Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕ ҺӘРКЕМГӘ АЧЫК ИДЕ

Хәзер инде абруйлы гәзитләребезнең берсе саналган «Мәдәни җомга»ның әле оешып
кына килгән, беренче саннары гына чыга башлаган чагы иде. Редакция Казаныбызның
нәкъ уртасындагы һәркемгә мәгълүм булган дүрт катлы соры бинада. Бу — Матбугат
йорты. Менәм икенче катына. Озын коридорның сул ягындагы бүлмәләрдә эш кайный.
Иң түрдә — баш мөхәррир Зиннур Мансуров бүлмәсе. Янәшәсендә аның урынбасары
Газинур Морат утыра. Бер чакны аның белән гәп корган вакытыбызда ишек ачылды да
бүлмәгә тәбәнәгрәк буй-сынлы, соры төстәге кәчтүм-чалбар кигән какча йөзле бер егет
килеп керде. Бер кочак кәгазь тоткан. Уртак эш хакында сөйләшеп алгач, ул барча
кесәләрен суккалап, капшап чыкты да, Газинурга:
— Бер-бер сигаретың юкмы соң? — диде. Аныкы да беткән икән. Күптәнге дустын
очраткан сыман елмаеп кына бу егет миңа:
— Тартырга юкмы, иптәш? — дип эндәште.
— Бар. Менә, фильтрсыз гына... «Прима», — дип, аңарга суздым. Әлеге арзан, очсыз
тәмәкегә хәйран сөенеп:
— Монысы аның иң тәмлесе инде! — диде дә, рәхмәт әйтеп, шундук чыгып та китте.
Моңа кадәр аның хакында ишетеп белә идем инде. Тирән, мәгънәле лирик шигырьләрен
исләрем китеп укый торган идем. Ә үзен менә беренче тапкыр күрүем. Бу — Нияз Акмал
иде.
Нияз «Мәдәни җомга»ның әдәбият бүлеген җитәкли иде. Шагыйрь, прозаик,
публицист, уен-көлкегә, юморга юмарт кеше буларак, «13нче бит»не дә әзерләп алып бара
иде. Аның бүлмәсендә кеше өстенә кеше булды: ул театр артистлары дисеңме, җырчылар,
язучылар, композиторлар, яшь каләм ияләре дисеңме. Һәммәсе белән йомшак, шул ук
вакытта акыллы мөнәсәбәттә. Мөгамәләсе һәрчак хәерхаһлы. Берсен-бер рәнҗетмәде,
ишеге, күңеле кебек үк, һәркемгә ачык иде.
Мин үзем күбрәк юморга мөкиббән, шуңа күрә язганнарымны аңа бирә, укыта, яклау,
хуплау таба идем. Берәр уңышлырак пародия-фәлән алып килсәм, ул, матур уенчыкка
сөенгән сабый бала кебек, ихлас куанып, көлеп куя торган иде. Язганнарымның кайберсен
күрше бүлмәләргә алып чыгып китә дә хезмәттәшләренә рәхәтләнеп укый иде. Тегеләрнең
күңелләрен күтәрә — көлү тавышы әллә кайларга тарала. Бактың исә, ул шулай итеп
әсәрләрнең яхшымы-юкмы икәнлеген — егәрен сынап карый икән.
Бер тапкыр шулай янына бер көлтә шигырь күтәреп кердем. Менә Нияз укый башлый,
тик укыган саен моның чырае сытылганнан-сытыла бара.
— Әллә ошамыймы, Нияз әфәнде? — дип сорыйм инде.
— Әх, малай! Шигырьләр бит хатыннар кебек матур булырга тиеш! — дип
җаваплады ул.
Кире какмады тагын үзе, рәнҗетмим диптер инде. Күп тә үтмәде, үзенчә төзәткәләп-
ялтыратып дигәндәй, гәзитнең чираттагы бер санында чыгарып та куйды.
Аның ис-хәтеренә шаккатырсың. Яттан бихисап шигырь сөйләп бирә: Тукай.
Дәрдемәнд, Зөлфәт, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм кебекләрне. Аларны еш кына
үрнәк итеп китерә. Гомумән, ул бары көчле, чын шигырьләрне генә үз итте, кабул кылды.
Саҗидә Сөләйманова шигырьләренә исә гомере буена мөкиббән булды, талантына чын-
чынлап соклана иде. Аның үзен күрер өчен ул хәтта бер көнгә Әлмәткә дә китеп барган.
Ләкин күрергә насыйп булмый шул — Саҗидә апа каядыр киткән булган.
Мин күп кенә шигырьләргә пародияләр яздым. Нияз шигырьләренә дә. Кайберләр
160
үпкәләүчән, ә ул көлә генә, ихлас елмаеп, аркадан кага... Мин аның эшеннән тәм табып,
җиренә җиткереп эшләгәнен беләм. Иртә таңнан кичкә кадәр бүлмәсендә була иде.
Бер заманны мин акрошигырьләр белән мавыгып киттем. Байтак кына шагыйрьләргә,
күренекле шәхесләргә карата язган идем. Язганнарымны барлап, җыйнап утырганда бер
акрошигырьгә юлыктым. Ул Нияз Акмалга атап язылган:
Нур сибеп тора карашы,
Ихлас аның күңеле.
Язганнары тирән, төпле,
Зәвыклы ҺӘМ күңелле.
Аларны укый яшьләр дә,
Картлар да бик яратып.
Масаеп та йөрми бер дә:
Арган йөрәкләргә учлап
Ләззәт йөри таратып.
Шунда бер фотосурәт тә килеп чыкты. Матбугат йортыннан күченергә бер-ике ай
калган вакыт. Фотоаппаратым белән кереп чыккан идем редакциягә. Ниязны да
бүлмәсендә төшереп алдым. Бу аның соңгы сурәте булгандыр дип уйлыйм...
Бөтен татар халкына «Дустым!» диеп эндәшерлек ихлас бер иҗатчы зат иде ул Нияз
Акмал...