Логотип Казан Утлары
Роман

ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР (дәвамы)


21
Сентябрь ае башында Шереметьев гаскәрне ике өлешкә бүлде. Бер өлешенә улы Михаил Борисовичны җитәкче итеп куйды. Полковник Кропотовны улы Михаилның ярдәмчесе итеп билгеләде. Әхмәтнәсирнең якташлары икенче төркемдә иделәр. Егет үтенеп сорагач, полковник аның якташларын үз төркеменә алды. Ряпино сугышында катнашып, үз гомерләрендә беренче мәртәбә үлем күзенә караган якташлары, Әхмәтнәсир канаты астында чирканчык алып, чыныктылар, тәҗрибә тупладылар.
Декабрь азагындагы Эрествер сугышында алар төркеме иң беренчеләрдән булып дошман катына үтеп керде. Раштуа көнен бәйрәм итеп яткан исерек шведлар арасына бәреп кереп, паника куптардылар. Тиз арада аңга килеп өлгергән дошман туплардан атып көчле каршылык күрсәтте. Ядрәләр артта шартлап драгуннар арасында югалтулар булды. Әхмәтнәсирләр төркеме алгы рәттә булганга, күрәсең, аларга зур зыян килмәде. Ярдәмгә килеп җитешкән пехота белән артиллерия басымы астында хәлләр кискен үзгәрде.
Дошман артыннан куа чыккан иделәр. Алар инде чәчелде. Артларыннан куу зур нәтиҗә бирмәс, кирәкмәгән югалтулар гына булуы мөмкин дип, полковник кире борды үзләрен.
1702 елның дүртенче гыйнварында Псков шәһәре аларны туплардан атып, зур тантана белән каршы алды. Берничә көнгә сузылган җиңү тантанасы азагында Мәскәүдән Петр I ярдәмчесе Меньшиков килеп, Шереметьевка «Андрей Первозванный» ордены такты, фельдмаршал дәрәҗәсе бирелүен җиткерде. Сугышта катнашкан барлык хәрбиләргә берәр көмеш тәңкә өләштеләр.
22
Татар-башкорт атлыларының Ряпинода күрсәткән батырлыгы Борис Петрович Шереметьевка мәгълүм иде. Бәйрәм шау-шуы басыла төшкәч, полковник Кропотов белән очрашып, хәлләрен сорашты, уй-фикерләрен белеште. Читтәрәк басып торган Әхмәтнәсир ягына ымлап:
Ахыры. Башы 1 санда.
— Не тот ли это воин, который нас однажды с кониной выручил? - диде.
— Да, тот самый, Ваше Благородие.
— Ну, здравствуй, джигит! Как нога? Не беспокоит?
— Зряем жилаем Ваш Блгаруди! Никак нит! Спасибы за воткы, воткы памагал.
— Как воюется?
—Ваш Блгаруди! Зимляки на падмугы приехали. Хараша ваюет!
Фельдмаршалның кайгыртучанлыгы урынсыз түгел иде. Полкларда кеше саны тулы түгел. Регуляр атлы гаскәр, пехота кирәк. Атлар җитешми. Бөтен булган мөмкинчелеген эшкә җигеп, Шереметьев Армияне тулыландыру өчен тырышты. Яз урталарында көткән өч мен калмык белән мен дә өч йөз татар атлылары килде. Шереметьевка гына хас салкын үҗәтлек белән унсигез мен кешедән торган гаскәр җыелды. Анын күбесе регуляр сугышчылардан тора иде. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Нарва фаҗигасеннән сон Петр I, Манифест игълан итеп, чит илләрдән гаиләләре белән оста белгечләр чакыртты. Унайлы шартларда җирләр һәм эш урыннары бирде. Эшләнгән эшкә көмеш һәм алтын тәнкәләр белән түләп, ирекле рәвештә, Рәсәй көчен арттыруда зур эшләр башкарылды. Урал ягында чуен, корыч кою эшләре сыйфатлы рәвештә кин колач алды. Дары эшкәртүнен дә сыйфаты артты. Бу бик мөһим, урыслар көчен арттырган һәм вакытлы гамәл иде.
Петр I фәрманы белән Шереметьев июнь урталарында шведлар җиренә яу белән
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
11
чыкты. Патшанын ашыктыру сәбәбе урынсыз түгел иде. Англия, Голландия һәм Австрия белән Франция арасында сугыш, Испания байлыгын бүлешү бара. Урысларнын үз кайгысы, шведларга ярдәм килер дип уйлыйсы да юк. Швед короле Архангельскига килерме әллә диеп көткәннәр иде, ә ул Варшау ягына яу чыккан. Эстляндия белән Латвия җирләрен сакларга калган Шлиппенбах кулы астында барлыгы җиде мен тирәсе атлы һәм җәяүле көчләре бар. Бу вакытта Шереметьев кулы астында тугыз драгун полкы, сигез пехота һәм төрле шәһәрләрдән җыелган регуляр булмаган өч полк иде. Шулар өстенә өч мен тирәсе калмык һәм татар-башкорт атлылары. Шведлардан үч алыр өчен ин унай вакыт иде бу.
Шереметьев драгун полклары алдына обозларны калдырып, үзләре белән сигез көнлек азык алып, Красно борыны ягына бару бурычын куйды. Ә үзе, пехота һәм артиллерия белән Юрьев Ливонск юлы буйлап баруын дәвам итте. Полковник Кропотов татар-калмык атлы гаскәре белән янәшә барырга тиеш иде.
Родион Христианович Боур җитәкләгән Преображенск драгун полкы, Красно мызына унбиш чакрым ара кала, шведлар ягыннан көчле каршылыкка очрадылар. Көчләр тигез түгел иде. Красно мызына икенче яклап һөҗүм иткән Кропотов гаскәре шведларны тар-мар итеп, Боур полкларына ярдәмгә ташланды. Ике яклап көчле басымны күтәрә алмый, шведлар, Красно мызын калдырып, Гумолово ягына чигенделәр. Фельдмаршал Шереметьев, Кропотовка дошманны эзәрлекләргә әмер биреп, пехотасы белән төнгелеккә Красно мызында калды.
Шул вакыт эчендә Шлиппенбах, калган барлык көчләрен туплап, Гумоловога ун чакрым кала елга аръягында урнашты. Елганын бире ягына биш йөз кешедән торган заслон куйды. Куа чыккан Кропотов белән полковник Боурнын атлы гаскәре, шведлар заслонын тар-мар итеп, елга аша күпер салуга кереште. Иртәнгә күпер әзер иде. Тулысынча ял да итмәгән килеш, күпер аша Гумолово борыны ягына ыргылдылар. Куа килүчеләрнен артык күп булмаганын белеп алгач Шлиппенбах үз гаскәрләренә: «Берсен дә әсир алмаска! Урысларны мөмкин кадәр күбрәк юк итәргә!» — дигән әмер бирде. Каршылык күрсәтергә әзерләнеп өлгергән шведлар куып килүчеләрне туплардан көчле ут ачып каршы алды. Андый көчле каршылыкны көтмәгән куучылар бер мәлгә каушап калдылар. Анга килеп өлгергән арада, кыргый җанвар үкерүенә охшаш быргы тавышы астында, шведларнын атлы гаскәре һөҗүмгә ташланды. Башка чара юклыктан үлем әчесе белән сугышкан шведларнын көчле басымы астында куып килүчеләр чигенергә мәҗбүр булды. Өч сәгатькә сузылган бу бәрелештә драгун атлы гаскәре күп кенә сугышчыларын югалтты. Татар-калмык гаскәрләре арасында да үлүчеләр аз булмады.
Куа чыккан гаскәрнен көчле каршылыкка очраганын ишетеп, Шереметьев калган атлы гаскәрләрен ярдәмгә җибәрде. Көндезге сәгать өчләр тирәсендә, ярдәм килеп җитеп тагын бер сәгать тирәсе көчле сугыш барганнан сон, шведлар Гумолов борыны ягына чигенергә мәҗбүр булдылар.
Шереметьев полковникларына югалтуларны барларга кушты. Драгун атлылары арасында унбиш кеше үтерелгән, илле биш кеше җәрәхәт алган, тагын өч кеше авыр яралы. Җитәкчеләре арасында бер подполковник, бер полковник үтерелгән, өч капитан, бер прапорщик җәрәхәт алган. Атлы гаскәре арасында унөч калмык, җиде татар үтерелгән, егерме өч калмык белән унбер татар сугышчысы яраланган, җитәкчелектән бер капитан белән полковник һәм Кропотов тән җәрәхәте алган иде. Пехота арасында да югалтулар бар.
Полковник Кропотовнын җәрәхәт алуы болайрак булды. Елганы кичеп чыгып дошман утына эләгү белән Әхмәтнәсир, хәлнен мөшкеллеген анлап алып, полковник янәшәсендә булырга тырышты.
— Ваш блгаруди! Назад нады, назад! Пушкы нады ждат!
— Поздно, Ахмет, поздно! Они скоро в атаку пойдут. Надо их встречать.
Чынлап та, озакламый шведнын атлы гаскәре, стена шикелле кубып, алар өстенә ташланды. Бу очракта качып китү үлем белән бер иде. Көчле бәрелеш башланды. Киеме буенчамы, өлкән офицер икәнен сизенеп, полковник ягына ике дистә атлы
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
12
ыргылды. Әхмәтнәсир белән тагын унлап татар егете, шведлар юлына каршы төшеп, һөҗүмне үзләренә юнәлтте. Мылтыктан атарга форсат юклыктан Әхмәтнәсир аны, көпшәсеннән тотып, тәпәч урынына кулланды. Җан-фәрманга чаптырып килгән дошманны атыннан бәреп төшерде. Икенче якка кизәнгәндә, ат башына мылтык түтәсе тиеп дошман җиргә мәтәлләде. Бу хәлне күреп алган егетләр дә шуны ук кабатладылар. Әхмәтнәсир, полковникнын аты сөртенеп, хуҗасы җиргә егылганын күреп алды. Җирдә килеш аны таптап, изеп китүләре мөмкин иде.
— Егетләр! Камандир җирдә! Камандир! Камандирны сакла! — дип, җан көченә кычкырып, полковник янына килде. Саф татар телендә әйтелгән бу авазны ишетеп, калмык егетләре дә анын янына ашыкты, командирны уратып алдылар. Бер урында укмашып дошманны каршы алу унай нәтиҗә бирде.
— Битләренә төзәгез, егетләр! Йөзләренә атыгыз! — дип, Әхмәтнәсир, җәясен алып, уктан атарга кереште. Аралар якын булганлыктан төзәп ату җайлы иде, күп кенә дошманны сафтан чыгардылар. Ул арада полковник аягына күтәрелгән иде инде. Хуҗасыз калган швед атын тотып алып, Әхмәтнәсир:
— Бири, Ваш Блгаруди! Пишком нилзә! — диде.
Әхмәтнәсир сузган йөгәнне кулына алып, полковник ияргә менәргә тырышып карады. Аягы яраланган иде, күрәсен — ияр үкчәсенә баса алмыйча җәясенә ябышты. Җитез генә иелеп, егет анын бил каешыннан тотты, күтәреп алып атка атландырды.
Бераздан ярдәм килеп, мөмкинчелек туу белән, полковникнын ярасын карады. Мылтыктан атып чәлтерен (сыйрагын) яралаганнар, сөяккә тимәгән. Шуна карамастан канын югалтып өлгергән, итеге эче тулы кан иде. Юл капчыгыннан бинт алып, яраны бәйләде, атка менәргә ярдәм итте.
Сугыш кырында бик күп кешесен калдырып, Шлиппенбах качып котылды. Бу анын сонгы мәртәбә котылуы иде. Шведларнын үкчәсенә басып куып бара торгач, Гумолов тирәсендә йөздән артык сугышчысы белән Шлиппенбахны әсир алдылар. Шведлар кулы астындагы ундүрт мен сугышчыдан биш мен туксаны үтерелгән, күп кенә кеше кулга төшерелгән иде. Бик азы качып котыла алды, тирә-якка таралып сибелде.
Фельдмаршал Шереметьев өч тәүлек буена Гумолов борынында ялга туктады. Яна көчләрне тирә-якларга җибәреп авылларны таларга, йорт- кураларын утка тотарга әмер бирде. Дүртенче көнне Рига ягына китә торган юл белән барып, Мыниста ныгытмасын камап алды. Мынистаны ике көн эчендә бирелергә мәҗбүр итеп, бөтен көчләрне Мариенбург ныгытмасына юнәлтте.
Мариенбург ныгытмасы утрауда булып, тирә-ягы су белән уратып алынган. Ныгытманы аз санлы кеше саклауга карамастан, тиз генә җинүгә ирешеп булмады. Көне-төне көчле туплардан ату нәтиҗәсендә ныгытма эчендә янгыннар башланды. Унике тәүлек буе көчле утка тотып, егерме бишенче август көнне, ниһаять, ныгытма саклаучылар бирелергә мәҗбүр булдылар. Меннән артык сугышчыны, алтмыш сигез офицерны әсир алып, илле бер пушка һәм егерме алты әләмне кулга төшереп, тугызынчы сентябрьдә Шереметьев Псковка әйләнеп кайтты. Петр I Шереметьевтан бик канәгать иде: «Борис Петрович в Лифляндии гостил изрядно довольно долго и успешно!» — дип, Апраксин алдында фельдмаршалын мактап та алды.
Бу сугышнын тагын бер үзенчәлеге шунда — Мариенбург ныгытмасында әсир төшкән халык арасында Марта исемле бик чибәр швед хатыны бар иде. Төрле куллардан үтеп, ул сонгы чиктә Петр I карамагына эләкте. Бу — Петр патшанын булачак хатыны, киләчәктә Русия белән идарә итәчәк императрица Екатерина I иде.
23
Шереметьев Псковтан гаскәр туплап ятканда Петр патша, Голландиядәге илчесе аша, Карл XII Архангельск ягына зур яу туплый дигән өркеткеч хәбәр ала. Архангельск (Город) белән Холмогорны ике мен өч йөз илле биш кешедән генә торган аз санлы һәм начар коралланган көчләр саклый иде. Бу хәбәр Петр Inc куркуга салды. Тиз арада дүрт менлек гвардия батальоны туплап, 1702 елнын унсигезенче
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
13
апрелендә юлга чыкты. Озата баручылар арасында, Ф.Головин, кенәз А.Голицын, Ю.Трубецкой, Б.Прозоровский, А.Меньшиков һәм башкалар бар иде.
Юл бер айга сузылды. Швед гаскәрен көтеп өч айга якын Архангельскида яшәделәр. Бишенче августта инглиз һәм Голландия дингезчеләреннән караблар яллап, Соловкига, Соловкидан Ак дингезгә уздылар. Юлда очраган сәүдә караблары капитаннарыннан бу якка килүче швед карабларын күрү-күрмәүләрен сораштылар, Карл ХПнен Польшага яу белән чыгуын ачыкладылар. Шереметьевнын Лифляндиядә җинүгә ирешүен дә искә алып, Петр I шведларнын көчле ныгытмасы Нотебургка һөҗүм итәргә карар кылды. Нотебург ныгытмасына кадәр булган йөз егерме чакрым араны, күлләвекләр, вак-төяк елгачык һәм сазлыклар аша юл салып, сентябрь ае башында гына көч-хәл белән уза алдылар. Юлга чыгар алдыннан ул: «Изволь, не мешкав, быть к нам!» — дип, кайсы урында очрашырга кирәклеген әйтеп, Шереметьевка хат юллаган иде. Шул айнын азакларында Нотебург ныгытмасын камау эшләре төгәлләнде. Ике Гвардейск һәм ун хәрби полк, барлыгы унике мен биш йөз кешедән торган гаскәр өстеннән җитәкчелек итүне патша Шереметьевка йөкләде.
Мариенбургны алганнан сон Шереметьев Псковта озаклап ялга туктарга, сугышта югалткан көчләрне торгызып тулыландырырга ниятләгән иде. Патшага җавап итеп ул: «Больше того быть стало невозможно, в конец изнужились крайне, и обезхлебели, и обезлошадились, и пушки везть стало не на чем.» — дигән хат юллады. Хатлар юлда озак барганлыктан, җавап алып өлгермәгән патша, әйтелгән урынга тиз арада килеп җитәргә боерык биреп, яна хат салды. Дошман кулына эләгүдән шикләнеп булса кирәк, ашыгунын сәбәбен ачыклап язмады. Шуна карамастан бомбардирнын җитди хәлдә булуын ул хат аша анларга була иде.
Сентябрь азагында Нотебург ныгытмасы тирәсендә көчләр җыелып бетеп, ныгытманы саклаучыларга бирелергә кушып, быргычы-парламентер аша хат юлладылар. Ныгытма хуҗасы подполковник Густав Вильгельм Шлиппенбах, генерал Шлиппенбахнын бертуган абыйсы, камаучыларнын таләбен кире кагып, дүрт көнлек вакыт сорый. Имеш, ул Нарва ныгытмасы коменданты Горнга буйсына, анардан рөхсәт алырга тиеш. Шул ук вакытта ныгытма каланчасына король әләмен элеп куялар. Бу — ярдәм сорау билгесе иде. Урыслар бу хәлне сизенеп, беренче октябрь көнне ныгытма ягына көчле ут ачтылар. Ныгытма, су белән уратып алынып, Ладога күле ягыннан биек кыя белән бүленгән. Стеналары биек. Шунын өстенә көчлеләр — дүрт йөз илле кешегә йөз дә кырык ике эре туп һәм күп кенә башка төрле кораллары бар.
Ныгытма эчендә янгыннар башланып китте. Өч көн буе барган көчле атышлардан сон, офицер хатыннары мәрхәмәтлек сорап урыслар катына чыкты. Аларны бомбардир Петр Михайлович үзе каршы алып, үтенечләрен тынлады. Хатын-кызларнын балалары белән иреккә җибәрүләрен үтенүен белгәч:
— Ирләрегезне дә кызганып үзегез белән алсагыз, без рәхәтләнеп сезнен үтенечне үтәргә әзербез, — дип җавап бирде.
Хатын-кыз ул тәкъдимне кире какты. Җиденче октябрь көнне, көймәләр белән йөзеп кереп, ныгытманы алу каралды. Анын өчен үз теләкләрен белдергән көчле кешеләр сайлап алынды. Шулар рәтендә җинел киемле, көчле куллы һәм җитез татарлар белән калмыклар да бар иде. Өч көн рәттән ныгытма стеналарына атып тишекләр тиштеләр. Унберенче октябрьдә иртә белән, көймәләрдә йөзеп кереп, баскычлар аша шул тишекләргә үрмәләү башланып китте. Баскычлар кыска булып, беренче һөҗүм көткән нәтиҗә бирмәде. Ныгытма эчендәгеләр өстән ташлар ыргытып, кайнап торган су сибеп, һөҗүм итүчеләр арасында паника башланды. Арттарак булганнар, көймәләргә утырып, кире якка ташландылар. Подполковник Михаил Голицын, Семеновск җитәкчесе, көймәләрне читкә йөздереп, качарга теләүчеләргә мөмкинчелек тудырмаска әмер бирде. Озакламый, озын баскычлар һәм яна көчләр белән, Александр Меньшиков һөҗүм итүчеләргә ярдәмгә килде. Унике сәгать тоташ сузылган һөҗүмнән хәлсезләнгән ныгытма саклаучылар бирелергә мәҗбүр булды. Алда әйтелгәнчә, кораллары, дүрт туп һәм әләмнәре белән, музыка
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
14
астында аларга ныгытманы калдырып китәргә рөхсәт ителде.
Өч көн эчендә янадан җыенып, Нева елгасы буйлап Ниеншанц ныгытмасына китеп бардылар.
Бу һөҗүм урысларга бик кыйммәткә төште. Биш йөз утыз сигез кеше үтерелде. Бу сан ныгытма эчендәге халыктан да күбрәк иде. Тугыз йөз егерме биш кеше яраланды. Шуңа да карамастан, андый нык корылманы баскычлар аша менеп кулга төшерә алу чит ил вәкилләре арасында соклану, гаҗәпләнү хисләре уятты. Җиңүчеләргә төрле зурлыктагы йөз дә утыз сигез туп, шулар өчен унбер мең бер йөз ундүрт ядрә, бик күп гранат, дары һәм хәнҗәрләр кулга төште.
Беренче чиратта бомбардир Петр, сыйфатлы туплар ясатканы өчен, Винниусны чын күңелдән тәбрикләп рәхмәтен белдерде. Шундый каты тышлы «Чикләвекне» вату шатлыгыннан Нотебург (аларча «чикләвек» дип аталган) ныгытмасын «Ачкыч шәһәр» Шлиссельбург дип үзгәртте. Шлиссельбургның коменданты итеп А.Меншиков билгеләнде. М.Голлицынны полковник дәрәҗәсенә күтәрде. Күп кенә офицерларга җир, авыллар бүләк итте, алтын тәңкәләр өләште. Беррәттән күп кенә кеше җәзага да тартылды. Ныгытма алганда качып киткән егерме ике солдатны астылар. Кайберләрен таяк белән кыйнадылар, кайсыларын богаулап Себергә озаттылар. Шулар белән беррәттән Мертвой улы Осипов Андрей дигән кешене, татар сугышчысын кылыч белән яралаганы өчен, арба кырыена бәйләп, камчы белән «ярдылар».
Ул хәл болайрак булды. Унынчы октябрь көнне Әхмәтнәсир полковник Кропотовка килеп: «Мин штурмда катнашырга телим. Тик мин суда йөзә белмим. Шуңа карамастан, зинһар өчен рөхсәт итегез миңа да катнашырга!» — дип үтенеп мөрәҗәгать итте. Икенче көнне беренчеләрдән булып ныгытма ягына йөзеп чыктылар. Буйчан, таза булганлыктан, аңа баскычлар белән тәэмин итү вазифасы йөкләнде. Икенче кат баскыч артыннан килгәндә, ныгытма янында паника башланып, халык артка, яр буена чаба башлады. Өстән әмер ишетү белән, Әхмәтнәсир буш көймәләрне ярдан читкә этеп җибәрде. Качып баручыларның кайберләре, көймәләрне көчләп тартып алып, икенче ярга йөзә, кайсылары көймәсез генә суга ташландылар. Соңгы көймәне ярдан этеп җибәреп торганда, җан-фәрманга чаптырып килгән бер сугышчы аның өстенә кылыч белән ташланды: «Оставь лодку, бусурманин! Уйди с дороги!» — дип кизәнеп суккан җирдән Әхмәтнәсир тайпылып өлгерде. Янәшәдә тагын бер татар кешесе бар иде, кылыч теге бәндәне яралады. Икенче кат урыс кылыч белән кизәнгәндә Әхмәтнәсир кулын өскә күтәрде. Үткен кылыч, таеп китеп, кулбашын уеп алды. Аңга килеп өлгергән берничә кеше, тегенең өстенә ташланып, җиргә егып салдылар, кылычын тартып алып кулын бәйләделәр.
Бу гамәлне югары бәяләп, Әхмәтнәсирне утыз сум көмеш тәңкә белән бүләкләделәр. Теге адәмне җәзага тартып, камчы белән суктырдылар. Башка яралылар белән Әхмәтнәсирне Псковка алып кайттылар. Бу юлы аларга ачык һава астында төн уздырырга туры килмәде. Төн уртасы булуга карамастан, яралыларны көтеп алдылар, түбә астына урнаштырдылар. Икенче көнне, төш вакыты тирәсендә, алар яткан бүлмәгә шул ук түгәрәк ак сакаллы духтыр керде. Чират Әхмәтнәсиргә җитте. Бер күз ташлау белән духтыр аны таныды.
— Ну как нога, батенька?
— Нага хараша, рукам плухы.
Янәшәсендәге кыз кан белән укмашып каткан бинтны куптарганда егет ыңгырашып куйды. Кан ага башлау белән яраны юдырып, өстенә көл кебек нәрсә сиптеләр, катлы-катлы чүпрәк белән каплап, кысып бәйләп тә куйдылар. Шуннан соң гына карт, басынкы тавыш белән егеткә:
— Целый кусок оттяпали, батенька. Главное, сустав не поврежден, — дип, егетне юатып, икенче яралы янына күчте.
24
Умырып ите киселеп алынган яра тиз генә төзәлергә теләмәде, бөтен кул башы кып-кызыл булып кызара, йөрәгенә тиеп сызлый, сулкылдый. 1703 елнын март
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
15
азакларында гына хәле җиңеләюгә китте. Язга, кояш яктысына чыгып һава алыштыра башлады, танышлары белән аралашты.
Көннәрнең берендә, яна яралылыр белән, ике дистәгә якын арбалы обоз килеп төште. Көндез Әхмәтнәсир урам яклап ишек катында утыра иде. Яралыларны бүлмәләргә урнаштыра башладылар. Шулчак ул таныш йөз күреп алды.
— Ваш Блгаруди, иты Вы?
Яралы башын күтәрде.
— А, Ахмет, это ты! Да, браток, и меня угароздило.
Бу — полковник Кропотов иде. Бер атна тирәсе анын янына керергә кушмадылар. Ниһаять, җаен табып керде. Полковник аны елмаеп каршы алды.
— Мин хәзер ат кебек чабулап йөрим, минем хәл яхшы. Ә сез кай арада яраланып өлгердегез? Әлегә сугыш-мазар юк шикелле, — дип, Әхмәтнәсир полковникнын хәлен сорашты.
— Чтоб получить ранение необязательно большая война, Ахмет, — дип, полковник сонгы берничә ай эчендә булып узган хәлләрне сөйләп узды.
Шлиссельбургта Меншиков тик ятмаган. Ниеншанц ныгытмасы тирәсен саклаган ике швед полкын тар-мар итеп, берничә офицер белән сугышчыларны һәм ике мен тирәсе гади халыкны әсир төшергән. Күпсанлы йорт хайваннарын, атларын трофейга алган. Сонгы сүзен полковник:
— Тебя не было рядом, Ахмет. Ты же у меня был ангелом-хранителем,
— дип очлап куйды.
Ярасы авыр иде, бот төбендәге сөягенә ядрә кыйпылчыгы кергән. Яраны ярып, сөяген урынына утыртканнар. Аксак булып калуы мөмкин икән. — На одну ногу прихрамывал, вот и вторую угораздило, — дип, яралану тарихын сөйләп узды. Атна-ун көн тирәсе полковник янына кереп йөри торгач, бер көнне батырчылыгын җыеп, күнелен тырнап торган соравын бирде егет.
— Ярам төзәлгәннән сон да миннән рәтле сугышчы чыкмастыр дип куркам. Мине кая куярлар, кем итеп кулланырлар икән?
— Ул турыда курыкма, Ахмет. Син — минем адъютантым. Терелеп бетеп сафка басарлык булганчы авылда яшәрбез, көч җыярбыз, ял итәрбез. Авыл тормышы сагындырмадымы үзенне?
— Мин ул турыда хыялланырга да куркам. Мин бит авыл баласы. Ничек итеп сагынмыйм ди, Ваш Блгаруди, кәнишне, ыскучаю.
— Вот и договорились. Все будет хорошо! Главное, мы живы, мой друг!
25
Май аенын беренче яртысында Әхмәтнәсир тернәкләнү төркеменә күчерелде. Озатып калганда, дәвалаучы карт духтыр: «Кискен хәрәкәт ясап кулына көч китерергә тырышма! Ашыкмыйча, әкренләп күнектер кулынны. Кәрхәлдә, үз икмәгенне үз көчен белән эшләп табарга мөмкин булачак»
— дип, егетнен күнеленә ышаныч индерде.
Полковник Кропотовнын ярасы да әкренләп төзәлеп килә. Июль ае башларында култык таягы ярдәмендә аягына басты.
