәктәптә булды. Бу хакта укучы балалар әти-әниләренә кайтып
сөйләгәч, күпләр кич җиткәнен зарыгып көткәндер, билгеле. Ни әйтсәң дә авылдашлары,
кичке уеннарда биеткән, җырлаткан гармунчылары Фасилнең 12 ел инде кайтканы булмаган бит... Көндезге очрашудан соң ике классик композитор урман
һавасы суларга, табигать кочагына чыгарга да өлгерделәр. Сөйләшкән темалары —
музыка дөньясы. Икесе дә килешле итеп киенгән, башларында — береткалар. Фасил абый
җәйге пәлтәдән, Хөснулла ага яратып кия торган яшел курткасыннан, ак күлмәкләренә
килешле галстуклар такканнар.
Һәм менә, ниһаять, күптән көткән сәгать җитте. Мәдәният йорты сәхнәсендә Хөснулла
Вәлиуллин, Фасил Әхмәтов, Миңгол Галиев, Люция Хәсәнова һәм Ганс Сәйфуллин
күренүгә зал алкышларга күмелде. Лесхозлылар өчен Фасилләре аеруча якын иде шул.
Чөнки аның фаҗигале балачагын күпләр яхшы белә. Шомлы 37 нче елларда Фасилнең
әтисе Әхмәтгалине дә «халык дошманы» дип кулга алалар. Әнисен колхоз эшенә куалар.
Кечкенә Фасил салкын өйдә кала торган була. Ишек тупсасына утырып елый-елый әнисен
көткәндә, юеш ыштаны белән бозга ябышып та калгалаган. Менә шул вакытта
«полиомиелит» дигән коточкыч чир эләктерә ул. Аяклары йөрми башлый.
Дөрес, Әхмәтгали аганы аклыйлар. Бераздан аларның гаиләсе урман эчендәге Лесхоз
авылына 1946 елда килеп урнаша. Фасил биредәге үзләре яшәгән нигездән Казан музыка
училищесына укырга китә. Тагын алга узып шуны әйтергә кирәк, 2013 елның җәендә әлеге
йортка мемориаль такта куелды: «1952 елда бу нигездән күренекле композитор,
РСФСРның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең М.Глинка,
Татарстанның Г.Тукай исемендәге премияләре лауреаты Фасил Әхмәтгали улы Әхмәтов
(1935—98) олы иҗатка юл ала. Бу йортта аларның гаиләләре 1946—1968 елларда яши».
Ә теге көнне Мәдәният йортында җыр озак дәвам итте. Аларны алмаш-тилмәш
Миңгол Галиев белән Люция Хәсәнова башкарды. Миңголның саф тавыш белән моңлы
итеп җырлавы күңелдә ирексездән хис-кичерешләр дулкынын кузгатты. Аның
үзенчәлекле, үзенә хас тавышы җыр һәм музыка сөючеләргә тирән канәгатьләнү бирде.
Люция Хәсәнова башкарган һәр җырдан тормышка, кешеләргә мәхәббәт бөркелеп торды.
Алар башкаруында «Аккошлар» (Р.Фәйзуллин сүзләре, Ф.Әхмәтов музыкасы), «Мин
гармун булыр идем» (Ф.Шәфигуллин, Ф.Әхмәтов), «Кошлар тынды» (Ф.Хөсни,
Х.Вәлиуллин), «Яраннар чәчәк аткан» (С.Шакир, Ф.Әхмәтов), «Акчарлаклар»
(Р.Әхмәтҗанов, Х.Вәлиуллин), «Ядкәр» (Р.Вәлиев, Ф.Әхмәтов ), «Тик туган җирдә генә»
(Х. Халиков, Х.Вәлиуллин), «Арышларым» (Г.Латыйп, Ф.Әхмәтов) һәм
композиторларыбызның башка бик күп җырлары очрашуда катнашучыларны әсир итте.
