Логотип Казан Утлары
Мәзәк

Мәшһүрләр мәзәге

Сокланырсың да...
Бер журналист Пабло Пикассодан болай дип сораган:
— Элгәреге рәссамнардан сезне аеруча кайсысы сокландыра?
— Рубенс! — дигән Пикассо.
— Ә ни өчен — нәкъ менә ул?
— Чөнки дә ул язган ике мен картинадан безнен көннәргә кадәр дүрт мене
сакланып калган!


Катлаулы сорау
Пикассоны француз мәктәбенә очрашуга чакырганнар. Рәссамны зур тантаналар
белән гаять җылы кабул иткәннәр. Укучыларнын да тирән белемен күрсәтү
ниятеннән, укытучы балалардан бөек рәссамнарнын исемен сораган. Бер кыз бала кул
күтәргән:
— Гойя, Дега, Рембрандт, Сезанн... һәм Пикассо.
— Ә ни өчен нәкъ менә Пикассо? — дип, укытучы олуг кунакка ярарга
тырышып, сорап куйган.
Вәләкин кызый ни дип тә җавап бирергә белмәгән һәм... кычкырып елап та
җибәргән. Пикассо исә анын янына килгән дә, назлы гына башыннан сыйпап, болай
дигән:
— Елама, балам. Анысын... мин үзем дә белмим...


Зирәк җавап
Бернард Шоу бик юан бер кеше белән очрашкан. Бу Шоунын ябыклыгына карап-
карап торган да, болай дигән:
— Сезне күргәч, әллә Англия ачлыктан интегә микән, дип уйлап куям.
— Ә сезне күргәч, ул «ачлык»нын сәбәпчесе кем икәнлеге шундук ачыклана...
— дип җавап биргән Бернард Шоу.


Яңартылган бүләк
Шулай бер тапкыр Шоу иске китаплар кибетендә үзенен автографлы китабын
күреп алган. Ул аны кайчандыр бер дустына бүләк иткән булган. Шоу китапны сатып
ала да, «янартылган сәлам белән» дип, китабын янә дустына юллый...


Тормышчан әдип
Американын бер журналисты язучы һәм артистларга мондый сорау биргән: «Әгәр
дә ялгыз утрауда калсагыз, үзегез белән нинди китап булуын теләр идегез?»
Җаваплар төрледән-төрле булган: «Шекспир әсәрләре», «Свифт әсәрләре»,
«Инҗил», «Коръән», «Тәурат»...
Инглиз язучысы Ьилберт Честертон исә әлеге сорауга болай дип җавап биргән:
«Әгәр дә кеше яшәми торган утрауда үзем генә калсам, мин көймә ясау хикмәтләрен
анлаткан китапны укыр идем».


Морад ДУСАЙ туплады