26
Полковник Кропотов яра алган Ниешанц бәрелешендә Меньшиков беркадәр унышка ирешә алса да, ныгытманы яулар өчен көче җитәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Шуна да карамастан, ул бәрелешнен нәтиҗәсе яна мөмкинчелек ачты. Кулга алынган әсирләр аша ныгытмадагы гаскәр саны, коралнын күпме булуы ачыкланды. Ин мөһиме — алар ныгытманы якыннан күрделәр. Шлиссельбург ныгытмасы белән бу ныгытма арасында аерма зур. Чөнки ул, коры җир өстендә урнашып, балчыктан өйгән валдан гына тора иде.
Егерме алтынчы апрельдә Шереметьев ярдәмгә килде, ныгытма камалды. Фелдьмаршалнын ультиматумын ныгытмадагылар кабул итмәгәч, утызынчы
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
16
апрельдә, бөтен булган туплардан көчле атышлар башланды. Көчле артиллерия белән җиде йөз кешедән торган гаскәр саклауга карамастан, урысларнын көчле басымына җавап уты ачмый гына ныгытма бирелергә мәҗбүр булды. Ныгытманы алып дүрт-биш көн вакыт узу белән, Нева тамагында, Нумерс эскадрасыннан ике швед карабы күренде. Ныгытманын урыслар ягына күчкәнен алар әле белми иде, күрәсен, ныгытмага якынаерга рөхсәт сорап ике мәртәбә туптан аттылар. Каршы җавап биреп, урыслар шведларны алдады. Петр I, тиз арада утыз көймәне икегә бүлеп, бер төркеменә дошманнын юлын капларга, икенчесенә карабларга һөҗүм итәргә әмер бирде. Корган планны ике көн эчендә тормышка ашырып, җиденче майда һөҗүмгә күчтеләр һәм ике карабны да кулга алдылар. Шулай итеп, Ладога күленнән алып Нева елгасы тамагына кадәр ара, тулысы белән Русия патшалыгы кулы астына күчте.
Шведларнын урысларны тынычлыкта калдырмасын алдан тоеп, Петр I нен уенда Нева тамагында яна шәһәр-ныгытма кору нияте туды. 1703 елнын уналтынчы маенда яна ныгытма-шәһәргә беренче нигез ташы салынды. Буласы шәһәргә Санкт-Петербург исеме бирелде. Төзелә башлаган алты бастионнын берсендә Петр Михайлович үзе катнашты. Калган бишесе Меньшиков, Головкин, Зотов, Трубецкой, Нарышкинга йөкләнде.
Нумерснын караблар эскадрасы, җәй буе Нева тамагы тирәләрен сак астында тотып, кышкылык ялга киткәч, Петр I Котлин утравы ярларын барлап чыгасы итте. Эре ташлардан торган сайлык белән Котлин арасында фарватер үтә. Әгәр шул ташлыкта ясалма утрау ясап, туплар урнаштыра калганда шведларга Нева тамагына узып керү мөмкин булмаска тиеш иде. Кичектермичә бу ниятне тормышка ашыру эшләре башланып китте. Кыска гына вакыт эчендә башкарып чыгып, утрауга тупларны урнаштырып та куйдылар.
Урыс патшасынын Нева елгасы тамагында шәһәр торгызу эшләре башлап җибәрүе Аурупа илләренә мәгълүм булды. Шул ук елнын ноябрь аенда чит ил сәүдә караблары Нева ярында якорь ыргытты. Шведлардан яшерен рәвештә узып кергән беренче карабнын шкиперына биш йөз алтын тәнкә, матросларына утызар таллер бүләк бирде. Әнә шулай, Русия тарихында беренче мәртәбә Аурупа белән якын арада дингез сәүдә юлы барлыкка килде. Яулап алган бу җирләрне ныгытыр өчен шведлар белән Русия арасындагы кан койгыч сугышлар әле алда иде.
27
Утыз беренче июль көнне полковник Кропотов белән Әхмәтнәсир Псковтан Мәскәүгә килделәр. Өч тәүлек буена патша канцеляриясе аша яралану нәтиҗәләрен законлаштырган кирәкле язулар туплап, дүртендә Тамбовка, анда бер кич кунып, алтысында Вишневка утарына кайтып төштеләр. Халык аларны зурлап каршы алды. Алар кайту хөрмәтенә, кызу печән өсте булуга карамастан, бер көн тулысы белән бәйрәм итеп узды. Авылда тагын өч гаилә арткан. Авыл зурая. Болында печәннәр җыелып беткән. Елга аръягындагы яна җирдә әле эшләр төгәлләнмәгән иде. Бияләр саны бермә-бер арткан. Кымыз ясауны үзләштереп, колачны кин җәйгәннәр. Маллар өчен көтү җирләре кинәйтелгәнлектән, сыерлар белән сарык көтүен дә ишәйткәннәр.
Очрашу кичәсендә Иван Егорович: «Как удачно, что вы вернулись!» — дип, чын йөрәктән шатланып тост күтәрде.
Шул кичәдән сон, һава суларга чыккан Әхмәтнәсир янына килеп, кулын егетнен инбашына куйды:
— Син мина үз улым шикелле якын. Син безгә кайтырсын әле дип йөрәгем сизенгән иде, сизгерлегем алдамаган. Человек ты добрый. Спасибо, что сберег сына моего единственного! Так что живи у нас столько, сколько душа пожелает! Если хочешь, мы тебя женим и дом добротный возведем. Русская девка не по душе тык, татарочку найдем.
Төн уртасына кадәр шулай хыялланып утырып, Әхмәтнәсир йокларга ятты. Даласын хәтерләткән хуш исле печән исе аны балачагына алып кайтты. Язмышына канәгатъ иде ул. Чөнки гомер юлында гел яхшы кешеләр очрап торды, алар һәрчак
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
17
яхшы теләктә булдылар. Бу минутларда анардан да бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда.
Икенче көнне мунча яктылар. Хуш исле каен себеркесе белән чабынып, егет озак кына юынды. Өч ел буена тозланып каткан тир белән бергә, ару- талу, әрнешүләр себерке белән куптарылып, печән вагында кайнаган чишмә суында юылып юкка чыкты. Яна туган сабый тәне шикелле җинеләеп, җаны хушланып, нәүмизләнеп калды. «Ходай кушып, туган ягыма кайта калсам, ин әүвәл мунча торгызачакмын!» — дип, күнеле түренә уеп, зиһененә салып куйды.
Берничә көннән печәннәр чабылып бетте. Алдарак чабылганнарын җыеп, шул ук урыннарда чүмәләгә салдылар. Башка халык белән таннан торып Әхмәтнәсир дә болынга чыккалады. Чалгы сабын аркалык каешы белән биленә бәйләп, ун кул ярдәмендә печән чапты. Җан теләсә булдырып булмас эш юк, әкренләп җайланды, күнекте. «Инша Алла, көйләнер барысы да!» — дип үз-үзен дәртләндереп, егетнен рухы күтәрелде, өмет чаткысы кабынды.
Бер көнне, төш вакытларында, егет янына Иван Егорычнын оныгы Егор килде.
— Ахмет! Сегодня на рыбалку пойдем! С ночевкой! — диде ул шатлыктан балкып.
— Ладны, Егор. А мне шас ышто делайт?
— Ничего не делать. Просто будь готов. А я иду червей копать. Курицу зарезали.
— А курицы зачим?
— Как зачем? Потроха для сомов, а с курицой архирейскую уху сварим.
Унбер яшьлек малай, элеккеге шикелле, Әхмәтнәсир тирәсенә елыша, дала тормышы турында сорашып, аралашырга ярата. Сонгы өч ел эчендә буйга тартылган, тормышка карата кызыксынучанлыгы арткан. Атасын ул: «Здравие желаем, господин полковник! С благополучным возвращением Вас!» — дип каршыласа, кулларын җәеп, Әхмәтнәсирнен кочагына ташлана: «Как хорошо, что ты вернулся, Ахмет! Ты научишь меня освоить татарский язык?!»
Ул элек тә, кайбер сүзләрнен тәрҗемәләрен сорап, кызыксына иде. Ә хәзер анын: «А это по-вашему как будет?» — дип, тулы җөмләләрнен тәрҗемәсен беләсе килә.
«Зачим иты тибә? Эс ким будиш абшатсы?» — дисән, ул: «Когда я стану взрослым, обязательно поеду в твою страну, — ди. Бертын уйланып алганнан сон: «В городе некоторые отзываются о татарах плохо. А я своими глазами вижу, что татары очень хорошие люди», — дип елмая.
— На эты люди не абижайсы, Егор. Разный люди есть и среди татар и среди уруских. Ани, навирны, плахими людими абшалис.
Кичке якта ат жигеп балыкка киттеләр. Әхмәтнәсир белән Егордан башка Еремей дигән бер авыл мужигын да үзләре белән алдылар. «Еремей рыбак от бога. С ним мы без рыбы не останемся», — дип, алдан ук юлнын унышлы булачагына ышаныч юрадылар.
Кичүгә житәрәк, елга борылышында туктадылар. Атны тугарып, Еремей учакка коры-сары жыйды. Яр кырыендагы ачыклыкта учак өчен урын әзерләде. Егор белән Әхмәтнәсир чатыр кордылар. Ә полковник: «Төнлә эзләргә туры килмәсен», — дип, арбадагы кирәк-яракны үз урыннарына урнаштырды. Яр буенда жайлы урын сайлап, берничә урында балыкларга жим салды. Кичү яклап чишмә бар иде. Еремей, су алып килеп, таганга казан элде. Шунын белән әзерлек эшләре төгәлләнде. Түземсезлек белән көткән Егор беренчеләрдән булып кармак салды. Еремей, үз кирәк-ярагын алып, таллар артына кереп югалды. Ашаткан урында балыклар жыелып өлгергән иде инде. Кая карама, шап та шоп сикергәләп, балык уйный. Беренче балыкны Егор тартып чыгарды. Бу кушбаш иде. Анын артыннан ук Әхмәтнәсиргә дә бәхет елмайды. — А иты какой рыбы? — дигән соравына, Иван Егорыч: — Ого! Это язь. Большая. Около килограмма потянет, — дип, егетнен шатлыгын бүлеште. Полковникнын үзенә алабуга эләкте. Еремей гына, куак артында посып, тавыш-тынсыз утыра бирде. Ул гел тирәннән тота икән.
Кармак салу белән чиртләкне чумдырып балык чиертә, үзара сүз катырга вакыт юк. Дәртнен кызып киткән чагында шактый күп балык тотып өлгергән иде алар.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
18
Еремей белән Егор балык тазарткан арада казанда су кайнады. Иван Егорыч тавыкны кисәкләргә кискәләде, Әхмәтнәсир бәрәнге әрчеде. Мона кадәр егетнен бәрәнге күргәне юк иде әле. Вишневкада да аны күптән түгел генә утырта башлаганнар. Ярмаланып пешкән бу азык егет күнеленә хуш килде. Уха пешерүне Еремей үз өстенә алды, ә егет, кызыксынып, читтән күзәтеп торды. Кайнап торган суны чиләккә бушатып, Еремей казан төбенә берничә кисәк тавык ите салды. Тураган суган сибеп, бер кат балык кисәкләре тезде. Өстенә тәмләткеч үләннәр жәеп, шул ук хәлне тагын берничә кат кабатлады. Шулар соныннан бәрәнгеләрне тезеп, өстенә кайнар су салды. Ярты сәгать тирәсе пешкәннән сон, тозлап, тагын су өстәде. Ун-унбиш минуттан казан капкачын ачып жибәрү белән тирә- якка хуш ис таралды. Әрхәрәй ухасы, чынлап та, искиткеч тәмле иде!
Ашап-эчеп тамакларны туйдыру белән, Еремей, балта тотып, таллык арасын ботарларга кереште. Яртылаш корый башлаган беләк юанлыгы талларны төпләп, учак янәшәсенә чыгарып өйде. Коры утын өелеп яткан жирдә чи таллар ниемә кирәк дип аптыраганнар иде... Еремей кискән агачларын яргалады. Тишкәләнеп беткән агач эчендә чәнти бармак зурлыгында кортлар бар икән.
«Вот вам хорошая насадка. На них можно рыбу покрупнее поймать», — диде тәжрибәле балыкчы.
Күк йөзенә менләгән йолдызлар кабызып төнге карангылык инде. Йокларга яттылар. Якында гына, күнелгә шом салып, мәче башлы ябалак ухылдый. Иртәгәсе тотылачак эре унышка өмет уятып, янәшәдә генә шаптыр-шоптыр балык уйный. Гомерендә беренче мәртәбә балык тотып караган егетнен күз алдында биегән калкавыч, сихерле жан иясе шикелле батып-чумып, йоклап китәргә ирек бирмичә, күнелен жилкендерде. Онытылып йокыга талгач та карт полковник аларны татлы йокыларыннан уятты. Офык буе агарып килә. Инеш өстенә сыек кына булып томан ингән.
Таллык артындагы бушлыкта Еремей балык белән көч сынашып ята иде.
— Җирдән бечевканы алыгыз, аякка урала! — диде ул.
Кылдан үреп сумалаланган калын җеп җәя кылы шикелле киерелеп тартылган. Әйтерсен лә җепнен икенче башында балык түгел, ә дүрт аягын җиргә терәп яшь үгез басып тора иде. Әле бер, әле икенче якка йөздереп, ара якынаямы дигәндә генә су асты иясе, суны болгатып, янадан кире упкын төбенә тартыла.
Әкренләп көн яктырды. Дөньяларын онытып барысы да тамаша күзәтә. Ара-тирә кинәш биргәлиләр. Ниһаять, билгесез җан иясе арыды. Суны кин итеп сөздереп ярга якынайды. Уникедән үргән каеш камчы шикелле ике мыек күренде.Артыннан ук, подаука соскы зурлыгында, иләмсез кин авыз пәйда булды. Яр кырыена кадап куйган таякны алып, Еремей балыкнын өске ирененә сукты. Киерелеп китеп балык тынып калды. «Помогите пока он не очухался!» — дип, балыкнын аскы ирененнән тотып, ярга сөйрәде. Дүртәүләп ябышып балыкны яр өстенә менгерделәр. Шунда ук җан инеп өлгергән балык боргаланырга кереште. Хром итек шикелле елтыр тәнле, Егордан да зуррак җәен балыгы иде бу... Калган ике кармак та буш түгелләр. Аларга да җәен эләккән. Алары артык эре түгел — берәр пот чамасы булыр.
Балыклар бозылганчы дип Егорыч юлга әзерләнергә кушты. Балыкны тиз генә чыптага төреп арбага салдылар да кайту ягына кузгалдылар. Шул чак ат алдыннан өерелеп бер көтү кыр тавыгы, бүдәнәләр пырхылдады. Артык югары күтәрелми генә очып барып, алдарак янә юлга төштеләр. Берничә кат шулай очып китеп, кунгалап, ярты юлны озатып бардылар да соныннан кире якка очып күздән югалдылар.
— Күп алар быел. Симерсеннәр әле бераз. Ачтан үлмәбез, — диде Егорыч, сөенеп.
28
Июль азакларында арыш басуына төштеләр. Бодай җитешеп килә, ашыгырга кирәк иде. Чалгыларга җәя тарттырып, ир-атлар арыш чаба, хатын-кызлар көлтә бәйләп чүмәлә куя. Берничә көн чүмәләләрне ындыр табагына ташып, суктыра да
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
19
башладылар. Икмәк суктыру үзенә күрә бер күнелле тамаша иде. Көлтәләрнен башаклы якларын уртага куеп җәяләр дә, тирәсен уратып алып агайлар, чабагачлар белән, бер ритмда дөнкәчли башлыйлар. Берничә кат әйләндергәләп суккалый торгач, саламын җыеп алып, шул ук хәл янадан кабатлана. Такыр җир өстендә бөртек өеме барлыкка килгәч, җыеп алып, олырак агайлар түшәм астында иләктә илиләр. Бер читтәрәк хатын-кызлар, каен тузыннан ясаган савытлар белән баш очларына күтәреп, орлыкны җилдә җилгәреп торалар. Бала-чагаларга да эш җитәрлек. Берәүләре кырдан көлтә ташый, икенчеләре, ындыр табагында көлтә биреп, суктырган көлтәләрне җыеп алып тора. Иген өстендә олысы- яше эштә. Ырудан чыккан хәлсез карт-коры белән имчәк балалары гына бу эштән азат иделәр.
Әхмәтнәсиргә дә эш җитәрлек. Чистартылган орлыкны капчыкларга тутырып амбарга ташый. Түшәм астындагы зур үлчәүдә үлчәп, булышчысы Егор дәфтәргә теркәп бара.
Арыш басуын тәмамлап килгәндә, күк күкрәтеп, көчле янгыр явып узды. Чыланган сонгы көлтәләрне ачык һава астында җәеп кояшта киптерделәр. Кипшендереп суктырганнан сон да орлыгын аерым келәткә салырга туры килде. Аларын ярмага тарттырачаклар. Бодайга төшкәнче тагын берничә мәртәбә янгырлар булып узды.
Кыш җитеп беренче кар күренү белән, кыр тавыгына ауга бардылар. Анда да Еремей үз осталыгын күрсәтте. Иван Егорыч белән Әхмәтнәсир мылтык күтәреп чабулап йөргән арада Еремей мылтыксыз гына да унлап тавык тотып алды. Сарайлар артындагы печән өеме тирәсенә кичтән кибәк сибеп калдырган булган. Шунын өстенә кылдан үргән ятьмә җәйгән. Тан белән печәнлеккә бүдәнәләр төшеп, тибенгәләп, ятьмәгә чуалганнар.
— Ах этот Еремушка, опять обдурил старика! — дип, гаҗәпләнгән булып, Иван Егорыч Еремейга канат куйды.
Еремей кышкылыкка бәйләм-бәйләм нечкә тал чыбыклары әзерләп калдырган булган. Аларны кайнар суда пешекләп кыш буе кәрҗиннәр үрә. Әхмәтнәсирне ул, балык тотар өчен, «морда» дигән нәрсә үрергә өйрәтте. Иван Егорыч алып килгән тегәрҗептән Еремей ятьмә, ау, сөрәкә үрде.
Раштуа бәйрәме алдыннан хуҗалар килеп төште. Утар өендә тәртип булуын күреп хуҗабикәләр бик канәгатъ калдылар. Юк, без ачыкмадык диешеп барысы да кымызга ябырылды, үз гомерләрендә беренче мәртәбә кымыз авыз иткәндәй, Әхмәтнәсирне мактадылар.
Сүз барышында егет үзенен аларча хәреф танымаганлыгын искәрткән иде... Юк-бардан гына башланып киткән әнгәмә Әхмәтнәсир өчен бик мөһим борылыш алды. Кунаклар ике атна буе авылда торган арада, көннәр буе дәрес әзерләп, укырга, язарга өйрәтә торгач, егет әкренләп белемне үзләштерде. Шәһәргә китәр алдыннан Егор ана каләм белән чиста дәфтәр, китаплар калдырды. Бәхетенә каршы, Егорнын беренче сыйныфта кулланган китаплары түшәм астында сакланып калган булган. Май ае җитеп, хуҗалар җәйгелеккә күченеп килгәндә, Әхмәтнәсир аларча яхшы гына укый-яза белә иде инде.
29
Семен Иванович, иртәгә юлга чыгачакларын әйтеп, кирәк-яракны кичтән әзерләргә, тан белән үк атларны җигеп куярга Трифонга кушты. Тан атканда атлар юлга әзер иде инде. Бер арбада кымызлы шешәләр тутырган зур дүрт кәрҗин, икенче җинел тарантас хуҗалар өчен. Полковник үзе белән Әхмәтнәсирне алып, юлга кузгалдылар.
— Кымыз прдават штули будим? — дип, егет сорап куйган иде.
— Нет, Ахмет. Едем в Уварово. Там для раненных лечебницу открыли, — дип, полковник егетнен аркасыннан сөйде.
Урман эчләрендә юл кардан әрчелеп бетмәгән. Урыны белән чокыр- чакыр, баткак. Олы юлга чыккач, ат йөге җинеләйгәндәй булды.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
20
Бу тирәдә табигать бөтенләй бүтән иде. Каен катыш нарат урманы, усаклар да очрый. Кардан ачылган урыннарда ямь-яшел булып чирәм күтәрелеп килә. Юл аркылы поши юыртып узды. Әнә, кырыйлатып, тагын икәү килә. Ана пошый ике яшьлек бозавы белән тукталып, җигүле атны озатып калды. Берничә урында төлке дә күренде. Кышкы киемнәреннән арынып бетмәгәннәр, йолкышлар.
Төш вакытларында Уваровога барып керделәр. Юлда очраган кеше аша белешеп тагы бер чакрым ара узарга туры килде. Нарат урманы уртасында кин генә алан иде. Урманга терәп салган зур гына берничә нарат өй күренә. Каршы яклап утын өемнәре белән тулган сарайлар, каралты-куралар. Урта бер урында түгәрәк ике түшәм. Түшәм астында өстәлләр белән эскәмияләр. Бер төркем ир-ат, өстәл тирәли утырып, гәп сата. Янәшәләренә килеп туктау белән полковник тарантастан төште.
— Здравствуйте, господа! — дип, күтәренке тавыш белән сәлам бирде. Яннарына килде. — Командир драгунского полка полковник Кропотов!
— дип, һәрбересе белән кул бирешеп, исәнләшеп чыкты.
— Ну как отдыхается? Воздух тут у вас чудесный!
Янәшәдәге өй эченнән урта яшьләрдәге бер адәм күренде.
— Слушаю Вас, господа. Чем могу быть полезен? — дип кул сузып, Кропотов белән күреште.
— Это мой адъютант Ахмет. Участник Азовских баталий. Был ранен при взятии крепости Мариенбург. А я — полковник Кропотов. Ранение получил при взятии крепости Ниешанц.
— Приехали восстановить здоровье? Милости просим, господа! Я, стряпчий, Андрей Иванович Казимиров, к вашим услугам!
— Спасибо! Но у нас цель приезда иного характера, Андрей Иванович. Тут недалеко у меня имение. Производим кумыз. Очень полезный напиток!
— Спасибо... но...
— Никаких но! Мы Вам предлагаем свои услуги безвозмездно.
— Премного благодарен, господин полковник! Это очень похвально с Вашей стороны. От помощи мы не откажемся.
Полковник, егет ягына борылып:
— Ахмет, встречай Трифона. А я пока тут ознакомлюсь с условиями,
- диде.
Кымызны бушатып, Трифонны кире кайтарып җибәрделәр. Биредәге тормыш белән якыннанрак танышыр өчен полковник берничә көнгә тоткарланырга булды. Әлегә халык күп түгел, егетләренә ятак урыннар җитәрлек.
Чын дәвалаучы өлкән духтыр Воронежда булган икән, кичке якта кайтты. Кропотовнын тәкъдимен белеп алгач бик шатланды:
— Как это хорошо! Вы вовремя приехали! - диде.
30
Ничек итеп вакыт уздырырга белми йөргән егеткә, ниһаять, җаваплы эш табылды. Мона кадәр нинди генә эшкә тотынмасын: «Ахмет, Иван Егорыч нам запретил утруждать тебя работой», — дип, Трифон адым саен гел искәртеп торды. Кышкы ялда килеп киткән хуҗалар алдында приказчикны яклап чыкканлыктан, Трифоннын егеткә карашы кискен үзгәрде. Ана кадәр егетне ул үз көндәше итеп күрә иде, ә хәзер бар эштә дә кинәшләшә, үз фикерен уртаклаша. Күп кенә тормыш хәлләрен Трифон аша өйрәнсә, кайбер очракта егет биргән кинәшләр приказчикка файда китерә иде. Үләннәр белән им-том итә белгәч, Әхмәтнәзир авыл халкына да хәленнән килгәнчә булышты, дәвалап ярдәм итте. Килгән елны шундый хәл булды. Бер гаиләдә өч айлык бала көн елый, төн елый. Зәхмәт тигән, күрәсен, диеп ни эшләргә белми аптыраган гаилә янына кергәч: «Карарга мөмкинме?» — диде. Аркасында яткан бала, күкрәген киереп, бик каты елый иде. Егет баланы кулына алып, аркасын карады.
«Анлашыла», — дип анасына күкрәк сөтен учына тамызырга кушты Әхмәтнәсир. Ана сөте белән әкренләп уа торгач, каты төктән түгәрәк йомгак хасил булды. Бер үк
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
21
хәлне берничә кат кабатлый торгач, сабый бала егетнен кулында килеш изелеп йокыга талды. Шул вакыттан халык теленә кереп калган Әхмәтнәсир әлегесе көнгә кадәр авыл халкын ярдәменнән ташламый иде.
Май аеннан алып көзгә кадәр егет үләннәр, үлән тамырлары җыеп киптерде. Киндер тукымадан янчыклар тектереп, һәрбер үләнне янчыкларга салды, исемнәрен язып, нәрсәдән кулланырга икәнен теркәде. Иван Егорыч белән Егор июнь аенда гына килгән иделәр. Килү белән егет Егорны да бу эшкә тартты, язу-сызу эшләрен йөкләде. Июль ае азакларында, җыеп киптергән үләннәрен алып, егет белән Егор дәвалау йортына бардылар. Адам Карлович аларны, күптәнге танышлары шикелле, кочагын җәеп каршы алды.
«Монысы фәлән, монысы төгән», — дия-дия һәр үләннен исемен атады, нәрсәдән кулланырга кирәклеген анлатты, ә Адам Карлович русчага тәрҗемә итеп торды. Соныннан мактап егетнен кулларын кысты.
Үләннәрдән башка кымыз белән ике сарык түшкәсе дә алып килгәннәр иде. Чын күнелдән рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып калды духтыр.
Яз көне килеп киткәннән сон тана суйдырып, Семен Иванович Трифон аша җибәрткән иде. Июнь аенда да приказчик кымыз белән ике сарык түшкәсе китереп китте.
Нева елгасы тирәсеннән куып чыгарылган шведлар урысларны тынычлыкта калдырырга теләмәде. Сестр яры буенда генерал Крониорт, зур көчләр туплап, Петербургка һөҗүм итәргә әзерләнде. Дошман һөҗүмен көтеп ятмыйча, Петр I, дүрт атлы, ике җәяүле полк белән җиденче июльдә үзе һөҗүмгә күчте. Шведларнын менләгән гаскәриен кырып, күбесен яралап, тар-мар итте. Урыслар ягында барлыгы утыз ике кеше һәлак булып, утыз ике кеше яраланды. Шунын нәтиҗәсендә, Уварово дәвалану йортында кеше саны артты.
31
Күнегелгән бертөрле тормыш мәшәкатьләре белән, 1703 ел да узып китте. Яна туган ел илгә җинеллек китермәде. Киресенчә, илдә булган үзгәрешләр, «Төньяк» сугышы чыгымнары халык җилкәсенә авыр йөк булып ятты. Зыкыны алган авыр тормыш, торган саен халыкта тирән өметсезлек арттырып, сонгы чиккә илтеп терәде. Икмәк үстерергә кеше юк. Сабан тоткасы урынына эшкә яраклы ир-ат кулында — мылтык. Яна җирләрдә шәһәр торгызу, ныгытмалар кору эшләрендә генә дә унҗиде меннән артык халык бил бөгә. Шунын өстенә, налог өстенә яна налоглар. Кораллы көчләр, ил буе кеше талап, налог җыя. Халык, авыллары белән куптарылып, урманнарга кача, Себер якларына китәргә мәҗбүр була. Бу тормыш авырлыклары алпавытлар белән дворян гаиләләрен дә читләтеп узмады. Күп кенә сәүдәгәрләр таланып бөлгенлеккә төште, күпләре Русиядән качып киттеләр. Кайбер урыннарда халык сәнәк тотып күтәрелде. Андый җирләргә кораллы хәрбиләр җибәреп, халыкны канга батырдылар. Монын шаукымы Вишневка авылын да читләтеп узмады. Җыеп алган икмәкнен яртысы белән алты баш савым биясен, дүрт баш сыер малын тартып алып киттеләр. Яз башында ике яшь ирне хезмәткә тарттырганнар иде, тагын өч кеше соратып әмер килеп төште. Иван Егорыч, кирәкле язулар туплап, Тамбовка барды. Анда анын үтенечен хәл итмәгәч, Мәскәүгә китте. Уварово яралыларны дәвалау йортына ярдәм итү үз нәтиҗәсен бирде. Тиешле салымнан гайре җыемнардан азат ителүгә ышаныч кәгазе алып кайтуга иреште.