Көн артыннан көн уза торды. Теге очрашудан соң нәкъ ун ел үткәч, 1993 елның
көзендә сөекле композиторыбыз Хөснулла ага Вәлиуллин вафат булды. 25 сентябрь көнне
аны Татарстан Композиторлар берлеге урнашкан бинадан соңгы юлга озаттык. Яңа
Бистәдәге мөселман зиратына (капканы кергәч тә), танылган сәнгать һәм әдәбият әһелләре
янәшәсенә җирләнде Хөснулла ага. Аның белән бәхилләшкәннән соң без мәрхүмнең
җәмәгате Әминә апа, уллары һәм башка якыннары белән тагын бер тапкыр кайгы
уртаклашу өчен фатирларына сугылдык. Ул Тукай һәйкәле артындагы биш катлы йортта
яшәгән икән. Менә фатирына үтәбез. Ишектән керүгә Хөснулла абыйның безгә киеп
килгән яшел курткасы күзгә ташланды һәм гомеренең азагына кадәр яратып кигән икән
дигән уй башка килде... Әнә пианиносы. Сугышчан орденнары һәм медальләре, Тукай
премиясе билгесе... Шулай итеп, 80 яше тулырга нибары биш ай калгач, яшәү һәм музыка
дөньясы белән үкенечле итеп хушлашып китеп барды олуг композитор. Үзе китсә дә
сүнмәс иҗаты, җырлары калды. Аларның үлемсез икәне Хөснулла Вәлиуллинның 80
яшьлек юбилеен үткәргәндә ачык чагылды. Тәүге кичә Татарстан Композиторлар
берлегенең концертлар залында башланып киткән иде. Аның югары дәрәҗәдәге ноктасы
Вәлиуллиннарның туган җирендә — Байлар Сабасында булды. Тантанага Фасил Әхмәтов
(ул юбилей үткәрү комиссиясе рәисе дә иде), Мирсәет Яруллин, Әнвәр Шәрәфиев, Ренат
Еникеев кебек композиторлар, Татарстан мәдәният министры Марсель Таишев, аның
урынбасары Илдус Тарханов (Ул Саба урта мәктәбен тәмамлаган), җәмәгате Әминә апа,
улы Таһир, Вәлиуллиннарның Сабада, Килдебәктә, Шәмәрдәндә, Сатышта яшәүче барлык
туганнары җыйналган иде.
Юбилей тантанасы Вәлиуллиннар яшәгән нигездәге йорт капкасына мемориаль такта
кую белән башланып китте. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты 1993 елда ук махсус карар
кабул иткән иде. Менә истәлек тактасы өстенә беркетелгән җәймә төшерелә. «Бу нигездә
1914—1934 елларда күренекле татар композиторы Хөснулла Вәлиуллин туган һәм
САБА ТУФРАГЫ БИРГӘН ТАЛАНТЛАР
149
яшәгән» дигән текстны һәркем кат-кат укый.
Аннан соң кунаклар, юбилярның туганнары һәм күренекле композиторларның
иҗатын хөрмәт итүчеләр Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемен йөртүче Саба
районы балалар сәнгать мәктәбенә юл тоттылар. Бу урында кыска гына чигенеш тә ясап
алырга кирәк булыр. 1993 елның 9 сентябрендә район Мәдәният йорты (хәзер СССРның
халык артисты Шәүкәт Биктимеров исемен йөртә) каршындагы мәйданда Советлар
йортының өч катлы яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ә инде хакимият бинасының
элеккесендә Балалар иҗат үзәге ачылып, бер канаты сәнгать мәктәбенә бирелгән иде. Шул
ук тантанада хакимият башлыгы Фәрит Гыйльмиев сәнгать мәктәбенә мөхтәрәм
Вәлиуллиннар исеме бирелү турындагы Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән
дә таныштырганы хәтердә уелып калган. (Гомумән, Фәрит Гыйльметдин улы элекке
хуҗаларыннан бушаган биналарны чын мәгънәсендә халык куллана торган итү ягында
торды. Аның шундый уңай адымын раслау өчен тагын бер мисал китерү кирәктер.
Коммунистлар партиясе яшәүдән туктагач, ике катлы КПСС райкомы аппараты бинасы
бушап калды. Хакимият башлыгы карары белән бирегә элекке мәчеттәге китапханә
күчерелде, район музеена да дүрт бүлмә бүленде. Ә 1841 елда ук төзелгән борынгы мәчет
бинасы дин тотучылар карамагына кире кайтарылып, манара утыртылды, реставрация
ясалды).
Шулай итеп, Хөснулла Вәлиуллинның 80 еллык юбилеена багышланган тантаналар
мемориаль такта ачу белән башланып, район мәдәният йортында йомгаклау концерты
белән төгәлләнде, якташыбызның иҗат мирасын барлауга, исемен мәңгеләштерүгә җитди
адым ясалды.
...Менә тагын ун ел үтеп китте. Якташыбызның 90 яшьлек юбилее да якынлашты.
Анысы инде Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында республика
күләмендә зурлап билгеләп үтелде. Безнең, сабалыларның, урыннары ул көнне дә зәвыклы
залның түрендә иде...