Көннәрнен берендә, кораллы ике хәрби ияртеп, утарга налог җыючы килеп төште. Семен Иванович өйдә юк чак иде. — Башкаларга караганда сез күпкә бай яшисез, шуна карап салымы да күтәренке булырга тиеш, әгәр фәлән кадәр сум акча белән ике ат бирсәгез, ул салымнан азат итәм диюгә Трифон: «Без тиешле салымны түләдек. Калганын хуҗа үзе хәл итәр. Әлегә ул өйдә юк. Көтегез», — дип акланды.
Семен Иванович, кайтып хәлнен асылына төшенү белән, Әхмәтнәсирне бер читкә чакырып алды: «Ахмет, возьми пару крепких мужиков с ружьем и ждите около амбаров», — диде дә, килүчеләргә әтисе алып кайткан таныклыкны күрсәтеп,
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
22
сөйләшеп калды.
— Все это филькина грамота, — дип тегеләр төкрек чәчә башлаган иде. — Ну ладно тогда, пройдемте к амбарам. Все богатство у нас там, — дип, амбар янына алып китте. Барып туктау белән, каралтылар артыннан чыгып, дүрт-биш кеше бу адәмнәрне коралсызландырды, аяк-кулларын бәйләде. Икенче көнне, тан белән торып, килмешәкләрне Тамбовка алып киттеләр.
Тамбовнын хәрбиләр идарәсе башлыгы Семен Ивановичнын күптәнге танышы икән. Тикшерә торгач, бу адәмнәрнен үз башбаштаклыгы белән акча даулап йөргәнлекләре ачыкланды. Идарә җитәкчесе, ул да полковник, ныгытып тикшергәннән сон хәл ачыклангач хәбәр итәрбез, дип калды.
Соныннан ишетеп белү буенча, ике хәрбине таяк белән суктырып, җитәкчесен Себер җибәргәннәр. Шул хәлдән сон утарга килүче кеше булмады.
Ул ел кыенлык белән узып, икенче ел да артык җинеллек китермәде. Семен Иванович Кропотовны, тәҗрибәле офицер буларак, хезмәткә чакырттылар. Әхмәтнәсир дә полковник белән бергә хезмәткә алуларын үтенеп сораган иде. Тикшерү вакытында, безгә, гади сугышчы буларак, сау-сәламәт кеше кирәк, диделәр. Яраксыз дип табып, алмадылар хезмәткә.
32
Мен дә җиде йөз дүртенче елнын уналтынчы ноябрендә:
«Елгаларда боз кату белән кичектерми генерал Левенгауптка каршы чык!» дип Петр 1дән хат алуга карамастан, фелдьмаршал юлга чыгарга ашыкмады. 1705 елнын февралендә: «Из-за отсутствия провиантов не имел возможности исполнить Вашу просьбу сиюминутно» — дип юллама җибәрде. Патша белән фелдьмаршал арасы киеренке булуга карамастан, гаскәрен җиренә җиткереп хәзерләп бетермичә фелдьмаршалнын бер адым да ясамавын Петр белә. Артык зур стратег булмаса да, җинел генә гаскәрен харап итәргә әзер торган кеше түгел иде фелдьмаршал. Сугыш кирәк-ярагы, бер рәттән азык-төлек белән сугышларда катнашып тәҗрибә туплаган офицерларга да мохтаҗ иде ул. Яра алып та хәрәкәт итәргә мөмкинчелеге булган барлык офицерларны чакыртып алып, җиренә җиткереп юлга әзерләнде.
1705 елнын 12 июнендә, чирдән терелеп аягына басу белән, Петр I, барлык көчләр белән генералитет тупланган Полоцк шәһәренә килде. Кинәшмәдә хәл ителгәнчә барса швед генералы Левенгауптны Ригадан кысрыкларга тиеш иде. Бу мөһим бурыч Шереметьевка тапшырылды. 15 июльдә каралган план буенча атлы драгуннардан гына торган гаскәр, турыдан-туры һөҗүмгә күчмичә, әйләнеч юл белән дошманны уратып алып тар-мар итәчәк. Баштарак уныш урыслар ягында иде. Митава ныгытмасына көтмәгәндә һөҗүм ясап, гарнизонны тулысынча диярлек юк итүгә ирештеләр. Алда шведларнын төп көчләре белән очрашасы бар иде. Генерал Левенгаупт Мур борыны тирәсендә унайлы позициядә ныгытма корып урнашкан. План буенча, урыслар Мур борынына турыдан-туры һөҗүм итәргә тиеш түгел иде. Урыслар корган хәйләне шведлар да кулланды. Алда торган бер төркем швед атлылары, янәсе, качып китәргә мәҗбүр булды. Ике елга якын сугышта катнашмыйча, дошманнын хәйләсен анлап бетермәгән Кропотов, Шереметьевтан рөхсәт сорап тормый гына, шведларны куа чыкты. Ана ияреп башка полклар да күтәрелде. Шведлар аларны көчле туплардан атып каршы алды, каты бәрелеш башланып китте. Шереметьев, бу хәлне күреп, башка көчләрне дә ярдәмгә җибәрергә мәҗбүр булды. Нөжүмгә күчү белән, урыс гаскәре шведлар калдырган алдавыч обозны таларга кереште. Шведлар икенче көнне тан белән, яна көч туплап, һөҗүмгә ташландылар. Унөч пушка белән ун әләмне кулга төшереп, урысларны чигенергә мәҗбүр иттеләр. Ул бәрелештә ике меңнән артык кеше үтерелде. Мур борынындагы, җиңелү Шереметьев өчен бердәнбер генә булуга карамастан, аның күңелендә авыр юшкын калдырды. Фелдьмаршалдан кисәтү алмаса да, полковник Кропотов, үз ялгышын аңлап, бу хәлләрне авыр кичерде. Бишенче сентябрьдә яңа көчләр туплап,
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
23
Митава ныгытмасын, ундүртендә Баускны бирелергә мәҗбүр иттеләр. Бауск ныгытмасында илле биш туп кулга төшкән булса, Митавада ике йөз туксан биш тупка баедылар. Аларның йөзгә якыны яңа конструкциядә эшләнгән мортиралар иде. Митава тантанасын бәйрәм итеп өлгермәделәр, патша исеменә Казан сарае җитәкчесе Борис Алексеевич Голицыннан көтелмәгән хәбәр килеп төште. Әстерханда стрелецлар фетнә күтәргән, Мәскәүгә яу белән киләчәкләр, имеш. Петр I өчен бу начар хәбәр иде. Әстерханны югалту — зур югалту. Беренчедән, ул Идел елгасы аша сәүдә юлы: икенчедән, балык тоту, стратегик башка төрле җиһазлар җитештерүче мөһим шәһәр. Анда төрле милләт халкы яши. Дүрт йөз тирәсе әрмән итек тегә, Бохара һәм башка чит ил сәүдәгәрләре, алыш-биреш белән сәүдә итеп, казнага байлык китерә. Петр I, бу яман хәбәрне алу белән, ярдәмчесе Тихон Никитич Стрегнев аша, ике атна эчендә Шереметьевка Мәскәүгә барып җитәргә кушты. Калада булган барлык кораллар белән казна акчасын читкә чыгарырга, һич югы җиргә күмәргә әмер бирде.
Шереметьев бу таләпне теләми генә кабул итеп, егерменче октябрьдә генә Мәскәүгә килә. Бер ай буе Мәскәүдә булып, ноябрь ае урталарында Түбән Новгородта, унсигезенче декабрьдә Казанда пәйда булды.
Казанда кыш уздырырга ниятләп, Головин аша Петр 1дән кыска гына вакытка булса да Мәскәүгә кайтып килергә рөхсәт сорады. Патша аның үтенечен кире кагып кына калмады, гади солдат Михаил Щепотов аның өстеннән шымчылык итәргә билгеләде.
1706 елның 16 гыйнварында Щепотов Казанга килеп, фельдмаршалга патшаның шул әмерен җиткерде. Бу хәбәр фельдмаршалны бик нык кимсетте. Февраль аенда ук Сарытауга, анда озак тоткарланмый Царицынга килде. Бу вакыт эчендә Әстерханлылар Мәскәүгә юлчы юллап, бу хәлне кан коймый гына хәл итүне үтенәләр. Әстерханлылар белән Мәскәү арасында сөйләшүләр баруы Шереметьевка мәгълүм булды. Шуның өстенә Әстерханнан Шереметьевка, Мәскәүдән патша әмере килеп җитмичә шәһәрне камамаска кушып, юллама килде. Мәскәү белән Әстерхан арасында солых төзелеп, хәрби көчләрнең кирәге чыкмый калу Шереметьевның дәрәҗәсен тагы да түбәнрәк төшерәчәк иде. Гади хәрби хәленә калдырылып кимсетелгән фелдьмаршал андый түбәнлекне күтәрә алмаячак. Шәһәрне камап булса да, әгәр «Черный ярдагы» шикелле халык иконалар тотып чыгып кан коелмый гына бирелә калганда, Шереметьев өчен бу бүләкләнә алырдай дәрәҗә өстәмәс иде. Төп карарга килеп, Шереметьев шәһәр халкына хат юллады. Тиз арада гына нәтиҗәле җавап алмасын ул белә иде. Икенче көнне үк шәһәр читендәге балчыктан өелгән валга туплардан ут ачты.
Шәһәрдә бар халык та килешү яклы түгел иде. Фетнәче стрелецлар белән тупчылар, каршылык күрсәтеп, җавап уты ачтылар.
Хөкүмәт гаскәрләре өчен бу зур каршылык түгел иде, унөченче мартта шәһәргә басып керделәр. Шәһәр уртасындагы таш ныгытмадагылар, каршылык күрсәтүне дәвам итеп, көчле ут астында, соңгы чиктә бирелергә мәҗбүр булдылар.
Хәрбиләр арасында югалтулар бик аз иде. Егерме кеше үтерелеп, илле өч кеше яраланган иде. Шәһәргә керү белән Шереметьев фетнәчеләрне бастырды. Кулга алынган ике йөз җитмеш өч кешедән бер йөз алтмыш җидесе — стрелецлар. Соңыннан, тикшергәч беленде: 504 кеше фетнәче булган. Шуларның 314е җәзага тартылды, калганнарын Себергә сөрделәр.
Шереметьевның элеккеге уңышларын һәм дә Әстерханны азат итүен югары бәяләп, патша аңа 2400 кешедән торган Юхотской өлкәсе белән Вощажников авылын бүләк итеп бирде. Әнә шулай фельдмаршал үз дәрәҗәсен саклап кала алды.
33
Мур борынында булып алган ялгышлыктан соң, Митава ныгытмасын алу тантанасында катнашкан полковник Кропотов әкренләп элекке хәленә кайтты. Дошман белән күзгә-күз очрашып көрәшергә күнеккән хәрби офицер өчен Әстерхан
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
24
фетнәчеләренә каршы чыгу күңел кайтаргыч хәл иде. Айлар буе бер шәһәрдән икенчесенә йөри торгач, юл газапларыннан аяктагы җәрәхәт янә сызларга кереште. Сау-сәламәт кеше өчен дә көннәр, атналар буе ат өстендә йөрү җиңел хәл түгел. Ниһаять, Әстерханны алып, тынычлыкта калгач, иске ярасы турында Шереметьевка искәртте. Фельдмаршал үзе дә бик талчыккан кыяфәттә иде. «Понимаю тебя, друг сердешный! Сам того же положения. За грехи мои пришла и мне болезнь ножная. Хоть и не был ранен, не могу ходить ни в сапогах, ни в башмаках. Благодарен за твой ратный труд непомерный! Не щадя живота своего помог родине нашей!» — дип, Кропотовны хезмәтеннән азат итте.
Семен Иванович Кропотов, пар ат җигелгән җиңел арбада, Царицын аша Сарытауга, Сарытаудан Тамбовка юл тотты. Юл уңаеннан Вишневкага сугылырга була иде, Тамбовта язу эшләрен җиренә җиткермичә утарга кайтмаска булды.
Май ае урталары. Улы Егорның әле мәктәп-гимназиядә укыган чагы. Гаиләнең Егорсыз утарга күченеп килмәве дә мөмкин иде. Кәм шулай булды да. Әтисе Иван Егоровичтан башка барысы да шәһәрдә иделәр. Егор укуын тәмамлагач, июнь аенда гаилә тулысы белән утарга кайтты.
Печәнгә төшәргә иртәрәк иде әле. Полковникның исән-сау әйләнеп кайтуы хөрмәтенә бәйрәм уздырдылар. Авылда үзгәрешләр юк. Игеннәр матур гына күтәрелеп килә, үлән билгә җитеп үскән. Озакка сузмый печәнгә төштеләр. Семен Ивановичның сау-сәламәт әйләнеп кайтуы Әхмәтнәсир өчен дә зур шатлык булды. Полковникны каршы алганда ул: «Слава Аллаху, что вы живы. Я всю време прасил Аллаха, чтубы Вас беда миновал.» — дип, чын күңелдән шатлыгын белдерде.
Печәнгә төшү белән аллы-артлы яңгырлар явып узды. Ары-бире йөреп вакытны әрәм итмәс өчен ир-атлар болында куна калып, иртә таңнан караңгы төшкәнгә тикле печән чаба. Егор да башкалар белән бергә төнгелеккә куна калырга әтисеннән сорап караган иде, әтисе рөхсәт итмәде. Бабасы Иван Егоровичтан үтенеп сорый торгач кына рөхсәт бирделәр.
Беренче төнне хәвеф-хәтәрсез генә, керфек тә какмый елга буенда балык тотып уздырдылар. Тәүлек буе йокламау үзенекен итте. Көнозын иләс- миләс йөреп талчыккан малай, кояш бату белән, кипшенгән үлән өстенә ятып тирән йокыга чумды. Ул төнне Әхмәтнәсир дә тирән йокыда иде. Таң алдыннан Егор кычкырып йокысыннан уянды. Күк йөзе агарып килсә дә караңгы иде әле. Әхмәтнәсир сискәнеп аңлы-миңле бертын каушап калган иде. Төшендә күргәннәрен өндә дип уйлап, мылтык эзләде. Кулына сәнәк сабы эләгү белән сикереп торып: «Бүреләр? Кайда бүреләр?!» — дип саф татар телендә кычкырып җибәрде. Тавыштан башкалар да уянды. Бу вакытта Егор да кычкыруыннан туктаган, төчкерә-йөткерә, печән өстендә ауный иде. Барысы да малай тирәсенә җыелды. Егор тынычланды шикелле. Борынга нәрсәдер керде дип сеңгермәкче итте, тагы да аллы-артлы төчкереп алды. Җиргә берәр нәрсә җәеп йокламагач, печән тузаны кергәндер, ахрысы. Зыян юктыр, үтәр диделәр.
Күзгә башкача йокы кермәде. Яктыра башлау белән, ат җигеп, Әхмәтнәсир егетне утарга алып кайтты. Күз алмалары кызарып йөзе бүртенгән малайны күрүгә әби белән әни кеше елаша ук башладылар.
Иван Егорович Әхмәтнәсиргә тарантас җигәргә кушты. Тарантас артындагы бушлыкка бер сарык бәйләп салдылар да өчәүләп Уваровага киттеләр. Юлда барганда тарантас чайкалуыннан малай изрәп йокыга талды. Бәхеткә каршы, Адам Карлович үз урынында иде: «Не волнуйся, молодой человек, разберемся», — дип, Егорга караганда бигрәк тә үз-үзен тынычландырырга теләгәндәй, зурайткыч пыяла аша малайнын борынын тикшерергә кереште. Борын эче кызарып бүрткән, тагы да эчтәрәк ни барын күрерлек түгел иде.
— Скорее всего пыльца от сены. Чем ядовитее трава, тем она и полезнее. Но в меру! Ничего страшного, все пройдет, — дип, эшен бетереп, кулын юды һәм бер савытка үлән төнәтмәсе салып малайга сузды.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
25
Адам Карлович биргән даруны ул кушканча кулланып берничә көн вакыт узды. Борын эченен җилсенүе кими төшеп, малай беразга тынычланган да кебек иде. Иген өсте җитү белән Егор яна баштан төннәрен йокламый чиргә сабышты. Утар хуҗалары бу хәлне иген өстендә куптарылган шул ук үлән, өлгереп килгән башак тузанына сылтадылар. Әхмәтнәсирне дә үзләре белән алып, гаилә шәһәргә күченеп китте.
Шәһәрдә дә малайнын хәле үзгәрмәде. Ике-өч көнгә бер үкереп тиберченә, стенага менә башлый. Борын эчендә башланып киткән чир баш чиренә әверелде. Шәһәрдә булган барлык духтырлар да малайны тикшереп, тәгаен генә чирнен нәрсәдән икәнен әйтә алмадылар. Малай ашаудан калып, кибеп, саргаеп бара. Мәскәүгә алып барырга диеп җыенганнар иде, духтырлар дынкылтык ерак юлда йөртергә рөхсәт бирмәделәр. Иван Егорович, үзе Мәскәүгә барып, алман кешесен, зур белгечне алып кайтты. Бер атна буе малай янәшәсендә утырып, тикшереп, ул да чирнен нәрсәдән булуын ачыклый алмады.
Әче кайгыда янып көз җитте. Малай кипкәннән кипте. Тире дә сөяк. Семен Иванович ярдәм эзләп Мәскәүгә барган иде. Октябрь ае азакларында үзе белән бер адәмне ияртеп кайтты. Кунак Аурупадан килгән яһүд профессоры иде. Башта ул малай белән озак кына әнгәмә алып барды. Көннен кайсы вакытында башлана авырту, кай урында, ничек итеп авырта? Нинди дару эчкәч чире җинеләя? Шуннан сон гына, авыз эчен ачтырып, борын тишекләрен барлап, малайны тикшерергә кереште. Өч көн, өч төн буе малай янәшәсендә утырып, ничек кенә тикшереп карамасын, ул да бу чиргә тәгаен диагноз куя алмады. Китәр алдыннан, гаиләдәге барлык кешене аерым бүлмәгә җыеп: «Не знакомое доселе болезнь. Помочь, к сожалению, ничем не могу. Ребенок истощен до предела. Жить ему осталось максимум два, два с половиной месяца. Умрет он не от болезни, а от истощения», - диде.
Бу хәбәрдән сон ни дәрәҗәдә салкын канлы Семен Иванович та түзмәде, сөлге белән йөзен каплаган килеш күз яшьләренә ирек бирде. Ана ияреп башкалар елаша. Йөрәккә кан саудырган бу күренештән Әхмәтнәсир дә түзмәде: «Дайте мни Егорошку, пажалысты! Увезу в деревне, на большуй путь готовить буду. Мужыт он ишо жить будит», — дип, хуҗаларны үгетләде.
Гаилә кешеләре бу үтенечкә тәгаен генә җавап бирер хәлдә түгел иделәр. Төне буе үзара сөйләшеп, кинәшеп чыктылар. Икенче көнне иртән Иван Егорович: «Ладно, Ахмет, забери нашего Егорушку. Вдруг твой Аллах исцелит его. Мы верим тебе! Верим в твою доброту!» — диде күз яшенә буылып.
Малайны тарантаска төреп салып, егет юлга кузгалды. Кайда юыртып, кайда атлатып кына бара торгач, төн урталарында Вишневкага кайтып җиттеләр. «Мы не хотим смотреть, как наша кровушка будет умирать»,
— дип, гаиләдән берсе дә авылга барырга теләмәде.
Кайтып төшү белән Әхмәтнәсир Трифонга каен утыннарыннан кызу гына итеп мунча ягарга кушты. Юлда тирбәлеп кайта торгач, малай тынычланып йокыга талган иде. Аны саклык белән генә күтәреп өй эченә алып керделәр. Өй эче суык иде. Мунча хәстәрен күрергә килеп җиткән хатын-кызларга өйне дә җылытырга кушылды. Әхмәтнәсир фонарь тотып чормадан кипкән үләннәр, каен себеркеләре алып төште.
Иртәнге якта малайнын чире янадан кузгалды.
— Ахмет, помоги! Мне плохо. У меня в голове что-то живое опять трещит, гудит. Помоги, родной!
—Ты только терьпи! Ты будиш здаровый, терьпи родненки! Ты ысначалы кумыз попей. Бане пойдем, там жаркы. Пусле кушайт нужны будит. Что сказал духтыр, знаеш? Кушайт не будиш, умреш ысказал. Кушайт абизательны нады!
Шулай сөйләнә-сөйләнә малайны кыстап кымыз эчерде. Чишендереп юрганга төрде дә күтәреп мунчага алып керде. Эре бүрәнәдән салган өч яклы мунчанын алгы ягы чишенү, уртадагысы юыну бүлмәсе иде. Түрдә кайнар кызу як, чабыну өлеше. Зур-зур лаканнарнын берсендә шаулап торган кайнар су, икенчесендә салкын чишмә суы. Тәрәзә аша көн яктысы төшүгә карамастан, егет ике дистә тирәсе шәм кабызып, лаканнар тирәсенә тезде.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
26
— Ты түлке ыслушайся минә и тирпи! Всю будит харашо, Егорушкы!
— дип сөйләнә-сөйләнә, малайны түр бүлмәгә алып кереп себерке белән чапты. Юыну булмәсенә алып чыгып, кайнар сулы лакан өстенә иелдерде, өстеннән чыпта белән каплады.
— Мне трудно дышать, Ахмет! — дип, малай башын күтәрмәкче иде.
— Жить хочешь, тирпи! Пака ишу трудны, потом лихше будит, — дип үгетләп, малайга башын күтәрергә ирек бирмәде.
Бераздан малайны салкын сулы лакан өстенә иелдерде, башын каплады. Салкын судан сон янадан чабыну бүлмәсенә алып кереп, себерке белән чапты. Ике мәртәбә шул ук хәлне кабатлаганнан сон, хәлсезләнеп калган малайны чишенү бүлмәсендәге тапчанга яткырды, эчәргә кымыз бирде.
— Ахмет, мне хорошо! Этот зверь замолчал. Мне стало лучше.
Ята торгач, малай йокыга китте. Ул йоклаган арада лакандагы үләнле суны кайнап торган яна суга алыштырды. Бертөрле үләннәрне яндырып, ике бүлмәгә дә ис таратты. Малайны йокысыннан уятып, шул ук гамәлне берничә кат кабатларга мәҗбүр итте.
Узган көзне күпер аша чыкканда бер ат аягын сындырган иде. Төзәлә калганда да эшкә яраксыз булуын исәпкә алып, суярга булдылар. Сум итләрен тозлап, Әхмәтнәсир ачык һавада каклады. Калганыннан, үпкә- бавыр, казылыклары белән бергә тапап, тутырма ясадылар. Кышкы ял вакытында утарга килгән Егор каклаган ат итен ашап караган иде, бик ошады. Бер кисәген шәһәргә дә алып китте. Икенче кат, малайны себерке белән чабып тапчанга яткыргач, шул итләрне кискәләп кайнар суда тотты. Ит йомшара төшкәч: — Накы,папробуй! Ты любиш такой мясы, — дип, малайны ашатырга тырышты. Егор итне авызына алып чәйнәп карагач:
— Ого, вкусно! А они что, у тебя еще остались?
— Канишне. Для тибе диржал. Кушай, кушай! Ты же любиш такой мясы,
— дип кыстый-кыстый малайга ит ашатты.
Мунча кызуын янарттылар, суларны алмаштырдылар.
— Ты что, Ахмет? Я устал. Может, на сегодня хватит?
— Нет, не хватит. Пака эты звирь находится у тебя на галавах, не хватит.
Беренче мәртәбә малайнын ирен кырыйларында елмаю чаткысы күренде.
Яна баштан себерке белән жилпеп, малайны кайнар сулы лакан өстенә иелдерде. Шулай кабатлый торгач, малай берничә кат кайнар су өстенә төчкерергә мәжбүр булды. Хәлсез тавыш белән малай кинәт кенә:
— Смотри, Ахмет! Что это такое? Это он, он! Тот зверь, который сидел в носу и трещал! — дип кычкырып жибәрде.
Әхмәтнәсир шәмне якынрак китереп суга иелде. Кан катыш суда ясмык зурлыгындагы таракан иде.
— Я так и думыл, — диде Әхмәтнәсир, өстеннән авыр йөк төшкәндәй хәлсезләнеп, тыныч кына. — У нас в деревне аднаму ребунку в ухы такой таракан зализал был. Бабушкы в ухы тюплий кумыз наливал.
— И что? Вышла таракашка?
— Кәнишне. Там же кушат совсем нет ничего.
Шаркылдашып көлеп кочаклаштылар да сүзне икенчегә борып, малай Әхмәтнәсирдән берәр төрле кызыклы хәл турында сөйләвен үтенде.
Мона кадәр егет гел сугышта булган хәлләрне генә сөйли иде. Бу юлы ул данлыклы ат карагы Артай турында сөйлисе итте. Ничек итеп Артайнын дошманнарын үтереп качып китүен сөйләде...
34
Беренче декабрьдә йомшак кына, булып кар төште. Йөзләре кызарып, тулыланып килгән малайны жылы гына киендереп урамга алып чыктылар. Ул көнне бала-чага урамда иде. «Кар әбие» өеп, кар бәрешеп, шау-гөр килделәр. Малайнын чирдән арынып аякка басуы авыл халкы өчен дә зур шатлык иде.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
27
Әхмәтнәсир юлга әзерләнде. Ул күп итеп кымыз әзерләтте. Бәхеткә каршы бияләр сөт ташламаган иде әле.
Ул елнын көзендә гөмбә унган иде. Трифон хатын-кызлардан күп кенә итеп гөмбә жыйдырып тозлатты. Бер өлешен киптерделәр. Кәбестә белән шалкан да унды. Ике кысыр сарыкны суеп, кышлыкка әзерләгән муллыктан өлеш чыгарып, түрле чанага төяделәр. Икенче чанага толып белән төреп Егорны утырттылар. Тан алдыннан Әхмәтнәсир белән Трифон юлга чыктылар. Кар тирән түгел, юл яхшы иде, көн өстендә барып керделәр. Шәһәрдәге йорты каршына атлылар килеп туктау белән өй эченнән өелешеп барысы урамга чыкты. Кропотовлар гаиләсе йөрәкләре кубып мәет көткәннәр иде... Толып эченнән алсу йөзле исән-сау малай торып басуга барысы бергә «ах!» килеп елашып Егорга ташландылар.
— Ты живой, родненький ты наш ? Каким чудом! Миленький, хорошенький! Какой же ты у нас молодецкий!
— Это Ахмет! Ахмет меня вылечил! Это он молодец! — Егор үзе дә күз яшен тыя алмады, үксеп еларга кереште.
Әхмәтнәсирне кочаклап алдылар. Барысы да кочаклашып елаша. Читтән күзәтеп торган Трифон да түзмәде, жине белән яшен сөртеп алды.
Ул көн Кропотовлар өчен зур бәйрәм иде. Икенче көнне Трифонны кайтарып жибәреп, берничә көнгә генә булса да кал инде дип кыстап, Әхмәтнәсирне шәһәрдә алып калдылар. Шундый зур шатлыктан бераз айный төшеп, берничә көн вакыт узгач, өстәл артында утырганда Иван Егорович сүз башлады.
— Твой Аллах, конечно, тебе помогал. Но твой поступок должен быть вознагражден. Скажи, чтобы ты хотел в награду?
— Ничава мне не нады, Ваше Благородие. Я же не для награды старалсы. Слаубох Егор живой! Это мне бальшой награда.
— Хочешь, мы тебя главным хозяином села поставим. Дом для тебя построим, женим.
— Нет, гаспадин полкоуник. У вас есть харуший хозяин. Трифон свой дилы знает, народым знакум. И дом тоже не нады. У миня свой дом есть. Мать, атис есть. У миня есть свой степь, свой народ. Я их люблю. Я их панимаю, они миня понимают. Последни три, четыре год не с кем на своем языке не говарил. Это мой мамин язык. Я очень ыскучаю свой язык. Если вы самым делы хатите, что-ты добрый делать, отпустите мине домой. Я уже не солдат. Ваевать не бирут. А я дома ишшо успею женитса, детей рожать. Наслетника аставить.
— Ты прав, Ахмет! Я сделаю все, что в моих силах, чтобы выполнить твою просьбу, родной ты мой человек!
Тагын бер көн узып, авылга кайтып китәр алдыннан Иван Егорович Әхмәтнәсирнен кай якта тууын, кайчан ничәнче елда хезмәткә алынуын, ата-бабасы, нәсел-ыруын сораштырып, дәфтәргә теркәп калды: — Ладно, сынок, не волнуйся. Все будет хорошо. С завтрешнего дня начну хлопотать твоего освобождения от службы.
35
Егетне авылга озату белән аталы-уллы ике полковник кинәшкә утырдылар. Нәрсәдән башларга, кемгә беренче мөрәҗәгать итәргә, нинди аргумент белән нигезләп егетне хезмәттән арындырырга мөмкин? Булышырга теләк булу бер хәл. Ә эшне унышлы башкарып чыгу, ул бөтенләй икенче нәрсә.
Икенче көнне икәүләп хәрбиләр бүлеге идарәсенә бардылар. Анда шул ук таныш полковник иде.
— Я даже не знаю, что ответить Вам, господа. В моей практике такого не было. Единственное, что смогу раскрыть одну тайну. По надежному источнику знаю, что сам Петр Алексеевич, со своей свитой, собирается приехать к Меньшикову. Точную дату не знаю. Скорее всего к Рождеству. Ловите момент. Когда он будет отдыхать с обильной горячительной, добр и снисходителен. Дерзайте, господа!
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
28
Раштуа бәйрәменә ике атнадан артык вакыт бар иде әле. Эшне озакка сузмыйча Воронежга барырга карар кылынды.
Семен Ивановичны Воронежга озату белән, «На всякий случай», — дип, Иван Егорович Вишневкага юл тотты. Шикләнүе юкка булмаган, биш көн узу белән улы Семен Иванович утарга кайтып төште. Петр Алексеевич Воронежда икән инде. Килү сәбәбе Меньшиков белән очрашу түгел, чире аркасында. Уваровага киләчәк икән. Авыр уйлардан алҗып чире кузгалган. Мактаулы исеме таралып өлгергән шифалы мунчада, сырхаудан арынып, берничә көн ял итәргә имеш исәбе.
Сугышлар Русияне фәкыйрьлек чигенә илтеп терәгән чак. Нарва, Мариенбург ныгытмалары, Нева елгасы буйларын шведлардан яулап алу бер хәл, аларны саклап тотасы бар. Карл XII Русияне тынычлыкта калдырмаячак. Аурупада таяна алырдай ил калмады. Август II шведларга бирелеп, ике арадагы килешүгә хыянәт иткәннән сон, шведларга каршы тору авырлыгы тулысы белән Русия өстенә төште. Бер яртысы Август Ине, икенчесе Станислав Лещинскийны яклап икегә бүленгән Речь Поспалитага да өмет юк.
Карл XII Саксониядә май җыеп балда йөзә. Кай якка юл тотачагы билгесез. Барлык Аурупа илләре дипломатлары швед короле белән дуслык эзли. Шул ук Англия, Австрия, Голландиянең Карл Х11не Испаниягә каршы күтәрелеп, җиңел генә мал бүлү исәпләре.
Петр I Меньшиковны ике драгун полкы биреп Речь Поспалитасы белән араны якынайтырга җибәрде. Әлегә анардан күңелне тынычландырырдай хәбәр килгәне юк. Ә Азовтан: «Казаклар кенәз Юрий Владимирович Долгорукийны кыйнап үтерделәр», — дигән хәтәр хәбәр килде. Патша өчен беразга булса да онытылып тору, чиреннән арыну кирәк иде. Кайту белән Семен Иванович, ишеткән-белгәннәрен сөйләп, кичектерми юлга әзерләнергә кушты. Тиз арада бер тана белән ике сарык суеп, соңгы булган кымызны, башка төрле азык-төлекне төяп Трифонны Уваровага озаттылар. Мунча кереп чыкканнан соң, өчәүләп, үзләре дә юлга чыктылар. Әхмәтнәсир үзе белән бөтен булган шифалы үләннәрен алды. Беренче мәртәбә кымыз төяп Уваровага баргач, Семен Иванович Адам Карловичка мунча турында искәрткән иде. Сызымына тикле сызып, күрсәтеп калдырды. Озакка сузмый төзеп тә куйганнар. Урынына карата бик кирәкле нәрсә булып чыкты ул. «Березовым веником в парилке вышибают все болезни. Диковинным напитком поят, и раны исчезают на глазах!» — дип дәваланып киткән халык аша, мунчаның даны тирә-якка таралды.
Кропотовлар килгәндә Петр Алексеевич юк иде әле. «Как вы во время, господа! И кумыс кстати! За продукты тоже большое спасибо! Целая орава ртов ожидается», — дип куанып каршы алды аларны Адам Карлович. Воронеж яклап урман юлында хәрбиләр төркеме күренде. Артларыннан аллы-артлы пар ат җигелгән берничә бөркәүле чана пәйда булды. Аларга да атлы хәрбиләр төркеме ияргән.
Кунакларны бил бөгеп каршы алдылар. Бөркәүле чана эченнән башта купшы киемле бер кеше чыкты. Аның артыннан ук, зур якалы толыпка төренеп, патша үзе күренде.
—Добро пожаловать, Ваше Величество! Мира Вам и здоровья!
— Куда пройти, старик?
— Прямо сюда, Ваше Величество.
Петр Алексеевич эре-эре атлап эчкә кереп китте. Башка чанадагылар аңа иярде.
Янәшә өйдән Кропотовларга стряпчий бүлмә күрсәткән иде.Патша белән очрашырга мөмкинлек көтеп ике тәүлек буе шунда вакыт уздырдылар. «Как только появится подходящий момент, я вас информирую», дип, Адам Карлович ышандырган иде, тиз арада гына җае чыкмады, күрәсең. Өченче көнне кичке якта гына, ниһаять, Адам Карлович ашыктырып керде.
Яңа гына мунчадан чыккан Петр Алексеевич, ярым шәрә килеш толыбына төренеп, зал бүлмәсендә утыра иде. Залга узу белән Адам Карлович: «Вот они, Ваше Величество! Наши меценаты Кропотовы!» — дип керүчеләргә күрсәтте.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
29
Кропотовлар икесе дә хәрби киемнән. Үкчәне үкчәгә сугып көр тавыш белән рапорт бирделәр:
— Отставной полковник Кропотов Иван Егорович, Ваше Величество! Участвовал в Крымской и турецкой баталиях. Награжден орденом святого Андрея Первозванного, и земельным уделом с деревней из сорока душ, Ваше Величество!
— Полковник драгунского полка Кропотов Семен Иванович, Ваше Величество! Воевал под командованием Бориса Петровича Шереметьева. Был ранен дважды при взятии Гумолова и Ниеншанца.
Чират Әхмәтнәсиргә җитте. Ул гади киемдә иде.
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
2. «К. У.» №2 30
— Капрал Ахмет, сын Салимгарая. Из роды Манаш, Ваш Благароди! Татар-башкирыми памагал, Азов брали. Швидами ваевал. Мнугы крипост брали. Кагда крипост Маринбур брали, ранился. Свой солдат руку ранил.
Шулчак патшага җан ингәндәй булды. Күзләреннән очкын чәчелгәндәй мыегын селкетеп куйды.
— Как свой солдат ранил? Удират хотел?
— Так тучны, Ваш Блгароди! Он хатил лодкы забират и удират. Я лодкы не давал, а он плухы ругался и миня саблем рубил плеча, Ваш Блгароди.
— Лодку не отдавал?
— Нет, Ваш Блгаруди, не давал. Пумыч пришол и мы эты крипост брали.
— Молодец, солдат! Хвалю! Это ты тут кумыс придумал?
— Э нет, Ваш Блгароди. Кумыз давно наш деды придумал. Я тут прусты других учил.
— Татарин?
— Так тучны, Ваш блгароди, татарин.
— Откуда родом?
— Э-э, далика, Ваш Блгароди. Из деревне Тархан. Степь.
Шулчак Семен Иванович алдан әзерләп куйган дәфтәрне Петр Алексеевичка сузды.
Патша язуны укыганда ара-тирә егеткә күз ташлап алгалады. Укып чыгу белән Семен Ивановичка.
— Почему этот воин не был представлен к награде? — дип сорау бирде.
— Не единожды был представлен к награде, Ваше Величество. Просто мы забыли упомянуть их в списке, Ваше Величество. За инициативность и отвагу при взятии Азова был присвоен звание «капрал». В честь победы над турками участвовал на параде в городе столице Москве. Был награжден деньгами в сумме двадцать пять рублей серебром. За взятие Маринбурга тридцатию рублями серебром, Ваше Величество.
— Не один он получал деньгами, полковник. Пожадничали?
— Виноват, Ваше Величество! Мы как раз и пришли по этому поводу к Вам, Ваше Величество! Ахмет заслуживает награду существенную. Ахмет славный воин. Будучи раненным просился на службу в армию, но из-за серьезного ранения ему в этом отказали. Он на днях спас моего сына, Ваше Величество. Иноземные лекари не смогли вылечить. В последний раз иноземец-профессор указал день кончины моего сына, а он жив и здоров. Ахмет его спас, Ваше Величество!
Тавышы карлыгып, полковник туктап калды. Үзалдына сөйләшкәндәй патша карашын янадан дәфтәргә күчерде.
— Вы просите солдата отпускать домой, на родину... Ну что же, я не против. Такие люди нам полезны везде. Пока занят со шведами, рука не доходит установить порядок на своих окраинах. Башкиры бузят. И с татарами хлопот не мало. Его не просто так отпускать, полковник, а всеми почестями и правами. В Казань снаряжается обоз Саратовскими и прочими боярами. Вам подготовят депешу на имя Урусова Юрия Семеновича. Поедете в Москву, старайтесь до марта месяца поспеть, полковник.
А тебе, солдат, спасибо душевное, за травы чудные и напиток бодрящий! Я думаю, ты не посрамишь наше доверие у себя дома!?
— Никак нет, Ваш Блгароди! Вы добрый человек, Ваш Блгароди! Спасибо большой!
— Не скажи, солдат, не скажи.
36
Семен Иванович Мәскәүгә үзе генә барып кайтмакчы иде. Урусов четерекле кеше, көтелмәгән сораулар туарга мөмкин дип, Әхмәтнәсирне дә үзе белән алырга булды. «Майламый булмас», — дип, үзләре белән бер түшкә сарык, бер капчык он, атка солы алып, төн уртасында юлга чыктылар. Рязаньда бер төн кунып, икенче көннен кичендә
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
2.* 31
Мәскәүдә иделәр. Урусов эш урынында юк иде, берничә көннән булырга тиеш, көтегез диделәр. Патша әмере белән килүне раслаган язу булганлыктан, Әхмәтнәсирне аты- чанасы белән Кремль сарае кәнүшниенә, ә полковникны махсус торакка билгеләделәр. Буш вакытта Мәскәүне күреп килергә егет полковниктан рөхсәт сорады. «Смотри, Ахмет, далеко не ходи, заблудишься», — дип, Семен Иванович егетне кисәтеп, рөхсәтен бирде.
Мәскәү урамнарында халык күп түгел. Кая карама, хәерче. Күбесе хәрби киемнән. Кем кулсыз, кем аяксыз.
«Бу кадәр ташны ничек итеп шулай өеп бетерә алдылар икән?» — дип, катлы-катлы өйләргә исе китеп йөри торгач, бер хәерче күнелен үзенә җәлеп итте. Бу адәм башкалардан өс киеме белән аерылып тора иде. Өстендә чапан, башында йон тукыма кыргыз калпагы. Аягында иләмсез зур күнитек. Заманында Әхмәтнәсир дә швед хәрбие аягыннан салдырып алып шундый итек кигән иде бит... Бу мөселман бәндәсе булырга тиеш, бер-ике тиен акча бирим әле дип янәшәсенә килде. Йөзен сирәк кенә булып сакал-мыек баскан хәерче башын күтәрде.
— Ыспасибы, дубр чәлауик.
— Йә Хода! Йомахуҗа, бу синме?!
Өмет чаткылары сүнгән тонык карашын төбәп бертын сүзсез торган хәерче:
— Моя кушет хучет.Моя дулгы не кушал», — диде калтыравык тавыш белән.
Күзләре аныкы! Шик юк, бу чынлап та Йомахуҗа иде.
— Йомахуҗа, бу мин, Әхмәтнәсир! Син нәрсә, оныттындамы? Без синен белән Азовны алдык. Вишнүвкә авылы, палкауник Крупытыв... исенә төшер!
— Ә-ә бу һинмени, Әхмәт?! Танымаймын, дускай. Нәмәкәй кылып йөрәйһен монда? — Корычтай сенерле бармаклары белән Әхмәтнәсирнен кулын кысты. — Минем хәлдәр хөте, туган...
— Ярар, ярар соныннан. Соныннан сөйләрсен. Киттек минем белән, дускай! Ашатам, эчертәм үзенне. Баргач анлашырбыз.
Егет Йомахуҗаны кәнүшнигә ияртеп барып тамагын туендырды. Өлкән офицер аша белешеп, бер бүлмәдә юындырды. Ике тәнкә көмеш акча биреп, өс-башын карады. Бераз хәл кереп ял иткәч, башыннан үткән хәлләрен сөйләтте.
Нарва урманнарында шведларнын авангард көчләре белән бәрелешкәннән сон яра алган хәрбиләр обозын озатырга билгеләнгән төркем, Нарвага кереп тормый гына Псков ягына юл тота. Яралыларны тапшырганнан сон озата килүче төркемне кенәз Репнин гаскәренә кушалар. «Төньяк» сугышында Репнин җитәкчелегендә көрәшеп батырлыклар күрсәтә.
— Бүләкләп утыз тәнкә көмеш биргәйнәр ине. Ярты елдык хезмәт хакын түләнеләр», — диде Йомахуҗа монсу гына итеп.
Биленә бәйләп куйган акчаларын талап алмакчы булалар. Бу турыда өлкән офицерга әйтеп, теге урысны таяк белән суктырттыра. Күпмедер вакыт узгач, акчаларын барыбер урлата. Кем эше икәнен белә. Тик ул акчаларны ул кешедән таба алмыйлар. Нахак яккан өчен егетнен үзен җәзага тарталар. Бик каты кыйныйлар, ике ай артыгы белән рәткә керә алмый җәфалана. Шуннан сон ана көн бетә. Туган якларга кайтып китәргә исәбе, тик бер тиен акчасыз кая бара аласын ди...
Йомахуҗанын табылуы полковник күнеленә дә хуш килде. «Ты хорошо сделал, Ахмет! Мы его с собой возьмем», — диде.
Әхмәнәсирнен: - Ул монда прпайдет, мин аны үзем белән туган якларга алып китәр идем. Он же ужы не салдат. Пра ево тоже Урусова праси пажалыста», — дигән үтенечкә каршы полковник: — Син үзен буласын бит Урусовта, курыкма, сора, кире какмас, минемчә», — дип, егетне тынычландырды.
Өч көн дигәндә аларны Урусов бүлмәсенә чакыртып алдылар. Егет керү белән Юрий Семенович аны таныды. — А, это ты, земляк! — дип, ачык йөз белән каршы алды. Шунда ук эшне хутка җибәрде.
Икенче көнне Әхмәтнәсирне башка урынга чакырып керттеләр. Ул Йомахуҗаны да ияртеп килгән иде, анысына ишек төбендә көтеп торырга куштылар.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
32
Бүлмәдә ике кеше иде. Берсе, егет керү белән аны-моны сорашып тормыйча, төп сүзгә күчте.
— Вам возлагается ответственная миссия. В последнее время в тех краях, где вы родились, идут волнения среди кочевников. Вам надлежит выяснять их намерения. Государь дает вам право и полномочия дать волю беглым и присоединить их к ратным делам во славу нашего Отечества. Вы получите из казны деньги серебром в сумме десять тысяч рублей. Часть денег потратите для приобретения лошадей и телег. Часть — для снабжения обоза провиантом и снаряжениями. Вас будут сопровождать дюжина солдат верхом на лошадях. Вы должны будете контролировать при сборе налогов, организовать охрану караванов. Повторяю еще раз — контролировать! Ежели кто припятствовать будет, составлять письменную депешу. В дальнейшем вам присудят жалование по возможности и по вашему усердию. Вопросы какие будут?..
Вәгазь укыган мулла шикелле берөзлексез сөйләгән бу адәмнен сүзләрен Әхмәтнәсир анлап та, эчтәлегенә төшенеп тә бетә алмады.
— Вапрус кәнишне ест, Ваш Блгаруди. Ну түлке я не савсим понил, что вы говорил. Вы, пажалысты, всю иты на бумагы пишите. Патум буду читат как коран и панимать.
— Хорошо. Какой вопрос хотели задать?
— Тут нашулсы зимляк. Он савсим балнуй и тущи. Он самнуй Азов брал. Ә тәпир ваеват не мужет, балной... Чтубы ево самнуй отпустили. Он харуший чалауик.
Бүлмә хуҗасы өстәлдәге кынгырауны алып шалтыратты. Ишек катында хәрби күренү белән: «Кто там, пропусти его!» — дип әмер бирде.
— Йомахуҗа, Ваш Блгаруди... — Ике күз дә борыны гына утырып калган нурсыз йөзле Йомахуҗа тотлыгып калды.
Шунда Әхмәтнәсир ярдәмгә килде.
— По урыски Хадҗа, сын Йомагол, Ваш Блгаруди. Ысначалы наш камандир был Куфтерев Кәнстәнтин Диминтыч. Ишу раншы стүлник Туренев был. Патум наш нәчәлникым ыстал палкауник Семен Иваныч Крапутов, Ваш Блгаруди. Пусле ыс раниными папал другой камандир. Кенәз Рәпнинга, Ваш Блгаруди.
— Я понял вас. У него где бумага, удостоверение его личности?
Шулчак анга килгәндәй Йомахуҗа үзе сүзгә кушылды.
— Ест, ест, Ваш Блгаруди, бумагы ест, — дип, итек балтырыннан төргәк чыгарып бүлмә хуҗасына сузды.
Тир белән чыланып кан таплары төшкән кәгазьне барлап чыгып, бу түрә башын чайкап куйды.
— Все понятно, хорошо. Его тоже включат в список. Еще есть вопросы?
— Никак нет, Ваш Блгаруди!» — дип, егетләр бүлмәдән чыктылар.
Мәскәүдә Раштуа көннәре иде. Өчәүләп кибетләрдә йөреп, өйдәгеләргә тәм-том, прәннекләр, лампачилар сатып алдылар. Кремль тирәсен карап- йөреп чыктылар. 1707 елнын 11 гыйнварында, кирәкле язулар белән 10 мен сум акча алып, Тамбов ягына юл тоттылар. Сирәк кенә юл җаенда очраган авылларда тулы тынлык. Анда Гайсә пәйгамбәрнен туган көнен бәйрәм итүләр сизелми иде. Ак карга төренгән кырлар, урманнар иксез- чиксез кинлектә тынып тирән уйга талган. Сирәк кенә очраган почта ямшикләреннән башка юлда кеше заты күренми. Шулкадәр җире булып та бөлгенлектә яшәгән урыс, кеше талап, кан коеп, чикләрен кинәйтә, зурайта. Кемнәрдер тир түгеп тә юклыкта яши, ә кемнәргәдер көтмәгәндә генә байлык ишелә... Анламассын бу дөньяны...
Авылга кайтып җиткәнче егет керфек какмый тирә-якны күзәтте, ул тирән уйда иде.
37
Җигүле атлар сатып алып булмасмы дип Кирсанов авылына барганнар иде, кыенлык белән сатулашып ике җигүле, камыты-ние белән җигүсез генә өч ат алып
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
2.* 33
кайттылар. Кропотовлар да дүрт җигүле ат бүләк иттеләр. Шулар өстенә җиде капчык он, биш капчык солы белән өч капчык арпа ярмасына да акча алмадылар. Калган җигүле атлар белән башка кирәк- яракны Царицында алу юньрәк дип һәм, иртәрәк юлга чыгу хәерле булачак дип, февраль ае башларында ук җыенып юлга чыктылар. Семен Иванович белән Трифон обозга барып кушылганчыга кадәр озата барасы иттеләр.
Царицында яз иде. Кар җепшек, урыны-урыны белән сулар җыелган. Вакыты чыгып барганга күрәсен, чана табуы кыен булмады. Баштагы берничә көндә шәһәр базарында күз төшәрдәй атлар гына юк иде. Шимбә базарына калмыклар бер көтү ат куып алып килделәр. Атларны Әхмәтнәсир үзе сайлады. Баштарак ул дүрт-биш баш ат алырга уйлаган иде. Уптым ун баш алсан, бәясен төшерәбез дигәч, ун итеп алды. Обоз тупланган җирдә азык-төлек табуы читен, табылса да бәясе арзан түгел, дип, шунда ук атларга азык, үзләре өчен он, ярма сатып алып, чаналарга төяделәр. Төн җитеп бераз тундыра төшкәч, юлга кузгаласы көнне Семен Иванович Әхмәтнәсирне зур гына бер кибеткә алып керде. Анда тимердән эшләнгән кирәк-ярак, җиһазлар сатыла иде.
— Семен Иванич! Как вы дагадался? — Егетнен күзе йөгерде. — Это нады, а эты патум нады будит, — дип, ун аркылы пычкы, ике дистә чалгы, бишәр-бишәр бәйләм балта, урак сатып алды.Такта яра торган дүрт озын пычкы белән дүрт дистә көрәк, егерме сәнәк һәм ике бәләкәй, бер зур казан да аласы итте. — Я бы всю лавкы купил, если тяжила не был, — дип егет алган әйберләренә шатланып бетә алмады.
Йөкләр җинел түгел, юллар да начар. Төнгелеккә чыератып җибәрүгә дүрт атка атланып, җигүле унөч йөк белән Сарытау ягына кузгалдылар. Сарытауга якынайганда юллар аруланды. Кар алай ук баткак түгел иде әле. Февральнен 22сендә Сарытауга барып керделәр. Иртәләп килүләре бик вакытлы булган. Юллар бозылганчы кузгалырга ниятләгәннәр. Обоз тупланып яткан урында, Семен Иванович кирәкле кешене табып, Мәскәүдән алып кайткан юлламаны күрсәтте. Ул адәм Әхмәтнәсирләр обозына ун атлы гаскәрине беркетте.
Икенче көнне тан белән, обоз Идел елгасы аша юлга кузгалды.
38
Кышкы юл тигез һәм такыр иде. Түбән таба салулап төшәсе, үрләр менәсе дә юк. Чаналарда йөк барлыгын тоймагандай, башларын чайкап, атлар җинел генә элдерә бирә. Дистә чакрымга сузылган обоз алдында ике дистә тирәсе бөркәүле чана белән өч йөз кешедән торган атлы гаскәр бара. Әмәтнәсирләрне сонгы рәткә куйганнар иде. Аларга да ун атлы гаскәри ияргән.
Ак җәймә өстенә сузып салган чәч толымы шикелле боргалана-сыргалана сузылган обоз, төннен беренче яртысында Балакайга барып җитте.
Привал...
Вишневкадан китәр алдыннан, юлда пешеренеп булмас дип, бер түшкә сарык ите пешереп куйганнар иде. Бу бик урынлы булды.
«Ыслужбы ыслужбый, ә кәрмитсы нады», — дип Әмәтнәсир гаскәриләре алдына ит турады, ике түгәрәк ипи кисте. Атлар башына махсус янчыкларга солы салып элделәр. Өч сәгать вакыт узып та өлгермәде, «Трогай!» — дигән әмер йөгереп узды.
Икенче көннен төш вакытларында алар «Хвалынск» ныгытмасында иделәр. Анда халыкны биш сәгатьлек зур ялга туктаттылар. Яр буенда коры-сары җыеп казаннар астылар. Өсләренә чыпта ябып, тугармый гына атларга солы бирделәр. Күпмедер вакыттан сон обоз җитәкчесе Әхмәтнәсирләр төркеме янына тукталды. Янәшәсендә ат менгән тагын бер адәм бар. Җентекләбрәк карагач, егет аны таныды. Мәскәү бүлмәсендә сүзгә катнашмый тын гына утырган кеше иде бу.
— Наш друг и благожелатель, Винниус Витсен, из Амстердама, — диде обоз җитәкчесе.
Сүз унаенда шунысын әйтеп узарга кирәк, Аурупада Русиянен ышанычлы таянычы булган илләр юк түгел иде. Әйтик, Нидерланд илендә яшь Петр I дингезче
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
34
һөнәренә өйрәнде. Нидерланд белгечләре ярдәмендә дингез караблары төзелде, башка өлкәләрдә дә күп кенә булышлыклар тиде. «Төньяк» сугышы вакытында корал һәм матди яктан ярдәм итеп торды. Амстердам бургомистры Николас Витсен Русия халкын өйрәнеп: «Северная и Восточная Тартария», — дигән исем астында китап чыгарды. Күп кенә Нидерланд белгечләре һәм сәүдәгәрләре, Русиягә килеп урнашып, хуҗалыкны торгызуда, җир асты байлыкларын өйрәнеп заводлар төзүдә катнаштылар. Шулар арасында җир асты байлыклары белгече Николас Витсен дә бар иде. Урал ягында чуен, корыч җитештерү заводларына нигез салуда күп көч түккән шәхес иде ул.
Заводлар төзер өчен җирләрен яулап алу нәтиҗәсендә төньякта яшәүче башкорт кабиләләре баш күтәргән, «Ак патша»га каршы чыккан чор иде бу.
Ара-тирә туктап, атларны ашатып-эчертеп, ял иттереп бара торгач, Самарага җиттеләр. Инде Әхмәтнәсирләр обозны үз якларына борырга тиеш иде. Юлны төгәл белмәгәнлектән, озата баручы кирәк иде. Белешә торгач, андый кеше табылды. Җиде-сигез йөктән торган обоз белән бер сәүдәгәр ике көннән Богатое авылына юлга чыгарга тиеш булган. Обоз җитәчесе, Әхмәтнәсир белән таныштырып: «Этот человек от самого царя!..» — дигәч, сәүдәгәр иртәгә үк юлга чыгарга ризалыгын белдерде.