...Әле менә шушы язманы әзерләгәндә, Саба радиосына да колак салып алам. Әледән-
әле Вәлиуллиннар урамында яшәүчеләргә кагылышлы белдерүләр бирелә. Шушы кыска
гына игъланнар да мәшһүр композиторларыбызны искә алырга этәрә. Максатым —
аларның искиткеч әсәрләрен тирәнтен анализлау түгел, анысын махсус белемле
белгечләргә калдырыйк, ә менә Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннарның тормыш һәм
иҗат юлларын кыскача гына тасвирлап узсак, зыян итмәс.
Әйткәнебезчә, балалар алтын куллы, эш рәтен белә торган, хәлле гаиләдә
тәрбияләнгәннәр, кечкенәдән әтиләре һәм әниләре үрнәгендә тегү, тимер, агач эшенә һәм
гармунда уйнарга өйрәнгәннәр.
«Хөснулла абый алтын куллы, эшкә маһир кеше иде,— дип искә ала сеңлесе Гөлзар.
—Агач эшенә дә кулы барды. Безнең өйдә бер кадак та кагылмыйча ясалган урындык бар
иде. Әнинең әйтүенә караганда, абый аны 15 яшендә ясаган. Рәсем сәнгате белән дә
шөгыльләнгән булырга тиеш. Аллаһияр абыйның үзебезнең Бөрә елгасы буенда балык
тотып утыруы сурәтләнгән майлы буяу белән ясалган картина
САБА ТУФРАГЫ БИРГӘН ТАЛАНТЛАР
6. «К. У.» № 2 150
безнең өйдә эленеп тора иде. Ул фотога төшерү белән дә мавыкты. Фотосурәтләрне ярата
иде. Аларның зал ягындагы стенада абыйның Нияз Даутов, Усман Әлмиев (болар Самат
ариясен башкаручылар) белән төшкән рәсеме эленеп тора иде. Казанга баргач, бер
керүемдә шул фотога карап: «Абый, шундый әйбәт истәлек бу», — дидем. «Әйе,—диде
абый,—кызганыч, хәзер Нияз юк инде...».
Утызынчы еллардагы тирә-як мохит тә яшь буынның талантын ачарга һәм үстерергә
ярдәм иткән. Шул чорда Сабада музыкаль түгәрәкләр оеша, рабфак ачыла, театр труппасы
эшли башлый. Хөснулланың күңеле шуларга тартыла, рабфакка укырга керә. Ә оркестр
түгәрәгенә бертуган Хәбибрахман абыйсы һәм туганнан туган Аллаһияр энесе белән
бергәләп йөри. Кларнетта һәм скрипкада уйнарга өйрәнә, спектакльләрдә катнаша.
Сеңелләре Гөлзарның сөйләвенә караганда, Вәлиулла карт улларының клуб тирәсендә
йөрүен бик өнәп тә бетермәгән. Хуҗалыкта эшләүләрен теләгән. Әмма яшьләр үзенекен
иткәннәр.
Сәхнәдә ул елларда ук М. Фәйзинең «Галиябану», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»,
«Ил» драмалары уйналуы Саба театр труппасының көчле булуы турында сөйли.
Сабалылар уйнаган спектакльне карарга бервакыт Вәлиулла бабай да барган. Соңыннан
Хөснулла: «Ярый әле әти мине танымады»,— дип шатланып йөргән.
Озакламый Хөснулла абыйның тормыш җепләре Казан белән бәйләнеп китә. Арка-
сына биштәрен асып, Арчага җәяүләп юлга кузгала торган булган ул. Аллаһияр ул хакта
болай дип сөйләгән. «Иртән, әле таң беленер- беленмәстән, әби белән икебез Хөснулла
абыйны Тимершык планына кадәр озата бардык. «Сагынасыңмы, дип сорыйлар,
сагынмаган кая ул», — дип кычкырып җырлап китте. Без карап калдык. Әби елады да
елады...»
«Онытырга мөмкин түгел», «Яз», «Яз айлары» дигән һәм комсомол яшьләргә
багышланган җырларын Хөснулла абый сугышка кадәр үк яза. Шушы әсәрләр үк инде
булачак зур композиторлык сәләтен ачык күрсәтеп торалар аның.
Сугышка кадәр Хөснулла Сабада яшәүче Әхтәм Мостафин исемле укытучының
медицина институтында белем алучы кызы Мөнҗиягә өйләнә. 1942 елда аларның уллары
Рашат туа һәм шул ук елда Хөснулла фронтка китә. Аларның гаиләсе таркала, әсирлектәге
иреннән бернинди дә хәбәр булмагач, Мөнҗия ханым тормышка чыга. Озакламый
Аллаһиярны да сугышка алалар. Гөлзарның әтисе дә коточкыч сугышның эченә беренче
көннәреннән үк эләгә һәм хәбәрсез югала, өч кенә хаты килеп кала.