Бик иртә кузгалдылар. Богатоега кадәр юл тапталган, йөрелгән иде. Богатоеда төн уздырып чыккач бару әкренәйде. Аннан ары елга өстендә юл юк иде. Урыны белән ике ярны тигезләп кар өйгән. Җитмәсә, барган саен елга тарая бара, урыны белән кар астына су чыккан. Көн буена барлыгы биш-алты чакрым юл үтелә. Җылытып җибәргәнлектән ерганаклар күренгәли башлады. Сөзәк ярга чыгасы иттеләр. Берничә чакрым ара үтү белән алда куе агачлык очрап киредән елгага төшәргә туры килде. «Сукыр күз белән» вакыт әрәм итмәс өчен, төнгелеккә туктап ял иткәннән сон, берничә атлыны Әхмәтнәсир алдан җибәрәсе итте. Алдарак бозны су юган, бөтенләй дә үтәрлек түгел икән. Бер атлы суга баткач аны көч-хәл белән коткарып калганнар. Әйләнеп кайткан арада ул бик каты өшегән. Әхмәтнәсир үз киемен салып биреп, аны бераз җылыткандай итте.
Богатоедан Бозаулыкка җиткәнче төгәл биш тәүлек вакыт узды. Шул вакыт эчендә табигать күзгә күренеп үзгәрде. Кая карама гөрләвекләр ага, агач башларында кара каргалар шаулаша. Әхмәтнәсир Бозаулыкта бер-ике көн тоткарланып, атларны ял иттермәкче иде. Юллар начар. Ташу сулары кузгалса, бөтенләй дә ерып чыгып булмас. Атлар да талчыкты, өшәнде. Төнгелеккә чиратып җибәрү белән юлларын дәвам иттеләр. Бозаулык тавын менгәч, юл аруланды. Башка урында тукталып тормадылар. Көн урталарында эретә башлагач, урман эчендә туктап, кичкә кадәр атларны ашатып, үзләре дә тамак ялгап, төнгә кадәр ял итеп алдылар. Кече Кинәле елгасына ташу төшмәгән иде әле. Ул тирәләрдә кар да артык нык эремәгән. Башкача тукталып тормадылар. Мартнын егерме икесендә Әхмәтнәсир үз якларында иде инде. Туып-үскән дала аны колакны тондырырлык тирән тынлык белән каршы алды.
Заманында шау килеп торган тирмәннәр урынында бушлык, кайчандыр кешеләр яшәгәнен исбат иткәндәй, ара-тирә казык башлары, җир өемнәре генә утырып калган. Көннәр җылытып җибәрүгә карамастан, дала өстендә күзне камаштырып ак кар ята. Кар катламы калын түгел. Кай якка барасын килә, шул якка юл тот, кыенлык юк.
Атасы Сәлимгәрәйнен Әсәкәйгә китеп урнашуын ишеткән иде. Солтанголнын яшәгән җирен эзләүдән файда юк. Тапкан очракта да ни дип әйтер, нинди кинәш көтсен? Нинди йөз белән каршы алыр әле ул?.. Әхмәтнәсир Әсәкәйгә баруны хуп күрде. Яхшымы, начармы, атасы шунда. Тора-бара җайланыр, урнашыр.
39
Сәлимгәрәй аны кочагын җәеп каршы алды. Шатлыгыннан күзенә яшь бөртекләре бәреп чыккан иде.
— Кәй, улым! Пәхливаным! Мин бит сине күрми үлеп китәрмен диеп курыккан идем!
Яше артык зур булмаса да Сәлимгәрәй картайган, чәченә чал кергән. Тавышы да
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
35
картларныкы шикелле карлыккан. Анасынын да йөзе җыерчыкланып бара. Чәче агарган. Оялып кына бер читтәрәк ике бәләкәй малай ят абыйны күзәтәләр. Мәскәүдә үк кесәсендә саклап кайткан лампачиларны балаларга сузды Әхмәтнәсир.
— Энекәшләр зуп-зур икән инде. Исемегез ничек?
Оялудан дәшми торган малайларга анасы ярдәмгә килде.
— Булат белән Нигъмәт. Бу сезнен абыегыз. Атагыз сөйләгән Әхмәтнәсир абыегыз шушы була инде, балакайларым.
Ул көн урнашып-танышып узды. Икенче көнне аталы-уллы икәүдән-икәү калып, озак кына гомер, тормыш хәлләре турында сөйләшеп үткәрделәр, Әхмәтнәсирнен кайту сәбәпләре анлашылды... Моннан өч ел элек бу якларда зур күтәрелешләр булган. Атасынын сөйләвенчә, башта татарлар белән башкортлар арасында гауга купкан. Аннан ары бергә кушылып урысларга каршы күтәрелгәннәр.
— Сине патша хезмәтенә озатканнан сон ике ел вакыт узу белән, урыс гаскәриләре килеп ярты көтү атыбызны талап алып киттеләр. Шунын өстенә акчалата ясак даулыйлар, җәнлек тиреләрен бирүне йөкләделәр, — диде Сәлимгәрәй, узганнарны исенә төшереп. — Без аучы түгел. Умарта да тотмыйбыз. Бөтен белгәннәре: «Бир дә и всю!» Икенче елны килеп тагын ике дистәгә якын атны, кәҗә-сарыкларны тартып алдылар. Бер безне генә түгел, бөтен тирәне таладылар. Башка чара калмагач, халык күтәрелергә мәҗбүр булды. Күпме егетләрне патша хезмәтенә алып киттеләр. Сонгы килүләрендә халык күтәрелеп чыгып, урыс түрәләрен куып җибәрде. Артларыннан ук, алты мен гаскәр ияртеп, Казаннан Сергеев атлы башкисәр килеп җитте. Авылдан авылга йөреп, күп кенә кешене асып-кисеп, мәсхәрәләп, халыкны канга чумдырдылар. Күпме ир-атны кулга алып, үзләре белән алып киттеләр.
Әлегесе көннәрдә дә тынычлык юк. Татарлар белән башкортлар гына түгел, барлык милләт-халыклар патшага каршы.
Әсәкәй малае Алдар белән Көсүм Түлекаев гаскәр җыя. Урыс авыллары, ныгытмаларына һөҗүм итеп, бу җирләрдән урысларны куып җибәрү уйларында. Белмим, соны ничек булып бетәр, улым, тик син бу эшкә тыкшынма. Язуынны беркемгә дә күрсәтәсе булма! Халык кызу хәзер. Аны-моны анлашып тормаслар, бәреп үтерерләр. Бу урысларны да юккарак ияртеп кайткансын, улым.Син аларга анлат, чыгып, күренеп йөрмәсеннәр, өйдә генә утырсыннар. Тора-бара күз күрер.
Сәлимгәрәйнен өе бурадан салынган. Үз гаиләсе өчен иркен генә булса да артык кеше яши алырлык түгел иде. Кардан арчылып килгән йорт янәшәсендә тирмә кордылар. Идән урынына ике катлы итеп сыер тиреләре җәеп, өстен зур келәм белән каплагач, хәрбиләр күнеленә хуш килде. «Кирәге чыгар бер дип абзар салдырган идем, шәп булды әле», — дип сөйләнә-сөйләнә йорт хуҗасы улы алып кайткан байлыкны сараена куйдырды. Әзме-күпме мал- туары да бар иде Сәлимгәрәйнен. Йорттан ерак түгел битләүдә, киртәләр белән тотып алынган ачык һава астында дүрт ат, унлап сыер малы һәм ике дистә тирәсе кәҗә белән сарыгы. Кышкылыкка әзерләнгән печән өеме төбенә төшкән, маллар үшән. Улынын уен белгәндәй ата кеше үзенекен тукый торды: «Бу малларны тотарга да кыен хәзер, улым. Булышыр кешебез юк. Егет-җилкенчәкнен кайсыларын патша хезмәтенә алдылар, кайсылары Алдар белән китте. Карт-коры үлеп бетте. Печән әзерләргә кеше калмады. Бу малларны да әкренләп бетерергә дип тора идек әле.»
Ни өчендер карт икенче улы Солтангол турында искә алырга ашыкмады.
— Солтанголнын хәле ничек? Үзенә аерым нигез корган дип ишеткән идем, — дип, Әхмәтнәсир үзе искәрткәч кенә, ата кеше кулын селтәп куйды:
— Аерылыштык без анын белән, улым. Элек тә ул мина карата битараф, салкын иде, анасы мәрхүмә булгач, бөтенләй дә суынды. Бу малларнын яртысы анамныкы иде дигәч, ал, ал, улым, барысын да ал, дип, көтүләрне ана бирдем. Моннан әллә ни ерак түгел, тау итәгендә нигез корды. Маллары белән халыкнын да күп өлеше анын янында калды. Аралашкан юк. Бабасы Артай ике араны якынайтырга тырышып карады, тик рәт чыкмады. Хәерле булсын, яши бирсеннәр, үпкә тотмыйм.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
36
Артай сүзен ишетү белән егеткә җан ингәндәй булды.
— Артай дисенме?! Әле ул исәнмени?
— Исән, исән. Эт каешы кебек кешегә ни булсын, Богырысланда яши. Үз тирәсенә башкисәр ат каракларын җыеп тик ятмый ул, улым. Син нәрсә, аны беләсенме әллә? Ә, әйе, беләсендер. Ул сине очратканын сөйләде бугай...
— Ничектер очрашасы иде үзе белән. Бик картайгандыр инде. Солтангол янына да барып хәлен белешәсе килә.
— Ярар, улым. Ташу сулары төшкәнче ат менеп барып кайтырбыз Богырысланга. Минем дә анын белән сөйләшәсе сүзләр бар иде. Тик син бу язуын турында сүз ычкындыра күрмә, зинһар! Яшә, күнек. Син акылсыз кеше түгел, кай якка тәртә башын борырга кирәкне тора-бара үзен үк төшенерсен.
Шулчак өйгә Бану керде.
— Улым, сине дәшәләр. Салкын тигән теге хәрбинен хәле авырайган ди бугай.
Елгада батып чыккан хәрби ютәлли иде. Әзме чыланып салкын тидергән чаклар, узар әле дип ничектер ана артык игътибар ителмәде бу сонгы көннәрдә. Дөресен генә әйткәндә, хәрбиләр белән якыннан гына танышырга вакыт та булмады. Суда баткан кеше башкалардан олырак иде. Шунын аркасындамы, башкалар ана буйсына, анын сүзен тынлыйрак төшә иделәр. Исеме дә ничектер урыс исеменә тартым түгел: «Шаблан». Китәр алдыннан обоз җитәкчесе белән нәрсә турындадыр шактый вакыт әнгәмә корып алды. Гади солдатка охшамаган иде ул. Аз сүзле, уйчан йөзле.
Әхмәтнәсир тирмән эченә кергәндә Шаблан буылып-буылып йөткерә иде. Йөткергәндә авызын каплаган сөлгедә кан таплары күренә. Егет керү белән, ул башкаларга ым кагып, чыгып торырга ишарә ясады. Кызарынып- бүртенеп ютәленнән арына төшкәч, гырылтык тавыш белән җөмләсен бүлә-бүлә сүз башлады.
— Ахмет, мне пришел конец.
— Мы тибе личить будем, всю прайдет.
— Не перебивай меня, Ахмет! — Шулчак көтмәгәндә ул саф татар теленә күчеп, сүзен дәвам итте. — Мин үз хәлемне беләмен. Мингә күп калмады, дускай. Мин элек тә чирле идем. — Чирле янә буылып йөткерергә кереште, хырылдый ук башлады. — Мин синен өстән шымчылык итәргә тиеш идем. Мәскәүдә чакта синен турыда күп кенә белешмәләр алдым. Син башкалар кебек түгел, син яхшы кеше.
Тагын бертын ютәлләп алганнан сон янадан урыс теленә күчте. «Богу угодно кого защищать... Не бойся этих ребят. Живи по своим правилам. Похорони меня где-нибудь подальше и разравняй землю. Чтоб не одна душа не могла знать!»
Кичке якта тирмән эченнән ютәл ишетелмәс булды. Бу бәндәнен серен ачканына караганда, кыска гына вакыт эчендә чирләп үлеп китүе, сонгы теләге тетрәндерде егетне.
Ат җигеп хәрбиләрне утыртты да килгән яклап тау битендәге таллыкка юл тотты. Карны ачып коры-сары белән учак кабызды. Дөрләп янган учакка утын өсти-өсти җирне бераз эретә төшкәч, учакны читкәрәк этәреп казырга керештеләр. Төннен икенче яртысында кабер әзер иде. Көн туганны көтеп тормадылар. Тан ата башлауга алып килеп җирләделәр, өстен тигезләп кар өйделәр. Әнә шулай Әхмәтнәсир узган гомеренен бер өлешен җиргә күмде. Калган өлеше ничек булып бетәр, анысы Ходай кулында иде.
40
Кыш күпме генә китмәскә теләмәсен, яз үзенекен итте. Сонгы берничә көн эчендә күзгә күренеп җир өсте үзгәрде. Кояш нурларыннан гайрәт алып, көньяктан искән җил, шагыйрь әйтмешли, җиргә ятып кар ашый. Бер-берсе белән ярышып гөрләвекләр ага. Кардан арынып кипшенгән калкулыкларда яшелләнеп чирәм шытып килә. Талларнын да бөреләре бүрткән, яфрак ярырга әзер.
Иртә таннан торып, ат менеп Сәлимгәрәй белән Әхмәтнәсир Богырысланга киттеләр. Үзән аша йөрерлек түгел әле, тау аша гына барырга мөмкин. Көннен икенче яртысында алар Богырысланда иделәр. Тау астындагы кечкенә инеш кабарып
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
37
бүрткән, боз өстенә көрәнсу болганчык су чыккан.
Бер-берсенә сыенышып утырган каралты-куралар ишәйгән. Элекке кебек ялгыз урам гына түгел. Аерым бер калкулыкта да каралтылар торгызганнар. Шулар арасындагы кечкенә бер хөҗрә Артайнын торагы икән.
Артай өендә иде. Сәлимгәрәйне күрү белән:
— Сәлимгәрәй туган! Нинди җил ташлады сине бу баткак чорда?! — дип, кулын җәеп ачык йөз белән каршы алды. Әхмәтнәсирне танымады.
Кызып сөйләп киткән җирдән Сәлимгәрәй:
— Бу кешене таныйсынмы? — дип, йорт хуҗасын сүзеннән бүлдерде.
Шунда егет ягына күз ташлап, өйдә тагын бер кеше барлыгын яна гына күргәндәй:
— Ә мин аны элек күргәнем бар иде дип беләсенме? — дип, сорауга сорау белән җавап биреп, Әхмәтнәсирне дикъкать белән баш-аяк барлап чыкты. — Танымыйм бит туганкаем, хет үтер, танымыйм...
— Картлыгын җиткән икән, Артай. Синен улынны очраттым, ул мине үлемнән алып калды дип үзен үк мина сөйләгән иден түгелме? Андый кешене хәтердән чыгарып ташларга ярыймы?!
— Кит, булмас! Кем диден әле... Әһә... әйе... Әхмәтнәсир!? — Ни әйтергә белми каушап калган Артай, — синмени бу, балакаем!? — дип, егетне кочып ук алды. — Мин бит хәзер сиксәнгә якынаеп килгән кеше, туганкайларым. Хәтер начар, тешләр юк, колак ишетми. Егерме биш ел узып та киттемени, балакаем?! Ни хәлдә? Исәнлеген ничек? Утыр, сөйлә!
Артайнын үзен дә танырлык түгел иде. Колак артларында сирәк кенә озын чәч бөртекләре, сакал-мыегы ап-ак. Бер як күз алмасы кырыена ак төшкән. Урынында утырып кипкән карт имән кайрысы кебек бите- кулы җыерчык. Хәрәкәте генә артык үзгәрмәгән. Шулай ук җитез. Кул бармаклары да бөркетнеке шикелле нык, көчле.
— Егерме биш ел ук түгел, ага. Төгәл яртысы гына узды әле, — дип, аклангандай, егет өстән-өстән генә башыннан узганнарны искә төшерде. Ничек итеп җәрәхәт алып хезмәткә яраксыз булып калуын, полковник малаен дәвалаган өчен иреккә җибәрүләрен әйтеп узды. Патшанын үзе белән очрашып, шул кылган гамәлләре өчен Указ белән Булат абзасынын җирләрен бүләк итеп бирүләрен ишетү белән, Артай урыныннан сикереп торды.
— Бөркет икәнсен, егет! Ник син минем оныгым булып тумадын икән! Патшаны күрдем дисен, ниндирәк ул? Канэчкеч явыз диләр, дөресме? Андый булса, синен хезмәтенне санга сугып, шундый зур бүләк биргән булыр идеме?!
— Ул кадәресен белмим, ага. Мин хезмәткә барганнан бирле гел сугыш та сугыш. Ул кадәр гаскәрне, ул кадәр атларны туендырып торыр өчен генә дә күпме мөлкәт кирәк. Урыс халкы арасында да шул ук кыенлык, ачлык, ялангачлык. Кырыслыкка кырыс, патша, анысы хак. Каракларны таяк белән суктыралар. Зуррак җинаять кылучыларны асалар, кисәләр. Авылларында хәзер халык та калмады. Урманнарга, ерак Себер якларына качып китәләр. Кайда да шул ук бер хәл. Түрәләрдән тора барысы да. Берәүләре актык азыгынны тартып алып баерга, үз хәлләрен яхшыртырга тырыша. Кем гакыл белән уйлап эш кыла,үз кешеләрен рәнҗетми, гаделлектә яши, андый урыннарда тәртип, муллык.
Егет Кропотовлар гаиләсен искә алып узды.
Сөйләшкән арада Артай чәй куйды. Бер генә тынга дип күршеләренә кереп, катлама алып чыкты. Тышта карангы төшкән иде инде. Мин бит бу өйдә йоклыйм гына. Чәйдән гайре аш хәстәрен күргән юк, дип, кунакларны күршеләренә алып керде. Катлама артыннан кергәндә кисәтеп куйган, күрәсен, күршеләре табын әзерләгән иде. Аш пешергәннәр, чәй янына коймак куйдылар. Чүлмәк белән каймак, бал да бар иде.
— Аллага шөкер, азыктан зарланган юк. Күршебез сау-сәламәт була күрсен, бездән теләк шул! — дип, күрше хатыны көр тавыш белән кунакларны ашарга кыстады.
Чәй артында утырганда Артай:
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
38
— Әсмабикә, син кунакларга урын әзерләрсен. Минем алачыкта йокларлык түгел, шайтаннар да качып бетте, — дип, янә сүз катты.
— Йорт хуҗасы кайда, күренми? — диде Әхмәтнәсир.
— Йорт хуҗабыз үлде. Биш ел элек урыслар кыйнап үтерде мәхлүкне, — диде хатын, берни дә булмагандай. — Күршем әйбәт, авыр хәлдә калдырмады. Бу кыен заманда ни эшләр иден берүзен генә, — дип өстәп куйды.
Хуҗабикә артык олы күренми, илле тирәләрендәге таза хатын. Артай җаен тапкан, югалып калмаган, тол хатынны ялгыз яшәтми икән.
41
Әхмәтнәсир йокысыннан уянганда өйдә кеше заты юк иде. Бертын һични анлый алмый торды. Өстәл өстендәге нигъмәтләрне күргәч кенә кайда булуын исенә төшерде. Атасы уятмый чыгып киткән. Шулчак алгы яктан хуҗа хатын килеп чыкты.
— Уяндынмы, апаем?
— Картлар кайда?
— Тан атмас борын атан Артай янына кереп китте. Ашарга әзер, хәзер чакырам үзләрен.
— Юк, юк, кирәк түгел! Үзем чакырам.
Егет кергәндә ике карт ни турындадыр кызып-кызып бәхәсләшә иделәр.
— Әнә, үзе дә керде. Әйдә, уз!
— Хуҗа апа ашарга дәшә, өстәл әзер.
— Табын качмас, өлгерер. Утыр! - Егетнен атасы икеләнеп кенә сүз башлады. — Артайга серне ачтым, улым. Ул безгә чит кеше түгел. Чыгар дәкүминтенне, күрсәт үзенә.
— Юл капчыгында алар, күрше өйдә. Табында күрсәтермен.
— Табында тамак туйдыралар, энем. Бар, алып кил! — диде Артай җитди генә.
Язулар күн янчыкта иделәр. Алып кереп егет укып бетерү белән Артай:
— Имзасы бармы, имзасы? Мөһере дә куелганмы? — дип сорады.
— Имза куелган. Мөһере дә бар.
— Кая әле, бир, карыйм! — Язуны борын төбенә китереп, читкә сузып карый торгач, тагы да җанланып китте. — Сез беләсезме бу дәкүминтнен бәһасен?!! Бу язу белән дөньяны әйләндереп ташларга була! — Шунда ук ярым пышылдауга күчте. Атан дөрес фикер йөртә, улым. Халыкка бу турыда белдерергә ярамый әлегә. Төрле кеше бар дөньяда. Урыс шымчысы дип уйлап хур итеп куюлары да мөмкин. Ашап алыйк. Аннан сон бер урынга барып килербез.
Кояш баешы яклап, Бөгелмә юлы калкулыгында таштан өеп салган өйләр барлыкка килгән икән. Аннан ерак та түгел мал базары. Тик анда бу көнне кеше-мазар, маллар да күренми иде. Асты таш, өсте агачтан бурап салынган ике катлы йорт янәшәсендә туктадылар. Капканы кораллы сакчы ачты.
— Што хотим?
— Иты я, Артай. Хәзәенне хәтим.
— А эти хто такие?
— Мой люди.
Килүчеләрне юан гына урыс каршы алды.
— Што случилось, Артай?
— В густи пришол.
— С утра в гости не ходят.
— Харуший густ на вриме не гләдит, гаспадин харуший. Раны пришул, раны ушул. Дилы ест.
Аскы каттагы бүлмәгә уздылар. Йомшак утыргычка утыру белән Артай төп сүзгә күчте.
— Ызнаеш кава тибә привол? Чәләүик ат самава, Ак падишаха! Ат саря! Паказивай синок дәкүминт гаспадину. Катурий уруски нәписан!
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
39
Йорт хуҗасы язуны укып чыгып әйләндергәләп карады: — Што, по- другому написанное есть ешшо?
— Ест, гаспадин, ест, по-мусулмански написанный ест.
Урыс икенче язуны да алып як-ягын барлап чыкты.
— А тут што написано?
— Што пирви написан, гаспадин. — Шунда гына Артай иптәшләре ягына борыла төшеп, йорт хуҗасы белән таныштырасы итте.
— Иты чәләүик галава Богырыслан. Әртими Иваныч. Он умный, харушый чәләүик.
Артемий бертын уйланып торганнан сон, күлмәк якасы муенын кыскандай, башын чалшайтып куйды:
— Серьезный документ. За какие заслуги удостоили такую честь?
— Ыслужил хараша. Вирный челавиком был. Такуй дакумент зря ни дают. Ни нады пустуй слава гаварит, гаспадин. Тибе вот зачим такуй пуст дала? Ызничит заслужил, как ты сам гаварил адин раз.
Богырыслан Хуҗасына тагын бер язу күрсәттеләр. Анысында, Булат Манашев җирләрен Ахмет Салимгерей углы исеменә теркәү, бу эштә урындагы түрәләргә ярдәм итү тиешлеге язылган иде.
Түрә язуларны озак кына карап, барлап чыккач, башын күтәрде, тагын бер кат муенын сузып куйды.
— Хорошо. Будем помогать по силе возможности. Эти места западнее, за бугром. Но там много разных беглецов и варнаков.
— Ты пакажи иты мисты. Ми ыс ним сами ладит будим.
— Хорошо, Артай.
Бу очрашу шунын белән тәмам булды.
— Сый-хөрмәтен өчен зур рәхмәт, Артай, якты күздә китәргә кирәк, — дип, аталы-уллы Әсәкәйгә кайтып киттеләр.
Әхмәтнәсир өчен өйдә күнелле яналык бар иде. Йомахуҗа чиреннән арынып аягына баскан. Баеп барган кояш нурларына күзен кысып нигез өстендә утыра.
Мәскәүдән кайтканда ук хәле начарланган иде. Вишневкада мунча кереп бераз дәвалагач, җинеләйгән сыман булды. Аннары тагын янадан авырайды. Ат өстендә бара алмагач, төрендереп чанага утырттылар. Әсәкәйгә кайтып җиткәнче тын да чыгармады. Үлмәгәндер бит инде дип Әхмәтнәсир берничә кат Йомахуҗаны барлаштыргалады. — Түз, якташ,түз. Кайтып җылыга эләккәч үтәр барысы да. Иреккә чыккач кына алай тиз бирелергә ярамый дип күнелен күтәрергә тырышты.
Халык ишле булгач, он, ярма белән генә чыгышып бетәрлек түгел, ит кирәк иде. Алып кайткан атларнын берсен көтүдәге яшь елкыга алмашып, ат суйдылар. Фуражга көч килмәсен дип атларны чирәмгә чыгардылар. Көннән-көн кыздырган кояш җылысы үләннәрне яхшы гына күтәреп килә иде, анысы әйбәт булды әле.
Көннәр шау-шусыз әкрен генә узды, сукмаклар төште. Ташу суларыннан Кинәле елгасында боз күтәрелде. Шундый көннәрнен берендә ат менеп Артай күренде. Күнелгә ятышлы яналыклар алып килгән. Артемий белән очрашканда Әхмәтнәсир хәрбиләре турында да сүз булып алган иде: «Пускай срочно прибудут!» — дигәннәр. Җир турында да унай җавап бар икән.
Артайнын ниятендә өчәүләп Солтангол янына барып кайту иде. Икенче көнне ат менеп китеп тә бардылар.Тау итәгеннән уратып бара торгач, алда каралтылар күренде. Кинәле елгасы буенда бер көтү мал утлый. Абалап өреп аларны бүре баса торган берничә эт каршы алды. Кулын алга сузып Әхмәтнәсир: «Алабай, Алабай», — дип караган иде, эт аны танымады. Кайчандыр егет белгән Алабай юк иде шул анда. Сәлимгәрәй: «Алабай бик карт булган, күптән икән инде анын үлгәненә», — диде.
— Әссәламәгаләйкүм, Азамат! Сау-сәламәт кенәме, Гөлминиса әби! — дип, очраган кешеләр белән исәнләшеп, Солтангол катына уздылар. Юан агачлардан бурап салган зур гына өй. Түбәсен камыш белән япканнар. Тирә-ягында алачыклар. Уратып алган йорт уртасы Артай түбәсе шикелле такыр. Ишек алдында берничә
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
40
хатын-кыз. Берсе гөбедә май яза, берсе ишегалдын себереп йөри.Нигез өстендә бөршәеп олы гына кортка кояшта җылынып утыра.
Килүчеләрне күреп алу белән йорт себерүче өй эченә кереп китте. Бераздан, өстенә кытай атласыннан теккән аллы-гөлле чәчкәле халат киеп, хуҗа күренде. Килүчеләрне сүлпән генә барлап алды.
— Ә, дәү ата... Сау гынамы?
— Сау, улым. Әлегә исән-сау. Ә бу кешеләрне танымыйсынмы?
— Ник танымыйм, таныйм. Сәлимгәрәй бай...
Карашын егет ягына күчереп тынып калды.
— Әхмәтнәсирме дип әйтим... Ник бик иртә кайттын? Җибәрделәрме, әллә качтынмы?
Атыннан төшешли, Артай кычкырып ук салды.
— Агач тел! Үз туганынны шулай каршы алалармы?! Кяфер кешесе дә кунакларны болай каршыламый! Анан мондый түгел иде, атан да мәрхәмәтле зат! Кемгә охшап тудын син, хайван?!
Артайнын сүзләренә колак та салмагандай, Солтангол тыныч кына:
— Йорт уртасында шаулашмаек, узыгыз өй эченә, — дип, хатыннарнын берсенә баш кагып нидер әйтте.
Уздылар. Төрле келәмнәр белән төрелгән өй эче бик ямьле. Өем-өем юрган-мендәрләр. Урта бер төштә кызыл агачтан эшләгән өстәл. Урындык заты күренми. Керүчеләр дивар кырыена йомшак паласка чүмәшеп утырыштылар.
— Нигез иминлегенә дога кылып алыйк бер...
Шунда ук, Артай сүзгә килмәсен дигәндәй, Сәлимгәрәй сөйләшүне тыныч агымга борды.
— Малларын артык өшән күренми әле, улым. Кышны бик авыр чыкмагансыз.
Атасынын тел төбен анлап, Солтангол җавапсыз калмады.
— Ходайга шөкер, кыш бу елны бик авырга килмәде. Кар сон ятты, артык күп яумады.
Шулчак өй эченә кәсәләр белән чәй керттеләр, өстәлгә кипкән кәҗә сыры куйдылар.
— Сез мина карамагыз. эчегез. Без күптән түгел генә чәйләп алган идек, — дип, хуҗа карашын Әхмәтнәсир ягына борды. — Патша хезмәте ничек узды? Исәнлекләр ничек?
— Әлхәмдүлиллаһи, исәнлек әлегә зарланырлык түгел. Сонгы сугышта яра алган идем, сун як кулбашыма. Вакыт-вакыт искә төшергәли, күнегеп барам инде.
— Кемнәр белән бара сугыш? Туктарга исәбе юк бугай?..
— Баштарак төрекләргә каршы сугышып, Азов ныгытмасын алдык. Берничә елдан, «Төньяк» сугышы, ягъни шведлар белән сугыш башланып китте. Күп кенә ныгытмаларны алуда катнашырга туры килде.
— Безнен якларда да тыныч түгел. Талау өстенә талау, кан кою.
Ниһаять, Артай да сүзгә кушылды.
— Ул кыенлыклар әле сина кагылганы юк, олан. Канат астында яшисен. Тәкәбберлегенне җинмәсән, канатынны каерып куюым да бар. Хәзерге заманда туганнар белән дошманлашып яшәргә ярамый. Ата-ананы рәнҗеткән кеше тәмуг кисәве булып яначак. Ишетсен колагын!
Кунаклар озак тоткарланмады.
— Берәр төрле әйтәсе сүз бар идеме әллә? — дип сорап куйды Солтангол.
— Бар ие улым, бар ие. Әйткән сүзләремә колак салмасан, япа-ялгыз калачаксын, кара аны! Әйтәсе сүзне икенче килүдә әйтербез! — дип, Артай атына йөгән уйнатып урыныннан кузгалды.
42
Бөтен җир яшеллеккә чумган май ае урталарында, урман сулары төшеп, уйсулыкларны басты. Әхмәтнәсирнен тизрәк үз җирләрен күрәсе килгәнлектән,
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
41
Йомахуҗа белән икәү, хәрбиләрне ияртеп, Богырысланга барган иделәр. Инешләрен су басып, үтеп чыгарлык булмаганлыктан, бүленеп калдылар. Әсмабикәнен сый-хөрмәтендә берничә көн тору белән егет түзмәде, Артай ярдәме белән озата баручы кеше табып, Йомахуҗа белән өчәүләп тан атуга юлга чыктылар. Тау итәгеннән урап берничә чакрым юл үтүгә алда каралтылар күренде. Биш-алты йорттан торган урыс авылы иде бу. Озата баручы әйтүенчә, Благодаровка икән. Урман аша үтеп тауга күтәрелделәр. Кемнәрдер бу тирәләрдә йөрештереп караган, күрәсен, сукмак шикеллерәк нәрсә бар иде. Кәрлә имәнлек катыш усак урманы арасында кин генә аланлыклар да очрый. Тирән тынлыкка мон өстәп кошлар сайрый, чәчәктә утырган миләш агачларында умарталар мәш килә. Берничә көн рәттән суытып җибәргән иде. Бүген көн мәрхәмәтле. Дала тормышын сагынып, шундый урманлы тормышка күнеккән егеткә бу күренеш узган елларын исенә төшерде. Тын гына ат өстендә чайкалып бару аны Вишневка авылы якларына алып китте .Андагылар ни хәлдә икән? Андагы инешне дә су баскандыр инде... Егорнын хәле ничек икән?.. Янабаштан чирләп китә күрмәсен инде, Ходаем!..
Тора-бара тигезлек бетеп сукмак түбәнлеккә төшеп китте. Алда урман куерды.Колач җитмәс имәннәр, усак катыш каен агачлары. Әкренләп урман сирәгәя барып, алда таллыклар барлыкка килде. Таллар су эчендә. Артка чигенеп, унга борылдылар. Ул тирәдә кыргый җанварлар эзеннән башка юл юк иде. Шактый гына ара узгач, алда калкулык күренде. Шәрә калкулыкка күтәрелеп кояш баешы ягына күз ташлау белән алларында хәйран күренеш ачылды. Күз күреме арада үзәнлек су астында калган. Богырысланда алган белешмә буенча Тәрәгәл белән Саураш елгалары кушылган үзәнлек иде бу. Әнә, еракта, ике елга арасында чөй шикелле ерып кергән тау. Тау итәгендәге таллыклар арасыннан тасма кебек сыек кына төтен күтәрелә. Ул тирәдә кеше заты бар иде, күрәсен — ташландык урынга охшамаган. Килгәндә үк үзәнлек ягыннан кошлар шау-шуы ишетелгән иде. Менә кайда икән ул кошлар дөньясы! Дәрья суыдай җәелеп яткан уйсулыкны шау китереп кошлар каплап алган. Нинди генә кошлар юк иде монда! Балачакны хәтерләткән казлар каңгылдавы, тамаклары карлыкканчы бакылдаган үрдәк тавышлары егетне бала чагына алып кайтты. Җылы яклардан кайтып килгән киек кошлар ул туып-үскән тирәдәге күлләвекләрдә туктый иделәр. Хәл җыеп, тамак ялгап алып, дәррәү күтәрелә иделәр дә, каядыр шушы якларга көтү-көтү очып китә иделәр. Менә кайларга ашыкканнар алар. Әнә, алар килгән яктан, гыж-гыж һаваны ярып, бер төркем аккошлар баш очыннан гына узып китте. Су өстендә буш урын эзләгәндәй очып әйләнеп, тәпиләрен алга сузган килеш, суга төштеләр. Суга төшү белән берсе, канатын җилпеп, туган якларын сәламләгәндәй сузып-сузып каңгылдап алды. Казларныкына охшаш булуга карамастан, аккош тавышларында ниндидер аерым мәкам, йөрәкне чеметеп алган моң, сагыш. Егет тә бит шушы киек кошлар шикелле талпынып туган якларына кайтты. Аның күңелендә дә шул ук моң-зар. Әссәламәгаләйкүм, ата-бабалар җире! Җәннәт түрен хәтерләткән кыргый төбәк! Бу тамашаны йөрәге аша кичерү үзе бер тантана, бәхет иде!
43
Язгы сулар үз ярларына төшә башлау белән җирле халык арасында шау- шу, җәнҗал купты. Авыллардан авылларга йөреп урыс гаскәриләре кеше талый, ясак җыя. Шуның өстенә елга буйларындагы уңдырышлы җирләрне урысларга тарату эше дә яңабаштан зур колач алды. Гомер-гомергә мал асрап көн күргән дала халкына җәйләүләрне кысканнан-кыстылар. Алай ярамый, монысы ярамый. Юк-барга да ясак түләргә кирәк. Мөселманнарның гыйбадәтханәләренә ясаклар салып, урыслар яңа җирләрдә чиркәүләр торгыза. Богырыслан белән Әсәкәй тирәләрендә тынычлык иде әле. Төньяк- көнбатыш өлкәләрдән татар, мишәр, башкортлар белән бергә чуаш, мари, удмуртлар, талаудан гаҗиз булып, бу якларга агыла башлады. Әсәкәй улы Алдар Тарханлыларга һөҗүм итеп, патша яклы бай түрәләрне үтергән. Түлекәй улы Көсүм белән кушылып урыс авылларына һөҗүм башлаганнар, үз тирәсенә халык
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
42
җыялар, имеш. Уфага һөҗүм итү ди исәпләрендә. Шул ук вакытта, Себер һәм Кырым татарларына, казакъ белән каракалпак, чынгыз кабиләсеннән булган җөңгер түрәләреннән ярдәм сорап юлчылар җибәргәннәр.
Көннәрнең берендә Богырысланнан Артай килеп төште. Бик талчыккан, җитди кыяфәттә иде.Килү белән Сәлимгәрәйгә тиз арада аксакалларны җыярга кушты. Табын корып тормадылар. Авыз кипкәндә кабып куйгаларга дип чәй генә өлгерттеләр. Көттереп дигәндәй Әсәкәй карт та килгән иде.
Сүзне Артай башлап җибәрде.
— Туганнар, яшерен-батырын түгел, эшләр начар. Нәркайсыбыз аңлый, урысның тәмгысы көчле. Халык юк-бардан гына күтәрелмәде, анысы хак! Без сезнең белән зур тормыш юлы узган кешеләр. Заманында мондый хәлләрне баштан уздырырга туры килде безгә дә. Әйе, күзне кан баскан, зиһен буталган! Әйе, урыс азды! Ә урысның кайчан мәрхәмәтле булган чагы бар иде? Азагы ничек бетәчәк? Күптән түгел генә узган елларны исегезгә төшерегез! Безнең тирәләргә ул кара козгынның канат очы гына кагылып узды, ә дәһшәте сизелерлек иде...
Карашын үзалдына төбәп тын гына утырган Әсәкәй карт телгә килде.
— Ә син нәрсә тәкъдим итәсең? Аякларын бәйләп ташлаган сарык бәрәне шикелле үлем көтеп ятаргамы?
Артай бер йотым чәй эчеп куеп, тынычлана төшкәндәй булды.
— Юк, туганнар. Хикмәт шунда, без сарык малы түгел, без адәм балалары. Ходай Тәгаләдән безгә ан, зиһен бирелгән. Безгә төптән уйлап, гакыл белән эш итәргә кирәк.
Шул ук Әсәкәй, тавышы кырысланып калтырана төшкән килеш:
— Баш иеп каршысына барыргамы? Заманында башны идек. Билне дә бөктек, артын да үптек! Ә нәрсә бирде?! Бар, әнә яшьләргә сөйләп, анлатып кара! Давылны урыс үзе кузгатты. Аны хәзер җинел генә туктатырлык түгел, - диде дә тынды.
— Анлыйм, туганкаем, тик...
— Мин сина туган тиешле кеше түгел!
Әнгәмәнен зурдан кубуын тоеп, Сәлимгәрәй картларны тынычландырырга ашыкты.
— Кызып китмик әле, агайлар. Без барыбыз да бер каннан, мөселманнар. Атабыз Адәм, анабыз Нава балалары. Артайны мин күптәннән беләм. Малай чагымнан ук. Заманында Степка Разин кулы астында безгә анын белән урыс патшасыннан хаклык дауларга туры килде. Бөтен ил кузгалган иде бит. Ә нәрсә белән бетте? Тыныч кына тынлап бетерик Артайны. Буш сүз сөйли торган кеше түгел ул.
Артай ашыкмый гына кесәсеннән дүрткә бөкләнгән язу чыгарып, ишек катындагы Әхмәтнәсиргә сузды.
— Мә, улым, син укый беләсен аларча, укып чык. Калганын үзем тәрҗемә итеп анлатырга тырышырмын.
Егет башта язу өстеннән күз йөгертеп узды. Хәрефләр тигез, анлаешлы язылганлыгын күреп, мәкам белән укырга кереште.
«У нашего великого государя земли много безсметно, и вам ворам нас и земли своей никогда не отдаст. А как великий государь наш гнев свой государев положит на тех ханов и салтанов... что... на нас идут, и он не токоме ево государевой земли взять, ни и в своих землях места не сыщут; не токомо степные кочевальники, но и каменных городах ево государевы неприятели не успевают искорены бывают, а он, великий государь наш, в полной силе и богатстве».
Хатны укып бетергәч, беразга тынлык урнашты. Тынлыкны шул ук Әсәкәй карт бозды.
— Әз булса да урыс телен сукалыйм. Бу юлламада безне караклар дип атаганнар. Шунын белән нәрсә әйтергә теләден, Артай?
— Әйе, андый сүз бар юлламада. Тик ул сүз безгә карата әйтелмәгән. Анын мәгънәсе башкачарак. Ишетеп белүемчә, чит төбәктәге ханлыклардан ярдәм сорап юлламалар җибәртелгән. Кем генә килеп яклар, кан кояр икән безнен өчен? Андый
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
43
хәл чынга ашса да ирекле була алырбызмы? Ничәмә йөз еллар буе Чынгыз ханлыгы кулы астында булдык. Әллә безнен халыклардан ясак түләтмәделәрме? Урыс бит башта безне кысрыкламады. Дистә еллар буе анын барлыгын да белми яшәдек. Ә тәртип дигән нәрсә, тынычлык бар идеме? Шул ук сез ярдәм сорап өмет иткән кыргыз, каракалпаклар тынгылык бирмәделәр. Малларыгызны көтүләре белән куып алып китә иделәр. Каршы торганнарны аяусыз килеш үтерә иделәр. Ярдәм итеп урыстан арындыра алганда да безгә бәхет инмәс, туганнар. Малларыбыз белән бергә җирләребезне тулы килеш тартып алып, безне юкка чыгарачаклар. Әлегесе вакытта урыс төньяк биләмәләрен кинәйтә. Төрекләр белән тынычлык урнаштырган, төньягында да әкренләп җайга керер. Ул сугышлар гомер буена сузылмас, бетәр бер. Урыс үзе дә анга килер, карашын йомшартыр. Тик әйтәсе килгән кинәшем бу турыда түгел. Болары тик минем хыялым гына. — Артай тагын бер мәртәбә чәй йотып куйды. Сүзен бүлүче булмады. — Юлламадагы «карак» сүзе әнә шул, без ярдәм көткән кабилә ханнары турында бара, туганнар. Урыс та бит шул ук безнен кебек адәм заты. Безгә кирәк булган әйбер ана да кирәк. Кычкырышудан, янаудан файда юк. Урыс түрәләренен салпы ягына салам кыстырып, гакыл белән эш итәргә кирәк. Алар халкы майлаганны ярата. Ә кем яратмый? «Җилдән» килгәнне без үзебез дә читкә типмибез. Майламаган көпчәк тә начар әйләнә, озакка чыдамый. Богырыслан түрәсе башсыз кеше түгел, безнен хәлләрне анлый. Әгәр бездә маллар юк икән, ул аларны ничек итеп ала? Ә бездә мал-мөлкәтнен күпме икәнлеген ул каян белә?.. Аңлыйсызмы? Анын өчен бу тирәләрдә тынычлык булу кирәк.
Әсәкәй сүзләрендә дә хаклык юк түгел. Давылны туктатып булмаса, аны башка яккарак өрдереп җибәрү кирәктер. Урал якларында чуен-корыч чыгарыр өчен җирләрне тартып алалар.Андагы халык мал асрамый, аучылык белән көн күрә, ау өчен аларга урын җитәрлек. Кич югы тимерчелек белән шөгыльләнсеннәр. Ә без монда үз хәлебезне үзебез җайларга тиеш. Менә шулай, туганнар. Уйлашыгыз, кинәшегез. Әгәр теләгегез бар икән, тәнемдә көч бар вакытта ике арада арадашчы була алам. Әнә яшь егетебез патша хезмәтеннән кайтты. Гакыл белән эш йөрткәне өчен, күндәм булганы аркасында аны Ак патша җир биләмәләре белән бүләкләгән.Алып кына калмый, бирә дә белә икән. Кулында көчле язуы да бар. Ул юлламаны гакыл белән кулланганда тормышларны җайга салырга була, туганнар. Азагын уйлап эш итәргә кирәк.
— Сәлимгәрәй энекәш, хатын-кызлар самавыр яңартсын әле. Үзем белән бераз бал да алып килгән идем, чәй эчеп алыйк. Аннан ары асыл киңәшләремне әйтермен, ачасы серем дә бар, — дип, Артай сөйләвеннән туктап калды.
Олылар баллап чәй эчтеләр, Артайнын киңәшләрен уртаклаштылар. Богырысландагы урыс түрәсе Артемий үзе Артайдан халык белән уртак тел табуын сораган булып чыкты. Кай өлкәләрдән сорау була, шунда җибәрәчәкләр икән үзләрен. Артай ачкан сер шул, Артемий Казанга: «Слава Богу, у нас пока спокойно. С населением в ладах», — дип хат юллаган. Тора-бара да тынычлык сакланса, гаскәриләр бу якларны читләп үтәчәкләр ди. Картлар бу фикерне хуплады. Малларны ничек итеп саклап калу турында да Артай үз фикерен әйтте: «Көтү-көтү мал асрап булмый хәзер, җәмәгать. Анын үз авырлыклары да җитәрлек. Кышкы чорда вакыты белән күп маллар ачтан үлә. Безгә иген игә башларга кирәк. Иген булганда мал асрау да җинелгә төшәчәк. Малсыз җир эшкәртеп, иген игеп булмый дип атларыбызны бирмәскә бер сәбәп булачак. Берничә гаилә Урал якларыннан килгән. Тимер эшкәртү эшләрен беләләр. Корал ясыйлар дип ул яктагы башкортларга тимерчелекне тыйганнар. Әгәр без монда, үзебездә балта, сабан төрәннәре эшкәртсәк, каршы килүче булмас. Курыкмыйча башлап җибәрергә кирәк, Ходайга тапшырып.
Кичкә кадәр сузылган җыен шунын белән тәмам булды. Әсәкәй карт үзе дә әлеге кинәшләр белән килешә иде булса кирәк, башкача каршы сүз какмады.
44
Әхмәтнәсир үз хәрбиләрен Богырысланга илткәннән сон да тирмәнне сүтмәделәр.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
44
Егет белән Йомагол шунда төн уздырды. Ул көнне Артай егетләр янында куна калды. Кичектерми егеткә үз җирләрен күреп кайтырга кинәш бирде. Өч атнага якын элек күңелен җилкендергән кичерешләр егеткә инде тынгы бирми иде.
Ерактагы тау итәгендә төтен күренүе аны уйга салды. Кемнәр? Кай яктан анда барып эләккәннәр? Благодар тавы аша сукмакны кемнәр салган? Эшне озакка сузмыйча, Йомагол белән икәү Артайга ияреп икенче көнне үк Богырысланга киттеләр. Куна калырга туры килсә дип берничә көнлек азык, балта белән мылтык та алдылар. Карт иярмәс булды, сез башта йөреп, барлап кайтыгыз, икенче юлы мин дә барып чыгарга тырышырмын, диде.. Бу юлы егеткә күпләп озатучы кирәк тә түгел иде.
Җәйнең үз фасылына кереп килгән чагы. Бигрәк тә аста, үзәнлектәге таллыклар арасында бу чор көчле сизелә иде. Бер-берсе белән ярышып сандугачлар сайрый. Бер-берсенә хәбәрдар булып кәккүкләр ухылдавы да үзенә күрә бер серле моң. Урман аша сузылган сукмак таллар арасыннан алга әйдәде. Шаулап аккан инеш буена килеп чыктылар. Сукмак туп-туры сөзәк ярга илтеп терәде. Ул урында яр аралары киң һәм ике якта сөзәк. Ашыкмый гына суга керделәр. Сай икән. Икенче ярга чыгып куаклар арасыннан бара торгач, юл уңга борылды. Бер чакрым тирәсе ара узу белән алда ачыклык күренде. Сул кул яклап камышлык. Күлдән шарлап су агып чыга. Чынлап та бу юлны кешеләр салган икән. Сукмак арасындагы сазлык өстенә чыбык-чабык түшәп, агачлар ыргытканнар. Җайдаклар да үткәндер — тояк эзләре бар. Уң яклап киң болын. Матур гына булып үлән күтәрелгән. Бу тирәләрне язгы су басканлыгын күрсәтеп, анда- санда куаклар төбендә төрле чүп-чар, ташкын юшкыны утырып калган. Такырларны үтеп бара торгач, юл сизелерлек булып үргә күтәрелде. Алда артык куе булмаган урман. Агачларның күбесе карама, усак белән ялбыр имәнлектән тора. Тау белән тигезләшүгә сукмак икегә аерылды. Юлчылар туктап калдылар.
— Кай сукмак белән китәбез, Йомагол?
— Белмәем һул, Нәдир. Тау ягына бараек булмаһа. Уңда торак бар бугай.
Тау ягына киткән сукмак әкренләп тарайды. Егетләргә, атларыннан төшеп, җәяү барырга туры килде. Аяк асты юеш, тайгак. Язгы судан бу тирәләр кипшенеп өлгермәгән иде әле. Кыенлык белән карагайлык арасыннан бара торгач, сукмак инеш ярына илтеп чыгарды. Яр буйларын куе таллык баскан, ары юл юк. Сулга борылып атлый торгач, инеш аша салган басма күренде. Элмә кайрысы белән берничә җирдән бәйләп ике бүрәнә салганнар.
— Нәрсә эшлибез, Йомагол? Борылып кире китикме, атларны бу ярда калдырып җәяү йөреп киликме?
— Юк, Нәдир, кире китмәйбед. Атлар калып торгайны, аларга нәмәкәй булыр?
Атларны яр буенда калдырып, егетләр бара-бара ачыклыкка килеп чыктылар. Сөзәк кенә тау итәге иде бу. Һавада, башны әйләндерерлек тау үләне белән кукы чәчәге исе. Сап-сары тузганак чәчәкләре өстендә гүелдәп бал кортлары оча. Елга буендагы биек таллыкта кара каргалар шаулаша. Кайдадыр еракта тотлыга-тотлыга сакау кәккүк, бу гүзәллеккә тагын күпме вакыт калганын санап, аваз сала. Атлый торгач, сукмакка чыктылар. Елга яклап кырын салган юл тауның уң як итәгенә сузылган. Әнә, алда яртылаш җиргә казып салынган алачык күренде. Ишек ачык, ә хуҗасы күренми. Җирдә эре-эре балык тәңкәләре сибелгән.
45
Мылтыклары булганлыктан хөҗрә хуҗасын өркетмәс өчен «Әссәламәгаләйкүм!» дип кычкырып, ишек катына килеп туктадылар. Сәламне алучы булмады. Хуҗасыннан башка гына өй эченә керергә арусынмыйча тирә-якны барлап чыктылар. Бер читтәрәк акташтан өеп ясалган учак. Ике ягында таган казыклары. Йомахуҗа, таяк алып, учак көлен актарып карады. Сүнеп бетмәгән күмерләр бар иде, кисәү башларында ут телләре кабынды. Учак хуҗасы ишетсен дигәндәй, тавышын күтәрә төшеп, Йомагыл:
— Нәмәкәй уйлайһын? Бу бәндә касып киткәйнеме, әллә яр буенда балык
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
45
аулыймы? — дип сөйләнеп алды.
— Белмим, дускай. Ни дип качып китәр икән? Без бит юлбасарлар түгел. Балык тота торгандыр. — Исенә нидер килгәндәй. — Учакка утын өстәргә кирәк. Сүнсә, утсыз калуы бар, — дип, учакка утын салды. Тере күмерне көл белән каплый төшеп саклау гадәтен егет белә иде. Мондый җирдә утсыз калу — ул зур югалту. Юккамыни ишек санагына каен тузлары кыстырып куйганнар.
Йомахуҗа түбәнрәк төшеп бер кочак коры-сары күтәреп менде. Эрерәкләрен балтасы белән чапкалап, учакны янартты. Шул вакыт тау борылышы артыннан ниндидер адәм күренде. Бер кулында зур булмаган казан, икенче кулында озын таяк иде. Уртача буйлы, кин җилкәле, яше утыз-утыз биш тирәсе булыр. Өстендә иске чикмән. Чикмән итәген өскә кайтарып бәйләгән. Ямаулы кин ыштан балагын киндер белән урап, аягына чабата кигән. Чабата табанында өч бармак калынлыгында күтәртмә. Башында керләнеп каткан кәләпүш. Кояшта янып каралган йөзен сакал- мыегыннан аерырлык түгел, бер төстә. Каш астыннан сөзеп карап, учак янына килеп басты. Егетләр нинди телдә сүз катарга белми тынып торган арада, кулындагы таягына сулы казанын элеп, казык башына урнаштырды. Шунда ук көтмәгәндә:
— Ни югалттыгыз бу тирәләрдә, нинди җил ташлады? — дип, саф татар телендә сорау бирде.
Әхмәтнәсир, җинаять өстендә тотылгандай:
— Күреп китәсе килде. Бик матур урын икән... — дип куйды.
Ярдәмгә Йомахуҗа ашыкты.
— Бу тирә Булат Манашов биләмәсе. Син үзен кем монда? Без сина дошманлык кылмайбыз, ә син ник болай сөйләшәсен?! Караскы!
— Кызма әле, дускай. Без бит анын таныш-белешләре түгел. Кочак җәеп каршы алсынмыни? — дип, егет Йомахуҗанын җиненнән тотты. Шунда ук үзләрен таныштырып та узды. — Мин Манаш ыруыннан булам. Әхмәтнәсир Сәлимгәрәй улы. Ә бу — минем якын кардәшем Йомахуҗа, Йомагол улы. Патша хезмәтендә бергә унөч ел хезмәт иттек. Ә сез кем буласыз, кардәш? Исемегез ничек?
Җавап бирәсе урынга бу адәм:
— Тозыгыз юкмы? Тозым бетте, — дип куйды.
Егетнен йөзенә елмаю чыкты.
— Йомахуҗа, тоз синен капчыкта булырга тиеш, чыгар.
— Ни атлы булуын әйтмәсә тоз бирмәймен, — дигән булып, йомшара төшкән башкорт егете капчыгыннан тоз чыгарды. — Тознын бәһасе күпме икәнен беләсенме? Мә, ал. Без саран түгел.
Учак хуҗасы бер чеметем тоз алып авызына капты, иренен ялап куйды.
— Тозсыз кыен шул. Ашаган азыкнын тәме юк. Гел генә балык та туйдырып бетерде. Минем исемем Латыйп. Сунарчы мин. Балык тотам.
Иптәшенә учак хәстәрен йөкләп, егет суга китте. Тау итәген урап аска төшүгә, алдында кин болын ачылды. Күптән түгел генә судан арынганга, күрәсен, үләннәр яна күтәрелеп килә иде әле.
Әхмәтнәсир башта кулын юып теш сындырырлык салкын су эчте. Су искиткеч тәмле иде. Битен чылатып, тагын бер мизгел тирә-якны карашы белән айкап-барлап чыкты. Өлешенә тигән җир бу кадәр җанга ятышлы урында булыр дип уена да килеп кермәгән иде бит. Нәрсәдән башлап җибәрергә дә, ничек итеп кулланышка кертергә бу хәтлек җирне?.. Атасы олыгаеп бара, Солтанголның үз биләмәсе бар. Кемгә таянырга була? Артайнын да комы коелган. Киңәш бирүен бирер дә...
Уйланып бертын утырганнан сон казан тутырып су алды. Төшкәндә сизелмәгән, сөзәк ярыйсы гына текә иде. Теге адәм үзе белән юкка гына, таяк алмаган икән. Килеп җитмәс борын, үз җирем итеп, комнан бау үрә башладым бугай, дип егет үзалдына елмаеп куйды. Кем ул Котлыгыш, анын монда ни катнашы бар, ул карт янына барып белешергә, анлашырга кирәк...