Аллаһияр сугыштан көчле контузия алып кайта. Башы, бөтен гәүдәсе калтырап тора
торган була. Кулы белән тотып чәй дә эчә алмый. Казан госпиталендә дәваланып
кайтканнан соң гына бераз рәтләнә Аллаһияр. Бу вакытта сугыш бетмәгән була әле, әмма
аңа инде кабат солдат киеме кияргә туры килми. Ә менә Хөснулладан хәбәр- хәтер
күренми. Әнисе үпкәсе шешеп, 1945 елның гыйнварында, 68 яшендә, улының исәнме-
юкмы икәнлеген дә белмичә, гүр иясе була. Үләр алдыннан: «Хөснуллам, Хөснуллам», —
дип саташа. Хатыны дөнья куйганнан соң, Вәлиулла бабайның да сәламәтлеге какшый
башлый, җитмеш биш яшендә ул мәңгелеккә күчә.
1945 елның ноябрь ае була бу. Шуннан соң озак та үтми, Хөснулла бернинди хәбәрсез
Сабага кайтып төшә. Туган иленә кайткач та әсирлек тамгасы аңа тыныч кына яшәргә ирек
бирми. Шулай булса да ул Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар бүлегендә
махсус музыкаль белем ала башлый. Бер елдан соң энесе Аллаһияр да консерватория
студенты була. Җәйге каникул вакытларында алар Сабага кайтып, туганнарына печән
әзерләшергә булышалар. Укулар тәмамлангач, улы Рашат та бабайларына кайта торган
була. Хөснулла абый Мостафиннар гаиләсе белән (Мөнҗия ханымның әти-әниләре —
Т.Н. ) аралашып яши. Аларның икенче кызлары Рәфигага Биектау районының Мәмдәл
егете, драматург Хәй Вахит (тулы исеме Габделхәй) өйләнә. Менә шуннан соң
баҗайларның иҗади дуслыгы башлана, «Самат» һәм « Дим буе» операларын бергә язалар.
Башта Хөснулла аганың Казанда үз фатиры булмый. Үзе бер җирдә яши, пианиносы
икенче кешедә була. Шуңа күрә ул 1954 елның җәендә Сабадагы йортларының
бакчасында, чәчәкләр арасында «Самат»ны оркестрлаштыра.
Ниһаять, 1955 елда Хөснуллага Казанның Спартак урамындагы дүрт бүлмәле
фатирның бер бүлмәсен бирәләр. Шуннан соң ул Ленин исемендәге китапханәдә эшләүче
бик чибәр, сабыр холыклы Әминә исемле кызга өйләнә. Ул — Акмулла шәһәре кызы,
ТӘЛГАТ НӘҖМИЕВ
151
Ленинградтагы китапханәчеләр хәзерли торган мәдәният институтын тәмамлап, Казанга
эшкә килгән була. Аларның ике уллары — Нияз һәм Таһир туа.
Кыскасы, хәләл көчләре белән, тормышның тәмен белеп, тыйнак кына гомер итә
Вәлиуллиннар. Бик тә тырыш, уңган Әминә ханым үзе өчен кадерле булган өч ир-атны —
сөекле ирен һәм ике улын яратып тәрбияли. Хәзер мәрхүмә инде.
Хөснулла Вәлиуллин киң колач белән иҗат итеп кенә калмый, музыка сәнгатен
пропагандалауга да байтак көч куя. Ул Татарстан китап нәшрияты мөхәррире, Г.Камал
исемендәге Татар дәүләт академия театрының музыка бүлеге мөдире булып эшли һәм
утыздан артык спектакльгә көйләр яза. Хөснулла ага Татарстан Композиторлар берлеге
эшчәнлегендә дә актив катнаша, идарә әгъзасы итеп сайлана, музыка фондының Татарстан
бүлеген җитәкли. Ул үзе төрле музыка җанрында уңышлы хезмәт итүче, киң иҗат
диапазонына ия композитор буларак аеруча хөрмәт казана. Композитор йөздән артык җыр
иҗат итә. «Самат» операсының премьерасы республикабызда зур музыкаль вакыйга
буларак кабул ителә. Бу әсәр 1957 елда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында
күрсәтелү дәрәҗәсенә ирешә. Шулай ук Ленинградта да зур уңыш белән бара. Аның «Дим
буенда» операсы, камера-инструменталь әсәрләре, тынлы оркестр, драматик спектакльләр
өчен көйләре заказ буенча эшләнми, йөрәге кушканча языла.