Йомахуҗаның учагы әзер иде. Алып килгән сунын яртысын чәйнеккә салып, казан элделәр. Капчыкта каклаган иттән башка бер түтәрәм сарык ите дә бар иде.
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
46
Кычыткан белән төреп салган ит төсен җуймаган.
— Балык туйдырды диделәр бит, сал яртысын, саранлашма, — диде егет, Йомахуҗанын итне өч кисәккә бүлеп ятканын күреп.
Шул арада Латыйп каяндыр кыр суганы белән тәмләткеч үләннәр җыеп килгән иде. Тирә-якка хуш ис таратып балык шулпасы өлгерде. Вакыт әле иртә иде. Башта балык ашы ашап, итле ашны кичке буйда ашарга булдылар. Табында төрле сораулар биреп, егет балыкчыдан күп кенә нәрсәләр белеште. Иптәше бүген килә калса, Латыйпның үзе белән Котлыгыш якларына барып килергә килешенде.
Латыйпның иптәше караңгы төшәр алдыннан гына килде. Ят кешеләрне күреп, инеш буендагы таллар арасыннан, шактый гына вакыт читтән күзәтеп торган. Икесенә генә таныш булган ишарә белән Латыйпны чакырып алып, хәлнең асылына төшенгәч кенә чыгасы иткән.
— Заманы шундый, төрле кешеләр очрый урманнарда, — диде Латыйп, агайне белән таныштырганда. — Астанай бу. Тоз, ярма алып килә алмасмы дип Котлыгышка барган иде, үзләре дә балык белән тамак туйдырып торалар икән. Бу чорда, җәнлек тиреләре булмагач, урыс сәүдәгәре кирәк- ярак алып килми шул. Көзгә кадәрле ничек тә түзәргә туры киләчәк. Узган көзне тоткан кондыз тиреләренең дә күп өлешен, ясакка дип, бушлай алып киткәннәр иде, бу елның көзендә ни булып бетәр, билгесез.
— Менә сиңа аулак урын, — дип куйды Әхмәтнәсир үзалдына. Шунда ук Латыйпны тынычландырырга ашыкты.
— Кайгырмагыз, агайлар, җайланыр. Котлыгыш картны күреп кайтыйк, аңлашыйк, аннан ары күз күрер.
Ашны җылытып ашап, төнгелеккә әзерләнделәр. Әхмәтнәсир белән Йомахуҗа ачык һавада гына йокларга булдылар. Хөҗрә эчендә тынга капланган тынчу ис, урын да кысрык иде.
Латыйпның әйтүенчә, барасы җир якын түгел, берничә урында тау менеп тау төшәсе, урманнар аша үтәсе бар икән. Шуның өчен таң белән юлга чыгарга карар кылынды.
46
Юл җиңелдән булмады. Сөзәк калкулык аша шактый гына ара узгач, тау битенә килеп чыктылар. Тау асты битләвегендә елгачык буйлап бер дистәгә якын каралты-кура бөршәеп җиргә сеңгән.
Тулы тынлык. Кеше заты күренми. Шул тынлыкны бозып кырый йортта абалап эт өрә башлады. Ул бәйдә түгел иде. Эт өргән тавышка өй эченнән бер адәм чыкты. Озын, таза гәүдәле. Җыйнак сакал-мыегын чал баскан. Алтмышлар тирәсендәге олы кеше иде бу.
— Әнә, үзе, — диде Латыйп, ияге белән карт ягына ымлап. — Котлыгыш бабай.
Кычкырып сәлам биреп исәнләштеләр. Йөгәнне кулдан ычкындырмый гына бер аякка тезләнеп дога кылдылар.
— Йортыгыз имин булсын, бабай! Сау-сәламәтлек сезгә барчагызга да.
— Амин, шулай була күрсен, әйдүк, узыгыз!
Йөгәнне казык башына бәйләп өй эченә уздылар. Өй эчендә артык зур муллык сизелми.Мич алды бүлмәсеннән әби күренде.
—Карчык, чәенне җылыт, кунаклар килде безгә. — Егетләр алдында бераз акланып та алды. — Сый-хөрмәт юк инде, туганнар.
— Хафаланмагыз! Хәлләрегезне беләбез, бабай. Чәегез булса, безнен үзебез белән бераз бал, икмәгебез, катлама бар. — Йомахуҗа ягына баш ымлады, — бар, алып кер капчыгынны.
Саклык белән генә башланып киткән әнгәмә чәй эчә-эчә әкренләп үз агымына керде. Әхмәтнәсир бу тирәдәге җирләрнен урыс патшасы әмере белән үзенә бирелгәнен дәлилләп, түш кесәсендәге язуын укып чыкты. Котлыгыш карт, сабыр гына тынлап утырганнан сон:
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
47
— Менә ничек икән... — дип, тарихка ачыклык кертәсе итте. — Син чынлап та безнен токымнан икәнсен, олан! Бу җирләр борынгы бабабыз Гали бай җирләре. Заманында анын өч хатыны булган. Беренче хатыны нугай кызы, икенчесе мишәрләр токымыннан. Ә өченчесе, мөселман динендәге чуаш кызы була. Безнен бабабыз Манаш әнә шул өченче хатыннан. Явыз патша Иван Казанны алганнан сон, башка туганнарына караганда, урыска карата күндәмлек күрсәтеп, бу җирләрне үзенә теркәтә. Дүрт малаенын берсе Булат урыс патшасына хезмәт иткәндә үтерелә. Икенче улы Килемхан, башкорт кызына өйләнеп, Тархан ягында яши торган була. Шунлыктан Булатнын Кинәле елгасы башындагы дала җирләре, мал-мөлкәте белән, ана кала. Минем атам Сөләйман сәүдәгәр бу җирләрдә сунарчылык, тире эшкәртү, бал җыю шикелле эшләр белән көнен күрә. Хикмәт шунда, олан, туганнар арасында бердәмлек булмый. Шунын аркасында без аерым яшәдек, бер- беребезнен тормышы, кайгы-хәсрәте белән кызыксынмадык.
Гали бабабыз туганнарынын бер өлеше урыска каршылык күрсәтеп һәлак була. Исән калганнарынын да оныклары бүгенгесе көндә дә качып яшәргә мәҗбүрләр. Шуларнын берсе Гали әлегесе көндә Сарбах чокырында көн күрә.
— Туганнарнын аралаша алмавы әллә әбиләребезнен төрле милләттән булуы аркасындамы икән? — дип, Әхмәтнәсир үз язмышын мисал итеп китерде. — Минем дә ир туганым бар. Исеме Солтангол. Ул атамнын беренче хатыныннан туган бала. Солтанголнын анасы нинди милләттән булуын тәгаен генә әйтә алмыйм, минем анам нугай кызы. Арабыз ике ай тирәсе генә булуга карамастан, туганым белән аралашып үсмәдек. Бала чактан ук көнче иде. Ир уртасы булып килгәндә шул көнчелеге хөсетлеккә әверелгән, күрәсен, атабызга карата да шәфкать нуры калмаган үзендә. Бу бик кызганыч хәл. Бик тә анлыйм сезне, бабай! Бер-беренә терәк булу җитешми шул туганнар арасында! Гали кардәшебез турында ачыклык кертсәгез иде. Еракмы ул Сарбах дигән урын? Очрашып танышу мөмкинлеге килсә, бик тә мәслихәт булыр иде.
Котлыгыш картнын йөзе балкып китте.
— Мин үзем дә бу хакта уйлап куйган идем. Андый мөмкинчелек биргәннәр икән, кулланмый калу гөнаһ булыр, улым. Өченче кышны кышладылар чокыр төбендә. Килгән чорны маллары да ишле генә иде, яртылаш малларын югалттылар. Бүреләр үрчегән, шулар тынгылык бирми үзләренә. Барабыз, улым, барабыз! — Котлыгыш карт тәрәзә өлгесе аша тышкы якка күз ташлап алды. — Сонгарак калдык, бүген барып булмастыр. Иртәгә иртүк торып кузгалырбыз.
Битләү аланынын аскы рәтендә, бер-берсе белән янәшә, җир асты каралтылары. Өсләренә түгәрәк агач төзеп, җир белән каплаганнар.
— Болары — маллар өчен, — диде Котлыгыш карт, каралтылар янәшәсеннән узганда.
Өске яклап, озын гына бер рәттә, яртылаш җиргә казып, өсте бурап эшләнгән тораклар. Түбәләрен шулай ук ике кат бүрәнә белән томалап, өстенә балчык салганнар. Арт яклап килгәндә бу торакларны күрерлек түгел иде. Аланнын түр башында берничә кеше җыелган. Агач ботагына мал түшкәсе элеп, тиресен тунап ята иделәр.
— Аллаһы ярдәм бирсен, туганнар! Малыгызнын ите тәмле булсын!
— дип, килүчеләр төркем янәшәсендә тукталды.
Урта буйлы, чәченә чал йөгергән илле яшьләр тирәсендәге сөйкемле генә кеше, танышын күреп:
— Менә, тагын бер тананы яраладылар. Сарай түшәме астындагы тар ярыктан кереп, малнын арт аяк сенерен тешләп өзгән, явыз. Качып китә алмады, сәнәккә элдек үзен. Әнә, сарай янәшәсендә ята гәүдәсе, — дип, карашын ят кешеләр өстеннән йөгертеп узды. — Кунаклар алып килденме? Сизенгәнсен казан эләсен.
Шул арада, җир асты мәгарәләреннән үрмәләп чыгып, халык җыелды.
— Яхшы хәбәр белән килдек әле, Гали туганым! Менә тагын бер кан кардәшебез, туган кешебез табылды!
— Бирсен Ходай! Амин, шулай була күрсен! — дип, Гали атлы ыру башлыгы
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
48
тананын түшен ачып, үпкә-бавырын, йөрәген суырып чыгарды. Үпкәсен янәшәсендәге үсмергә сузып: — Мә, монысын көчегенә бир,
— диде. Түш итен кисеп алып, боларын казанга салыгыз дип әмер биреп, янәшәсендәге хатын кулындагы комганнан кулын юды, сөртенде. — Әйдәгез, туганнар, аш өлгергәнче сөйләшеп алыйк, — дип, кунакларны өске яктагы озын өстәл артына әйдәде.
Җиргә казып утырткан зур агач өстәл янәшәсендә ике яклап эскәмияләр тора иде. Утырышып дога кылдылар, хәлләрне белештеләр. Котлыгыш карт кунакларны якынча таныштырып, килү сәбәбен әйтеп узганнан сон, сүзне Әхмәтнәсиргә бирде. Егет, нәрсәдән башларга белми бертын уйланып алгач, ялгыш сүз ычкындырып бу кешеләрне рәнҗетә күрмим дигәндәй, саклык белән сүз башлады.
— Дөресен генә әйткәндә, туганнар, мин сабый чактан атасыз үстем. Туганыгыз Сәлимгәрәй мине патша хезмәтенә китәр алдыннан гына үз баласы итеп таныды. Гөнаһлы була алмыйм, ул мине юклыкта үстермәде. Үземне ятим итеп тоймадым. Патша хезмәтенә дә мин зур теләк белән бардым. Дөнья күрәсем, үз-үземне сынап карыйсым килде. Бәхетемә күрә, юлымда гел яхшы кешеләр очрады. Күнелемнен ихласлыгын анлап, мина да тиешлесен түләделәр. Күп кенә авырлыклар кичерергә туры килсә дә зарланып телгә алырдай сәбәп тапмыйм. Күнелем түрендә бер генә китек калдырган нәрсә шул — мөселманнарга каршы сугышта катнашкан елларым. Анда да мин нәселемә тап төшәрдәй гамәл кылмадым, мөселман гаскәриләрен дошманым итеп күрмәдем. Җанымны алырга дип өстемә ябырылганнын җанын алдым, яралы кешегә кулымны күтәрмәдем. Кырым ханы Нуретдинне яралы килеш әсир алганда да, җаен табып, иреккә җибәрттердем. Кяфер урыслар арасында да шәфкатьле, итагатьле кешеләр булуына инандым. Иелгән башны кылыч кисми дип яшәмәдем, ялагай булмадым. Ярдәмгә мохтаҗларга, нинди мәсһәб, нинди диндә булуларына карамастан, ярдәм кулымны суздым. Аллаһынын кодрәте белән күнелемнен керсезлегенә инандылар, чит күрмәделәр. Ходайнын рәхмәте белән, узган елны бер баланы үлемнән йолып калу бәхетенә ирештем. Чит илләрдән килгән духтырлар, ярдәм итә алмыйча, балага ике ай гомере калуын әйтеп киттеләр. Ә ул, Әлхәмдүлиллаһи, бүгенгесе көндә дә сау- сәламәт, исән. Кылган гамәлләрем риядан булмады, бүләк өмет итмәдем. Кылган изгелекләр югалып юкка чыкмый икән. Изгелек күрсәтеп, мина ирек бүләк иттеләр. Бу җирләрне дә мин сорап алмадым. Әле анын бәясен түлисе бар... Туган илемдә булсам да мин әлегә кеше кешесе. Мин сезнен ярдәмгә мохтаҗ, туганнар. Бу җирләрнен элек-электән ата-бабаларыбыз биләмәләре булуы — минем өчен зур яналык һәм әлеге хәбәр мине чын күнелдән шатландыра, өмет уята. Бүгенгесе көннән сез — качаклар түгел! Минем исемгә аталган кодрәтне кулланып яна тормыш башлау мәслихәттер, туганнар. Сүземнен ахрында шуны өстәп әйтәсем килә. Урыс көчле. Алар күп. Бүгенгесе көндә аны көч белән сындырып булмый. Яна юл эзләргә, яраклашырга кирәктер. Ә анын өчен бердәм булу кирәк. Эт өрә, кәрван бара, дигән әйтем бар. Эт булып өрүдән, теш ыржайтудан файда юк. Эт өрүенә карамыйча кәрван булып юлны дәвам итәргә, ныгырга кирәк. Күрегез әле, тирә-якта күпме байлык! Шуна карамастан, җир астында яшәп, юклыкта җәфа чигәбез, туганнар! Урыснын да күпчелеге юклыктан интегә. Үз бәхетебез үзебезнен кулда. Урыс көнләшерлек итеп яшәргә кирәк!
Сүз барышында өстәл артына тагын берничә ир-ат килеп утырган иде. Тын да алмый егет сөйләгәнне тынладылар, вакыт-вакыт килешкәндәй башларын кактылар. Бер мизгелгә тулы тынлык урнашты. Барысынын да карашы Гали ягына төбәлгән иде. Ул ни әйтер?
— Эчендә булганнарны яшермичә ачып салуын өчен рәхмәт сина, туганкаем! Сүзләрендә хаклык күп, шигебез юк. Тормыш бит ул бик күп катлы, катлаулы. Син бер катламын күргәнсен, ә безгә анын тирәнрәк катын татып карарга туры килде. Заманында бабаларыбыз урыс белән алыш-биреш, сәүдә иткән, начармы-яхшымы, үз тормышлары белән көн күргәннәр. Дине, теле ят булуга карамастан, дошманлашмаганнар, бер-беренә тәмгыларын сузмаганнар. Кем беренче булып шул
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
49
тынычлыкны бозды? Кем безнен илгә яу белән килде? Явыз Иван килде! Ул беренче бозды тынычлыкны! Анысы хәерле булсын, җинелдек. Ясак түләдек. Хатын-кызларыбызны хурладылар, түздек. Ул гына җитмәде, канны эчәргә, динебездән яздырып, безгә хас булмаган ят кануннар тагарга кереште. Адәм баласынын үз теләгенә карап түгел, канын коеп, көчләп! Син ул мәхшәрнен бер генә мизгелен күрсән икән, туганым! Йөрәгенә кан савып, тилереп үлгән булыр иден! Шунын бер генә очрагы...
Чулман елга аша басма салып, басма уртасына түшәм кордылар. Түшәм астында зур тишек. Ике яклап кораллы ике башкисәр, янәшәдә зур сакаллы поп, кулында тәресе. Менләгән кешене ярга куып китереп, басма аша уздыра башладылар. Гайсә динен кабул иткәннәрне, муеннарына тәре тагып, икенче ярга уздырдылар. Кем үз диненнән ваз кичергә теләми, башын кисеп, шундагы тишек аша суга ыргыттылар. Берничә көн эчендә каннан кызарган елга, мәетләрдән буылып, ярларыннан чыкты. Бүртенеп кабарган мәет исеннән дистә чакрымнар тирә-юньдә тын алгысыз иде. Әлегесе заманда да ул тирәләрдә мәет исе. Бабалардан мирас булып калган үз җиребездә күселәр шикелле җир тишегендә качып яшәргә тиеш түгел без. Монын белән дә килешәм, туганкай! Күнеленнен ихлас булуына ышанам, шунын өчен фикеренне кабул итәбез. Туганнар туганнар белән, бер-беренә ярдәмләшеп, аралашып яшәргә тиешләр! Хаклык синен якта! Эзләп-табып килүен өчен Аллаһынын рәхмәтендә бул, туганым!
Гали, урыныннан күтәрелеп, Әхмәтнәсирне кочагына кысты. Котлыгыш картнын күзендә яшь иде.
— Амин! Шулай гына була күрсен иде, Ходаем! Картлык көнемдә мондый хәлне күрүемә бик шатмын, балалар!
Туганнарның үзара килешүе тискәре хис уяткандай, каяндыр өске яклап, калын урман арасыннан, сузып-сузып бүре улаганы ишетелде. Аның тавышында моң-зар, тирән сагыш иде.
47
Яңа урында хыялланып ике тәүлек вакыт уздырганнан соң, Әхмәтнәсир белән Йомахуҗа Богырысланга кайттылар. Анда аларны начар хәбәр көтә иде. Минзәлә тирәсендә җанҗал кубып, Әлмәтне, Бөгелмәне аякка бастырганнар. Тирә-яктагы авылларны ватып-җимереп, талап, дәһшәтле көч өермә шикелле кубып, Уфа якларына юл алган. Шул өермәнең бер өлеше — фетнәчеләр, Богырысланга килеп коткы салганнар. Урындагы халыкның бер өлеше алар яклы икән. Йөзе качкан Артай:
— Вакытында кайтып өлгердегез, мәхшәр бездә. Глава тирәсенә халык җыелган, шунда барырга, аңлашырга кирәк! — дип, хафаланып каршы алды үзләрен.
Алар барганда шактый гына халык җыелып өлгергән иде. Ике дистәгә якын кораллы хәрби мылтык төзәп халыкка каршы баскан. Глава урыс телендә нидер аңлатырга газаплана. Торган арба өстенә басып Артай, барлык көчен туплап, тавышын эшкә җикте.
— Җәмәгать! Туганнар! Тынычланыйк әле! Тыңлагыз әле дим!
Шау-шу бераз кими төшсә дә, сүз ишетерлек түгел иде әле. Әхмәтнәсир, янәшәдә торган хәрбинең мылтыгын алып, өскә атып җибәрде. Халык тынычлангандай булды. Артай, карлыккан тавыш белән кычкырып, сөйләвен дәвам итте:
— Хәлегезне аңлыйм,туганнар! Бөтен ил шушы хәлдә. Урысның үз өендә дә шул ук хәл. Гомер буена кыенлыкта яшәдек. Мин белгән заманда гына да күпме баш күтәрү, кан коюлар булып алды. Йә, тормышыгыз аруландымы? Заманында данлыклы Степан Разин белән иңгә-иң сугышкан кеше буларак әйтәм, фетнә куптарып кына фәкыйрьлек тишеген ямап бетереп булмый, туганнар. Арагызда олылар бар. Алар онытмагандыр әле ул фетнәнең ни белән беткәнен.
Яңабаштан шаулаша башладылар. «Нәрсә әйтмәкче буласың? Без үлемнән курыкмыйбыз! Ачтан ятып үлгәнче, байларның бугазларын чәйнәп, йортларын утка тотып үләбез!..» «Сөйләп бетерсен! Дөнья күргән кеше ни әйтер?!»
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
50
Халык башкача тынычланырга теләмәде. Көн кичкә авышып кояш тау артына төшкәнче шау-шу, гауга дәвам итте. Артай халыкны сүз белән генә аңга китереп булмасын аңлый иде.
Караңгы төште. Бер төркем фетнәче глава йорты тирәсендә калып учак кабыздылар. Икенче төркем инеш буенда урнашып казан элде. Ул төн, хәвефле булуга карамастан, шау-шусыз узды. Таң алдыннан глава йорты тирәсендә әз-мәз генә кычкырышып алулар булды, озакламый анысы да тынды. Таң атып килгәндә балык тотарга дип су буена төшкән бер карт җирдә аунап яткан күп кенә мәеткә тап булды. Глава йорты тирәсендәге мәетләрне алып китеп өлгергәннәр иде инде. Фетнәчеләр кабызган төнге учак зураеп китми генә, пыскып янып сүнде, көлгә әйләнде. Богырыслан тарихына ул төн: «Небольшая группа людей, около полсотни голов, все ночь буянили, и к утру исчезли восвояси», — дигән берничә юллы сүз белән кереп калды.
Шул көннәрдә, Тархан Габдулла, Шарлык якларыннан да яман хәбәрләр килде. Башкорт белән татарларга кушылып мишәр, чуаш, мари, удмурт, мордва халыклары да купкан. Әсәкәй малае Алдар белән Түлекәй Көсүме җитәкчеләре икән.
Богырыслан, Әсәкәй тирәләрен ул дәһшәтле өермә әлегә әйләнеп узды. Киләчәктә ниләр буласы билгеле түгел иде әле. Бу хәбәрләр Йомахуҗаны хафага салды. Ул бит Урал якларыннан. Анда анын туган-тумачасы, ата- анасы яши. Алар ни хәлдә икән? Үзара кинәшләшкәч, туган якларына кайтып килергә булды. Атнын җиллесен генә сайлап, азык алып, юлга кузгалды. Әхмәтнәсир, зур казан белән такта яргыч пычкыларын, чалгылар алып, Гали янына барып кайтты, бәладән баш-аяк, талап алулары, урлап китүләре мөмкин. Атасы Сәлимгәрәй дә малларын шунда куды.
Кире китәр алдыннан Котлыгыш карт килеп төште. Бик өшәнгән, йөзе борчулы. Ясак таптырып Кураткаудан килгәннәр. Бөтен йортларны тентеп, шау-шу куптарып, тагын ике көннән киләбез дип, өркетеп киткәннәр.
— Ни генә эшләргә инде, туганнар! Яшәргә мөмкинчелек калмады бит!
— дип ах итте карт. Карчыгы артыннан Гали кеше җибәртте. Үз чиратында Әхмәтнәсир: «Хафаланма, бабай, хәл итәрбез», — дип юатып киткән иде, Богырысланда хезмәт иткән хәрбиләрен алып, ике көннән килеп тә җитте. Ясак җыючыларны Котлыгыш авылында каршы алдылар. Ике кораллы адәм белән зур сакаллы поп һәм зур корсаклы ясак җыючы килгән. Мондый очрашуны алар һич тә көтмәгән иде, күрәсен, поп озак кына, тирә-ягыннан чебен кугандай, чукынып алды. Ясакчы бөтенләй дә телсез калган иде. Әхмәтнәсир тыныч кына кесәсеннән мөһерле язу чыгарып, ясакчыга сузды һәм басынкы тавыш белән сүз башлады.
— Эты дакуминт ат самава царя, Питр Аликсейча. Тут я хәзәин. И ясак сам сабираю. Ви должен Бугырыслан, Әртимий пәдчинәтсе. Зачим вас там я ни раз не видал? Куда ясак даюш? Сибә забираеш? Мы иты будим прәвирәт. Ә тәпәришше ыштуб ваш духы тут нибыл! Панял? Бумагы пасматрил? Аддай!
Ясак җыючы нәрсәдер әйтергә дип авызын ачкан иде, егет тавышын күтәрә төшеп:
— Ышто, не панятны гаварил? Тибә ишшо пататарски әбияснит нады?!
— дип, тегене кырт кисте.
Ясак таптырып Котлыгышка башкача килүче булмады. Шулай да, ул очрашунын дәвамы әле алда иде. Эзсез генә югалмады ул сөйләшү.
48
Бу вакыт эчендә Алдар белән Көсүм, көзгә кадәр үз тирәләренә сигез мен чамасы халык җыеп, Уфага һөҗүм итәләр. Уфа гаскәрләрен тар-мар итеп, тирә-якны утка тоталар.
Кенәз Хаванский кулы астында Казаннан зур көчләр килә. Көч белән генә алдырып булмагач, аерым килешүләр, ымсындырулар белән, фетнәчеләрнен бер өлешен капма-каршы бастыруга ирешәләр. 1708 елнын башында Көсүм,
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
51
каршылыклар белән булса да, урысларга буйсына. Башкортларнын көнбатыш өлкәләрендә фетнә бастырыла. Әсәкәй улы Алдар, үз кешеләрен көнчыгыш өлкәләргә алып китеп, каршылык күрсәтүен дәвам итә. Ике елдан артык төрле төштә талап, яндырып йөри торгач, урыслар аларга каршы Әюк ханны бастыра. Әюк хан кулы астындагы дүрт менлек калмык гаскәре Алдарны җинә. 1711 елны фетнә тулысы белән бастырыла. Бу күтәрелеш нәтиҗәсендә патша урындагы халыкларнын күп кенә сорауларын канәгатьләндерергә мәҗбүр була.
Туган якларына кайтып киткән Йомахуҗа шул гомер эчендә, ике дистә җигүле йөк белән ыруын төяп, бу якларга килә. Ике дистә йөкнен күбесендә тимер-томыр, тимерчелек җиһазлары, өрге учагы өчен күп кенә кокс, ташкүмер... Алар килгәндә Гали авылынын тавы буенда дистәләгән йортлар калкып чыккан була инде. «Күченү» (Күч юлы) яклап җирләрне агачлардан арындырып, шул елны икмәк чәчәләр. Агач ботаклары, куакларны яндырып көлен сипкән җирдә шаулап иген уңа. Дөньясында кан коюлар барганда Гали авылы тернәкләнә, әкренләп аякка баса.
1707 елның көзендә Әхмәтнәсирне өйләндерәләр. Башта Әсәкәйдән кыз соратып карыйлар. Сәлимгәрәй малае урыска әйләнеп кайткан, муенында тәресе генә юк, андый кешегә бирергә кыз үстермәдек, дип, кире кагалар. «Кәҗә мал түгел, хатын-кызга кытлык заман түгел!» — дип, Тарханнан кыпчак бае кызын алып кайталар. Хатыны, гәүдәгә зур булмаса да, аякка нык була. Ел саен бер-бер артлы бала таба. Җитмәсә, барысы да малай. Өйләнеп тора башлау белән Галигә килеп нигез кормакчы булалар. Гөрләтеп урман кисеп, такта ярып, йортны аякка да бастыралар. Тик анда калу нияте тиз арада сүрелә. Дала кешесе булгач, хатынына да, үзенә дә сазлыклы, черкиле ул һава ошамый. Башта Әсәкәйдә, атасы йортында кыш уздыралар. Андагы халык белән ара салкын булганлыктан Тарханга, бабасы янәшәсенә барып тирмән коралар. Әкренләп йорт торгызалар. Башкортстаннан килгән Йомахуҗа кавеме тау итәгендәге елга буена нигез сала, тимерчелек белән шөгыльләнә, мал асрап көн күрә. Ул урам «Башкорт урамы» дип атала. Күченеп килгән елның көзендә, сыкылап яңгыр яуган чорда, Галинең анасы гүр иясе була. Янәшәдә генә, Башкорт урамы белән тау арасындагы бушлыкта җирлиләр. Шул көннән алып тау исеме «Әби тавы» булып телгә кереп кала, тора-бара онытылып, кулланыштан төшә. Ул тау итәге киләчәктә авыл зиратына башлангыч бирә.
Күченеп килгән елны Гали, чуаш кардәшләрен эзләп табып, гаиләләре белән үз янына елыштыра. Ун ел тирәсе элек чуаш кардәше Арсай, Гайсә динен кабул итеп, Котлыгыштан ерак түгел елга буеннан җирләр алуга ирешкән була. 1707 елның язында, ташу сулары күтәрелеп, җирләре су астында кала, мал-мөлкәтен югалта. Кураткауга барып попка мөрәҗәгать итеп карый. Поп: «Стало быть, богу так угодно было. Молись! Молись и терпи! Бог терпел и нам велел!» — дип, йөзен борган.
Арсай, агач эшен, бура бурау, такта яру эшләрен белә. Шуның аркасында, диненнән язуына карамастан, туган кардәшен канаты астына сыендыра, җирләр бүлеп бирә. Чуашларның күбесе киредән ислам диненә кайта, Гали авылында нигез кора. Арсай, урысларның үч алуыннан куркып, Гайсә динендә кала. Тора-бара Гали аңа тау итәге буйлап өске яктан, өч-дүрт чакрым ары җир биреп, бүлеп чыгара.
Арсай чуашлар арасында Ыросай, икенче төрле әйткәндә, Ыра — яхшылык, изгелекне аңлата. Русчалап әйткәндә «добро» аңлатмасы ята. Гали авылы янәшәсендәге Ырсай, (Рысайкино) авылына әнә шулай нигез салына. Заманында ул авылда нигез корып ишәйгән халыкта өч төрле дин була. Мөселманнар, христианнар һәм мәҗүсиләр. (Күп еллар узгач, ислам динендәге Акмулланы кысрыклап, авыл очындагы чокыр буена куып чыгаралар.)
49
1711 елның көз аенда Артай дөнья куя. Тагын бер елдан соң, язгы сусыл вакытында, Әхмәтнәсирнең атасы Сәлимгәрәй дә бу дөньядан китеп бара. Артайга сиксән бер яшь булса, Сәлимгәрәйгә алтмыш тугыз гына тулган иде әле. Аллы-артлы иң якын кешеләрен югалтып, Әхмәтнәсир бер терәксез кала. Бу вакытта ул үзе дә ир
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
52
уртасы кеше, дүрт бала атасы.
Атасының кырыгын уздырып, атна - ун көн узмады, Казаннан Богырысланга бер төркем тикшерүчеләр килеп төште. Тикшерүнең төп сәбәбе, ясак җыю белән беррәттән, фетнә вакытында булып узган гамәлләрне ачыклау иде. Әхмәтнәсирне Богырысланга чакыртып алдылар. Күңеле сизенгәндәй, ул Мәскәүдән алып кайткан язуларын да алды. Ул килгәндә тикшерүнең кызган чагы иде инде. Тирә-яклардан да куркытылган халык җыелган иде. Барган көнне Әхмәтнәсирне иртәгә, фәлән вакытка килерсең дип кайтарып җибәрделәр. Төнне ул Артай күршесе Әсмабикә өендә уздырды. Әсмабикә шул ук көләч йөзле, киң күңелле хатын иде. Артайның үлемен бик авыр кичергән. Бик тә гакыллы, итагатьле кеше иде мәрхүм дип, Артайны искә алып, балавыз сыгып алды. Әхмәтнәсиргә килгәләп йөрергә, онытмаска кушты.
Әхмәтнәсир, соңга калмыйм дип, идарәгә әйтелгән вакыттан алдарак барды. Аны көтәләр иде инде. Бүлмә эчендә биш-алтылап кеше бар. Кәҗә сакаллы ябык кына бер карт, исемен-ниен сорашып, сораулар яудыра башлады. Кем, каян, нинди эш белән шөгыльләнә? Әхмәтнәсирнең урыс теле какшау икәнен күреп, үз телегез белән сөйләгез, аңларбыз, диде. Әхмәтнәсир, керү белән кесәсендәге язуларның кайчан, ни өчен бирелгәнен, соңгы елларда булып узган вакыйгалар, ул чордагы кылган гамәлләрен сөйләп узды. Аның сөйләгәннәрен кәҗә сакаллы карт өстәл артында утыручыларга тәрҗемә итеп барды. Шул вакыт арадан берсе:
— Ясак җыюда, катнаштыңмы? Җыелган ясакны кая, кемгә тапшырдың? — дип куйды. Көтелмәгән бу сорау Әхмәтнәсирне бер мәлгә уйга калдырды.
— Мин ясак җыймадым, — диде каушап.
— Сезгә бирелгән бу юлламада, акка кара белән: «Способствовать по сбору налогов, ясак», — диелгән. Ә сез, ясак җыюда, булышыр урынына, киресенчә, каршылык күрсәткәнсез.
— Мин андый очракны белмим, әфәнде.
— Хәтерегез начар! Котлыгышта ясак җыючыларга кем каршы төште? Кем корал белән янады? Оныттыгызмы?
Шулчак бүлмәнең караңгы бер почмагында бөршәеп утырган поп торып басты.Кара кием өстенә таккан зур тәресен рәтли төшеп, бүксәсен киерде. Гәүдәсенә тәңгәл килмәгән хатын-кыз тавышы белән телгә килде.
— Быстро забыли, молодой человек, как вы нам угрожая усердствовали во благих намерениях наших по сбору дани, во славу нашего отечества.
— Без беркемне дә өркетмәдек, безнең уебызда андый нәрсә юк иде,
— дип, Әхмәтнәсир күпме генә акланмасын, попның сүзе өстен чыкты. Әхмәтнәсирне кулга алып, аны таш сарай базына яптылар. Базда бер дистә тирәсе кеше бар иде инде. Тын алгысыз тынчу һәм юеш баз эчендә ике көн утырганнан соң гына чыгардылар. Идарә башлыгы Әртими:
— Комиссия китте, Аллага шөкер, котылдык! Син молодец, артык сүз ычкындырмадың. Шул вакытта синең белән Котлыгышта булган хәрбиләр сине яклап чыктылар, ул беркемгә дә начар сүз әйтмәде, өркетмәде диеп бардылар. Син азат! Вакытлыча кыенлык тудырган өчен гафу ит безне,
— дип калды.
Идарә башлыгының хафалануы юктан гына түгел иде. Җыелган ясакларны аңа биреп бардылар бит. Гали дә үз ясагын вакытында түләп килде. Шуны аңлап, Әхмәтнәсир сүзне куертмады. Кемнәрдер килә дә китә, аңа монда яшисе бар. Кулга ияләштергән түрәне чумдырудан файда юклыгын ул яхшы аңлый.
Чыгу белән Әсмабикә йортына барды. Хуҗа хатын аны:
— Һәй, иркәм, куркыттың бит! Күп кешене кулга алганнар, кыйнаганнар, кемнәрнедер Себер җибәргәннәр имеш, дип сүз ишеттерделәр. Килми торгач, әллә сине дә хур иттеләрме икән дип йөрәгем алынды, — дип, хафаланып, каршы алды. — Исемдә чагымда тапшырып котылыйм әле, дип идән асты базыннан зур гына бер төргәк чыгарды. — Менә, иркәм, Артай моны сиңа тапшырырга кушып калдырды.
— Нәрсә монда?
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
53
— Ач, ач төргәкне, үзен күрерсең.
Әхмәтнәсир киндер чүпрәкне чиште. Төргәк эчендә авыр гына күн янчык белән хәлвәдән бушаган калай тартма иде. Тартма тулы төрле зиннәтле бизәнү әйберләре, асылташлар белән уеп ясалган йөзек, балдаклар. Янчык эчендә тагын ике төргәк бар икән. Бер төргәктә алтын, икенчесендә көмеш тәнкәләр иде.
— Ник бирәсе иттегез, үзегезгә генә алмадыгыз?
— Бәладән баш-аяк, иркәм! Мин бу әйберләрне куллана белмим. Белгән хәлдә дә ул әйберләр сина аталган. Берәрсе сизеп үтереп чыкмагайлары дип йөрәгем алынып яшәдем. Артай үләр алдыннан, башкача җан аткан кешем юк, Солтангол безнен каннан булса да туган җанлы кеше түгел; карап торган бер якын кешем — Әхмәтнәсир; намазлык өстендә чакта минем исемне дә телгә алгаласын, мин ана ышанам; бу төенне үз кулын белән ана тапшыр, диде. Шикләнмә, иркәм, ул мине дә ким-хур итмәде. Алланын рәхмәтендә булып, яткан туфрагы җинел булсын, Сират күперләрен җинел генә кичәргә язсын, Раббым!
Әхмәтнәсир Тарханга кайту белән зур гына итеп мәҗлес җыйды. Әрвахлар исеменә Коръән чыгарып, муллага алтын, картларга көмеш, яшьләргә бакыр тәнкәләр өләшеп чыкты. Икенче көнне үк елкы сатып алып чалдырды, итен карт-коры, ятимнәргә таратты.
50
Тикшерүләр булып алганнан сон күп тә үтми Әртимийне урыныннан алып икенче кешене куйдылар. Шул барудан сон түрәләр белән башкача аралашмады Әхмәтнәсир. Гали янына барып хәлләрен белгәләде, кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Сонгы баруында, ул-бу була калса дип, балалары исеменә җир бүлеп бирү турында сүз кузгатты.
Гали ана:
— Әнә, Күчү юлы унаеннан урын бүлеп куйдык. Яна урам ачабыз. Алар өчен генә ин җайлы, коры урын. Теләмиләр икән, үзләре сайлап алыр ошаган урыннан, — дип, икеләнергә урын калдырмады.
Байлык артыннан кумады ул. Кирәк кадәрле генә мал тотты, гаилә хәстәрен кайгыртып балалар үстерде. Хатыныннан унды. Ул унҗиде ел эчендә тугыз малай белән бер кыз табып бирде. Кыз үзе генә дә тугыз малайга торырлык иде.
1720 елны Богырысланга барып, Патша хезмәтендә булуымнын вакыты чыкты, егерме биш елым тулды, минем өстән бу йөкләмәне төшерегез, дип гозерен белдерде.
В этом деле мы не уполномочены. Вы и так давно службу не несете, дип җибәрделәр.
1725 елны анасы алтмыш җиде яшендә гүр иясе булды. Шул елны Петр I дә үлгән икән дип хәбәр тараттылар. Әхмәтнәсирнен күз алдына мыегы биеп торган, үтәли карашлы, арыган йөзле һәм биек гәүдәле патша кыяфәте килеп басты. Ул бит Әхмәтнәсирдән барлыгы берничә яшькә генә олырак. Шундый адәмнен үле гәүдәсен күз алдына китерү дә кыен шул. Әхмәтнәсир өчен бу чын-чынлап кайгылы хәбәр булды. «Рәхмәт сезгә! Сез яхшы кеше!» — дигән сүзләренә каршы: «Не скажи, солдат, не скажи...» дигән сонгы сүзләре әле дә анын колагында янгырый.
Ул елларны бу тирәләрдә урыслар ишәйде. Урыны-урыны белән авыллар торгызалар, елга буйларындагы яхшы җирләрне сайлап алып, нигез коралар. Күп кенә урыс гаиләләре күченеп килгәч Богырыслан кинәйде, үсте. Сәүдә юлы өстендә дә урыс авыллары барлыкка килде.
Онытылып беткән хәлләрне искә төшереп, Әхмәтнәсирне тагын Богырысланга чакыртып алдылар. »Почему препятствовал по сбору налогов в казну? По какому праву раздавал земельные угодия?» — дигән шул ук бер сорау иде аларнын телендә. Кызганычка каршы, Мәскәүдән алып кайткан язуынын мөһер куйган өлеше, тирдән чыланып булса кирәк, төсен югалткан иде, бер кат утырып чыккан шул ук базга ябып куйдылар. Элеккеге түрә ярдәмчесе аша ул Казаннан тикшерергә зур урындагы кеше
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
54
киләчәген, шунын аркасында элеккеге шикаятьләр буенча чистарыну ниятеннән, аны гаепләп Себер җибәрәчәкләрен белде. Мал-туарын тартып алулары да ихтимал икән.
Дымлы базда ятып бер атна тирәсе вакыт узгач, сорау алырга дип күрәсен, өскә алып менделәр. Бүлмә эчендә хәрби киемнән бер адәм бар иде. Чәчләренә чал ингән, сакал-мыек баскан, хәлсезлектән бөкрәя төшкән зур гәүдәле тоткынны күреп, хәрби урыныннан күтәрелде. Күзләренә туры караган килеш якынаеп, ике кулы белән анын җилкәсеннән тотты.
— Ахмет, это вы?
— Да, Ваш Блгаруди. Ахмет, сын Салимгарай.
— Родной ты мой человек! До чего тебя довели! За что?!
— Не магу знайт, Ваш Блгаруди. Не адин раз инде, шту ты гәвәрәт не панимай.
— Вы что, не узнаете меня? Это я, Егор. Егор Семенович Кропотов! Человек, которого ты спас когда-то! Забыл?
— Зрәем, желаем, Егор! Тәпәришше узнал.
Егор Семенович аны кочып алып урындыкка утыртты. Хәл-әхвәлләрен сорашты. Өстәл өстендәге язуны алып укыды:
— Тут о Вас всякую чушь настряпали. По этим доносам, не только в Сибирь, под расстрел можно угодить!
Әхмәтнәсирнен үз исеменә бирелгән җирләренә башкаларны урнаштырып, үзе башка җирдә яшәп ятуын, берничә баш сыер белән ике-өч аты, унлап баш сарыгы булуын белеп алгач, купкан ярсуын көч-хәл тыеп калды:
— Каналья! Тут пишут, что Вы присвоили госимущество и разбогатели за счет сбора налогов.
Хәрби тикшерүче полполковник (подполковник) Кропотов Егор Семенович, 1726нчы елны, Казаннан Уфага барышлай, Әхмәтнәсирне күрү теләге белән, Богырысланга сугыласы иткән иде. Анын киләсен үзләренчә анлап, түрә шымчылары Богырыслан түрәләрен алдан кисәтеп өлгерде. Шунын аркасында, чистарыну ниятеннән кадим заманындагы шикаятьне табып, Әхмәтнәсиргә бөтен чүп-чарны өеп, судан коры чыкмакчылар иде. Аларнын бу тырышлыгы кире нәтиҗә биреп, Кропотов килеп китүгә бер ай тулмас борын, өстән икенче — тагын да зур тикшерү килеп төште. Түрәләрнен нинди дәрәҗәдә булуларына карамастан, хөкемгә тарттырдылар. Ясак урлап баеган мөлкәтләрен тартып алып урыннарыннан кудылар. Илне алда тагы да зур үзгәрешләр көтә иде. Тагын берничә елдан, 1730 еллар башында, татар-башкорт өлкәләрендә тәртип урнаштыру ниятеннән, урыс патшалыгы йөзен тулысы белән бу якка борды.
1734 елны, югары дәрәҗәдәге Оренбург экспедициясе җибәртелеп, Ор елгасы буенда яна шәһәргә нигез салынды. Ана Оренбург дигән исем бирелде. Бөгелмә белән Богырыслан, слободага әйләнеп, шәһәр статусы алды. Бозаулыкта зур ныгытма төзелеп сәүдә юлына надзор куелды. Шул чорны, яна урам ачып, Әхмәтнәсир балалары Гали авылында нигез кора башлады. Саураш елгасы буендагы җирләр дә шул ук балалар исемендә иде. «Бер үк малдан ала да туа, кола да туа», — дигән борынгылар. Әхмәтнәсирнен булдыклы балалары арасында бер булдыксызы да булган икән. Минегани исемле кече малай аракы эчеп хатын-кызлар белән буталырга, эшләми генә матур тормышта яшәргә яраткан. Саураш үзәнлегендәге җирләрен бер чирек көмешкә белән бетле тунга сатып җибәргән. Сонгы чиктә шәрә калып, кышкы салкында катып үлгән. «Гани җирләре» дип аталган ул урында чуашлар нигез кора. Хәзерге заманда ул авылнын исеме, «Ганкино земли» сүзеннән чыгып, Ганкино авылы исемен йөртә. Араларында Насыйровлар, Манашевлар, Шәвәлиевләр, Ганиевләр, Алтынбаевлар, Фәйзуллиннар, Төхвәтуллиннар, Муллабаевлар, Нәбиуллиннар, Минһаҗевларнын барлыгы тарихи хакыйкать.
Гали белән Әхмәтнәсир бабаларыбыз дөнья куйганнан сон, шул ук җир аркасында гауга куба. Карт Йомахуҗа гаиләсе белән үз якларына кире күченеп китәргә мәҗбүр була.
Ил буенча хәер сорашып йөреп, авылга килеп эләккән төрле милләттәге хәерчеләр
ПАТША СОЛДАТЫ ӘХМӘТНӘСИР
55
дә Гали авылында тормыш корып, Ислам динен алды, татарга әйләнде. Ата-бабалардан калган риваятьләр буенча, Гали авылында яшәүчеләргә ундүрт милләт каны кушылган. Кыпчак, кыргыз, башкорт, казах, уйгур, ногай, үзбәк, мишәрләрдән тыш, чуаш, мари, мукшы, хохол, урыс милләтләре каны да бар аларда. Балалары саф татар телендә сөйләшә, кер төшмәс пакь Ислам динендә. Мәчетләрне җимергән ин авыр елларда да, өч мәхәлләнен икесен саклап калдылар. Әлеге вакытта юк ителгән мәчет урынына таштан яна гыйбадәт йорты торгызып, искеләрен янартып, өч мәчетебез гөр килеп эшләп тора. Динен югалтмаган, эшкә оста, унган халкым яши анда. Ул минем бабам җирләре, туганнарым җире. Кызганычка. каршы, мәрхүм атам казанга сыймаган кабырга булып, минем өчен дә яшәү мөмкинлеге калмаганлыктан, туган авылымны калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булдым. Шуна карамастан, җаным-тәнем, йөрәгем белән мин Туган ягымда. Бу табигый хәлдер. Күпме безнен нәсел кешеләре чит- ят җирләргә китеп нигез корды. Мин әле бәхетле! Борынгы бабаларыбыз яшәгән Татарстан җирендә гомер итәм! Борынгыдан килгән риваятьләр буенча аларнын төп чыгышлары Казан өязе, Зөрәй юлы өстендәге Чаллы җирләреннән. Без барыбыз да бер каннан, бер токымнан! Безнен ДНК бер, туганнар!
Соңгы сүз
Әсәрне укып чыккач: «Өч гасыр элек булып узган хәлләрне автор каян белеп бетергән, әсәрдә хаклык бармы?» — дигән сорау туачак. Бу табигый хәл.
Балачагымнан, атам аша һәм башка олы яшьтәге бабайлардан ишеткән риваятьләргә таянып язылган әдәби әсәр бу. Кышкы озын төннәрдә күрше-тирә, туганнар һәм ыру-кардәшләр очрашып кич утырганда, төрле маҗаралар, авылыбыз тарихына кагылышлы хәлләр турында сүз чыга иде. Инәкәй мәрхүмә коймак пешерер иде. Мич башында таратып киптергән көнбагыш чиртеп, башларыннан узган хәлләрне сөйләрләр иде. Ата- бабаларыбыз язмышын, көнкүрешен һәркем үзе белгәнчә, үзе ишеткәнгә таянып фараз кылыр иде. Кемнәр генә килми иде безгә! Шулар арасында Муратов Зәки абый белән хатыны Рәшидә апа, Тархан якларыннан килеп урнашкан Нургали абзыйларнын (Таз Нургалие) сөйләгәннәре күнел түрендә уелып калган. Муратов Зәки абый, авыл мәктәбендә завуч булып та, колхоз идәрәсендә дә эшләгән белемле һәм бик сабыр, интеллигент кеше иде. Авыл тарихы белән төптән кызыксынган шәхес иде. Хатыны Рәшидә апа, чыгышы белән Тамиян якларыннан, авылыбыз мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләде.
Утызынчы еллар тирәсендә, авыл советы бинасы янып, авыл тарихы язмалары юкка чыккан. Шул язмаларны искә төшереп, янасын язалар. Сугыш чорында анысы да юкка чыга. Зәки абый, күп еллар буе эзләнүләр алып барып, ул язмаларнын Әсәкәй, Тархан якларына китеп эзе югалуын ачыклый. Бүген кемдә дә булса ул язмалар саклана торгандыр, бәлки бер заман калкып чыгар дигән өмет бар.
Ишетеп белүем буенча, безнен Насыйр бабай, патша хезмәтенә алынып, унбиш ел тирәсе хезмәттә була. Ул чынлап та ялчы анадан туып ятимлектә үсә. Бай хатыны, үз баласын егерме биш елга патша хезмәтенә җибәрәсе килмәгәнлектән, иренә ялчы хатын белән үз баласын танырга рөхсәт бирә. Шунын аркасында патша хезмәтенә Насыйр бабайны җибәрәләр. Риваятьләр буенча, башкорт атлы гаскәрләре белән ул төрекләргә каршы яу барган. Таза гәүдәле бабам, балачактан кызыксынучан, эшкә яптәш булып үсә. Шифалы үләннәрнен серләрен белә. Кымыз ясау, тире игү һәм уктан ату һөнәрләрен үзләштерә. Кышкы озын төннәрдә хатын-кызлардан да остарак итеп оек бәйли торган була.
Төньяк сугышында катнашып яра ала. Сонгы берничә елын өлкән офицер утарында денщик булып хезмәт итә. Бай малаенын борынына каты кыр тараканы кереп чиргә сабышуы, төрле дәвалаучыларнын бу чиргә дөрес диагноз бирә алмый үлем юраулары, бабамнын ул баланы үзенчә дәвалап, үлемнән алып калуы, чынлап та, булган хәл. Бу турыда атам сөйләгәннәрнен барысы белән дә әлбәттә килешеп бетә алмыйм. Кызу мунчада берничә көн себерке белән чабып, кайнар һәм салкын сулы
ХӘКИМ ГАЛИДӘН
56
лаканнар өстендә каплап торуы хактыр. Шәмнәр дә кабызгандыр. Атам сөйләве буенча, каты таракан суда үз шәүләсен күреп, аталану ниятеннән борыннан сикереп төшкән, имеш. Мона ышана алмыйм. Кайнар пар астында чабынып, кайнар су өстендә томалап тоту нәтиҗәсендә үлеп төшәргә мөмкин. Анысы хаклыкка туры килә. Ничек кенә булмасын, таракан эрен белән төшә. Кышнын сонгы аенда, малайны аякка бастырып, Раштуа бәйрәме алдыннан шәһәргә алып кайта. Бәхилләтү йөзеннән ана ирек бирүләре дә мөмкин. Шуна ияртеп, җир биләмәләре бирү, күп кенә акча белән обоз торгызып, ун кешедән торган хәрбиләр карамагы астында озату өчен, минемчә, ул гына аз. Нәрхәлдә, бабамнын патша хезмәтендә күрсәткән башка төрле гамәлләре дә булган. Бу очракта мин бабам урынына үземне куеп карадым. Анын белән бергә Азов ныгытмасын алуда катнаштым. Шереметьев белән күзгә-күз очрашып, шведлар белән сугышта ныгытмалар алдым.
Өч ел буе ил чигендә хезмәт итү дәверендә, мина эчке эшләр министры Семичастный белән күзгә-күз очрашырга туры килгән икән, нигә ул патшанын үзе белән очрашмаска тиеш? Петр I дән ул бары өч яшькә генә кече була. Күнеле дөреслектә булган кеше ник әле каушап калырга да, шаулатып җавап бирмәскә тиеш?! Мин үзем шундый идем. Өч ел буе Армия сафларында хезмәт итү чорында ике мәртәбә унбиш көнлек ялга кайтып китү бәхетенә ирештем. Ялагай булмадым, булдыклы идем. Чөнки мин бабам каныннан!
Авылым тарихы турында язу ниятем күптәннән бар иде.
2011 елнын гыйнварында авылым мәктәбендә «Галинен асыл затлары» дигән кичәгә чакырып алдылар. Авылдашларыма карата иҗат иткән җырым да бар иде, бик теләп катнаштым. Шул очрашу кичәсендә, «Сохраняя вековые традиции» дигән исем астында, авыл тарихынын дүрт йөз еллыгына багышлап чыгарылган китап бүләк иттеләр. Авылым тарихынын башлангыч чорына бу китапта барысы бит ярым урын алган. Шуна карамастан, бу язма мина көчле этәреш бирде. Чаллыга кайту белән эзләнү эшләре башлап җибәрдем. КамАЗ китапханәләреннән, унҗиденче, унсигезенче гасырны тасвирлаган китаплар яздырып алдым. Янәшәбездә генә булган мәктәп китапханәсеннән, Петр I турында язылган китаплар яздырып алып, уку залында утырып башка китаплар белән танышып чыктым.
Авылым тарихын тасвирлаган автор Гайнанова Лилия ханым белән бәхәскә керү теләгем юк. Ул ханымнын бу эшкә күпме көч куйганын, нинди зур хезмәт башкарып чыга алганын анлыйм һәм, чын күнелдән хөрмәт итәм! Элекке заманда кемнәр язган тарихны дигән сорау туа. Күп очракта аны, бүлмә эченә бикләнеп, кешеләрдән ишеткән хәбәрләргә таянып, дьяклар язган. Чынгыз хан бу очракта елъязмачыны үзе белән ияртеп йөртеп, булып узган хәлләрне яздырган. Шуна да карамастан, тарихны тулысы белән ачыклап язучы кеше юктыр. Пәр язучы үз фикереннән чыгып, үзе анлаганча тасвирларга тырышкан. Бер үк чор турында төрле авторлар язган китаплар белән танышырга туры килде. Бер үк хәлне һәркем үзенчә тасвирлаган. Бер унайдан, кайбер тарихчылар фикере белән килешмичә, үз фикеремне әйтеп узу урынлы булыр дип уйладым. Борис Петрович Шереметьевка карата, патшанын мин-минлеге аркасында кылынган кайбер хаталарны анын өстенә аудару белән килешеп бетмим.
Әсәрдә тасвирланган геройларны үз исемнәре белән атап, шәһәр, ныгытма исемнәре, даталарын ачыклап, тарихка таянып язарга тырыштым.
Кызганычка каршы, әкренләп тамырлар онытылып, аралар өзелеп бара. Узган гасыр башында гына да әле, Әсәкәй, Тархан, Тамиян яклары белән аралашу, кыз бирү, кыз алу йолалары бар иде. Анам ягыннан әбекәйнен чыгышы Әсәкәй Солтанголыннан. Элеккеге заманда йөз- ике йөз чакрым ара, ат җигеп йөрүгә карамастан, зур ара саналмаган. Безнен бабайлар, Бөгелмә, Әлмәт якларына, Сорочинск базарларына кадәр йөргәннәр. Сүземне түгәрәкләп шуны әйтәсем килә, риваятьләргә таянып язылган минем эчке халәтем, күнел җимешем бу. Якынча гына булса да авылым тарихына ачыклык кертү иде теләгем. Тарихны якынрак белгән бабайлар күптән бу дөньяда юк. Мин үзем дә җитмеш яшьлек бабай. Үз сүземне әйтми мин дә китеп барсам, эзләр бөтенләйгә югалачак. Ана телендә белем алмаган
хәзерге буын балаларына бу язмалар бәлкем кирәк тә булмас. Тора-бара тормыш үзгәреп үз тәртәсенә керер, халык анга килер, дигән өметтә калам. Җан азыгы булмаган җирдә акчанын, байлыкнын бәрәкәте, тормышнын кызыгы, яме юк! Бу бит көн кебек ачык хәл, туганнар.