Хөснулла ага Вәлиуллин безгә Саба җирендә бөреләнгән талант иясе буларак кадерле
һәм якын иде. Ул гомере буе райондашлары белән тыгыз элемтәдә торды. Үзешчән
сәнгать коллективларына якыннан ярдәм итте. Аның соңгы кайтуы 1990 елның
сентябрендә — районыбызның 60 еллык тантанасына булды. Хәзер аның эстафетасын улы
Нияз һәм оныгы Диләрә дәвам итә. Нияз — скрипкада, Диләрә саксофонда һәм кларнетта
уйный.
Ә инде сугышчы-композитор, Сталинград фронтында инвалидка әйләнгән Аллаһияр
Вәлиуллинга килгәндә, кыска гомерле була ул. 1972 елда, нибары 48 яшендә якты дөнья
белән бәхилләшә. Озак яши алмаса да, аның катлаулы тормышы якты уйлар, матур
хыяллар белән үрелә. Аллаһияр Вәлиуллинның иҗади гомере нибары 17 ел гына дәвам
итә. Шул кыска вакыт эчендә ул музыка сәнгатенең төрле жанрларында кыйммәтле
әсәрләр тудыра. Халык аның «Әтнә» , «Туган ил» җырларын яратып җырлый.
Концертларда аның ялгыз скрипкада, торбада уйнала торган һәм ике скрипка, альт,
виолончель өчен квартет әсәрләре еш башкарыла.
Аллаһияр Вәлиуллинның профессиналь яктан җитлеккән булуын аның симфоник
әсәрләре раслый. Бу жанрда ул байтак әсәрләр калдыра. Болар — «Бәйрәм увертюрасы»,
«Яшьлек», «Тынычлык сугышны җиңәр» дигән симфоник поэмалары, «Симфоник
биюләр» һәм башка әсәрләр. Аллаһияр абыйның да бу әсәрләре 1957 елда Мәскәүдә узган
татар сәнгате көннәрендәге концертларда зур уңыш казана. Эзләнүчән, иҗади композитор
«Язгы җилләр» операсын иҗат итә.
«Ноталарны үтә дә оста яза белүче буларак, ул Салих Сәйдәшевның кулъязмаларын
озак еллар дәвамында күчереп язды. Яшь талантларга да аның ярдәме бик зур булды»,—
дип яза якташыбыз турында музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина.
САБА ТУФРАГЫ БИРГӘН ТАЛАНТЛАР
6* 152
—Бервакыт, мин институтта укыган елларда аларда торганда, композитор Рөстәм
Яхин килеп керде,— дип искә ала Гөлзар ханым. — Мин аның әтисенең Олы Шыңар
авылыныкы икәнен белә идем. Шуңа күрә якташыбызны аягүрә басып каршы алдым.
«Сеңлем, шушы ноталарны калдырыйм әле. Аллаһияр күчереп бирергә вәгъдә иткән иде»,
— дип бер кочак эш калдырып китте...
Аллаһияр консерваторияне тәмамлагач, Әгерҗе районының данлыклы Иж-Буби
авылыннан булган Рәкыя исемле кызга өйләнә һәм озакламый бер бүлмәле фатир алуга
ирешә. Ул шунда яңа әсәрләр иҗат итә. Аллаһияр Вәлиулла улы Сабага гаиләсе белән
соңгы тапкыр 1969 елда кайта. Һәм үзе укыган мәктәптә чыгарылыш кичәсендә катнаша,
тыйнак кына чыгыш ясый... Аның бердәнбер улы Рамил хәрби белгеч була. Космодромда
хезмәт итеп, подполковник дәрәҗәсендә пенсиягә чыга.
Озын сүзнең кыскасы, исеме «Идегәй» дастанында «Урмандагы Саба» дип телгә
алынган борынгы җирдә туып-үсеп, сугышның ачысын-төчесен күргән фронтовик
Вәлиуллиннар — төрле музыка жанрларында уңышлы хезмәт иткән милли җанлы, киң
иҗат диапазонына ия классик композиторлар, сәнгать осталары. Аларның милли музыка
сәнгатен үстерүгә керткән фидакарь эшләрен татар халкы, бигрәк тә сабалылар, мәңге
онытмас, югалтмас. Чөнки чын иҗат беркайчан да югалмый ул.